Кырымга китү (хикәя)

Ишек шакыдылар. Дөресрәге, кемдер сак кына тибеп карады. Мин җитди урында эшләмим, гәҗит идарәсе генә – кергәндә артык тәкәллефләнеп тормыйлар биредә, шакучы юк та юк инде, ишекне каерып ачалар йә тибеп керәләр; йөзләрендә кырыс таләпчәнлек: син кем әле монда, янәсе, син монда бер кәгазь көясе генә, көя! Син һәркемне елмаеп каршы алырга тиеш, йомышын тыңларга, юатырга, нидер юнәтергә... Мин ул заманда авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли идем. Миңа гадәттә кем килә? – авылдагы влач белән риза булмаган гыйсьян җанлы адәмнәр. Алар инде итагать саклап тормый. Ә бу кемсә ишеккә сак кына тибеп карый, типми дә әле, аягы белән кыюсыз гына орына.

– Керегез!

Ишек акрын гына ачылды, бүлмәгә иң башта төсе уңып карарлыгы калмаган, әмма шактый зур букча шуып керде. Мин аңладым: аяк түгел, шул кагылган икән ишеккә кыяр-кыймас. Ләкин ул ялгыз түгел иде. Озак тоткарланмыйча бераздан букчаның иясе күренде. Инәсенең башмагы! Эт тиресеннән тегелгән йонлач бүреген сул кулы белән калкытып куюыннан ук таныдым мин аны. Сепер татары – күптәнге дустым Пулат бит бу!

Авызны ачтым да катып калдым. Аны бит үлгән дигәннәр иде! Биш ел элек үк... Үлеп ике ай үткәч кенә Төмәндәге фатирыннан табып алганнар, дип сөйләделәр. Ялгыз яши иде ул, инде сөяркәсе дә берәү генә калган – илледән узгач соң... Югалып торуы да гайре табигый түгел, юлда йөрергә ярата иде мәрхүм (мәрхүм дә дип әйтеп булмый бит әле!) – бүген Төмәндә, иртәгә Мәскәүдә, бер атнадан инде әллә кайдагы Төньяк котыпта... Гомерлек биләмче, төзәлмәс сәях! Ике ай бернинди хәбәре булмагач, сөяркәсе дә борчыла башлаган, мөгаен; фатир ишеген җимереп керсәләр, ул кухня идәнендә ята икән. Ул – ул түгел, Мәңгелек сәфәргә киткән мумия!

Бөтен Төмәнне ду китереп җирләгәннәр мумияне. Себер татар әдәбиятының Тукае дип игълан иткәннәр үзен. Барлык язганнарын бергә җыйгач, Себердә табылган фольклор әсәрләрен дә шунда кушып, Пулат хакындагы истәлекләр белән сипләгәч, саллы гына китап та килеп чыккан. Сепер татарлары бүтән татарлардан аерым халык, аларның үз әдәбияты бар, дип берәү әлеге китап нигезендә диссертация яклап доктор да булган, имеш. Мәскәүгә чакырып, ниндидер мидал да такканнар түшенә.

Шулай шаулап, өр-яңа милләт туу шатлыгыннан туйлар уздырып, җирләгәннәр теге фатирда табылган җәсәдне... Пулат яши! Пулат безнең белән киләчәккә бара! – дип фейерверк чөйгәннәр. Төмән губернаторы хәтта өч-дүрт туптан залп та бирергә риза булган. Канәгать булып таралганнар шуннан соң Сепер татарлары. Тынычланганнар. Безнең гомум татар гадәте буенча биш ел буена Пулат кабере өстенә таш утыртырга да вакытлары булмаган. Шуңа үпкәләп кабердән чыкмагандыр бит Пулат? Мөмкин хәл түгел безнең заманда. «Могҗизаларны үткән чорларда калдырдык. Пулат яши!» – дип кычкыруларны җитдигә алып булмый ич инде.

Мин үз-үземә ышанмыйча күземне угаладым. Тик ышанмыйча булмый иде, Пулат теп-тере кыяфәттә ашыкмый гына каршыма килеп утырды, каңсасын1 тимер чыбык белән чистартты да кайдандыр куен кесәсеннән чигелгән янчык тартып чыгарды, учында сикертеп авырлыгын үлчәп карагандай итте. Минем аңгырайган карашымны тотып:

– Сәйнәп пүләге, – диде. – Син пит Тукыз авылында танышкан идең аның пелән. Исеңдәме, пескә пер тырыс торнакүз2 алып килгән иде. Икенце көнне урманда сиңа арнап озан3 та атты.

Ул янчыктан вакланган тәмәкене бармак очы белән сак кына алып, каңсасына тутыра башлады. Дәшми-тынмый беравык утыргач, чакматашын чыгарды.

– Монда тартырга ярамый, – дидем мин, кабаланып. Гаҗәпләнүдән Пулатның ике кашы өскә күтәрелде.

– Тәмәке тартмыйца үләң цыгарып пуламы? – дип мыгырданды ул. – Аннары, казанча шивәгә күчәргә кирәк табып: – Шигырь язып буламыни төтен җибәрмичә? – дип кабатлады.

– Шигырь язучы юк хәзер, – дидем мин, кистереп. – Яудагы кебек кырылып бетте барысы. Сине дә бит биш ел элек үк...

– Юк сүз ул, – диде Пулат, мине бүлдереп. – Үлгән кеше Себердән үк килеп синең каршыңда утыра аламы? Каңсамны кабызсам, мин әле бөтенләй дә үлмәгән кебек!

Дөрес әйтә, каршымда нәкъ элекке Пулат иде. Себернең зәһәр җилләрендә кайрыланган кара-кучкыл бите, соры каймалы яшькелт-кара бадәм күзләре, почык борыны шул ук – берни үзгәрмәгән. Чыраенда борынгы татар сагышы. Күчем хан, безнең көннәргә кадәр яшәсә, шундыйрак кыяфәттә булыр иде, мөгаен.

– Мине үлгән тип уйладылар, ә мин Касанныкка кайтып киттем, – диде ул, бөтенләй диярлек әдәби телдә сөйләшә башлады. – Тышчаны калдырдым, нигә ул миңа? Искергән иде инде. – Ул йонлач бүреген салып өстәлгә куйды, торып басты. – Менә хәзергесе ничек? Гырнадир кебек бит, ә? Нәкъ элеккечә.

Мин берни дә аңламыйча аңа текәлдем. Аракы эчкәнгә дә охшамаган. Аек дип тә булмый, әллә ниләр сөйләгәч. Дөрес, ул элек тә сәер иде. Ләкин болай ук түгел. Тышчаны калдырдым, диме? Төмәндәге фатирының кухнясында ике ай ятып мумиягә әверелгән җәсәденме әйтә ул? Аннары телевизордан күрсәттеләр – Мәскәүдән! – быел язын Казанлык авылын тоташтан су баскан, беркем котыла алмаган! Ә Мәскәү ул андый хәлләрне хәбәр иткәндә алдамый, гадәттә. Әйе, фаҗига... Һуманитар катастрофа! Тик бер нишләп тә булмый, табигать шундый финтларны күрсәткәләп тора. Борынгылар тикмәгә авылны Казанлык дип атамаган, димәк, андый җирне иртәме-соңмы су басмый калмый.

– Ничек алыштырып була соң тышчаны? – дип сорадым мин, башны тилегә салып. – Искесен ташладың да ди, ә яңасын кайсы кибеттә саталар?

Бүлмәдә эссе иде, Пулат таушалган мутон тунын чиште, тун астындагы свитеры да миңа таныш шикелле булып күренде. Узган гасырның җитмешенче елларында ук, Хемингуэйга охшарга тырышып, икебезгә икене Мәскәүдә сатып алган идек. Шул шатлыктан калган тиеннәргә сыра да эчтек. Ансыз буламыни инде без яшь чакларда. Бераз башына киткәч, Мәскәүнең йөрәгенә басып, Пулат урысча язган бердәнбер шигырен кычкырды:

Я потомок Куцума, Стою у ЦУМа.

И русским на диво, Пью ихнее пиво!

Әйе, гаярь егет иде Пулат. Хәзер әнә йончыган шәүлә кебек утыра каршымда. Хемингуэй свитеры гына безнең бәхетле елларны искә төшереп тора сыман. Мин көлеп җибәрдем. Шатлык иде миңа бу свитерны күрү! Вакыт пәрәвезен аралап, Пулатның да йөзеннән мескен елмаю саркып чыккандай булды. Тышчасын алыштырса алыштыргандыр – мондый елмаюны мин хәтерләмим – тик киеме элекке иде Пулатның, иске иде. Анысы күңелгә ошады – яңа кием алырга ул яшь чакта да атлыгып тормады. Андый вак-төяккә акча тоту аның өчен җинаятькә тиң иде.

– Тышча ул вакыты чыккач үзе төшеп кала, ә киемнән арыну кыен, – диде ул, янә фәлсәфә томанына уранып.

– Кая урнашырга булдың? – дип сорадым мин. Әйе, бу чыннан да Пулат! Һәм аны болытлардан гөнаһлы җиргә төшерергә кирәк иде. Әлбәттә, кунакханәләр, кыйммәтле һотелләр аңа төс булмавы, алар тирәсенә якын киләчәктә бармаячагы ерактан күренә. Ә кая куначак? Элегрәк ул буйдак Мингалим дустыбыз фатирында туктала, шунда «Пулат, Пулат кайткан!» – дип ду килеп бәйрәм итә идек. Тик инде Мингалим дә икенче ел Казанда юк, Мәңгелек сәфәрдә вакыты.

Пулат букчасына ымлады: «Палык», – диде. Мин сәгатькә карадым, эш вакыты төкәнеп маташа, һәм, дөресен әйткәндә, эшлисе дә килми, чөнки Пулатны таныгач ук җирдәге һәр эшнең акыл өшерлек мәгънәсезлеккә ия булуын аңлаган кеше аңларлык иде. Бераздан инде без, буранлы Казан урамнарын кичеп, мин яши торган өйгә якынлаштык.

– Шәкә юкка чыкты бит! – диде Пулат, өйгә керер алдыннан. Шәкә Казанлык авылында клуб мөдире иде. Нишләп юкка чыкты икән соң ул? Ләкин өйгә кергәнче Шәкәнең язмышын мин күңелемә бик якын алмадым. Иң әүвәл хатынны күрәсе бар әле. Билгеле, ул бернинди кунак та көтми иде. Тик кунак килмәсенә дә иманы камил булмагандыр. Ара-тирә кунаклар гел килеп тора безгә. Дөресрәге, алар миңа ияреп кайта иде.

Дустымның Себердән үк килүен аңлаткач, кайчандыр бергә нужа күрүебезне дә искә төшергәч, хатын алай-болай сүз әйтмәде тагын, елмайган атлы булып табын әзерләде, чәй кайнатты. Пулат үзе, алъяпкыч бәйләп, балык чистарта башлады, үз кулы белән тоткан чөгәләрне кыздырырга иде исәбе.

– Шәкә юкка чыкты, дисеңме?

– Әйе, күз алдымда гаип булды. Җир йотты ахрысы.

– Син бүген гел юк сүз сөйлисең!

Пулат, пычагын өстәлгә куеп, урындыкка утырды, җансыз күзләрен

почмакка төбәп, шомлы тавыш белән әйтте:

– Шәкә Кырымга китәргә ниятләде.

– Моның нәрсәсе гаҗәп? Кырымда быел алты миллион кеше ял итәчәк,

диде әнә телевизор. Бу бит Рәсәйдәге бөтен татар халкы кадәр!

Пулатның күзенә җан иңгәндәй булды. Рәсәйне, дөресрәге, Советлар илен

ярата иде ул. Хәтта патриот дисәң дә, бик ялгыш булмас.

– Кырым! Дөрес тартып алдык хахулдан! Ул безнең җир. Шәкәнең дә анда барып урнашасы килде. Урнашыр да иде... тик менә күз алдында юкка чыкты. Юкса, Кырым ул элек-электән ханнар кулында булган.

Пулат үзен Күчем хан нәселеннән саный иде, Шәкә белән алар чыбык очы туганнар, димәк, ул да хан ыруыннан... Әһә, менә бит! Кырымга Себердән дә тарихи дәгъва, кабул ит, мөртәт Украина! Тик Пулат белмидер: Киев кенәзе Владимир, киләчәктә урыслар Кырымны яуласын өчен, ханнарга кадәр үк Херсонеста чукынып куйган! Ә Киев әле ул чакта Украина башкаласы булмаганмы... Фу-у... безнең баш кына җитәрлек түгел монда.

– Әкият ул, – диде Пулат, шаккатмалы – ул минем уемны укый иде. – Әллә ничә гасырдан соң монахлар уйлап тапкан әкият. Елъязмалардагы Владимир – чынлыкта норман конунгы Вальдемар, һәм ул беркайчан да христиан булмаган. Башкисәр, илбасар, әйе, әмма...

Мин аны бүлдердем. Авыл хуҗалыгы буенча белгеч булганга, тарихта сай йөзәм мин, Путинның диңгез култыгында, су астына төшеп, борынгы амфора табып йөрүен дә аңламадым – янәсе бабалары шуннан шәраб эчкән, диюе идеме; аның инде кирәге дә юк – Кырымны кемгә дә барыбер кире бирмәячәк; мине Шәкәнең язмышы ныграк кызыксындыра иде. Ничек ул Пулатның күз алдында юкка чыккан?

– Башкисәрлек христиан булырга да, мөселман булырга да мишәйт итми, – дидем мин, – борынгы заманда әле ул хупланган да.

– Шәкә Кырымга китеп хан булмакчы иде, – диде Пулат, бераз тын торгач. Мин шаркылдап көлеп җибәрдем. Кыска буйлы, тар җилкәле, кысык күзен калын пыялалы күзлек белән каплаган Шәкәне һич тә хан кыяфәтендә күз алдына китереп булмый иде. Киноларда ханнарны бик куркыныч, әшәке итеп күрсәтәләр бит, ә Шәкәдән табигый итагатьлелек бөркелә, аңа карап нигәдер елмаясы гына килеп тора. Хәер, борынгы ханнарның нинди кыяфәттә булганын хәзер кем белә, бәлки нәкъ Шәкә кебек булганнардыр... Без дә бөтенләй төшеп калганнардан түгел, дигәндәй битараф кына әйтеп куйдым, янәсе, без сез белгәнне күптән киптереп элгән.

– Сез бит Шәйбан нәселеннән, биләмәгез – Күк Урда, Иделнең уң ягына хокукыгыз юк. Анда ханлык итү өчен Гәрәйләр нәселеннән булырга кирәк.

– Гәрәйләр нәселеннән тәхеткә утырырлык кеше калмады, – диде Пулат. – Тарихи миссияне безгә – Күчем хан токымына – үтәргә кала. Шәкә шул юлда гаип булды. Ул Кырым тәхетенә лаеклы кандидат иде. Хәтерлисең бит аны? Хәтерләмичә!

Егерменче гасырның туксанынчы елы иде булса кирәк. Әлбәттә, милади. Һиҗринең әле ни икәнен дә белмибез. Пулат белән «Кысла» сыраханәсендә күрештек. Кремль астындагы әлеге пыяла бинада шагыйрьләр һәм бандитлар, рәссамнар һәм теләнчеләр, көйчеләр һәм йөкчеләр – Казанның бөтен түбән катлавы! – тулып ята, биредә кемне генә очратмыйсың! Иң түрдә, әлбәттә, Ленин портреты янында, кәттәдән дә кәттә булып бармен кукраеп баскан. Ул болай әллә кем дә түгел сыман – тирле кружкаларга күбекле сыра коя, керле тастымал белән кран төбен сөрткәләп ала; ә өстендә крахмалланган ап-ак күлмәк, муенында чем-кара күбәләк, дирижёр таякчыгы тоттырып бүгеннән сәхнәгә чыгарырлык. Бик якын килмә инде син аңа, агайне, мәгарә төбендәге үтә күренмәле су эчендә яткан таш салкынлыгы бөркелә сөмсере коелган битеннән. Һәркем белә – ул совет миллионеры һәм бандитлар арасында абруе зур. Исеме әле дә хәтердә. Мәхмүд! Мин аның белән кул бирешеп күрешә идем көнчел карашлар астында – ай нинди нәфрәтләнеп карый иде миңа шул чакта дус-иш, таныш-белеш. Көнләшү, безнең профессия кешеләренең яшәү рәвеше ул. Әлбәттә, бераздан Мәхмүдне атып үтерделәр. Һәм монда безнең профессия кешеләренең бернинди катнашы да юк иде, билгеле.

Пулат Мәскәүгә китешли Казаныбызга туктыйсы иткән. Кулында ул заманда бик модный нәни чемодан – «дипломат». Килешмәсә дә килешми икән – аю тәпиенә чәнечке кыстырган сыманрак... «Кысла»да сыраны биек түгәрәк өстәл кырында баскан килеш эчешле иде, шуңа Пулат дипломатын, идәнгә куеп, ике аяк арасына кыскан. Аерата мөһим йомыш белән йөрүе икән – Ленинга ходоклар барган төсле, Пулат, Себер татарлары аерым халык булырга тиеш, дигән йөз дә унике имзалы хат-петицияне Кремльгә үз кулы белән тапшырырга дип юлга чыккан. «Төньяк халыкларына вак булган өчен өстәмә льготалар каралган, ә безгә шымытыр!» – диде ул, гарьләнеп.

– Шул хәер-сәдака хакына бездән аерылмакчы буласызмы?

– Надан син, – диде Пулат, үпкәләп. Дулкынлана башласа, ул Себер шивәсенә күченгәләп ала иде: – Тукайны оныттыңмы? Шагыйрь ул общественный деятель дә, политик та пулырга тиеш. Пес пит Мәскәү өчен генә аерылган пулып кыланабыз. Тиздән үләчәк халык, дип, хантыларга, мансиларга биргән кебек, өстәмә акча гына тамызсыннар, без аңа нәшрият, милли университет, зур китапханә!

– Вокзал, – дидем мин, аны бүлдереп.

– Нәстә?

– Аэропорт!

Пулат миңа кулын селтәп сүзен төгәлләде:

– Тагын әллә нәрсәләр ачып бетерәчәкбез! – Ул инде бөтенләй тугарылып, кулын киләчәккә селти иде. – Республика! Сепер Татар Республикасы! Пу пит, пеләсеңме, нинди мөмкинлекләр! И син, надан... – Кинәт ул шып туктады. Аптырап аяк астына карады, аннары миңа рәнҗүле караш ташлады. Мәгълүм ки, кул болгаганда, тел чишелгәндә, җиргә нык басарга теләп аяк та бераз як-якка аерыла, һәм дипломат шул арада бераз үз иркендә калган икән. Әйтәм бит, «Кысла»да бур өстенә бур, алар янында карак, кем генә мондый форсатны кулдан ычкындырсын?! Милләткүләм визит ясарга сәбәп булган хат-петициядән шулай итеп җилләр исте. Пулат елап җибәрде:

– Ницек мин Сепергә катеп күреним?

– Борчылма, – дидем мин, аны юатып. – Монда намуслы бурлар... Чыннан да, ярты сәгать тә үтмәде, Мәхмүд биш-алты кәгазь бите селкеп кычкырды:

– Кемнең макулатурасы бу?

Пулат ерактан таныды петицияне. Модный дипломатны, әлбәттә, кире кайтармадылар. Әйтәм бит, төс түгел иде ул Пулатка. Килешми иде. Аның өчен иң мөһиме – хат-петициянең югалмавы, ул шуңа кош тоткандай шатланды, бичара. Хәзер инде анык кына хәтерләмим, Пулаттан да соравы уңайсыз – иске ярасына кагылу дип кабул итәргә мөмкин, – Мәскәүдән урадымы ул, юкмы? Урагандыр. Кысыр өмет – татарның ышанычлы юлдашы соңгы гасырларда. Аннары юкны бушка аударып йөрү Пулатның яраткан шөгыле дә иде. Себер Татар Республикасы... Хе!

Шунысы гына истә: бераздан мин аңа ияреп Себергә киттем. Ничә еллар дәвамында Пулат туган иле турында шулкадәр җәелеп сөйләде, мин инде җәннәт бакчаларын нәкъ менә Себердә дип күз алдына китерә башлаган идем. Анда мүк җиләген дә тырмалап кына җыялар, эрбет чикләвеге башка коела, көртлекләр ау мылтыгын үзләре эзләп йөри, суларында балык искиткеч күп – сәнәк белән генә чәнчеп аласы икән. Белмим, нигә элек анда каторгага җибәргәннәрдер дә, нигә татар: «Себер җире – сөрген җире», – дип моңайгандыр. Хәер, «Себер үзебезнеке!» – дип тә җырлаган ул.

Пулат мине әллә кая саз ягындагы Казанлык авылына алып китте. «Цын Сепер татарын күрәсең килсә, алар парысы та ошынта», – диде Пулат. Казанлык җәһәннәм тишегендә, димәсәң инде... тик аңардан якын да түгел, олы җирдән коры юл юк, туңдыргач, чана белән барып була да, җәен су юлы. Боргалак, әлбәттә, теләсә кайчан оча ала, тик бит аңа күпме генә кеше сыя? Шуңа күрә аңа утыру өчен кесәң калын булу кирәк. Ул да көн саен түгел, атнага бер тапкыр гына оча, ерак гасырларда яшәп яткан авылга гәҗит-журналлар, хатлар, посылкалар алып килә. Әле җәй иде, без Пулат белән авылга көймәдә барырга булдык. «Гомер онытмаслык тәэссорат булачак!» – диде ул, күтәренке тавыш белән.

Чыннан да, Агыт суы сурәтләп туймаслык иде! Кыйгачлап төшкән кояш нурларында ул көмеш тәңкәләрен җемелдәтеп гүя чалкан ята, ике як ярдан аңа елак тирәкләр иелгән, офыкка табарак карагачлар төмсәләнеп күренә, дөньяның киңлеген, дәһшәтен бөтен күзәнәкләрең белән тоясың, биредә син бик бәләкәй икән! Шул ук вакытта җиһанның барлык кодрәте, могҗизасы сиңа гына туплангандай тойгы да каядыр ми төпкелләрендә пәйда булып, ялган ләззәт кан тамырларыннан талгын гына ага башлый. Һә-әй! Кичкә таба Агыт суы Олы күлгә кушылды, монда аккошлар, чумга үрдәкләр, су тавыклары йөзеп йөри – көймәгә юл бирергә исләрендә дә юк! – аларны ишкәк белән куа-куа акрын гына каршы якка шуыштык. Ниһаять, аждаһа борынлы юаш көймә, төнбоекларны ерып, ярга килеп туктады. Ярда кипкән балык әрдәнәләре кеше буе – биредә балыкчыларның ун-унбиш йортлы авылы урнашкан икән. Уат идеме соң исеме? Пулатны Себердә һәр татар белә, асыл мәгънәдә кочак җәеп каршы алдылар. Бигрәк тә кызлары. Башына сәүкәлә кигән, озын толымына чулпылар аскан карагат күзле бер кыз, бала итәкле яшел күлмәген чеметеп генә тотып, безгә якынайды. И-их, егетләр! Сез сорамагыз, мин сөйләмим. Казанга назлы килен булып төшкәндә, Сөембикә шундый кыяфәттә булгандыр, валлаһи. Кулны кулга кушырып, без аның белән урманга кереп киттек. «Кайчә! – дидем, – мин монда калам. Балыкчы булам, сунарчы булам». Кайчә көлде, «Калымың күпме? – дип сорады. – Язлык канча палык тотасың?» Чыпчык тезеннән булган балачак инешендә күлмәк белән маймыч сөзгән малай мин... тик монда белмим шул... нинди калым? Күл буенда җикән камыш, Күзләрендә сары сагыш. Калды ярда, кул болгады, Томанга кереп югалды.

Иртән тагын юлга чыктык. Нәкъ җырдагыча, Кайчә ярда калды, тик кул болгамады. Бер урында баскан килеш каккан казык кебек тора бирде. Нинди уйлар биләде икән аның башын? Әллә табигатьнең садә баласына тирән кичерешләр хас түгелме? Уйласаң, бик гади бит бу дөньяда барысы да – кавышулар, аерылышулар... туу... үлем... Без дә бер сүз эндәшмичә ишкәкләргә ябыштык. Олы күл Җылы күлгә тар гына арык аша кушыла. Арыкны йөз еллар элгәреме, әллә аннан да элегрәк, мондагы бер шәех казыткан, аннан көймә – өч йөз метрлар булыр – ике ярга ышкылып диярлек бара, шуңа бер генә кеше җайлап ишәргә тиеш – мин яр өстеннән атларга булдым. Ә монда сазлык, аякны куярга өлгермисең, ул сасы сулар чыгарып бата да башлый. Анда-монда кәрлә каеннар үсә, мин бер корыган ботакны таяк итеп, түмгәктән түмгәккә сикерә-сикерә, көймә белән янәшә алга омтылдым. Сак атламасаң, батып китүең дә бар, Ходай сакласын...

– Шәкә дә ярдан барасы иде, мин көймәдә калдым... Сазлык йотты бугай үзен – юкка чыкты! – диде Пулат, минем хатирәләрне бүлдереп. Инде мин тәмам ышандым: ул минем уйларны укый белә, күңелемне, иңләп-буйлап, гүя үз көтүлеге иткән иде.

Җылы күлне кичеп, сазлык аша кеше тотарлык түмгәкләргә баса-баса биш-алты чакрым интектергеч юл үткәч, ниһаять, түбәнлектә Казанлык авылы күренде. Монда килеп җиткәнче үк мин Себерне нигә курорт итмәгәннәренә төшендем. Җәннәттә черки булмый! Бөтен башны иңгә кадәр салындырган махсус челтәр белән каплыйсың – әле аңарчы тәнеңне черкигә каршы крем белән сөртеп! – бер генә керер тишек тә юк сыман; әллә кайдан үтеп безелди, авыртуы бер хәл, кычытуына һич чыдар әмәл юк. Бездәге черкинең борыныннан үбеп, соңра һәйкәл куярлык!

Казанлык авылы, эссе кояш астында да өшегән кебек, бөрешеп яткан зур җанварны хәтерләтә иде түбәнлектә. Ул өстән шулай, ә аста, үзендә, авыл тек авыл. Клубының кашагасына «Дворец культуры» дип зур итеп язып куелган. Казанлык та урысча Казанлык түгел, Подберезье булып чыкты. Бик оста тәрҗемә ителгән. Клуб каршындагы озын баганага борынгы кара тәлинкә – радио беркетелеп, аннан Габдулла Рәхимкуловның «Шәйморза» җыры бөтен авыл өстенә яңгырый иде.

Шәкә кысан гына бүлмәдә гәҗит караштырып утыра иде без кергәндә. Исәнләштек. Минем Казаннан ук килүемә аның исе китмәде.

– Казан өчен күңелем тыныч, – диде ул. – Шәйми яхшы идарә итә. Ул... – Бер пыяласы чатнаган күзлеген борын өстенә турылап урнаштыргач, нәтиҗә ясады: – Ни әйтим? Хәйләкәр-р... Чын сәясәтче. Әйе, Казан өчен күңелем тыныч, – дип үз-үзен җөпләде ул. Аннары уйчан кыяфәттә: – Соңгы арада Анголадагы хәлләр борчый әле мине, – диде. – Аугустино Нетто ялгышрак юлдан китте.

– Акыл өйрәтеп кайтыр идең, – дип, Пулат сүзгә кушылды.

– Бармыйча да булмас шул. – Шәкә мышнап җилкә чокырын кашыды. – Менә син Казанның нигә җиңелгәнен беләсеңме? – дип Африкадан тиз генә безгә кайтты ул. – Аны мең төрле кеше мең дә бер төрле аңлата, – дидем мин, теләмичә генә.

Бәхәскә урын калдырмаслык итеп Шәкә кул чирты белән өстәлгә сугып алды:

– Аның сәбәбе бер генә: башбаштак казаннар безнең Мамук ханны куып җибәргән!

– Әйе, сур ялгыш пулган ул, – дип җөпләде аны Пулат.

Озак утырдык без Шәкә бүлмәсендә.

– Менә ни өчен безнең авыл Казанлык дип атала? – Шәкә имән бармагын өскә чөйде. – Син уйлама уйсу ергә урнашканга дип... Иң әүвәл монда казаннар килеп төпләнгән. Казан җимерелгәч... Казанныклар барысы да авылның үзәгендә яшәде, сәүдәгә хирыслар иде. Аларның инде бүген барысы да Төмәндә... Югары очта – бохарлыклар, анда элек мәчет булган. Бабалары Күчем хан заманында Бохара ханлыгыннан килгән, безне дингә дүндерергә. Хәзер һәммәсе укытучы. Ә без – чын сеперләр – түбән очта, безнең һөнәр – аучылык, балыкчылык. Күчем хан җиңелеп, казаклар кыса башлагач, дала ягыннан сазлык арасына, казаннык кардәшләр янына килеп сыенганбыз.

– Чын сепер булгач, син нигә мондый эштә соң – клубта?

– Каны сыекланган, – диде Пулат, кулын селтәп.

– Ауга чыгам мин кайчакта. – Шәкә, аклангандай, күзлеген рәтләде.

– Әйе, – дип көлде Пулат, – кайсыдыр елны Шәкә аю аулый язды. Кереп киткән бу урманга, мылтык тотып. Биш чакрымнар ары анда ташландык техника мазарлыгы. Шунда Шәкә К-700 тракторы тәгәрмәченең шинын чылатып ята икән. Артында мыш-мыш килгән тавышка борылса-а... Аю бабай үзе! Куркуыннан Шәкә артка чигенә башлаган һәм теге шинның уртасына егылып та төшкән. Бер әйләнгән аю шин тирәли, ике әйләнгән... Ята икән Шәкә калтырап, ау мылтыгын кочаклаган килеш. Кинәт аю танавын җыерган да, Шәкә өстенә төкереп, урманга кереп киткән.

– Бер дә көлке түгел, – диде Шәкә, карасына катып. – Бабай ул шаяртмый. Йөзгә йөз килеп кара әле менә үзе белән, ничегрәк сайрарсың икән?

– Йөзгә йөз дә килгән булды... – дип Пулат урыныннан торды. Мин аңа ышандым – аучылык аның канында иде. Шәкәнең кәефе кырылды.

– Менә шушы хәлне егерме ел инде мәзәк итеп сөйлиләр, – диде ул, миңа зарлангандай. – Зур тарихи вакыйга инде ул безнең авыл өчен. Монда бит, гадәттә, авыз тутырып сөйләрлек бернәрсә дә булмый. Туалар, яшәп маташалар да үләләр. Тормышмыни бу? Китәргә иде каядыр. Чын-чынлап яшәп алырга иде бер. Юкса тирес корты кебек бит без монда!

Мин, уңайсызланып, тамак кырдым. Себергә романтика эзләп килгән адәм бит үзем дә. Аучылар, балыкчылар турында берәр чын әсәр язып булмасмы дип...

– Сугыш башланмадымы? – дип сорады ул, ялварган тавыш белән.

– Юк әле, ләкин өмет бар, – дидем мин.

Балык чистартудан бүленеп, Пулат тагын хатирәләремә катышты:

– Кырымны тартып алгач, Шәкә яңадан тугандай булды. Салып алгач, гел

ура кычкырды, янәсе, Кырым үзебезнеке...

– Эшсезлектән интегә иде ул.

– Юк, ул Казанлыкны тарсынды – масштаб кечкенә, аңа зур эшләр лаек

иде. Шуңа да Кырымга җыенды. – Ул гына җитмәгән ди анда! – Татарсыз Кырымны терелтеп булмый, – диде Пулат, үз сүзенә нык ышанып. – Татарларны кугач, тәмәке үстерүче дә калмаган бит анда, беләсеңме? Затлы йөзем сортлары юкка чыккан. Ханлык власте урнаштырсак, без Кырымны янә гөлбакча ясыйбыз, Алла теләсә. Әнә Израильдән өч йөз мең яһүд кайтырга тели. Кайтсыннар! Җир эшен яраталар – кибуцалар төзербез далада.

– Урыслар кул чабып торыр, әйеме?

– Алар бит инде без! Телләре генә аерым иде элек. Хәзер инде рәхәтләнеп уртак тел табабыз. Нүгәр4 булыр кайсысы... Э-эх, Шәкә генә сазлыкта калды менә.

– Ничек батты соң ул?

– Кырымга китәм, дип теңкәне корыткач, көймә белән озатырга булдым аны Олы күлгә кадәр. Арыктан йөзгәндә, икенең берәве сазлыктан атлый бит, үзең дә беләсең. Менә ул да китте йөз тапкыр үткән юлдан. Кем уйлаган аны...

Кыздырылган чөгә исе, авыз суларын китереп, бүлмәгә таралды. Аш астына берәр касә авызга капладык.

– Бәлки, ул батмагандыр? – дидем мин, Пулатның кәефен күтәрергә теләп. – Саубуллашып тормагандыр, бәлки?

– Чыннан да, – дип, Пулат көлеп җибәрде. – Кырымда ятадыр әле, субакы!

Сүзгә сүз ияреп, ут алдырырга да онытып торабыз икән, ярым караңгыда тере Пулат түгел, яшьлектән калган свитер эчендә мумия утыра кебек тоелды бер мизгелдә... Эчке калтыравымны басарга тырышып, сорау бирдем:

– Казанда озак торасыңмы? Аннары кая җыенасың?

Пулатның уч-уч караңгылык оялаган ике күз чокырының төбендә диңгез суы чайпалгандай булды:

– Кая җыенам? Кырымга, әлбәттә! – диде ул, катгый итеп.

 
"КУ"  10, 2017

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: