Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Йолдызлы төн (хикәя)

Ясминә, еламсырап, егеткә авылда авыру сеңлесе Сылу барлыгы, кайсы гына хастаханәләргә алып барсалар да, аңарга бер табиб та ярдәм итә алмавы турында сөйләде...

Кинәт күктә йолдыз атылды. Сәлим каушап калды һәм теләк теләргә өлгермәде. Шунда ул күккә карап торган кызны күреп алды һәм, янына килеп: «Әллә син дә өлгермәдеңме?» – дип сорады. «Өлгермәдем дә, өлгердем дә, – диде кыз. – Тагын бер атыл! – дип теләдем мин». Шунда алар бергәләшеп йолдызлы кичне күзәттеләр. Һәм икенче көнне дә шушы урында очрашырга сүз куештылар.

Менә ул көн килеп җитте. Алар бер-берсе белән яхшылап танышырга булдылар. Бу кызның исеме Ясминә иде. Ясминә Сәлимгә үзенең тормышы турында сөйләде. Ул үзенең авыл кызы булуын, 11нче сыйныфны тәмамлагач, медицина көллиятенә белем алырга шәһәргә килгәнлеген әйтте. Сәлим исә шәһәр егете икән. Аның әти-әнисе табиблар. Ул үзе дә медицина көллиятенең 2нче курсында белем ала. Шулай итеп, аларның бер көллияттә укулары да мәгълүм булды. Бу очрашудан соң Сәлим Ясминәне өенә кадәр озатты һәм икенче көнне аны спектакль карарга чакырды. Укудан соң Сәлим белән Ясминә театрга киттеләр. Ләкин шул вакытта кызның телефоны шалтырады һәм аңа тиз генә авылына кайтып җитәргә куштылар. Ясминә, еламсырап, егеткә авылда авыру сеңлесе Сылу барлыгы, кайсы гына хастаханәләргә алып барсалар да, аңарга бер табиб та ярдәм итә алмавы турында сөйләде. Сәлим исә Сылуны шәһәргә алып килергә киңәш бирде. Ә үзе әти-әниләре белән сөйләшеп куячагын әйтте.

Ясминә Сылуны шәһәргә алып килде. Сәлимнең әти-әнисе эшли торган хастаханәдә аларны көтеп торалар иде. Бер айдан Сылуның хәле яхшыра башлады. Ясминә дә чиксез бәхетле. Ул Сәлимнең гаиләсенә бик тә, бик тә рәхмәтле иде. Сылуның хастаханәдән чыгуына Ясминә белән Сәлим бәйрәм оештырдылар. Төн. Ясминә белән Сәлим йолдызлы күк йөзенә карап, бәхетле генә елмайдылар. Сәлим Ясминәдән күзен ала алмый. Йолдыз атылганда теләгән теләкләре тормышка ашты лабаса! Ясминә ул чакны «Сеңлем терелә күрсен!» дип, Сәлим исә, «Сөйгән ярымны очратсам иде!» дип теләгән иде. Бу юлы инде алар мәңге бергә булырга сүз бирештеләр.

Зилә ДӘҮЛӘТОВА. 

Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы
 
Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев