Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Ак ефәк (хикәя)

«Сине яратмыйм. Алмаз». Шушы өч сүз 20 яшьлек кызның йөрәген әллә бозга, әллә ташка әйләндерде... Кыз әнисенең кочагына ташланды. Ишетелер ишетелмәс кенә тавыш белән: «Ак ефәгең тапланды, әнием. Кичерә алсаң, кичер мине!» — дип кенә әйтә алды...

Smsны укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде: «Сине яратмыйм. Алмаз». Шушы өч сүз 20 яшьлек кызның йөрәген әллә бозга, әллә ташка әйләндерде.

— Әй, Аллам! Яшәүнең нинди мәгънәсе бар?! — дип кычкырды ул бөтен Казан елгасы буен яңгыратып. Янәшәдән кешеләр уза торалар. Кызга кызганулы караш ташлыйлар да, башларын иеп күздән югалалар. Боз йөрәкнең салкынлыгы һәр кешенең йөрәгенә күчә һәм адымнарның кызулануына сәбәпче булып тоела.

Алисәнең иптәш кызлары беркайчан да булмады. Озын, кара керфекләр эчендәге серле, зур, зәңгәр күзләр, кыйгач кашлар, озын толымнарга зифа гәүдә дә өстәлгәч, ул матурлык алиһәсен хәтерләтә иде. Янәшәдән шушы кыз атлаганда, бөтен егетләрнең дә күзе нәкъ менә Алисәгә төшә иде шул!

Кызлар аннан гел көнләштеләр. Ә егетләр аңа ялгыз чакта якын килергә курыктылар. Бөтен кызлардан аерып күрсәтә торган тыйнаклыгы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Алисәне әнисе ялгыз гына үстергән. Әти исемен ишетергә лаек булмаган ир-егетнең «Алмаз» исемен йөрткәнен, паспортына теркәлмәгән булса, белмәс тә иде. Чөнки әнисе аңа бу турыда беркайчан да сөйләмәде.

Гомумән, әнисе бик аз сүзле иде аның. 16 яше тулган көнне ананың кызына әйткән сүзләре: «Ак ефәк булып кал! Ак ефәкне сатып алганчы капшап карамыйлар. Бик чиста итеп юылган кулның да табы ак ефәктә барыбер кала.

Таплы ефәкне моны инде берәү тотып караган, ошатмаган дип, сатып алмыйча китеп баралар. Сиңа насыйп ярың тормышта очрамый калмас! Бәхетле бул, кызым!» диюе, бәлки, Алиянең тыйнаклыгының сәбәпчесе дә булгандыр.

Алмаз исемле бер егетне очратканчы, тормыш бер җайга гына ага торды. Ә бер көнне бөтен тормыш законнары буталды, әнисенең «ак ефәк» турындагы фәлсәфи киңәше дә истән чыкты. Шул көнне Алисә беренче мәртәбә гашыйк булган иде. Бүген укылган бер sms хәбәр «орбитасыннан ычкынган Җирне үз күчәренә кире кайтарды».

— Алмаз! Алмаз! — дип кабатлады Алисә. Кабатланган ике «Алмаз» исеме аңа тормыш законнарын ачарга ярдәм итте бугай.

Ике бүлмәле квартирларының кыңгырау төймәсенә имән бармагы белән сак кына кагылуга, ишектән борчуларын эченә яшерергә тырышкан әнисе килеп тә чыкты. Алисәсе киткәннән бирле ишек төбендә генә басып, көтеп торган дип уйларга да мөмкин иде.

Кыз әнисенең кочагына ташланды. Ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән: «Ак ефәгең тапланды, әнием. Кичерә алсаң, кичер мине!» — дип кенә әйтә алды. Ана белән бала кочаклашып елаштылар. Ихтыярсыз аккан күз яшьләре аларның җаннарына тынычлык иңдерде. Ана, кызыннан алда үзен кулга алып: «Кем?» — дигән сорауны бирде. Алисәсенең: «Алмаз!» —дигән җавабы аны сискәндереп җибәрде булса кирәк. Ул болай диде:

— Язмыштан качып булмый, күрәсең. Әниемнең бик яшь көе саргаеп гүргә керүенә мин үземне сәбәпче итеп, битәрләп яшәдем. Чөнки мин дә «ак ефәк» булып саклана алмаган идем. Кызым! Без бит әле синең белән икәү!

Авыр тормыш сынауларын ике кешегә бергә-бергә үтү җиңелрәк ул. Аллаһы Тәгалә мине беркайчан да үзенең ярдәменнән ташламады. Икебезгә дә аннан сабырлык сорыйк. Алмаз кадәр алмазны да уалый, вата ала торган бердәнбер кодрәт иясе — Аллаһы Тәгалә! Синең әтиең бүгенге көндә синең кебек Алисәсе барлыгын белсә, үзен, бәлки, иң бәхетле әти итеп тояр иде.

Син бәхетле булсын өчен мин синең әтиең Алмазга иң авыр чакларымда да бәхет теләдем. Синең Алмазың гына әтиеңнең ташлап калдырган тагын бер баласы була күрмәсен инде! Җан җанга тик торганда гына тартылмый. Абый-сеңелләрнең очрашып, бер-берсе белән якынлык кылуыннан да Аллаһы Тәгалә үзе генә саклый ала. Ананың — балага, баланың анага мәхәббәтен дә Аллаһы Тәгалә саклый. Ана мәхәббәтеннән мәхрүм калган балаларга да Җир йөзендә яшәргә Аллаһы ярдәм итсен! Тормыш дәвам итә, кызым! Алмазыңа икәүләп бәхет теләп, әйдә, тәмләп чәй эчеп алыйк!

Ана белән кыз, бер-берсенең кочакларыннан аерылмаган көенчә генә, аш бүлмәсенә юнәлделәр.

 

Флёра Мәрданова.

Тукай районы Күзкәй авылы

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев