Көндәш (хикәя)
Сиринә тәрәзә аша үрелеп кенә, иренең машинасы торган урынга күз салды. «Кара, һаман кузгалып китмәгән. Кызык, кемне көтә икән?» Шулчак Сиринә, авызын май кояшыдай ерып, кулына подностырмы-тәлинкәдерме тотып, каршы яктагы йортның уртадагы подъездыннан чыгып килүче Нәзирәне күреп алды һәм баскан урынында тораташ булып катып калды. Тукта, ни бу?
Ул моны күрергә тиеш түгел иде. Тәрәзә янына да килергә тиеш түгел иде. Тик, ире артыннан авыр тимер ишек ябылуга, аяклары үзеннән-үзе Сиринәне балконга таба тарттылар. Балконга чыгып басуга, тәрәзәдә эленгән челтәрне күтәрмичә генә, ул аска караш ташлады. Менә Иреге, шәп-шәп кенә атлап подъезддан килеп чыкты да, ялкылдап торган “Ленд Крузер”ына кереп утырды. Үзләре яшәгән фатир тәрәзләренә хәтта күтәрелеп тә карамады. Юләр түгел, белә ич ул Сиринәсенең тәрәзәдәге челтәр аша үрелеп үзенә карап калганлыгын. Нигә юри генә булса да тәрәзәгә күтәрелеп карамаган була инде? Нигә шулкадәр битарафлык, салкынлык күрсәтә? Нигә көннән-көн ныграк читләшә? Нигә?! Нигә?! Нигә?!
Сиринә, түгелеп елап җибәрүдән куркып, иреннәрен кысты. Күзләрен йомып, хәтирәләренә бирелде. Ире белән кавышкан, мәхәббәткә һәм бәхеткә коенып яшәгән мизгелләрен бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде. Бер дә болай булмас, аны гына яратыр, аңа гына табынып яшәр кебек иде дә бит Иреге. Әллә ни булды шул аңа соңгы арада, әллә ни булды. Әллә шайтан котырта, әллә башка берәү, белмәссең. Ни сөйләшми, ни эндәшми. Хәер, кайчан сөйләшеп утырсын инде ул Сиринә белән? Бизнесы, әнә, көннән-көн үсә, тармаклана бара. Бүген — Уфасына, иртәгәсен Чаллысына чаба. Әле, әнә, яңа төзелеш маркеты ачарга йөри. Мең төрле эше, мең төрле мәшәкате бар инде аның да. Ләкин болар гына битарафлык белән салкын мөнәсәбәткә аклау булалмасын Сиринә белә, бик белә. Ләкин ул турыда уйларга гына курка. Вакыты-вакыты белән хезмәттәшләре шул хакта сүз башларга итеп карыйлар каравын. “Ирек хыянәткә бара торган кеше түгел!” — дип Сиринә кырт кына кисеп куя. Юк, ышанмый Сиринә Ирегенең хыянәтче икәнлегенә. Үтерсәләр дә ышанмый. Ничек инде аның акыллылардан да акыллы Иреге хыянәткә барсын ди? Юк, юк, була торган эш түгел бу. Була торган түгел. Җайланыр әле бер аралары, дөрләп китәр әле бер сүнеп баручы мәхәббәт учаклары.
Сиринә, күңеленә шундый матур уй килүгә сөенеп, күзләрен ачты һәм, тәрәзә аша үрелеп кенә, иренең машинасы торган урынга күз салды. “Кара, һаман кузгалып китмәгән. Кызык, кемне көтә икән?” Шулчак Сиринә, авызын май кояшыдай ерып, кулына подностырмы-тәлинкәдерме тотып, каршы яктагы йортның уртадагы подъездыннан чыгып килүче Нәзирәне күреп алды һәм баскан урынында тораташ булып катып калды. Тукта, ни бу? Әллә ялгыш күрәме? Юк ла, ялгыш түгел лә. Менә Нәзирә Ирекнең машинасы янына йөгерә-атлый килеп җитте дә, аңа кулындагы тәлинкәне сузды. Тегесе, Нәзирәдән карашын алмый гына, тәлинкәне кулына алды. Сиринә, балкон тәрәзеннән чыгардай булып, аска текәлде. Тәлинкәдә ни икәнлеген күрәсе килә иде аның. Текәлеп карауга анысын да күрде: майда йөздереп пешерелгән пирожкилар! Шулчак Ирек бер пирожкины алып авызына капты, аннан икенчесенә үрелде. Әйтерсең лә өйдән биш минут элек кенә мае агып торган мантылар ашап чыкмаган! Ай, адәм мәсхәрәсе! Көпә-көндез бит! Кешедән дә оялып тормыйча! Ай җирбит, ай адәм актыгы, ай-ай-ай! Әйтәм аны соңгы вакытта үзгәрде Иреге. Юкәдә булган икән лә читләвек, юкәдә булган икән.
Шулчак машина кабынган тавыш ишетелде. “Лэнд Крузер” әкрен генә урыныннан кузгалды. Нәзирә ялт кына үрелеп Ирекнең битенән үбеп алды да, авызын баягыдай май кояшыдай ерып, кулын болгап урынында басып калды. Өч-дүрт метр ара үттеме-юкмы, Ирек, капыл гына машинасын туктатты һәм, башын тәрәзәсеннән тыгып: “Сәгать бишләргә Сарманай буена килә торырсың, яме” — дип, Нәзирәгә эндәште.
Аның соңгы сүзләре Сиринәнең йөрәгенә утлы хәнҗәр булып кадалды. Ул Ирекнең сөяркәсен Сарманай буена ни өчен чакыруын да аңламады, Нәзирәнең, аларның тәрәзәсенә мыскыллы карап алганнан соң, мыйкылдап торган арт саннарын уйната-уйната үз подъездларына кереп китүен дә күрмәде. Ул, бер ноктага төбәлеп, тере мәет булып басып торуын белде. Ярый бу халәтен балалары күрмәде. Ярый әле авылга — иркә апаларына кайтып киткән чаклары булды.
Аларның өч тәрәзәләре дә, балконныкы да кояш ягына карый. Төш җитеп кенә килүгә карамастан, балконның линолеум җәелгән идәне кап-кайнар. Яланаяк басып торам димә. Сиринә дә, аякларының пешә башлавын тоеп, залга таба атлады. Бу минутта аның аяклары гына түгел, йөрәге дә кайнар утта пешә иде. Бүлмәгә керүгә Сиринә балкон ишеге төбәндә торган диванга йөзтүбән капланды да, сулкылдап елап җибәрде. Туйганчы елап алгач, күңел ярсулары да бераз басыла төшкәндәй булды. Тик баягы вакыйга гына күз алдыннан китмәде. Йөрәге бертуктаусыз: “Адәм мәсхәрәсе, адәм мәсхәрәсе бит” — дип сулкылдады.
Ул әкрен генә торып ванна бүлмәсенә юнәлде. Кранны ачып куйды да көзгегә күз салды. Аннан аңа елаудан шешенеп беткән, чәче-башы тузган 40 яшьләр тирәсендәге хатын карап тора иде. Ул тәүдә чәчләрен төзәтте, аннан салкын су белән озаклап бит-кулларын юды. Шуннан беравык йөзенә текәлеп карап торды да: “Я, әйт инде, шулай нык ямьсезме мин?” – дип көзгегә дәште. Тик телсез көзге аңа җавап бирергә ашыкмады: бүртенгән йөзен бөтен барлыгы белән күрсәтеп тора бирде.
Белә, бик белә Сиринә үзенең кашыкка салып йотардай сылу хатын икәнлеген. Ходай Тәгалә үзеннән төс-бит матурлыгын да, гәүдә зифалыгын да жәлләмәгәнлеген. Озынча түгәрәк йөз, уймак кына борын, шомырттай чем кара күзләр, шул ук төстәге калын һәм озын чәчләр булса да тик анда гынадыр. Үзен көзгедән күзәтеп басып торган мәлдә Сиринәнең күз алдында капыл гына Нәзирәнең буй-сыны калкып чыкты. “Ни гәүдәсе, ни йөзе йөз түгел. Үзе симез, үзе шөкатьсез. Нәрсәсенә һушы китте икән Ирекнең?” — дип әрнеп типте аның йөрәге. “Шул мыйкылдап торган түшләре белән арт саннарына гына кызыкса инде. Әй бу ирләрне, әй бу чирләрне. Тазы булса, кырчыны кирәк шул аларга!” — дип әрнеде хатын көзгедән күзләрен алмыйча гына. Шулчак ишекнең шалтырап ачылганы ишетелде. “Әллә Ирек кайтты инде?” — дип уйлап Сиринә тиз генә битен салкын су белән юып алды да, прихожийга таба атлады. Тик, ишектә Ирекне түгел, ә аның бертуган апасы Рәсимәне күреп, аптырап китте.
Рәсимә, исәнлек-саулык сорашмастан, килененең иңнәреннән кочып алды да, аналарча кайгыртучан тавыш белән ипләп кенә сүз башлады:
— Белдем шулай буласын, күрәзәче кебек барысын да алдан белеп-сизеп тордым. Күз тидерерләр бу бер-берсенең авызына гына карап торучы мәхәббәт кошчыкларына, күзләр генә тидерерләр дидем. Шулай булып чыкты да. Их, кемнәрнең генә каты күзләре тиде икән сезгә апакаччайларым, кемнәрнеке генә тиде икән?
Каенапасының сүзләрен Сиринә тыныч кына тыңлый алмады, күз яшьләренә ирек бирде. Шуннан капыл гына айнып киткәндәй булды да:
— Рәсимә апа, син боларны каян беләсең ул? — дип, каенапасына текәлде.
— Беләм, киленкәем, барын да беләм, энәсеннән җебенә кадәр беләм. Синең генә күзең сукыр булгач та. Башкалар барысын да күреп-белеп тора бит. Бөтен район сөйләп чыкты бит инде бу хакта. Район сөйләгән минем колак аша үтәмени? — дип, лапылдап залдагы диванга барып утырды.
— Бөтен район дисеңме? Ни сөйлисең син, Рәсимә апа? Мин... мин ... бүген генә белдем бит әле бу хакта, — дип, елап җибәрүдән үзен чак тыеп, Сиринә каенапасына текәлде.
— И, Сиринәкәем, бигрәкләр беркатлысың шул, бигрәкләр беркатлысың. Шул беркатлылыгың харап итә дә инде үзеңне. Теге күршегездә генә яшәүче Нәфилә әхирәтемне беләсең бит. Бая күргәннәрен һушы китеп сөйләде дә, яныңа килмичә булдыра алмадым. Ния шунда Ирегеңнең артыннан йөгереп чыгып, сөяркәсенең пирожкиларын җиргә атып бәрмәдең, ә? Күрәләтә иреңне ят хатын белән гыйшыйк-мышыйк уйнаттырып тордың? Катырак була белергә кирәк үскәнкәем, катырак була белергә кирәк. Каты булудан да бигрәк ирләрне тота белергә кирәк. Күрмисеңмени гаилә корабыгызның бер якка янтаеп, төпкә китеп барганлыгын? Нәзирәнең иреңне әкренләп куеныңнан тартып алып бетереп барганлыгын?
— Аны тартып аласы юк: без күптән аерым бүлмәләрдә йоклыйбыз инде, Рәсимә апа, — дип, карашын түбән төшереп кенә әйтеп куйды Сиринә.
— Ишәсез икән ишәк чумарын. Соң сез аерылышырсыз да ди. Балаларыгыз нишләр соң? Алма кебек ике балагыз нишләр? Аларга бу гамәлегезне ничекләр аңлатырсыз?
— И, Рәсимә апакаем, кем уйлаган инде Ирекне хыянәт итә, дип. Мин бит аны командировкаларга гына китә дип уйлый идем.
— Их, Сиринәкәем, кырыкны кырлап барсаң да бу тормышның син уйлаганнан күпкә катлаулырак һәм явызрак икәнлеген аңлап бетермисең шул әле син, аңлап бетермисең. Күзеңне ачыбрак карарга вакыт та бит. Юк шул, һаман шул үзеңнең беркатлы дөньяңнан чыга алмыйсың.
Хәзер бит ялгыз хатыннар буа буарлык. Аларның да синекедәй акчалы, яхшы машиналы бай ир белән яшисе килә инде. Шуңа да җай чыкканын карап-аңдып кына торалар. Авызыңны ачыбрак йөрдеңме, иреңне тартып алырга да күп сорамыйлар. Нәзирә әллә матурлыгы белән Ирегеңне үзенә караттты дисеңме? Юк шул, туганкаем, юхалыгы, йомшаклыгы, җылы ашы белән каптырды ул аны.
— Соң мин дә ашарга начар пешермим бит инде, Рәсимә апа.
— Пешерәсеңдер лә ул. Тик пешергәнеңне Нәзирә кебек ихахайлап-михахайлап ашата белмисеңдер. Ир карау ул, киленкәем, үтә дә авыр хезмәт. Ирләрнең бит аларның холыклары көзге көн кебек: әле кояш кыздыра, әле яңгыр яудыра торган. Хатын-кызга көн дәвамында кырыкмаса кырыкка үзгәрә торган шул холыкка яраклашып яшәргә өйрәнергә кирәк. Ирләр алар үз-үзен караган, матур хатыннарны яраталар. Я, кара инде үзеңә. Инде төш үтеп бара, ә син әле керфекләреңне һаман да каралтмагансың. Шул да булдымы эш? “Һәр иртәңне чәй эчүдән түгел, керфекләреңә тушь сөртүдән башла!” — дип күпмеләр әйткәнем бар үзеңә. Бу төсе уңып беткән халатыңны да күптән салып атарга вакыт. Кесәңдә бер түгел, миллион халат алырлык акчаң була торып, шундый халаттан йөриләрдимени адәм көлкесе? Гел мин әйткәнне генә көтеп ятма, өйрән инде, киленкәем, үзеңне карарга. Интернетта казын. Рецептлар буа буарлык ласа анда. Картаеп бетеп барсам да, мин үзем көннәр буе шунда утырам, әле бу масканы ясап караган булам, әле икенчесен шундагы рецепт буенча эшләп битемә ягам. Син дә шулай ит. Сыер савасың, бакча карасың юк, үзеңне карарга гына вакыт табып була бит инде. Әйдә, җыен, кибеткә чыгып керәбез. Бәлки, күңелеңә охшаган киемнәр таба алырбыз. Төшкән кәефне мин үзем гел шулай яңа кием алып күтәрәм. Синеке дә, бәлки, аз гына булса да күтәрелеп китәр.
Рәсим апасының сүзләре Сиринәнең күңелендә бәләкәй генә өмет чаткысы кабызгандай булды. Баягы күренеш күз алдыннан китмичә, күңел чиләкләрен чайкалдырып торса да, ул еламады: сүзсез генә Рәсимә апасы артыннан иярде.
— Әллә урамга шулай бизәнми-төзәнмичә чыкмакчы буласың? Кит, кеше күрә күрмәсен. Бар, тиз генә күзләреңә сөрмә тарт, керфекләреңне каралт. Бар, бар, елаганыңны кеше сизерлек булмасын!
Подъезддан чыгып, Ирек ”тимер аты”н туктата торган җиргә килеп җитүгә, Сиринәнең күзләре шундук яшьләнеп чыкты. Тик үзенең бу халәтен каенапасына сиздерәсе килмәде, читкә карап, тиз генә күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды.
Гомердә болай иткәне юк иде, ике капчык кием сатып алдылар Сиринәгә. Күтәренеп кайтып килгәндә каршыларына көндәше Нәзирә очрады. Әллә тәрәзәдән күреп калып, махсус йөгереп чыкты, белмәссең. Аны күрүгә, Рәсимәнең йөзе болытлы көндәй сытылып куйды. Сиринә, көндәшенең үзенә төбәлгән утлы карашын тоеп, башын түбән иде. Эндәшми-нитми генә яныннан узып китәргә теләде. Менә аралар якынайды, шул минутта Сиринә йөрәгендә утлы давыл купканын тоеп алды, ерткыч җәнлектәй Нәзирәгә ташланасы, ике куллап чәчләрен йолкыйсы, битләренә тырнакларын батырасы килде. Ләкин Сиринә боларның берсен дә эшләмәде, тешен кысып, алга баруын белде. Ә менә Нәзирә эндәшмичә кала алмады. Кызыл иреннәрен үзенә хас булганча гына бөреп алып:
— Ни хәлләрең бар, күрше? — дип, Сиринәгә төбәп дәште. Бу юлы Сиринә түзәлмәде: нәфрәт тулы карашын көндәшенә төбәде. Нәзирәнең шатлыктан балкып торган яшкелт-соры күзләрен күреп, күңелендә ачу бураны күтәрелде, бар йөрәген ачыдан –ачы көнләшү хисе биләп алды. Йөрәге: ”Кемгә алыштырдың син мине, Ирек?”дип, читлегеннән чыгардай булып, тибәргә тотынды. Күзләре исә шул минутта ук көндәшенең кимчелекле якларын эзләргә кереште. Иң беренче Сиринәнең карашы Нәзирәнең ут кебек янып торган кызыл иреннәренә төште. Ирегенең шушы иреннәрне суырып-суырып үбүен күз алдына китереп, тәне чымырдап куйды. Аннан соң карашы Нәзирәнең җеп кебек нечкә итеп йолкынган кашларына барып төртелде. “Никадәр ясалмалылык!” — дип, үзенчә нәтиҗәдә ясады Сиринә. Иңнәренә тузгып төшкән җирән чәчләрен дә ошатмады. “Өскә җыеп куйса, матуррак булыр иде”, дип уйлады.
Бераздан Сиринә карашын көндәшенең гәүдәсенә күчерде. Бүлтек-бүлтек майларны күрсәтеп торган топик белән бот төбеннән генә торган ап-ак шортыларны күрүгә, күңелендә җирәнү тойгысы уянды. “Бу бүрәнә юанлыгы ботка шорты киерлек мени инде?” дип, эченнән генә көндәшеннән мыскыллап көлеп тә алды. Йомры имиләрне күрсәтеп торган челтәрле кызыл топик исә аны бөтенләй чыгарыннан чыгарды. Менә ничек карата икән Нәзирә ирен. Сиринәнең ачуыннан лач итеп көндәшенең битенә төкерәсе килде. Ләкин ул алай итмәде, чөнки каяндыр ерактан нәнәсе: “Сабыр бул, балам, сабыр бул. Бу тормышта сабыр канатларысыз булмый !” — дип эндәшә кебек тоелды.
Өйгә кайткач, килен белән каенапа чөкердәшеп чәй эчтеләр. Кайтырга кузгалганда Рәсимә Сиринәнең кулына бер китап тоттырды һәм:
— Эчең пошкан чакларда шушыны укы, — дип, үзенең киңәшен бирде.
Сиринә ялт кына китапның тышына күз ташлады: “Көндәлек тормышта укый торган догалар”. Ул, берни аңламавын белдереп, Рәсимә апасына карады.
— Бер дә икеләнмә, укы син бу китапны. Шундагы догаларны укысаң, һичшиксез, күңелеңә тынычлык табарсың.Читкә алып куйма, мин китү белән үк укый башла, — дип Рәсимә кайтыр якка кузгалды.
Сиринәнең ни ди булса уйларлык хәле юк иде. Ул, кулыннан китабын төшермичә генә, диванга килеп утырды. Теләр-теләмәс кенә китапның беренче битен ачты һәм авыз эченнән генә укый башлады: “ Бисмиллаһи иррахман иррахим”. Бу сүзләр Сиринәгә яхшы таныш ләбаса. Нәнәсе йокыдан торуга кабатлый торган сүзләр ич бу! “Әлхәмдүлүлләһи раббил галәмин”. Кара әле, болары да таныш, балачактан ук хәтеренә сеңеп калган юллар!
Битләр бер-бер артлы ачыла, догалар укыла торды, Сиринәнең дә күңеле бераз тынычлангандай булды. Китапның азаккы битләрен укыганда, тамагы кибүен тоеп, чәй куярга аш-су бүлмәсенә юнәлде. Чәй куйганда тәрәзәгә дә күз салып алды. Көндәше Нәзирә иреннәре кебек кып-кызыл машинасын гаражына чыгарып маташа иде. Сиринә ялт кына дивардагы сәгатькә күз төшереп алды. Дүрт тулып киткән. “Тукта, көндез бит алар сәгать биштә Сарманайда очрашырга сүз куешканнар иде. Димәк, бу шунда барырга җыена. Әллә артларыннан барыргамы икән?” Шулай уйлауга, Сиринәнең чигә тамырлары сулык-сулык килә, йөрәге читлегеннән чыгардай булып дөп-дөп тибә башлады, тәне буйлап эсселе-суыклы дулкыннар йөгерде. Шулчак, каяндыр гына адашып күңеленә: “Әллә балта алып барып, икесен дә чапкалап ташларгамы икән?” дигән куркыныч уй килеп керде. Шулай уйлап, Сиринә тиз генә кладовкада яткан балтаны барып алды. Аннары, җәһәт кенә киенеп, ишек янына килеп басты. Ишекне бикләп булашканда эчтә телефон шалтыраган тавыш ишетелде. Сиринә, “Кире керсәм, юлым уңмас инде”, “ Кермәсәм, тагын ярамас, я балалар шалтырадыр, авылда бит кесә телефоны тотмый”, — дип, бер мәл икеләнеп басып торды да, туфлиләрен салып тормый гына телефонга таба атлады. “Әни, әни, әникәем, апай ут кебек яна. Тиз генә килеп җит. Иркә абый белән иркә апа әле печәндәләр”, — дип кызы эндәшүгә: “Хәзер, хәзер килеп җитәм, балакаем” — дип, балталы пакетын ишек төбенә ташлап, тышка атылды.
****
— И, улыкаем-сылукаем, чирләп коткаемны алдың бит. Башка беркая да җибәрмим мин үзегезне генә, беркая да җибәрмим, — дип, ике баласын ике яктан кочаклап, диванга килеп утырды Сиринә.
Шулчак улы, коңгырт-кара күзләрен мөлдерәтеп карап: “Әни, әти кая, нигә әл дә кайтмады ул? Мин бит аны нык итеп сагындым”, — дип сорап куйды. Сиринә ни дип әйтергә дә белмәде. Күз алдына кызыл “Фиат”ына утырып булашкан көндәше Нәзирә, көндез саубуллашмыйча да чыгып киткән Иреге килеп басты. Тиз генә телефонынындагы сәгатькә күз төшереп алды: тугыз тулып килә. “Әллә кайчан очрашканнардыр инде, җирбитләр, берәр җирдә күңел ачып утыра торганнардыр”, дигән әрнүле уй Сиринәнең йөрәген яндырып үтте. Күзләренә әкрен генә яшь бөртекләре тула башлады. “Чү, тукта, нигә елыйм әле? Еласам, балаларым сизәчәк бит. Үч алу да дөрес түгел. Үч алып кына кая барып була инде? Төрмәгәме? Шуннан балаларымны кем карар? Балалар йортына алып китәрләрме? Үзең гаеплесең, диде бит инде Рәсимә апа. Димәк, гаеп үземдә дә бардыр. Ярар, иртәгә үк булмаса да, үзгәрермен әле. Рәсимә апа кушканча эшләргә тырышырмын. Ир йөри дип кенә балаларны әтисез калдырып булмас инде. Аларга бит әни генә түгел, әти дә бик кирәк. Нәнәкәем әйтмешли, сабыр итәргә кирәк инде бу очракта, тешне кысып булса да сабырлар итәргә кирәк” дип, бу хакта уйламаска тырышты. “Хәзер кайтып җитә әтиең. Юлда бит ул. Ул кайтканчы, әйдәгез, бергәләшеп телевизор карый торабыз”, — дип, пультны алырга өстәл янына килде. Каналларны күчергән арада БСТ каналыннан барган “Яңалыклар” программасындагы сюжет күзенә чалынып калды.
“Ашыгыч хәбәр җиткерәбез. Бүген көндезге биштә М-7 трассасында, Сарманай кафесы тирәсендә коточкыч юл фаҗигасе булды. 38 яшьлек хатын идарә иткән “Фиат” машинасы, каршы як юлга чыгу сәбәпле, “Вольво” йөк машинасы белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, шофер хатын фаҗига булган урында һәлак булды”, дип сөйләп китте диктор.
Шулчак Сиринәнең башына кемдер күсәк белән тондыргандай булды. Кызыл “Фиат”, “Сарманай” кафесы. Тукта, Нәзирә түгелме соң бу?
Тораташтай катып телевизорга текәлеп карап торган арада Сиринәнең кесә телефоны шалтырады. “Рәсимә апа” дигән язу калкып чыгуга, Сиринә, каудырланып, телефонның яшел төймәсенә басты. Каенапасының “БСТдагы сюжетны карадыңмы?” дигән соравын ишеткәч кенә айнып киткәндәй булды.
— Карадым, — диде Сиринә ишетелер-ишетелмәс кенә.
— Мешә шулай шул ул, киленкәем. Һәр уенның бер азагы була, —диде Рәсимә апасы авыр сулап. Аннары, бераз уйланып торды да дәвам итте: — Кеше рәнҗетүдән бик нык сак булырга кирәк шул ул, киленкәем, бик нык сак булырга кирәк. Рәнҗеш ул, бүген булмаса иртәгә башыңа килеп төшәргә мөмкин. Аннан беркая да качып котылып булмый.
— Минни... мин... рәнҗемәдем бит аңа, Рәсимә апа. Каргамадым да, — дип, Нәзирәнең үлемендә үзенең гаебе юклыгын исбатларга тырышты Сиринә.
— Үзең рәнҗемәсәң дә күңелең рәнҗегән синең. Күңел рәнҗешеннән дә катырак берни юк шул бу дөньяда, киленкәем, берни юк.
Сиринә әле генә ишеткәннәреннән айный алмыйча, лап итеп диванга утырды. Шунда карашы үзеннән –үзе Рәсимә апасы калдырып киткән китапның ачык битенә төште. “Үлем хәбәрен ишеткәннән соң укыла торган” дигән язуны күрүгә, дертләп үк китте һәм эченнән генә көйләп доганы укый башлады: “Инна лилләһи вә инна иләйһи раҗигун. Вә иннә илә раббинә ләмүңкалибүн. Аллаһүммәктүбхү фил-мухсининнә вәҗгаль китәбәһү фи гыйллиййинә вәхъләфһү галә гакыйбиһи фил-габирин. Әллаһуммә лә тухәрримнә әҗраһү вә лә тәфтиннә бәгъдәһү вәгъфир ләнә вә ләһү” .”И, Раббым, мәрхүмәнең әти-әнисенә, туганнарына сабырлыклар бирсәңче. И, Раббым, Ирегемә аек акыллар биреп, туры юлларга бастырсаңчы. И, Раббым, хыянәтсез парлы гомерләр бирсәңче. И, Раббым, теләкләремне кабул кылсаңчы, кабуллар гына кылсаңчы...”
Венера Мәҗитова
Фото: pixabay
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
7
0
БИК ДОРЕС ЯЗЫЛГАН ! РЯХМЯТ СЕЗГЯ !!!
0
0