Дуслык (хикәя)

Әнисе белән генә яши Алмаз. Әтисен белми дә, күргәне дә юк. Бик еракта, зур төзелештә эшли, диләр аны. Төзелеш зур, ара ерак, шуңа күрә һаман кайта алмый. Әнисе шулай ди. Әнисе ни генә әйтсә дә, менә кайта, менә кайта дип, әтисен көтеп яши Алмаз. Соңгы вакытларда аны бигрәк тә күрәсе килә башлады. Соңгы бер ел эчендә бик тә зур югалтулар кичерделәр шул алар әнисе белән.
Алмаз әнисе, әбисе һәм бабасы белән үсте. Шәһәрдә аларның ике бүлмәле фатирлары, ә Иделгә якын гына бер авыл янында дачалары бар. Дачалары янында бик матур, бик зур, очсыз-кырыйсыз куе урман сузылып киткән. Иртә яздан алып кара көзгә кадәр менә шунда, дачада, әбисе белән бабасы янында яшәде Алмаз.
Шундый күңелле, шундый да рәхәт яшиләр иде алар. Ул көннәре исенә төшкәндә, әле һаман уйнаган уенын да онытып, тирән уйларга талып утыра... Былтыр җәй, бик матур кояшлы, эссе бер көнне һич көтмәгәндә беренче
тапкыр кайгы килде аларга.
Иртән күзләрен ачуга ук Алмаз, гадәтенчә:
– Бабай кайда? – дип сорады.
– Уяндыңмыни, улым? Менә әйбәт булган. Бабаң чия агачлары янында кайнаша, бар, чакырып кер үзен, хәзер чәй эчәбез, – диде әбисе, Алмазның башыннан сыйпап һәм кулындагы ап-ак сөлге белән елкылдап торган самавырның өстен сөртеп алды.
Алмаз йөгереп бакчага чыгып китте. Чия агачлары янына җитәрәк:
– Бабай! – дип кычкырды.
Бабасы җавап бирмәде. Алмаз якынрак килде һәм... баскан урынында катып калды: киң ябалдашлы карт чия агачы төбендә, бер кулын зәңгәр саплы көрәк өстенә куеп, икенче кулы белән җирне кочып, йөзтүбән капланып бабасы ята иде...
Бабасының үлеменә ел да тулмады, матур язлар якынлашып, кошлар кайта башлаган бер вакытта әбисе дә шулай ук кинәт кенә дөнья куйды.
Шулай итеп, бер ел эчендә әнисе белән икесе генә тордылар да калдылар Алмазлар. Әбисе белән бабасы хәзер беркайчан да кайтмаячаклар инде. Алмаз моны белә. Ә менә әтисе? Ул бит кайтырга тиеш. Әбисе гел әйтә иде аның: «Кабердән генә кире юллар юк, исән кеше китсә дә, бер кайта ул, балам» – дия иде. Әтисе исән кеше бит аның. Ул нигә һаман кайтмый соң алайса?
Хәзер Алмаз әнисенә бик еш кына шул сорауны бирә: «Ник әти кайтмый? Кайчан кайта инде ул?» – ди. Ә әнисе никтер эндәшми. Күзләрен түбән төшереп тик утыра. Аннары боегып кала. Шуңа күрә, әнисен кызганып, Алмаз ул сорауларны бирергә дә базмый башлады соңгы көннәрдә, әмма әти бик кирәк аңа.
Әти кирәген ул элек алай ук сизми иде. Әллә бабасы белән әбисе булганга, әллә мәктәпкә йөрмәгәнгә. Быел көз бит ул мәктәпкә барачак. Баруын барып та кайтты инде ул анда. Менә шунда иң беренче тапкыр күпме малай һәм кызларның әтиләре белән килүен күреп, боегып кайтты. Никадәр малайларның әтиләре бар икән бит! Хәтта кызларның да! Кызларга әти нәрсәгә? Аларга бит әниләре булса, әтиләре булмаса да, ул кадәр кыен түгелдер. Ә менә малай кешегә әтисез һич тә ярамый, әти бик тә кирәк аңа! Бабасы булганда да нинди күңелле иде. Китаплар укый, әкиятләр сөйли иде бабасы аңа. Ә әкиятләре нинди иде аның! Андый әкиятләрне башка беркемнән дә ишеткәне булмады Алмазның. Аннары, урманны ничек яхшы белә иде аның бабасы! Бик ярата иде шул урманны. Андагы кызыл түшле тукранның да, ак түшлесенең дә кайда яшәгәнен белә иде. Керпеләрнең, пошиларның кайдарак йөрергә яратуларын сөйли иде. Ә гөмбәләрне ничек оста җыя иде! Кайда ак гөмбә, кайда майлы гөмбә, кайда алсу гөмбә үскәнен бәйнә-бәйнә аңлатып йөри иде ул Алмазга. Гөмбәләрне өзеп алырга ярамаганын да бабасыннан белеп калды Алмаз. Тамырларын калдырып, кисеп кенә җыярга кирәк аларны, югыйсә киләсе елга ул урында гөмбә үсмәячәк.
Ә чәчәкләрне, чәчәкләрне ничек ярата иде аның бабасы! Кар эреп бетәр-бетмәс үк, урманга йөри башлыйлар иде алар. Бервакыт энҗе чәчәкләрне күрергә бардылар. Энҗе чәчәкләрне күп итеп җыеп кайтырбыз дип уйлаган иде Алмаз ул көнне. Ә бабасы аны оя-оя булып, энҗе чәчәкләр үскән җиргә алып килде дә:
– Күрәсеңме, алар ничек калтырана башладылар. Нигә шулай итәләр икән соң алар, белмисеңме? – диде.
Алмаз исе китеп энҗе чәчәкләргә карап торды. Алар, чыннан да, әкрен генә, сизелер-сизелмәс кенә дерелдәшеп утыралар иде.
– Ә нигә шулай дерелдиләр алар, бабай? – дип сорады ул аптырап.
– Куркышып, – диде аңа бабасы. – Менә Алмаз килә, хәзер безнең 
барыбызны да йолкып бетерә инде бу малай, дип калтырыйлар. Ә менә ел саен шулай күпләп өзә торгач, беркөн килеп безнең урманда бер генә энҗе чәчәк тә калмавы бик тә ихтимал бит, улым. Шул турыда уйлап караганың бармы синең? – диде ул аннары.
Юк. Бу турыда уйлап караганы юк иде Алмазның.
Урман чәчәкләрен күпләп күрәсе килгәндә, урманга барып карарга, ә өйгә аларның кайберләрен генә, ике-өч бөртекләп кенә алып кайтырга кирәклеген аңлаткан иде бабасы аңа шул көнне.
Их, нинди кызыклы нәрсәләр сөйли иде ул урмандагы кошлар һәм җәнлекләр турында!
Ә менә хәзер бабасы да, әбисе дә юк Алмазның. Көннәр буе берүзе утыра ул. Әнисе аны дачада ялгызын гына калдырырга курка, шуңа күрә җәй буе шәһәрдәге өйләрендә утырырга туры килә аңа хәзер. Менә яңа гына, җәйнең иң кызу көннәре җиткәч кенә, бик нык ялына торгач, әнисе Алмазны дачаларына алып килде.
Бер өйгә кереп, бер бакчага чыгып, елый-елый әле бер, әле икенче әйбергә килеп тотынды аның әнисе. Гел шулай итә ул хәзер. Дачага килдеме, елый да елый. Ярый әле күрше Аня апалары бар. Ул Алмазның әнисен юата-юата чәй эчерде һәм, сөйләшә торгач, дачада чагында Алмазны үзе карап торырга ризалык бирде.
Шатлыгыннан түбәсе күккә тия язды Алмазның: ул тагын дачада яшәячәк, гел, көн дә, ай буе! Көндезләрен Аня апасы белән булачак, ә кичен әнисе кайтып йөриячәк! Менә бит нинди бәхет!
Бүген иртән үк, әнисе эшкә киткәч, Алмаз бакчага чыкты. Карт чия агачы янына җиткәч, йөрәге кысылып куйды: сыңар кулы белән җирне кочып бабасы шунда ятадыр төсле тоелып китте... «Юк, урманга барырга иде тизрәк, Аня апасы гына җибәрсен...»
Бик эчкә үк кермәскә һәм ике сәгатьтән дә артык йөрмәскә сүз биргәч, Аня апасы аңа урманга барырга рөхсәт итте.
Ул башына бабасының салам эшләпәсен киде, кулына бабасы ясап биргән таякны тотты да ашыга-ашыга урманга таба юл алды.
Их, урман! Һәр сукмак, һәр куак таныш иде аңа монда! Әмма бүген нигәдер бөтен нәрсә бабасын хәтерләтә. Әнә теге текә таудан менгәндә, Алмазның аягы таеп китте дә, ул байтак кына җирне арты белән шуышып төште. Рәхәтләнеп көлгән иде шунда Алмаз. Ә бабасы: «Ботакка-фәләнгә кадалып куйсаң шунда!» – дип, бик курыккан иде.
Текә тау башында – каенлык. Ап-ак, төп-төз каеннар анда. Очсыз-кырыйсыз аллеялар шикелле тип-тигез рәтләр булып тезелешеп утыралар. Шушы каенлык артыннан икенче бер яшьрәк урман башлана. Шул урманда керпеләр гаиләсен күрсәткән иде аңа бабасы. Әниләре белән ике баласы. «Керпеләрнең туган җирләре бу, моннан ерак китәргә ярамый аларга», – дигән иде аңа бабасы. «Их бабай, бабай! Ничек шулай бер дә кайтмаска китеп бармак кирәк инде?» – дип уйлады Алмаз, бугазына килеп тыгылган төерне йотып. «Дөнья шулай корылган, табигать шулай яратылган, – ди бит әнисе. – Берни дә эшләп булмый». «Нишләмәк кирәк...» – дип уйланып барды ул, нык адымнар белән кызу-кызу атлый-атлый. «Их бабай, бабай...» Шунда ул кинәт, яшь урманга җиткәнче үк, ашыга-ашыга сукмак аша чыгып килгән бер керпе баласын күреп алды. Күрүгә үк, йөгереп аның янына килде.
– Кая барасың? Әниең юкмыни яныңда? Нишләп үзең генә йөрисең? – диде ул, аның янына чүгәләп.
Керпе баласы Алмазны күрүгә, барган юлыннан туктап, пырх-пырх итте дә туп кебек йомарланып ятты.
– Курыкма, курыкма, җүләркәй, мин сиңа тияргә җыенмыйм, кая баруыңны гына беләсем килә. Сезнең яраткан җирегез әнә теге урманлык бит, – диде Алмаз, алдарак каралып күренгән куе, яшь куакларга таба ымлап һәм, шул яктан килүче ике яшүсмер малайны күреп, нишләптер кинәт куркып китте. Торып йөгермәкче дә булган иде, керпе баласын ялгыз калдырасы килмичә, утырган урынында кала бирде.
Теге малайларның берсе, Алмазны күрүгә, авызын кыйшайтып, ничектер бик ямьсез генә итеп елмаеп, икенчесенә ым какты да эре-эре адымнар белән бик эшлекле кыяфәттә Алмазга таба атлады.
– Нәрсә таптың, юньсез малай?! – дип сорады ул, аның янына килеп җитәр- җитмәс.
– Менә керпе баласы... – диде Алмаз, каушаганын тегеңә сиздермәскә тырышып.
– Әй, тапкансың карар нәрсә! – диде малай һәм, бер аягын күтәреп, ботинкасының очы белән керпе баласына шундый каты китереп типте, теге бичара, очып китеп, каршы яктагы карт каенның кәүсәсенә барып бәрелде дә лып итеп җиргә килеп төште. Алмаз башта берни аңламый торды, аннан кинәт сикереп, аякларына басты да теге малайга барып ябышты:
– Нишлисең син?!
Ә теге гаҗәпләнгән сыман итеп, мыскыллы елмаю белән бер генә минут аңа карап торды да йодрыгы белән Алмазның иңбашына китереп сукты. Алмаз да керпе баласы кебек әллә кая очып китеп, кырмыска оясына барып төште. Шундук куллары, муены чымырдый башлады. Теге малай исә, йодрыкларын төйнәп, тагын килә башлаган иде дә, Алмазның кырмыска оясында ятуын күргәч, урманны яңгыратып көлеп җибәрде. Аннары кулын гына селтәде дә, һаман шулай шаркылдап көлә-көлә, инде тау астына таба төшеп барган юлдашы артыннан йөгерде.
Алмаз торып басты, ашыга-ашыга өс-башын, кулларын, муенын кырмыскалардан чистарта башлады. Кырмыскалар ашыга-ашыга йомыркаларын коткарырга тотынганнар иде.
Бераз тын алуга, Алмаз керпе баласы янына килде. Ул инде йомарланмаган, дүрт тәпиен дүрт якка сузып, башын артка ташлап, ап-ак мамык белән капланган корсагын өскә каратып ята иде.
– И-и бичаракаем, үпкәләмә инде миңа. Ул явызлар киләсен белсәм, синең юлыңны бүлдерә идеммени соң мин! – диде ул һәм керпе баласының озынаеп калган борынына, кечкенә генә тәпиләренә бармак очлары белән генә кагылып алды да тавыш-тынсыз гына елап җибәрде.
Менә шушы бер гаепсез керпе баласын, туздырылган кырмыска оясын, үзен һәм нигәдер бүген бер дә исеннән чыкмаган бабасы белән әбисен кызганып, үксеп-үксеп бик озак елады ул. Кинәт елавыннан туктады: керпе баласы бер тәпиен кыймылдатып куйгандай булды. Алмаз тын да алмыйча аңа текәлде. Менә ул аягын тагын кыймылдатып алды. Малай, тынын кысып, керпе баласының өстенә иелде: сулыш алуын ишетәсе килә иде аның.
– Ни булды, улым?
Алмаз сискәнеп, башын күтәрде. Аның алдында урта буйлы, киң җилкәле, 
чем-кара чәчле, кара күзле бер кеше басып тора иде. Алмаз нишләптер бу юлы бер дә курыкмады.
– Керпе баласы менә... – диде ул, аның чын-чынлап кызыксынып, үзенә текәлгән үткен күзләренә туп-туры карап.
Абый кеше башын чайкап куйды:
– Нигә үтерәсең инде аны?
– Мин, мин үтермим... – диде Алмаз, калтыранган тавыш белән, һәм үзе дә сизмәстән, тагын әрнеп елап җибәрде.
Ул шулай үксеп елый-елый, бу кешегә әле генә булып үткән хәлләрне сөйләп бирде...
Тиздән инде алар, имгәнгән керпе баласын үзләре белән алып, сукмак буйлап тау астына таба төшеп баралар иде.
Аня апасы рөхсәт иткән ике сәгать вакыт үтеп тә китте. Алмаз яңа танышына үзенең бөтен тормышын сөйләп өлгергән иде инде.
Бу абый Рәшит исемле булып чыкты. Аның да дачасы шушы авыл янында, тик аның икенче очында икән.
Рәшит абыйсы аңа үзенең дә быел зур фаҗига кичерүен, кунакка киткән җирләрендә һәлакәткә юлыгып, хатыны белән биш яшьлек улы үлгәнен сөйләде. Алмаз, кызганудан нишләргә белмичә, еларга җитешеп, Рәшит абыйсына сыенды.
Рәшит тә, кечкенә йөрәгендә зур кайгы йөртүче менә шушы нечкә күңелле, зур, матур күзләре белән дөньяга шулкадәр җитди карый белүче, бөдрә чәчле ябык кына бу балага тирән бер кызгану һәм соклану хисе тоеп, иңнәреннән кочып куйды.
Алмаз Рәшит абыйсын дачаларына кереп чыгарга чакырды, аны Аня апасы белән таныштырды. Алар бергәләп, керпе баласына сөт эчертеп карадылар. Тик энәле җан иясе сөтне эчмәде. Шулай да хәле яхшыра башлагандай күренә иде инде. Рәшит абыйсы керпене үзе дәваларга булды. Ә Алмазга, үзләренә килеп, аны карап йөрергә кушты. Шуңа күрә Алмаз үзенең кунагын дачаларына кадәр озата барды.
Бергәләп, чәй эчтеләр. Рәшит абыйсы аңа улының уенчыкларын, самокатын күрсәтте. Ә кайтып китәр алдыннан иртәгә иртән аны үзе белән балыкка алып барырга вәгъдә итте.
– Ә бит балыкка барыр өчен бик иртә торырга кирәк, – диде Рәшит абыйсы, аңа сынаулы карап.
– Мин торам, торам мин! Тик менә уянып кына булса, – диде Алмаз, кайнарланып.
Рәшит абыйсы аны иртән үзе уятып алып китәргә сүз бирде.
Эх! Гомерендә дә оныта алмас Алмаз ул көнне! Иртән-иртүк, әле кояш чыкканчы ук, әле әнисе эшкә киткәнче үк уятып алып китте аны Рәшит абыйсы. Кыска гына зәңгәр халаттан үзе дә, яшүсмер кызлар төсле булып күренгән әнисе дә бүген, гадәтенчә: «Юк, куркам, җибәрмим»,– дип ялындырып тормады, улыныкы төсле коңгырт бөдрә чәчләрен җилфердәтеп, җәһәт-җәһәт кенә кирәк-яракларын әзерләде, аннары ишегалдына чыгып, шат йөз белән озатып калды.
Элек тә бабасы белән балыкка барганы бар иде Алмазның. Яр читенә утырып, кечерәк кенә кармаклар белән вак-вак кына балыклар каптырып кайткалыйлар иде алар. Әмма бүгенгедәй хозурлыкны беренче генә күрүе иде әле аның.
Көн туып кына килә. Тып-тын булып каралып яткан Идел буена килеп туктадылар. Рәшит абыйсы көймәне бәйләп куйган чылбырның йозагын ачты, моторны урнаштырды. Аннары үзләре белән алып килгән кирәк-яракларны, кыска гына кармак таякларын, бәләкәй генә түп-түгәрәк ятьмәләрен, һәммәсен, һәммәсен көймә башындагы капкачлы тартмага салып куйды да Алмазга каршысындагы ике эскәмиянең берсеннән урын күрсәтте. Алмазның утыруы булды, мотор гөрелти дә башлады һәм алар, кара-күк суда ап-ак күбекләр уйнатып, тын ярларны яңгыратып, алга очтылар...
Алмаз исе китеп, тирә-якны күзәтте: менә нинди киң икән бит Идел! Очы да, кырые да күренми!
Рәшит абыйсы, тизлекне бераз әкренәйтә төшеп, Алмазга карады.
– Йә, ничек, бик куркыныч түгелме? – дип сорады ул, елмаеп.
– Ю-ук... – диде Алмаз, сокланудан зур ачылган күзләре белән Рәшит абыйсына карап. – Әйбәт, бик әйбәт!
– Элек монда яшел утраулар иде. Хәзер, әнә күрәсеңме, без, төзүчеләр, бу урында Идел аша күпер салабыз. Машиналар йөри торган бик зур күпер була бу, – диде аңа Рәшит абыйсы, күзләре белән генә елмаеп.
Күпме вакыт шулай барганнардыр, Алмаз сизми дә калды. Менә бервакыт аларга каршы яктан, иксез-чиксез киң булып җәелеп яткан Идел-суның артыннан, кып-кызыл, түп-түгәрәк кояш баш калкытты... Шунда ук бөтен су өсте, бөтен тирә-як әллә нинди җемелдәп торган серле нурларга күмелде. Алмаз, сихерләнгәндәй, шушы гүзәллекләргә исе китеп барды. Шулай сокланып бара торгач, Иделнең бик тә киң бер төшенә килеп җитүләрен сизми дә калды. Рәшит абыйсы, моторны сүндереп, көймәне туктатты да су төбенә өч япьле зур гына чуен якорь төшерде.
– Яле, бәхетне сынап карыйк әле, – диде ул аннары, Алмазга күз кысып. – Ниләр көтә икән бүген безне...
Иң беренче булып кыска саплы кармакка ялтырап торган көмеш тәңкәле зур гына, киң генә бер балык ияреп килеп чыкты. Бу хәл шулкадәр көтмәгәндә булды, Алмаз шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.
– Ай-яй-яй! Туктале, куанырга иртәрәк әле, улым, – диде Рәшит абыйсы, күбәләк аулый торган челтәргә охшаган түгәрәк ятьмәгә үрелеп.
Алмаз, җәһәт кенә урыныннан кузгалып, аңа ятьмәне алып бирде.
Рәшит абыйсы, ничектер бик оста гына су өстенә үрелеп, күз ачып йомганчы әлеге балыкны шул ятьмәгә эләктереп тә алды, көймә эченә китереп тә салды. Ятьмә эчендә көмеш тәңкәләрен җемелдәтеп, зур бер балык тыпырчынып ята иде.
– Корбан балык була бу! – диде Рәшит абыйсы шат тавыш белән. – Бераз кылчыклырак булса да, тәмле балык. Йә, ничек соң, ошыймы? – дип сорады ул аннан, очкынланып киткән күзләрен җемелдәтеп.
– Менә бу балык!.. – диде Алмаз, бер балыкка, бер Рәшит абыйсына карап.
Рәшит абыйсы аның бу сүзләреннән нигәдер Идел буйларын яңгыратып кычкырып көлеп җибәрде.
Биш-алты табан балык тоткач, Рәшит абыйсының кармагына әллә нинди елан кебек бик тә кызык бер балык килеп капты.
– Елан! – дип кычкырып җибәрде Алмаз, урыныннан сикереп торып.
Рәшит абыйсы аны ялт иттереп кенә, ятьмәсез-нисез генә судан тартып чыгарды да елмаеп, Алмазга карады.
– Юк, елан түгел, балык бу, улым. Чөгә балыгы була бу! Безнең Иделдәге иң 
шәп балыкларның берсе. Шулпасы да, ите дә искиткеч тәмле аның, кылчыгы да юк, – диде Рәшит абыйсы, балыкны җайлап кына кармактан ычкындыргач, әйләндерә-әйләндерә Алмазга күрсәтте, һәм малай «аһ» дияргә дә өлгермәде, иелде дә, көймәдән үрелеп, ипләп кенә әлеге балыкны суга җибәрде.
Алмаз аптырап аңа карады.
– Тотарга ярамый аны. Чөгә балыгы безнең Иделдә бик аз әле. Шуңа күрә аны теләсә кемгә, теләсә кайсы вакытта тотарга ярамый. Аңладыңмы? – диде Рәшит абыйсы, аңа таба борылып.
«Әйе, әйе. Бу турыда бабасының да сөйләгәне бар иде. Тик ул ауларга ярамый торган җәнлекләр, кошлар турында гына сөйләгән иде. Димәк, балыкларның да шундыйлары бар икән...» – дип уйлады Алмаз.
Күп тә үтмәде, аларның суга батырып куйган тимер ятьмәләре балык белән тулды. Инде менә җиденче балыкны каптырды Рәшит абыйсы. Алмаз аларны санап бара иде.
Ләкин бер дә көтмәгәндә, кинәт кенә Рәшит абыйсы якорьны судан тартып чыгарды да моторны кабыза башлады. Алмаз аптырап калды. Балык тотып туймаган иде әле ул. Шундый эре балыклардан шулай тиз туямы инде кеше?!
– Тотыйк әле, балык каба ич! Бабай белән без балык капмый башласа гына, өйгә кайтып китә торган идек, – диде Алмаз, бик тә ялынган кыяфәттә Рәшит абыйсының беләгенә кагылып.
– Кара инде! Шундый шәп балыкчы була торып, Иделдән балык тотуның кагыйдәләрен дә белмисең икән ич әле син! – диде Рәшит абыйсы, кирәк-яракларны урнаштырып, көймәне кайтыр якка таба бора-бора.
– Бер балыкчыга бер көнгә менә шуннан да артык балык тотарга ярамый, – диде ул, көймә борынында тимер ятьмә эчендә тыпырдашып яткан балыкларга таба ымлап. – Син инде моны беркайчан да онытма, яме, улым!
Көймә суны ярып оча. Рәшит абыйсы иртәнге кояш нурларында җем-җем итеп уйнаклап яткан киң Идел өстен күзәтеп, беравык сүзсез генә барды да, Алмазның күзләренә текәлеп сорап куйды:
– Бу елга-сулар, урман-кырлар, басу-таулар кемнеке? Син беләсеңме, йә, әйтеп кара әле! – диде.
– Безнеке... – диде Алмаз беравык уйланып торганнан соң.
– Безнеке, дөрес. Ә без кем соң? Син, мин, әниең – кемнәр соң без? Без – халык, Алмаз. Димәк, бу байлыклар да – ха-лык-ны-кы. Шулай бит? Халык байлыгы, ягьни синең белән минем байлык. Безнең байлык.
Шулай булгач, халык та, димәк, син дә, мин дә ул байлыкны бик кадерләп, саклап кына тотарга тиешбез. Юкса киләчәктә яшәячәк буыннарга, менә сиңа, синең балаларыңа, бездән соң табигатьнең ярлыланып калуы бар. Алай гына да түгел, бу гүзәллекләрнең, могҗизаларның мәңгелеккә югалу ихтималы да бик зур. Менә бит ул ничек, Алмаз, – диде Рәшит абыйсы, кинәт җитдиләнеп, һәм уйчанланып калган кара күзләрен еракка-еракка текәп.
«Табигатьтә дә һәрнәрсәнең үз тәртибе бар икән бит», – дип уйлады Алмаз, Рәшит абыйсының шулкадәр күп белүенә сокланып.
Тиздән алар үзләренең дачалары утырган яр буена кайтып җиттеләр. Һәм көймәләрен чылбырга куйдылар да балык шулпасы пешерергә Рәшит абыйларына киттеләр.
Бу көннәрдә Алмаз үзен ниндидер бер әкият дөньясында яшәгән кебек хис итә иде. Һәр көне, һәр сәгате кызыклы, мавыктыргыч үтә иде аның. Ә ял көне алар шәһәргә кинога барачаклар! Өчәүләшеп. Алмазның әнисен дә үзләре белән алып барырга булды алар. Һаман моңаеп, ялгызы гына йөрмәсен әле әйдә!
Элек андый моңсу түгел иде бит Алмазның әнисе. Элек ул бөтенләй башка иде. Эштән кайткач, сәгатьләр буе Алмаз белән уйный торган иде. Йөгереп Алмазны куып тота да кычкырып көлә-көлә битләреннән, күзләреннән, чәчләреннән үбәргә тотына иде. Бик тә рәхәт, бик тә күңелле була иде Алмазга андый минутларда. Шушы соңгы елда бигрәк үзгәрде шул аның әнисе, һаман- һаман елый торган булып китте. Гел көлеп карый торган зур күзләре әллә ничек боегып калдылар. Хәзер ул Алмаз белән дә уйнамый, әүвәлгечә кычкырып көлми дә. Алмаз бик-бик кызыклы хәлләр турында сөйләгәндә дә, йөзендә моңсу елмаю гына пәйда була.
– Минем әнием хәзер гомергә шундый булып калыр микәнни инде? – дип сорады Алмаз беркөнне Рәшит абыйсыннан, моңсу күзләре белән каядыр еракка-еракка текәлеп.
– Юк, юк! Нишләп шундый булып калсын ди! Кайгы-хәсрәттән иң яхшы дәва – вакыт ул. Вакыт үтү белән, күңел яралары да төзәлер аның, менә күрерсең. Тагын әүвәлгечә синең белән уйный-шаяра башлар. Сез әле бик бәхетле булырсыз! – диде аңа Рәшит абыйсы, нык итеп.
Алмаз шатланып көлеп җибәрде. Менә нинди бит ул, аның Рәшит абыйсы! Нәрсә турында гына әйтсә дә, шундый итеп әйтә белә, Алмазны шундук бөтен күңеле белән ышандыра да куя!
– Ә син? – дип сорады Алмаз кинәт. – Син, отпускаң беткәч, мине ташлыйсыңмы инде? Син минем белән гомер буе дус булмыйсыңмыни? Нигә син: «Сез әле бик бәхетле булырсыз», – дип әйтәсең? – диде ул, капыл гына йөзенә бәреп чыккан куркуын яшерергә дә теләмичә, ике кулы белән Рәшит абыйсының тезләренә таянып.
Абыйсы аптырашта калды. Аннары Алмазны күтәреп алып, тезләренә утыртты да, бөдрә башын күкрәгенә кысып колагына пышылдады:
– Юк, юк. Ташлыйммы соң! Синдәй дусны ташлаган кешенең эчендә җаны булмас, акыллым минем. – Абыйсы яңагы белән аның кайнар йөзенә сыенып, тынып калды. – Ташлыйммы соң! Ташлыйммы соң? – дип кабатлады ул әкрен генә, үзенең дә авыр кайгыдан, ялгызлыктан газап чиккән йөрәге шушы сабый баланың самими, ихлас дуслык хисеннән эри, йомшара баруын тоеп...

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: