Логотип Казан Утлары
Видеокитап

Язучы Зөлфәт Хәким «Ана җыры» романы турында сөйләде

Видео

"Казан утлары" журналының 6 санында (2020 ел) Зөлфәт Хәкимнең "Ана җыры" романы басылды.
Әсәрнең темасы татар теле, татар җыры, татар тарихы, татар җирлеге, татар дәүләтчелеге, милләтебезнең киләчәге, бүгенгесе, үткәне белән бәйле. Роман маҗаралы-мавыктыргыч сюжетка корылган. Әсәрнең төп герое – 3 яшендә "югалган" ятим малай Рахман – әнисен эзли. Әмма төп эзләгән кыйммәт – Рахманның әнисе генә түгел. Герой белән бергә без татар милләтенең үзаңын тәшкил итә торган асыл баганаларны эзлибез. Кешенең дә, милләтнең дә асылы, яшәү көче, хәтта киләчәге, язучы фикеренчә, тормышта һәм яшәештә үз нигез тамырларын, таяныр кыйммәтләрне таба алуы белән билгеләнә.
Әлеге романы турындагы фикерләре белән язучы, драматург Зөлфәт Хәким безнең белән уртаклашты. 

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев