Логотип Казан Утлары
Хикәя

Улы эзеннән (хикәя)

Маһибәдәр карчык чарасыз калып беравык улының кочагында басып торды. Аның күңеле нидер сизенә, шул сизенү үзәген өзә, йөрәген телгәли, ачы күз яшьләре булып, җыерчыклы битеннән тәгәриләр иде. Хәленнән килсә Сәгыйтен ул беркая җибәрмәс иде дә бит...

1

Соңгы көннәрне Чар[1] ягыннан калага йөрүчеләр берсеннән-берсе шомлырак хәбәрләр китерә башлады. Имеш, Иделдә каты сугышлар бара икән, кызыллар чигенә, баш күтәргән чехлар Казанга җитеп килә, тиздән шәһәр алар кулына каласы икән...

Бу хәбәрләр халыкка төрлечә тәэсир итә иде. Декрет чыкканнан соң җир алган ярлы-ябага, иманасыз интеккән агайлар моңа, аклар җиңә калса, янә иске тормыш әйләнеп кайтыр, җирне кире тартып алмагайлары, дип эчтән көенеп йөрсә, авыл уртасында кызыл кирпечтән салынган кибете кукраеп утырган Җәләй бай кебекләргә әлеге яңалыклар, киресенчә, дәрт һәм өмет өсти, яраланып кайткан Сәгыйт ишеләргә очраганда алар текәлебрәк карап уза, күз караларында биешкән хәтәр очкыннарны инде яшереп тә тормый башлаганнар иде. Бер сүз белән әйткәндә, уракка төшәргә җыенган авыл кайдадыр зур көрәш баруын, үзенең язмышы хәл ителүен сизенә, шомланып, сагаеп, нидер көтә иде.

Бу хәбәрләр Сәгыйтне дә борчыды, уйга салды. Егет авылга күп җирләрдә йөреп, борынына ис кереп кайтты. Шуңа күрә Казан контрлар кулына төшә калса ниләр буласын ул яхшы белә, аның хәзер күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә. Тик менә кулының гына рәте юк. Имгәнгән кулбашы һаман сызлый, докторларның әйтүенә караганда, моннан соң ул крестьян эшенә ярамаячак инде. Дөресе дә шул – бу язны сука сабы тота алмады, ат куалап, тырмалап кына йөрде. Печән өстендә дә сынар кул белән әллә ни ярдәме тимәде. Хәзер бар эш карт атасы белән энекәше Вәлиткә калды.

Атасы Минһаҗ карт гомергә көтү көтте, Сәгыйт үзе дә көтте, энекәше дә әнә көтүгә йөри. Алар буыннан-буынга көтүчеләр. Күптән түгел Сәгыйткә ирештерделәр: аның агай-энене җыеп, илдә ниләр баруын сөйләп утыруларын ишеткәч, Җәләй бай:

– Хе-хе... Анда көтүче Минһаҗ малае халыкка вәгазь укый, ди... Юк инде, көтүче малайлары акыл өйрәтә башлагач, дөньяга ышаныч бетте... – дип көлеп сөйләгән, ди.

Бу контраның якасыннан алырга күптән кулы кычытып йөри аның, астыртын гына халыкны котыртуын да сизеп тора Сәгыйт, тик замана бик буталчык, купкан юшкын һаман утырып бетмәгән... Аннан соң әлеге дә баягы саулыгы... Шулай да хөррият өчен кан койган, дошманнар белән үзен аямыйча көрәшкән кызылармеец Сәгыйт Мортазин белә – Жәләй бай ишеләрнең көннәре санаулы калды, чистартырлар дөньяны аның кебекләрдән, күп тә үтмәс, себереп, чүплеккә түгәрләр үзләрен...

Менә ни өчен каладан килгән хәбәрләр Сәгыйтнең төн йокыларын ала, анда дошман бәреп керсә, җыен контра, әрсез чүп үләне кебек, тагын баш калкытачак – гади халыкка көн бетәчәк...

Августның беренче атнасында Сәгыйтләргә таныш мари Епим изәй килеп керде. Казаннан күмер сатып кайтып килеше икән. Авыл аша узганда ул аларга еш керә, чәй эчеп бераз хәл ала, көннәр бозык чакта хәтта кунарга да калгалый. Күп еллар йөрешә торгач, Епим изәй татарчаны да яхшы ук сукаларга өйрәнде, бары сүзләрне генә бераз үзгәртеп сөйли. Ә болай – бакыр сакалы булмаса – сакаурак сөйләшүче бер татар дип белерсең үзен. Гомумән, бу яктагы халык бер-берсенең телен, гореф-гадәтләрен әйбәт белә, марилар – татарча, татарлар марича жиңел аңлаша. Гомер-гомергә аралашып, үзара ярдәмләшеп яшәгәч, шулай булмый хәле юк.

Менә шул Епим изәй чәй янында Сәгыйткә кала хәлләрен сөйләп утырды.

– Анда хәлләр шәптән түгел... Сугыш көтәләр... Ниндидер серб майоры отрядын иярткән дә Казаннан чехлар ягына чыгып тайган... Иделнең теге ягында туплар ата, – диде.

Бер-ике чынаякны бушаткач, изәй китәргә җыенды. Сәгыйт аны калырга кыстап караган иде дә, риза булмады.

– Юк, юк... кала алмыйм... Тизрәк кайтып җитәргә кирәк... Кудай сакласын,–дип, рәхмәтләр әйтеп, үз юлына китеп барды.

Епим изәй китергән хәбәр Сәгыйтне утка салгандай итте. Кунакны озатканнан соң ул үзенә урын таба алмыйча байтак арлы-бирле йөренде, өйгә әле керде, әле чыкты, болдыр баскычына да килеп утырып карады, – барыбер тынычлана алмады. Күңелендә йөз төрле уй,  йөрәге ашкынып-ашкынып типте.

Әнә бит хәлләр кая бара... Ә ул Казанның язмышы хәл ителгән шундый бер чакта әйдә ята... Яралары сызлый, янәсе... Анда хәзер кулына корал тота белгән һәр кеше исәптәдер. Казанга дошман керсә, хөррият һавасын татып караган, канат җәеп яши башлаган һәр кеше аяныч хәлдә калачагы көн кебек ачык... Ярамый Казанны бирергә, дошманнан сакларга кирәк!..

Уйлый торгач, Сәгыйт үзенең авылда кала алмаслыгын аңлады. Китәргә кирәк, дигән ныклы бер карарга килде дә, кичне җиткереп, әтисе белән сөйләшергә, аның фатихасын алырга булды.

Ул китү хәстәренә кереште. Иң элек, сугыштан кайтканнан бирле кулына тотмаган револьверын чормадан алып төште, төреп куйган чүпрәген чишеп, аны чистартырга, каз майларыннан арындырырга тотынды. Тугры дусты – күп бәрелешләрдә аны үлемнән йолып калган револьвер – менә дигән килеш сакланган иде. Майларын сөртеп жибәргәч, ялык-йолык итеп, җанга ышаныч биреп тора. Аның уңай эшләнгән сырлы сабы учка килеп керү белән йөрәктә дәрт уяна, буыннарда дәрман арта, – яраларың сызлавын оныткандай буласын. Инде шул ук сапка беркетелгән җиз кисәгенә карашың төшеп:

 

Революция солдаты

Сәгыйт Мортазинга

сугышчан дусларыннан –

 

дигән сүзләрне укыгач, алар сине әллә кайларга алып китә. Күз алдына дәһшәтле вакыйгалар, җиңү шатлыклары, бертуганнарын кебек якын дусларыңны югалту ачылары килеп баса, – тамагына төер утыра...

Кунакны озатканнан соң улының бер сәбәпсез чыгып-кереп йөрүләре, күзләрен бушлыкка төбәп, уйга чумып утыруы, ара-тирә көрсенеп куюы әниләре Маһибәдәр карчыкны борчый ук башлады. Бая, кунакка табын әзерләп йөргәндә, карчык ирләр арасында барган сүзне тулысынча төшенеп бетермәсә дә, кайбер нәрсәләр колагына кереп калган иде. Ул бер нәрсәне аңлады – кала тирәсендә сугыш бара, кан коела икән. Шуны белеп алгач, Маһибәдәр карчык эчтән куанып та куйды – ярый әле Сәгыйт өйдә, үз янында ята. Сәламәт булса, чыгар да китәр, чыдамас йөрәге. Хөррият дигәндә атлыгып тора бит, бик ярсу йөрәкле бала булып чыкты шул аның өлкәне.

Улы алтатарын алып төшеп чистартырга тотынгач, бу галәмәтләрне читтән генә карап торган карчык, күңелендәге шикне таратыр өчен:

– Улым, бу нәмәстәңне кулыңа алганың юк иде... Әллә берәр яры җыенасыңмы? – дип сорап куйды.

Шунда анасына күтәрелеп караган Сәгыйт аның куркынган күзләренә, җыерчык баскан йөзенә, кинәт кечерәп калган гәүдәсенә игътибар итте. Кызгану хисе йөрәген телеп алды. Картайган икән әнисе, аның да килен рәхәтен күреп, оныклар үстереп яшисе киләдер. Ә Сәгыйткә тормыш корып җибәрергә һаман вакыт тими. Башта сугыш, аннан революция, ничәмә ел кулыннан корал төшкәне юк, һаман ил кайгысы белән йөри.

Анасын ничек кенә кызганмасын, дөресен әйтми булдыра алмады ул:

– Миңа, әни, калага барып кайтырга кирәк... Эш бар.

Маһибәдәр карчыкның йөзе агарынып ук китте, сөякчел бармаклары алъяпкыч читен бөтерә башлады.

– Ул нинди эш тагын савыгып җитмәгән килеш, – дип ризасызлыгын белдерде ул.

Сәгыйт бу мәлдә, револьверының барабанын әйләндергәләп, патроннарын барлый иде.

– Ашыгыч эш, әни...Бармыйча булмый.

Ана улын ниятеннән яздырырга тырышты, үзенчә дәлилләр китерде:

– Анда туплар ата ди бит... Харап булырсың...

Сәгыйт башын күгәрде, анасына карады. "Ишеткән икән", – дип уйлап алды. Аннан торып басты да, әнисен тынычландырырга тырышып, юка иңнәреннән тотты.

– Син, әни, бер дә борчылма! Мин озак тормам. Берәр атнадан әйләнеп тә кайтырмын... – Ананың күңеле тулды, күзләрендә яшь бөртекләре күренде, ул аларны яулык чите белән киптереп алды.

– Улым, мондый хәтәр чакта өйдә генә утырсаң соң... Саулыгың да чамалы....

Маһибәдәр карчык моны болай гына, күңелендә калмасын өчен генә әйтте. Улын өйдә тотып калып булмаячагын ул белә иде инде.

– Юк, әни, бармыйча булмый... Казанны дошманга бирү ярамас...

Маһибәдәр карчык чарасыз калып беравык улының кочагында басып торды. Аның күңеле нидер сизенә, шул сизенү үзәген өзә, йөрәген телгәли, ачы күз яшьләре булып, җыерчыклы битеннән тәгәриләр иде. Хәленнән килсә Сәгыйтен ул беркая җибәрмәс иде дә бит... Тик улы күптән инде балалыктан чыккан шул, бихисап ут-суларны кичкән, ир-ат булган. Ә ир бала юлны үзе сайлый.

II

Җәй уртасының көтүче чыбыркысыннан да озын көне Сәгыйткә бүген аеруча озын тоелды. Ул кичне җиткерә алмыйча интегеп бетте, көтү Кала күпереннән авылга кереп, хайваннар урамга тарала башлагач кына бераз тынычланып калгандай булды.

Атасы Минһаҗ карт ни өчендер кәефсез кайтты. Йөзе караңгы, куе кашлары җыерыла төшкән иде. Ишегалдына килеп кергәч тә берәүгә дә күтәрелеп карамады, иңенә урап кигән чыбыркысын Вәлиткә бирде дә, ухылдап, болдыр баскычына килеп утырды. Башыннан киез эшләпәсен салды, кояшта янып, имән кайрысын хәтерләткән җыерчыклы маңгаен сөртте, авыр итеп тын алды.

Тавыш-тынсыз гына атасын күзәтеп торган Сәгыйт, аның кәефе юклыгын күреп:

– Нәрсә, әти, ул-бу булмагандыр ич? – дип сорады.

Карт җавап бирмәде. Бу вакыт ул чабата киндерәләрен чишә, чолгауларын сүтә, көнозын биләүдә йөргән аякларын иреккә чыгарып маташа иде. Аннан ул аларны бусага төбенә салынган салкын ташка куйды. Шуннан соң гына телгә килде:

– Теге... Борай Габдулласының каһәр суккан сыеры бер тананы сөзде. Арт санын ертты.

– Кемнекен? – дип сорады Сәгыйт.

– Мыштым Гатасыныкын.

– Үзе күрдеме соң?

– Хатынына әйттем. Үзе марига бүрәнәгә киткән...

Хәбәр чыннан да күңелсез, карт көтүченең кәефен бозарлык иде. Мондый чакта фәләннең сыеры азгын, малларны сөзә, дип кенә котылып булмый. Исән чыгып киткән хайван имгәнеп кайткан икән – җавабын бирә бел. Гел шулай, ни генә бумасын, гел көтүче гаепле...

Минһаҗ карт, улының уйларын сизгәндәй, сукранып алды:

– Ничә әйттем шул Габдуллага: сыерың сөзгәк, кис мөгезен, кис, дидем... Сөзеп хайваннарны җәрәхәтли күрмәсен, дип ничә мәртәбә туктатып әйттем... Тыңламады. Бәлагә булган икән...

– Шулай ук куркынычмыни? – диде Сәгыйт.

Аталары урынына энекәше Вәлит җавап бирде.

– Беләсеңме аның мөгезе нинди – чистый сөңге! Шуны тананың ботына тыгып чыгарган. Көчкә кайтып җитте, бичара...

Шушы сүзләрдән соң Минһаҗ карт Вәлиткә карап әйтте:

– Син, улым, ашагач Габдуллага барып кайтырсың... Әйт үзенә: сыерың хайваннарны сөзә, диң... Бүген үк киссен мөгезен, юкса, әти сыерыңны калдырып китәм дип әйтте, диң...

Вәлит бик теләп:

– Ярар, әти, – дип куйды.

Аның урамга, малайлар янына чыгып керәсе килә иде, күрәсең.

Ул арада җиңел сөякле Маһибәдәр карчык карты алдына салкын су салынган кечкенә ләгән белән киндер тастымал китереп куйды, – монысы кызарып бүрткән аякларны юарга иде. Ни әйтсән дә, аяклар – көтүче өчен төп нәрсә, аларны карарга, тәрбияләргә туры килә.

Минһаҗ карт аякларын ләгәнгә тыкты, су салкыныннан рәхәтләнеп, бармакларын селкеткәләп утырды. Танасы имгәнгән Мыштым Гатасы дигәннәре авылның күп балалы, барысы да диярлек кызлар булганлыктан, аз җирле фәкыйрь бер адәм иде. Ишле гаиләне туйдыру өчен ата кеше гомерендә аз сөйләште, күп эшләде, шуңа "мыштым" дигән кушамат та алды. Тик аңа карап кына баеп китә алмады. Хөррият чыгып, күк капусы ачылгандай, кинәт җир алгач, ул кадәр байлык белән нишләргә белмичә, башта аптырабрак йөрде. Аннан җан керде – әнә йорт-җирен төзәтергә дип, бүрәнәгә киткән. Сәгыйт бу минутта революциянең Гата кебекләргә рух бирүен, аларның башларын югары күтәреп йөри башлауларын уйлый иде.

Ул әтисе белән киңәшеп алды:

– Ни... Гатаны әйтәм... Әллә танасын барып карыйм микән. Солдатта чакта ат духтырыннан дәваларга бераз өйрәнгән идем. Хайван харап була күрмәсен, дим...

Атасы каршы төште:

– Йөремә ... Кулдан килгәнне эшләдем инде...

Шул вакыт капкадан кулына төенчек тоткан ундүрт-унбиш яшьләрдәге бер кыз күренде. Ул кыюсыз гына атлап керде дә беравык кемгә эндәшергә белмичә уңайсызланып торды. Бәхеткә, шул чакны ишектән Маһибәдәр карчык килеп чыкты. Кыз яктырып китеп әйтте:

– Маһибәдәр апа, мин чират ашы китергәнием.

Карчык кыз янына килеп:

– Ярый, балам, вакытлы килгәнсең, – диде, кулыннан төенчекне алганда, үз итеп, аркасыннан сөйде.

Ирләр дә аңа игътибар иттеләр. Аларның үзенә төбәлгән карашыннан кыз җир тишегенә керердәй булып кызарынды. Азык-төлекне тапшырганнан соң, вазифа үтәлгәнгә санап, капкага таба борылды, тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин өйгә кереп барган хуҗа карчык:

– Тукта, балам, ашъяулыгыңны алып китәрсең, – дип аңа китмәскә кушты.

Кыз ирләргә кырыны белән баскан килеш көтеп тора башлады.

Берничә ел элек Минһаҗ карт борынгыдан килгән гадәткә каршы төште – өй борынча йөреп ашаудан баш тартты. Элек көтүче кичке ашны чират буенча берәр хуҗада үткәрә иде. Кешеләрнең дә төрлесе бар, сараны, юмарты дигәндәй... Кайберәүләр ашны чират үткәрү өчен генә дип, җинелчә әзерли, кысмырлык күрсәтә. Тагын берәр тәлинкә бик бушатыр идең дә үз өен түгел, сорап алып булмый. Кайберәүләр көндезгә дә азык-төлекне чамалап кына тыга. Ә көне буе һавада йөргән көтүченең, билгеле, тегермән шәп тарта. Шулай итеп кайсыбер йорттан аңарга туяр-туймас та чыгарга туры килгәли иде. Яшь чакта ул моңа әллә ни игътибар итмәде. Борыннан килгән гадәт дип, килешеп яшәде. Тик еллар иңгә баса башлагач, бу тәртипнең аны рәнҗетүен, күңеленә тиюен торган саен ныграк сизде көтүче. Һәм саранрак бер килен үзен үпкәләткәннән соң кеше табынына башка утырмаска сүз бирде, бер иртәне бу хакта халыкка да әйтте. Шуннан соң атна-ун көн авыл гөж килде, гел көтүченең кыланмышларын, тәкәбберлеген сөйләде. Ата-бабадан килгән йоланы санга сукмаганы өчен аны көтүчелектән куарга йөрүчеләр дә булды. Ләкин Минһаҗ карт кебек көтүче якын тирәдә, ай-һай, табылыр иде микән...

– Кара тир түгеп, аяк бетереп тапкан ипиемне кешедән теләнеп ашар хәлем юк, – дип карт үзен чәйнәүчеләрнең авызларын тиз каплады.

Авылда бу хакта башка сүз кузгатмадылар. Халык җәй уртасында көтүче алыштырып, малларны белмәгән кешегә тапшыруны артык мәшәкать дип санаганга, мәсьәлә Минһаҗ карт файдасына хәл ителде. Шул көннән чираты җиткән һәр йорт азыкны көтүченең өенә китерә торган булып китте. Капкадан кергән әлеге оялчан кызый нәкъ менә чираттагы йорттан килүче бала иде.

Ул, ирләрдән тартынып, бер читтәрәк басып тора, бармаклары күкрәгенә төшкән толым очын бөтергәли. Кызый үзе бик оялчан күренсә дә, хатын-кыз кисәге бит, ара-тирә абыйсы артындарак басып торган Вәлиткә күз салгалап ала. Соңгы вакытта үсеп, җилкәләре киңәеп киткән Вәлит тә аңа бөтенләй үк битараф түгел, ахры. Ник дисәң, кызыйның бит уртасы алмадай яна, карашында яшереп булмаган кызыксыну, уянып килгән дәрт, серле балкыш кабынып-кабынып куя. Сәгыйт моны сизеп торса да, күрмәмешкә салышты, серләре үзләренә калсын дип, келемсерәвен мыек астына яшерде.

Ишектә кабат әниләре күренде, кызыйга ашъяулыкны тапшыргач, капкага хәтле озата барды. Менә кызый Вәлит ягына соңгы тапкыр күз атты да чыгып китте. Сәгыйт тагын елмайды, тыелып кала алмыйча энекәшенә карап алды, – үсмернең дә күзләре капкада иде.

"Аһ, шайтан малай, ни арада үсеп тә җиткән", – дип сөенеп куйды Сәгыйт.

Шунда әниләре:

– Әйдәгез, табын әзер, – дип, ирләрне өйгә чакырды.

Аштан соң Вәлит урамга чыгып югалды. Минһаҗ карт белән Сәгыйт ишегалдына, һавага чыктылар. Кояш күптән инде Уен тавы артына төшеп баткан, авыл өстендә эңгер куера, күктә берәм-берәм йолдызлар кабына башлаган иде.

Көтүче иртә ята, иртә тора, атасы шушы махрасын тартып бетерүгә түшәккә үрмәләячәк, сөйләшеп калырга кирәк, дип Сәгыйт сүз башлады:

– Әти, миңа иртәгә таң белән Казанга чыгып китәргә кирәк, – диде ул.

Карт сәерсенеп улына карап алды.

– Йомыш бармы әллә?

– Йомыш түгел... Казанга аклар килә. Анда хәзер һәр кеше исәптә. Барырга кирәк, – дип Сәгыйт әнисенә әйткән сүзләрне тагын кабатлады.

Картның йөзендә мыскыллы көлемсерәү чагылып узды. Улына төрттереп алды:

– Һе... Корырсың инде сыңар кул белән, булдыра алмаслар синсез...Эшләре тукталыр.

Сәгыйт аңа үпкәләмәде, атасын ул яхшы белә. Үз гомерендә кешеләрдән изгелекне, рәхим-шәфкатьне аз күргән карт көтүче бернәрсәгә дә ышанмый, хөррият дип йөри-йөри, улының имгәнеп бетүен, эшкә яраксыз килеш өйдә утыруын авыр кичерә, гомумән, үзе кебекләргә бу эшләрдә катнашып йөрүдән әллә ни файда юк дип саный иде. Гаделлек дигән нәрсәнең җир йөзендә булмаслыгына иман китергән бер кеше иде Минһаҗ карт.

Улы исә үзенекен тукыды:

– Юк, әти... Сыңар булса да, уң кул әле ул. Корал тотарга ярый. Минем дә кирәгем чыгар.

Картның мангай сырлары тагын да тирәнәйде, ике каш арасында сызык хасил булды.

– И улым... Йөрмәдең түгел – йөрдең, сугыштың... Тагын ни җитми? Бөтенләй харап буласың киләмени? – Ул ачу белән махрасын аяк астына ташлады, тирә-якка очкыннар чәчрәде. – Әллә мылтык сөйрәп йөргәнгә кадерең артыр, алтын сарай салып бирерләр дип уйлыйсынмы?

Бу юлы Сәгыйтнең тавышы кырысрак яңгырады:

– Контра белән мин аның өчен якалашмадым. – Ул текәлеп атасына карап торды. – Безнең ише халыкка да рәт булсын, гел-гел баш иеп йөрмәсен дип койдым мин канымны, әти. Без төзегән дөнья башкача булыр. – Аның сәламәт кулы кинәт һаваны ярып төшерде, – һәм булачак та!

Минһаҗ карт гаҗизләнеп баш чайкады, авыр итеп сулыш алды:

– Дөньяның юлы бер: бае – бай, ярлысы – ярлы. Ә без синең белән көтүчеләр аскы ниргә. Житәр алданып йөрергә, үзең турында уйла...

– Монысын дөрес әйттең, әти. Үзебез турында уйлыйм. Безнең кебекләр өчен коела ул каннар, – Сәгыйт арлы-бирле йөренеп алды, кинәт туктап: – Кыскасы, иртәгә мин Казанга китәм! – диде.

Тынып калдылар. Минһаҗ карт пәке белән кырган башын сыпыргалап, уйга чумып утырды. Бу хакта улы белән беренче сөйләшүләре түгел, мона хәтле сүз гел үзара читләшү, бер-береннән ризасызлык белән бетә иде.

Ул кабат махра төреп кабызды, тирән итеп бер-ике суыргач. әйтте:

– Безнең инде, улым, яшисе яшәлгән. Гомер төкәнеп килә. Тормыш сезгә кала. Карагыз...

Карт башын күтәрде, беравык улына карап торды. Аннан авыр сулап өйгә кереп китте.


[1]Чар ягымари ягы, Чар – Царево-Кокшайск шәһәре, Йошкар-Оланың 1919 елга кадәрге исеме.

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев