Әткәй сугышны сөйли (хикәя)

Укытучыбыз әтине мәктәпкә очрашуга чакырды. Аның үтенечен кайтып әйткән идем, әткәй җавап бирмәде. Гадәте шулай. Башта озак итеп уйлый, үлчи. Аннары гына...
Әткәйнең алтын куллы кеше булуы хакында ишетеп, белеп, күреп үстем. «Сандык ясый ул!» – диләр. Бу сүз аның йортларны шулай оста итеп төзүе хакында инде. Бер җитмәгән, китермәгән җирен дә калдырмый икән. Дивары, түшәме, идәннәре сап-сарылар, шомалар, тип-тигезләр, ул тәрәзә яңаклары, тупсалары, өлгеләре, тагын да ишекләре – барысы да ибен-ипкә, җебен-җепкә китереп эшләнгән. Хуҗаларга куанып яшәргә генә кала.
Укытучы апаның сүзен ирештергәндә, әткәй үзенең остаханәсендә тәрәзә кысалары ясый иде. Вакыт-вакыт миңа да эш куша, ул эш иткән тупсаларны ышкы белән шомартам. Маңгайдан тир ага, кулларым, сеңерләрем хәлсез кала. Ә мин эшлим, тырышам.
– Нәрсә сөйләрмен икән?
– Сугышны инде...
– Кайчанга кирәк соң?
– Егерме өченче февраль алдыннан инде. Вакытын кабат әйтерләр. Минем әткәй какча йөзле, тыныч, әмма үткен карашлы. Миңа карап алды, борчылып битен сыпырды. Аз сүзле ул. Ашыкмыйча сөйләшә. Ә бу юлы дулкынланды. Йөзенә авыр моңсулык иңде. Нигә аны борчыдым инде?
– Башкалар килгәч, нәрсә сөйли соң?
– Әнә, Габделхак абзый булган иде... Яшел бәрәңге сабагы арасыннан ызан буйлап шуышып барганнар да, ярдан ак карга сикереп төшеп, елга аша боз өсләтеп кенә йөгереп узып, аргы якка чыгып качканнар. Анда яланаяклы, ачык беләкле хатыннар кер чайкыйлар икән. Куа килгән немецлар адашып калганнар җикән камыш арасында...
Әткәй елмая.
– Шулай сөйлиме? Бутамыйсыңмы?
– Юк, әткәй, бутамыйм! Шулай дип сөйләде. Яшел бәрәңге сабагы, диде, ак кар көртенә сикереп төштек, әле боздан шуа-шуа чыктык, диде, йөгерә-йөгерә дә инде...

 – Тагын нәрсә сөйләделәр?
– Мотыйгулла абзый килгән иде, май заводында эшләгән... Сугышта ул элемтәче булган. Түше тулы орден-медальләр. Боларның штаб белән элемтәләре өзелгән. Орышның каты вакыты икән. Киткән инде Мотыйгулла абзый чыбык буйлап. Өзек урынын тапкан. Ике теше арасына кысып егылган. Генералларның сөйләшүләрен, әмерләрен ишетеп яттым, ди.
– Телефоны үзе белән булганмыни?
– Юк инде. Чыбык очларын тешләре белән кыскан бит. Шулардан ишеткән. – Алай да була, диме?
– Диде шул! Телефон чыбыгын теш белән кыскач, трубкадан сөйләшүчеләрнең сүзләре ишетелә микәнни?
Унике яшьлек малай бу кадәрле үк беркатлы булырга тиеш түгелдер инде ул? Ә мин соң, ә мин?..
Бәйрәм алды көннәре матур, кояшлы булды. Бүген мәктәпкә әткәй сугышны сөйләргә килә. Сыйныф сәгате кергәнче үк укытучы апа күземә берничә тапкыр карап куйды. Мин: «Хәзер килер, ышандырды бит!» – дип, аңа тыныч караш белән җавап бирдем. Ул да: «Көтәбез! Вакыт инде!» – диде.
Дәрес башлануны белдереп, кыңгырау чыңлады. Мизгел эчендә бөтен дөнья тынды. Укытучы апа сабыр карашын миңа төбәп торды. «Килмәде», – дия кебек иде. Ишек шакыдылар. Дежур укучы икән. Кара, бөдрә чәчле, чибәр Гөләндәм бу. Ак алъяпкычтан, кызыл галстуктан. Күрше сыйныфта укый.
– Камәрия апа, сезгә ветеран абыйны алып килдем! – диде ул, артында торган кешегә күрсәтеп. – Безнең Илһамның әтисе Госман абый!
Бөтен дөнья берьюлы миңа төбәлде. Сер бирмәдем, тыныч кына утыра бирдем. Күзләребез әткәйгә күчте. «Әткәй ниләр сөйләр, ни әйтер?» – дип борчылам. Юньләп тыңлый да алмадым.
Әткәй командир булган икән. Взвод белән идарә иткән. Разведкада йөргәннәр. «Тел» алып кайта торган булганнар. Шулай бервакыт... Алай булган... Болай...
Әткәй күп сөйләмәде. Без «аһ» итәрлек вакыйгалар да ишетмәдек, «ура» кычкырып һөҗүмгә ташланулары хакында да сүз чыкмады.
Такта янында басып тора. Түшендә бары бер билге, анысы да ветеран значогы. Башка абзыйлар түшләрен тутырып, медальләр тагып киләләр. Әткәйнеке дә бер тартма алар югыйсә. Әмма ветеран значогын гына таккан.
Ул гел костюмнан йөри. Бәйрәмгә дә, эшкә дә һаман бер киемнән. Бу юлы да шулай килгән. Значоклы костюмы чиста, пөхтә.
Минем артта гына утыручы Газинур ахырда сорап куйды:
– Әйтегез әле, абый, ничә немецны үтердегез?
Газинурның соравыннан соң, әүвәл әткәй ни әйтергә белмичә, аптырашта калды. Беравык тын торганнан соң:
– Бер немецны да үтермәдем, – дип җавап бирде.
– Ничә ел сугышта йөреп, бер немецны да үтермә инде! – Газинур җаваптан риза түгел иде. – Ничу мылтык, автомат күтәреп йөрергә?
Сугышны сөйләүче абыйлар йөзләрчә, аннан да күбрәк немецны үтерүләрен әйтә торганнар иде. Гүя ки, бөтен дошманны алар гына кырып бетергән. Ә әткәй бер немецны да үтермәгән.
– Ничек аңлатыйм икән, энем, оглан? – диде ул шунда. – Корал бит ул – кеше үтерер өчен түгел, үзеңне сакларга бирелә, Ватанны якларга. Без бит кеше үтерер өчен сугышмадык, җиңү өчен көрәштек. Ил солдаты хәтта 
дошманны да үтерми, аны куып җибәрә! – Мондый сүзләрне әлегә һичкемнең безгә әйткәне юк иде...
Дәрес тәмамланды.
Әткәй булып киткәннән соң мәктәптә миңа караш үзгәрде. Элек усал малайлар үчекләп, касыкка төртеп узалар иде. Хәзер андый хәлләр бетте. Кызлар да үз итеп елмая башладылар. Гөләндәмнең күз алдында чибәрләнеп китүен белсәгез иде сез!
– Немец, дигәч тә, аның да әтисе, әнисе, туганнары бар. Әнисе аны сабый бала вакытында төннәрен йокы күрмичә, бишектә кадерләп, тирбәтеп, күкрәк сөте биреп үстергән. Бары тик бәхет, озын гомер теләгән. Ничек инде кешене үтерергә мөмкин?..
Икенче көнне Камәрия апа дәресендә инша яздык. Газинур «бишле» алды. Иншасын укыды. Ул анда минем әткәйгә рәхмәт белдергән, солдатның бурычы Ватанын саклау булуын, кеше үтерү түгеллеген язган иде. Хәтта мине дә телгә алган. Дустым, дигән.
Әткәй белән бу очрашуны өйдә бер дә искә алып сөйләшмәдек. Әнкәй генә:
– Әткәң мәктәптә булган икән, – дип, бер-ике тапкыр әйтеп алды. Әмма ул да анда ниләр булганын сорамады.
Әткәй балта остасы иде, укытучы түгел. Әмма аның дәресе кебек дәресне мин башка беркайчан да һәм беркайда да күрмәдем. Дөньяда кеше хакы дигән хикмәт бар шул, бар икән! Аның турында хәтта дәһшәтле сугышта да онытырга ярамый. Әткәй сугышны шулай сөйләде.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: