Татар әреме (хикәя)

Яшь әремнәр, уйдык-уйдык булып,

Ызан буйларына тезелгән.

Сәлам биреп кенә китим, дисәм,

Кочып алды алар теземнән.

И әремнәр – туган нигез гаме!

Тыйнак та сез, әрсез, ярсу да...

Елыйсылар килә үкси-үкси,

Тезләнепләр сезнең каршыда.

Сания Әхмәтҗанова

 

Кояш нурларын юксындырган, көзге күңелсез көннәрнең берсе иде. Иртәдән кеше гомеренең ифрат кыскалыгын, безнең белән киңәшеп тә тормыйча, тиз узып китүен искә-ятькә төшергәндәй, туктаусыз вак пыскак яңгыр сибәли. Каударланып, абына-сөртенә ашыгып барыр җирем, зарыгып, ямансулап көтеп торган кешем булмаса да, автобус тукталышына титаклыйсы килми. Җиңел машинада, ян тәрәзәдән терсәкне чыгарып йөрүгә мөкиббән китүе белән яшь, көнче, шаян каләмдәшләренең теленә эләккән дустым Мөхәммәт Мәһдиевнең, «форсат чыкканда, мөмкинлегең булганда, хатыныңның «юк акчаны әрәм-шәрәм итеп, бушка туздырып йөрисең, дип фырылдавына да исең китмичә, борыныңны тиешле югарылыкта тотып, таксида гына йөрергә тырыш», дигән васыятен үтәү өчен генә түгел иде машина чакыруым. Аның башка җитди сәбәбе дә бар иде. Хикмәт шунда: улларым үсеп җитте, оныкларым тупылдатып җиргә басып йөриләр, кешенекеннән кайтыш җире булмаган хәләл җефетем янымда, пинсәмне вакытында китерәләр, дөньям түгәрәк, дип, сөенеп, авызны җыя алмыйчарак йөргән бер мәлдә, «туктале, син, кем малай, артыгын сикерәсең, бәхет ул, ташбака кебек, акрын гына, сиздермичә генә яшәүне ярата», дигәндәй, Ходай Тәгалә яраткан пәйгамбәрләре Әюб белән Ибраһимга җитди сынаулар җибәргән мисле, миңа да бер-бер артлы диярлек, гавам телендә паралич, тыйб фәнендә инсульт дигән зәхмәтен җибәрмәсенме?

Үземнең танырга «кыюлыгым» җитмәсә дә, гөнаһларым җыелган булгандыр инде күрәсең. Мин үтәсе язмыш булгандыр. Дөрес, ошбу хәтәр авыру төп яшәү чыганагыма – телемә кыңгырау салмады, кырау төшермәде кебек. Мәгәр чакырган җиргә чыгып йөгерүләрне киметергә туры килеп, хөкүмәтнең юл йөртү чараларына керү-чыгулары кыенрак була башлагач, машиналы якыннарым кәҗәләнгәндә, такси белән йөри башладым.

Янтавына шакмаклар ясалган, түбәсенә чакыру саннары язылган дүрт көпчәкле араба хуҗалары белән аралашу үзе бер дөнья икән. Беришесе акча ягын гына каера, барыр юлыңны белмәсәң, 500 метр араны 10 чакрымга сузарга мөмкин, артык комсызлыкка бирелмәгәннәре, үзе, гаиләсе турында гәп корырга ярата, өченчеләре олы сәясәткә кереп китеп, президентларга, патшаларга бәя биреп алырга да күп сорамый...

Түләүле машина чакыруның күңелне нурландырган ягы шул: телефон трүбкәңне куярга өлгермисең, аргы яктан, күптәнге яхшы танышыңны хәтерләткән тавышлы хатынмы, кызмы сиңа, «фәлән-фәлән нумерлы машина сезне баскыч төбегездә көтеп тора. Хәерле юл сезгә! Сау-сәламәт булыгыз!» – дигән теләкләрен дә юллый.

Шундый итагатьле мөнәсәбәттән җылыга тарган балавыз кебек эреми калуың да җиңел түгел. Ә бит тышына «Ашыгыч ярдәм», дип, ат тешләре кебек эре хәрефләр белән язылган тыйб машинасын сәгатьләр буена көткән вакытлар да булгалады.

Ул көнне кай тарафларга барганымны, күкрәккә кулымны куеп, өздереп әйтә алмыйм. Иң еш һәм теләп барган җирем Язучылар берлеге булганга, Мөштәри хәзрәт исемен йөрткән урамны «бәхетле» иткәнмендер дигән җитди шигем бар. Чакырган арабамның бик тиз килеп сылануын тәгаен хәтерлим. Гадәттә, мин ярдәмче дустым – кул таягымны урнаштырырга җайлырак, дип, икенче рәткә өстенлек биргәнгә, бу юлы да шул арткы утыргычка кереп урнашкач, йөртүче белән әүвәл татарча исәнләшәм. Җавапны үзгә телдә алсам, монда хәлләр шул тирәдәрәк икән, дип, барыр ноктамны кабатлыйм да шыпырт кына тәрәзәдән карап утырам. Бу юлы сәламемә, исемен соравыма «исәнмесез» һәм «Адель» дигән җавапны алу күңелемне эретеп җибәргәндәй булды. Укытучы кауме, ягъни мәсәлән, мин, белемен күрсәтмичә түзәме соң инде? Адель түгел, Гаделдер инде дөресе, «Тапшырылмаган хатлар» авторы Гадел Кутуй турында ишеткәнегез бардыр, шәт? Йөртүчем, минем якка борылып:

– Может, дөресе Гаделдер. Мин Адельга күнеккән инде. Сез әйткән китапны укыганым юк, адашның язганы белән, Аллаһ кушса, танышырмын әле, Ул исән түгелдер инде...

– Ул – соңгы сугыш батыры. Җиңүгә бик аз көннәр калгач һәлак була.

Шул кыска гына аралашу мизгелендә йөртүчемә, мишәрең әйтмешли, дикъкать беләнрәк бактым. Сырган коңгырт куртка кигән, симез күренмәсә дә, тулы гәүдәле, кыска киселгән кара чәчле, ияккә таба очланыбрак киткән түгәрәк битле ир-егетнең минем белән килешүе, бәхәскә кереп тормавы аркасындамы шунда, үзенә нисбәтән, әйткәнемчә, җылы мөнәсәбәт уятты. Җитмәсә, сүзчән ир-егеттән икән үзе. Рус, татар, тагын башка бер лөгать кәлимәләрен аралаштырып өстәп куйды.

– Абый, минем телемнән көлмәгез инде. Мин бит ярым татар, ярым үзбәк.

– Соң, без бит бер уртак – төрки тамырдан чыккан халык балалары, телләребез якын. Күтәренке рух, пафос белән өстәп тә куйдым:

– Төркиләр, якут-саха белән чувашлардан башкалар, һәммәсе мөселманнар.

Әтием үзбәк булып, яшьлегем шунда узгач, миңа үзбәк теле якынрак.

Миңа Адель-Гаделнең ошбу искәртүе җитә калды. Сүз ташкынын ерып ук җибәрде.

Үзбәкләркүптәнге, мәдәниятле халык. Сез беләсезме икән, Американы Колумб түгел, ә үзбәк сәяхәтчесе Әмир әкә дигән кеше ачкан.

Йөртүчем, ак, тигез тешләрен алдындагы көзгедә ялтыратып:

– Ишеткәнем юк, – дип куйды, битараф кына. Аның, урыс әйтмешли, миңа «до лампочки», дип, сиздерүе кебек аңладым минем мәзәккә мөнәсәбәтен.

Ул юк-бар сүзем өчен төрттерепме, әллә мине «яктыга» чыгару нияте беләнме:

– Сез укыган кеше күренәсез, үзбәкчә берәр сүз беләсезме соң?

– «Нан», «Һоп мәйле» кебек бар төрки дөнья белгәннәрне хәтерлим һәм бөек шагыйрегез Алишер Нәвои иҗаты белән бераз танышлыгым бар.

Бохарада фәнни очрашулардан соң, чәй-мәй мәҗлесендә үзбәк галимнәре үзләре үк сөйләгән бер-ике мәзәк хәтердә калган. Шуларның берсе – Бохара ханлыгы чоры белән бәйле. Кайсыдыр хөкемдарның сарае алдындагы мәйданчыкка көннәрдән бер көнне бик күп гади халык җыелган имди. Аларның кычкыруына, гөр килеп шаулашуына уянган, тынгы бирмәгән өчен җене чыккан хан, чуар халатын кия-кия, ачулы тавыш белән вәзиреннән сорый икән: «Ниткән тавыш, халык ник шаулый, нәрсә җитми тагын аларга»? Үзе дә югалып калган вәзир, гаепле кешедәй, күз карашын паласка төшереп:

– Нан сорыйлар, бөегем, – дип аңлата.

– Әмир, ач халыкка ипи бирергә боерган дип уйласаң, бик нык ялгышасың, егетем. Ул чуалышларга, кан коешлы инкыйлабларга алып килгән мәсьәләне бик «җиңел» хәл итә.

– Менә ахмаклар. Нан кирәк аларга. Нигә пылау йә мантый гына ашамыйлар, – дигән ачыкламыш килеп ирешә вәзирнең оялудан кызыл төскә кергән колагына.

Гадел, кулыннан машина рулен ычкындырмыйча гына, рәхәтләнеп көлде дә үзе дә шул ук ханлык турында бер сөйләкне исенә төшереп алды.

– Мин ишеткәне дә соңгы Бохара ханы белән бәйле. Бераз оятсызрактыр да инде шунда, – дип төртелеп калды. Сүзнең ни-нәрсә турында барганын чамалап, егеткә ярдәм иткәндәй:

– Әйдә, сөйлә, күңелеңдә калмасын. Татарлар «А» хәрефен әйтсәң, «Б»сын да рәнҗетмә, диләр. «Монда ят кеше, бигрәк тә хатын-кыз юк, без икәү генә», дип тә өстәүне мәгъкуль күрдем.

– Ярый алайса. Кыскача гына болай («короче», диелде). Өйләнә торгач, ханның хатыннары бишкә җитә. Шәригать кануннары буенча, ир-ат ничә хатын алса да, аларның берсен дә матди яктан рәнҗетмәскә, тигез күрергә тиеш. Хан үз сараенда һәркайсына аерым-аерым затлы бүлмәләр эшләтә, шымчыларын куярга да онытмый.

– Соң ул аларның һәммәсенең күңелләрен күрергә ничек өлгергән, каян көч алган, әле бит хөкүмәт мәшәкатьләре дә җитәрлек, – дим, үземчә ханның «авыр хәленә» теләктәшлек белдереп.

– Күп хатынлы булуның да уңай ягын тапкан хан. Юкка гына яшьрәк чакта чит илләрдә белем эстәп йөрмәгәндер.

– Соң, уңай ягы, маңгайдагы мөгез кебек, алга чыгып, ерактан күренеп тора. Оҗмахта яши. Бер көнне берсе янында куна, икенче көнне икенчесе кырында пәйда була...

– Юк шул, бу четерекле төенне ул башкачарак чишә. Биш хатыны да «бүген хуҗа теге себеркесе түшәгендә эреп ята», дип, бәхетлене каһәрләп, ялгызлыкларына зарланып, төнбоеклар кебек, күз йоммыйча, үз сәгатьләрен көтеп яталар. Ә хан үз бүлмәсенә кичке ашны китертеп, сөяк кимереп, бикләнеп, җәелеп ятып, йокы симертә. Тик аны, ара-тирә, пылау ашамыйча, нан сорап, «аңсыз» халык кына уята.

Без шулай мәзәкләр сөйләп, үзебезне юаткан көннәрдә татар теле олы тарихында иң авыр, кысынкы, аянычлы мизгелләрен кичерә иде. Тел гелән авырткан тешне кармалап торган шикелле, бу мәүзугны әйләнеп үтеп булмады. Ярым үзбәк-татар егетеннән берәр нәрсә торган шикелле, «телебез белән дуслыгыгыз ни дәрәҗәдә», дип сорап куйдым.

– Үзбәкстаннан Казанга күчеп килүебезгә шактый вакыт үткән булса да, татар теле мине кочагына алырга бик ашыкмый әле. Сүз байлыгым бик чамалы, ипи-тозлык кына дисәң дә ярый. Үзбәк, татар лөгатьләрен бутыйм-бутыйм да, боткадан тозлы кәбестәгә – русчага күчәм.

Еш яңгырый торган җырдагыча, әйтергәме икән, әйтмәскәме икән, дип, икеләнебрәк торды да, чамалавымча, милләттәшләремә, шул исәптән миңа да төрттеребрәк аңлатмасын бирде.

– Миңа утырып йөргән татарларның бик сирәге сезнең кебек татарча сөйләшерлек иделәр. Күбесе телегезне, гафу, телебезне әллә белмиләр, әллә куркалармы инде. Татарча ватып-җимереп сөйләшүемнән үзем оялам. Ул бит минем икенче, яһүдиләр күзлегеннән караганда, беренче туган телем.

Ни өчен икәнен чамаласам да, түбәндәге фикерен үз авызыннан ишетәсем килде.

– Хикмәт нәрсәдә?

– Әнием – килеп чыгышы, нәсел-нәсәбе ягыннан Кукмара төбәге баласы. Әтием үзбәк иде, – диде.

Шул мәлдә Урта Азиядә дә, башка кыйтгаларда да үз дәрәҗәләрен югары тота белгән Кукмара кызлары белән, бер хакым булмаса да, масаеп аласым килде. Сүз кая да ким-хур булып калмау турында бармый. Әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә ничаклы затлы шәхесләрне тудырып, үстереп биргәннәр шул төбәк чибәрләре. Тел очында торган мисаллары да саллы. Дөнья әдәбиятына Чыңгыз Айтматовны бүләк иткән Нәгыймә апабыз да шул яктан. Атаклы җырчыбыз Ринат Ибраһимовның әнисе Асыл апа да шул төбәктән. Бүген дә атаклы милли итекләре белән генә дан тотмый икән Кукмара. Агымдагы сүз сәнгатебезгә дә Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман кебек талантларын җибәреп тора. Белүемчә, алар, туган яклары белән горурланып, хәлдин килгәнчә, хәерһак кылып яшиләр.

– Әниең ул якларга ничек барып чыккан соң, күптәннән Үзбәкстанда яшиме? – дигән сорауның тел очымнан «очып чыгып» китүе табигый иде.

– Әнием шунда туган. Аның әти-әнисе, 1917 елгы революциядән соң, 30нчы елларда хәлле кешеләрне кыерсыту башлангач, Себергә озатылудан качып, шул якның ерак бер кышлагына барып сыенганнар. Дөньялар бераз тынычлангач, Әндиҗанга күчкәннәр. Әнием шунда туып, сугыштан соң, пединститутны тәмамлап, бер үзбәк егетен – минем әтиемне бәхетле иткән.

Машинабыз кызыл утка туктау сәбәпле, минем якка борылып, елмаеп:

– Мин шул мәхәббәт җимеше, – дип куйды.

Ике тугандаш халыкның җан җылысын, яшәү дәртен алган, сүзчән ир-егет миңа ифрат ягымлы, кешелекле күренде. Ияккә очлана килгән бите татарныкы булса, өлгергән карлыгандай кара, елгыр, читләре кысыграк хәйләкәр күзләре үзбәкнеке иде.

– Сез Казанда күптәннән яшисезме инде?

Кемгәдер ачыласы килепме, әллә фани дөньяда шактый яшәгәнлегемне сатып торган чыраем ышаныч уяттымы, өздереп әйтә алмыйм, ул үз тормышларын бәйнә-бәйнә бәян итеп китте.

– Әтием үзбәк, дигән идем. Әниемне яратып кадерләгәнгәме, күбрәк аның аркасындадыр, «татарлар белемле, укыган халык», дип яшәде. Казанга күчеп килүебез дә әти аркасында булды.

– Ничек алай инде ул? Үзбәк карты сезне Казанга алып килсен ди. Әниең туганнарын барлап, әтиеңне дә үзе белән иярткәндер.

– Дөрес әйтәсез! Әнием сезнең, хәзер инде безнең Татарстаныбызга, берничә тапкыр кайтып килгәние. Бу юлы безне бу якка әти, ягъни Самат карт, алып кайтты.

– Кызык! – дип кенә әйтеп кала алдым, чөнки егетем, көттереп интектермичә, сүзен дәвам итте.

– Бу якларга безне әтинең авыр чире юллады.

– Әллә мине эзләп тапкан шикелле, аны да инсульт аяктан ектымы?

– Юк, хет анысыннан Аллам саклады. Үзбәкләрнең яраткан ризыклары шашлык, пылау, манты, гомумән, кыздырылган ит ише ашамлыкларга җылы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә әтием ашказанын имгәткән булып чыкты.

– Нәрсә дигән сүз була инде ул?

– Эчем авырта, тамактан ризык үтми, дип зарланып йөри башлагач, әни аны, җилтерәтеп, докторларга алып китте. Табиблар соңгы стадиядәге рак чирен таптылар әтинең ашказанында. Үзенә сиздермичә генә, әнинең колагына, дөньялыкта өч-дүрт айлык гомере калган, дигәннәр. Әни, аларга ышанмыйчарак, әтине Татарстан докторларына күрсәтергә булган.

Мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча:

– Сәер, медицина сездә дә берүк дәрәҗәдәдер инде ул. Совет чорында да игътибар сезгә күбрәк булды. Хәзер инде мөмкинлек офыкларыгыз бермә-бер киңәйде. Болытлы көнне елмаеп кояш чыккандай, язмыш көтмәгәндә, уйламаганда, үзләренә сугышсыз-корбансыз тулы мөстәкыйльлек бүләк иткәч, үзбәкләр, казахлар, гомумән, Урта Азия халкы һаваланып киттеләр, әлифбаны кул арбасы белән тартып килеп, «әлпи-тиси»гә өйрәткән, аң-белем алуда ярдәм иткән татарларга өстән-аска, биектән, тилгән чебешкә баккан мисле түбәнсетеп карый башладылар. Уртада кысылып калган татар халкы капкынга эләккән җанвар кебек тыпырчына, бер яктан да һич югында информацион ярдәм дә юк мөселман кардәшләрдән.

СССР заманында төрки галимнәр, язучылар үзара аралашып, мәш килеп яши идек. Хәзер андый элемтәләр калмады диярлек.

Егетем ихтыярымнан башка бәреп чыккан моң-зарымны, яшь түгүемне тыныч кына тыңлап барды да:

– Мин гади кеше. Югары белемем булса да, олы сәясәттән хәбәрдар түгелмен. Урыслар «не копенгаген», диләрме әле? Минем өлкәм түгел. Ике халык баласы буларак, үзбәкне дә, татарны да бер үк дәрәҗәдә зурлыйм, якын күрәм, ярдәм итешеп, дус яшәүләрен телим. Чөнки ике канатымда да олы тарихлы, бөек халыклар фәрештәләре утыра.

Үзен «мин гади кеше» дип тәкъдим итеп, чытыкланса да, аның шактый әзерлекле, күп нәрсәдән хәбәрдар егет икәнлеген аңлау өчен фәрештә – мәлик булуның кирәге юк иде. Мин шуңа гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, ул йомгакны сүтүен дәвам итте.

– Гомеремнең яртысы үзбәк илендә үтте, калган өлешен монда уздырырга ниятлим. Язган булса.

Кечкенә генә күл буе үрен менгәннән соң, шик-шөбһәгә урын калдырмаслык итеп, өстәп куйды:

– Татарстанга, аерым алганда, Кукмара белән Казанга без рәхмәтле дә, бурычлы да.

Машинабыз исә, безнең гәпләшүгә исе дә китмичә, инде тигез юлны көпчәкләре белән сыйпавын дәвам итте. Ә сүзебез әле, чүпрәгә тарган камыр кебек, «күпереп» кенә килә иде.

– Әтинең авыр чире аеруча әнине тәшвишкә (нәкъ шул сүзне әйтте, күрәсең, ул үзбәккә дә кергән) салды.

Мондый очракларда әйтелә торган сөаль үзеннән-үзе, куркытылган кош мисле, «пырхылдап» очып чыкты.

– Әниеңнең борчылуы табигый хәлдер. Гомерләре бергә узган.

– Әйе шул. Әнием күз алдында картайды, битләре салынып төште, күз төпләре күмер белән буягандай каралды, йөрүе салмакланды.

– Еллар да үзен сиздерә торгандыр, – дип кенә сүзгә кысыла алдым.

– Әнием терекөмеш кебек хәрәкәтчән, шуның өстенә, әтидән аермалы буларак, көрәшче рухлы шәхес.

Әти язмышына ризалашкан, даруларга да, киңәшләргә дә кулын селтәгән иде, әнинең «Казанга барып киңәшеп, күренеп кайтыйк», диюенә дә, «мин беркая да бармыйм, менланы чакырып укытам да якты дөнья белән үз аңымда чакта саубуллашып калам», дип, үзенекендә торды. Әнием башлаган эшен, гамәлен ярты юлда калдыра торган кеше түгел. Беренче мәлне аңа чит кеше итеп, кырынрак караган күрше-күлән, хәтта ташны тишеп чыгардай чая үзбәк хатыннары белән дә җитәкчелек итә, юнәлеш биреп тора башлады. Әти белән сатулашканның икенче көнендә, бер ләм-мим сүз әйтмичә, каядыр барып кайтып, бераздан, бусаганы атлап керүгә, «минем туганнар янына кайтып, кешечә саубуллашып киләбез, иртәгә оча торган Ташкент-Казан самолётына дүрт билет алдым, үзебезгә һәм Гадел белән Нәзирәгә». Әти ягына борылып: «Барасың килмәсә, мә билетыңны, теләсәң нишләт. Кирелегеңне җиңә алмасаң, тапшырып кайт, акчасы үзеңә булыр, мин балалар белән очармын», диде. Әтинең артка чигенерлек чамасы тавык кетәге хәтле генә калган, дөресе, ул камалышка эләккән немец генералы фон Паулюс хәлендә иде.

Хамраевлар (ул фамилиясен дә әйткән иде) гаиләсенең кайгысы минем борчылуга әйләнгән иде инде. Пырдымсызланып, сорап куйганымны да сизми калдым.

– Шуннан, Казанга очтыгызмы?

– Әлбәттә. Әтинең билетын тапшырып йөри алмавы, үзе генә өебездә утырып калмавы якты көн кебек ачык иде. Билетын кире кайтару мәшәкатьләренә караганда, очкычка утырып сәфәр тотуы җиңелрәк бит. Әни сүздә, бигрәк тә чит кешеләр, таныш-белеш алдында, әтине хуҗа итеп, олылап яшәсә дә, чынлыкта тәртә башы аның кулында иде.

– Казанга килеп төшкәч, кая бардыгыз инде? Кунакханәгә урнаштыгызмы?

– Юк. Машина яллап, Кукмарага киттек. Безне каршы алган, ахыр бик якын иткән ерак туганыбыз Зөфәр Гарипов җирле бульнистә хирург булып эшли икән. Әнием, аның белән элемтәгә кереп, барысын да алдан сөйләшеп куйган. Күчтәнәчләрен дә алырга онытмаган. Зөфәр абый ифрат ярдәмчел, җитмәсә, халык медицинасын таный торган доктор булып чыкты.

– Бар анализларны тапшырып, Казанда урын юнәткәнче, үзем дәвалап карыйм әле, диде.

Им-том да, күрәзәче-шаманлык та түгел иде аның бу гамәле. Бергәләп ак кыр әремен җыеп кайтып, азрак киптереп, шуны кайнатып, суытып, төнәтмәнең ярты стаканын әтигә иртән ач карынга эчерү, кичен, йокы алдыннан, шул ук процедураны янәдән кабатлау иде аның бар сые. Ун көн дәвам итте шул гамәлен.

Кыргый әрем ярдәм иттеме, химиянең файдасы тидеме, әллә әнинең тырышлыгы, Татарстанда җылы кабул итү ракны өркеттеме, әйтә алмыйм, әмма нәтиҗәсе үзен озак көттермәде, өч-дүрт айдан якты дөнья белән саубуллашасы Әбүзәр карт тагын ун ел, яраткан ризыкларыннан баш тартмыйча яшәде. Җитмәсә, Татарстаннан бер кочак ак әрем күтәреп кайтты һәм таныш-белешенә, «бездә бар нәрсә дә җитешә, тик менә шундый үзе ачы, үзе шифалы үлән генә үсми», дип, ак әремегезне ду килеп мактап йөрде.

Гадел, алда машиналар күбәеп киткәч, бераз тынып торды да яңа бер табышмак әйтеп куйды.

– Татар иле безгә янә гаҗәп, бәяләп бетергесез бер яхшылык эшләде.

– Әрем суы тагын берәрегезне савыктырдымы әллә?

Минем кинаяле соравыма ул җитди итеп җавап бирде.

– Кем белә инде. Бәлки, әремнең дә файдасы тигәндер, чөнки, әтигә кушылып, хатыным да төнәтмәне эчкәләде. Татарстан һавасы килештеме, табибларыгыз белемлерәкме, әйтә алмыйм.

Җан тартмаса, кан тарта, дигәндәй, мәркәзегезне яраттык һәм хатыным белән монда күченеп килергә булдык. Үзебез алырга өлгергән фатирыбызны, машинабызны сатып, абый-энеләрдән бурычка алып, «малосемейка» дип йөртелгән кечтеки генә бүлмәчек юнәттек. Хатыным, белеме буенча шәфкать туташы, эшкә тиз урнашты. Миңа, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган инженерга, шәһәр шартларында иң кулае автобус йөртүче булып чыкты, бераздан төшемлерәк эшкә, таксига күчтем.

– Туып-үскән ягыгыз сагындырмыймы соң? Анда җылы, салкын кар бураннары дуламый, җиләк-җимеш арзан. Юкка гына, ач-үксезләр, заманында «Ташкент – город хлебный», дип, авыз суларын корытмаганнардыр? Кыйммәтле кышкы туннарга да акча сарыф итәсе түгел.

– Ул хәтлесе дөрес. Җиләк-җимеш, алма, хөрмә, кавын, карбыз ише нигъмәтләр очсыз булса да, анда хезмәт хакына түләү юк дәрәҗәсендә, гомумән, сәмәнне кулга төшерүе бик авыр. Тырышып эшләсәң дә, «сынауны уза алмадың», дип куып чыгаралар, ахыр чиктә, кулыңа бер торпедо кавын тоттыралар да, башка бу якта буталып йөрмәссең инде, дип, капкага чаклы ук «зурлап», озатып куялар.

Сүзчән егетемнең озын итеп сөйләве, Урта Азиядә яшәүче кавемнәрнең бер үзенчәлеге, һавалар салкынга авышкан саен, сүзләр авыздан кысылыбрак чыга икән, азга гына тукталып торып, үзен эзләмиләрме, ашыгыч заказ юкмы, дип, теге юмарт тавышлы кизү ханымга шалтыратып алды да фикерен җөпләп китте.

– Тәмле-томлы нигъмәтләргә иркенлек булса да, үзбәкләрнең җиләк- җимешкә исләре китми. Алар, минем әти шикелле, күбрәк кыздырылган, пешерелгән итле ризыкларга, тәнгә сихәтле дәрт өстәүче яшел чәйгә өстенлек бирәләр. Сез дә бит, әнә, без килеп шифалы файдасын ачканчы, әремгә сәлам да бирмәгәнсез, – дип, Гаделем, ак тигез тешләрен күрсәтеп, кеткелдәп көлеп куйды һәм сүз кәлимәсен дәвам иттерде.

– Казан атаклы югары уку йортлары, дөньякүләм танылган галимнәр, Тукай, Исхакый кебек бөтен төрки дөньясының якты йолдызлары (мин шаккатып, чак телемнең яртысын тешләп өзмәдем) белән данлыклы. Сез әйткәнгә өстәп, урысның икенче мәкале дә барын онытмыйк: «не единым хлебом сыт человек». Адәм баласының җаны да азыкка мохтаҗ (янә телем чүт-чүт исән калды). Минем шулай, соңарып килгән яз шикелле, көтеп алган нарасыйларыма белемне Казанда бирәсем килә.

Гаделем тышкы сөйләмен – монологын әтисе халкына хас тантана белән диярлек тәмамлады.

– Аларны, укуларын тәмамлагач, дәү әниләрен биргән изге җиргә хезмәт иттерәсем килә!

Мин инде күптәннән машинаны үземнән азат итәргә тиеш идем, мәгәр могҗизаның сере ачылмыйча, селкенәсе дә килми. Җитди итеп уйласаң, бәяләсәң, миңа ни пычагыма кирәк инде кемнәрнеңдер хәл-әхвәлләре, кыланышлары? Шулай да, түзә алмыйча, сорауны кабатладым.

– Соң, могҗиза дигәнегез нәрсә була инде?

Егетем, иренмичә, чын үзбәкләрчә, сүзләренә буш кулы белән булыша- булыша бәян итте:

– Минем шикелле үк метис, ярым үзбәк, ярым уйгур кызы Нәзирә белән егерме ел гаилә булып яшәдек. Балдан ычкына алмаган чебеннәр кебек яратышып көн иттек. Тик дөньябызның бер чите кыелып төште. Болытлар куерды. Гаиләбез таркалу ноктасына килеп җитте.

Урта Азия халыкларының кинаяләп, озын-озаклап сөйләргә яратуын белгәнгә, мин, кигәвен тешләгән ат кебек, пырдымсызланып, Гаделне бүлдерергә җөрьәт иттем.

– Яратып өйләнешкәч, рәхәтләнеп, балалар сөеп, кавын артыннан ләпәшкә белән яшел чәй эчеп, җимертеп яшисе дә яшисе иде. Могҗиза дигәнең лотереягә затлы машина отудыр әле. Мәхәббәтегезгә томау төштеме, дисәм?

– Бөтен фаҗигабез бала шатлыгын татый алмауда булды шул. Кая гына барып төртелмәдек, нинди генә шифаханәләрдә дәваланмадык. Файдасы тимәде. «Ирлегең юктыр, күршеңне чакыр, булышсын», дип, үземнән ачыктан-ачык көлә башладылар. Үзбәкләр нәсел дәвамчысы булмаган гаиләләрне кунакка чакырмыйлар, үзләре дә килмиләр. Чума яисә тиф авырулы йорттан шикләнгән кебек, әйләнеп узалар. Баласыз гаиләләргә шундый кырыс мөнәсәбәт Казанга күчеп килүебезне тизләткәндер дә инде. Монда безне белмиләр, «үзебез өчен яшибез», дип шомартып та булыр иде. Кыскасы, без диңгездәге кораблар шикелле, як-якка таралышу яисә кеше баласын алу чигенә килеп терәлгән идек.

Мин, машина ишеген ачып, бер аягымны чыгарып:

– Йә, могҗизаңны әйт, исәп-хисапны ясыйк та, мин киттем, синең һәр минутың кадерле, Гадел дус, – дим.

– Могҗиза шул. Казанда яши башлавыбызга ике еллап вакыт узуга, 39 яшьлек хатыным ике бала: бер кыз, бер малай алып кайтты. Нәзирәм: «күңелем болгана, укшыта», диюгә, үзен өрмәгән җиргә дә утыртмадым, «минем ханбикәм», дип кенә йөрттем. Аллага шөкер, шатланып бетә алмыйбыз, тансыклап алган ризык тәмле була, диләрме әле? Җәмил белән Әминәм Казанны бик яраттылар. Җәен Үзбәкстанга алып барсак та, тизрәк үзебезгә кайтыйк, дип кыбырсыйлар. Инде өченче сыйныфта укыйлар. Татар теленең, димәк, бөтен кавемнең киләчәге кыл өстендә эленеп торган көннәрдә шул сорауның биреләчәген алдан сизенеп, егетем:

– Хатыным татарчаны миннән яхшырак белә, балаларыбызга да татар, үзбәк телләрен өйрәтергә тырыша. Быел менә машина сатып алдык. Яңа ук булмаса да, үзебезнеке, – дип, рулен, тәрәзә төбен иркәләп, сыйпап куйды.

Аралашуның озаккарак киткәнен аңласам да, Кукмара ягы кызының язмышы белән кызыксынмый булдыра алмадым. Гомеремдә күрмәгән, улының бәясенә, кылган гамәлләренә караганда, булдыклы ханым күңелгә якын булып өлгергән иде. Тирән тамырларыбызда уртак кан аккангадыр инде. Үзеңнеке – үзәктә, кешенеке – кештәктә, дип белми әйтмиләрдер.

– Әтиеңнең вафатыннан соң, әниең монда, сезнең янга кайткандыр инде?

– Үзебездән дә артык тансыклап алган оныкларын якын итеп, «балаларның балалары балдан татлы», дигән әйтемегезне кабатларга яратса да, «әтиегез монда күмелде, мин аны ташлап китә алмыйм», ди. Татар хатыннары никахлы ирләренә, исән чакта гына түгел, үлгәч тә тугрылыклы калалар, дип ишеткән идем, дөрес икән. Икенче яктан, аның бит әле миннән башка өч җитлеккән баласы, оныклары бар. Барысы да Үзбәкстанда яшиләр. Аларга, бик теләсәләр дә, Татарстанга кайтып урнашу, тормышларын көйләп җибәрү җиңел булмаячак. Дөресрәге, хәзер бөтенләй мөмкин түгел. Без гасыр башындарак күченеп, урнашып кала алдык.

Мин, аны бүлдереп:

– Ярый, егетем. Синең белән аралашуы бик кызыклы да, гыйбрәтле дә булды, балаларыгызга, үзегезгә бәхетле тормыш телим! Әниеңә, фәлән-фәлән абыйдан, дип сәлам әйт!

Күкрәк кесәмнән ике йөзәр сумлыкны чыгарып, Гаделгә суздым. 160 сум тиеш идем. Йөртүчем, минем якка борылып, татар йөзен балкытып, үзбәк күзен уйнатып, җәһәт кенә, акчаның берсен суырып алды да:

– Шунысы җиткән, абый, – диде.

Мин аптыраудан югалып ук калдым.

Егетнең ихластан әйткәнен тавышының тембрыннан ук сизеп, «алай яхшы түгел бит инде ул», дип мыгырдансам да, инде Казанныкы булып киткән Үзбәкстан егетен рәнҗетмәскә булдым. Ни генә әйтсәң дә, туган җиремдә үскән үлән, табибларыбызның яхшы мөнәсәбәте бер үзбәк картының фани дөньядагы гомерен озайткан, улына ике нарасый бүләк иткән. Нәселе Кукмарага барып тоташкан әнисе – Зәйнәп апабыз да татар хатыннарының намусына тап төшермәгән. Ниһаять, татар әреме өчен горурлыгым шул чаклы көчле иде, 60 сум өчен вакланып тормаска булдым. Сибгат Хәким әйтмешли, горурлык хисе, аяк бармакларымнан өскә күтәрелеп, йөрәк аша узып, күз яшемнең тамчыларын энҗеләде. Менә шундый икән ул татар әреме. Без аның кадерен генә белмибез! Татарныкы булып калган соңгы «таянычыбыз» түгелме соң ул безнең?

 

"КУ" 5, 2018

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: