Геном (хикәя)

SMSны укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде.

Әлфия тәүдә аптырады. Авылда кесә телефоны тотмый. Ә SMS ничек

килгән? Кыз, өенә кайтып та тормыйча, туры лабораториягә барды. Анда

эшләгән дусты Зәйтүнәне тиз тапты. Ахирәт, үзе үк сүз башлап:

— Кара әле, Әлфия, сиңа бәйләнешкә чыгып булмады, — диде. Кайда

югалдың? Аптырагач SMS җибәрдем. Каннарыгызны тикшердем. Сезнең

геннарыгыз йөз процент туры килә. Тәк што котлыйм! Һич шикләнмә, абыең

үзеңнеке...

Сүзен әйтеп тә бетермәде, аны чакырып алдылар. Дусты:

— Ярар, хуш! Кичкә очрашырбыз әле, — диде дә ишектән кереп югалды.

Әлфия, нәрсә уйларга да белмичә, өйләренә кайтып китте. Аның башында тик бер генә сорау. Ничек була соң әле бу? Мөгаен, бутаганнардыр. Алай дисәң,

чит кан белән аның каны шулкадәр төгәл туры килүе һич мөмкин түгел.

Әлфия озак уйланып йөрде. Әнисенең фотокарточкалары белән үзен

чагыштырып карады. Ул әнисенең яшь чагына, теге кем әйтмешли, суйган

да каплаган. Фотолар арасында әтисе белән әнисенең яшь чакта бергә

төшкән фотосы килеп чыкты. Бу сурәтне күргәч, ул дертләп китте. Чөнки

анда әйтерсең лә Әлфия белән Илшат икәү бергә. Шулкадәр охшашлык

була аламы?!

Илшат белән бер ай элек тансыда таныштылар. Илшат чит өлкәдән килгән.

Әлфияне биергә чакырды. Сөйләшеп киттеләр. Аларның бик күп уртак яклары

бар икән бит. Һәм егет аңа беренче көнне үк үлеп гашыйк булды.

Ә бүген Әлфия әнисеннән тегеләй-болай боргалап тормыйча, турыдан

ярып:

— Әни, сезнең миннән алда балагыз бар идеме? — дип сорады.

Әнисе сораудан югалып калды. Кызына сәер генә карап алды да:

— Нинди юньсез сораулар белән башымны катырасың? Әллә берәр алама

гайбәт сөйләп кайтардылармы? — диде.

Кыз җавап бирмәде. Әмма бүлмәсенә кереп китәр алдыннан тутырыплар

карады. Ананың йөрәге чәнчеп алды. Күңеленә шик кереп утырды. Кызына

кемдер сөйләгән. Кайдан белергә мөмкин ул моны? Ерак туган апасы Тәнзилә

күптән мәрхүм инде. Ә кем сөйләргә мөмкин? Кызы нәрсәдер белә. Һәм ул

тәвәккәлләп, Әлфиягә барысын да ачып салырга булды. Кызы күптән буй

җиткергән. Булачак медик. Аңлар дип уйлады. Сак кына кызы янына үтте.

Кызы фотоальбом карап утыра иде. Әнисе, сүз башлап:

— Кызым, вакыты шундый иде, — диде. — Әтиең армиягә алынгач кына

үземнең авырлы икәнемне белдем. Элек егетләр икешәр ел хезмәт итте.

Нишләргә? Бала тапсам, миңа ничек карарлар? Әтиең хезмәт итеп кайткач

миңа өйләнәме әле, юкмы? Менә шул. Ташкентта балам туды. Нишлисең бит,

абыеңны калдырып кайттым. Әтиең армиядән кайткач, өйләнештек...

Әни кеше тагы бик озак кызы алдында нәрсәләрдер сөйләп акланып утырды.

Тик Әлфия генә бөтенләй икенче нәрсә уйлап баш ватты. Моны ничек итеп

аңа әйтергә икән соң? Аңлармы?! Кыз менә хәзер генә егетнең чынлап торып

үз абыйсы икәненә ышанды. Ә бит генетик тикшерүгә каннарын шаярып кына

биргәннәр иде. Имеш, бер-берсенә күпмегә туры киләләр? Ялгыштан Ходай

үзе саклады.

Әни кеше хискә бирелеп елап та алды. Кызыннан бу турыда кайдан, кемнән

һәм ничек белүе турында күпме генә сорашса да, кызы дәшмәде.

Икенче көнне Әлфия бернәрсә дә белмәгән Илшатны үзләренә алып

кайтты. Әнисе барысын да абыйсына үзе аңлатыр дип уйлады. Әнисе яңа

гына эштән кайткан, күрәсең. Чәй табыны әзерләп йөри. Керүчеләрне күреп,

ана бөтенләй югалып калды. Әлфия артындагы егетне күреп, аның кулы

калтырый башлады, күзендә яшь күренде. Кызы, әнисенә туры карамыйча

гына:

— Сез сөйләшә торыгыз. Мин хәзер кайтам, — диеп, өйдән чыгып китте.

Кыз соң кайтты. Әтисе дә эштән кайткан. Кунак белән өчәүләшеп

фоторәсемнәр карап утыралар. Тик әнисе генә бөтенләй картаеп, мескенләнеп

калган. Кыз, әнисен кызганып, килеп кочаклап алды да колагына гына:

— Әнекәем, мин сине бик тә яратам, барыгызны да яратам, — дип

пышылдады.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: