Логотип Казан Утлары
Хикәя

Читтә (хикәя)

Салихның йөрәген дәһшәтле уй телеп төште: гүя кемдер аңа: «Син бу кызны соңгы тапкыр күрәсең!» дип пышылдады. Аның күзләренә яшь типте. Ул монда чынлап та чит иде шул...

– Авызыңны яп. Карга кереп китмәсен.

Салих, борылып, карашын дустына күчергәнче, болдырдагы кыз инде кереп тә киткән иде.

– Күрәсең дә капланасың. Һәдияңә әйтергә дә күп сорамам...

Шундый ачы телле, үткен тешле инде ул Гайрәт. Тешләгән җиреннән өзәр. Инде тагын:

– Кара аны, малай, муеныңны сындырасың. Тарт, дим бит!..

Гайрәтнең боерыгы кабатлануга, Салих, аңына килгәндәй, бармагының әрнүен тойды. Ул кыз ягына караган арада шырпы кадалган икән. Шырпыны тартып алдым дигәндә, пылт итеп кан сытылып чыкты. Малай аны ялап алганын сизми дә калды. Әлбәттә, кан тозлы иде. Мондый вак мәшәкатьләрне әле генә тупсада басып торган кызкай күрәдер дигәндәй, әрнешен сиздермәскә тырышып, пычкысын тартты. «Дзин». Эскрипкә кылы зеңгелди диярсең. Агачы да еллар буе кибеп-корып, сөяккә калган иске бүрәнә шул. Инде пычкыны каршысында аңа кулдаш булып утын тураклап маташкан Гайрәт үзенә тартты. Күз кырые белән генә кыелып карады – кыз күренми иде шул. Тагын – «дзин»: Салих – үзенә, Гайрәт – үзенә, Салих – үзенә, Гайрәт – үзенә...

– Кереп китте бит инде!.. Пычкы тартуыңны бел!

Тартты Салих. Шулай сәгатьләр буена «дзин-дзин», «дзин-дзин». Туйдыра гынамы? Ашказанында әйләнгән ач тешле тегермән ташларыннан кая ди дөнья матурлыгы, кызлар матурлыгы турында да җырлыйсы килми. Көеп чыккан пычкы оныннан һава кызгандай итә. Гайрәт, гомумән, агач исен һәм тирес исен ярата. Ашау дигән нәрсәгә килгәндә, аны беразга гына булса да әнә шул кыз гына оныттырып куя. Әмма ул да, хәерчегә җил каршы, дигәндәй, күренеп өлгерми, күз ачып йомганчы керә дә китә, шайтан алгыры! Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә, аларның атлары гел генә җигелгән. Кем әйтмешли, кая кашык, кая катык, кая катламаларың? Туралган түмәрләрнең оны иренеп кенә кузла астына куелган таска коела. Тасның төбе тишек. Пычкы онын шулай кузла астына куелган таска җыю галәмәтен беренче тапкыр күргән Салих үзләрен яллаган Сәфәргали абзыйларыннан, аптырап:

– Нигә алай итәсез? – дип сорамый булдыра алмады. – Пычкы чүбен болай итеп бер генә дә җыйганнары юк бит...

– Это – калория, – диде теге, бик белемле кыяфәт белән. – Мин аны ягып, өйне җылытачакмын. Золасыннан щёлочь ясаячакмын. Пычкы золасыннан алынган щёлочь бельёны исключительно яхшы агарта, ди хатын...

Бу сүзләрнең күбесен аңламаган малайлар аның белән килештеләр. Кирәк тек кирәк. Аларга нәрсә? Кушкач – җыярлар. Әнә, күкне дә бит идән юган мунчала кебек лачкылдык авыр кара болытлар биләп алган. Гүя ул бүселеп җыларга гына тора. Бу болытлар менә хәзер, менә хәзер беренче туңнарны көтеп сыкранган җиргә яңгырмы, кар беләнме ишелер. Агачның нәселенә, яшенә карап, таска коелган он төрле төстә: сөт аклыгыннан башлап эче бозылган саен кызара бара. Череп бушакланган саен, оны күп, пычкы өне тыгылып кыза. Тирә-якны агач оныннан аңкыган хуш ис баса. Агач катылана төшсә, онның күләме кими. Ничек кенә булмасын, төрле төстәге пычкы онының таска эләкмәгән өлеше аяк астында ноябрь салкыннарын, беренче кышкы чебеннәрнең чеметүен көтеп кипкән, башын югалтып, коры тамырда гына калган бәбкә үләнен һәм малайларның ботинка башларын үзенчә бизәргә тырыша. Ял көннәрендә авыллары белән ике арада чабатада йөрсәләр дә, алар, чагыштырмача хәлле нәсел балалары буларак, Кыргызда ботинка киеп форсить иткән булалар. Дөрес, авылдашлары Галимулла карт әйткәненчә, «плинни нимесләр» ясаган бу аяк савытларының тулы хокуклы ботинка диярлек җирләре дә юк: өслекләре – картон, аслык-табанлыклары – каты эрзин. Һичкайчан тузарлык түгел, түзәрлек кенә булсын. Җәен тирләтә, кышын өшетә. Аякларыңны бер өшетсәң, җылытам димә. Алар чабаталарын, иң кадерле байлыклары итеп, карауат асларында саклый. Кибеп коргаксып, алар шимбә төштән соң юлга сигнал көтеп ята...

Кәүсә киселеп, пычкы тешләре теге очтан тышка ялтырап тишелеп чыкмады микән дип күзләрең күгәрә башлый. Ә бу кайгы – ашказанындагы тегермән ташы тавышларын да оныттыра торган төп кайгы. Нишләтәсең, кышкылыкка утын кистерүче хуҗалары хәстәрләгән бу агач ифрат дәрәҗәдә нәселсез, дөресрәге, төрле нәселле иске бура булып чыкты. Агачлар арасында очраклы рәвештә елга буеннан кайткан һәм йокылы-уяулы хәлендә җырлап киселгән кызыл зирек, урманнан төшкән йомшак, ак тәнле юкәдән башлап, чынлап та таш-сөяккә әйләнгән һәм пычкы теше кагылу белән зеңгелдәп урамны яңгыраткан имән, усак, каен бүрәнәләргә кадәр бар иде. Соңгылары кайчандыр, барысы бердәм бураны тәшкил итеп, килешеп яшәгәннәр дә, гүя ниргәдән ычкынып, сүтелгәч, «мин дә мин!» дип, нәкъ үз кавемебез кебек, үзара кычкырыша, бәхәсләшә башлаганнар. Кайчакта пычкы теше бүрәнәләргә башын яшереп кереп качкан, дибырсантлар кебек, шунда посып яшәп яткан кадакларга тап килеп, ачы тимер, эскрипкәнең кылы өзелгән тавыш чыгара, бу чакларда кадак ялтырап агара, малайларның йөзләре карая, йөрәк кыллары да аһ итеп өзелгәндәй була. Өзелерсең дә. Пычкыны үткерләү, ягъни тешәү, җиңел эш түгел. Моның өчен мачтыр булырга кирәк. Пычкыны бот араларына кыстырып кына «акылга китереп» булмый. Моның өчен корычны яратырга, аның телен аңларга, зарларын сөйләтергә кирәк. Аннан тыш җылап торган түгел, җырлап торган корыч игәүләр, тешне теши торган струмин – ярыклы кыскыч кирәк. Шатлыкка, Гайрәтнең, ялланып, чит авылларда бура бурап йөргән агасы Зәригать нәкъ менә шундый мачтыр да инде. Аның юл капчыгында барысы да бар. Әмма ул, әгәр син ихластан да ачыгавыз булып, агачтагы кадакка пычкыңны каптыргансың, тешләрен җимерттергәнсең икән, бәлаңне үз өстеңә ал, абзаң көн саен килеп йөри алмый, атнасына бер тапкыр, үтеп китешли, иреннәрен кысып кына, син җимерткән тешләрне теши, сафка бастыра...

Хәер, Салих белән Гайрәт тә читтән килеп ялланган ялчылар инде: чынбарлыкта, алар ялчы түгел, ялчы булып ялланган кичәге кулак балалары. Аларның бабаларын, бу якларда атаклы Рәхимкол нәселенең уналты тармагын, утызынчы елларда башка-баш кисеп, тураклап, кайсын кайда озатып бетергәннәр иде. Әмма алар үзләренең якыннан-якын туган икәнлекләрен белми, бераз гына белсә-сизенсә дә, белмәс дәрәҗәдә хәбәрсез иде, чөнки аларның «сыйнфый дошман» буларак куркытылган аналары бу хакта бөтенләй дә эндәшми-тындашмый иде. Алар кем – моннан егерме чакрымда яткан авыл балалары, кем – быел Кыргыз урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында гыйлем эсти башлаган укучылар, кем – дәресләреннән соң шулай Кыргыз «ыслушшилары»на кышкылыкка утын тураклау белән мәшгульләр. Хәер, бу өченче тапкыр ялланулары. Берсендә германнан күзе кызып кайткан әфисәр бу якларда күрелмәгән алма бакчасы өчен чокырлар казытты. Алмаларын ашарга насыйп итәр микән? Сугыш ятимнәре, әниләренә бераз гына булса җиңелгә төшәр, дип, менә шушы бик тә саваплы, ул гынамы, хәтта ки ярыйсы гына акчалы – кубик метрын берәр тәңкәдән! – эш башкарып, үзләрен бик бәхетле зат – эш бетергән кеше итеп тоялар. Алар кубометрны үзләренчә киная белән «күп метр-чүп метр», дип тә йөртәләр. Ә күпмерәк була соң ул «күп метр-чүп метр»? Иңе – бер метр. Буе – бер метр. Биеклеге – бер метр. Менә шушы аралыкка сыя торган утын түмәрләре бер кубик метр дип атала. Кулларына төшкән акчаданмы, әллә аларның башкаларны җылытырга тырышуларыннан киләме ул бәхет – малайлар, дөресрәге, борыннарына ис кергән ундүрт-унбиш яшьлек үсмерләр, бу хакта уйлап та карамый гына түгел, уйлауны күз алдына да китермиләр. Аларга, туган авылларыннан чыгып, «читтә» яшәгән ике дуска, ач тамагым – тыныч колагым, рәхәт, күңелләре көр – шунысы мөһим. Әлеге сәгатьтә Кыргызның чираттагы, инде өченче «ыслушши»ына утын кисеп яталар. Ярмыйлар да, вакламыйлар да. Тураклыйлар гына. Һәм курчак итеп өеп куялар. Шулай кушылган. Тормышны үз адымнары, үз карышлары белән генә үлчәп, үз авылларына, ата-инәләренә хас булган гамәлләрне башкалардан да таләп итеп яшәгән беркатлы авыл балалары, карашларын йорт болдырыннан төшермичә, «менә-менә өйләренә чакырырлар, менә-менә ашатырлар, бәлеш-гөбәдиясе булмаса да, ипи катысы белән булса да чәй эчерерләр», дип күзләрен күгәрткән ялчылар, үз өметләренә ирешә алмагач, «ыслушши»лар кеше түгел икән, дигән карарга килгәннәр иде.

Әмма өметләрен өзмәгән иделәр. Бигрәк тә бу кешегә яллангач, өметләре аеруча үсә төште. Бигрәк тә Салихның. Аның ничек кенә булса да үзләрен тыштан эчкә чакыртасы, әлеге өйгә керәсе, шуннан файдаланып, бу кызны якыннан күрәсе килә иде. Әмма. Сугыш бетүгә ун ел булуга карамастан, аягыннан салмаган армия итекләрендәге тузанны өреп төшергәннән, бәрхет чүпрәк белән ялтыратканнан, гимнастёркасын иңеннән аркылы төшкән йолдызлы әфисәр каешы белән буып ныгытканнан соң гына болдырына чыгып баса торган Соргылт абзый – сугышта полк хисапчысы булган бухгалтер, майор, имеш. Татар икән. Сәфәргали. Сәфәргали Сондыков (хатыны аңа йә «Серёжа!», йә «Сундуков!» дип кенә эндәшә). Сәфәргали исә моңа авызын күтәреп бер сүз әйтми.

Малайларның тәҗрибәсе шуны раслый: «ыслушши»лар арасында кеше диярлекләре күп булмаса да, татар дигәннәре байтак очрый. Монысы «Сбербанк» нәчәнниге икән. «Сбербанк» сүзен беренче ишеткән малайлар сыйныф җитәкчесе Әкълимә апаларыннан белештеләр. «Сбербанк» – ул акча саклый торган урын, ди. Кыска гына итеп әйткәндә, акча капчыгының сакчысы булып чыга. Моны белеп алгач, җегетләрнең күңел апарасы күперепме-күперде: бүген аларның кушаяклы кузла дырылдатуларының соңгы, бишенче көне, Алла боерса, утыннарын кисеп бетерсәләр, Соргылт абзыйлары кичләтеп кайтып керсә, сөйләшенгән биш кубик метрыннан чыгып исәпләгәндә, бу акча капчыгы булган абзыйга галифе кесәсеннән кыршылып беткән биш тәңкә урынына сайрап торган ун тәңкә чыгарып бирү нәрсә тора инде?! Әгәр кискән утыннары алты, җиде кубометр булып чыкса, менә улаячак аларның бүреләре! Бу хакта хыяллана, түләүне арттырганнан-арттыра төшеп, өметләрен үстерә барып, түләтәсе хаклары илле тәңкәгә кадәр барып төртелгәч, һәм ул утын өеме тәмам акча өеменә әверелгәч, һәм ялчылар хыялый йөк башына менеп утыргач, алар моның мотлак шулай килеп чыгачагына тәмам ышанып беткәннәр иде. Шуның белән бергә кайгылары да бермә-бер артты. Акча кайгысыз йөрми, кайда акча, шунда кайгы икән. Абзалары бу кадәр дә акча бирсә, аны кәгазь акчадамы, әллә тимер акчадамы бирер? Тышка чыгарып бирерме, әллә өйләренә чакырыпмы? Түр башында кунак итепме, әллә салкын суын да эчермәстәнме? Бу кадәр акчаны кайларга гына тыгып бетерерләр? Ипи, ак күмәч, шикәр... Кая ди алар гына! Кәчтүн! Яңа җылы бишмәт! Аякка итек! Киез итек!.. Инәләренә күлмәклек!.. Шулай булачак та!.. Югыйсә, бар тирә-як шушы максатка хезмәт итә иде: Соргылт абзыйның марҗа хатыны да, чәчләрен ике якка үреп, күбәләкләп бәйләгән фәрештә рәвешендәге теге кызлары да. Ул, әлбәттә, аларның кызы булырга тиеш. Исеме дә ачыкланды. Катя, Катюша, Катерина. Екатерина Сәфәргалиевна. Менә кызык! Бер күрүдә үк ошатты аны Салих. Гел генә шуның ягына борыла баш дигәнең. Әмма аны, үзе якында, тупса аша гына булса да, якыннан күрү мөмкинлеге юкка тиң. Шуңа да ул якындагы кызның ерактагы ялкынында яна. Беренчедән, кызкай тышка сирәк чыга. Йөзен-чыраен юньләп күреп булмый. Ул Салих ягына карамый да. Салих үзе карарга теләсә, Гайрәт борылырга ирек бирми. Хет ят та үл. Җитмәсә, авылда калган Һәдиясенә әләкләү белән яный. Фаҗига. Трагедия. Куркыткан гына була инде. Көнләшә, кәнишне. Юк, көнләшми. Болай гына әйтә. Шулай да... «Кызның күңеле кырыкта» дигәндәй, егетләрнеке ничәдә икән? Болдырга арты белән торып утын кискән Салих, Катяны чыкканы саен күрергә теләп, Гайрәткә кулны алыштыру турында тәкъдим ясагач, теге, бик шикле елмаеп, урынын бирмәде. Имеш, кул уңае түгел. Ничек кул уңае булмасын? Сулагай-фәлән дә түгел. Гади итеп кенә әйткәндә, урынын бирми. Этләшә. Болай булганда, Катяны беренче булып ул күреп ала. Үзенең дә күзе төшкәнме? Яшерә генәме?

Хуҗа хатынның марҗа булып чыгуы туган ояларында бернинди әрҗә-марҗа күрмәгән-ишетмәгән малайларның уй-теләкләрен тагын да көчәйтеп-узындырып җибәрде. Шулай булмыйча тагын. Сәфәргали абзыйлары туган якларында күренмәгән табыш итеп каяндыр Житомир тарафларыннан алып кайткач, уңганлыгы ягыннан татар хатыннарына биргесездер инде ул. Әмма!.. Син заманнарның туры килеп кабатлануын кара! Алар күптән түгел Мәҗит Гафуриның «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» дигән хикәясен өйрәнгән иделәр. Язучы әйткән шәһәрдәге кебек, аларның Кыргыз дигән зур авылында да, «солы катыш үскән бодай кебек, татар һәм урыслары катыш торалар» икән. Андагы хикәядә базардан утын илтешкән Шәрифкә марҗа хатын акчаның көткәненнән артыгын бирә. Үзенә бай кыяфәтләре кереп киткән көнлекче ул акчаның «унике тиененә лафкадан ике кадак икмәк белән бер кап шырпы, өч мыскал чәй алып кайта». Гафуриның Шәрифе кичергән уйлар дәрестән соң, йөрәк майларын талатып, көн саен утын туракларга барган малайларны авыз суларын корыткан дәрәҗәдә газаплады. «Бу кяфер кырык тиен бирмәс микән? Бирер, бирер, бу утын сажиннан күп артык бит, юк инде, кырык тиен генә бирсен, шул да җитәр», – дип, Гайрәтнең язучы сүзләрен кабатлап бетүенә, Салих хикәянең дәвамын шул ук язучы сүзләре белән артыннан: «Күптәннән бирле ит ашаган юк иде, берәр егерме тиенлек ит алып кайтсам, егерме тиен кала. Егерме тиеннең биш тиен көмешенә токмачка он алсам, аннан да биш-ун тиен артып кала, унбиш тиенгә биш кадак икмәк алып кайтсам..» – дип ямап куя да, өметсез шайтан кебек шаркылдап көләләр...

Боларның марҗалары беркайда да эшләми бугай. Базарга да йөрми. Аның каравы, караңгыда капшангандай итеп, буаз базар сумкасын күтәргән, телен аркасына әйләндереп салып ахмалларга төшкән Соргылт Абзый үзе кайтып керә. Аның башы да, күзе дә юк кебек. Гүя эшендә торгызып калдырган. Гафуриның марҗасы гасыр башында тышкы салкында сурәтләнгән булса, ул инде хәзер, гасыр уртасында, күптән татарның җылы өенә хуҗабикә булып кергән икән. Аларның иреннәрендәге иннек буяулары куллары тигән җиргә буялып кала икән. Алай гына булса, ни дияр идең. Исем-фамилияләрен, туганнарын тартып алды. Хатын үзе чыгып та азапланмый. Малайлар, дөресрәге, Салих кына, аны ике генә тапкыр күз кырые белән күреп өлгерде. Анысында да ай күрде – кояш алды. Тегеләр җыештырынып маташканда, өйләрен җилләткәнме, кинәт урам ягындагы ачык тәрәзәдән ап-ак пәрдә, үтәли җилдән кабарып, тышка томырылып чыкты һәм ак болыт сымак тулгана башлады. Кешегә ярдәм итү, пәрдәне эләктереп алып, эчкә сузганда, бер уңайдан Катеринасын күрә алу уе белән ялтакайланып йөгереп барган Салихның тәрәзәдән чыгып өзгәләнгән пәрдәне кулына эләктерергә тырышып сузылуы булды, эчтән:

– Не лезь! У тя руки грязные! – дип кычкырдылар, ана каз тавышы белән гаңгылдап.

– Нәрсә диде ул сиңа? – дип сорады Гайрәт, дусты килеп пычкысын тарта башлагач.

– Герәзний, диде! – дип ачынып җавап бирде дустына Салих, аннан өстәп куйды. – Сиңа кысылмаска кушты.

Алар бер-берсе белән шулай егетләрчә кырыс мөнәсәбәттә. Хуҗаларча өндәмә белән эчтән кем кычкырды икән? Катямы, әллә әнисеме? Катя түгелдер. Аның Катясының тавышы андый каты бәгырьле булмас. Шулай да малай эчтән ишетелгән бу гөрбиян боерыкка нык кына рәнҗеде. Туган авылыннан беренче тапкыр читкә чыккан, инде чын-чынында инәләреннән аерылып читтә яшәгән, әле ят җирләрне яд иткәнче, өйрәнеп киткәнче иртәсен дә, кичен дә Кыргыз дигән зур авылның чит агачларын, кешеләрен, мәктәптәге укучы-укытучыларын гына түгел, хәтта ки йортлар, таш урамнар, райкомның беренче тапкыр күргән ике катлы бинасын, төнге уникедән иртәнге алтыга кадәр дөп-дөп килеп электр уты биреп утырган дизель станциясен дә күзләренә кадалган ят шырпы итеп кабул иткән ике яшь колынчакның берсенә җитә калды. Ул, үзенә «герәзний» кушаматы алган малай, елап җибәрердәй булып яшькәзгән карашы белән дустына карады – биредә аның кебек үк чит вә ят булган Гайрәт тә яңа шартларга тизрәк илегәсе килә, әмма илегә генә алмый газаплана, шулай да аның күз чокыры коры, ул еламый иде! Әйе, алар өчен беренче тапкыр күргән электр яктысы да якты түгел, караңгы иде. Пакустан килгән бу ике үсмер, ике таш мускуллы җырчы, кайчакларында, сагынуларын кая куярга белмичә, кеше ишетмәс җирдә тамырланып, җырлап җибәрергә дә күп сорамый иде:

Чит-чит, дидем, читкә киттем,

Чит иде теләкләрем,

Инде хәзер читтә яшим,

Өзелә үзәкләрем...

Авыр хезмәт, йөрәк маеңны учыңда талкып, пычкы тарту аларга шушындый да ятсыну-юксынуны беразга булса да оныттырып тора иде, Ходаем! Шунысы сәер: алар туган якларындагы кешеләрне түгел, нишләптер аның җир-суын, үзләре аунап үскән елга буйларын, җиләк җыйган урман-аланнарын, ат куналарына йөргән тау кырлачларын – гомумиләштереп әйткәндә, табигатен сагыналар иде.

Тамырлану, дигәннән. Салихны аеруча рәнҗеткәне нәкъ әнә шул тамыр булды да инде. Ул ниндидер алтынчы тойгысы белән үзләренең бу җирдә хуҗа икәнлекләрен тоя, әмма шул хуҗа булу дигәннең тамырларын таба алмыйча йөрәкси. Ул тамырлар кайдадыр киселеп калган икән. Ул үзе биредә чынлап та чит икән. Туган җирендә дә чит. Малай моны авылы капкасын чыгу белән сизенде. Бу сагыш юл буендагы үлән кыякларының йөзләрендә дә чагыла иде. Аныкыннан тирәнрәк тамырларга икенчеләр – менә шушы күбәләк кыз Катя һәм аның тәрәзә пәрдәсен ярсу җилләрдән тотарга маташкан әнисе хуҗа булып алган.

Бер караганда, Салих белән Гайрәт бер нәселнең туганнан туган балалары иде. Аларның фамилияләре дә бер булырга тиеш тә, ләкин кемдер кемнәндер, нәрсәдәндер качып, исән калу өчен яшереп, акча төртеп, башка фамилия әтмәлләгән. Малайлар бу якларда ике бертуганның төрле фамилия йөртү серләрен анык кына белмәсәләр дә, тамырларының чынлыкта бер, уртак һәм тирән икәнен беләләр. Ләкин алар сугышта ирсез калган тол аналарының күңелләрендәге фаҗигане, йөзләрендәге кайгыны, күзләрендәге юксынуны, телләрендәге ачы зәһәрлекне яшереп, татлы телле, шат йөзле, якты күзле булырга тырышулары аркасында язмышларына ниндидер фаҗига катнашканлыгын сизмичә дә үстеләр. Ничек мөмкин бу?! Гүя аларның тамыры, иң астагы җимерелгән тамырларга төшеп тормыйча, өстәге соры катламнар дымы белән генә тукланып яшәгән. Баксаң, аларның шактый хәлле, хәтта бай дип атарлык нәселләре өч катлам – өч өлештән тора икән. Беренчеләрендә – инәләре пышын-пышын гына сөйләнеп, егерменче-утызынчы елларда кулга алынган, атылган, сөргеннәргә сөрелгәннәр, исән чакта таңнарны иңнәренә бөркәнеп, авылдан чыгып качкан коръәнхафиз мулла-мунтагайлар, мәзинмөтәвәллиләр, абыстайлар... Җәй җитте исә, аларның өзелеп, үткерләнеп исән калган очтыкларының өсләренә үзбәк-таҗикның ерактан кычкырып торган укалы әдрәс күлмәкле, кәләпүшле, ефәк, атлас, бәрхеттән тегелгән кәзәкикамзуллы ташкыны авылны баса иде. Каян гына, нинди генә үзбәк-фарсы кияү-кәләшләр ияртеп кайтмыйлар! Яшәгән-торган төякләренең исемнәре дә ят һәм серле: Ташкин, Кентау, Фиргана, Үргәнеч, Әндижан, Пскент, Сталинабад, Ленинабад, Күкташ... Кайтучыларның исемнәрен инәләре генә белә: «Исәнсау гына йөреп кайттыңмы, Миннәхмәт мәзин?», «Хәл-әхвәлләрегез аманмы, Маһибәдәр абыстай!», «Әссәламегаләйкем, Шардада җиңги!» Шардада дигән исем дә булыр икән эрвәлүтсион татарда! Авыл, чиратка басып, камыр куя, мунча яга, югын да бар итеп аларны кунак итә. Миһманнар3, ара-тирә шул ук үзбәк-таҗик сүзләрен кулланып, ата-бабалары хөрмәтенә үзләре дә коръән ашлары үткәрәләр. Ташларны үбеп, чалшайган иске читән-казыкларны кочаклап елыйлар. Алар алып кайткан Ташкин күчтәнәчләре Салихлар кебек «шәлия табыны»4  өлешенә дә төшкәли, кунаклар белән бергә авыл да өрек рәвешенә кереп алсулана. Малайлар өчен бүген күршедә генә яткан Кыргызлары никадәр чит-ят тоелган кебек, кайтканнар өчен кичәге туган авыллары шулкадәр газиз һәм үз иде. Әгәр кайчандыр авылдан чыгып киткәннәр, хәзер читтән кайтып, үз авылларында үзләрен никадәр үз тойсалар, хәзер үз җирләрендәге ике малай күрше Кыргыз авылында үзләрен шулкадәр ят тоялар иде. 

Катламның икенче өлешендә – сугышка китеп кайтмый калган әтәйләре һәм агалары, бабалары...  

Өченчеләрендә – алар буыны, үзләре кебек әле менә шулай алга-артка тырышып пычкы тарта-тарта дөньяга чыгып маташучылар.

Иң кызыгы һәм аптыратканы тагын да шул: алар, өченче катламнар, бу кадәр югалтулар кичергән нәселнең ятим балалары, инәләре куенында үзләрен җир йөзенең иң бәхетле кешеләре итеп тоя иде. Үсеп җиткәч, үзләре дә тормыш корып, бала үстерә башлагач, мондый хәлгә аптырап, җавап та таба алмаячаклар. 

Ә пычкыны алар бер-берсенә авырга килмәсен дип, көч куеп, бер-берсен сүзсез дә аңлап, кипкән аңкаулары белән инде салкыная барган һаваны сосып, бердәм тарталар һәм бердәм этәләр. Арып, хәлләре мөшкелләнгәч, күз алдында меҗ-меҗ килеп кара чебеннәр оча башлагач кына, туктап хәл җыялар. Шул арада пинжәкләре кесәсендәге ипи түтәрәмен чыгарып, башта урталай, аннан тагын урталай бүлеп капкалыйлар да, калса, калганын киләчәктә йөрәк ялгарга дип кире тыгып куялар. Халыкта «Уртак аш белән уртак малны эт җыймас» дигән сүз булса да, боларның алай түгел. Шулай булмый ни! Туганнан туган, алар берсе-берсенә охшаган да, охшамаган да. Гайрәт, төп кебек, кыска буйлы, сары чәчле, яшькелт күзле, кием-салымга бик пөхтә, хәйләкәр, аңарда сәүдәгәрлек чалымы ярылып ята. Аш-суга оста, кирәк икән, токмач басып, аш та пешерер. Салих озынрак буйлы, куе коңгырт чәчле, көйдереп караган зәңгәр күзле, алабарманрак холыклы, гамәлендә тота-кабарак кылана. Әмма алар охшаш: күңел бердәмлеге шулай охшаш итә. Беренчедән сигезенчегә кадәр бергә укып, аларның бер-берсенә кул түгел, тел дә тидергәне юк. Дүртенчедән сигезенчегә кадәр, көн дә ун чакрым юл үтеп, күрше авылда укыдылар. Буранлы кышларда адашкан чаклары булса да, бер-берсеннән адашкан, берберсенә алдашкан чаклары булмады. Бер тапкыр бүредән шыр җибәрүләрен хәзер елмаеп кына телгә алалар... 

Шулай, бер салкын көнне, әйтәсе дә юк, көпә-көндез, күз ачкысыз буран кузгалды. Юлларны күз йомганчы көрт басып китте. «Тырын Түбәсе»нә җиткәндә адаштылар да куйдылар. Юл буена үзең кадаган маякларың түгел, үзеңнеке булган аякларың да күренми. Әйләнәләр дә берүк эскерткә килеп чыгалар, тулганалар да берүк эскерткә килеп чыгалар. Арыган-талчыккан, тирләп-пешкән малайлар бераз хәл җыярга дип эскерткә тукталдылар. Һәркем үзенә оя ясап, өненә кереп чумды. Шулчак үзенең шапшаклыгы, ялкаулыгы белән «социалистик ярыш алдынгысы» кушаматы алган Габдерәүф дигән малай тула оегын чабата киндерәсенә кадәр сыдырып төшерде дә, тәненнән бет артыннан бет чеметеп алып:

– Йөк булып бушка утырып килгәнегез өчен сезне бик каты җәзага тарттырам, – дип, кар өстенә ыргыта башлады.

Салих: 

– Әгәр туктамасаң, хәзер үзеңне ач бетең урынына карга ыргытып калдырабыз, – дигәч, һәркайсы шаркылдап көлде.

Буран басылгандай итте. Гайрәт алдан төшеп, таяк белән көрттә капшанакапшана, аларны юлга алып чыкты. Юл үргә таба чамаланды. Алда Тырын Түбәсе булырга тиеш. Кинәт күрәләр: алларында бүре утыра. Курыкканга куш күренә, дигәннәре дөрес икән. Җил арттан этәрә, әмма берсенең дә җил җилкәне астында бүре авызына барып керәсе килми. Берсе икенчесен алга чыгарырга тырыша. Шул ук Габдерәүф, каләм очлый торган пәкесен чыгарып, бүрегә ташлана: 

 – Алга, пирүт, дошман өстенә! Бүрене закускага!..

– Бүрене чәнче! – диде Салих. – Тиресен – миңа!..

Инде кымшанмаганын абайлап, бүрегә якын ук килеп җитсәләр, тотып та карасалар, ул малайларның күзенә бүре булып күренгән, землемер баганасына җил китереп сылаган чүпрәк аламасы икән...

Төне буе адашып йөреп, иртәнге алтыда гына авыллары каршына килеп чыктылар һәм шатлыкларыннан җылап җибәрделәр...

...Кинәт итек шыгырдады. Юк, Сәфәргали абзый түгел. Майламаган ишекләре генә шыгырдаган икән. 

 – Тарт, дим!..

 Салих уянып киткәндәй итте. Бәй, ул тагын да Катясын күреп катып калган лабаса! Тегесе болдырда халатларын ачып, яланаякларына нәфис чүәк эләктереп алган да, шәрә чәлтерләрен күргәзеп, аларга карап елмая!..

– Йомшак җирләреннән күзеңне алмыйсың, ләгыйнь5. Чынлап та, Һәдияңә әләкләми булмас! 

– Оятсыз син, Гайрәт!..

Фаразлавынча, мондый кыз кызыл чүәкле, шәрә чәлтерле генә түгел, ачык чырайлы да, батыр да, камил холыклы да булырга тиеш. Һм. Ничәнче сыйныфта укый икән ул? Укыймы? Әллә утырмага гына кайткан кунак кызымы? Укыса, ул аны мәктәпнең урыс сыйныфларында күргәне булыр иде! Һәдиясен күз алдына китереп, аның бит очлары алсуланды. Тик нишләргә, Катяны күргән саен, аңарда көч арта, пычкысын да тырышыбрак тарта. Бу куанычтан ул Гайрәтнең күзенә карарга оялды. Мең газап белән, башын дусты ягына борды.

– Чынлап та, муеныңны сындырасың син... 

 Ул, Гайрәтнең сүзләренә игътибар итмичә, башын кабат кызкай тарафына каерды. Әле генә елмаеп торган кыздан инде җилләр искән иде.

– Матур бит...

– Алар шул түгәрәк матурлыклары белән безне ямхәлли6 инде! – диде дустына караганда исәп-хисаплырак булган Гайрәт. Аннан Салихның уйларын сизеп алган кебек өстәде. – Аның ничәнчедә, кайсы сыйныфта укыганын белеп алсаң, подручкым да йөри башларсыз, мөгаен...

– Син тагын бигрәк!

– Юк, чынлап! Катя-Катюшаның ире, Сәйфетдин Сондыковның кияве дә булып алсаң, син безнең ише туң халык кебек туңкаеп, утын тураклап йөрмәссең инде... 

Алар шулай берсен-берсе чәнчеп-чеметеп сөйләшә беләләр. Ләкин үпкәләшми-бозылышмыйлар. Киресенчә, якынаялар. Туганнар булгангамы? Юк, биредә туганлыктан да тирәндәрәк нәрсә бар шикелле. Еш кына туганнар да берсе икенчесен ашап бара бит. Ә болар берсе икенчесенә тартылып, елышып бара. Бу шундый тойгы, шундый хис, ул карар күзгә оялтыр дәрәҗәдәге чиста моң булып калка. Кая ди монда ниндидер ят сөяккә өйләнү?! Салих кая барса да, кемне генә күрсә дә, күз алдында әнисе булып ниндидер Ак Әби, ниндидер Ак Бабай бармагын селкеп тора: «Карагыз аны, өебезгә кяфир-кяфирә алып кайтасы булмагыз!» 

Үсмерләрнең күз карашлары үтә дә моңлы. Әмма җылак түгел. Ә моң – чама, сабырлык, үзеңә теләгәнне башкага да теләү дигән сүз. Керсезлек, инсафлылык. Мин-мин дип җенләнеп, якыныңа типмәү-тапамау. Нигә авылларының башлангыч мәктәбендә укыганда олылар түгел, балигъ булмаган, нибары өченчегә кергән керсез сабыйларны, гомумиләштереп әйткәндә, бишектән төшеп, кулына китап алып кына өлгергән ылан-тәнәйләрне, хәтта бертуганнарны, берсен икенчесенә үчектереп, көнләштереп, әләкче, сугыш чукмары ясап, бары тик «бишле» алыр өчен «сәтсиәлистик ярышка» куып кертеп дошманлаштырмадылармыни? Авыл балалары, алар аркасында ата-инәләре, туган-тумачалары, хәтта мал-туарлары, этләре-песиләре үзара дошманга әверелде. «Бишле», «дүртле» өчен туган белән туган сугышты. «Өчле» алган бала, чакырып чыгаруны көтмичә, сыйныфның «көфер почмагына» чыгып басты. Ата-аналарыннан талчыбык ашады. Бәйрәмнәрдә катнаштырылмады. Әйе, өченчегә алар бераз соңлап төштеләр. Укытучылары булмый торды. Аннан, октябрь башларында булса кирәк, ниһаять, авылларына ирле-хатынлы укытучылар килеп төште. Алар башкорт һәм «беддең Дим буе» башкортлары түгел, ә чын башкортны көндезен шәм кабызып та күрә алмаган татар авылы өчен, ««беззең тип һәйләгән «чи» башкортлар иде. Мәсьәлә һич кенә дә кемнең кайсы кавемнән булуында, ягъни башкорт йә татар булуында түгел, ә, бәлки, шундый көтмәгән «ярыш ялкыны»н кабызып җибәрә белүендә иде. Халык аларны яратып кабул итте, төзек, җылы йорт табып бирде, азыктөлек белән тәэмин итте. Укыт кына, төпле белем генә бир! Причум монда башкорт та, причум монда татар?! Шундый әкәмәт кешеләр булган тек булган! Ә менә яңа укытучылар тирән белемгә һәм тынсыз тәртипкә икенчерәк, мондагы халык күз алдына китерә алмаган ысул – балаларны үзара ярыштыру – үзләре уйлап тапкан «сәтсиәлистик ярыш» юлы белән ирешергә тырышкан. Һәр бала икенче бала белән укуда һәм тәртиптә ярышырга мәҗбүр һәм тиеш. Һәркем эчтән ачылды, тыштан тишелде, кыскасы һәркем серкәсе су күтәрә алмаган «әфәндегә» әверелде. Шатлык шарты шарт-шортлык шартына әйләнде. Үзара ярышкан малайлар, берәрсе «өчле», «дүртле» («икеле»-«берле» турында әйтеп тә торасы юк!) алса, дәрес тәмамлангач, үзе белән ярышып «бишле» алган малайга каршы мич арасындагы пүләннәр белән коралланып һөҗүм итә, кызлар исә тынычрак юл белән белемгә ирешә – берсе икенчесенең чәчен төбетамыры белән йолкый. Йә булмаса, арттан килеп, бердәнбер күлмәген аерып төшерә. Мич арасында мичкә ягарлык утын да калмады. Аларны өч ел бер сыйныфта утырган, бүген килеп, теге буранлы эскерттән карга бет ыргыткан коймак иренле Гәбдерәүф берәмләп укытучы апаларына ташып, «сәтсиәлистик ярыш алдынгысы» дигән исемгә ия булган, һәм бу ләкап аңа нәкъ шул чордан ябешеп калган да иде. Ә менә Салих белән Гайрәтне һәм тагын унлап баланы алар дошманлаштыра, кинә кууга китерә алмадылар. Чөнки ярыштыра алмадылар. Алар табигатьтән камил холыклы, тәрбияле, китаплы, иманлы нәсел балалары иде. Үзара «мыр-мыр»га, «һау-һау»га баткан этне-песине, бар мал-туарны инәләре мал догасын укып тынычландырды. Болай итеп моңсыз ярышудан балаларын да тыйды. «Карагыз, малайлар, – диде, мәсәлән, Гайрәтнең инәсе Рәзифә түти аларга. – Сез аш күрмәгән ата балалары түгел. Сез – бертуган, үз гайрәтегезне үзегез белеп туган. Агачлар аеры үссә дә, тамыры бер. Әгәр бер-берегезне әләкләсәгез, тузышсагыз, өйгә кайтып кермәгез. Телегезне үтмәс пычкы белән тураклыйм». 

Уку елы башында бу укытучылар авылга ничек күренмичә килеп кергән булса, уку елы тәмамлангач та, шулай ук яңа төр «сәтсиәлистик ярыш» эзләп, күренмичә күздән югалды да.  

...Алар әлеге сәгатьтә дәхи, үтә дә эчкә кереп үтмәсләнә барган пычкыларын тарттылар да тарттылар. Бу барыш белән тагын да өч сәгать чамасы кисәрлек агачлары бар иде әле. Алар бик ашыктырмыйлар да. Бүген барыбер кисеп бетерәчәкләр. Эчләреннән чиксез куаныч кичереп, күз алларында уйнаклаган кара чебеннәрне күрмәскә тырышып, шул мизгелне Сәфәргали абзыйлары кайткан минутларга туры китерергә исәпләп куйганнар иде.

– Әнә, тагын чыкты җанашың, күреп кал!

Борылып карардан алда Салихның йөрәген дәһшәтле уй телеп төште: гүя кемдер аңа: «Син бу кызны соңгы тапкыр күрәсең!» дип пышылдады. Гайрәт дусты да, шуны белеп торгандай: «Күреп кал!» дип кычкыра, ичмасам. Ярар, нәрсә булса да булыр. Ул пычкысын тартудан туктап борылды һәм Катясына таба китте. Бер адым, ике... өч... Кыз аңа укталды, карашыннан очкыннар чәчрәтеп елмайды да вак чәчкәле зәңгәрсу сарафанының итәген парашют итеп фырылдатып кереп тә китте. Салихның күзләренә яшь типте. Ул монда чынлап та чит, чынлап та хуҗа түгел иде шул. Әнә шул читтәлек, әнә шул хуҗа булалмау кайгысы малайларны фатирга да аерым урнаштырды. Дөрес, ике айдан мәктәп интернаты эшли башлагач, алар, сугыш ятимнәре буларак, шунда төпләнәчәкләр. Әмма әлегесе кыйммәт: малайлар шул интернат канаты астына кергәнче, бик тә бер фатирга урнашырга теләгәннәр иде дә, тик кем гади авыл кешесеннән «ыслушши»га әверелгән аксөякле Кыргыз кадәр Кыргызда җимереп ашый, җимереп яши торган ике карасөякле малайны тәрбиягә алсын? Кешенең сөйкемсез сөяген кем, ничек карасын, ашатсын-эчертсен? Йоклатсын, уятсын, керен юсын? Инәләренә «без бер-беребездән аерылмыйбыз», дип инәлепләр ялынсалар да, Гайрәткә вакытлыча – малайларның икесенә дә туганнан туган Зөләйха әбисендә, ә Салихка үткән кышта Габдерәхим агасының туена ат чанасы китергән Сәйфетдин кодасы белән чәчкәле чәйнүк кебек Мәрьямбикә кодагыйларында кунакларга туры килде. Агасы белән матур җиңгәсе инде төп йорттан аерылып, башка чыкканнар, анда теге чакта бала-чага белән чырылдап торган түр як бөтенләй диярлек бушап калган. Кем балалары, кая киткәннәр, анысы хакында малай шым, колакка каты, иң мөһиме – Салихның үзенә хөррият. Кодаларының икенчедә һәм дүртенчедә укыган ике баласыннан Салих бернинди зыян күрми. Алар шундый тынычлар, барлыклары күзгә дә чалынмый. Шулай да, кодалары ничек кенә такта чәйле, якты чырайлы булмасын, малай анда да туган авылын сагынудан саргайды. Аңа биредә барысы чит иде. Тупса чит, абзар, мал бәйли торган баганалары, хәтта инде чыгарыр вакыт җиткән бәрәңге сабаклары да, алар тамыр ярган туфрак та ятның яты, читнең чите иде. Кыргыз дигән явыз «райсинтыр нәстә» дустыннан аерып, аны да чит ясаган иде. Бу хакта кайгысын кем белән уртаклашырга белмичә, ул үзенең бала чагыннан якын һәм кадерле, алтын көз көнендә бала башыдай эре бүлбеләре белән яктырган бәрәңге ызаннары белән серләшергә теләгәндә дә, тегеләр, гүя аны тыңлаудан баш тартып, артларын күрсәтәләр иде...

Ярый әле, биредә ни-нәрсәсе беләндер авылдашларына охшаган Сәйфетдин кодасы бар. Ул аны «Бәләкәй Кода», дип йөртә. Салих шул эре сөякле, сугышта автомат келәсендә бармакларын өшетеп, келәшчә кебек кәкрәеп беткән зат белән юану таба. Аңардан «Ничек яраландың?» дип сорасаң, ул, елмаеп, «Яраланмадым, калхуз колыннарын санаганда, кулымны каймыктырдым», дип шаярта. Салих кебек, ул да ат ярата. Юкка гына колхозда ат караучы түгел. Кыргыздагы ярым-йорты колхозны ул «чатан калхуз», дип атый. Чөнки райсинтырда кемгә күз атма, корсагын киергән «ыслушши». Менә әле алар утын тураган Сәфәргали абзыйлары кебек.

Киеме ярлы булса да, бай күренә белә Сәйфетдин кодасы. Мал-туарны яраткангамы? Аның иң яратмаган кешесе – ат кыйнаган да, хатын кыйнаган. Шул да булдымы үнәр ир-атка? Әйе, ул «һөнәр», дип азапланмый, «үнәр», ди. Телгә ифрат үткер. Беркөнне төнге уникегә чаклы электр бирергә тиешле дизель электр бирмәде. «Илектерик булмады бу, – диде кодасы, уфырып. – «Дөмектерик!» булды». Атка кул күтәргән егетләрне ул шаңнап очырырга да күп сорамый. Ул мал дигәнне кешегә караганда тирәнрәк аңлый. Аныңча, һәр малның карахтеры, адымы, тын алышы бар. Сыер көтүдән ихатага лаштырдап, сарык малы леркелдәп, кәҗә малы мекердәп кайтып керә. Малда кешедәге кебек хәйлә, хөсетлек һәм ялкаулык, эшләмичә ашау дигән нәрсә юк...

Сугышта, Берлинны алгач, кибеттә каеш җөгәннәр очрата ул. Моңа кадәр юкә, яхшы дигәндә дә, сүс дирбиядән башка нәрсә күрмәгән кодасы, сөйләве буенча, тынсыз кала. Вагуны белән ал! Тыррафи хакына дип талап та алырга мөмкин. Автомат белән янасаң, нимес бушка бирергә дә күп сорамый. Совет солдатын вәхши санамасыннар дип, Сәйфетдин кодасы шундук ун нимес маркасына – бәямени, чүп бит ул – егерме кәмпликет көмеш сәдәпле җөгән алып, Сталин исемендәге туган колхозына посылка салган...

– Бу җөгәннәрнең әҗерен былтыр гына кайтардылар, – диде кодасы, горурланып. – Дүрт синтныр бодай бирделәр. Рәхмәт, калхуз дигәнең, алдакчы булса да, онытмый.

– Колхозыгыз бай икән, Олы Кода! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Салих. Аннан, капкаларыннан кунакка Гайрәт дусты килеп кергәнен күреп, өстәде. – Әнә, бу тырыш иптәшкә дә берәр синтныр бодай арттырмас микән колхозыгыз?!

– Арттырыр, ник арттырмасын ди!.. Дөрес, колхозыбыз бай булса да, бодае сабакта коелса да, акчасы бер дә кесәсеннән коелып йөрми йөрүен, Бәләкәй кода!.. – дип япты кодасының авызын Сәйфетдин шундук. – Исеме генә элеккечә «Ысталин» түгел. Ниндидер «культи личныс» дигән нәрсә уйлап табып, юлбашчыбызны юк иттеләр бит тәки. «Культи» дигәненең аяксызларга... култык таягы икәнен беләм белүен, «личныс»ының нәрсә икәнен хет сез аңлатмассызмы, бәләкәй кодалар?

– Белмибез шул, Олы Кода! – дип кычкырып җибәрде Гайрәт. – Әле моны безгә аңлатмадылар! Закуны чыкмаган, димәк...

– Анысы шулайдыр, – диде Сәйфетдин. – Менә, ичмасам, безнең, калхузның, әтәч кычкырган саен, закуны чыгып кына тора...

Дәрескә китәр алдыннан, бигрәк тә аннан кайткач очрашкан минутларда, ул биредә үзенең чит икәнлеген дә онытып куйгалый. Ничек кенәләр онытылмассың? Шундый мавыктыргыч итеп сөйли бит ул!

– Үгезне загатскутка иткә тапшырып кайттым әле, Бәләкәй Кода, – дип тезеп китте ул моннан берничә көн элек кенә. – Үзебезгә насыйп итмәгәндер. Чистый привесы өч синтныр тартты. Тагын да мулрак тарткан булыр иде, аңа абзар иясе – ләтчә тынгы бирмәде. Нишләптер яратмады. Кытыклап азаплады. Танау тишекләре киңәеп китәр иде мескенкәйнең. Үзе шыбыр тиргә бата. Аптырагач, иткә итәрдән алдагы төннәрдә тышка чыгарып кундырдым. Абзар иясе, монда да эзләп таба бит, әй! Һаман тирләтә бит малкайны! «Абзарга кермәсәң, мин сине монда кытыклыйм!» – дип, тегенең түшләрен кети-кети китерә, муеннарына асылына, биглый...

Сәйфетдин кодасы – каен себеркесен бәйләү остасы. Аның мунча себеркеләре каймак кебек йомшак, хуш исле була. Аңардан барлык Кыргыз халкы себерке бәйләттерә. Ни өчен шулай шифалы аның миннекләре? Баксаң, аларны кодасы җәй уянган, дөресрәге, яз белән җәй ялганган, җәйнең язны озаткан көнендә – нәкъ 7 июнь көнне сындыра икән. Ул татарның Сабан туе көннәренә туры килә. Шуңа күрә адәмнәр шушы көннәрдә, аеруча сабантуй-бәйгеләрдән кайткан чакларда, бәйли каймак кебек себеркеләрне...

Дәресләрен әзерләү белән, Салих кодасы янәшәсенә ашыга. Ул барыбер ниндидер бер кызыклы нәрсә сөйли дә куя. Чынлап та, үзеңне туган авылыңда тоеп, читтә икәнлегеңне онытасың...

– Берәүнең танасы тилерде, малай, – дип сөйләп торды ул кичә генә. – Аптырагач, хуҗасы, ахмак, аны атып үтерүдән башка чара тапмаган. Эш үткәч, бу, нишләргә дип, мине чакыра. Тананың, мескенкәйнең, күзләрендә, сөрмәле керфекләрендә әлҗе-мөлҗе килеп энҗе яшь бөртекләре асылынып тора. Мин аның корыдан кипкән эче-карынын, җиленнәрен капшап карыйм. Эче салкын, җиленнәре кайнар, малай! Әле суынып та бетмәгән.

– Аттым да куйдым, югыйсә абзарымның аратасын җимереп чыга иде бит, мәлгунь! – ди бу.

– Ахмак син, дим. Ул бит синнән мылтык сорамаган, үгез сораган! Сине теләп, тана кебек койрыгын күтәрсә, хатыныңны да атып үтерә күрмә тагын!..

Алар Мәрьямбикә кодагый белән берсе икенчесенә юл биреп, килешеп яшиләр. Тормышның тәмен беләләр. Сүз юктан сүз булсын, ата казың күкәй саламы, дигәндәй, бушка сүз куертмыйлар. Тавышланмыйлар. Берсен-берсе кичерә беләләр. Кайчакта кичләрен, сирәкләп, кеше-кара яткач, авыр эштән арып- талчыккан Мәрьямбикә кодагый, Сәйфетдин кода, капма-каршы утырып, ачы бал эчкәлиләр. Пышын-пышын сөйләшеп көлешәләр. Мондый чакларында, өйне яктыртып, бит алмалары алсуланып китә. Җырлап та җибәргәлиләр. Аларның бер җыры хәтерендә калган. Үзләре кебек, кара-каршы җырланган җыр булды ул. Салих ишеткән көй түгел иде. Озын, бик тә озын көй иде:

Таудин тауга без җитәбез, атның ла дагалары ла кызганчы.

Ярны да гына сөйсәң, сөй катырак, йөрәкнең майлары ла сызганчы.

Алчы, җегет, бирче лә малыңны,

Мин кызганмыйм газиз лә җанымны...

– дип сузды Мәрьямбикә кодагый.

Аны эчтән генә, ябык тавыш белән сызып, Сәйфетдин кодасы күтәреп алды:

Иртә дә генә торып, тышка чыксам, җил аударган күркәм лә каенны.

Янымда юк юлдаш, җан тынычсыз, кемгә сөйлим авыр ла хәлемне.

Ала калсам, суырып үбәрмен,

Ала алмасам, егылып үләрмен...

Шушындый җырлар арасында яшәп, ул кодагыеның кодасына икенче хатын булып килгәнен дә белде. Бервакыт келәт янында эшләгән берничә сердәше аңа ияреп чәй эчәргә керде.

– Сулагай да булгач, башка ир табылмас, диеп, шушы фрунт гарибе Сәйфетдингә... хатыны үлгәние... дүрт җиткән баласы өстенә чыктым да куйдым инде! – дип сөйләнде кодагые. – Аллага шөкер, бер дә гарип-гораба дип, үги дип тормадык. Үгиләремнең дүртесен дә башлы-күзле иттек. Үзем дә дүрт бала таптым. Берсе тугач та, икенчесе – бишектәгесе үлде...

– Әйе, шөкер ит! – дип күтәреп алдылар Мәрьямбикәне ахирәтләре. – Урыннары оҗмахта булсын бишек фәрештәләренең. Теттереп дөнья көтәсез, куана гына бел, Мәрьям!..

Бәррәч, аның уңганнан-уңган Мәрьямбикә кодагые сулагай микәнни?! Шушы уңганлыктанмы, аш-су биргәндә, сулагайлыгы бер дә күзгә чалынмый бит! Кайвакыт, колхоз дворындагы атларыннан аерылып, кодасы өенә сугылып чыга. Андый чакта ул мич башында гөжелдәп утырган мичкәдән эрзин эчәге белән бер тустаган балны суыртып ала, килә-килешли, почмактагы кисмәктә купыраеп утырган урман агачыдай дәү фикусның чабата кадәр яфрагын чеметеп кенә өзеп ала, урынына утыра, вәкарь белән, ара-тирә кикергәләп, балын чөмереп эчә, агулы гөл дип тормый – фикус яфрагын тәмләп чәйни һәм, як-ягына карап:

– Хар-руш! – ди дә эшенә чыгып китә...

Шулай, кәефе килгәндә, ул һәрвакыт «хар-руш!» дип сөйләшә. Кешеләрнең кәефен дә шулай: «Ну ничек, эш харушмы?» дип сораша.

...Туракларга дигән җирдә өч-дүрт кенә буй агач калганлыгын күреп, малайлар җиңел тын алдылар. Җиңәләр, Алла боерса!.. Көзге көннең сулышы кыска, төштән соң, чабатаңны чишеп, туфрагын каккалап бәйләгәнче, күз дә бәйләнә башлый. Соргылт абзый белән менә шул күз бәйләнгәнче исәп-хисап ясап, тиярен ала алсалар, эшләре дә җайланыр, эчләре дә майланыр иде югыйсә. Малайлар өйгән утыннарын инде кырык тапкыр әйләнеп, әфсен-төфсенләп чыккан иделәр. Алар фикеренчә, киң атлам белән атлап үлчәсәң дә, киерелгән карыш белән карышлап үлчәсәң дә, өемдә артыгы белән биш кубометр утын бар. Бик бәйләнеп, киметү ягына барып, чутлашып-ваклашып маташмаса, юк димә, бәлки, алты-җиде кубометр да булып чыгар. Буе, киерелеп атлаганда, алты адым, ягъни алты метр, иңе, ботларыңны кысып атлаганда, өч адым, ягъни ике метр ярым, биеклеге алар карышы белән ике карыш ярым, ягъни артыгы белән кырык-илле сантиметрдан (малайлар, көчләрен саклап, өемне биектән итмәделәр!) исәпләп тапкырласаң, шартлатып алты кубометр килә дә чыга. Әле тураклап бетерәсе ике агач бар. Өсләренә шул пүләннәрне дә салсаң, кая китә! Аларның, ялга туктаган саен, үзләре өйгән әрдәнәне үзләре үлчи-үлчи, шуннан тәм таба-таба башлары әйләнгән, йотар төкерекләре калмыйча, үңәчләре кипкән иде. Урам ягыннан «шак!» итеп рәшәткә капкасы ябылганы ишетелде. Соңгы агачларына тотынган малайлар ялт итеп шул якка карадылар һәм шыбыр тиргә төштеләр – буаз сумкасын күтәргән хәрби фуражкалы Соргылт абзыйлары болдырга якынлашып килә иде.

– Сәфәргали абзый, без бетереп киләбез! – дип кычкырды җаваплылыкны үз өстенә алган Салих. Аннан, ишетми калмасын дигәндәй, тагын бер тапкыр сузып кычкырды. – Без бетереп ята-а-а-бы-ы-ыз!..

Абзыйлары эндәшмичә генә ишегенең тишегенә кереп чумды. Катя чыгып басып, аларны бер карашы белән куандыра торган болдырдан малайларга бу юлы котып салкыны бөркелде. Бер кайнардан бер салкынга төшү аларның игътибарын тагын да нечкәртте. Алар уйлары белән, инде төкерекләрен йотып, кулларындагы сайрап торган кәгазь акчаларын учларында учмарлап, Ленин исемендәге урам чатындагы азык кибетеннән күзләре нигә төшә, шуны сыдырып яталар иде...

Салих белән Гайрәт соңгы агачларын тураклап, түмәрләрне, эш азагында хасыйл була торган аерым бер җыйнаклык күрсәтеп, өемнәре өстенә өйделәр, өс-башларын, аяк-кулларын каккалап алдылар да, пычкы-балталарын, чит-ят күзгә артык ялтыратмаслык итеп, капчык чүпрәгенә төреп, утын өстенә куйгач, җәядән ычкынырга торган ук булып, абзыйларын көтә башладылар.

Тирә-юньгә таралган агач хуш исен җиңеп, кинәт һаваны арттан килгән тирес исе аңкытты.

Галифеләрен җилкәндәй җилфердәтеп, хуҗа абзаның килеп җитүе икән. Тирес исе дә аннан килә. Бик хуп. Моңа кадәр башын-күзен күрсәтмәгән булса да, бар нәрсәсе урынында икән югыйсә. Атна буена аңа эшләп, бары тик икенче тапкыр гына якыннан күргән абзалары чынлап та соргылт йөзле – кипкән каен чырасы кебек чырайсыз кеше булып чыкты. Бу кеше гел кәбестә шулпасында яшидер, дип уйлап алды Салих. Шулай булмаса, аның йөзендә тере кан төсе, һич югы авыл балалары ашап үскән балтырган шаукымы булган булыр иде... Шешә корсагыдай бүлтәеп торган галифе кесәсеннән линейкага охшаган ниндидер сәер нәрсә тырпаеп торган Сәфәргали абзыйлары фуражкасын өендә калдырган, яланбаш, иңеннән аркылы төшкән портупея каешлы хәрби гимнастёркадан иде.

– Сез монда күпмерәк була дип уйлыйсыз инде, братва? – диде ул, утын өемен күздән кичергәннән соң. – Исәпләдегезме? И каким образом исәпләдегез?

– Кубометры, сез әйткәнчә, бер сумнан инде, – диде Салих.

– Так-то так. Ә биредә ничә кубометр?

– Алтыдан да ким түгел, абзый, – дип сүзгә кушылды Гайрәт. – Без аны кат-кат... бик нык... күзләребез чәчрәп чыкканчы үлчәдек...

– Чәчрәп. Эт-то хорошо. Мин күпме отстегнуть должен?

– Стегнуть, дип... – дип өстәде үзен батыррак тоткан Салих. – Безгә кешенеке кирәкми. Алты сум булып чыга инде, димәк.

– Һы! – дип көлемсерәде Сәфәргали абзый. – Ә ничек үлчәдегез?

– Ничек, дип. Математика ничек өйрәтте, шулай тоттык та үлчәдек... – Һәм малайлар, икесе ике яктан атламнары белән дә, карышлары белән дә утын өемен уратып, үзләренең исәбен расларга тотындылар.

– Так не бывает, братва. Ул менә так бывает. – Шешә авызыннан суырып алгандай хәрәкәт ясап, галифе кесәсеннән линейкага охшаган ялтыравык нәрсәсен чыгарды. – Бу – логарифма... югары математик вычислитель була. Троффей, ызначит. Германиядән. Сезнең в жизни дә күргәнегез юк...

«Троффей», дигәч, Салихның күз алдына Сәйфетдин кодасының Берлиннан Кыргызга җибәргән трофей җөгәннәре килде.

– Вот без хәзер аны шушы логарифма белән эт сигәнче вычислять итәбез. Карап торыгыз, братва, миңа кешенеке грамм да не нужен... – дип дәвам итте Сәфәргали абзый һәм утын өемен буйлатып һәм иңләтеп, астан һәм өстән үлчи башлады. – Т-тә-ә-әк... Сезнең буйга алты метр дигәнегез, биш целых ноль сиксән биш, иңгә ике метр ярым дигәнегез... Синус!.. Хәзер беләбез аны... Тә- ә-әк... ике бөтен четыре целых метр, ә биеклеге дигәнегез... Хәзер ачыклыйбыз анысын да... Косинус!.. Тә-ә-әк... кырык сантиметр түгел, ә нибары утыз сигез сантиметр. Акча төгәллекне ярата. Хәзер исәплибез...

Малайлар, уклау йоткан кебек, үрә катканнар иде.

– Хәзер окончательный расчёт, ызначит... – Сәфәргали абзый логарифманың өстәге аелын шудыртып, гармун басмакларына баскан шикелле итеп баскалады. – Сезнең зряплата... итоһо... уптым илаһым, если наскрести, биш сум 33 тиен килеп чыга. Внушительно!.. Канәгатьсезме? Мин, мәсәлән, канәгать булыр идем. После уроков!.. Физкультура урынына!.. Столько денег!..

– Синус-косинус... Безнең үлчәм белән монда алтыдан да ким түгел, Сәфәргали абзый! – диде ачынып Салих.

– Ну, бу бит, братва, сезнең авыл... деревенский үлчәм! Безнең район җирендә үзебезнең үлчәм, так сказать! – Ул галифесенең уң як кесәсеннән үзе кебек соргылт акча янчыгы, аннан буынтыклы шакмак бармаклары белән кибеп саргайган бишлек китереп чыгарды.

– Кайсыгыз старшой? Синме? – Ул бишлекне Салихка сузды. – Возьми. Бүлешерсез. Утыз өч тиененә вак акчам юк икән, чёрт возьми. Берәр заман, сугылып чыгарсыз...

Көтелмәгән хәлдән тетрәнгән Салих акчаны алырга ашыкмады. Яшел кәгазьнең өстенә, каяндыр адашып килеп, эре тамчы яңгыр тамды. Тамчының көзгедәй түгәрәге, үзендә бар дөньяны чагылдырып, түбәнгә тәгәрәде. Салихны ток суккандай булды. Малай банкир кулыннан ассигнацияне өзеп-умырып диярлек алды. Шулчак уенда-буенда ниндидер ятимлек гаре уянган Салих тәне белән түгел, җаны белән, гәүдәсе белән түгел, йөрәге-кальбе белән утын өеменә сикереп менде, аякларын хуҗаларча аерып басты һәм, кулларын болгый-болгый, абзасына төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйли башлады:

– И-и-и, Сәфәргали абзый, сасыма, җаныкаем! Утыз өч тиенең тамагыңа аркылы торсын! Тынычлан! Без аның артыннан кереп йөрмәбез! Син аны учыңа учлап ләхетеңә алып керерсең! Әмма ул да хәлеңнән килмәс!.. У-у-у, адәм тәганәсе, мин сине ничек кенәләр яратмыйм! Ничек кенәләр каһәрлим! Син – утынлыгыңдагы агачта да читкә әйләнгән корт! Син – үз җиреңдә үз җиреңне, үз телеңне корыткан корткыч, абзый!..

Әмма Салих әлегә югарыда, өем башында түгел, өемнең астында, түбәндә иде.

– Рәхмәт, абзый... – диде иреннәре калтыранган сабыйлар. – Рәхмәт сезгә, яме.

Агач исе сеңгән, өс-башлары пычкы оны белән онланган ике малай рәшәткә капкасын шапылдатмыйча гына урамга чыктылар. Кара җир өстен агартып, үзенчә өзлегеп, беренче кар бөртекләре төшә башлады.

Малайлар үкенечле моңсу, әмма үзләренчә шат иде.

Күгәргән кадакта тешсез калган пычкыларын култык астына кыстырган бу ике сабый кешегә түгел, кешеләр аларга бурычлы иде.

– Хуш, Катя! – дип, тәрәзә ягына кулын селкеде Гайрәт. – Прашшай, бәгърем!

Салих дустына яшь аша елмайды.

Аларны барыбер чәй эчәргә чакырмадылар. Ул Катясын туйганчы күрә дә алмады, ичмасам.

 

"КУ" 4, 2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев