Сәлмән карт гыйшкы

Район хастаханәсенең инфекция бүлегендә эшләгәндә булды бу хәл.

Халык телендә «заразный» диләр бу бүлекне. Бу тирәне читтәнрәк урап үтәргә тырыша хастаханәгә йомышы төшкәннәр... Янәсе, әллә ни йоктыруың бар. Югыйсә каты йөткереп азапланган, яисә эче китү белән интеккән авыруларны вакытлыча изоляцияләп дәвалау урыны гына инде үзе. Һичкемнең сәламәтлегенә зыян-зәвер сала торган җир түгел, кыскасы. Дөнья булгач, барыбер бирегә эләгүчеләрнең саны кимегәне юк. Әмма иске гадәт буенча, яманаты чыккан шикле бүлеккә үзләре теләп кереп ятарга атлыгып тормыйлар.

Ә бу, районның уртакул түрәсен әйтүем, бер көнне миңа гозерләп шалтырата. Әнине берәр атнага үз бүлегеңә урнаштыр, ди. Гаҗәпләнә калдым инде. «Ни булды, кайсы төше авырта?» – дим. Минем урынлы соравым ошамады булса кирәк телефонның теге очындагы Әхмәтов дигән кешегә. Ни әйтсәң дә, район җитәкчеләре даирәсендә катышып йөрүче нәчәлник сыңары  бит. Ә мин исә артык төпченеп, аның башын әйләндерәм булып чыга. Үзем әңгәмә корам, үзем юктан гына кәефе кырылган, ачуы кабарган теге адәмнең шул мәлдәге төс-кыяфәтен аермачык күз алдыма китерәм. Кабартмадай аскы ирене сүз башлаганчы ук сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп, калтырап торыр аның. Куе кашлары өскә таба алмаш-тилмәш уйнап сикергәләр... Нишләтәсең, менә шундый чире тота иде аны нервыланганда. Гәптәшемне артык борчымас өчен сүзне кыска тоттым. Ярый, җибәр, мәйтәм, әниеңне, карарбыз, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз.

Күп тә үтмәде, флигель сыман аерым урнашкан безнең бина ишегалдына машина килеп туктады. Аннан яулыгын күзенә үк төшереп бәйләгән 60-65 яшьләрдәге карчык төште.... Бүлмәмә керүгә, ипле генә исәнләште, «Гөлфирә атлы булам», – диде. Утырырга тәкъдим итеп:

 – Исәнлегең-саулыгың ничек, әби? Нидән зарланасыз? – димен. – Нәрсәдер, аш үтми башлады, энем. Эчемне нидер кырамы, чәнчиме шунда...

Температурасын, пульсын үлчәп карыйм. Бар да тәртиптә. Үзем тиешле кәгазьләрне тутырам, үзем эчтән генә гаҗизләнеп уйланам, баш ватам. Ник әнисен мондый җәйге кызу челләдә бөркү палатага китереп тыгарга булды икән хөрмәтле Вәзир Хаҗипович? Артык кашыкка санап, аннан котылып тору нияте беләнме бу? Барыбер атна-ун көннән күпкә яткыра алмыйм лабаса. Эх, бер картайгач, эт типкесендә кала шул кайбер әти-әниләр дип, заманаларның бозылуы, кешеләрнең шәфкатьсезлеге турында сызланып уйланам... Тикшерә-карый торгач, нужа туздырган карт организмда барыбер нинди булса да чир билгеләре табыла инде ул. Профилактик дәвалау чаралары күрдек Гөлфирә әбигә. Дөрес, бер атна тула дигәндә алып киттеләр үзен. Ходай рәхмәтләре укып, бик разый булып китте әбием. Чыкканда, нидер әйтергә дә талпынды, кеше күп булганга, авыз ачарга батырчылык итмәде булса кирәк, эченә йотты.

Бу сәер, әкәмәт хәл турында онытып бетергәндә, көннәрдән бер көнне янә шалтырата Әхмәтов. Билгеле, усал гасабилы, дорфа холкы тамчы да үзгәрмәгән, элеккечә бөере белән, югарыдан торып сөйләшә. Райком әгъзасы бит, вак булса да, учреждение башлыгы. Дәрәҗәсен төшерми, янәсе. Колагым ни ишетә, тагын анасын «лечить» итәргә куша бу. «Нинди чире кузгалды соң?» – дип, ихластан кызыксынуыма каршы, «Анысын үзе әйтер» дип, сүзен кырт өзеп, телефон төребкәсен куйды.

Килде әбием. Керә-керешкә бик тә уңайсыз сизә иде үзен. Миңа туры карамаска тырышып исәнләште. Һәм шунда ук кулыма конверт тоттырды. Аптырап ачып карасам – эчендә Ленин сурәте төшерелгән берничә кызыл кәгазь... Акча инде! Ришвәт диләр инде моның ишене. Бу хәлне үзенчә аңлатырга тырыша әби-карчык:

– Энем, ал, зинһар, күчтәнәчем булсын дип, Вәзирем сиңа җибәрде, – ди.

Акчалы конвертны кире карчыкның кулына тоттырдым да, эчемдә кайнаган ачуымны тыеп, Гөлфирә әбидән сак кына янә монда мөрәҗәгать итүенең хикмәтен сораша башладым. «Улың белән мөнәсәбәтегез ничегрәк соң? Килен кыерсытамы әллә үзеңне?» – дип сорыйм. Карчык уфылдый-уфылдый, беравык тын гына утырды да, кинәт ныклы карарга килгән кешедәй, сер капчыгын ачып җибәрде, ниһаять.

– Юк, юк, Аллага шөкер, улым да, килен дә яхшы минем. Менә карт кына... Ирем инде ...

– Нәрсә, кул күтәрәме, кыйный да ук мәллә? – дип, гаҗәпләнеп сүзен бүлдердем.

– Юк, гөнаһысына керәлмим, анысы да юк... Ни бит... Ну, тынгылык бирми инде... Оят булса да әйтим, энем, төннәрен пакуй бирми. Шуңа бөтен тәнем сызлый ...

Менә нәрсәдә икән чикләвек!

Гөлфирә әби дә онытылып китеп, үзен-үзе белештермичәме, кызулык белән:

– Шул, ирлеген иткән була инде, мескен, – диде дә, чөгендердәй кызарып, авызын яулык очы белән каплый төшеп, кеткелдәп куйды.

Бераз тынычлана төшкәч, әйтте:

– Белмим, ни-нәрсә каба торгандыр, бераз салып алдымы, капшана башлый.

...Балалар әйтеп, ачуланып та карыйлар үзен, файдасы юк. Менә шуның өчен качыралар да инде мине бирегә Сәлмән бабаңнан, – диде, көрсенеп.

Әмма сәламәтлеге, хәл-әхвәле мәзәктән узган иде, күрәсең, җиденче дистәне тутырып килүче Сәлмән картның. Кәмит тә, кызганыч та. Психикасына бәйләнешле түгел микән аның бу сәер холкы-тотышы. Ә Гөлфирә карчык исә вакытлы-вакытсыз борчыган бабайдан качып, әле туганнарында ихтыярсыз озаклап кунак булырга, әле тагын каядыр яшәп торырга мәҗбүр... Бер дә авыз ерырлык сәбәп күрмим. Гаиләдә андый хәлләргә дучар булган хатын-кыз кызгануга һәм яклауга мохтаҗ ул.                                      

Менә безнең бүлеккә дә Гөлфирә әбине шул бәла китергән. Бу юлы да ун көн чамасы дәваланып чыкты. Һичнинди дә авырлыксыз карадык, тәрбияләдек, дәваладык, тынычландырырга тырыштык самими күңелле авыл карчыгын.

Неврология бүлеге мөдире белән киңәшкәннән соң, Әхмәтовка сырхау атасын хастаханәдә яткызып дәваларга киңәш бирдек. Кешедәге андый көтелмәгән психик чир, нормадан тайпылыш медицинада күптәннән мәгълүм һәм аның дәвалауга мохтаҗлыгын да аңлаттык....

Шул вакыйгадан соң чамасыз дәртле Сәлмән картның үзен неврология бүлегенә салдылар. Гөлфирә карчык кулына күчтәнәч тотып аның хәлен белешергә килгәләп йөрде.   

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: