Капка өйләдән соң ачыла... (хикәя)

Бала чагымның истәлекле мизгелләрен хәтерләгән әйберләрем шактый минем. Һәммәсен дә кадерләп, кер-тузан кундырмыйча, аерым киштәдә саклыйм. Аларның кайберләре Казанга үземә үк ияреп килгән, кайсыларын кайта-кайта барлаганмын, бәгъзеләре, кулдан кулга күчеп, миннән соңгы буынны да үстерешкән – төп хуҗасына еллар аша кайтып ирешкән. Инде барысы да тупланып, күңел түрендәге әһәмиятенә бәйле үз урынын тапкан иде кебек...
Узып киткән җәй киштәмә хәтер юанычы булырдай тагын бер кадерле ядкарь өстәде. Күпне күргән, бик борынгы кыңгырау ул. (Бәләкәйрәкләрен шөлдер диләр.) Аны авылдан – туган-үскән нигездән алып килдем. Кулыма шул яшел тасмалы кечкенә җиз шөлдерне алып зеңләтсәм, галиҗәнап вакыт мине җиде-сигез яшьлек хыялый малай чагыма кайтара да куя.
***
– Малны алганда, ялгыз да аласың аны, сатканда, әти белән дә сатып булмый, улым. Ахырын уйлагыз, алданмагыз. Зинһар, карап ала күрегез инде! Халык тикмәгә: «Сыер алсаң савып ал, сөтен-маен кабып ал», – дип әйтмәгән. Төтен кибәне тоттырып җибәрмәсеннәр тагын.
Күрше районның караңгы бер авылына сыер алырга бөркәүле машинага төялеп чыгып китеп баручы әти-әнине, әтинең абыйсы Мирхафиз агай белән аның хатыны Гасыймә җиңгине әнә шундый киңәшләр тәсбихы тезеп озатып калды Гайшәбикә әбием. Аннан соң, койма буенда чөйләп-чөйләп тә ярылмый яткан ике каен бүкәненең берсенә утырып, озак итеп дога кылды. Шактый зәһәр күтәрелеп килә торган иртәнге кояшның кызуыннан әбинең какча күләгәсенә ышыкланып, мин дә битемне кат-кат сыпырдым.
Гайшәбикә әбием шундыйрак инде ул. Безнең белән бер ихатада, иске төп йортта яши. Күптән түгел җиткезеп чыккан гүрничәдәй өебезне өнәп бетермәде. Бура йортны да лапаска сүттермәде. Юк кына әйберне дә күпертергә ярата, үзе әйтмешли, тузандайны тубалдай итә. Вакыт-вакыт миңа аңлашылып бетмәгән сүзләрне мулдан кушып җибәрә. Авыл халкы, шуңадыр, аңа Хисле дигән кушамат таккан. Үзе юкта «Хисле Гайшә», дип сөйләшкәннәрен ишеткәнем бар. Нәселебезне гомер-гомергә Бүренекеләр дип йөрткәннәр. Артыгын чәпчеми торган, кырысрак холыклы, үзенә тиешлесен капкан җирдән өзеп алучан булган, диләр безнең бабайларны. Гайшәбикә әбием генә эшне бозган. Бу якларныкы түгел ул. Казан артындагы бик ерак бер авылдан килен булып төшкән. Буыннан-буынга җиде төен астында сакланган күп серләрнең йозагы ачылган, имеш, ул килгәч. Хәзерге кушаматыбыз да – Хислеләр. Әти әйтә: «Гәрчә нәсел кушаматын кыз-катынга карап тагу алама гамәл булса да, заманында әнкәйнең тәмле теле явыз бүрене дә җиңгән», – ди. Яше сиксәннән узган бер-ике авыл карты гына хәтерли булыр Бүренекеләрне.
Безнең сыер алырга җыенуыбызны да миңа күрше урам малайлары әйтеп кайтарды. Өйдә никтер ишетмәгән идем. Күрәсең, алдан кычкырганны өнәмәүче әти йортта сүз озайтмаска кушкандыр.
Шул көннән мин яңа сыер кайтуын түземсезләнеп көтә башладым. Ләкин якын-тирә авылларда безгә туры килердәй сыер озак табылмады. Ә тана алып өйрәтсәң, катык-сөт чыраен берәр елсыз күрәм димә.
Карт кызыл сыерны иткә озатканга ике ай вакыт узды. Суеп ашарга банзат итмәделәр. Ни дисәң дә, гаиләбезне унике ел дәвамында туендырып торган.

Сөте куе, тәмле иде. Ел саен дүрт саны сәламәт бозау китерде. Әмма иллә дә яман кимчелеге булган икән (Гайшәбикә әбием әйтте): бер генә тана бозау да китермәгән. «Үгез туса – ит булыр, тана туса – сөт булыр», дип елның-елы көткән әти белән әнигә ит булган да ит булган. Кызыл сыер әнә шулай Бүреләр нәселеннән килгән токымны корытып, гаиләбез тарихына укасыз җепләр илә чигелеп калды. Хәзер яңа токым кайтачак. Бүген, ниһаять, алырга киттеләр.
Әтиләр барасы авыл безнең Бикәсаздан шактый ерак икән. Шуңа күрә Гайшәбикә әбием кичсез кайтмаслар, ди. Үзенең күңеле леперт-леперт җилкенсә дә, йорт тирәсендә мең төрле эш табып юанган була. Миңа да атлы казак кебек капка төбендә басып тормаска кушты. «Эшләре беткән боларның, дип, кеше көләр», – диде. Ә кеше көлдерү – иң яманы.
Әүвәл Исрафил бабай умарталыгын урап кайтырга булдым. Узган атнада этләре балалаган иде, күзләре ачылгандыр, бәлки. Тәгәрәтеп бер уйнап алырга кирәк. Анда Тирән кул2 урамы малайлары очрады, тәпиләр чебиләгәнче маймыч сөздек.

2 Кул (диал.) – чокыр.

Төшкелекне Илшат быратларда ашадым. Аның әбисе минем Гайшәбикә әбиемнең килендәше икән. Карендәш тиешле булгач, әни дә бик ачуланмый. Юкса кешедә ашап йөрү хупланмый безнең нәселдә.
Илшатларның мунчасына әзрәк кое суы кертешкәч, ындыр артындагы яланда туп тибә башладык. Бераздан тирә-күрше тыкрык малайлары җыелды, Ташлы тау урамыннан да бер көтү дуслар килеп кушылды. Төркемнәргә бүленеп ярышырга тотынсак, дөньяны онытабыз инде. Мин кайтканда, көтү кергән, көн кичкә авышып килә иде.
Гайшәбикә әби профилактика өчен генә җиңелчә шелтәләп алгач, капка төбендәге бүкәннәргә утырып, әле һаман да күренмәгән яңа сыерны көтә башладык. Ике ай сөтсез тилмергән мәчебез Акнаян да бездән калмады, бераз сырпаланды да читкә барып утырды.
– Буш кулны эт тә яламый шул, улым... – дип уфтанып куйды әби.
– Нишләп Акнаян эт булсын? Мәче бит ул! – дидем мин аңа каршы.
– Мәче дә яламый. Шушындый бер йолкышны яңа хуҗага биреп җибәрәләр
икән дә, туып-үскән йортта калучы туганнарына әйтә ди бу: «Хуҗасы сукыр булса иде, балалары күп булса иде», – дип.
– Нигә алай диде икән, әби? – дип сузам мин, күз кабакларыма эленгән йокы күбәләкләрен куа-куа.
– Соң, песинең тамагы туйганын кайчан күргәнең бар?
– Әби, юлга чыкканда, яңа сыерыбыз да теге йолкыш мәче кебек уйладымы икән?
Гайшәбикә әби дәшми, каядыр офык читенә төбәлгән дә уйга баткан.
Ник гайбәтемне сатасыз дигәндәй, Акнаян итәгемә сикереп менә, бәрхет тавыш чыгарып мырлый-мырлый, җайлап ята. Изри, мин дә изрим...
Йоклап киткәнмен. Әбием кертеп салган, ничек күтәргәндер? Зур бит инде мин! Әллә җитәкләп керде микән?
Гайшәбикә әбинең такмаклавына уянып, күземне ачсам, җиһанга яңа көн килгән. Тәрәзәгә сарышкан алмагач ботаклары арасыннан кояш елмая. Димәк, әтиләрнең сыер алып кайтканын күрми калганмын.
– Сөтле сыер базарга барып җитми шул, балалар. Аллага шөкер, шәп сөтлебикә эләккән үзегезгә. Суның кадере чишмә корыгач беленә, дигән борынгылар. Катык-сөтне бик тансыклаган идек. Үзе куе, үзе тәмле. Сыерның сөте җиленендә түгел – тагарагында. Саткан хуҗалары яхшы ашатканнар.

Чәйгә сөт сала торган чәчәкле агач кашыгын буыннары чыккан ике бармагы белән буып тоткан да, чүлмәккә тыгылып ала-ала, чынаякларга бүлә. Өскә утыра башлаган каймак элпәсе, куе кара чәй белән кавышкач, тирәли җәйрәп китә, нәни дулкыннар хасил итә. Мин шуларга төбәлеп утырам. Акнаян да чәпе-чөпе китереп сөт эчә – хыялы тормышка ашкан.
– Гайшәбикә әбиең чәйне оста ясый ул, улым, шуңа самавыр тирәсенә берәүне дә китерми, – дип куя әти, миңа күз кысып.
Әби хәйләкәр елмаеп җаваплый:
– Китерергә соң! Бер самавырга ике хуҗа булмый. Вәйт тагын, иске авыздан яңа сүз.
Үз өендә яшәсә дә, ашау-эчүләре бездә аның. Без аерылып чыккан көнне үк самавырын түр башына кертеп утыртты. Әти дә ике болдыр арасына идән сукмак җәйде, бер-беребезгә кергәндә, аякка киеп тормыйбыз хәзер.
Утарда яңа сыер тавыш бирде.
– Сыер мөгрәгәндә, унбер төрле көй чыга, дисеңме әле син, әнкәй? Сагындырган бу тавыш... – дип, әти өстәл яныннан кузгалды. – Көтү малын ябылуда озак яткыру килешми, чирләп китүе бар. Әкренләп ияләндерәсе булыр. Улым, җаваплы эшне сиңа ышанып тапшырырбыз инде.
Шул рәвешле, мәсьәлә хәл ителде: берничә көн көтүче Гыймади агайга ияреп, сыерыбызны башка маллардан кыерсыттырмыйча, исән-сау йөртеп кайту миңа йөкләнде. Гайшәбикә әбиемнең «үзе китеп үзе кайткан сыер солтан» гыйбарәсен күңелемә иман шартыдай бикләп, шактый интектем мин ул җәйдә, ләкин максатыма ирештем. Йолдыз кушаматлы яңа сыерыбыз, тулы җилененә сыешмаган сөт тамчыларын тоягына чәчрәтә-чәчрәтә, көтү алдыннан авылга үзе керә башлады.
***
Быел да җәйге ялларымның санаулы көннәрен авылда яшәүче әти белән әни минутлап бүлеп, үзләренчә хәл итеп куйганнар икән. Бусаганы атлап керүгә, дәһшәтле яңгыраган беренче сүз «лапасны сүтәбез» булды.
Безнең якта терлек-туар каралтысын абзар түгел, лапас дип атыйлар. Карт-корыдан калган алты почмаклы иске йортны варислардан йә авыл советы аша сатып алып, үз ихатаңа кайтарып таратып ташлыйсың да, томалыйсы тәрәзә уемнарына туры килгән кайсы ниргәләрне алыштырасын, ничә виниска3 арттырасын җыелып хәл иткәч, өстәмә бүрәнәләр белән бергә матча-өрлеклек агач юнәтү хәстәренә керешәсең. Кышкылыкка печән тутыру өчен туры түшәме дә шактый сыйдырышлы килеп чыксын дисәң, кайчы-бәпкәлек, торыклык, арата киртәлекләрен дә мулдан әзерлисең. Барысы хәл ителеп беткәч, өмәдә лапас күтәрү әлләни күп вакытны алмый. Бозау-бәрән урыннары, кетәклек бүлү, утлык кагу кебек вак эшләрне чутламасаң, атна дигәндә лапасың сафка да баса.
Хуҗа гомеренә җитәрлек терлек тораклары үткән гасырның туксанынчы елларына кадәр дә әле борынгы ата-бабадан килгән гадәт буенча шул рәвешле корыла иде. Күрше-күлән белән ярыша-ярыша, атын-сыерын, сарыгын мулдан асрады авыл халкы. Кош-кортын инде әйтәсе дә юк. Тик менә яңа гасырга күчеш еллары гына, нишләптер, гореф-гадәтләрнең тамырына балта күтәрде. Туган җиренә чатнап ябышкан, хуҗалык кырларын, тугай-басуларны, үзәнлекләрне, урман акланнарын үз бакчасындагы кишәрлекләрдән дә яхшырак белгән ир-атларның көннән-көн гаме сүнә, чәме4 түнә барды. Әрем биләп алган калдау җирләр елдан-ел ишәйде.

3 Винис (рус. венец) – ниргә, өйнең бүрәнә рәте.
4 Чәм (иск.) – дәрт, комар, азарт.

Ялтыратып чүкелгән чалгыларга тутык кунды, богыл очлаганда тәҗел сәнәкләрнең сабы кыскарды, сөяк тырмалар, чыгарып ташламагайлары тагын дигәндәй, чорманың иң караңгы почмагына ук елышты. Хатын-кызлар да дөбердәтеп сыер сава торган моңлы чиләкләрен бакча чүбе утарга эләктереп чыга башладылар, сепаратор, гөбе ише искелек калдыклары, сарык йоны кырка торган кайчылар, орчык-кабалар, чыгырларның бәхетлерәкләре мәктәп музеена күченде.
...Туры түшәмне сүтәбез. Бәпкә-кайчыларны каеру шактый мәшәкатьле. Мәңгелеккә кагылган булганнар, күрәсең.
Тарттырып алырга аркан эзләп, караңгы лапас эченә кереп киткән абый дулап чыкты:
– Матчага элгән ташны һаман салдырмадыңмыни әле, әти? Аркан дип бавына үрелсәм, лап иттереп, кулбашыма китереп орды.
Җавабында әти:
– Карап йөр, күзең чыкмагандыр... – дип мыгырдап куйды. Балачак белән бәйле тагын бер истәлек хәтердә яңарды.
***
Аулак күлгә бака хуҗа, ди. Өлкәннәр эшкә таралышып бетүгә, авыл тулысы белән безгә кала. Дин иреге килеп, олы урамның нәкъ үзәгенә мәчет салып куйгач, бабайлар хәзер көннең-көне шул тирәдә бөтерелә: кем койма-капка юнәтү юлында, кем янбакча булдыра, бәгъзеләре, һәфтияк-тәсбихларын тотып, түр бүлмәгә ашыга. Абыстайлык вазифасына да көндәшлек көчәйде. Шәһәрдән килеп сабак бирүче остазбикәнең авызына гына карап торган яшь карчыклар, тәмам мөстәкыйльлек алып, Коръән укуда инде үзара көч сынаша ук башладылар. Әле анда җыелышып аш үткәрәләр, әле монда... Гайшәбикә әбием әйтмешли, тычкан таяк белән йөргән заманнар узган, сәвит законнары да тузган. Шулай булгач, бездә беркемнең дә эше юк.
Өлешеңә тигән эшләрне башкарырга вакытны җәя кылыдай гына тарттырып калдырасың да, көн синеке! Җаның теләгән уенны уйныйсыңмы анда, су коенасыңмы, текә тауга менеп, авылга таба дәү-дәү ташларны тәгәрәтәсеңме, өннәреннән йомран-суыр чыгарыш ярышлары оештырасыңмы – син ирекле. Шулай да өлкәннәрнең гелән колакка киртләнә килгән кайбер тыюлары бар. Алар без – бала-чаганың күңел төпкелләрендә яшеренеп яткан ышану-хорафатлар белән бәйле. Изге, бозарга ярамый торган төшенчәләр дисәң дә була. Бераз шүрләтсә дә, йөрәк түзми бит.
Әбиең: «Мәченең мыегын кисәргә ярамый – үләчәк», – дип күпме тәкрарласа да, борнай-купык5 песиләребезгә үз гомерләрендә бер генә тапкыр булса да мыексыз хурланып йөрергә туры килгәндер. Һич югы, төрлечә тырпаеп үскән мыек кылларын тигезләп, мәчене ыспайландырып җибәрү – һәр баланың яратып башкара торган эше инде ул. Абый армиядә вакытта әнинең: «Үрмәкүчләрне үтерә күрмәгез, өйгә хатлар килүдән туктаячак», – дигән сүзләрен ялгыш оныткач, яңа хат алганчы борчылып йөрүләр... Күрше апаның: «Бакаларны кыерсытмагыз, сыерлар сөтсез калыр», – гыйбарәсенә бөтен урам малайлары дәррәү каршы чыгып, Бикәсаз бакылдыкларын тау артындагы Юкәле авылы күленә күпләп илтеп кайткач (төне буе безнең авылда гына сайрамасыннар әле!), кичен сыер савып керүче әниеңне түземсезләнеп көтүләр...

5 Борнай-купык (диал.) – һавалы, тәкәббер, эре.
Кем әйтмешли, кагыйдә-кануннар бозар өчен чыгарылган. Тегермәндә туган тычкан күк күкрәгәннән куркамы?! Без бит авыл малае!
Болары аның безнең ише тиктормас бала-чаганы шүрләтү максатыннан уйлап табылгандыр инде, тормыштагы әһәмиятләре дә шул кадәр генә. Ә менә өлкәннәрнең ышанулары шактый җитди. Гайшәбикә әбием әйтә, һәр хуҗалыкның үз Лапас анасы була, ди. Менә монысы хикмәт ичмасам. Йорт хайваннарының арту-үрчүе дә аннан тора икән, кешеләрнеке кебек үк, аның да яраткан яки яратмаган терлек-туары, кош-корты бар икән. Яратканнарына ул өстәп ашарга сала, яратмаганнарын төне буе борчып-бимазалап чыга, алҗыта, алдындагы азыгын тартып ала, ди. Хәзер кичләрен урамга килде-кирәкмәгән йомыш белән чыгарга бик тырышмыйм. Караңгыга калсам, лапас янын йөгереп узам. Шулай да наян бәрәннәр йоклый торган якка колак салгалыйм: теге сәер нәмәрсәкәй кыерсыта күрмәсен тагын үзләрен! Ярата гына күрсен инде, бигрәк нәниләр бит әле. Юкса Лапас анасы сөймәгән хайваннан вакытында котылу хәерле булуын Гайшәбикә әбием кат-кат искәртеп тора.
– Оланнар, безнең нәселгә кара төс килешми. Лапас анабыз кара кош-корт, терлек-туарны өнәми. Кара малны сугым сые итү мәслихәт, – ди ул. – Борынгылар тикмәгә: «Төс бирмәгән малны асрама», – димәгән. Килен, Лапас анасына атап, күрше Бәдигыльҗамалга хәер керт.
Әни һәр атнакич яки җомгага кадәр күрше әбигә катык-сөт ташый, эремчектән дә өзми. Еш кына бу эшне миңа да тапшыргалый. Кояш баегач, катык-сөтне өйдән чыгарырга ярамый икән, Лапас анасы ачулана да, сыерның сөте кими, имеш.
Әби сөйләгәннәрдән ишеткәнем бар: Лапас анасы хуҗаларны яратмаса, тынгылык бирми, терлекләргә төрле зәхмәт, авырулар җибәреп тора, безнең ихатада гомердә булмаган эт белән кәҗә тәкәсенә генә тими икән. Ә инде якын иткән хуҗаларын, сарык-кәҗәсе бәтиләсә, сыеры бозауласа, салкын, буранлы кышкы төннәрдә тәрәзә шакып булса да уята, яңа туган бозау-бәтиләрне туңып үлүдән саклап кала, ди.
Гайшәбикә әбием, Лапас анасына багышлап, терлекләргә иминлек-бәрәкәт сорап, үзе дә еш дога кыла. Күрше Бәдигыльҗамал әбигә генә ышанып бетми, күрәсең.
Берсендә, сыерыбыз маемлап киткәч, тәмам пошаманга төште. Мал врачын чакырырга дип чыгып баручы әтине борып, Олы юл кырына тишекле таш эзләргә алып китте. Духтыр Рәислам абыйларга әни мине йөгертте. Ул, сыерга укол кадап, ниндидер су эчереп, урам башында күздән югалгач кына кайтып керде тишекле таш күтәргән Гайшәбикә әбием. Әтинең кулы буш иде, әби аңа ташны ышанып тапшырмагандыр инде...
– Аллага шөкер, шөкер, Раббым! Таптык бит, таптык, килен. Тишекле таш җирдә ятмас, ди торганые безнең бабай-мәрхүм... Белеп әйткән! Калку урынга чыгып яткан. Гомер-гомергә лапасыбызның түр почмагында тишекле таш эленеп торды. Сезнекенә эләргә онытканмын бит, тишек баш! Лапас анасының да, терлек-туарның да иминлеген саклый ул. Улым, һич кичекми элеп куй, хәзер имләп бирәм, – дип тезде әби. – Лапас анасы нинди дә булса берәр хайван яки йорт хуҗасы кыяфәтендә дә күренер, ди. Беркөнне кетәклектә йомырка җыйганда, егылыплар китә яздым. Өченче ел югалган ала песиебез бәрәннәр ягыннан килеп чыкты да тирес ташлый торган тәрәзәдән бакча якка сикерде. Чакырам-чакырам, ник борылып карасын. Итәгемдәге йомыркаларны чатнатып бетергәнмен. Лапас анасының кисәтүе булган инде бу. Шуңа чирләгән сөтлебикәбез...

Каенанасының мондый гына гадәтләренә тәмам ияләнгән әни, хәере белән дигәндәй, әтине ым кагып ашыктырды. Икенче көнне сыерыбыз, берни булмагандай кәс-кәс басып, көтүгә киткән. Рәислам абый кадаган укол файдасымы, тишекле ташның хикмәтеме – йокы белән булашып, тагын күрми калганмын.
– Әнкәй истәлеге ул! Кая, китер әле үземә. Утынлыкка булса да элеп торыйм, – дип, әни тишекле ташны лапастан чыгып килүче әтидән тартып алды. – Хут куйсаң, бөтен нәрсәне чыгарып ташларлар иде, әй!
Баш түбәсенә яулык менеп кунаклаган әнидә Гайшәбикә әби чалымнарын бик еш күрәм мин хәзер.
***
Байтак еллардан бирле тавык-чебеш, йорт куяны кебек җан ияләреннән гайре терлек-туар күрмәгән, инде алары да суелгач, моңсуланып калган бура лапасыбыз, үзенең гамәлгә яраксызлыгыннан тәмам гаҗизләнеп, шактый таушалган, түбәсе тузган, ишек-тәрәзәләре кыйшаеп, кысасы бакча якка таба бераз авышкан иде. Балачак һәм үсмерлек елларының, егет булып йөргән вакытларның бик күп истәлекләрен саклый ул, ләкин табигый чынбарлык белән килешми мөмкин түгел: җир йөзенә бер генә зат-инсан да, тереклек иясе, җисем-җиһаз да мәңгелеккә килми. Нинди генә авыр хезмәтнең дә күзенә туры карый алырга өйрәткән, гаиләнең дәүләтле-дәрәҗәле булуын искәртеп, безнең тамакны туйдыручы терлек-туарны, кош-кортны сыендырган лапасның да фани дөньядан мәңгегә гаип булу мизгеле якынлашкан, күрәсең.
Үҗәтлек вә дәрт белән җиң сызганып эшкә тотынсак та, һәммәбезнең күзендә сагыш катыш моңсулык иде. Кадак суыргычларның бимазалавыннан ыңгырашкан такталар зары күңелләрне актара. Мескен лапас җеннән куркып, албастыга юлыккан ялгыз юлчы хәлендә күк: ямансулап утырган тәрәзәләрдә котылгысыз өркү галәмәте чагыла, түшәм такталары арасына посып калган печән илә салам бөртекләрен үтәли җил шомлы кыштырдата.
Сүтәбез... Инде туры түшәмнең эше тәмам, лапасның түбә такталарын да матча уентысыннан аерып бетереп киләбез. Шактый җиңеләеп калган чыршы такталар ишегалды ягына оча. Чиратта – ниргәләр.
Шулвакыт, сүз тынлыгын бозып, Саескан тыкрыгыннан безнең урамга моң ургылып керә башлады:
Биек кенә лә тауның, ай, башыннан Күренәдер лә мәчет баскычы. Авызың гына уймак, битең коймак, Телең генәй лә оҗмах ачкычы.
Сәерсенеп, әти-картка сораулы караш ташладым. Ул, күңелемдәгене аңлап, бу хәлдән кыенсынгандай итеп кенә әйтеп салды:
– Көтүче Гыймади агаң, улым. Быел яздан авылда сыер көтүе туктагач, биреште бахыр, акылы авыша башлады. Малай чагыннан алып гомере шул малкайлар белән үтте бит. Профессиональ көтүче иде... Эшсез калды. Авыл җыены җыеп тормый гына кыскартырга туры килде үзен. Хәзер ул көтүче дигән һөнәр берәр җирдә калдымы соң? Фермерларга электропастухлар чыккан, дип сөйлиләр. Казан якларында ничек анда?
– Анда да шулайрак инде, әти... – дип көрсенеп куйдым.
– Карагыз нәрсә таптым! Син хыялланып йөргән идең бугай заманында, 
– дип, абый миңа тамасының яшел төсе шактый уңган, тузанга батып беткән шөлдер китереп тоттырды.
Әйе шул, мин... Хыялланып йөргән идем...
***
– Сыерны яхшы күрсәткән – артыннан ияргән танасы, – ди Гайшәбикә әбием.
Карт кызыл сыер токымны корытканнан соң, яңа сөтлебикәгә өметләр зурдан иде. Сатып җибәрүчеләре әйтүенчә, тәүге бозавы тана булган. Аннары бер-бер артлы ике үгез бозау китергән. Мөгезендәге өч сыры да шуңа ишарәли. Сыерның әйбәт анысы: тәҗрибәң җитсә, сатучыга алданмыйсың. Бер сыр – бер бозау, ә бер бозау – бер яшь. Тик менә туасы тана-үгезләрнең генә ничек чиратлашуын төгәл белү дә, фаразлау да мөмкин түгел.
Йолдыз кашка ала сыер – яңа сыер – үзенә көндәш табарга ашыкмады. Сөтенең муллыгы, куелыгы, ят ис-тәмнән азат булуы белән туган-тумача, күрше-тирә, таныш-белешне сокландырып-көнләштереп, Акнаянны сөендереп, ике ел рәттән үгез бозау китерүе белән әти-әнине көендереп, үз җаена яши бирде. Ниһаять, безгә килүенә өч ел дигәндә, ямьле май аенда, ап-ак җирлеккә бөрчек-бөрчек кызыл чәчәкләр сибелгән купшы күлмәкле, барыбыз да зарыгып көткән тана бозау туды. Ул шул дәрәҗәдә матур иде ки, Гайшәбикә әбием:
– Күз тию кешене – кабергә, дөяне казанга кертә, – дип имләп-өшкереп, бозауга һәммәбезнең иске күлмәк-ыштан ишләреннән муенчак тегеп кигезде. Аннан соң Майчәчәк дигән ат биреп, ишек-капка баулары чайкаган су бөркеп коендырып алды. Соңра һәрчак бикле чоланында сакланган, минем күзгә ят әйбер – җиз шөлдер алып чыкты. Аның бөгәлҗәсенә яшел тасма төйнәде һәм, бозауга мөгез чыккач тагарга нәзер кылып, келәттәге чөйгә элеп куйды. Иң сәере: Майчәчәкне өч ай чамасы, чит күзләрдән яшереп, җиде йозак астында тотты.
Гайшәбикә әбиемнең һәр хикмәтле гамәлен җентекләп күзәтеп барырга гадәтләнгәч, чөйгә эленгән шөлдердән дә мин ниндидер маҗаралы, дулкынландыргыч яңалык көттем. Серенә төшенергә теләү ымсындыра, чакыра, хәтта җилтерәтеп әйди иде. Чөйдән салдырып, зеңләтеп уйнарга базмасам да, читтән генә аңа озаклап багарга гадәтләнеп киттем. Шуны күрептер инде, беркөнне әби бу серле шөлдернең тарихын бәян итте. Ерак елларга барып тоташа икән ул. Кайчан икәнен төгәл хәтерләүче юк, ди: әтиемнең бабасы, Гайшәбикә әбиемнең каенатасы Ханназар картның әткәсе Шаһдияр Минзәлә ярминкәсеннән алып кайткан булган аны заманында.
Гайшәбикә әбием килен булып төшкәндә, Шаһдияр карт үз аягында теркелдәгән әле. Минзәлә ярминкәсе турында тәмләп сөйләргә яраткан. Әби яшьлеге белән ул чакта аңлап-төшенеп җиткермәсә дә, кирәк хәтлесе колагына кереп калган.
Элек безнең Бикәсаз авылы Оренбург губернасы Бөгелмә өязенә караган. 1850 елда губернада йөз кырык тугыз ярминкә эшләгән: егермесе шәһәр җирендә булса, йөз егерме тугызы – авылларда. Шуларның иң эреләреннән берсе – Минзәлә ярминкәсе – 1798 елда Чулман, Агыйдел, Ык, Минзәлә елгалары кавышкан җирлектә оештырылган. Моның төп сәбәбе Русиядә атларга ихтыяҗ артуга барып тоташа. Гәрчә бу ярминкәдә энәдән алып дөягә кадәр сатылса да, тирә-як авыллардан, казакъ, башкорт далаларыннан китерелгән атлар озак еллар баш тауар хисабында йөргән. Көнгә бер меңнән артык ат малы яңа хуҗасын тапкан.
Берсе-берсе дүрт-биш мең кешене җыйган Минзәлә ярминкәләре елга өч мәртәбә, табигать фасылларына нисбәтле төрле исемнәр астында уздырылган:
«Җәйге Элҗен»6, «Көзге ярминкә» һәм алагаемы, дәвамлысы, Шаһдияр бабабыз да бер барып эләккәне – «Кышкы Раштуа». Ләкин Себер, Самара- Златоуст тимер юллары салыну ярминкәнең кыйммәтен төшергән. Беренче Бөтендөнья сугышы, инкыйлаблар да җирле сәүдәгә зур зыян китергән. Тауар әйләнеше сүлпәнәеп, шәһәргә керем бик каты кими башлаган, һәм 1928 елда ярминкә эшләүдән туктаган.
Шаһдияр бабабыз кемнәргә ияреп сәфәр кылган да анда ничек барып ирешкән, ниләр алган яки саткан – берсе дә мәгълүм түгел. Гайшәбикә әбием исендә калдырырга кирәк тапмаган. Ә менә җиз шөлдер турында анык хәтерли.
Әүвәл әлеге кечкенә зеңгелдәвекне колын муенына яки төп атка мичәп җигелгән иярчен дугаларына такканнар. Хуҗалыгыбызда ат хайваны беткәч, җиз шөлдергә яңа вазифа йөкләнгән – нәселгә калдырырга тәгаенләнгән тана бозауларның ике мөгез арасына тасмалап тага башлаганнар. Шөлдер моңы асыл мәгънәсен җуеп, «юрга дугасыннан сыер мурдасына» күчеп, токымның өметле дәвам хәбәрчесенә әверелгән. Иткә озатылган карт кызыл сыер да, аның әнисе, әбиләре дә шул шөлдерне тагып үскән. Ничек төшеп калмаган да, ничек югалмаган?! Ыспай кыяфәтен дә саклаган, тик соңгы елларда кирәге генә чыкмаган. Шуңа күрә Гайшәбикә әбием аны, кадерләп, үз вакыты җиткәнчегә кадәр дип, чоланына кертеп бикләгән.
– Шәп мал аякланып туа, – ди Гайшәбикә әбием.
Майчәчәк тә шәп мал булырга дәгъва белән туган. Әле әнисе ялый башлаганчы ук, аягына басарга, нәни мыеклы йомшак иреннәрен угыз тулы җиленгә тидерергә азапланган.
Әби тозагыннан котылып, чәнчекәй бармак шае мөгезләре чыгуга, Майчәчәкнең маңгаена яшел тасмалы шөлдер менеп кунаклады. Әүвәл бу галәмәттән читенсенеп тыпырчынса да, тора-бара күнекте, бахыр. Абый белән бергәләп ындырга арканларга алып чыга башладык, тик миннән яшькә ярыйсы гына өлкән абый озакламый бау очын тулаем үземә тапшырды. Егет башы белән шөлдерле бозау җитәкләп йөрергә гарьләнгәндер инде. Икенче язга ул – армиягә, Майчәчәк әнисе һәм сугымлыкка алган үги энесе белән көтүгә тәпиләде.
Көз җитүгә, танабыз шөлдер тагу яшеннән чыкты. Озакламый үзе дә бозау китерде, анасы Йолдызга охшап, кыска торыклы, җиргә тиеп торган озын купшы койрыклы тана сыерга әверелде. Гайшәбикә әбием сыерның әнә шундые яхшы, ди.
– Колга ботлы чыбыркы койрыктан юньле-рәтле сыер көтмә инде син, әйе, – дип кабатлый торган булып китте ул, хәрби хезмәттән әйләнеп кайтып, өйләнер яше кергән абыйга карап. Әти белән әни елмаешып куйсалар да, әлеге сүзләрнең асылына мин дистә еллап вакыт узгач кына төшенәчәк идем әле...
Ялгышып берәрсе юргаларда туй төшерсә яки Сабан туе алдыннан сөлге-яулык җыярга чыккан кыңгыраулы ат узса, Майчәчәк, борылып, озак кына артларыннан карап кала иде. Яшел тасмалы тана чакларын хәтерләп, йөрәге җилкенгәндер инде малкайның.
Шулай итеп, Йолдыз белән Майчәчәк сөтне көтүлекләрдән ярышып ташый башладылар. Йолдызны әни сава, Майчәчәкне Гайшәбикә әби өйрәтә иде. Яшь сыерның әнидән саудырырга теләмичә карышуы чиләк тоттыргандыр, мөгаен, сиксәнне куучы тынгысыз каенанага.

6 Элҗен (рус.) – Ильин день; христианнарның дини бәйрәме. Халык календаренда яңача стиль белән 2 августка туры килә.
Тышау-фәлән әзерләп, тана сыерның чүмечкә савылган сөтен җыеп бара торган чиләкне кочаклап, мин дә лапас эчендә буталам. Элек малай-шалай ат-колын тирәсендә булашса, безнең буынга, әле мотоцикл тәбәлдерегенә буй җиткергәнче, сыер-бозаулар иш булды. Майчәчәк тә ничектер миңа бик якын иде. Иртүк арканларга илтәм, төшкелеккә су чыгарам, челлә кигәвеннәре азынганда, сүрән лапаска кайтарып ябам. Үлән утларга тәмам өйрәнгәч, көтү яшенә җитмәгән бозауларны җыеп, урам малайлары болынга алып китәбез, әрәмәлектә ял иттерәбез. Икенче язда инде көтүдән каршылыйбыз. Малкайлар да безне әллә кайдан таный... Болар берсе дә эзсез узмаган. Шуңадыр, Гайшәбикә әбием саварга чыкканда, Майчәчәк янәшәсенә мине бастыра. Майчәчәк түгәрәкләнә башлагач ук, ул һәр кичне сыер савар вакытта, чиләк-чүмеч алып, лапаска чыга торган булып китте. Мин дә аңардан калмадым. Сыпырып-сыйпап, җиленен юган итте, әллә ниләр сөйләнә-сөйләнә, үзе әйтмешли, тышау тәрбиясе бирергә тотынды. Моны күзәтү башта бик көлке тоелса да, көннең-көне кабатлана килгәч ияләндем. Майчәчәк тә күнекте. Янәшәсендә булуым тынычландыргандыр, чөнки мине әбигә караганда күбрәк үз итә иде.
Вакыты җитеп бозаулагач, әби чын-чынлап тәртәгә кертте яшь сөтлебикәне.
Әүвәл – чүмечкә, аннан соң чиләккә сава башлады.
– Килен, кытыгы басылды бугай. Бик җайлы үрәттем әле мин моны. Бүген кичкелекне үзең саварсың. Түбән очка авыз ачарга барасым бар, – дип, эшне җиңел генә әни җилкәсенә аударды.
Майчәчәкне саварга әни белән икәү чыктык. Гелдәгечә, мин маңгаен кашып торам, тамак асты иярен сыйпыйм, әни Йолдызга гадәтләнгән үз эшен башкарырга җыена...
Җилененә орынуы булды, Майчәчәк үрле-кырлы сикерә башлады. Әни алай итте, болай итте – малкайга һич якын килә алмады. Чиратын көтеп арыган өлкән сыер мөгрәргә тотынды, ачыккан бозаулар ярышып кычкырышуны гадәткә алдылар. Бу галәмәттән шикләнгән әтәч тамак ярып кытакларга кереште, аңа тавыклар кушылды. Көндәлек вакытын белеп кенә биләмнән кайткан Акнаян лапастан чыгып ук качты. Тәмам аптырагач, мин түзмәдем, әнинең кулыннан чүмеч-тастымалны алып, үзем тәвәккәлләргә булдым һәм такмаклый-такмаклый тезеп киттем:
– Әни, кара: җылымса су белән юып, чиста чүпрәккә сөрткәч, имчәкләрне йомшак кына сыйпарга кирәк. Аннан соң бозау имгәндәге кебек хәрәкәтләр ясап, кул аркасы белән төртеп-төртеп алу яхшы. Шуннан соң сава башласаң да ярый. Сауганда болай дип җырларга кирәк, әни:
Әй дүрт татар, дүрт татар,

Бер төшкә мылтык атар.

Сөте мул, куе булса,

Гөбсап7 тагын май катар8.

Тырыш хуҗа буш калмас –

Ярминкәдә май сатар.
Инде сөт җепләре нечкәреп тамчылый башлагач, кабаттан йомшак кына массажлап алу әйбәт. Шулай иткәндә, җилен төбенә ягылып калган куе сөт тәмам чыгып бетә, ди Гайшәбикә әби.
Сөйләнә-сөйләнә, Майчәчәкнең җилененә чүмечтән учлап су сибүем булды, коты очкан малкай кисәк алга ыргылды.

7 Гөбсап – гөбе сабы.
8 Май кату – май язу, май атлау.

«Йә, тик кенә тор!» – дип, аңа чүмеч белән кизәндем, янәсе, үземчә тәрбиялим. Артымда чиләк тотып, каенанасы сүзләрен минем авыздан ишетеп, ләззәтле изрәп торган әнинең ияк астына шалт берне! Ярый әле тимер чүмечне алып чыкмаганбыз...
Ул кичне шактый җәфаландык. Тавышка әти дә керде. Ниләр генә майтармадык, Гайшәбикә әби кайтмыйча, эш барыбер җайга төшмәде. Майчәчәкнең бозавына Йолдыз әбисенең сөте белән юанырга калды.
Майчәчәк әни кулларына бик авырдан ияләште...
***
Хатирәләремне бүлдереп, түбән очтан менеп килүче Гыймади агайның яңа җыры яңгырады:
Биек тауга чык төшкән,

Ник төшмәгән үзәнгә?

Авызы түбән, күзе сүнгән,

Ниләр булган гүзәлгә?
– Яшьлеген сагына, – дип сузып куйды әти.
Мунча күмерен бутарга җил-җил чыгып баручы әнидән төшеп калды:
– Авызы түбән, күзе сүнгән, ниләр булган авылга, дип җырларга кирәк монда. Гүзәл кайгысымыни? Үгез үлгән курада кутырлы кәҗә баш булыр, ди иде әнкәй-мәрхүмә. Хуҗа юк авылда, хуҗа! Ат яныннан бозау эзләүчеләр үрчеде, хәерлегә булсын...
И авыл!
Соңгы йөз ел эчендә Татарстанда мең ике йөз авыл юкка чыккан. Радиодан җиткерделәр: бүген республикабызда өч мең бер йөз унөч авыл исәпләнә икән. Шуларның кырык тугызында инде берәү дә яшәми, ике йөз илле икесендә – бердән алып ун, дүрт йөз алтысында уннан алып иллегә кадәр кеше гомер кичерә, ди. Татарстан халкының нибары егерме дүрт проценты гына авылларда көн күрә. Соңгы биш елда шәһәргә күченеп китүчеләр саны илле меңнән артык. «Сыерым юк киртәдә, кайгым юк иртәгә», дип яшәүче авыл халкы да зур тизлек белән шәһәрләшеп бетеп бара. Күп капкалар өйләдән соң гына ачыла. Кабилиятле9 кавемнең җирдән аерылуы, бизүе – котылгысыз афәт.
***
Көн кичкә авышканда, лапас сүтелеп бетте.
Әбүҗәһел кабып йоткандай, лапас урыны бушап, ишегалды шыксызланып калды. Шуның белән бергә күңелдә дә иләмсез бер бушлык хасил булды. Ихатаның яңа килбәт-рәвешен урам, бакча һәм ындыр яклап чиратлашып карап кердек.
Моңсу тынлык баскан талгын һавалы җәйге кичнең тынычлыгын кисәк чыккан җил бозды.
Яшел тасмалы җиз шөлдерне учыма алдым. Аны, кая куярга белмичә, бер кулдан бер кулга күчереп аптырадым. Шаһдияр бабайның уйнак тай-кырыкмышлары да, кашка маңгаен сузып сөйдереп торган тана бозаулар да юк, Гайшәбикә әби йозакка бикләгән чоланлы йорт та сүтелгән... Нәсел ядкарьләрен барлап, кадерләп саклаган Гайшәбикә әбием үзе дә мазарстанга күчкән. Инде соңгы сыеныр урынын тапкан лапас та сүтелде.
Мунчадан кайтып килүче абый, миңгеп торма әле дигәндәй, җиз шөлдерне кулымнан җәһәт кенә тартып алды да урам капкасы башына элеп куйды.

9 Кабилиятле (иск.) – сәләтле, булдыклы.
Һәм шөлдер, шикле җилдә тәртипсез зеңләп, берни булмагандай тавыш биреп утыра башлады: «Зең-зең! Зең-зең!»
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Тыкрыктан, кичке эңгергә уралып, безнең якка таба зур гына карсак шәүлә якынлашты. Бер-беребезгә карашып алдык. Сәер нәмәрсә озак көттермәде, сураеп10 килгән уңайга сузып-сузып мөгри башлады. Кемнеңдер адашып соңарган бозавы икән. Шәйләп өлгердем: тана бозау, кызыл-чуар төстә. Суйган да каплаган, Майчәчәкнең яшь чагы инде менә. Әллә аның нәсел дәвамчысымы?!
Турыбызга җиткәч, абый белән мине танырга теләпме, гомерендә ишетмәгән шөлдер тавышыннан сәерсенепме, туктап калды. Капка башына күз сирпеп, электр баганасына ышкынып алды һәм ашыкмый гына үз юлыннан китеп барды.
– Әллә бетле нәмәрсә булды инде? – дип көлеп куйды абый.
– Тьфү, әстәгъфирулла! – дип як-якка төкеренеп, яшел тасмалы шөлдерне йолкып алып кесәмә тыктым да өйгә кереп киттем.
Ул төнне йокы алмады. Күрше якта әти-картның көрсенеп-көрсенеп куйгалаганы да аермачык ишетелеп торды.
Башта уй-фикерләр туфаны барабан какты... Кыңгыраулар чыңлады, шөлдерләр зеңләде... Атлар кешнәде, сыерлар мөгрәде...
И татар авылы!
Гомер-гомергә көчле иммунитетың белән аерылып торган, басу капкаң, җирле аксакалларың читтән килүчеләргә сират күпере вазифасын үтәгән милли татар авылы! Нишләп син бүген әтрәк-әләм белән тулдың? Өч йортның икесендә килмешәк яши. Гореф-гадәтләреңне көннән-көн җуя барасың. Үзән-тугайларны тутырып йөргән атларыңны, сыер-сарыкларыңны күзгә кырып салырлык та тапмассың хәзер. Заманында авыл уңганнарына «кулак» мөһере сугып, байлыкларын талап, үзләрен Себергә сөреп, пролетариатны, шәһәрне ашату максатында төзелгән, яңа гасыр башына кара җәяү калган кыска гомерле күмәк хуҗалыкларың тәмам бөлеп таралды. Иген орлыгы күрергә тилмергән уңдырышлы җирләрең алга таба кемнеке булыр? Бүген меңәрләгән гектар калдау җир әрәм ята. Ул гына да түгел, ихата яны бакчалары буш тора. Җирдән әле бөтенләй үк аерылып бетмәгән, сирәк-мирәк кенә очраштыргалаган тырыш, уңган ир-егетләреңнең калгыган11 уй-хыялларын кем тергезеп җибәрер?
***
Яшел тасмалы җиз шөлдерне кулыма алам. Моңсу гына, иренеп кенә зеңләп куя ул. Янәсе: «Борчыма инде син мине, олан! Мин үземнекен үтәдем. Хуҗаларыма тугры хезмәт иттем. Хәзер синең замандашларың тырышсын. Лаеклы ялымның тынгылыгын боз-з-з-ма! Зең!»
Моңлы зеңләү өнендә Минзәлә ярминкәсенең сәүдә шавы, колын-кырыкмышлар кешнәве, яшел тасмалы тана бозаулар мөгрәве шәйләнә. Ярдәм сорап алга сузылган кулларына тишекле ташны кысып тоткан Лапас анасы ухылдый. Ерак чорлар аша бабаларыбызның борчулы авазы килгәндәй була: «Без табынган Туган җир ни хәлдә, оланнар? Ярминкәләргә алып барырлык мал үстерә, мөлкәт җитештерә аласызмы? Авылларыбызда әле дә шөлдерләр зеңлиме?»

10 Сураеп (диал.) – сузылып.
11 Калгу – йокымсырау.

"КУ" 7, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: