Дустым, сердәшем... (хикәя)

– Кәримә! Мин куркам...
Дустым, карашын бушлыкка төбәп, бер сулышта тезә: «Мин куркам. Син шуны аңлыйсыңмы? Куркам. Башка түзәр көчем калмады. Эчемдә генә саклый алмыйм. Миңа уртаклашырга кирәк. Югыйсә шашам. Әйе, шашам! Җүләрләнәм! Ярдәм ит миңа».
– Ни булды? Бәхеттән куркалармы?! – дигән булам аптырап.
Якынрак килеп, Зиләнең күзләренә төбәләм. Кан туганымдай, сеңлем төсле кадерле, якын кешем бит ул минем. Уйламаганда, кинәт кенә, нәрсәдән шулай куркып кала алыр икән?!
– Бәхеттән?! Ю-у-у-к. Бәхеттән түгел. Бәхеттән куркалармыни...
Зилә ваемсыз гына, елмайган төсле, иреннәрен килештереп кыймылдатып ала. Борчылуының сәбәбен белмәгәч, дустымның үз-үзен тотышы сәер тоела миңа. Хәтта күңелемнән генә Зиләне иркәлектә дә битәрләп куям, шундыйрак инде ул. Гел үзенә каратып торырга, үзен көйләтергә ярата торган. Кечкенәдән өйрәнгән шулай.
– Әмир белән танышкан беренче көннән бирле мин саташа башладым.
Әнигә дә, Әмирнең үзенә дә сөйләргә читенсенәм. Аңламаслар. Кара әле, синнән якын сердәшем юк. Кәримә, сиңа гына ачылам. Берәр киңәш бир. Югыйсә бу халәттән тәмам җүләрләнәм бугай. Инде күзләремне йомарга, йокларга куркам. Шул сәер төшне күрәм дә шыбыр тиргә батып уянам.
Сөйләгәндә, үзе дә сизмәстән, туй күлмәгенең ап-ак бөрмәләрен, ваемсыз бөгәрләп, учына тиз-тиз җыйды Зилә. Шул арада, гаебен таныган баладай, җыерылган итәген җибәреп, сак кына сыпырып тигезли башлады. Калтыранган куллары акылына буйсынмый шикелле. Нечкә бармаклары ап-ак ефәк тукыманы янә бер җыера, бер тигезләргә тотынды. Буш карашның кулларда гаме юк. Анда бары җан өшеткеч салкынлык. Зиләгә хас булмаган, ят шыксызлык. Үзе соңгы өметенә ябышып көзге җилләр белән көч сынашкан үксез яфрак төсле калтырый. Җепселләре берәм-берәм өзелеп, гомер җебе юкарганын күз уңыннан үткәргән, алдагы язмышын белгән, аңлаган сары яфрак диярсең. Мөмкин булган кадәр яшәп 
калырга тырышып, сабырлыгы кыл төсле тартылганнан туган калтырау түгелме бу? Яфрак калдырып китәсе дөнья кышка керә әнә. Юлга кар түшәргә өлгергән ноябрь иртәсе хөкем иртәсе кебек?! Зилә ашыгып әллә ул кар-бураннарны туздыра, күлмәгенең ап-ак бөрмәләренә кунган котсыз уйларны себереп төшермәкче буламы? Өнендә саташамы?
– Күлмәгеңне ертасың инде, ни кыланасың! Әллә син дә кияүгә чыгарга куркасыңмы, җүләрем?!
Тиз генә кочып алдым үзен. Куллары боз кебек, йөзе күлмәгеннән аграк. Ни бу? Нинди коточкыч сере булырга мөмкин?! Мин белмәгән серләре юк дип торам... Ялгышаммы? Туй алдыннан каушавы гынамы дустымның?
Кызларның кияүгә чыкканда күңелләре ашкынуы да, курку, борчылу хисләре биләп алуы да табигый хәл инде анысы. Гаилә кору уен эш түгел. Зилә кебек акыллы, зирәк кызлар мондый халәткә бирешмидер, дип уйлый идем мин.
– Әйдә әле, пион төнәтмәсе тамызыйм үзеңә. Әллә ромашка белән чәй ясыйммы?!
– Кирәкми. Миңа әни иртүк әллә нинди дарулар эчерде инде.
– Әллә нинди?.. Үзең дә әллә ни эшлисең. Нәрсә булды соң?
– Мин нигәдер җитешмәм төсле! Аңлыйсыңмы, Кәримә? Яратырга, яратылырга!
Нәрсәгәдер өлгермәм, вакыт кинәт туктар да, бар да өзелер, юкка чыгар кебек! Төшемдә дә гел шулай саташып уянам! Ничек итеп аңлатырга белмим! Куркыныч! Әмир белән танышкан көнне беренче тапкыр шулай куркып уяндым мин. Һәм гел шулай, гадәткә кергән кебек....
Зилә сулкылдап күкрәгемә капланды. Сарыкаем, ябык чебешем. Гел кечкенә бала куеныма сыенып бетте. Үзе миннән җиде айга өлкәнрәк булса да, чандыр гәүдәле, тәбәнәк буйлы дустымны янәшәмдә сабый кебек хис иттем.
– О-о-о-о, берүк тынычлан! Хәзер визажистның бөтен хезмәтен суга саласың. Елавыңнан да тукта. Үзеңне кулга ал, Зилә! Берни дә уйлама хәзер. Йә, миңа кара
әлеК! аушавымны басарга тырышып, ашыгып тынычландырам дустымны. Икебез дә күңел төшенкелегенә бирелсәк, бетте баш! Акылыма ни килсә, шуны сөйлим. Уйларга вакыт юк. Кирәк чакта аның дөрес сүзләре дә әллә кая, кесә төбенә төшеп югала икән. Экспромт.
– Билгесезлек куркыта инде ул. Син моны үзең дә яхшы беләсең. Без синең белән ничә кызны кияүгә бирдек әле?! Исеңә төшер. Юляны! Без тынычландырып маташкан арада аңын җуеп егылып киткәне хәтереңдәме?! Әнә ничек яшәп ята хәзер! Отличнигым минем! Ә синең барысы да бишлегә булырга тиеш. Шулаймы?! Өстәвенә арыгансыңдыр. Бик нык яратканда, аны йә бәхетле итә алмам, йә югалтырмын дип курка кеше. Син боларны барысын да үзең беләсең. Зилә, безгә тынычланырга кирәк! Тирән итеп сулыш ал! Сула-сула, әйдә, тагы-ы-ын. Үпкәләреңә саф һава тулсын. Булдымы? Һәм әкрен генә чыгарабыз... Ашыкма. Әйдә, тагын кабатлыйбыз. Мин дә синең белән сулыйм.
Үзем сөйлим, үзем куркагымны юатам. Кәләш халәтен аңламаслыкмы инде ул?! Яман халәттән җиңдергәнче, тизрәк басарга кирәк бу дулкынны. Югыйсә макияжын яңабаштан ясыйсы булачак. Ә безнең вакыт калмады. Визажистны да кайтарып җибәрдек. Ресторан тулы кеше, әти-әниләр, туганнар, һәм иң мөһиме – күпме еллар эзләп, ниһаять, табышкан сөекле яры, Әмире көтә дустымны. Туйга былтырдан ук әзерләнделәр бит! Саташмас җирдән саташырсың болай кылансаң! Ул ресторан сайлау, бронь түләп, ике ай узгач, рестораны ябылу дисеңме. Мәҗлесне алып баручы табып, аның белән узачак бәйрәмнең сценариен төзеп, башыннан азагына кадәр өйрәнеп чыгумы... Зиләнең берәүгә дә ышанмый торган гадәте бар. Һәрнәрсәне үзе тикшерә, кирәк җирен төзәтә, үзгәртә. Шул арада Әмире белән сүзгә килештеләр. Барысы да әзер дигәндә, киясе күлмәк сайланган, чыгымнарның күбесе түләнгән арада буласы туй кыл өстендә калды. Инде дуслар, туганнар мәҗлескә киясе күлмәкләрен, яшьләргә биреләсе бүләкләрен сайлап, барлап куйган. Ә егет белән кәләш сөйләшмиләр дә хәтта. Зилә шул арада фотографны да кире борырга өлгергән.
– Җүләрем! Артык җаваплы, артык дөрес кеше инде син үзең. Яраткан кешеңне бәхетле итү теләге чамадан тыш көчле ахрысы, җаным. Эшкә урнашканда ничек борчылганың исеңдәме? Ә яңа проект яклаганда?! Ничә көн йокы күрмәдең? Елый-елый диплом язганнарың! Алай ярамый. Гадирәк бул. Тормыш мәктәп тә, институт та түгел бит. Монда сабак ятлап кына булмый. Син, беренче чиратта, үзең бәхетле булырга тиеш! Калганы үз чираты белән килер.
– Ә өлгермәсәм? Чираты җитмәсә, өзелсә...
– Нәрсә өзелсә? – Аптырыйм. Аңламыйм. Үзем дә тынгысызлана башладым. Сиздермәскә, тыныч булырга кирәк югыйсә.
– Белмим. Аңласам, ул кадәр куркыныч та булмас иде кебек. Ул төшләр үзләре шундый матур башлана бит. Соңыннан эчемә салкын йөгерә. Әмир, әти-әниләр, туганнар, бүлмәдә ниндидер балалар... Дуслар, син... Табында ризык урынына дарулар, шприцлар, марля кисәкләре. Шыбыр тиргә батып уянам. Төштә тойган салкынлыктан эчем авыртып алгандай тоела. Әгәр дә безнең балаларыбыз булмаса?!
Чыннан да сәер төшләр. Берара ни дияргә белми аптырап торам. Юк, төш юрар чак түгел инде хәзер. Туй көне! Безне күпме халык көтә. Әмир дә борчыла торгандыр.
– Миңа кара әле, Зилә. Син сау-сәламәтсең. Әйдә, тыныч кына туйларны үткәреп җибәрик тә аннан табибка күренеп кайтырбыз. Ә иң яхшысы, авылга кайтып өшкертербез сине. Әбиләрнең шифалы догасыннан бөтен куркуларың, борчуларың җил алган төсле таралыр да китәр, менә күрерсең. Акыллым, гомер шундый озын ул, син барысына да өлгерәчәксең. Иң мөһиме безгә хәзер – синең туеңа соңга калмау кирәк! Ишетәсеңме мине?! Дусты-ы-ы-ым, тиле чебешем мине-е-ем! Күзләремә кара әле! Менә шушы кечкенә генә сары башка шултиклем куркыныч, тузга язмаган уйлар ничек итеп сыя ала соң, ә?
Ниһаять, елмая Зиләм... Аллага шөкер, тынычландыра алдым фәрештәмне. Карашының зәңгәр дулкыннарыннан җылы очкын, якты нур йөгерде. Барыбер дә керфекләрен лепердәтеп, иреннәрен тешләп утыра. Шулай үз хәленә кайта инде. Мин аны яхшы беләм.
Без Зилә белән мәктәп елларыннан ук бергә. Бу «сары чеби» өченче сыйныфка ерак Удмуртиядән килеп төште. Гаиләләре Казанга күчеп төпләнгән ди. Шыксыз ябык, зур зәңгәр күзле кызыйны башта марҗа дип уйладык. Мәзәк булды, кабат үзен русчага өйрәтергә туры килде. Ижау шәһәренең татар гимназиясендә чеп- чи татарча укып яткан булып чыкты, аннан бигрәк балалар бакчасының татар төркеменә йөргән икән. Иң кызгандырганы – Зиләнең дәү әнисен сагынуы иде. Зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп мәктәп тәрәзәсенә сарыла да еракка, билгесезлеккә багып моңая, бичарам. Биләүдән карап үстергән дәү әнисе белән аерылышуны авыр кичерде ул.
Иреннәрен бераз очлайтып, безгә дәү әнисеннән ишеткән әкиятләрне, маҗараларны сөйли башлады, бераз ияләшә төшкәч. Ахыр, сары чебешемнең әбисен юксынулары безгә дә йокты. Сыйныф белән бергәләп яраттык ул ак яулыклы, әкият дөньясыннан төшкән «дәү әнине». Еллар узгач, мәктәпне тәмамлагач, Зиләнең әбисе белән танышу бәхетенә дә ирештем мин. Искитмәле зирәк, олы җанлы юмарт әбекәй иде.
Ни хикмәттер, Зилә белән серләребез килде. Мин аны беренче көнне үк үз 
канатым астына алдым. Яңа кешене сыйныф белән дә, кала мәктәбе тәртипләре белән дә таныштырдым. Юашымны яклаган чаклар да аз булмады. Өлкәнрәк сыйныфларда аның да ярдәме күп тиде үземә.
– Рәхмәт, Кәримә. – Зилә калтыраудан туктаган һәм йөзенә алсулык кайткан. Елмая! – Рәхмәт, дустым. Син хаклы булырга тиеш. Дәү әни дә гел сине тыңларга, сүзеңнән чыкмаска куша иде.
– Беркайчан да, бер әйбердән дә курыкма! Менә шушы мизгелдә син хәзер бәхетле бул! Калганын Ходай хәерле кылсын. Син хәзер генә бар! Менә шушында, бүген! Онытма, Зилә. Үткәннәр – үткән, киләчәк – ерак һәм билгесез. Шуңа күрә үзең булган, тойган мизгелгә куана бел. Елмай, көл, ярат! Бие, җырла.
...Зилә тынычланды. Туйлар гөрләп үтте.
Сөйләшенгәнчә, яшьләр туй сәяхәтеннән кайтуга табиб янына юл тоттык. Зилә барлык тиешле анализларын бирде, бөтен шартын китереп, тиешенчә тикшерү узды. Шунысы сәер: шифаханәдә дустымның бу адымын кимсетеп, юктан чир эзләп йөргән тилегә санаган кебек кабул иттеләр. Югыйсә күп кенә авыруларны дәвалауга караганда кисәтү күпкә ансатрак бит. Әмир хатынының кыланмышларын башта сәерлеккә санаса да, кабат фикерен үзгәртте. Хуплады. Һич ялындырмый, табибларга күренеп, үзе дә анализлар биреп кайтты.
Ул арада үземнең дә тормыш мәшәкатьләре баштан ашу сәбәпле, аралашулар сирәгәйде. Насыйбымны очратып, артык чыгымнарсыз, тыйнак кына никах укытып, мин дә гаилә корып җибәрдем. Туй итеп тормадык. Без Дамир белән йорт җиткерү, фатир алу мәсьәләләрен хәл итеп йөргән арада, дустымның кызы туды. Инде ул икенчесенә җыенганда, мин дә калышмадым, үкчәсенә басып дигәндәй, бәби тудыру йортына килеп җиттем.
Әй, шунда Зиләм сабый баладай үпкәләде бит:
– Чиратыма кердең, Кәримә! Миңа дигән малайны алдың. Әмиремә вәгъдә иткән улыбыз иде бит, син чиратсыз кердең, – диде еламсырап. Көч-хәл белән юаттым үзен. Икенче баласын тапса да, һаман сабый акылы икән дустымда. Зирәк акыллы Зиләне Әмир иркәләбрәк тә җибәргән ахры. Кыланмышлары килешеп тора тагын үзенә. Бәхете генә булсын.
Көннәрдән бер көнне тагын үпкә белдереп шалтыратты Зилә.
– Кәримә, вәгъдәңдә тормадың, дустым, – ди.
– Кадерлем, тагын нинди гаепләрем бар инде синең каршыңда?
– Авылга алып кайтып өшкертәм дигән идең? Туйда! Дәү әнием исән булса, сине аптыратмас та идем инде...
Йорттагы барлык эшемне ташлап, баланы алдым да Зиләләргә чаптым.
– Һаман саташасыңмы әллә?
– Әйе. Кәримә, соңгы арада бик еш кабатлана башлады бу төшләр. Күрәзәчегә барыйк мәллә?
– Булмаганны! Күрәзәче эзләп, гөнаһ җыеп йөрмибез, акыллым. Бу атнада
авылга кайтабыз! Әткәйнең әнисе, әбекәй төшеңне дә юрар, өшкерер дә шунда. Шулай итеп, дустымны тынычландырып чыгып киттем. Ләкин ул атнада кайта алмадык. Улым ютәлли башлады. Температурасы күтәрелеп, шифаханәгә яттык. Дәваланып чыккач кайтырбыз, дип торганда, әбекәй авырайган, дигән хәбәр алдык. Ике ай чамасы гына урын өстендә ятып, дөнья куйды газизем. Соңгы юлга озатырга үзебез генә кайттык. Зиләгә дәшмәдек. Аннан дустым тынычланган, Әмиренә малай алып кайтам, дип планнар корып йөри башлаган. Мисырга юллама алганнар икән. Кызларын әниләрендә калдырып, ике атнага ял итәргә китеп бардылар.
– Менә Әмиремә, нәсел дәвамчысы алып кайтып бирсәм, чын отличница булам инде, Алла бирсә, – дип, смс язып салган иде ул.
Ике атнага диңгезгә китеп барган пар алты көннән Рәсәйгә әйләнеп кайтмасынмы?! Мәскәүдә аэропорттан ук Зиләне шифаханәгә озатканнар. Әмирнең абыйсы каршылаган. Ул зур калада яши, бизнесы шунда.
Анализлар... Тикшеренүләр... Дустым күзгә күренеп гөлдәй сула. Әмир әле бер табибка, әле икенчесенә чаба. Зиләгә дә, беркемгә дә берни әйтми. Түзмәдем, шалтыраттым:
– Әмир, тыңла әле, айлар буе диагноз куеп булмый торган нинди авыру булырга мөмкин? Зилә гел табибларга күренеп, анализлар биреп торды. Нәрсә яшерәсең?

– Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. Кич белән кил безгә. Син Зиләнең бертуган апасы кебек үк гаиләбезгә якын кеше. Күзгә-күз сөйләшербез. – диде дә
Әмир, телефонын сүндереп тә куйды.
Ноябрьнең кыскарган көне һич уза торган түгел, кич җитмәс кебек тоелган иде.
Кулдан эш төште. Күзгә-күз ни сөйләшмәкче була икән бу Әмир? Башка әллә нинди куркыныч уйлар керә. Зиләнең гел тикшеренеп, табиблар күз алдында йөргәне генә юата, тынычландыра бераз. Ничек булса да, вакытында ачыкланган. Димәк, тиз генә дәваланыр. Шулай булырга тиеш!
Дамир белән без аларга барырга чыгуга, яныбызга Әмирнең машинасы килеп туктады. Зилә яныннан, шифаханәдән кайтышлый үзе кергән. Дустым Казан клиникасында ята икән. Чираттагы тикшеренүне уза.
– Хәле ничек?...
– Хәленә күрә яхшы. Син Зиләгә сезне чакырганны әйтмәдеңме?
Җавап кайтару түгел, көчкә ым кагып өлгерәм. Әмир үзе сорый, үзе сөйли. Карашы әллә кайда, читтә. Безгә карамаска тырыша төсле.
Көне дә әллә нинди салкын. Калтырата. Агач ябалдашларын чишендергән җил, өзәсен өзгән инде, бераз тынса да булыр иде... Яшим дип чат ябышып яткан соңгы корбанын эзләвеме?! Шул яфрак төсле калтырыйм ахры үзем дә. Әллә суыктан, әллә борчылудан, бөтен тән кыл кебек тартылган.
– Кәримә, мин әби белән бабайга ничек әйтергә белмим. Зилә төшенә инде. Белә дисәң дә була... Җүләр түгел бит ул, кая йөрткәннәрен күрә, ишетә. Аңа шикләнәләр, дип кенә әйтәбез... Ышана.
Әмир туктап калды. Елый. Күз яшьләрен тыярга бик тырышты да соң... Сабырлыгы ахыр чиккә җиткәндер, күрәсең. Ничек юатырга, нинди сүз табарга белмим.
– Зиләнең аналыгында яман шеш. – Бу булырга мөмкин түгел, әмма Әмир сүзен әйтеп бетерә алмады, кулын селтәп китеп барды.
Машинасына кереп утырды. Руль өстенә капланып елый. Үкси. Корычтай, алпамша хәтле ир солтаны шулай еласын әле! Моңа нинди йөрәк түзсен? Аяк астымда җир убылган төсле булды. Ләкин җебеп төшәргә хакым юк. Бар да яхшы булачак. Ышанырга кирәк. Машина ишеген сак кына ачтым да:
– Елама. Бар да әйбәт булачак. Вакытында беленгән чир дәвалана ул, Әмир. – Иң мөһиме – хәзер яхшы клиникага урнаштырып, тиз дәваларга кирәк, – дидем. – Кәримә! Вакытын ычкындыргансыз, диделәр.
Ирем дәшми. Дамир, сабырлыгын җыеп, безне күзәтә.
– Булмас. Ялгышалардыр. Яхшы табибларга күрсәтергә кирәк Зиләне.
– Әйе. Абый Израильдәге клиникага урнаштырырга ярдәм итә.
Сөйләшенгән инде. Билетлар алдык. Иртәгә Зиләне больницадан чыгаралар.
Җомга очабыз.
– Мәскәүгәме?
– Израильгә. Үзенә генә бу хакта ничек әйтергә дә белмим. Әти-әниләренә
ничек әйтергә?! Мин ни эшләргә дә белмим. Кәримә, Дамир! Ни эшлим хәзер? – Киттек. Зиләнең әти-әниләренә барысын да үзем җайлап аңлатырмын, – дип,
сүзгә Дамир кушылды.

– Казанда да онкология буенча яхшы табиблар, профессорлар бар. Сөйләшимме? – Юк, Дамир. Вакыт аз. Вакытны югалтырга ярамый.
Ә вакыт – хыянәтче! Ашыкты! Артыгыннан нык ашыкты! Ничек кышка
кергәнебезне дә, кай арада бураннар бөтереп алганын да аңламый калдык. Әмир белән Зилә Израильдә озак булдылар. Әниләрен сагынып елаган кызлары да басылды, әбиләре тәрбиясенә күнегә төште.
Өстәвенә, улыма да гел салкын тия, еш авырый. Терелдек дигәндә, тагын борыннары томаулап, тамаклары шешеп чыга. Әле шифаханәдә ятып чыгабыз, әле өйдә төрле ысуллар белән дәваланабыз. Аллергия түгел микән, дигән шикләр белән дә тикшеренеп карадык. Прививкалар, витаминнар, антибиотиклар – дәвалауның нинди генә ысулын кулланмадык.
Дамир икешәр айга командировкаларга китеп бара. Кайткач та, ниндидер салкын, ят булып тоела. Кулында гел телефон. Кемдер шалтырата. Кемгәдер үзе яза. Сәер. Ләкин бу хакта уйларга көч тә, теләк тә юк. Теләсә ни эшләсен. Исән генә булсын.
Зилә белән скайп аша аралашабыз. Операцияләрдән соң, Әмир интернет аша язып, хатынының хәлен хәбәр итеп торды. Гаиләнең бердәмлеге, туганнарның кешелеклелеге шундый чакта сыналадыр ул. Әмирнең абыйлары бөтен чыгымнарны үз җилкәсенә алды.
Өч айдан артык Израильдә дәваланып кайтты Зилә. Катлаулы операцияләр, химиятерапия, кыйммәтле, көчле дарулар дустымның газапларына нокта куярга тиеш иде.
Әмирнең тырышлыгы, хатынына тугрылыгы, мәхәббәте, гаиләсе өчен көрәшүе ахыр чиктә дәвалану белән бүләкләнергә тиеш бит инде!
– Берәр карчыкка барып өшкертеп кайтырга хәзер соңдыр инде, әйеме, дустым? Могҗиза булмастыр.
Зилә бушлыкка төбәлгән көе генә битараф елмая.
– Мин теге төшләрнең мәгънәсенә төшендем. Хәзер саташмыйм. Булды. Курыкмыйм да. Син, гомер озын ул, дигән идең. Түгел икән бит... Бирелгән кадәр генә. Күпме көрәшсәң дә, артыгын алу мөмкин түгел икән... Иремне уллы итә алмадым. Үкенечкә кала. Улы булса, бер терәге, сердәше булыр иде дә.
– Гөл кебек кызларыгыз бар бит, Зилә!
– Кызлар, дип инде... Алар кияүгә чыгачак. Ярый, Әмир дә өйләнер, әйеме?! Булыр әле, улы да булыр! Мин тегендә фәрештәләр белән сөйләшеп куярмын.
Көлә... Бу көлүдән дә авыр, куркыныч тагын ни бар икән дөньяда?!
Зилә башта савыгып киткән төсле иде. Әмир чит илдән табып кайтарткан көчле дару да килеште ахры. Бер ампуласы сиксән мең дип ялгыш әйттеме, чынмы, кабат сорамадым. Хатыны өчен үзе тәмугка керердәй булып йөргән кешедә бәя кайгысы юктыр, күрәсең. Абыйлары да бигрәк туган җанлы, эчкерсез кешеләр булып чыкты. Бу гаиләнең бердәмлегенә шаклар катарлык. Мин аларга дустым өчен чиксез рәхмәтле идем. Ләкин озак юаныч табарга туры килмәде.
Мартның соңгы атнасында Зиләне төн уртасында ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр. Өч көннән соң Әмиргә хатынын больницадан алырга куштылар. Шулчак Дамир үз танышларына шалтыратты. Ниндидер үтемле кешеләр аша Зиләгә ярдәм күрсәтүләренә, аны шифаханәдә дәвалауга ирештек. Дамир китерткән профессор тикшерде Зиләне. Баксаң, теге кыйммәтле зәһәр шәп дару дустымның бавырын ялкынсындырган, таркаткан икән. Даруны кадаудан туктагач, атна-ун көн эчендә Зиләнең хәле тәмам авырайды. Инде сугылыр кеше, ярдәм сорап керер ишек калмады. Профессор Әмиргә хатынын тилмертмәскә, өенә алып кайтырга киңәш итте.
Кечкенә «сары чебешем» бүлмәнең ачык ишегеннән залны күзәтә. Анда Әмир, 
әти-әниләре, туганнар җыелган. Якын дуслар килгән. Шулар арасында кызлары, башка балалар мәш килә. Сабый акылына сыя торган түгел бу мәхшәр. Алар берни аңламый.
– Кәримә, профессор нәрсә диде?
Сүз таба алмыйм. Дустыма күтәрелеп карарга кыюлыгым җитми. «Соң инде. Озак газапланмасын гына дип тели аласыз», – диде Дамир тапкан профессор. Бу сүзләрне дустыма ничек әйтим...
– Кәримә, мине шифаханәгә кабат салачаклармы?
– Юк...
Көч-хәл белән ым кагып алдым. Тамак төбендәге төер сүз дәшәргә ирек бирми.
Сеңлем кебек кадерле якын кешем минем! Ни диеп юатыйм икән үзеңне?! Ничек ярдәм итим икән? Үкенечкә калган ялгышларым белән алга таба ничекләр яшисе соң хәзер... Биргән вәгъдәләремдә тора алмадым бит. Бәлки, күрәзәчесенә дә барасы булгандыр. Вакытында өшкертәсе, дога, ырымнар көчен дә сынап карыйсы булгандыр.
– Кәримә, Әмир белән кызларны ташлама инде син... Минекеләрне ташламагыз, ярыймы.
Ачык ишектән Дамир безне күзәтә. Чыннан да минем чыкканны көтә, күрәсең. Кулында улыбыз йоклап киткән. Кайтарып җибәрергә кирәк үзләрен.
– Зилә, мин хәзер әйләнеп керәм.
– Кирәкми. Иртәгә килерсез. Бар.
Киткәндә, хушлашып, ишекне япмакчы идем, Зилә яптырмады. Елмаеп кул изәде. Ходаем, никадәр көчле, сабыр минем сары чебием.
Кайтып җитеп, машинаны куярга да өлгермәдек, Әмир шалтыратты.
– Кәримә... Зилә...
Сүзен әйтә алмый. Аңлашылды. Дамир да артык сорау биреп тормады.
– Нык бул, Әмир. Без хәзер...
Улыбызны әниләргә керттек тә кире киттек.
Зилә кызларына истәлеккә видеоязмалар әзерләп калдырган. Хатлар язган. Ул барысын да аңлаган, белгән. Шулай да өметен өзмәде, көрәште. Соңгы минутына кадәр көрәште.
Миңа да Әмир конверт тоттырды. Ул аны шушы айлар дәвамында, акрынлап, өлешләп язган. Диагнозы билгеле булгач ук яза башлаган. Ноябрьдә. Бу хат – көндәлекне мин озак вакыт укырга базмадым. Йөрәгем җитмәде. Авыр иде.
Дустымның кырыгын уздыргач та, Дамир безне ташлады, гаиләдән китте. Теге телефонда язышулары, шалтыратулары юкка булмаган. Битәрләмәдем, тотмадым. Карар кабул иткән икән, аның өчен шулай яхшырак икән – нишләтәсең. Исән генә булсын. Бәхетле булсын!
«... Дустым, миңа алмашка калган ике сандугач баласы белән горур лачынымны ташлама инде син». Шулай тәмамлаган Зилә үзенең хатын. Әти-әниләренә дә нидер әйтеп калдырган күрәсең. Картлар сентябрь башында кияүләренә димләп килгәннәр мине.
– Әмир сине бик нык хөрмәт итә, кызым. Үзебезгә дә чит кеше түгелсең. Оныкларны ятлар кулына калдырасы килми бер дә. Зиләнең фатихасы белән кавышып карагыз әле. Алла бирсә, җае белән генә торып та китәрсез. Ялгыз башың көзләргә керүе авыр булыр бит. Ир бала үстерәсең. Без дә бик бетерештек бу кайгыдан, – диләр.
Әмир үзе дә ике кызын ияртеп килгән. Өч баланы кочкан да дәшми генә күзләремә төбәлгән дустымның горур лачыны...

"КУ" 4, 2019

фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: