Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Сугыш калдырган истәлекләр

Иртүк торып, билгеләнгән пунктка барып,100 грамм икмәк алыр өчен чиратка басулар дисеңме? Барысын да үз җилкәсендә күтәрде Кәримә апа. Ул икмәкнең тәмен язып кына аңлатып бетереп булмас шул.

Поезд тавышы. Тык-тык, тык-тык, тык-тык…Шул тавышны ишетсәм, әнием сөйләп калдырган истәлекләр исемә төшә.

Әниемнең бала – чагы, үсмер еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланганда аңа нибары 7 яшь була.

Менә ул вак чәчәкле сатин күлмәген кигән; башына бәйләгән косынкасыннан озын кара толымнары күренеп тора; әнисенең итәгенә ябышып, керт- керт атлап, йөгереп бара. Бераз туктап алгандай була да тагын йөгерә. Әнисенең артыннан калмый, янәсе.

Авыр, бик авыр еллар була. Дәһшәтле сугыш еллары беркемне дә аямый, беркемнән дә бернәрсә сорап тормый, барысына да җитә хәсрәте дә, ачы күз яшьләре дә. Кемнең ишеген кагасы килсә - кага, кемнең йөрәген яралыйсы килсә - яралый...

Алар икәүләп, әниле – кызлы, поезд артыннан йөгерделәр. Өлгермәделәр. Поездның тонык тавышы гына озак вакытлар колак төбендә ишетелеп торды.

-Әнием, әнием, бик ашыйсым килә, - дип еламсырады кечкенә кыз Мәрьям.

-Түз, балам, түз! Менә бу төнне шушы агач төбендә чыгарбыз. Караңгы төннән безне якты йолдызлар, тулган ай саклар, балам.

... Билгеләнгән җиргә алар өч тәүлектән соң гына барып җиттеләр. Инде мәңге туктамас булып тоелган поезд юлы артта калды. Нәрсә көтә әниле –кызны? Ничәмә километрлар юл узып, эшкә урнаша алырлармы? Андагы халык аларны ничек каршы алыр? Казахстан җире, син бер гөнаһсыз Аналы –кызны үз куеныңа сыйдырырсыңмы? Билгесез...

Яртылаш җиргә сеңгән барак ишеген ачып кергәндә, кешеләр тын йокыга талган иде. Бер караңгыдан икенче бер караңгыга кадәр эшләп арган иде халык. Тонык кына ут яктысында, кемнеңдер гырылдап йоклаган тавышы гына ара – тирә ишетелгәли. Һәр кешенең үз караваты, карават башында сөлгесе, киемнәре, кечкенә генә тумбочкасы, тумбочка өстендә савыт – сабасы өелеп тора. Ишек төбендә басып, күз йөртеп чыккач, буш такта карават янына килеп урнаштылар. Әйберләрен карават янына куеп, хәтта, чишенеп тә тормыйча, йокларга яттылар.

Сугыш елларының газаплы көннәре әнә шулай башланды. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, ачлы - туклы окоп казулар дисеңме? Казахстан урманнарында агач кисүләр дисеңме? Салкын баракның яргаланып беткән зур мичен җылытыр өчен, төн йокламый чыбык – чабык җыеп кайту дисеңме?

Иртүк торып, билгеләнгән пунктка барып,100 грамм икмәк алыр өчен чиратка басулар дисеңме? Барысын да үз җилкәсендә күтәрде Кәримә апа. Ул икмәкнең тәмен язып кына аңлатып бетереп булмас шул. Ашыйсы килү шулкадәр көчле ки, әз –әз генә чеметкәләп, баракка кайтып җиткәнче, ашалып беткән ипинең тәме, әлбәттә, алтын бәһасенә тиң. Күмәч – кабартма, шикәр ише тәмле ризыкларны күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. 

Кәримә апа тиз ияләште мондагы тормышка. Хәер, эшкә уңган- булган, чиста - пөхтәлеге белән дан тоткан кешене кем үз итмәсен ди?! Окоп казучылар арасында төрле милләт кешеләре булса да, бер – берсе белән дус – тату булдылар. Бары бергә, югы уртак иде. Сугыш еллары бик күпләрне туганлаштырды да, дошманлаштырды да.

Иртүк торып, эшкә чыгып киткәндә кызы Мәрьямга барак яныннан ерак китмәскә, чит кешеләр белән аралашмаска әйтеп калдыра иде Кәримә апа.

Менә беркөнне баракка чит бер абзый кеше килеп керде. Үзен туган якларыннан сәлам алып килүен, авылдашы булуын әйтте. Кесәсеннән бер шакмак шикәр чыгарып, Мәрьямның кулына тоттырды. Ул заманда ачлы –туклы кыз бала өчен, бер шакмак шикәр могҗиза иде. Чит кешегә инде тәмам ияләшеп бетте. Кабаланып чыгып киткәнен күргәч, хәтта бераз күңелсезләнеп тә калды Мәрьям. Кәримә апа эштән кайтканда, агач карават өстендә җәелгән җәймәләр тузган, таралган иде. Кызганычка каршы, начар күңелле кешеләрне кырыс еллар да үзгәртә алмаган. Кәримә апаның кара көнгә дип саклаган көмеш беләзеге белән бөртекләп җыйган берничә тиен акчаларыннан җилләр искән иде.

Күңелләрдә онытылмаслык булып, тирән эз калдырды ул еллар. Салкын карлы – буранлы көннәрдә дә, җылы яңгырлы озын төннәрдә дә авыр эш белән мәшгуль булды Совет хатын – кызлары ул чорларда. Барысы да Җиңү өчен эшләнелде! Барысы да Җиңү көннәрен якынайту өчен эшләнелде! Җиңү таңы шуңа кадерле дә инде...

Сугыштан соңгы елларны искә алсак...

...Сыер фермасында эшләгән вакытта чиратлап дежур тору була. Күңеле белән саф, беркайчан да кешеләрне, хәтта ки өйгә кергән чебенне дә рәнҗетмәгән сыер савучы кыз Мәрьям дә иртәнге сәгать өчтән торып, фермага эшкә килә. Дежур торучы кешенең вазифасы түбәндәгедән гыйбарәт: атны җигәсе, ат чанасына какшаеп беткән зур су мичкәсен куясы, ерак елгага барып, бәке ачасы, мичкәне су белән тутырып, фермага алып кайтасы, шул алып кайткан суны җылытырга куясы. Фермага сыер савучылар төшкәнче, сыерларның имчәкләрен юар өчен су җылынган булырга тиеш.

Карлы – буранлы, ачы җилле иртә була ул көнне. Бәкене көч-хәл белән генә ача Мәрьям. Борылып караса, ат, салкын җилгә түзә алмыйча, дулап, кире фермага чаба. Фермадан янәдән атны алып килгән чакта, инде бәке катырга өлгергән, кар катламы бәкене каплап киткән була. Түзә Мәрьям. Хайван да түзә алмый торган чатнама суыкларга да түзә адәм баласы. Бәкене тагын ача, ат тагын фермага кача... Гомерендә беренче тапкыр ачынып, атны таяк белән кыйный шул чакта Мәрьям.

-Сиңа салкын булган җил, миңа салкын түгелмени?! Син түзмәгәч, мин ничек түзим соң? Бер суга, ике, өч...Шунда атның мөлдерәп торган күз карашын күреп ала. Сугарга дип кизәнгән таяк һавада асылынып кала. Их, йөрәге әрни шул вакытта Мәрьямнең, атның муенына асылынып, сыкранып елый шул чакта ул. Гомере буена үкенеп яши. Гафу сорый гөнаһ эшләргә мәҗбүр иткән сугыш елларыннан...

...Әйе. Сугыш хатын - кызларны бар нәрсәгә өйрәтте. Хәсрәт ачысына да, ач – ялангач хәлдә зәмһәрир суыкларга түзәргә дә, барысына да...Бөек Җиңүгә миллионланган гап– гади кешеләрнең, гөнаһсыз сабыйларның каһар бәрабәренә ирешә алдык та инде.

 

Миңлегөл Вафина

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев