Абитуриентлар (хикәя)

Әй, җаныкаем, хәзер институтка керүләре! Аны бер Алла да үзебез генә

беләбез инде. Узган ел керәлмәдек без. Галимҗан Сабирович белән дә

сөйләшеп куйган идек канә. Имтихан вакытында чирләп китте, гөнаһ

шомлыгы. Күрәләтә тарихтан икеле алдык.

Кызым Индирә үзе ник бер бөртек яшь чыгарсын! Ә мин, тинтәк, юл

буе акырып елап кайттым. Гарьлек бит, җәй буе хәзерләнеп йөреп...

Син тагын болар институтка блат белән керергә йөриләр икән дип уйлый

күрмә. Аллам сакласын. Безнең кадәр күп укучы, безнең кадәр тырышучы, безнең

кадәр әзерләнүче булса, юләр... Безнең белем белән бер кыюрагы институтка

түгел, академиягә барып керер иде. Юаш шул без. Белгәнне дә чатнатып әйтеп

бирә алмыйбыз. Тик торабыз шунда авыз эченнән боламык болгатып.

Быел ныгытып, бик ныгытып әзерләндек инде анысы. Сөйләп бирә

алмасак, кәгазьгә язып бирербез. Тарихны су урынына эчәбез быел. Кызым

Индирә, хәер, программадан әллә ни читкә чыкмады. СССР тарихын гына

укыды. Ә мин борынгы заман тарихын да, урта гасырын да кырып-себереп

бардым. Белмәссең, сорадылар-куйдылар. Имтихан бит ул. Әйткән бер сүзең

гамәл дәфтәренә теркәлеп бара.

Имтиханга икебезне дә кертсәләр, иллә мәгәр яхшы булыр иде дә ул,

малайкачым. Юк шул, узган ел да Индирәне генә керттеләр. Үзем коридорда

ут йотып йөрдем. И андагы галәмәтне, андагы мәхшәрне күрсәң! Чәчләре

агарып беткән генераллар килгән, җаныкаем. Һәркайсы бала кайгысын

кайгырта, һәркайсы баласын югары белемле итәсе килә...

Узган ел тарихтан януыбызның сәбәбе шул: әдәбият белән артыграк

мавыгып киткәнбез. Кызым, төн йокыларын калдырып, Толстой, Тургенев

романнарын укыды. Ябыкты мескенем, суырылып керде. Мин, ана кеше

буларак, Белинский, Добролюбов, Чернышевский, Герцен кебек корырак

талканлы әдипләргә ябышып яттым. Ми тартмалары яктырганчы укыйм-

укыйм да соңыннан эчтәлеген Индирәгә сөйлим. Ә ул: «Бигрәк кызык икән,

әни», — дип исе китеп, сөйләгән бер китабымны хәтеренә бикләп бара. Әнә

шулай тырыша торгач, тарихны бөтенләй онытып җибәргәнбез, җаныкаем...

Быел алдатмадык, шөкер. Укыдык, бик ныгытып укыдык тарихны. Кызым

үзе дә күп укыды. Мин дә укыганымны бәйнә-бәйнә сөйләп бардым. Тарих

дигән фән бик әкәмәт нәрсә икән ул, малайкачым. Без укыган чагында

бер дә алай кызык түгел иде, чын әгәр. Әй анда Ганибалның туганы

Гасдрубалның, җиңелә башлагач, дошман гаскәрләре арасына бер үзе атылып

керүен укысаң, юләр... Ул чагында филләр белән сугышканнар, малайкачым.

Ганибал чак кына Римны алмый калган... Аннары безнең эрага кадәр

бишенче гасырларда галлар чынлап торып Римны ала. Шәһәрнең бөтен

затлы кешеләре Капитолий дигән кирмәнгә кереп бикләнә. Менә шунда

инде төннәрдән бер төнне галлар яшерен юл белән Капилолий стенасына

менә башлыйлар. Ә Юнон храмында йорт казлары яши икән.

Менә бер заманны төн уртасында тавыш куптаралар, мин сиңа әйтим,

казлар, түзеп кенә тор. Марк Манлий дигән бик гаярь бер кеше эшне

сизеп ала да римлылар галларны стенадан мәтәлдереп төшерәләр...

Әллә ниләр сөйләр идем дә мин сиңа, җаныкаем, ашыгам. Имтихан

бирәбез бүген. Уникедә башлана. Кызым шундадыр инде. Әле эштән дә рөхсәт

сорап кына киттем. Бөтен эчем яна, башым әйләнә. Көне дә эссе бит аның.

Чаптым мин, чаптым... Цезарь әйтмешли, жирәбә салынды, уңышлар телә...

Автобус көтсәң инде... Әй, җәяү лутчы тизрәк барам ла мин... Фемистокл

Саламин сугышында Ксерксның мең кораблы флотын тар-мар итә...

Сципионга, Ганибалны җиңгәч, «Африканский» дигән титул бирелә...

Әллә, Ходаем, башланган да инде?! Галия, Галия дим, кара, ишетми дә...

Башы-күзе тонган. Кая безнеке, Галия... Индирә кайда? Икеле алды?! Ничек

икеле алды? Кайчан? Исәнме үзе?.. Галимҗан Сабирович, туктале, Ходай өчен.

Безнең кыз ничек?.. Без тагын керәлмибез булып чыгамыни инде?..

Булмас, булмас, Галимҗан Сабирович. Кызым көне-төне тарих укыды.

Әллә теге... Наполеонны Бөек Карл белән бутарга! Ничек, ничек? Кит аннан!

Нишләп Гай Гракх Колчак генералы, ди? Борынгы Римда халык трибуны

булган ич ул. Рус-япон сугышы егерме өч ел дәвам иткән диме? И, җаныкаем,

беренче Пуни сугышы белән бутаган инде ул алайса, и, җаныкаем!..

Кайда соң әле үзе? Брут хатыны кебек, утлы күмер йотып кына

үлмәсә ярар иде...

Индирә, кызым, бәгырькәчем, тагын керәлмәдекмени соң, ә? Нигә авызыңны

ерасың? Еларга кирәк, еларга! Күпме укып, күпме төн йокыларын калдырып.

Малайлары үтерелгәч, Корнелия дә бу кадәр хәсрәт кичермәгәндер...

Индирә, кая киттең әле? Соң, акылсыз, кинога йөрер вакытмы хәзер.

Кайтып укырга утырыйк. Бер ел үтә дә китә ул. Өченчесе — көч дигәндәй,

киләсе елга барыбер керәбез шушы институт дигәннәренә!..

"КУ" 5, 2014

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: