Хәтер фәрештәсе (хикәя)

Җирне киптереп өлгергән кояш хәзер аркаларны җылытырга тырыша иде. Яңа гына явып узган яңгыр тамчылары, чәчәк-яфракларда тукталып, алтын-мәрҗәннәрдән дә яктырак булып ялтырый.  Күңелнең түреннән шуышып чыккан яшь тамчылары, шул яңгыр җәүһәрләренә кушылып, якты кояш җепләренә эленеп каладыр кебек тоела иде. Шул рәвешле күз алларын бик каты яктырта, чуарлый , алдый иде. Бәлки шуңадыр, һәйкәл алдында кизү торган пионерлар да, ветераннар алдында чыгыш ясаучы кызлар-егетләр дә, тигез рәтләргә төзелеп баскан укучылар да кайбер мизгелдә күздән югалып китә, чуар бер тапка әверелеп, буталып бетәләр иде.

Җиңү бәйрәменә бик күптән әзерләнде авыл халкы: һәйкәл тирәсен берничә көн әзерләделәр, ялт иттереп урамнарны җыештырып куйдылар. Мәктәп балалары да ярты ай буе репетицияләрдән кайтып кермәде... Әзерлекләр бушка булмаган, әнә бит барысы да ничек матур килеп чыккан: җылы сүзләр, матур җырлар, изге теләкләр бер-берсенә үрелеп, кадерле ил сакчыларының йөзләрен яктыртып тора. Авыл җитәкчесе кадерле кунакларга рәхмәт сүзләрен  ирештергәч, эш бүләкләргә килеп җитте.  Председатель килеп кулын кыскач, Шәйхелислам, уйларыннан бүленеп, сискәнеп китте.  91 яшьлек карт, яшь егетләр тизлеге белән, мизгел эчендә  урыныннан сикереп тә торды...  Шул рәвешле тагын бер, рәхмәт сүзләренә төрелгән медаль, Шәйхелислам Хөснетдин улының туган илен саклап көрәшкән күкрәгендә урын алды...

Улы Газимҗан белән сукмак кырыйлап өйгә таба атлаганда героебызның орден-медальләре, көй чыгарырга тырышкандай, бер-берсенә кагылып китеп, матур чыңлап алалар иде.

- Менә бер гасырга якын гомер кичердем, ниләр генә күрмәдем. Шатлыгы да булды, кайгысыз да тормадык,- дип сүз башлады ата улына. – Күпме генә гомер кичерсәң дә, аз икән кешегә, һаман җитми... Улым, гомереңнең һәр мизгелен күрә бел, яшәешеңне валчыгына кадәр җыеп, саклап, кадерләп тор. Бу искиткеч матур дөньяда лаеклы булып яшә, үз хезмәтең белән аны бизәргә тырыш. – дип, мөлаем гына елмаеп, сүзен дәвам итте карт акыл иясе.

- Булдыра алганчы тырышабыз бит инде, әти. – диде ир уртасы.

- Булдыра алганчы түгел, булдырганчы тырыш син, улым, - дип ата, тавышына кырыслык өстәде.

Улы белән тыныч кына сөйләшеп кайта кебек тоелса да, юк шул, Шәйхелисламга әллә ни булды  шул бу атнада. Беркөн таңнан аңа үткән елларның хәтер фәрештәсе килеп сарылды. Шәйхелисламның  артыннан бер адым да калмый йөри менә хәзер.  Карт ятса, хәтер фәрештәсе дә янына сузылып ята, утырса - фәрештә дә аның янына килеп сыена. Үзе һаман нидер сөйли, нидер көйли шунда.  Әйтерсең, еллар буе язып барган яшерен хәтер китабын табып алган да, кулыннан тартып алуларыннан куркыпмы, күбрәк укып калыйм дипме, тиз-тиз укый, сөйли менә. Бары фәрештә китапның тузанланган битләрен каккалап алганда гына Шәйхелисламга бераз ял булып тоела иде: ул бераз черем итә, оныклары белән шаярып ала...

Өйгә кайтып җиткәч, “бераз ял итеп алыйм” дип, Шәйхелислам капка төбендәге биек артлы эскәмиягә сөялеп утырып калды. Ул шома эскәмиянең такталарын сыпырып алды да, башын түбән иеп, кабат уйга батты...

Гомере буе туган җиренә тугры булып, үз җирен кадерләп яшәгән Шәйхелислам картка Иделнең түрендәге ак калалы Болгар ягында туып үсәргә насыйп булды. Нәкъ менә бабаларыбыз төзегән Алтын Урда  дәүләтенең зур шәһәрләренең берсе, Идел Болгарстанының башкаласы булган – Болгар яклары инде ул. Халык башына күп төрле сынаулар яудырып торган 1900 нчы еллар иде бу... Гаиләләрендә биш бала булу сәбәпле, ата-ана гаиләдәге олырак балаларның ярдәменә һәрчак мохтаҗ булып торды. Шәйхелислам олы бала булганга, яшьтән үк хезмәт белән дуслашып, һәр эшнең җаена өйрәнеп үсте. Ул ун яшендә кышларын Әстерхан якларына китеп, ялланып эшләде, ә җәйләрен гаиләләренә кайтып, аларга булыша торган иде. Кыр эшләре, җир эшләре аның ярдәмен көтеп кенә торды кебек ул елларда. Тиздән гражданар сугышы башланып китте. Илдә барган үзгәрешләр барысы белән бергә Шәйхелисламны да үз кочагына алып тирбәтте... Бу кайгылы елларның авырлыгын сөйләп бетерү мөмкин түгел... Хәтта кайбер хәлләрне искә алырга да бик кыен иде  картка. Тик яшәеш бер урында гына тормый шул, ул авыр еллар да акрынлап артта калды.

Илләр бераз тынычлангач, Хөснетдин улы Шәйхелислам авылның иң чибәр кызы Кашифәгә өйләнеп, матур гына яшәп киттеләр. Кызның гаиләсе - Хамидулла абзыйлар ул заманнарда бик хәлле иделәр. Үзләренең тырышлыкларына, ата-ана ярдәмен кушып,  яшьләр замана авырлыкларына буйсынмыйча, уртак тормышларын башлап җибәрде. Бу тату гаилә яңа йорт җитештереп керде, бакча тутырып ашлык үстерде, мал-туар асрады...  Ләкин һәр кешене үзенең шәхси милкенә әйләндерергә тырышкан  яңа  хөкүмәт системасы да тик тормады. Һәр совет кешесен үзе теләгәнчә генә яшәтү, куллану идеологиясен тормышка ашыра башлады. Илдә колхозлашу чоры башланып китте. Авыллардагы кешеләрне, колхозда калдырып эшләтү өчен паспорт бирмәү, авылдан җибәрмәү кебек эшләр күзәтелә башлады шул елларда. Дәүләт колхозларда кешеләрне ел әйләнәсе акчасыз эшләтеп, анда җитештерелгән продуктларны бөртегенә кадәр үзенә тартып алган чаклар да күзәтелде. Бәхетле тормыш турында хыялланган халык һаман да авыр юлдан акрынлап атлый бирде. Шәйхелисламнар гаиләсе дә бу заманнарда сыер, ат, бер келәтләрен тапшырып, колхозга керде.  Көнне төнгә бәйләп колхоз кырларында, фермада эшләделәр - һәрвакыт уңганнар рәтендә атлады бу яшь парлар.  Менә, 30 нчы еллар уртасында,  илдә “шәхес культы”на бәйле репрессияләр башланып китте.   Меңәрләгән кешеләр бер гаепсезгә юк ителде, төрмәләргә ябылды, “лагерь тузанына” әйләндерелде. Ул елларның вәхшилеге халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калды. 

1937 нче елны Шәйхелисламнар ишеген дә куркыныч бәла килеп какты. Хуҗаны кулак кияве булуында гаепләп, хөкемгә тарттылар. 40 көн төрмәдә газапланганнан соң суд булды. Суд барышында булмаган су тегермәнен таптырып изалый башладылар. Көне-төне өйләрендә тентүләр оештырып тордылар. Ә  бу “кулак кияве”нең бабасы Хәмидулла карт 20 нче ачлык елларында бик күп халыкны ач үлемнән коткарып калганны беркемнең дә исенә төшерәсе килмәде. Көндә капка төбенә сузылган чираттагы кешеләргә бер кашык сөт һәм бер бәрәңге өләшеп торган “кулаклар” нәкь менә Хәмидулланың гаиләсе иде бит инде. Күрше авыллардан килүчеләр күбәйгәч, Һәр иртә гаилә, алты сыерны савып, пешкән бәрәңге тутырып, атка атланып, күрше авылларга халыкны ашатырга йөри башлады ул ачлык елларында. Һәр көнне алмаш-тилмәш ике атның берсе күрше авыл халкын ашатырга чыгып йөгерә иде бу изге йорттан. Ачлык елларында күрсәткән изгелекләренә “халык рәхмәте” 30 нчы елларда килеп җитте. Чын җир хуҗасы булган Хәмидулла карт һәм аның гаиләсен Совет хөкүмәтенә зарар китерүче кулаклар дип игълан ителделәр. Хәләл көч куеп тапкан бар мал-мөлкәтләрен тартып алып, ике катлы нарат йортларын ындыр табагына амбар итеп күчереп салды авыл халкы...

...Шәйхелислам гаиләсен дә шул ук газап камап алды. Тынычлыкка туймаган гаиләсен саклап калу өчен, Шайхелислам хатыны һәм өч баласын алып караңгы төндә авылдан качып чыгып китәргә мәҗбүр булды. Алар Марий өлкәсе Кузьма Демьян якларына барып урнаштылар. Соңгы акчаларына балта сатып алып, Шәйхелислам урман кисә башлады.

Тик менә күңеленә генә Шәйхелислам берничек тә тынычлык кертә алмады шул чит җирләрдә. Бик күп төшенчәләрне үз эченә җыйган, күңелгә якын - туган ил, туган җир сүзләре һәрдаим борчып, үзенә чакырып торды аны. 1938 нче елны Шәйхелислам, “нәрсә язган булса – шул булыр” дип, үзенең туган якларына тартылды. Тик авылга кайтырга батырчылыгы җитми калды. Ул гаиләсе белән Никольскийда тукталды, атлар заводында хезмәт күрсәтә башлады. Бала-чага белән шау-гөр килеп яшәп ятканда, бу бәхетле гаиләне явыз бәла тагын эзләп тапты... Тыпырдап торган дүрт яшьлек малайлары кисәк кенә авырып китте аларның. Ничек кенә дәваларга тырышсалар да, файдасы булмады... бала атна азагында газизләрен калдырып та китте... Бу вакыйга, әйтерсең, яшьләрнең бәгырьләрен телем-телем кискәләп, тормыш савытына тутырды да, аны  әйләндереп каплады ул көннәрдә... Гомер буена өсләренә ишелеп кенә торган бәла-казалар да бу кайгы алдында юк булып тоелдылар. Ата-ананың кадерле малайларын урыс зыярәтенә кертәсе килмәде... Шәйхелислам, мулладан рөхсәт алып, баланы туган авылы зыярәтенә җирләргә булды. Икенче көнне таң беленер алдыннан мәрхүм сабыен күтәреп, абына-сөртенә туып-үскән җиренә юл алды... 3 чакрым юл буена аккан күз яшьләрен җыеп барсаң, күперләрне җимереп китәрлек ташу җыелыр иде шул бер көнне, һичшиксез...  Ата, бала күтәргән куллары өзелеп төшәрдәй булып арыган вакытларда, бераз туктап, улын итәгенә куеп чүмәшеп утырып торды. Шул вакытларда аңа итәгендә яткан улы менә уяныр да йөгереп китәр кебек тоела иде. Шәйхелислам кыйпылчыгын тагын да катырак кысып кычаклый иде ул чакларда. Шәйхелислам Җир анабыз куенына күңеленең бер өлешен тапшырып кайтканда төн куерып килә иде инде...

Бу кайгы Кәшифәне дә тәмам кеше рәтеннән чыгарды. Ана, улының салкын каберен кочар өчен, көндә күрше авыл зыярәтенә йөри башлады. Кайгының нинди булганын аңламаган явыз җаннар да табылды ул көннәрдә: “Кәшифәнең икенче эше дә бар икән бит... Бер эшен тәмамлый да, әнә икенчесенә йөгерә ...” дип авыз ерып йөрде алар.

Бу авыр хәлдән чыгуның бер генә юлын күрде Шәйхелислам: бар көчен, малын җыйды да, туган авылыннан кечкенә бер йорт алып, гаиләсе белән шунда күченеп киттеләр...

Газимҗан әтисен чәйгә чакырырга дип чыкканда, Шәйхелислам утырган җирендә  бер селкенмичә һаман да шулай утыра иде. Газимҗанның:

- Әти, әйдә инде, бик озак утырасың, чәй эчәргә керик. – дигән сүзләренә каршы ризалык белдереп башын кагып куйды да, улы артыннан иярде...

Килене Рәйсә өстәлгә зәңгәр кырыйлы кәндигә тигез телемнәргә кисеп тутырылган ипи чыгарып куйды. Өстәл уртасында кояшны хәтерләтеп яңа гына ясалган сап-сары май тора иде. Килен:

-  Ипигә май яга торыгыз, иртән генә ачладым, хәзер аш салам – дип, почмакка юнәлде.

Ләкин Шәйхелислам картның ипи-майга кагылырга теләге юк иде. Аның уйлары кабат чуалды... Ипигә ягылган май кебек, йөрәккә сыланган ачы хәсрәтләргә бай булган еллар хәтирәсе аны кабат хәтер дигән төпсез дәрьяга сөйри иде. Кисәк кенә, йөрәкнең иң уртасын табып, үткен пычак белән ярып җибәрделәрмени...  Күкрәк түре чатнап китте... Авырту бөтен тәнгә җәелеп, картны тулысынча кочып тотты. Шәйхелислам авыртуга түзә алмыйча тартышып куйды. Карт әтинең сулыш алуы да кыенлаша бара иде...

Бер чынаяк чәй эчте дә карт, рәхмәтен әйтеп, бүлмәсенә юнәлде. Урынына шып итеп килеп утырды да кабат уйлар капчыгын чишеп җибәрде.

...Гасырның бар газапларын татып бетерде кебек булса да, юк икән шул, алда тагын да авырырагы көтеп торган икән бу көчле рухны. Бөтен ил тынычлыгын дәһшәтле куркынычлыгы белән кочып алган ватан сугышы башланып китте. Илне бөтен яклап айкый башлаган сугыш дигән кара хәсрәт Йорт Күл авылына да килеп җитте. Күрше авылларны биләп чыгып, бу афәт караңгы төндә кыр капкасын төртеп түгел, тибеп кенә ачты да, рәхәт йоклап яткан авыл эченә күкрәк киереп атлады.   Әле тына гына башлаган урам тузанып кабат туздырып, авыл буйлап халык йөгерешә башлады. Ай яктысы астында бик куркыныч күренгән бу йөгерек шәүләләр, әле бер йорта керде, әле икенче өйнең ишеген какты.

Менә йөгерешүчеләрнең берничәсе Шәйхелисламнарның бикләнмәгән капкасыннан эчкә үтеп, чолан ишеген килеп шакыды. Ишек төбенә чыккан йорт хуҗасы, алдында басып торган өч кешенең берсе колхоз рәисе икәнен күрде. Ә аңа таныш булмаган ике кешенең хәрби киемнән булуын абайлап алды. Эшнең кая барганын тиз аңлатты бу төнге кунаклар. Илнең якты күген ертып, дошман кергән, кул кушырып утырырга ярамый, ил сагына басарга, сугыш кырына юл алырга кирәк. Ике сәгать эчендә әзерләнеп, станциягә килеп җитәргә кушып, чыгып та чапты бу чакырылмаган кунаклар.

Тавышка уянып, чоланга чыккан Кәшифәсе, барысын да ишетеп торган икән... өйгә керүче иптәшенең юлып бүлеп, аның муенына килеп сарылды. Шул рәвешле күпме басып торыр иде бу уртак кайгыларны бергә бүлүче газиз җаннар билгесез... Сузыла төшкән авыр тынлыкны хатынның мыштым гына елавы бүлде... Кәшифәнең җилкәләре калтырый башлады, нидер әйтергә теләгән иреннәре дөрелдәүдән, аңа сүз әйтергә ирек бирми иде...  Бераз тынычлангач, болар  өйгә үттеләр... Ярты сәгать чамасы вакыт үзгач, Шәйхелислам, һәр баласы белән (аларны йокыларыннан уятмаслык итеп кенә башыннан сөеп) саубуллашып, булдыра алганчы хатынын тынычландырып, юлга чыкты...

Шулчак Шәйхелисламның уйларын өзеп, почмак якта чыңгылдап нидер егылып төште: көй чыгарып биеп торды да “шып” итеп туктап калды. Карт ”оныклар кайткан икән” дип уйлап өлгергәнче, ачык бүлмә ишегеннән кысылып-төртешеп оныклар үзләре дә бүлмәгә кереп тулды.

- Нәрсә аш белән бәрешәсез анда, балалар – дип дәү әти оныкларына карады.

- Юк инде, әти бабай, бәрешмибез, тәлинкә үзе очып төште – диде малайларның зурысы.

- Борчылма, әти бабай, тәлинкә буш иде инде, ашы беткән иде. Мин ашны ялап ашап бетердем, бер тамчысы да идәнгә төшмәде – дип шатлыгы белән уртаклашты кечкенә онык, авыз кырыен күлмәк җиңе белән сөртәөртә. Уртанчысы да мин генә сүзсез калмыйм әле дигән кебек:

- Ашамаска... токмачлы аш бит ул. Мин иң беренче ашап бетердем менә – дип тантана итте.

- Аш токмачлы булмаска, бүген бәйрәм бит – дип акылы белән аерылмакчы булды Газимҗан улының олы малае.  – Бүген әти бабайның бәйрәме!

- Бу минем генә бәйрәм түгел, улым. Бу барлык илебез халкының зуууур бәйрәм көне – дип балаларның сүзләренә кушылды дәү әти. -  Безгә күрергә насыйп булган  бу бәхетле көннәр өчен бөтен ил көрәште. Дошманга каршы алып барылган авыр сугышларда бииик күп кеше җанын бирде, эзсез югалды, җанкайларым. – дип көрсенде карт көрәшче.

- Ә ни өчен сугыштыгыз соң сез, әти бабай? Дошманга ни кирәк иде? – дип төпченде, дәү әтине уратып алган оныклар.

- Менә син үз телеңдә яхшы итеп укысын өчен, -дип ымлады карт, олы малайга, - Ә синең бик күп уенчыкларың булсын. Син алар белән рәхәтләнеп уйнасын һәм аларны синнән берәү дә талап алмасын өчен, - дип кече малайга карап куйды дәү әти.  - Иркен дала, урман-күлләргә чыгып, бар кеше дә күкрәк тутырып сулый алсын, үз мал мөлкәтенең рәхәтен күрсен өчен көрәштек улларым минем, бәгырьләрем, - диде карт, үзенең янына елышкан “йомшак кәтүкләрнеңөчесен берьюлы кочагына алып...

Бераз шулай сөйләшеп утыргач, малайлар урамга җыена башлады. Дәү әти дә аларга иярде. Капка төбенә чыккач, бабай кабат эскәмиядәге үз урынына ашыкты. Ә малайлар, дәү әтиләре ясап биргән мылтыкларын күтәреп, әрле-бирле чабышырга кереште. Шәйхелисламның урыны җылынып өлгергәнче, балалар:

- Сугыш вакытында илне сакларга күп солдат кирәк. Без Азат белән Кәримне чакырып киләбез, хәзер. Яме, әти бабай.- дип түбән очка таба йөгереп тә киттеләр. Дәү әти:

- Ярар, улларым, карап кына йөрегез, – дип башын күтәргәндә, оныкларның берсе Азатларның капкасына барып ябышкан, аны ачарга тырышып каерып ята иде инде.

Шәйхелислам, бала-чага тавышыннан тынып калган буш урамны бераз күзәтеп торды да, үзенең хәтер урамнарына юл алды...

...Гражданнар сугышының онытылмаслык җәфаларын яңартырга, Шәйхелислам кабат сугыш кырына керде... Шул елларда  аның олы улы Шәрифҗан  да сугышка алынды... Туганыңнан, илеңнән килгән бер кечкенә хәбәр кисәге дә кешене саклап кала ала, солдатка канатлар өсти  торган иң авыр вакытлар...Ә инде газиз кешеңне сугыш кырында очрату ул әйтеп биреп була алмаслык могҗизадыр! Язмыш Шәйхелислам белән шаярып алу форсатын сугыш кырында да очкындырмады. Киң салкын Днепрны кичкән вакытта атага улыннан хат килеп төште. Кадерле өчпочмакта улының Днепрның уң ягындагы сугыш кырында булуы хәбәр ителгән иде. Атаның йөрәге кысылып куйды... Җанының бер өлеше булган улы бик якын икән бит, менә ич - бер кул сузым арада гына... Һичшиксез күрешер алар... Хәл сорашып торырга вакыт булмаса да, кочаклашып, кузләренә карап торыр алар... Сугышчы башына төрле уйлап йөгерә башлады: яр буенда бәлки берәр балыкчының калган көймәсе бардыр, шуны алып торса, тиз генә берничә сәгать эчендә күрше ярга барып килә алыр ул... Ярда һич берни табылмаса, үзе колач җәеп йөзәр ата улы янына. Йөзеп арыса, чалкан ятып ял итәр... Киң булса да, үзе бик тынычка ошаган бит әле бу бөек елга!?. Командирның:“Юк, ярамый, приказ!”дигән сүзләреннән айнып китте Шәйхелислам ул вакытта. Шатлыклы уйлар белән тулган башы шаулап куйды, күз аллары караңгыланып китте... аяк астындагы ул басып торган җир, әкрен генә елга ярына таба шуыша иде... Чарасызлыктан интегеп, җиргә утырган атаның кулларын салкын юеш чирәм күмеп китте...  Сугыш! Сугыш!!! Күпме тормышны җимергән, күпме гонаһсыз кешене җир йөзеннән сызып аткан сугыш...Таң атканчы ике ярның ике ягында бер булып типкән ике  йөрәк сулкылдап елады. Ә таңда юллар аерылды... мәңгегә... Шәйхелисламның очучы малае 1942 нче елны бомбага эләгеп, Украинада җирләнеп калды...

- Мин сиңа аттым, егыл, син җиңелдең! Мин җиңдем! Уррраа! – дип кычкырган тавышлар Шәйхелисламның уйларын бераз туктатты кебек. Ул күтәрелеп, балаларга карады.

- Юк шул менә, миңа син тидерә алмадың. Мин качып элгердем.- диде Кәрим, шатланып.

- Юк, юк, пуля сиңа тиде!!! – дип шаран ярды икенче малай...

- Юк, итмәде, ул мине сыпырып кына узды! – диде беренчесе, йөгерүен дәвам итеп...

- Әәә, балаларның үзләренең сугышы икән әле монда... Тик бер үк бу сугыш уен гына булып калсын инде, Раббым,  - дип үз-үзенә сөйләнеп алды карт сугышчыҺәм кабат хәтер дусты артыннан иярде...

...Сугыш кырында да бит шундый хәл булып алды бит әле Шәйхелислам белән. Дошман белән булган бер бәрелештә шаян ядрә сугышчының юлын бүлергә ашыкты.  Бүлеп тә өлгерде бик, ул җитез. Нәкь битенең уртасын ярып чыкты, явыз. Ярар әле сугышчы янына шул вакыт иптәше иде. Сәлим шапылдап ауган Шәйхелисламга ярдәмгә ташланды... Җирдә яткан көрәшченең бите урынында кызыл күл генә күренә иде ул чакта...

 - Эх, ул еллар... Эх, ул сугыш... – дип көрсенеп, яшьле күзләрен чәчәккә бөреләнгән алмагачка төшерде карт.  – Болай да  кыйналып яшәгән халыкка, тормыш мондый “бүләкләрне” мул яудырды шул ул елларда... – дип төзеп китте узалдына. - Бүгенге алмагачлар чәчәк аткан майларда  кояшлы аяз күкне бүләк иткән гади солдатларны истән чыгармасын иде ул яшьләр...

Кайсы фәрештәсе саклагандыр Шәйхелисламны кабатланып торган мондый бәлалардан, билгесез. Тик шулай да гомеренең соңына кадәр көчле булып кала ала улБиш ел буе хезмәт итеп, Берлинга җиткән Шәйхелислам, күп яралар белән туган авылына кайта. Үзләре үк төзегән колхозда озак еллар буе балта остасы булып эшли, җәмәгать эшләрендә  актив катнашып килә. Кулы алтын булганга, бабайның һәр эше мактауга лаек була. Сугыштан кайткач, тора бара үзенең йорт-җирен дә рәтләп җибәрә бабай, кабат аякка баса бу матур гаилә. Тагын ике бала дөньяга килеп, шатлыкларын кабат арттыра. Тик олы улларының юклыгы гына бу тулы дөньяның бер ягын җимереп тора.  

Күңелләргә сафлык, җаннарга тынычлык өстәп, авыл өстен азан тавышы күмеп китте.  Алтынга манган сары күз йөзендә Җиңү әлеме кебек  кызыл төс балкып чыкты.

Таң алдыннан Шәйхелисламга бик матур бер төш керде. Имеш, дәрья… Суы шундый саф һәм чиста, үзе шундый киң һәм тын дәрья... Шәйхелислам биек кояга ялгызы баскан да шул иркенлек белән хозурлана икән... Кинәт еракта берәү йөзеп килгәнне абайлап алды. Бу йөзүчене меңнәр арасыннан да таный ул, һичкем белән бутамый... Колач җәеп, атасына каршы йөзеп килүче улы Сабирҗан иде! Менә күзләр очрашты. Икесенең дә йөзе шат елмаюдан балкып китте. Шул мәлдә Шәйхелислам, бар дөньясын онытып, биек коядан улы янына дәрьяга ташланды…

 

Хөснетдинова Айсина-Ләйсән Әнвәр кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан – Йорт Күл, декабрь, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: