Помпейның «һәлакәте»

Герман сугышы башлангач, колхозның гомерлек конюхы Фәйзулла абзый бөтен атларны үзе белән куып китте. Барысы да – фронтка, фронт өчен! Шулай итеп, авылда тансыкка хет күз сирпеп карарлык юньле ир-аты да, төпкә җигәрлек аты-бахбае да калмады. Ә бит Закир, ичмасам, көтү атаманы Чаткы дигән айгырны әтисе үзенә биреп калдырыр дип өметләнгән иде. Җилләр уйнап торган, шыраеп бушаган аранда түрә-караныкы гына рәхәт чигә хәзер. 13-14 яшьлек, орчык буе, ябык кына малайга тәртә арасына кертерлек үгез дә тәтемәде хәтта. Йөр инде менә хәзер җәяүләп, төрле вак-төяк эштә, җыен кыз-хатын арасында көрәк-сәнәк күтәреп, хурланмыйча. Нишлисең, дошманны җиңү хакына барысына да түзәргә туры килә...

Шулай да җаен тапты, ачуым килмәгәе, бишектән үк ат җене кагылган әрсез, гаярь малай. Фермада эшләүче әнисе янына баргалаганда, бер каралы-аклы үгез бозауга күзе төшкән моның. Ипи сыныклары каптыргалап, сыйпаштыргалап йөри торгач, тәки үзенә ияләштерде бит ул киребеткәнне. Вакыты чыккан саен шул сөйкемле сөяк янына ашыкты: карады, чистартты, ашатты. Тегесе дә дустын күрүгә, юеш танавын сузып, кулын яларга итенә. Кыш чыкканда, калын тавыш белән мөгрәп каршы ала торган эре гәүдәле малга әверелде Груша. Ферма мөдире, бригадир рөхсәте белән арбага җигеп, йөк тартырга өйрәтте аны Закир ...                                                    

Шул сәер кушаматы гына һич ошамый иде малайга. Бозаулагач та, анасы Алмакай атлы сыер хөрмәтенә чем-кара төстәге улына да шуңа охшашрак атама кушарга булганнар, күрәсең. Груша! Груша, тик тор! Тфү! Бура кадәрле мәһабәт, кодрәтле, көчле үгез өчен шушы да булдымы инде исем?!

Закир аны үзенчә Помпей дип кенә йөртә башлады. Ни өченме шулай? Тарих дәресеннән шундый мәгърур яңгыраучы, ул романтик исемне ни өчендер ошатты да, бетте-китте, мәгънәсе-эчтәлеге чутыннан әлләни тирәнгә төшмәде. Баксаң, Помпеи-Везувий дигән янартау атылып, кара көл иткән бик борыгы шәһәр исеме икән ул. Аннары Италия тарихыннан Помпей исемле консул, дәүләт эшлеклесе дә мәгълүм (ике исемдәге аерма фәкать «и» хәрефе өстендәге төртке-билгедә генә икән). Һәммәсе дә күнделәр яңа исемгә, каршы сүз әйтүче булмады тагын. Идарәдә нәрәт биргәндә «Закир Пампи белән фәлән җиргә төгән йөк илтә! Яисә фермага салам ташый!» дигән сүзләр еш яңгырый иде. Көчле, егәрле Помпей бәләкәй дустының боерыгын тыңлаучан, күндәм булды. Әмма ләкин бүтәннәрне үзенә якын да китермәде. Алгы тояклары белән җир тырнап, күзләрен алартып, бер генә акаеп карар иде. Шуңа күрә дә Закир берәр ашыгыч йомыш белән каядыр китә калса, ул көнне Помпей ял итә. Хәер, бик сирәк була иде аның аранда сагыз чәйнәп, тик яткан рәхәт көннәре. Кылны кырыкка ярырдай кызу эш өстендә бигрәк тә. Шунысын да өстәргә кирәк, шуклыгы да, наянлыгы да бер пот иде Помпейның. Юктан гына нидер майтарып ташлый торган начар гадәте бар. Ни дисәң дә, кыргый хайван затыннан лабаса.

Әнә, бүген егерме чакрымдагы Чулпан тирмәненә киттеләр. Маҗарасыз гына барып җителде, шөкер. Он капчыкларын рәт-рәт уңайлап төягәч, кайтыр юлга чыктылар. Помпей җай гына атлавын белә, хан заманыннан калган иске арба көпчәкләре, йокыны китереп, эчпошыргыч шыгырдый, Закир авыз эченнән нидер көйләп бара. Гөнаһ шомлыгына каршы, Чирмешән елгасы буйлап кайта торгач, бер авылда күпер чыкканда, әдәпле үгезебез яр кырыена таба каера гына бит. Закир аны чыбыркыларга күнекмәгән. Жәлли. Иркә, назлы сүзләр әйтеп тә, ирләрчә сүгенеп тә, тегене туры юлга салмакчы. Кая ул, тәмам сусаган булганмы, кирелек украсы кузгалганмы, арбасы-ние белән керде дә китте бу елгага. Корсагы күмелерлек төшкә шапыр-шопыр җитүгә, дулкыннар ялмап алгач, йөкнең иң өстендә торган бер-ике капчык суга мәтәлде. Әле ярый, шул тирәдә кайнашкан ирләр ярдәмгә ташланды. Манчылган капчыкларны төяп, ярга күтәрелергә булыштылар. Инде сусавы төкәнгән үгез дә берни булмаган кебек, арбаны сөйрәп янә коры җиргә чыгып басты. Яр буенда малайны кызганып, ах-вах килгән хатыннарның берсе килде дә кара чутыр йөзенә ифрат әрнүле кыяфәт чыгарып әйтте малайга: – Ничекләр генә җавап бирерсең инде, энем, йөгең өчен дим? Юешләнгән онны үзеңнән түләтерләр бит. Әйдә, булмаса, бер-ике капчыгыңны үзем сатып алам. Бераз акчасы булыр үзеңә, – дип «рәхим-шәфкать» күрсәтте һәм таушалып беткән берничә «берлек» сузды.

Арба дирбиясен рәтләп маташкан аксыл йөзле, чал мыеклы абзый аптырашта калган малайның иңенә кулын салды да читкәрәк тибәрде:                                

– Тыңлама син юк-бар сүзне, энекәш. Ул торгаш Сафиянең мал дигәндә, гел бүресе улап тора инде аның. Маена чыдаша алмый, хәйләкәр төлке... Мине тыңла! Капчыкның тышкы ягы гына суда манчылып катып китүчән була. Эчендәге онына әллә ни зарар килми аның, бер дә кайгырма.

Дөрестән дә, «он маҗарасы»ннан чагыштырмача җиңел котылды Закир. Колхозга килгән зыян-казаны бер сарык белән каплаттылар да... Сугыш чоры бит. Закуннар иләмсез каты, баш китәрлек. Ярый, монысында Закир үзе судан коры чыкты, ди. Әмма алдагысында?..

Әнисе Зәлидә әйтмешли, ләүхелмәхфүз тактасына язган булгандыр инде, алда коточкыч бәла көтеп торган икән фәкыйрь гаиләне. Балачактан чыгып бетмәгән малай гына бит әле Закир: күрше авылда әбисенең бәрәңгесен алгач, тәмам арыганлыктан куна калды. Ә караучысыз Помпей, бәйдән ычкынды да кеше бакчасына кереп, төнозын туйганчы тыгынды. Шунда ук күбенеп җан тәслим кылды. Корсагы салам чүмәләсе хәтле күпергән малны хатын-кыз, арык малай-шалай мөгезенә аркан салып өстерәргә, тартырга тотындылар. Кан тамырлары күренеп торган, нәп-нәзек кулларын ялангач итеп, җиңнәрен сызгана-сызгана, хуҗабикә Кәшифә карчык белгән догаларын укыштыргалап, беренче булып үләксәнең койрыгына барып ябышты; аның ахирәте 80 яшьлек Минниса карчык – арткы уң аягына. Авыл советы рәисе Йомран Хәсәне читтән кычкырынып, көч биреп торды. Янәсе, бу ит тавын хет бакчадан ызанга чыгарабыз да аннан күз күрер тагын... Кая ул! Селкетә дә алмадылар. Булмагач үгез мәетен шунда ук тирән баз казып күмәргә мәҗбүр булдылар.  Иртә таңнан кайтып җиткән Закирның кайгысын сөйләп бетерерлек түгел. Әнисе Зәлидә туфрак тырнап елый, әледән-әле йодрыгы белән малайның башын төя. «Кая карадың, күзең чыкканмы әллә?» – дип такмаклап елавын белә. Еларсың да, үлгән үгез бәясе баш китмәле. Колхоз рәисе Мурзый Гафиятулласы, авыл советы башлыгы Йомран Хәсәне, биш-алты куштан Закирларның күз кашыдай, карап торган бердәнбер сыерын алырга киләләр. Аны да биреп җибәрсәң, беттең – ачлыктан кәкрәеп катарга гына кала. Берсеннән-берсе ваграк сигез баланың сигезе дә үкереп елап, сөтлебикәгә, үлем ачысы белән дигәндәй, чат ябышалар, күзләрен май баскан мәрхәмәтсез бәндәләргә малны алып китәргә юл куймыйлар.

– Ну, ладны, – дип яный Гафиятулла, кайсыдыр бала тешләгән бармагын ышкый-ышкый. – Сыер белән генә котыла идегез әле, хәзер инде судта җавап тотарга туры киләчәк, корткычлар. Нибуч, өстәгеләр белер кемнең кем икәнен.

Зар иңрәп елап кына эш чыкмый шул. Эреле-ваклы бала-чаганы зинһарлап, күршеләре карамагына тапшырып, Закир белән икәүләп, районга бармый чарасы калмый Зәлидә түтинең. Суд таракан катарлык суык клубта бара. Сәхнәдәге хөкемдарлар иңнәренә калын туннар салып чыккан. Уртадагысы – баш судья – уң кулы гарипләнгән, яшел гимнастёркалы, борын астында гына тар мыек калдырган какча йөзле ир-ат әледән-әле артка таба шуышкан шинелен сул кулы белән җайсыз гына рәтләргә мәҗбүр. Йә тәмам идәнгә төшеп җиткәндә генә, сул як күршесе күтәреп уңайлап куярга ярдәм итә үзенә. Күнегеп өлгермәгән сыңар кул белән генә эш итүләре җиңел түгел, күрәсең. Шул арада күкрәгендәге берничә орден-медале җемелдәп алгалый. Фронтовиктыр инде. Закирга ул аның әтисе белән бер сугышта булгандыр, ә бәлки, үзен дә күргәндер сыман тоелды. Һәрхәлдә бу кешенең арган, талчыккан кыяфәте ни өчендер ышаныч-өмет уята торган иде.

– Гаепләнүче Зәбиров Закир Фәйзуллович! – дип әйтүгә, чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы, арык кына малай актыгы торып баскач, суд рәисе бу ни бу дигәндәй аптырап, иптәшләренә күз ташлады. Аннары үз күзенә үзе ышанмагандай, алдындагы кәгазьләрне янә укыштырып алды булса кирәк. Үзе карашын әле кәгазьгә, әле куркуыннан йомгак булып бөрешкән малайга төшерә.

– Гаепләнүче шушы буламы инде? Ничә яшендә ул? Борынын кыссаң, җаны чыгарга торган бу малайга ул үгезне кем ышанып тапшырган соң? Колхоз җитәкчеләреннән кемнәр катнаша монда? – дип, тыныч кына, әмма дәһшәтле итеп соравына арттарак утыручы Гафиятулла белән бригадир Төхфәт торып басты. Аларның тантаналы йөзләре ничектер сүрелеп киткәндәй булды. Чөнки шинельле хөкемдар аларның йомшак җирләренә китереп сукты: ни булса да, Закир Зәбиров балигъ яшендә түгел, шуның  сәбәпле, аны җавапка тарту закон киртәләренә сыймый. Әлбәттә, хөкем каршында кем булса да гаепле булып танылырга, җәзага тартылырга тиеш. Хөкемдарлар тәнәфестән соң тиешле карарны игълан иттеләр. Анда балигъ яшькә җитмәгән яшүсмергә колхоз милкен ышанып тапшырган һәм шуның нәтиҗәсендә колхоз малына сизелерлек зыян-зәвер, каза китергән өчен колхоз җитәкчесе, бригадир, ферма мөдире фәләннәрне матди җаваплылыкка тартырга, ягъни мәсәлән, үлгән үгез бәясен югарыда күрсәтелгән кешеләрдән түләтергә, диелгән иде. Тамаша залындагылар беравык катып калды. Һич көтелмәгән хөкем иде бу! Югыйсә бер тамчы да гаепсез-нисез килеш бу залдан шәфкатьсез, каты хөкем карарын ишетеп, кан-яшь түгеп чыгып киткән мәгьсумнәр аз булган идемени моңарчы? Йа, Алла, ул шомлы, болгавыр заманда гадел кешеләр дә булыр икән! Бераздан шул илаһи тынлыкны бозып, Зәлидә апаның акырып елап җибәргәне ишетелде. Шинельле ир кеше, кай җиредер бик каты сызлап авырткандай чыраен сытты да гәүдәсенең гарип куллы ягын алга куебрак тиз генә сәхнә артына кереп китте... Ул чорның гел кара буяулар белән сурәтләнгән вакыйгаларыннан аермалы буларак, ул бер якты сәхифә шулай тәмамланды. 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 сентябрь 2021 - 14:04
    Без имени
    Рәхмәт. Күзгә яшьләр килде.🌺🌺🌺