Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

Зөлфәт Хәкимнең "Ана җыры" романы турында

«Казан утлары» («Совет әдәбияты») журналыннан студент елларыннан бирле аерылганым юк. Мин тәнкыйтьче түгел, шулай да З.Хәкимнең «Ана җыры» романы турында Дания ханым Заһидуллинаның фикерләре белән тулысынча килешкән хәлдә, үз сүземне әйтәсем килә...

«Казан утлары» («Совет әдәбияты») журналыннан студент елларыннан бирле аерылганым юк. Мин тәнкыйтьче түгел, шулай да З.Хәкимнең «Ана җыры» романы турында Дания ханым Заһидуллинаның фикерләре белән тулысынча килешкән хәлдә, үз сүземне әйтәсем килә.
Егерменче гасырның соңгы еллары күп бәхәсләр, бәхетсезлекләр алып килгәнен беләбез. Романда сурәтләнгән вакыйгалар да нәкъ менә шул ярым ачлык, ялангачлык алып килгән «үзгәртеп кору» елларына туры килә. Ул еллар ятимнәр санын арттыруга да сәбәп булды, чөнки гаиләсен туйдыра алмаган кайбер ата-аналар арасында чарасызлыктан үз-үзенә кул салучылар да булганы билгеле.
Романның төп герое Рахманның анасыннан аерылып калуының сәбәбен башкачарак күз алдына китереп, аның сюжеты да башкачарак үстерелер дип көткән идем.
Мин ул елларда урта мәктәптә укытучы булып эшли идем. Ачлыктан интеккән балалар белән эшләргә туры килде. Шулай бервакыт иртән эшкә барганда, миннән алдарак атлаган ике малайга игътибар иттем. Берсе дәрескә соңга калмаска тырышып ашыга, иптәшен дә ашыктыра:
– Әйдә, тизрәк атла, дәрескә соңга калабыз! – ди. Ә тегесе:
– Минем мәктәпкә барасым килми, ашыйсым килә. Без кичтән дә су гына эчеп яттык, өйдә ашарга берни дә юк. Минем хәлем юк, – ди.
Бу баланың әйткән сүзләреннән үземнең сугыш елларында ачыгуым искә төште, йөрәк өзгәләнде. Тәнәфестә тамак ялгарга дип, сумкама салган ризыкны алып, малайга бирдем. (Минем ул балалар укыган мәктәпкә түгел, башкасына китеп барышым иде.)
Ярый да Рахманга юлында һәрвакыт яхшы кешеләр очрап тора. Ә күпме яшүсмер бу чорда үз урынын таба алмыйча ялгыш юлга кереп китте? Сюжетта мин шул еллар фаҗигасен көткән идем.
Инде төп фикерем романның теле турында. Әсәрне укый башлагач, яныма «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (өч томлык), «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»н, Җ.Зәйнуллин төзегән «Шәрык алынмалары сүзлеге»н алып утырдым, чөнки роман инде телебездә сирәк яңгырый торган сүзләр белән шыплап тулган. Автор үзенең гарәп, фарсы телләрен белүен күрсәтергә теләгәнме, әллә аның максаты бүгенге телебезне үзгәртүме? Бүгенге сөйләм телендә язылган әсәрләрне укырга укучы табу кыен булган вакытта мондый «мөгез чыгару» кирәк булды микән? Өстәвенә ул сүзләрне рус мохитендә тәрбияләнеп, урысча белем алган Рахманның куллануы ышандырмады.

 

Флюра Ханнанова,
Россиянең мәгариф отличнигы, Хезмәт ветераны.

Язучы Зөлфәт Хәким "Ана җыры" романы турында сөйләде.

Романнан өзекләрне монда басып укырга мөмкин.

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Теги: кайтаваз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев