Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӘХЕТ (хикәя)

Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты.

Хатыны башта бик озак кыбырсып ятты, аннан кинәт йокыга китте дә гырлый да башлады. Әнсарның хатыны эре сөякле, түм-түгәрәк, ире әйтмешли, «колачлап алмаслык Россия сыман». Әнсар үзе янәшәдә йокыга китә алмый ята бирде. Ул күптән түгел генә иярченле антенна куйдыртты, шуңа телевизорында каналлар күп. Пульт төймәсенә бер бармак белән генә басып, ул дөнья буйлап сәяхәт итә иде. Бер-бер артлы каналдан-каналга сикереп, берсендә дә озаклап тоткарлана алмады. Башта ул «хәзер карарлык бернәрсә юк» дип уйлады. Элеккечә өч канал булган заманалар узды инде. Хәер, алар ул вакытларда да хатыны белән телевизор бүлешә алмыйлар иде. Ләкин бу зәвык һәм кызыксыну бәрелеше иде. Бу каршылыкны алар аш бүлмәсенә икенче телевизор куеп хәл иттеләр. Ә хәзер исә карарлык канал юк.

Әнсар телевизорын сүндереп куйды. Аяк очындагы таза мәче мырлавы белән хатынының гырлавы рифма хасил итә дә үзенә бер көй чыга, ул шул көйгә изрәп, кешелек турында уйлап ятты. Күз алдына бер-бер артлы телевизорда күргән сурәтләр килде, гүя телевизор аның миенә кереп утырган иде. Сурәтләр әкренләп, бер картинага җыелды. Пазл тәмам җыелып беткәч, Әнсар «кешелек – бәхетсез» дигән нәтиҗәгә килде. Шул фикер белән бергә ул йокысы бөтенләй качканын аңлады. Ул бүген тәгаен йоклап китә алмаячак.

Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты. Әнсар өйгә кереп, өстенә фуфайкасын элде, козырёгы сынган «Аксубаевский район – 80 лет!» дигән язулы бейсболкасын, аннан, исенә төшеп, чалбарын киде дә тагын чыгып китте.

«Кешелек дөньясы, чыннан да, бәхетсез бит. Ник? Нигә кешеләр бәхетсез? Нәрсә булды соң бу дөньяга?» дигән уйлар белән ул урам буйлап китте. Авылда бөтенләй телевизор булмаган вакытларны исенә төшерде. Әле кайчан гына иде бит. Клуб бар иде, анда кино алып киләләр иде. Бөтен авыл шунда бергәләшеп, кино карарга җыела иде. Аннан беренче телевизорлар кайтты. Һәм бөтен авыл шул тылсымлы тартмалы йортка җыела башлады. Телевизор карыйлар, аралашалар.

Ул төнге караңгылыктагы йортларның шәүләләренә карады. Аның бөтен гомере шушы авылда үтте. Һәр йортның тарихын, һәр гаиләнең серләренә кадәр белә – авылда сер саклап булмый.

Менә монда Маһруй апа яши. Ул кияүдә булмаган, балалары юк, аны һаман саф кыз дип сөйлиләр, һәм бу гайбәт түгел, хакыйкатькә күбрәк охшаган. Кара әле, аның Маһруй апа авызыннан «мин бәхетсез» дигән сүзне бер дә ишеткәне юк икән ләбаса!

Биредә Миңнулла белән хатыны Хәят яшиләр. Миңнулла хатынын еш кыйный. Яшь чакларда ул аны идән астына ябып тота, дилбегә белән яра иде, берничә мәртәбә тәрәзәдән урамга атканы да булды. Хәят үзе дә җебеп тормый. Миңнулланың лаякыл исереп, ишегалдына кайтып ауганын көтеп кенә тора, шундук аны бауда эленеп торган кер, тирескә катып беткән абзар чиләге белән, йә булмаса кармак сабы сынганчы кыйный да, аннан өйгә сөйрәп кертеп, чишендереп, урын-җиргә яткыра, үзе янәшә менеп ята иде. Ә кышын алар кара бияне чанага җигеп, бояр белән бояр хатыны сыман толыпларга төренеп, күрше авылга Хәятнең әниләренә кунакка китеп барганда, аларны кем дә булса бәхетсез дия ала идеме соң?

Бу йортта Габдулла абзый яши. Ул – сугыш ветераны. Сугышта сул күзен югалткан, контузия алган. Авылга кайткан да мулла булып киткән. Инде яше туксанда булуга карамастан, ул әле дә сарык асрый, җәен шул сарыкларына печәнне үзе хәстәрли. Нургаян апа белән алар өч малай үстергәннәр. Балалары шәһәрдә яшиләр. Кайткан саен аларны шәһәргә алып китмәкче булалар, ләкин картлар һаман күнмиләр. Уллары аталарын сарык асрап интекмәскә үгетләп карыйлар, ләкин Габдулла абзый аларны малай-шалайларны сүккән сыман пыр туздырып ата.

Менә кем-кем, ә Ризван белән Айгөл – тәгаен бәхетлеләр. Балаларының бик озак телләре ачылмый торды, ә күптән түгел ниндидер авазлар чыгара башлаган, хәтта «әннә» дигән.

Шамилнең яшьлеге бик дуамал үтте. Кушып санаганда, ул барысы унсигез ел төрмәдә утырды. Инде иллегә җиткәндә, соңгы мәртәбә утырып кайтты да атасыннан калган йортта яши башлады. Тол хатынга өйләнде. Хәзер инде, картлык көне җитеп килә дигәндә, кызчык үстереп ята. Кышын кочегаркада эшли, җәен калымга чыгып китә.

Әнсар зиратка кадәр барып җитте. Зират авылның кыл уртасында. Зиратта биек-биек агачлар үсә. Тыныч. Яңгыр тамчылары гына көзге яфракларга бәрелеп чәлпәрәмә килә, сирәк кенә ярканатлар кычкырып куя иде. Бу инде күптәнге зират. Авыл халкы, ким дигәндә, йөз ел мәрхүмнәрне бирегә озатадыр. Якында гына балалар бакчасы, мәктәп. Әнсар әле балалар бакчасына, әле зиратка, кабат балалар бакчасына һәм янә зиратка карап басып торды. Барысы да янәшә генә, дип уйлап куйды ул.

 «Ә телевизорда бар да – бәхетсез. Нигә?» дип, уйларын дәвам итте Әнсар. Ул телевизордан сөйләнгән сүзләрне искә төшерде, фикерләрне җентекләп барлап чыкты. Башында телевизордан ишетеп тә мәгънәсенә төшенә алмаган бәхәсләр өермә булып әйләнде. Һәм шул башында гүләгән бөтен телевизор сүзләре арасында ул кинәт бер сүзгә төртелде – прогресс. Әнсар бу сүзне алга китеш, үсеш итеп аңлый иде. Димәк, нәрсәдер булган һәм ул тагы да яхшырган, дип уйлый иде ул үзенчә. Димәк, кешелекнең төп теләге һәм омтылышы – шул прогресс дип, бик интегеп, ми сырларын селкетте ул. Ул үзенең белемсез булуына пошына, мин берәр нәрсәне аңлап бетермимдер инде, дип уйлый. Ул бит телевизордагылар сыман гыйлемле түгел, әллә ни китап та укыганы юк. Ләкин шулай да Әнсар, үзенең миендәге дөрес буразнага төшкәнен, хакыйкатькә бик якын килүен һәм тиздән кешелекнең бәхетсезлек сәбәбен ачыклаячагын тоя иде. Һәм нәкъ шулай булды да. Кешелекнең бәхетсезлеге – прогресстан. Әнсар шуны аңлады.

Шуннан мантыйк буенча икенче сорау туды: ә нәрсәгә кирәк соң ул прогресс?

Әнсарның бу сорауга җавабы бер генә иде: кешелек дөньясын яхшыртыр, кешене бәхетле итәр өчен. Әмма кешеләр инде мең еллар прогресска омтыла, ә ул кешене бәхетлерәк итәме соң? Әйе, трактор белән җир сөрү ансатрак дип уйлады ул. Ләкин танк белән үтерү, бәхетсезләрне арттыру тагын да җиңелрәк. Кая чаба соң бу кеше? Бар да янәшә генә бит. Бу прогресс дигәннәре кешене кая алып барып җиткерергә тиеш соң? Кайчан соң без прогрессның чигенә килеп җитәрбез? Һәр эшнең дә азагы була. Чәчү дә бер көн тәмамлана, урак өсте дә.

Ә прогрессның азагы кайда? Ияләнмәгән уй хезмәтеннән аның башы авыртырга тотынды. Ул уйлый һәм үзе уйлап чыгарган нәрсәләрдән курка башлады. Хәтта тәмәке кабызып җибәрде. Әгәр дә прогресс бәхетсезлеккә генә илтә икән, димәк, ул җир йөзендә бер бәхетле кеше калмагач кына тәмамланачак. Яки прогресс кешелек дөньясын үтергәч кенә. Әнсар аяк очында ятарга яраткан мәчесен исенә төшереп куйды. Мәчегә прогресс кирәкми. Ул болай да бәхетле. Мәчеләр беркайчан аны белмәгән, бер генә буын мәчесе дә. Алар гомердә дә тычканны ниндидер яңа технология буенча тотарга омтылмаганнар, өсләрендә дә һаман шул бер тун булган. Мәчеләр беркая чапмый, ләкин алар үз тормышларыннан канәгать. Әлбәттә, ул үзенең мәче түгеллеген аңлый. Ләкин аның мәчесе чит ил машинасы алмаганнан тилмергән кешеләрдән бәхетлерәк.

Манарадан иртәнге намазга чакырып, азан яңгырагач кына, ул төне буе авыл буйлап йөргәнен, өшеп, арып беткәнен аңлады. Эре-эре атлап, өенә юнәлде. Ә үзе туктаусыз уйлый иде: «Барына да шул прогресс гаепле. Прогресс кешелек дөньясын үтерәчәк. Иртәгә үк шул антеннаны йолкып атам, шайтаныма олаксын!»

Әнсар йокы бүлмәсенә керде. Мәче белән хатын әле дә шул килеш яталар иде. Аларга күз салды да: «Менә бит ул – бәхет!» дип уйлап куйды. Чишенеп, урынына ятты да колачлап ала алмаслык хатынын кочаклады. Мәче – аяк очында, хатын – куенда. Аларның җылысыннан җылынып, Әнсар бик тиз изрәп йокыга китте. Төшендә гел бер сүзне мыгырдады: «Менә бит бәхет... Бәхет...»  
 

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сафсата!