Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кәккүк баласы (ахыры)

Аның сүзләренә җавап итеп зират ягыннан күке тавышы килде. Бу хәлгә Мәрьям дә, Мәрхәбә дә елмаешып куйдылар. Кем белә? Бәлки, бу аталарының сәламедер?! «Күп итеп сана, кәккүк, елларымны күп сана. Мин дә бит, ташланган күке баласыдай чит ояда озак яшәдем. Өметләндер мине. Син дә, үз ояңны юксынасыңдыр. Сагынып узган елларыңны саныйсыңдыр. Мин әле синнән бәхетлерәк, кәккүк. Менә, кайттым бит. Көткәннәр бер кайта ул».

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Икенче көнне Мәрхәбә шул ук шофёрны чакыртып, инде күрше авыл рәисенә илтүен сорады.

– Сез аның кеме буласыз? – дип, кырт кына сорап куйды рәис, хатынның гозерен тыңлагач.

– Белмим шул. Мин аның туганыдыр. Дөресен генә әйткәндә, Мәрхәбә бу сорауга әзер түгел иде.

– Белмәгәч, ник аны эзләп йөрисез соң алайса?

Мәрхәбә эндәшмәде. Рәис тә хатынның йөзендә ниндидер әрнү укып, сорау бирүеннән туктап, бераз сүзсез торды.

– Ярар, эзлисез, димәк, кирәктер. Бала-чага түгел бит инде сез. Мәгафур бабайны без, ялгызы калгач, картлар йортына урнаштырдык. Торган кадәр торды нигезендә. Барып йөрдек. Кулдан килгән кадәр ярдәм итеп тордык. Кызы Мәрьям еракта, еш кайтып йөри алмый. Кайчандыр китеп югалган апасын эзләп табу өмете белән Казакъстанда яшәп калган. Мәгафур бабай анда барырга теләмәде. Тик йорты җимерелде. Торырлык рәте калмады. Аны торгызуның мәгънәсе юк иде. Үзе дә картайды. Аны кем анда барып карап йөри? Шуңа илттек инде. Әле анда илткәч тә кайтып йөрде. Кемнедер көтә, диделәр.

Шушы сүзләреннән соң рәис туктап, сынаулы карашлары белән хатынга текәлеп торды. Мәрхәбә дымлы күзләрен яшереп, тын гына утыра бирде. Ни әйтсен соң ул? Рәиснең, ниһаять, үзенә кирәкле тагын нидер әйтерен, сөйләрен көтте. Тик рәис әллә башка берни белмәде, әллә белсә дә, бу җиде ят кешегә ачылып сөйләргә теләмәде.

– Эте калган иде, – дип, сүзне икенчегә борып алып китте рәис. –Этләрне алмыйлар бит, картлар йортына. Атмадык инде. Мондагы малайлар барып ашатып йөргәч. Болай да карт, үләсе булгач аттырмадык. Кичә әнә малайлар үле гәүдәсен табып кайтканнар. Җирләгәннәр дә инде кайдадыр. Сорамадым да. Карт иде инде. Рәис нечкә күңелле кеше иде, күрәсең. Хәзер инде ул, яшьләнгән күзләрен Мәрхәбәдән яшерде.

– Анда картлар йортына барыгыз. Исем, фамилиясен беләсездер бит инде? Мәгафур Мәсрур улы Мотыйгуллин. Ә сезнең атыгыз кем?

Карашлары белән тәрәзәгә текәлеп, Мәрхәбә аны ишетми иде.

– Кем дип атарга сезне? Рәиснең үзенә мөрәҗәгать итүен ишетеп, сискәнеп китте хатын.

– Ә, гафу итегез, Мәрхәбә мин.

Рәис нәрсәгәдер төшенгән сымак тулы йөзен тагын хатынга төбәде. Нидер әйтәсе килде кебек, тик нигәдер тагын тыелды, берни әйтмәде.

Рәистән чыккач, шул ук машинага утырып, тагын авылга китте хатын. Кан тартмаса, җан тарта, дигәндәй. Башкача монда кайтып булмасын аңлап, Мәрхәбә үзе хәтерләмәсә дә, аны хәтерләгән нигезне тагын бер күрәсе, аягы астында аның җылысын тоясы килде. Аны кан авазы, җан авазы йөртте! Мәрхәбә яшьле күзләрен шофёрга күрсәтергә теләми, йөзен бераз җилгә куеп басып торды да, машина ишегенә үрелде.

– Туктагыз! Сез Мәрхәбә апамы?

Үзенең исемен атаудан хатын сискәнеп китте. Ул каерылып, тавыш килгән якка күз салды. Аңа таба унике, унөч яшьлек малай җан-фәрман йөгереп килә иде.

– Сез Мәрхәбә апамы? Миңа рәис абый әйтте. Сез кайткан дип әйтте, – дип кабатлады малай, сулышы кабып.

– Әйе, мин, – диде Мәрхәбә. – Син кем?

– Мин Мәгафур бабайның дусты, – диде малай, килеп җиткәндә генә нәрсәгәдер сөртенеп. – Аннары, без аның белән туганнар да бераз. Хатын сүзен ничек дәвам итәргә белми аптырап калды.

– Минем сезнең белән сөйләшәсе бар, – диде малай, кашларын җитди җыерып.

– Ярый, – диде Мәрхәбә. – Кайда сөйләшәбез?

– Миңа соң кайда да ярый. Үзегезгә карагыз, – диде чая малай. Мәрхәбә, икеләнүле караш белән шофёрга текәлде. Ничәнче көн Мәрхәбәне тегендә-монда йөртеп, машина йөртүче дә аның тарихына битараф түгел иде инде.

– Ярый, барыгыз. Көтәм мин сезне, – диде ул, кулын гына селтәп. – Тик, дөньягызны онытмагыз.

– Монда Мохтар бар иде. Кичә үлеп китте, – диде малай, ашыга-ашыга капка аша атлап. – Нык карт иде инде. Без аны әнә тегендә, каен төбенә җирләдек.

Малай, кечкенә арык куллары белән ерак түгел бөдрәләнеп утырган яшь каен ягына төртеп күрсәтте.

– Ул каенны Мәгафур абый утыртты, сезгә атап. Бер унлап ел бар инде. Малай үзен хуҗаларча тотып, тыныч кына сөйләнде дә сөйләнде. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган кеше кебек Мәрхәбәдән ул берни дә сорамады, кызыксынмады.

– Бу сезнең туган нигезегез, – дип, кырт итеп, сүзнең нәкъ асылыннан башлады малай. Малай, калтыранган куллары белән сумкасыннан таблеткасын алып кабып, күзләреннән ургылып чыккан яшьләрен юка матур кофтасының җиң очлары белән сөртеп ничек тә тыярга, туктатырга маташучы янәшәдәге ханымга игътибар да итмәде. Ул да, үзен дусты дип санаган Мәгафур бабасының гозерен тизрәк үтәргә ашыкты, күрәсең. Аның серен ниһаять, тиешле кешесенә сөйләп, ничәмә айлар үз өстендә йөрткән әлеге җаваплылыктан котыласы, арынасы килгәндер.

– Мәгафур бабай сезне көтте. Сезне кечкенә чагыгызда Мәгафур бабайның абыйсы Казакъстанга алып китткән.

Малай җилкәсенә аскан букчадан җәһәт кенә бер төргәк искереп беткән конвертлар чыгарды.

– Монда барысы да язылган. Үзегез укыгыз. Ул малайларча җегәрлек белән хатларны шап итеп, Мәрхәбәгә тоттырды да бушап калган кулларын чалбыр кырыена ышкып куйды. Аннары балкып торган чая күзләрен Мәрхәбәгә терәп, нидер көтте. Аның үзеннән нидер соравын көттеме?

– Адресыгыз булмагач, хатларны җибәрә алмаган... Мәрхәбә эндәшә алмады. Хәлен югалтып егылудан куркып, ул машинага барып утырды. Сулкылдаудан бөтен тәне калтыранды. Шофёр егет хәлне аңлап, машинасыннан төште дә, аны үзен генә калдырып, бер читкә барып басты.

– Апа елыймы? – дип сорады малай шофёрдан.

– Әйе инде, – диде шофёр коры гына.

Малай башын иеп, башка эндәшмәде. Шулай берникадәр тын гына тордылар.

– Ярар, – диде малай бераздан. – Мин китим инде.

– Тукта, -диде шофер. – Бер башлагач, әйтеп бетер инде барсын да.

– Мәгафур бабай турындамы?

– Соң, әйе инде.

– Ул бит реанимациядә. Аның янына кертмиләр. Рәис абый, пока әйтми тор, Мәгафур бабаң бу хәлендә аны күрсә, үлеп китәргә мөмкин, диде. Бераз хәл булгач әйтербез, диде.

Малай икеләнеп уйланып торды.

– Эх, – диде ул, үзенең ботларына шап итеп сугып.

– Мәгафур бабай үлеп китсә?

Малай бу ребусны үзе генә чишә алмаганлыгыннан үртәлеп, шофёр егеткә карады. Тегесе исә җилкәләрен генә сикертте.

– Юк, алай яхшы булмас. Тикмәгә көттемени аны Мәгафур бабай. Артык җаваплы малай, ниндидер төпле фикергә килергә тырышып, читкә борылып, билләренә таянып басты.

– Аннары үкенечкә калыр. Исән чагында ник әйтмәдең, күрешеп, бәхилләшеп калырлар иде, диярләр. Минемчә, әйтергә кирәктер, – диде малай, җитди кыяфәт белән кашларын җыерып. 

– Мда, анысы точно, – диде шофёр егет тә, черт итеп читкә төкереп.

Тагын бераз тын тордылар.

– Ярар, әйдә киттек, – диде шофёр егет, инициативаны үз кулына алып. – Реанимациягә.

– Ә мин, – дип сорады малай.

– Син дә инде. Хәзер синсез берни эшләп булмый. Син монда главный. Утыр. Борчылма, соңыннан китереп куярмын. Исемең ничек синең?

– Таһир.

– Әйдә утыр, Таһир.

Шофёрның шул сүзен генә көткән малай машинага кереп тә утырды.

– Мәрхәбә апа, – диде Таһир, бераз көрсенеп. – Без хәзер больницага реанимациягә барырга тиешбез. Мәгафур бабай анда. Шуны гына көткән шөфер тиз генә машинасын кабызды да кинәт кузгалып, шәһәр ягына элдерде.

– Тизрәк, тизрәк, шофёр абый, – дип кычкырды Таһир кинәт. – Мәрхәбә апага начар. Ул, ахры, аңын җуйды. Күзләрен ачып җибәргәч, беравык кайда икәнен аңламый торды Мәрхәбә. Зур ак бүлмә, тирә-якта буш караватлар, бер җан иясе күренми. Тәрәзәләрдә әллә кичке, әллә таң алды караңгылыгы? Ул торып, линолеум җәелгән салкын идәнгә шәрә аякларын тидерде. Аннары, нидер исенә килеп, капшана-капшана янәшәсеннән телефонын эзләргә тотынды. Тик телефонын да, иртән үзе белән күтәреп чыгып киткән кечкенә сумкасын да тапмады. Сорар кеше дә юк. Әллә йоклыйлар, әллә аны йоклый дип беләләр? Ул урыныннан торып, авыр адымнар белән ишеккә китте. Бераз атлап барганнан соң, стенага сөялеп, хәл алды. Тыштагылар аның кыштырдаганын ишеттеләр, күрәсең, кемдер килеп, бүлмә ишегенең тоткасына басты.

– Нәрсә бу? Кайда мин, – дип сорады ул каршысына кереп баскан ак халатлы яшь кенә кыздан.

– Ничек кайда? Күрмисезмени, больницада, – диде кыз коры гына. – Ник тордыгыз әле сез?

– Ни булды? Мин монда ничек килеп эләктем?

– Юлда аңыгызны югалткансыз. Шофёрыгыз алып килде. Мәрхәбә стенага аркасын терәп басып, иркен итеп сулыш алды да бераз тынып торды.

– Үскәнем, ә реанимация бүлеге моннан еракмы?

– Ничек, еракмы? Сез шушы бүлектә бит инде, бүлек палатасында. Хатынның аяклары тагын мамык кебек йомшара башлады. Ул ике кулы белән кызның җилкәсенә тотынды.

– Әйттем бит мин сезгә тормаска иде дип! – Кыз бар көченә аны караватына табан этәргә тырышты.

– Хәзер, хәзер, үзем ятам, үскәнем. Тик син миңа минем сумкамны алып кил, яме. Зинһар! Үтенеп сорыйм. Бу бик мөһим. Анда югалтырга ярамый торган әйберләр бар. Алып кил, үскәнем. Үтенәм синнән.

Мәрхәбә ике кулы белән кысып, кызның арык җилкәсеннән җилкетте. Кыз тәмам куркып калды.

– Ярый, ярый. Тынычланып ятыгыз гына. Мин хәзер алып киләм. Тик тынычланыгыз, яме.

Кызның кинәт йомшарып китеп, ягымлы итеп эндәшүеннән хатын бераз тынычланып китте сыман.

– Алып кил, үскәнем, – диде ул, караватының агач башына сөялеп.

– Мин хәзер сезнең сумкагызны алырга китәм, ә сез менә бу даруларны эчәсез дә ятып кына торасыз, сөйләштекме?

– Сөйләштек. Хәлем юк. Инде торырга хәлем юк. Бар. Курыкма. Тиз генә барып кил.

Кыз хатынның пульсын тикшерде дә бераз карап торганнан соң, ике кулын кесәсенә тыгып ашыга-ашыга чыгып китте. Ак халатлы кыз озак тормады, тиз әйләнде.

Табиб аның торышы белән җентекләп кызыксынып чыгып киткәннән соң, ул кабалана-кабалана сумкасыннан теге малай тапшырган иске конвертларны чыгарды. Алардан аның борынына авыл исе, бүрәнә исе, теге җимерек өй исе килеп бәрелде. Ул аларны кочаклап, күкрәгенә кысты да тынып калды. Укыргамы? Юкмы? Укымаса, хәзер торып, кунакханәсенә кайтыр да бер саташу итеп кенә башыннан чыгарып атып, берни булмагандай өенә кайтып китәр. Гомере узган бит инде, кирәкме аңа бу үзгәреш? Көче, сабырлыгы, сәламәтлеге җитәрме? Шуларны уйлый-уйлый ул акрын гына күзлеген алып киде. Баш астындагы мендәрен җайлап төрткәләде дә, беренче конверт тышындагы адреска күз салды... «...зинһар, кайтар Мәрхәбәне... кунакка дип кенә алып киттең бит, Мостафа...», «...синең башка балаң бар, безнеке – юк... кичерегез безне», «...әнисе хәсрәттән сула бит, кызган, син бит үзең дә баласын югалткан кеше...», «...без инде ансыз яши алмыйбыз, Мәгафур...». «... киләбез...», «... без Казакъстанда... бирмибез...», «...әнисе үлем түшәгендә... кайтар...», «...ул сезне белми...». Мәрхәбәнең күзләре өстендә өелеп яткан кәгазь кисәкләрен күрми иде инде. Башкача укый алмыйча, ул аларны учы белән идәнгә себереп төшерде дә карашларын түшәмгә текәп кымшанмый тик ятты. Елый алмады. Бәгыре катты. Шулай күпме яткандыр, билгесез. Тик бераз гына ачык калган ишектән кергән коридордагы ыгы-зыгы тавышына сискәнеп уянып китте.

Кемнәрдер кызу-кызу атлады, каталка тәгәрмәчләре шалтырады, басынкы тавыш белән кемдер кемнәрнедер ашыктырды. Ул коридорга күз ташлады.

Төнге сыек яктылыкта берни күрмәде Мәрхәбә. Караватыннан авырлык белән күтәрелде дә ябып куярга ниятләп, ишеккә таба атлады. Ишек яңакларына ике куллап тотынып, үрелеп, коридорга карады да кире китмәкче булды. Ләкин авыруны кайдадыр куркынычсызрак урынга илтү теләге белән ашыгып,ы үзе турысыннан үтеп баручы шыгырдык иске каталканы күреп, кинәт туктап калды.

Нидер хәтерләтте аңа бу күренеш! Әйе, әйе, капкага сөялеп калган көлсу сакаллы ир-атны, шыгырдып кузгалган ат арбасын... һәм түзеп булмаслык йөрәк сызлавын.

Каталканың иске тәгәрмәчләре коридорның тузган идәннәренә үртәлеп бәрелә-бәрелә, каядыр алга, әйтерсең, өстендә ятучының хәлен җиңеләйтә, аны савыктыра алырдай ниндидер башка яктырак җиргә ашыкты. Мәрхәбә дә аның артыннан иярде. Ул да ашыкты.

– Нишләп йөрисез сез монда? Барыгыз, аягыгызга да кимәгәнсез үзегез, – дип, каталка янәшәсеннән барган табиб үзенең ризасызлыгын белдерде.

– Миңа аның белән сөйләшергә кирәк, – диде Мәрхәбә, авыруга төртеп күрсәтеп.

Озын сүзләр сөйләп аңлатып торырга вакыт аз икәнен аңлый иде ул.

– Сез нәрсә? Монда сезгә керергә ярамый. Бу бит реанимация. Табиб катгый иде.

– Мин – Мәрхәбә. Мин аның кызы. Безгә бәхилләшергә кирәк. Без илле ел күрешмәдек.

Табиб, беравык дөресен сөйлиме – юкмы бу дигәндәй, Мәрхәбәнең күзләренә сынап карап торды.

– Ярый, озак торырга түгел. Монда, гомумән, керергә ярамый. Биш минут, – дип, озын коридор буйлап кире китеп барды ир. Бүлмә эче тынып калды. Шушы тынлык эчендә Мәрхәбәнең калтыравык сулышы гына яшәде кебек. Мәрхәбәнең сулышы һәм табиб белән кызының сүзен ишеткән Мәгафурнең күз яшьләре.

– Син мине ишетәсеңме? – диде Мәрхәбә, тыныч булырга тырышып.

Мәгафур керфекләрен дерелдәтеп, башын селкегәндәй итте.

– Син, зинһар, борчылма. Мин хатларны укыдым. Беләм. Мәгафур сөйләшергә теләмәгән иреннәрен тыңлатырга тырышып, Мәрхәбәгә нидер әйтәсе килде.

– Кызыыым....

Мәгафур тагын нидер әйтү өчен еш-еш сулап, хәл җыярга тотынды.

– Мин беләм, син мине көткәнсең.

– Ул кайтарам диде, кунакка гына... – дип пышылдады карт.

– ... Мәрхәбә башын гына какты. Атаның инде якты дөньяга ачылмаган күзләреннән тозлы яшь акты.

– Кичер, Мәрхәбә. Кичер, балам... – дип ишетелер-ишетелмәс ыңгырашты карт.

Мәгафур агарынып, кибеп калган кечкенә кулын өстендәге юрганы буйлап кызына таба шудырды.

Мәрхәбә аларны кулларына алып, җылы иреннәренә тидерде дә иелеп, аның күкрәгенә, юеш битләренә салды.

– Мин кайттым, әти. Мин гафу итәм сине. Мәгафурнең салкын куллары кызының учларын өшетте...

***

– Беләсеңме, мин бит сизә идем. Казакъстандагы әти-әнинең мәхәббәте миңа карата ничек кенә көчле булса да, ниндидер бәйләнеш юклыгын мин сизә идем. Шуңа мин алардан бик еш «мине яратасызмы соң сез?» дип сорый торган идем. Кеше яратканны җаны белән тойса, ул сорауны бервакытта да бирми. Алар мине түгел, ә миндәге үзләрен күбрәк яраттылар, ахры. Ярата белгән кеше сабый баланы ата-анасыннан аермый. Мин һәрвакыт ялгызлыгымны, кирәксезлегемне тоеп яшәдем. Мәрхәбә янында утырган сеңлесенең инде бераз чал кунган чәчләреннән сыйпады.

– Беркемгә дә кирәкмәү тойгысы мине бер вакытта да ташламады. Мин һәр җирдә очраклы, вакытлыча һәм кирәксез булдым. Бушлай кушымта кебек. Мәрьям апасының иңнәреннән кочып, чәчләреннән үпте.

– Хәзер бар да башка булыр, апам. Хәзер без бергә. Мәрхәбә кичерешләреннән арынып, иркен сулап куйды.

– Ярый әле син өеңне монда салгансың. Мин дә балалар белән сиңа кунакка кайтырмын. Чакырасыңмы?

Апасы сеңлесенә елмаеп карады.

– Әлбәттә, син минем хәзер иң көткән кунагым, – диде Мәрьям. – Әти, син кайтырсың да эзләп таба алмассың дип, авылдан кузгалмады. Гомере буе сине көтеп яшәде.

– Бичара.

Мәрхәбә сумкасыннан ташландык йорт эченән тапкан фотосурәтне чыгарып, сеңлесенә тоттырды.

– Өеңнең түренә элеп куй. Синдә торсын. Мин аларны күрәсем килеп, монда ешрак кайтырмын.

Мәрхәбә сеңлесенең биек йорты тәрәзәләреннән авыл зираты ягына күз ташлады.

– Менә, әти, мин кайттым. Ә син – китеп бардың.

Аның сүзләренә җавап итеп зират ягыннан күке тавышы килде. Бу хәлгә Мәрьям дә, Мәрхәбә дә елмаешып куйдылар. Кем белә? Бәлки, бу аталарының сәламедер?! «Күп итеп сана, кәккүк, елларымны күп сана. Мин дә бит, ташланган күке баласыдай чит ояда озак яшәдем. Өметләндер мине. Син дә, үз ояңны юксынасыңдыр. Сагынып узган елларыңны саныйсыңдыр. Мин әле синнән бәхетлерәк, кәккүк. Менә, кайттым бит. Көткәннәр бер кайта ул».

Тәмам.

 

"КУ" 11,2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев