Улы эзеннән (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда басып укыгыз.

 

III

Сәгыйт чыгып киткәннән соң ике көн үтүгә авылда ыгы-зыгы башланды. Казан алынган дигән хәбәр таралгач, авыл шау килде. Таш кибете тартып алынган Җәләй байга тагын җан керде. Ул, халыкны җыеп, комиссарлар керткән тәртипләрнең бетәчәге, элекке тәртипләрнең кире кайтачагы хакында, тегеләрне сүгә-сүгә, байтак төкерек чәчте. Ахыр чиктә, Казанны ташлап чыгып, шушы якка чигенүче кызыл отрядлар булса, аларны әзер  килеш каршылау кирәклеген, халыкка мылтыклар өләшәчәген әйтте. Байның табанын ялап, авызыннан чыккан бер сүзенә ләббәйкә әйтеп, табыныннан арткан калҗага сатылып гомер итүче куштаннарны инде әйткән дә юк, хәтта хөррият заманы килүгә карамастан, бай сүзеннән чыгарга куркып яшәгән аңлы-миңле ярлы-ябагай да, мылтык күтәреп, авыл буенча йөгерешеп йөрде. Комиссарларның иманын укытабыз, янәсе...

Бу хәлләрне белгән булса, Сәгыйт авылдан аяк та атламас иде дә бит. Юк шул, Җәләй бай эшне үтә сак һәм астыртын алып барган. Бер көн эчендә авыл аның кулында кинәт уенчыкка әйләнде дә калды. Шундук урамы-урамы белән төркемнәр төзелде, күперләргә, авыл башларына каравыллар, күзәтүчеләр куелды.

Икенче көнне төш җитәрәк Кала тавы өстендә бер отряд күренде. Башта ул байтак вакыт  тау башында тукталып торды. Тау астында шылт иткән тавыш чыгармыйча шактый зур, йорт-җире, каралты-кураларына караганда хәлле, таза тормышлы халык яши торган авыл җәелеп ята иде. Бер читеннән бормаланып, бөдрә талларга, зур-зур өянкеләргә төренеп, инеше дә ага. Авыл уртасында биек манаралы, түбәсе яшелгә буялган мәчет тә күренә. Манара башындагы җиз ае кояшта җемелди, күзләрне чагылдыра. Табигатьнең шундый да матур җирендә, киң үзән уртасында урнашкан шушы тыныч авылда отряд өчен хәвеф яшеренгән дип кем уйласын. Дөрес, авыл ничектер артык тыныч, сикерер алдыннан тынып калган җәнлекне хәтерләтә, тик арыган-ялчыган, яралылары да булган отряд моңа игътибар итмәде. Аларның тизрәк авылга барып керәсе, берәр кое янында туктап, юынасы-чистарынасы, атларны сугарасы, бераз хәл аласы, бәхет басса, ашау ягын кайгыртып, киләсе көнгә запас ризык әзерлиселәре бар иде. Шундый өметләр белән отряд тау астына, авылга төшеп китте.

Бу вакыт авыл да аларны күзәтә, анда  сак хәрәкәт, шомлы әзерлек бара иде. Мылтыклы ирләр капка-койма артларына баскан, мунча-киртә артларына кереп поскан, яшеренеп булырлык һәр почмакта кулына корал тоткан ир-ат күренә. Шулай итеп, Җәләй бай һәм аның куштаннары  берни сизми килгән билгесез отрядның күпердән урамга керүен көтә иде.

Әлбәттә, коралланган ирләр арасында төрле кеше бар. Җәләй бай дөрләтеп җибәргән бу хәтәр утка, йомычка кебек, очраклы килеп эләгүчеләр дә байтак иде. Бер ишесе исә, ни эшләүләрен белеп бетермичә, гомуми хәрәкәткә буйсынып кына кулына корал алган, отряд авылга якынайган саен җаннарын нидер тырный, борчулары арта, моның азагы ни белән бетәр икән дигән сорау күңелләреннән китми иде.

Ниһаять, күпер агачларын дөбердәтеп, отряд авылга килеп керде, аскы урам белән китте. Авыл тып-тын, урамнарда бер адәм заты күренми. Җәяүләп арбалары яныннан атлаган кызыл йолдызлы шлем кигән сугышчылар беравык бу сәер тынлыкны нәрсәгә юрарга белми бардылар. Шунда кызык бер хәл булып алды. Бер капка кинәт ачылып китте дә аннан башына кәләпүш, өстенә озын күлмәк кигән дүрт яшьләрендәге ыштансыз малай йөгереп чыкты, ул урамнан килүче ят кешеләрне күреп, юл уртасында катып калды. Аның артыннан урамга бер хатын-кыз йөгереп чыкты, куркынып, отряд ягына күз салды да, чинауга охшаш аваз биреп, малайны эләктереп кереп тә югалды.

Кызылармеецларның күбесе моны күрде, талчыккан йөзләрендә көлемсерәү чагылып узды һәм алар, урамдагы бу тынлыкны халыкның качып бетүенә юрап, кинәт тынычланып калдылар. Бу вакыт алар инде чатка житеп киләләр иде.

Ә хәвеф аларны нәкъ менә урам чатында сагалый, андагы зур бер йортка унлап кешесе белән Җәләй бай кереп урнашкан, калганнары исә, сигнал булып яңгыраячак мылтыктан ату тавышын көтеп, күрше өйләрдә яшеренгәннәр иде.

Отряд чатка җитеп, мәчеткә илтүче тагын да зуррак урамга борылганда, якында гына мылтык тавышы шартлады. Шунда кинәт ачылып киткән капкалардан, койма артларыннан, тыкрыклардан кораллы ирләр йөгереп чыкты, күз ачып йомганчы отрядны урап та алдылар.

Кемдер зәһәрләнеп кычкырып җибәрде:

– Ташла коралыңны!

Әмма каршы як коралын ташламады, боҗра эчендә калган кызылармеецлар мылтыкларын кулга кыскан килеш киеренке тынлыкта командир сүзен көттеләр. Аларның язмышын хәзер ул хәл итә, командир ни әйтсә, шул булачак иде.

Күн фуражкалы командир хәлнең мөшкел икәнен шунда ук төшенеп алды – аларга унлап мылтык көпшәсе төбәлгән, каршылык күрсәтергә уйлап аз гына кыймылдадыңмы, я күкрәгеңә, я аркаңа пуля алачаксың. Корал куллану – егетләрне күрәләтә харап итү булыр иде... Ә болай, бәлки, берәр җае чыгар, егетләрне саклап калып булыр, дигән фикергә килде ул. Һәм кипкән телен авызында көчкә өйләндереп, гомерендә беренче тапкыр:

– Ярар... ташла, егетләр... – дип әйтергә мәҗбүр булды, маузерын юл тузанына ыргытты.

Аннан шул ук тузанга дыңгырдап мылтыклар төшә башлады. Коралыннан аерылырга теләмәүчеләрдән тартып алдылар.

Шул чакны арттан кемдер командирның җилкәсенә мылтык түтәсе белән китереп сукты.

– Денсез нәрсә!..

Командир чайкалып куйды, ыңгырашканы ишетелде, ләкин аумады, бары тик башыннан фуражкасы гына очып төште.

Фетнәчеләрнең киеренке нервларын бушандыру өчен бу бер сигнал кебек булды – төркемгә соңрак килеп кушылган Җәләй бай, револьверлы кулын болгап:

– Дөмектер большевикны, нәселен корыт! – дип кычкырып җибәрүгә, арбалар тирәсендә бәргәләшү башланды.

Кызылармеецларның куллары буш, арбада яралылар да бар, шуңа күрә алар әллә ни каршылык күрсәтә алмады – арада башын-иңен тотып җиргә авучылар да күренде. Ләкин командир бу әүмәкләшүдән исән чыкты, тиз генә туп лафетына сикереп менде дә бар көченә:

– Туктагыз! – дип кычкырды.

Җан ачысы белән кычкырган тавыш игътибарны жәлеп итте, күбесе аңа таба борылып карады.

– Туганнар, туктагыз! Кемгә кул күтәрүегезне беләсезме?

Киеренке тынлык урнашты. Бу тынлыкта  карашлар командирның кояшта янган йөзенә, дәһшәтле ялкын кабынган күзләренә, баш өстенә күтәрелгән йодрыгына төбәлде. Аның кыяфәтендә үз-үзенә ышану шундый көчле иде ки, хәтта Җәләй бай да сүзсез калды.

Ә командир тынлыктан файдаланырга ашыкты:

– Сез бит үз туганнарыгызны имгәтәсез! Гади крестьян бәхете өчен изге яуга чыккан егетләргә кул күтәрәсез... Бирелмәгез дошман коткысына! Тиздән аклар куылачак... Казан тагын безнеке булачак!.. Ялгышмагыз, туганнар...

Командирның йөрәккә үтә торган сүзләрендә Җәләй бай куркыныч сизеп алды, аның авызын тизрәк томаларга ашыкты. Чапан итәкләрен җилфердәтеп алга үтте дә:

– Тыңламагыз шул ата большевикны!.. Ышанмагыз сүзенә! Сәвитнең гомере бетте! Казаннан кудылар. Бер-ике атнадан Мәскәү дә ак гаскәрләр кулында булачак! – дип кычкырды.

Командирга барысы да ачык иде. Менә кем тора икән фетнәнең башында. Таныш фигура. Андыйларны күп күрергә туры килде ана.  Күп көрәште ул алар белән.

Ул Жәләй байга төртеп күрсәтте:

– Агайлар! Ышанмагыз аңа! Алданып йөрмәгез!.. Ул сезне түгел, үзен кайгырта... Байлыгын саклап калмакчы. Совет власте аның бугазына сөяк...

Бу сүзләр Җәләй байны тәмам ярсытты, чыгырыннан чыгарды, ул, револьверын болгап, һаман да лафет өстендә басып торган командирга килә башлады.

– Aһ, син әле шулаймы? Телләнәсеңме? Хәзер кыскартабыз телеңне...

– Барыбызныкын да кыскартып бетерә алмассың. Дөреслек безнең якта... Революция барыбер җиңәчәк!

Җәләй бай тагын үчекте, ирләргә карап кычкырды:

– Томалагыз шуның авызын... Төшерегез бәреп... Нәрсә карап торасыз?

Әллә командирның сүзләре тәэсир итте, әллә баштагы ярсу басыла төште, әмма аңа кул күтәрүче табылмады. Моны күреп, Җәләй бай тиз генә як-ягына каранып алды, чагып калырга ашыккан елан төсле, револьверын төбәп атып җибәрде.

– Мә... күр революцияң җиңүен!

Командир пуля тишкән күкрәген тотып торды да кискән агач кебек җиргә авып төште.

Хәл шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты ки, халык бу вәхшилектән тетрәнеп куйды, кинәт айнып китеп, урам чаты тынып калды. Шушы тынлыкта ниндидер яңа нәрсә борынлый, өлгереп килә сыман иде. Кешеләр бер-берсенә карамаска тырышып, сәерсенеп басып тордылар. Җәләй бай кулыннан корал алганда барысы да уен гына тоела, хәлләрнең моңа барып җитәсен күпчелек уйламый иде. Бу хәл исә – үле гәүдә өстендә басып калу – аларны сискәндереп җибәрде. Шулай да кыйналган сугышчыларны яклап сүз әйтерлек кеше табылмады.

Тынлыкта Җәләй байның тантаналы тавышы ишетелде:

– Менә шулай... Тере комиссарга караганда үлесе әйбәтрәк... Моннан соң дөнья бутап йөри алмас...

Ул, кан исе сизгән ерткыч кебек, чираттагы корбанын эзләгәндәй, арбалар буенча китте, әле бер, әле икенче сугышчы алдына туктап, күзенә карарга тырышты, револьверы белән янады, туктаусыз сәвитне сүкте. Шунда аның янына сакал-мыегын түгәрәкләп кырган бер агай килде дә ярым пышылдап:

– Кордаш, халыктан яхшы түгел, әллә, мәйтәм, берәр яры алып китикме? – диде.

Җәләй бай чат башына җыелган халыкка күз салды, бераз уйланып торгач:

– Мәчеткә алып барыгыз! – дип боерды.

Командирның гәүдәсен арбага салдылар да урам башында күренеп торган мәчеткә таба кузгалдылар. Барганда кызылармеецларны төрткәләүче, катылык күрсәтүче булмады.

Кәрнизенә төрле догалар уеп язылган агач мәчет янында аларны башына ак чалма, кулына яшел таяк тоткан карт мулла каршы алды. Килеп җитү белән Җәләй бай әллә ни тәкәллеф сакламый гына:

– Кая, хәзрәт, ачтыр әле мәчет астын. Ябып куйыйк иртәгә хәтле бу мөртәтләрне... Анда күз күрер, – диде.

Байның сүзләреннән мулла уңайсызланып киткәндәй тоелды. Бераз дәшми торгач:

– Ни... Җәләлетдин углым, әллә дим, Ходай Тәгалә йортын алай рисвай итмикме? – дип, каршы килмәкче итеп караган иде дә, Җәләй бай аңа:

– Мин, хәзрәт, Бохара әмире түгел, денсезләргә аерым зиндан тота алмыйм. Мәчет асты иң кулай урын, – дип кырт кистереп әйткәч, мәзингә ишекне ачарга кушты.

Отрядны мәчет астына кертеп яптылар. Туп арбасы белән атларны Жәләй бай йортына алып киттеләр.

Бу хәлләрне чаттагы  йортның пәрдә кырыеннан йөрәгенә кан сауган Маһибәдәр карчык та күреп торды. Ул үтерелгән командирны кызганды, Сәгыйте турында кайгырып, бик озак яшь түгеп утырды.

 

IV

Көтү кайтып, ирләр ашарга утыргач, Маһибәдәр карчык аларга көндезге хәлләрне сөйләп бирде. Минһаҗ картка бу хәбәр нык тәэсир итте, берничә сорауга жавап алгач, ул ашаудан ук туктады, кырып юган өстәл тактасына каты бармаклары белән суккалап, уйга чумды. Вәлит исә тиз-тиз капкалады да урамга чыгып йөгерде, – аның барысын малайлардан сорашасы килә иде.

Ут алыр чак җитте, ләкин Маһибәдәр карчык лампага якын килмәде. Ут алсалар әллә ничек уңайсызлану кичерерләр төсле тоелды. Берникадәр тын гына утыргач, Минһаҗ карт уфтанып куйды:

– Эх, заманалар...

Шуңа ялгап, Маһибәдәр карчык та көндездән бирле тынгы бирмәгән уен әйтеп салды:

– Анда безнең Сәгыйт нишләп йөри икән... Ходай Тәгалә үзен залим адәмнәрдән саклый гына күрсен. – Карчык тирән итеп көрсенде. – Юкка гына чыгып китте шул, балакай... – Яулык чите белән күзенә килгән яшьләрен сөртеп алды.

Карты җавап бирмәде. Ул да нәкъ шул хакта – дөньяның буталчык чагында өйдән чыгып киткән улын уйлый, яу кергән каладагы хәлләрне күз алдына китерергә тырыша, күңелендә шулар иде.

Аннан ул сәкегә менеп ятты, тынып калды – әллә йоклый, әллә юк. Бераздан Вәлит тә кайтты, шыпырт кына өйгә кереп, чүмеч белән голт-голт су алып эчте дә тышка чыгып китте, – ул печәнлектә йоклый иде. Ә Маһибәдәр карчыкның йокысы качты, бүгенге хәлләр, командирның туп арбасыннан егылып төшүе, егетләрне сак астында мәчеткә таба алып китүләре күз алдыннан китми дә китми. Ул тора-торып солдатларны кызгана, кызганган саен Сәгыйте өчен үзәге өзелә. "И ходаем, баламны үзең сакла, исән-имин әйләнеп кайтсын... Гарип булса да, үз ише табылыр, тормыш корып җибәрер... Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән ходай...", – дип, иреннәрен кыймылдаткалап, белгән догаларын укый иде.

Шунда күңеленә бер уй килде. Башта карчык аның шулай соң килүенә гаҗәпсенеп тә куйды. Чыннан да, болар да бит Сәгыйт чыгып киткән кала ягыннан килеп төштеләр. Кем белә, бәлки, улы алар белән очрашкандыр? Бәлки алар калада бергә йөргәннәрдер?

Бу уй карчыкны бөтенләй иләсләндереп, урынында утырып тора алмас хәлгә китерде. Нишләп болай утыра сон әле ул, тиле карчык? Барып сорашырга кирәк... Бәлки берәр хәбәр ишетеп кайтыр?..

Ул, мәчет астына ябылган солдатларга дип, бер төенчеккә азык-төлек төрде дә тышка чыкты. Болыт тарткан күктән авыл өстенө яктылык әсәре төшми, карангы урамнарда ниндидер шомлы тынлык урнашкан, гүяки кешеләр, кыңгыр эшләре дөньяга фаш булудан куркып, өйләренә кереп посканнар да, борчулы уйларга бирелеп, сызылып таң атуны, кабат якты көн килүен көтеп яталар.

Бүген ут алып кич утыручылар да күренми.

Карчык караңгы урам буйлап мәчеткә таба менеп китте. Мәчет нәкъ авыл уртасында, ике зур урам кисешкән жирдә булып, фани дөнья эшләреннән ераграк торырга теләгәндәй, юлдан бераз читтәрәк, чат эчендәрәк урнашкан иде. Түбән яктан менеп килүче Маһибәдәр карчык аның янына киң урамны аркылы чыгып кына якынлаша ала. Урам башына килеп җиткәч, карчык туктап калды. Кырый йортның бакча буенда үскән өянке ышыгына кереп басты да тыңлап торды. Мәчет ишегалдыннан ниндидер тавышлар килә. Карчык колакларын тырпайтып тыңларга кереште. Тын урамда тавышлар яхшы ишетелсә дә, ни турында сөйләшүләрен аера атмады ул. Берсенең тавышы гайрәтле, әйткән бер сүзе бөердән чыга, боерык сыман яңгырый. Икенчесе кыска сөйли, сүзләре ничектер сүлпән иде.

Тора торгач бер шәүлә мәчет бинасыннан аерылды да урам аркылы Маһибәдәр карчыкка якынлаша башлады. Карчыкның коты алынды, аяк-куллары йомшап китте. Янына килеп, беләгеннән тотып алса, "Син нишләп йөрисен монда, кортка?" – дип сораса, ни дип жавап бирерсең. Җитмәсә, кулында төенчеге дә бар.

Карчык өянке артына кереп яшеренде. Теге шәүлә урамны аркылы чыкты да, янәшәдән үк узып, түбәнгә төшеп китте. Йөрүеннән, мышнап сулыш алуыннан танып калды аны Маһибәдәр карчык – бу Җәләй бай кияве Касыйм иде. Дуамал, ачуы килгәндә кулына ни эләксә шуның белән алып бәрә торган рәхимсез адәм. Көндезен командирга мылтык түтәсе белән арттан шул мәлгунь китереп сукты. Үз күзләре белән күреп торды Маһибәдәр карчык. “Әйтәм аны масаеп сөйләшә, шул имансыз икән”, – дип авыз эченнән генә сөйләнеп алды ул.

Мәчет ишегалдындагы каравылның тәмәке уты бер кабына, бер сүнә. Янына барсан, куып җибәрер, күреп алуларыннан куркыр, дип уйлады карчык. Якын җибәрсә дә, яныңда каравылчы торганда ни әйтәсен? Әйтер сүзен әйтә алмас ул. Күренеп йөрү, юкка сүз ишәйтү генә булыр. Шуңа күрә карчык мәчетнең теге ягына чыгарга, нигез тишегенә килеп, шуннан сүз катып карарга булды.

Агач ышыгыннан чыккач, сакланып кына урамның теге ягына чыкты, мәчет диварына килде, һава йөрсен өчен җәйләрен ачып куела торган озынча нигез тишекләрен караштыра башлады.

Аулак стена буенда шактый куе булып кычыткан үсә икән, – карчык кулларын чагып бетерде. Бер тишекне эзләп табып, тыңларга тотынды. Эчтән бер аваз да ишетелми иде. "Йоклап киттеләр микәнни соң?" – дип уйлап алды ул, колагын куеп тагын тыңлап торды. Шул вакыт ыңгырашу тавышы ишетеп алды. Бу аваздан карчыкка җан керде, ул бармаклары белән сак кына итеп тактага сукты. Тыңлап торды, тагын суккалады.

Менә эчтән кемнәрнеңдер пышылдашканы ишетелде, аннан кабат тынлык урнашты. Карчык сөякчел бармагы белән тагын бер-ике шакыды:

– Әй, улларым! – дип аваз бирде ул.

Эчтә ниндидер кыймылдау ишетелде, нәрсәдер шапылдап куйды да тишектән берәүнең ярым пышылдап:

– Син кем? – дип соравы ишетелде.

Куанычтан карчыкның йөрәге, усак яфрагыдай, җилфердәп куйды.

– Бу мин... Сәгыйтнең әнисе... Маһибәдәр апагыз, – диде карчык.

Беравык эчтән җавап бирми тордылар, үзара пышылдашып алдылар. Аннан шул ук тавыш:

– Кем соң ул... Сәгыйт? – диде.

Маһибәдәр карчык аптырап калды. Алайса белмиләр икән аның Сәгыйтен балакайлар. Ул башкалар белән йөргәндер инде, хәерлегө булсын. Кем дип әйтергә соң аларга улын?

Эчтәгеләр, карчык ишетмәде, дип уйладылар ахрысы. Шул ук тавыш кабат сорады:

– Сәгыйт... кем ул?

– Сөгыйтме? Улым... Калага диеп чыгып киткән ие... Сезнең күк... бәлшәүник.

– Алайса, сез аның әнисе?

– Ие, әнисе... Күрмәдегезме дип килгәнием...

– Фамилиясе ничек? Фамилиясе? – диде теге тавыш.

– Соң... безне Мортазиннар дип йөриләр... Мортазин Сәгыйт була...

Эчтә тагын пышылдашып алдылар. Аннан җавап килде:

– Юк шул, апа жаным... Күрмәдек улыгызны. Борчылмагыз, кайтыр, алла боерса...

Бу жавап карчык өчен яңалык түгел иде инде, ул аны болай да аңлады. Шуңа күрә әллә ни кәефе кырылмады, көрсенеп кенә куйды да нишләргә белмичә тагын нигез тишегенә төбәлеп торды. Шунда кулындагы төенчеге исенә төште, чишеп, тишеккә пышылдады:

– Әй, улым... Ишетәсеңме?

– Ишетәм, апа, ишетәм...

– Мин сезгә ашарга алып килгән ием... Гаеп итми генә алыгыз инде. – Карчык алып килгән әйберләрен эчкә сузды.

– Ай рәхмәт, апа җаным... Бик ач идек... Тәүлек буе ашаган юк... – дип, тегеләр әйберләрне бик сөенеп алдылар.

Аннан шул ук тавыш әйтте:

– Апа, китми торыгыз... Сезгә сүзем бар иде.

Тарала башлаган болытлар арасыннан авыл өстенә сыек нур сирпелде. Карчык менеп килгәндә куркыныч шәүләләр сыман күренгән өйләрнең йөзләре ачыла төште, аларны аерып була башлады. Ай мәчетнең теге ягында булганга, карчык күләгә эчендә калган иде. Ул моңа куанып куйды.

Эчтән тагын дәштеләр:

– Апа... Син мондамы, апа?

– Монда, улым, монда...

– Тыңла әле, апа... Сиңа бер гозеребез бар иде...

"Гозер" дигәч, Маһибәдәр карчык тишеккә якынрак килде, колагы белән борылыбрак басты.

– Тыңлыйм, улым...

– Апа, безнең арттан анда тагын отрядлар килергә тиеш... Алар берни белми. Безнең хәлгә төшмәсеннәр иде... Каршы барып, кисәтә алмассызмы дигән идек... Харап булулары бар.

Карчык беравык уйланып торды. Сәгыйте шушы хәлгә төшкән булса, дигән уйдан йөрәге кысылып куйды. Болар да бит улы яклылар... Кызыл солдатлар.

– Сез, улым, кайсы юлдан килдегез соң? Урман ашамы? – дип сорады карчык.

– Әйе, апа, урман аша чыктык...

Карчык тагын бераз дәшми торды. Аннан:

– Ярар, улым, барырмын,– диде.

Шул вакыт мәчет стенасы тетрәнеп куйды. Теге яктан ишеккә типтеләр, каравылның ачулы тавышы яңгырады. Ул нәрсәдер сизенде ахрысы.

Тишектән ашыгыч пышылдау ишетелде:

– Бар, апа, кит... Тотыла күрмә. Рәхмәт сиңа... Зинһар, иптәшләрне кисәтә күр...

– Ярар, улым, ярар... – дип, Маһибәдәр карчык тиз генә мәчет стенасыннан аерылды.

 

V

Иртәгәсен ирләрне көтүгә озаткач, Маһибәдәр карчык кабартмалар пешерде дә юлга җыенды. Төнге сөйләшүне ул картына әйтмәде, дулап китеп, кәефе бозылыр, дип курыкты. Белми торса да ярар, бер әйтермен әле, дип уйлады. Кайнар кабартмаларын кат-кат төреп, төенчек итеп тотты да урамга чыкты.

Күпергә җитәрәк, андагы каравылны күреп, карчык каушап калды, шулай да кире борылмады. Анда култыксага сөялгән килеш Бөкре Зарифҗан малае Әхмәтвәли басып тора иде.

Карчык килеп җитүгә, егет:

– Болай кая җыендың, Маһибәдәр апа? – дип сорады.

Карчык югалып калмады:

– Менә кабартмалар пешергәнием... Кайнар чакта ашасыннар, дим. Шуны илтүем, – дип, каравыл яныннан шома гына узып китте.

Узып китте дә: "Ярый әле бүген көтүне бу якка кудылар", – дип сөенеп уйлап алды.

Ә егет: "Ә-ә..." – дип теш казуын дәвам итте.

Карчык юл буе тыныч кына өйдә ятасы урынга үз теләге белән калага чыгып киткән Сәгыйте, үтерелгән командир, бер гаепсезгә кыйналган, хәзер менә, язмышларының хәл ителүен көтеп, мәчет астында яткан солдатлар, гомумән, деньянын сәерлекләре, адәмнәрнең төркемнәргә бүленешеп, нәрсәдер даулашып, гел сугышып яшәүләре турында уйлап барды. Шушы буталчык дөньяда аның нәрсә дә булса аңлыйсы, бу кан коюларның, үзеңне аямыйча хәтәр юлга чыгып китүләрнең сәбәбен төшенәсе килә иде. Күп нәрсәне аңламаса да, улына ышана, ул сайлаган юл, шул юлдан баручы кешеләр аның өчен үз балалары кебек кадерле һәм якын иделәр. Аны – гомере төкәнеп килгән карчык кешене – юлга нәкъ менә шушы ышану алып чыкты һәм, аякларына дәрман биреп, алга әйди иде.

Карчык арттан килүче отрядны, авылдан биш чакрымлап киткәч, урман авызында очратты. Баш киемнәрендәге кызыл йолдызларыннан үзенә кирәкле кешеләр икәнен аңлады. Боларның да туплары бар иде. Күн тужуркалы командирга карчык барысын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, яшь тә сыгып алды. Командир исә җентекләп мәчет астына ябылган солдатлар турында сорашты, бераз уйланып торды. Йөзе кызарынып, яңак сөякләре уйнап алды.

Аннан ул карчыкка борылды да:

– Әйдә, апа, утыр менә монда, – дип арбадан урын күрсәтте.

Маһибәдәр карчык курка калды:

– Улым, мине кая алып бармакчы буласың? – дип сорарга жөрьәт итте.

– Сезгә, апа... Авылга!

Һәм алар  Маһибәдәр карчык килгән юлдан авылга таба киттеләр.

Отряд Кала тавы өстенә җиткәч кенә туктап калды. Командир беравык аста җәелеп яткан авылга карап торды, кемнәр беләндер русчалап киңәшеп алды, ниндидер боерыклар бирде. Аннан тупның көпшәсен авылга каратып бордылар.

Командир туп янына килеп басты, бер кулын югары күтәрде, аннан ачу белән аска ташлады:

– Огонь!

Беренче снаряд Кала күпереннән бераз читкәрәк төшеп шартлады. Икенче тапкыр аттылар – анысы, авыл өстеннән чыелдап узып, Уен тавын актарып ташлады. Өченчесе мәчет артындагы бәрәңге бакчасына төште.

Маһибәдәр карчык туп аткан саен чүгеп-чүгеп куйды, берәр өйгә тимәдеме, ут чыкмадымы дип, кулларын каш өстенә куйган килеш авылны күзәтте. Бәхеткә, өйләргә зарар килгәнгә охшамый иде. Командир моны баш күтәргән авылның рухын сындыру, куркыту өчен генә эшләде, һәм ул үз максатына иреште дә. Авылда бу вакыт ыгы-зыгы, каушау, кабалану башланып киткән, берәүләр ашык-пошык Җәләй бай өләшкән мылтыкларын җиргә күмә, икенчеләре коега сала, инешкә батыра – кыскасы, кичәге хәлләрдә катнашкан һәрбер кеше нинди дә булса чара күрә, эз югалта, яисә килеп кереп сораша башласалар, ни әйтергә, ни дип җавап бирергә кирәген өйдәгеләргә өйрәтеп маташа иде.

Шулай итеп, күн тужуркалы командир, авылның өч читенә соңгы өч снарядын китереп салып, мәсьәләне тиз хәл итте. Отряд авылга тулы әзерлек белән килеп керде, аңа каршылык күрсәтүче булмады.

Ә Маһибәдәр карчык авылга отряд белән төшмәде. Ул, сулга таба каерып, көтү йөргән болынга таба китеп барды. Аның әле карты белән кече улы Вәлитне күпереп пешкән кабартмалар белән сыйлыйсы бар иде. Суынып бетмәгәннәрдер әле, шәт...

Отряд авылга кергәч, беренче эш итеп, кызылармеецларны мәчет астыннан азат итте. Бераздан салам астына кереп яшеренгән Җәләй байны да табып китерделәр, мәчет астына ябып куйдылар.

Аннан соң үтерелгән командирны авыл читендәге биек яр өстенә күмделәр. Күн тужуркалы командир кабер янында, кулын баш өстенә күтәрә-күтәрә, ялкынлы ноктык сөйләде, соңыннан мәрхүм хөрмәтенә мылтыктан өч залп бирделәр.

Җәләй байның язмышы да шул көнне үк хәл ителде – халыкка корал таратып, фетнә оештырганы, революциягә каршы астыртын эш алып барганы өчен ул үлем жәзасына хөкем ителде һәм авыл читенә алып чыгып атылды.

Сәгыйт шул китүдән әйләнеп кайтмады. Карт белән карчык байтак вакытлар, аңардан хат-хәбәр кетеп, өметләнеп яшәделәр, ләкин анысын алырга да насыйп булмады. Бик болгавыр чак иде шул. Казан өчен барган ул сугышларда бер Сәгыйт кенә эзсез югалмагандыр.  Нинди егетләр, арыслан йөрәкле, алмаз кебек саф һәм нык нинди егетләр китеп барды ул көннәрдә... Яткан туфраклары җиңел булсын!

Шулай да илләр тынычланганчы карт белән карчык өметләрен өзмәделәр, ерак җирләрдә йөридер, хат җибәрергә вакыты юктыр, дип үзләрен юатып яшәделәр. Сәгыйт илдә тынычлык урнашкач та кайтып күренмәде. Аннан аңладылар – кайтмаячак.

Соңрак Маһибәдәр карчык яр өстендәге ялгыз кабер янына менеп утыра торган булып китте. Саф җилләр уйнаган шул биеклектән яшәреп яткан хәтфә болыннарга, киң үзәннәргә, күгелҗемләнеп күренгән ерак урманнарга карап уйланып утыра ул. Кайчак ана бу кабердә кызыл командир түгел, үзенең Сәгыйте ятадыр кебек тоела һәм ул, кипкән иреннәрен кыймылдаткалап, газиз улы белән сөйләшергә тотына. Аның улы да шундый иман белән яшәде, шушы юлда шәһит китте бит.

Димәк, монда үз улы, Сәгыйте ята...

– Балам, бәгърем, ишетәсеңме мине?..

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: