Тиле (хикәя)

Ләйсән Низамова (1986) – журналист. Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. Бүгенге көндә Казанда яши. Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитетында әйдәп баручы референт. «Тиле»  хикәясе – авторның беренче әдәби әсәре. 

 

Янып китә алмый пыскып кына яткан чи утыннан иске агач өйнең караңгы бүлмәсенә борыннарны әчеттереп, төтен исе таралды. Гомер-гомергә өйнең җаны булган мичтәге учак аша күңелләргә дә үрли, өй һәм гаилә рәхәте, тәмле сый вәгъдә итә торган ис түгел иде бу. Әйтерсең лә, өйнең бүрәнәләре мәрткә киткән дә, синең яккан учагыңа да, хуҗаның әле чыра, әле кәгазь эзләп өйалды белән мич арасында дөп-дөп басып атлап йөрүенә дә исе китми. Ир исә көндәлек эш булган учакны һаман тергезә алмавына үртәлә, үзалдына ямьсез итеп сүгенеп куя, вакыт-вакыт утын пүләннәрен типкәләп ала иде.

Ишегалдындагы ишелгән иске абзарның такталарын алып кереп тыккач, ниһаять, коры утынга риза булып, мич тә биреште – учак дөрләп китте. Үзеннән канәгать калган ир иркен сулап куйды да мич белән әвәрә килеп тирләп беткән булса да, өс киемен салып тормый гына, өстәл янына утырып, тәмәкесен кабызып җибәрде. Учак исенә кушылган арзанлы тәмәке төтененнән күздән яшьләр атылып чыгарга тиеш иде кебек, тик ир шушы халәттән ләззәт алып, ашыкмый гына тартуында булды.

Иске салкын өенә әз генә җылы кертсә дә, рәхәтлек һәм нур иңдерергә кодрәтсез мичкә тагын ике такта ыргытты да, ул рәттән икенче тәмәкесен кабызды. Әллә җәй көне генә очраткан бәләкәй дустын юксына, әллә һәркемне үз өенә куып керткән көзне ачулана – аңлата да алмас иде. Барлык хисләре бергә буталган халәттә тәрәзәгә карап, уйга чумды ул.

...Һәр авылның бер тилесе була, ди бит халык. Фирдүс Ходайның менә шул «авыл тилесе» дигән «вазифа» йөкләнгән сөекле бәндәсе иде. Моңа кадәр авыл тилесе булып йөргән әтисе Фәрхәт әле иллесен генә тутырса да, инде олыгаеп килә, картлар тирәсенә елышып, мәчеткә дә йөри башлагач, бераз басылып калды. Юк-барга тавыш чыгара башласа, аны шулай мәчет белән куркытып, җай гына авызын томалыйлар иде. Халык телендә медицина терминнары белән мавыкмыйча, «тулы түгел» дип кенә йөртелү Фәрхәтләрнең нәселеннән килә. Мәрхүм әнисе Мәмдүдә түти дә үзенә бертөрле шаукымлы булып, юк кына сүздән тузып, «ычкынып китә» торган гадәтле иде. Ике өлкән кызы башка сау булып туып, үз тормышларын матур гына корып җибәрделәр. Төп йортта калып, иң нык терәк булырга тиеш дигән өметләр баглап тапкан төпчеге Фәрхәттә исә нәсел чире ачыкланды. Тиле улының ялгыз картлык кичерүенә, апаларына бер йөк булуына борчылган Мәмдүдәне Ходай ишетте бугай. Читтән караганда йомыкый гына тоелса да, күңелендә бар бәхет – берәр егетне эләктереп, кияүгә чыгу дип инанган Рәүхия өчен Фәрхәтнең тозсыз шаярулары дәрт кенә өстәде. Кызларының акылга тулы булмаган егет белән чуала башлавын белеп алган ата-ана каршы төшәргә дә өлгермәде – Фәрхәт Рәүхияне «урлап» алып кайтты. Урланган кызларның ата-ана йортына кире кайтуы хурлык саналуын, әлеге йолага каршы бара алмавын белеп эш итте кәләш. Кода-кодагыйларга туй көнен билгелисе генә калды.

Ирле булу хыялы тормышка ашкан кыз бәхетле иде. Иренең кызулыгы, тузга язмаган сүзләре, анасы белән шыр-шыр талашуы, хатынына кайчак кул да күтәрүе – барысы да гадәти бер гаилә тормышы булып, үз җаена гына гомер иттеләр. Нәсел дәвамчысы булып туган уллары Фирдүстә әтисенең сау булмаган геннары ачыклангач та артык борчылмады ана. Менә бит, Фәрхәте белән дә кешедән ким яшәмиләр. Бер дигән йорт җиткезделәр, абзар тулы мал-туар. Авыл җирендә хуҗалык алып барырга көче җитәр әле улының. Ана кеше шулай фикерләде.

Фирдүс сабый чагында башка балалардан артык аерылмады. Кызлар кызыгырлык озын керфекләре арасыннан туры итеп баккан чем-кара күзләре дөньяга самими һәм тулы ышаныч белән карый иде. Дуамал әтисе алдына алып сөеп утырмады билгеле. Әнисенә дә, төп йортта алар белән бергә яшәүче Мәмдүдә әбисе өчен дә малайның тамагы тук, өсте бөтен булуы тәрбия дигәненең нигезе иде. Рәүхиянең апасы күптән Казанда кияүдә, әтисе дә Фирдүс тууга гүр иясе булды. Алты почмаклы йортында мәчесе һәм бер сыеры белән ялгыз калган әнисе Роза апа акыл ягыннан «тулы» булмаган оныгын үлеп яратты. Башыннан сыйпап яратучы, якты дөнья белән таныштыручы, һәр соравына җавап бирергә вакыт табучы кеше Роза әбисе булды. Елан да җылыга елыша, ди бит халык. Малай да көннән-көн әбисенә ныграк тартылды, еш кына куна калды. Тора-бара инде әти-әнисе янына кунакка гына барып кайтыр булды.

Авыл – үзе бер аерым ыру, кабилә. «Авылдаш» дигән сүз синең бер җирлектән икәнлегеңне генә аңлатмый. Бер урманда үскән агачларның тамырлары тармакланып, кушылып, берегеп беткәндәй, тамырдаш җаннар да булып чыгасың. Чит җирләргә чыгып китеп кара әле: авылда чакта барлыгын да белми яшәгән апаны очратсаң, шуннан да якынрак кешең булмаячак. Тамыр бер, туфрак бер шул. Шушы авылга гына хас сөйләм, мәзәкләр, тарихлар берләштерә. Әйтик, күрше апасының очраклы рәвештә очрап, аты-юлы белән сине сүгеп китүен дә, югары оч абзыеның кибеттән кирәк-яракны  чиратсыз гына алуын, чәчәкле яулыгын чөеп бәйләгән мөлаем ханым барында бар кешенең су капкандай дәшми генә торуының хикмәтен бары тик әлеге җирлектә туып-үскән кеше генә аңлый бит. Гаепләми, талашмый – аңлый, чөнки сәбәбен белә. Сүгенүче апаның сөйләме әдәпсез тоелса да, аның беркатлы, ихлас һәм ярдәмчел булуын белгән авыл халкы нык хөрмәт итә. Чөнки ул чәчәкле яулыклы әдәпле ханым кебек йомшак җәеп, катыга утырта белми. Чиратсыз кергән абзый вакытсыз бакыйлыкка күчкән улын җирләгәннән соң, үз эченә йомылып, беркем белән озак аралашмас булып калганга, аның тиз генә кибеттән чыгып китәсе килү теләген аңлыйлар һәм әлеге тынлык белән генә булса да, аңа ярдәм итәргә телиләр. Авылда һәркемнең тормышы уч төбендәге кебек.

Фирдүс тә туган авылының бишегендә үз булып үсте. Аның сәерлеген белеп шаярткаласалар да, усаллык белән үпкәләтүчеләр юк иде диярлек. Әйтик, берара хәрби кием киеп алып, үзен полиция хезмәткәре дип хыялланып уйнап йөргәнен күргән авылдашлары иске шкафларын актарды. Абзыйларның армиядә хезмәт итү истәлеге булып тузан җыеп яткан костюм-фуражкалары Фирдүснең гардеробына күчте. Берсендә шул киемнәрне киеп, олы юлга аклы-каралы таяк тотып чыгып басып, документлар «тикшерү» өчен, бер «КамАЗ» йөртүчене туктатуын мәзәк итеп сөйләп, рәхәтләнеп көлеште халык.

Югары оч Рәшит абзый ташларга җыенган баянын Фирдүскә кертеп биргәч тә, авыл халкы шактый гөрләп алды. Ник дисәң, Фирдүс төн буена шул гармунын тартып, кибет каршындагы баскычка утырып җырлап чыгар булды. Җәйге эссе төннәрдә тәрәзәләре ачык күршеләренең түзәр чамалары калмагач, хәйләсен таптылар тагы. «Фирдүс, безнең урам үзәнлектә бит ул. Менә югары урамга менеп уйнасаң, сине бөтен авыл ишетәчәк. Рәшит абыең да үз гармунын ишетеп, бик сөенер. Аларның капка төбенә утырып уйна син», – дигәч, тыныч йоклый башладылар. Ә гармунның элеккеге иясе Рәшит абзый капка төбендәге концертка ике төннән артык чыдый алмады, мең төрле сәбәп белән бүләген кире алырга мәҗбүр булды. Алга таба төне буе чыбыркы шартлатырга өйрәнүме, иске абзар тактасыннан бакча уртасына теплица ясыйм дип (кабат төне буе!) кадак кагумы, җәйләрен көнозын балыкка йөрүме – мавыгулары үзгәреп торды Фирдүснең. Әмма авыл халкы беркайчан каты бәрелмәде, хәйлә белән җайлап-майлап, хәл итәргә тырышты. Ачуланудан, ызгышудан нәтиҗә юк иде. Үзен үпкәләтергә тырышучыларга үч итеп, аеруча бер үҗәтлек һәм усаллык белән киресен эшлисен көт тә тор.

Сабый чакта аның акылына дөнья гел бик матур күренә иде. Яшьтәшләренең төртмәле сүзләре аның зәгыйфь акылына барып җитми, чит итмиләр, уйныйлар бит әле. Мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кергәч тә, уңыш елмайды аңа: гел елмаеп эндәшеп йөргән күрше укытучы апасы сыйныфына туры килде. Мөгаллимә балаларны чын күңелдән яратып эшләүче, яшь булса да, педагогика дигәнне институттагы белеменә генә таянып түгел, ә тормыш тәҗрибәсе аша өйрәнеп эшләүче ханым иде. Сыйныфына Фирдүс кебек үзенчәлекле бала туры килүенә башта борчылса да, уртак тел тиз таптылар тагын. Сыйныфташлары беренче мәлдә «тиле бит ул» дип, өстән карап йөрсәләр дә, ярты ел дигәндә, укытучы аларны бер гаилә итеп туплый алды. Фирдүснең сәерлегенә игътибар итмәскә өйрәнделәр, ә малай үз чиратында мөгаллимгә дәрес алып барырга комачауламады.

Башлангыч мәктәп белән хушлашып, бишенче сыйныфка да күчтеләр. Фирдүс, гадәтенчә, үз укытучы апасының сыйныфына килеп утырды. Ләкин биредә инде аның сыйныфташлары юк, беренчегә кечкенәләр килгән. «Сез инде зур үстегез, хәзер башка укытучылар укытыр, башка бүлмәләрдә белем алырсыз», – дип ипләп кенә аңлатып, классташлары янына озатты аны укытучы апасы. Бер-ике ай шулай аптырап йөрде Фирдүс. Хәзер инде аның көен көйләп торучы юк, һәр укытучының үз тәртибе. Сыйныфташлары да уйнарга атлыгып тормый, җитдиләнеп килгәннәр. Шул мизгелдә үк өенә торып чапса да, аңа сүз әйтүче булмас, җиңел сулап кына куярлар иде дә бит... Тик үз сыйныфларына күрше авылдан килеп кушылган кыз гына тынгылыгын алды аның. Үзе дә сизмәстән, ул гел Алияне күзәтер булды. Алар авылында мондый чибәр кыз юк бугай. Аның сөйләшүе дә икенче, Фирдүснең әнисе кебек авызын каплап, күзләрен генә уйнатып көлә. Башка кызлар кебек әз генә чәчен тартуга да чырыйламый, шелтәле караш ташлый да авызын бүлтәйтеп куя. Фирдүс аңа якын барырга да, эндәшергә дә кыймады. Шулай да мәктәпкә Алияне генә күрер өчен йөрде бугай ул.

 Инде укытучылар да сорагач, шуның өстенә табиблар белешмәсе дә булгач, мәктәпкә йөрүдән туктады һәм хыяллар илендә яши башлады үсмер. Менә үсеп кенә җитсен әле, мәктәпне тәмамлауга «КамАЗ» машинасына утыртып, выжт итеп кенә әбисе йортына Алияне килен итеп төшерәчәк ул! Әбисе картаеп килә, аңа да ярдәмче булыр. Өйләнгәнче, әбисе белән бергә картайган нигезне ныгытырга, «КамАЗ» алып җибәрергә кирәк булыр...

Әлеге хыяллар аның зәгыйфь акылында гына яралып калмыйча, теленә дә күчте. Үткән-сүткәне дә кайсы малайны котыртып, кайсы кызганып сорап уза торган булды: «Йә Фирдүс, кайчан өйләнәсең инде? Алия укып бетереп, Казанга китеп бара бит, сузып йөрсәң». Алия турында сүз чыкканга, аннан бигрәк үзен кызның исеме белән янәшә куеп сөйләшүләренә күңеле булып, олыларча җавап кайтара Фирдүс: «Кая китсен ул минем кулдан, мин дип үлеп тора! Менә «КамАЗ» гына алыйм да, урлап алып төшәм мин аны». Артык хис-кичерешләр аеруча дәртләндерә иде егетне. Алиянең мәктәпне тәмамлар чагы якынлашкан саен, кичләрен күрше авылга җәяүләп үткән юлларының озынлыгын да сизмәде. Кая ул аңа сүз кату! Кызның күз карашыннан гына да югалып кала иде егет. Кич буе клубтагы дискотекада читтән генә күзәтеп тора иде дә үз авылына кайтканда, юл буена хыял диңгезенә чума иде. Менә алар Алия белән бергә яшиләр, имеш. Фирдүс «КамАЗ» машинасында капка төпләренә кайтып туктауга, хатыны йөгереп каршы чыга да аны суырып үбеп каршы ала. Эх!

Егетләргә аның шул рәвешле исәрләнеп йөрүе – үзе бер мәзәк. Кызлар кыюларны ярата, бераз чиерттереп алсаң, чын ир буласың, дип, хәмердән авыз иттерделәр. Тәмәке тартмаган егет – егетмени инде ул дип, сигарет тартырга да өйрәттеләр... Болай да акылга туймаган егетнең кыланмышлары исереп алгач, бөтенләй бер кысага да сыймый иде. Аның: «Алия минеке ул! Миңа гына чыгачак. Миннән калган кызны кем кияүгә алсын», – дип кәпрәюеннән тәгәрәшеп көләләр иде.

Балачакта Фирдүсне бер мескен дип кызганып караган кыз, үсә-үсә үз исемен гел Фирдүс белән бутап сөйли башлагач, пошаманга төште. Зыяны тигәне юк-югын да, якын килеп дәшми, үзе исәнләшсә генә сәлам бирә. Тик куе кара керфекләре арасыннан кылый күзләре белән сөзеп каравын һәрдаим сизә иде Алия. Инде өлгергән егет рәвешләре кереп, клубта очрашкан мәлләрдә аның карашында үз корбанын очраткан җәнлек кебек ниндидер бер кыргыйлык та сизелгәч, аннан хәтта бераз курка да калды. Җәйге ялга кайткан бер шәһәр егете озатып йөри башлагач, «Алиянең тәмен мин татыдым инде, миннән калган кыз белән озак йөрмәс шәһәр кунагы», – дип сөйләп йөри башлаганын ишеттерделәр кызга. Хурланып үлә язды, дип әйтү генә берни әйтмәүгә тиң булыр. Чирканды, җирәнде, нәфрәтләнде ул! Башкаларны әнә: «Фәлән белән фәлән очраша икән. Көндез оялмыйча, авызга-авыз куеп сөйләшеп торганнарын күргәннәр, оятсызлар», – дип сөйли иртән сыерларын көтүгә куучы апалар. Ә Алияне ни диләр? Егетләргә кулын да тоттырып карамаган кыз дип тормыйлар, шул күрше авыл тилесенең шакшы сүзләреннән хихылдашалар. Оятыңнан үләрсең!

Кыз бер атна клубка да чыкмады бу хәлдән соң. Инде иптәш кызлары тынычландырып, кабат клуб капкасыннан килеп кергәндә, карашы атна буе сөйгәнен бер күрергә зар булган Фирдүснең күзләре белән очрашты. Җанын бимазалаган нәфрәт бер дулкын булып, бар тәненә таралды, башын томалады. Егетнең каршына ук барып басып, карашы белән көйдерде дә, үзенеке булмаган тавыш, юк, хәтта бер иңрәү белән бары бер сүз әйтә алды:

– Тиле!

Дөрес, үзенә шулай дип дәшүләрен моңарчы да күп ишетергә туры килде егеткә. Үзенең башкалардан аерылып торуын аңлап ук бетермәсә дә, тоемлаган хәлдә андый гына үртәүләргә гадәтләнгән иде ул. Тик бу кадәр үк чиркану белән, сынны катырырдай итеп, бәгырьгә үк үткәреп әйткәннәре юк иде моңарчы. Яңагына суккандай, телсез калды Фирдүс.

Төне буе кайларда йөреп, өенә ничек кайтып җиткәнен дә хәтерләми ул. Әбисе янына кереп тормады, печәнлеккә менде дә кыйналган эттәй бөгәрләнеп ятты һәм шунда гына сабый баладай үксеп елап җибәрде.

 Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы сизмәгән, табигатьтән бирелгән тойгылар нигезендә Алияне инде үз хатыны исәпләп йөргән Фирдүс кызның нигә үпкәләве, нигә аңа шулай ачулануы турында гадәти кешедәй фикерли, анализлый белми иде. Әмма ул кул җитмәстәй хыялга тиң кешесенең үзен читкә тибәрүе, хис-кичерешләренең берни дә тормавын эчке бер тоемлау белән, бар табигате белән аңлады.
– Тиле!

Колагында бары шул бер сүз чыңлады. Зәгыйфь акылы белән аңлый да, аңламый да кебек бу сүзнең бар мәгънәсен. Әмма бу сүз аңа тумыштан күзгә күренми ябышып йөри. Шушы сүз аның Алия белән бәйле барлык хыялларын чәлпәрәмә китереп, кырыйдан ыржаеп карап торачак...

Фирдүс күрше авыл клубына йөрүдән туктады. Алия дип төрттерүчеләргә җавабы ачы иде: «Кирәге бар кешедән калган кызның!» Хисләре нечкәрәк булган саен, сүзләре ямьсезрәк, карашы усалрак иде бугай аның. Тора-бара егетнең Алия дип саташып йөрүләре халык арасында онытылды, бу хакта сүз катучылар да сирәгәйде. Ара-тирә авыл апалары гына: «Карале, ниндидер Алия дип саташып йөргән иде бу балакай», – дип, искә алгалыйлар иде. Ә егет хыялланудан туктамады. Печәнлектә бөгәрләнеп елап, кунып төшкән теге кичтән соң, кешеләргә күңелендәге әлеге хыялларын сөйләргә ярамаганлыгын аңлады ул. Алия – хәзер үзе генә белә торган бөек сер иде. Кемгәдер кыз турындагы хисләрен сөйләсә, кабат Алиянең «Тиле!» дигән сүзе галәмне яңгыратыр да, күк капуслары ачылып, сөйгәнен күңелендәге йөз кат йозакка ябылган шул сер сандыгыннан тартып алыр кебек иде.

Роза әбисенә нигезгә килен төшкәнне күрү насыйп булмады. Картлык иңеп, аз гына вакыт авырып ятты да бакыйлыкка күчте карчык. Дөньясында әнисеннән дә якынрак булган газиз кешесен югалтуны авыр кичерде Фирдүс. Җаны-тәне белән аны шулай ихлас яратучы, аңлаучы, кабул итүче кем бар соң тагын дөньясында? Болай да үзенең башкалар кебек булмавы сәбәпле, үз яссылыгында яшәүче егет инде бөтенләй ялгыз калды. Һәм шул ялгызлыгына үртәлеп, усалланып та китте бугай. Әбисе үлгәч тә, аның нигезендә яшәп калу табигый хәл иде аның өчен. Әти-әнисенең үгетләвенә ачы итеп сүгенде дә борын төбендә ишекне дөбердәтеп ябып, өйгә кереп китте. «Бу – минем өй!» Инде яшь ир булып җитешкән, көчгайрәте ташып торган улына каршы дәшәргә әтисе дә шикләнде бугай, башка әйтеп тормадылар.

Ике өй арасында йөреп гомер итте Фирдүс. Әти-әнисе янына менеп, ашап-эчеп, мунчаларын керә, киемнәрен алыштыра да кунарга барыбер үз өенә төшеп җитә. Әбисеннән калган, инде картаеп беткән биш тавыкны карагандай итә. Авыл буйлап кагылып-сугылып йөри торгач, бер ташландык песи ялгыз хуҗаны үз итте, ә көчекне исә Фирдүс үзе юллап алып кайтып, бәйгә утыртып куйды. Эт дигәне карап торышка үскәч тә көчектән әллә ни аерылмый иде, картайгач, бөтенләй йончыган кыяфәткә керде. Шул эт бер көзне балалап куйды. Фирдүснең сабыйларча шатлыгының чиге булмады. Үткән һәр кешегә: «Пушок алты бала китерде, әмма тугызынчысы үлде», – дип сөйләп йөри торгач, эт кыйссасы халык телендә бер мәзәк булып сакланып калды.

...Тормыш шулай да уза икән, йа Аллаһ! Яшьтәшләре инде ир уртасы булып, балалар үстереп ята. Сабан туена яңа машиналарда ыспай гына киенеп, хатыннарын, бала-чагасын төяп кайтып җитәләр. Чабалар, табалар, югалталар, кайгыралар, үзгәрәләр, үзгәртәләр... Ә Фирдүснең каралтысында тормыш тукталган иде. Фирдүснең дөньясында тормыш тукталган иде. Әйе, яңа көн туа. Һәр көн үз мәшәкатьләре белән үтеп китеп, кояш байый. Ләкин бер көнне икенчесеннән аерырга кушсалар, болай да аңы зәгыйфь ир аптырашта калыр иде. Авылдагы вакыйгаларга бик исе китми генә яши бирде ул. Кызыксынуы бик көчле булса да, аның акылы өчен куркыныч булган тетрәнүләрдән организмы, табигате үзе саклый иде бугай аны. Сеңлесенең кияүгә чыгуы, бер-бер артлы ике бәби алып кайтуы, күршеләре йортында янгын чыгуы, авылларында таш юл салу, яңа Мәдәният йорты ачылышына Президентның килүе, коточкыч юл һәлакәтендә туганнан туган энесенең һәлак булуы... Бу вакыйгалар Фирдүснең аңына кереп, зур кызыксыну уятып алалар иде дә, инде икенче көнгә «хәтер» дигән архивка җибәрелеп, шунда тиз арада эреп югалалар иде.

Таң ату белән көндәлек мәшәкатьләренә чума ул. Этен, мәчесен ашата. Кышын кар көри, җәй буе балыкка йөри. Соңгы шөгылен аеруча ярата иде, һәркөн балыкка барырга әзерлек, абзар артындагы тиреслектән суалчан казу, сәпитенең төзеклеген тикшереп алу бер йола кебек ашыкмыйча, тәфсилләп башкарыла иде. Авылларындагы елга балачакта бик киң булып тоелса да, вакыт узгач, инеш кенә булып калды. Су коенырга да, балык тотарга да якын-тирәдә яшәүчеләр күрше авыл читендәге зур елгага килә иде. Җәйләрен Фирдүс моннан кайтып та керми. Сәпитенә атлана да, теге алты көчек арасыннан исән калган бердәнбер Акдусны ияртеп, күрше авылга юл ала. Тал астында үзе генә белгән урын инде тапталып, такырланып беткән. Яшереп куелган җиреннән иске урындыкны тартып чыгара, чиләгенә су ала. Минутның тәмен озаккарак сузарга теләгәндәй, салмак кына хәрәкәтләр белән кармагын сүтәргә керешә. Читтән карап торсаң, һәр хәрәкәте төгәл кебек үзенең. Ләкин якынрак килеп тыңласаң, аның үзалдына нидер мыгырданганын, кайчак көлеп, кайчак сүгенеп, чын-чынлап янында кемдер бардай сөйләшкәнен күреп, тән дә чымырдап китә.

Беркөн аның аулак почмагы булган таллык артындагы тауда бала-чага тавышлары ишетелде. Гадәттә, көн үзәгендә елга буенда этем дә калмый: чын-чынлап балык тотам диючеләр таң белән бергә уянып яисә кичке эшләрен тәмамлап килә, су коенучылар буаның каршы ягында йөзеп кинәнә. Фирдүснең кызыксынуы җиңде, кармагын җиргә куеп, таллыктан чыгып, тавыш килгән якка атлады. Биш-алты яшьләр чамалы зур башлы, түгәрәк корсаклы малай үзеннән шактый олы өч малайга елау катыш акыра-бакыра чирәм йолкып ыргыта иде. Ул шулхәтле ярсыган ки, чирәмле яр буенда басып тормаган булса, кулына таш алып, берәрсенең маңгаен җимереп кайтаруын көт тә тор! Тал арасыннан кинәт килеп чыккан ирне күргәч, балалар берара тын калды. Фирдүс таушалган солдат киеменнән, кырынмаган йөзен тагын да караңгылатып торучы калын кара кашлары арасыннан сөзеп карап тора иде. Әллә кыяфәтеннән, әллә көтмәгәндә килеп чыгуыннан коты алынган балалардан мизгел эчендә җилләр исте, чырыйлап, авылга чаптылар.

– Ник сугышасың? – диде ул, йомшарган борынын сөртергә дә онытып, кыргый җәнлек кебек астан гына туп-туры күзенә карап торучы малайга.

– Үзләре алар, үзләре алар, үзләре алар, – дип тотлыга-тотлыга бер сулышта җавап кайтарды тегесе.

Аның бөтен кыяфәтеннән бернидән дә курыкмавы, бу таныш түгел абыйдан да коты алынып качмаячагы, кирәк булса, аңа да бер уч чирәм йолкып ыргытачагы күренеп тора иде.

– Балык тота беләсеңме?

– Белсә соң, белсә соң, – дип такмаклады бәләкәч.

Фирдүс берни дәшми генә таллыкка кереп китте. Кармагын алып чыкканда, малай урыныннан кымшанып та карамаган, тик инде тынычланган, ни булыр дип кызыксынган кыяфәт белән әлеге танышлыкның дәвамын көтеп тора иде.

– Кил монда, мә сиңа да кармак, – диде Фирдүс.

Шуны гына көткән кебек, шикләнеп тә тормыйча, малай яр кырыена килеп тә утырды.

– Чели киертә беләсеңме?

Малай җавап биреп тормады, суалчанны кармакка аркылыга эләктереп тә куйды, ул арада бармагына да чәнчеп алырга өлгерде. Еларга уйламады да үзе, пычрак бармагын авызына кабып ялап куйды да, шуның белән авыртуы әллә бетеп китте, әллә онытылды шунда. Зурбашның кармакка җимне киертә белмәве Фирдүснең ачуын чыгарды:

– Иии, хәчтерүш, шуны да киертә белмәскә. Менә Фирдүс абыеңнан өйрән! – дип, үзенекен киертеп күрсәтте.

Алар сирәк кенә шундый төртмәле сүзләр белән алышып, сәгатькә якын балык тоттылар. Сөйләшүләренә колак салсаң, яшь аермасы сизелми дә иде.  Фирдүс балалар белән аларча уйный һәм фикерли, өлкән абзыйлар янында әче итеп сүгенеп, тәмәкесен тартып, ирләрчә сөйләшкән була, гомумән, тирәсендәгеләр ни эшли, ул да шуларча кыланырга тырыша иде. Аның табигате шулай әз булса да, ирнең ялгызлыгын, башкалар төсле булмавын «тигезли» иде бугай.

...Апасының балаларына ияртеп, урамга уйнарга чыгарып җибәргән улының елга буенда калганын Алия күпмедер вакыттан соң гына белеп алды. Балаларны ашарга чакырыйм дип, чыккан ана капка төбендә утыручы энекәшләренең үзләрен генә күргәч, өстенә салкын су сипкәндәй булды.

– Әмир кайда?!

– Апа, ул ни… Буа кырыенда… Без уйнадык кына, ул үзе сугыша башлады. Аннары бер куркыныч абый килеп чыкты...

Алия аларны тыңлап бетермәде, малайлар күрсәткән якка чапты. И Ходаем! Исән-сау гына булсын аның йөрәк парәсе! Ул арада иренең сүзләре хәтереннән сызылып үтте: «Тиле! Катмый да ичмасам!» Йа Аллам! Ул кансыз атаның сүзләрен кабул итә күрмә, зинһар, гөнаһсыз сабые исән-сау гына була күрсен! Алиянең шәһәр егетенә бөреләнгән беренче саф мәхәббәте җаваплы булып, бик матур гаилә корып җибәргән иде алар. Икесе дә пар килгән, барлык туганнарын җыеп, никах һәм туй мәҗлесләрен уздырдылар. Әти-әниләре булышлыгы белән фатир алып җибәрделәр, икесе дә яраткан эшләрендә хезмәт куеп, аңлашып яшәделәр.

Тормышларын түгәрәкләндереп, гаиләдә ир бала да аваз салгач, аягы җиргә тимәде әти кешенең. Шатлыгы гына озакка бармады, табиблар балага «олигофрен» дигән диагноз куйды. Ирнең күңелендә нидер өзелде. Дөрес, баштагы мәлләрдә яратырга тырышты ул аны. Аннан яратуны (бәлки, ярату да булмагандыр) кызгану хисе алыштырды. Соңрак улына һәм сау булмаган бала тапкан хатынына карата ачу белән тулды аның күңеле. Нинди гаделсезлек бу? Дуслары әнә сау-сәламәт бала сөя, мактаныша-мактаныша фотога төшереп, интернет битләрен тутыра. Шарлар, уенчыклар тулы өйләренә кунаклар чакырып, туган көннәрен бәйрәм итә. Ә ул гаиләсе белән түгел, үзе генә дә кеше янына чыгарга кыенсына. Танышлары: «Бу бичараларның балалары акылга туймаган бит», – дип, бармак төртеп сөйләп калалар кебек. Әти кеше хурлыгыннан нишләргә белми, өенә кайткач, ачудан Алиягә һәм улына җикеренә иде.

Алия улын ире өчен дә икеләтә яратты бугай. Аның җитешсезлеген, шул сәбәпле бәхетсезлеген әз булса да җиңеләйтергә мөмкин дисәләр, бар яратуын гына түгел, гомерен дә жәлләмәс иде ул. Алия алга таба да шулай сабыр итеп, газиз иренең, яшьлек мәхәббәтенең йөрәге йомшарыр, аталык хисләре уяныр дип, өметләнеп яшәгән булыр иде, бәлки. Үзенә килгән бар кыенлыкларга чыдар ул, авыр сүзләрне дә күтәрер, улына гына тимәсеннәр... Ләкин көннәрдән бер көнне әти кешенең улына җикеренгәнен ишеткән ана өчен барысы да бер мизгелдә хәл ителде. Бер сүз, нибары бер сүз барлык киемнәрен җыеп, ике көн дигәндә, авылга – әти-әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр итте аны.

– Тиле!

Иренең авызыннан үз улына әйтелгән әлеге сүзне ишетеп, катып калды Алия. Мизгел эчендә күз алдына үзенең кайчандыр Фирдүскә ачыргаланып, нәкъ менә йөрәгенә үткәрердәй итеп, шулай дәшкәне хәтерендә сызылып үтте... Йа Раббым, әллә соң шул гөнаһсыз бәндәңнең рәнҗеше төштеме аның сабыена?

Ут капкандай чабып, елга буена килеп җиткән Алия яр буенда икәүнең бер җайга гына гәпләшеп утыруын күреп, дәшәргә түгел, хәтта үзен сиздерергә дә кыенсынып туктап калды. Алдындагы кешеләрне рәшә артына яшергәндәй, су өстендә ялтыраган кояш нурлары күзне чагылдыра, ирексездән кулыңны каш өстенә куеп карарга мәҗбүр буласың. Биредә җил дә исми, ахры. Икәүнең сирәк кенә, әмма үз итеп сүз алышулары да тынлыкны бозмый, киресенчә, бу тынлыкның бер авазы булып, таллыкны да изрәтә иде бугай. Туганлык җепләре булмаса да, рухлары бердәй, төрле яшьтәге ике табигать баласы өчен әлеге тынлык барлык сүзләрдән дә артык бер бәхет иде. 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: