Айзидә (дәвамы)

(Хикәянең башын МОНДА укыгыз)

3

Авылда, әнисе янында тәне белән дә, җаны белән дә тук, бар дөньяга берүзе хуҗа, алай гына да түгел, шул үзенең бәхетле мохитендә эреп яшәргә өйрәнгән Айзидәгә шәһәр тормышы чит, аңлаешсыз кебек тоелды. Һәркем каядыр ашыга, кабалана, кеше кешене күрми, ишетми дә. Авылда, тәненең шәрәлеген каплар өчен, кышын җылылык өчен кигән киемнәр дә монда бөтенләй башка сыйфатларга ия иде. Ул, үзен шул мохитеннән җыеп алып, шәһәр кануннары калыбына кертергә тиешлеген аңлый иде. Бөтен кеше шулай итә бит. Ул кемнән ким? Әнә бит, кызлар ничек? Чәчләре тарап үрелгән, итәк-күлмәкләре дә килешле генә. Сөйләшүләре бөтенләй башкача.

Менә ул да, абыйсы алып кидерткән матур чәчәкле күлмәген, аякларына ап-ак оекбашлар, уңайлы гына кечкенә туфли киеп алган. Җилкәсенә букчасын асып, кеше арасында кеше булып, дүрт ел укыячак техникум бинасы каршында басып тора. Букчасында – белем дөньясы. Гиз дә гиз шул белем дәрьясын, энә белән кое казы, кем әйтмешли.

Бина эченнән ишетелгән кыңгырау тавышыннан Айзидә дертләп куйды. Ишегалдында да кеше күренми. Әллә соңга калды микән соң? Җәһәт адымнар белән бина эченә керде дә, буш һәм тын коридорга юлыгып, тагын аптырашта калды. Беркем дә юк лабаса! Дулкынланудан тирләп чыккан учына кыскан сумкасын кулдан-кулга күчерде. Әле бер якка китмәкче булды, әле икенче якка.

– Тебе куда, девочка?

Якыннан гына килгән тавыштан Айзидә сискәнеп китте. Русча эндәшәләр тагын үзе. Кыз тавыш килгән якка борылды да өстәл артында утыручы олы гына апаны күреп елмаеп җибәрде.

– Туда, – диде Айзидә, кайсыдыр якка бармагы белән төртеп күрсәтеп.

– Ну понятно, что туда. Какая группа, я спрашиваю? – диде кыңгырау кагучы апа, һаман русча сөйләшүен дәвам итеп.

– Не знаю, – диде Айзидә, ханымда һәм үзендә туган сорауларга җавап итеп. – Ну, если первый курс, то иди в 10-ый кабинет. Там у вас оргсобрание.

Һаман бирешергә теләми, нәрсәдер аңлатырга маташкан бу бәйләнчек хатынның бер сүзен дә аңламаса да, ул үзе төртеп күрсәткән якка кузгалырга булды. Коридор буйлап бара торгач, кинәт ун саны язылган бүлмәнең ишеге ачылып китте, аннан күзлеген борын очына эләктергән купшы гына, илле яшьләрдәге ханым килеп чыкты. Айзидәнең куркуыннан тагын сулышы кысылды. Беравык, ни дип сүз башларга да белми бер-берсенә карашып торганнан соң, купшы ханым бармак очы белән генә күзлеген күз төбенәрәк этеп, җентекләп Айзидәне өйрәнә башлады. Укытучы бу, дип уйлады Айзидә, аны карашыннан аңлап. Айзидә, эндәшми генә елмаеп, карашын түбән яшерде.

– Бусы нинди Аллаһ мескене тагын?! – диде укытучы, каршында басып торган кечкенә генә, самими карашлы кыз баланы күздән кичереп.

Аннары, кире үрелеп ишекне ачты да:

– Вера Сергеевна, вот, та девочка, которую мы недосчитали. Тут, у дверей стоит. Стесняется зайти, кажется, – дип сөйләнде.

– Бар, кер, нишләп торасың? Беренче көннән үк болай соңга калып йөрсәң, эшләр пешмәс, кызый. Бар, башкача соңлама, – диде ханым, тагын татарчага күчеп.

Минем татар икәнне кайдан белә икән бу, дип уйларга да өлгермәде Айзидә, аны этеп диярлек сыйныф бүлмәсенә кертеп тә җибәрделәр.

Бүлмәгә кергәч, кыз тагын ишек төбендә туктап калды. Каушаудан күзләрен томан каплагандай, бүлмәнең зурлыгын да, аны тутырып утырган кыз балаларны да, тәрәзәләрнең яктылыгын да, өстәл алдында торган апаның үзенә ниндидер сорау бирергә дип авызын ачканлыгын да, маңгай күзе белән түгел, ниндидер башка күзләр белән күрде кебек.

– Айзида Шагабутдинова? – дигән сораудан ул кинәт айнып киткәндәй булды.

– Идите, садитесь. Айзидә, ашыга-кабалана, укытучы төртеп күрсәткән, тәрәзә буендагы бердәнбер буш урынга килеп утырды. Оялудан башын аска иде, авылыннан кадәр җилкәсенә асылынып килеп, инде аерылмас дустына әйләнгән букчасын кочаклап тынып калды.

Янәшәдә генә, тәрәзә каршында ук, буй җиткергән яшь каен, нәфис ботакбармаклары белән сыйныф тәрәзәсен чиртеп уйнады. Аннары бу уеныннан туеп, нечкә биленнән килеп кочкан шаян җылы җилдә кыланып боргаланаборгалана, алтын йөгерткән яфракларын тузгытырга, күккә чөяргә тотынды. Бөгелә-сыгыла, ботак очлары белән әллә кайсы тарафларга төртеп күрсәтәкүрсәтә, тәрәзә пыяласына ятып пышылдап, кызга нидер сөйләде. Әлеге хакыйкатьнең Айзидәгә һич кирәк түгеллеген, ниндидер ялгышлык килеп чыгып, тормыш дәрьяларын җиңеп баручы яшәеш корабының башкасына, үзенә тиешлесенә утырмаганлыгын аңлатырга теләде кебек.

 

4

Тормышының шушы беренче сынавын уза алмады Айзидә. Көннәрнең берсендә, укуга барган җиреннән, олы юлга борылып маташучы йөк машинасын туктатты да авылына кайтып китте. Беркемгә әйтмәде, хәтта тулай торагына да кереп тормады. Чөнки, ни булган киеме өстендә, ә калган нәрсәләре шушы җилкәсенә аскан букчасында иде.

Район үзәгенә кадәр әлеге машинада, аннары урман аша чыга торган калган юлны җигүле ат арбасында кайтты. Ашыкты, кабаланды. Ашкынды. Үзенең сагынуы иксез-чиксез булганга, авылында да аны юксынган, сагынганнардыр, дип уйлады. Авылы янындагы калкулыкка килеп җиткәч, арбадан сикереп төшеп, таутүбән җәяүләп чапты. Йөгереп аргач, тау битендә озак итеп елгага, авылы өстенә карап ятты. Бер карашка бар нәрсә дә шул ук кебек булса да, нәрсәдер, һичшиксез, үзгәргән иде.

Әнә, Айзидәнең туган йорты. Йорт алды буш, капкасы ябык. Әйтерсең, ул киткәч, ансыз яшәү мөмкин булмаганга, өзелгән кинокадр кебек, мондагы яшәеш туктап калган да, менә ул кайткач тормыш тагын кабынып, ялганып китәр сыман тоелды аңа. Әле ярый кайткан! Шәһәрне яратканнар, әйдә, яшәсеннәр шәһәрләрендә. Укысыннар! Ул монда яшәячәк! Аның тормышы башкача булачак! Ул теләгәнчә! Ничек булачагын әлегә белми. Ләкин башкача. Шул уйлары белән кыз кыр юлыннан авылына таба йөгерде. Авыл урамын очып үтеп, туган йортының капкасына килеп асылынды. Бераз сулыш алгач, сак кына капка келәсен күтәрде. Капка җырлап ачылды. Менә ул! Аның бәхет иле – йортының хәтфә үләне, ком белән мунчалалап юылган сап-сары болдыр такталары, бакча башына өйгән чүмәләдән килгән печән исе...

Аның уйларын бүлеп, шыгырдап өй ишеге ачылды. Өйдә кеше барлыгын тоеп, Айзидә шунда омтылды. Менә әнисе! Ул аның кочагына ташланыр да мәңгелеккә шул җылылыкта калыр кебек тоелды.

Тик... Гөлҗамалның хәсрәт тулы кырыс карашыннан Айзидә кинәт туктап калды.

– Кайтып җиттеңме? Әнисенең салкынлык бөркелгән тавышы кызны башыннан салкын су белән коендырып төшергән кебек айнытып җибәрде. Җавап итеп ул башын гына иде. Ни әйтсен соң? Кайтып дөрес эшләмәгән. Ялгышкан. Көтмәгәннәр. Аның монда бәхетле булуына караганда, бәхетсез укытучы булуы мөһимрәк, димәк.

– Әйттем бит, син җебегәннән булмас, дип.

Гөлҗамалның зәһәре көчле иде. Әйтерсең, аның тормышына булган бар нәфрәте өермәдәй берьюлы кузгалды! Ул, җәһәт кенә үрелеп, мич буендагы табагачны эләктереп алды да Айзидәгә килә башлады. Анасының холкын белсә дә, аның үзенә карата болай мәрхәмәтсез була алырын кыз башына да китермәде. Куркуыннан телсез калды. Гөлҗамал, каты итеп сукмакчы булып кизәнде дә, табагачны Айзидәгә таба селтәп җибәрде. Табагач сабы, кызга бераз гына җитми, болдыр тактасының кырыена килеп бәрелеп, урталайга сынып төште. Айзидә, коты чыгып, капкага йөгерде.

– Кеше күзенә ничек карармын, акылсыз кыз. Җүләр кебек мөгрәп йөрүдән башканы белмисең бит син. Җырчы була, имеш. Җыр белән тамак туйдырып буламы? Акылсыз нәрсә. Бәреп үтерәм бит мин сине, Аллаһ мәхлугы. Ник кайттың? Мине кешеләр алдында рисвай итәргәме? Гөлҗамал, табагачның сынык таягын үрелеп алмакчы булып иелде дә хәлсезләнеп баскычка чүгәләде. Ул җыерчык баскан кытыршы куллары белән җилдә кибеп яргаланган кытыршы битен каплап, үксеп еларга тотынды. Чарасызлыктан. Сагынган иде бит кызын, көннәрен санап көткән иде. Айзидәсенең укуын ташлап кайтып китү хәбәре килгәч, көн яктысын күрмәде. Кеше алдында болай мәсхәрәгә калдырыр дип башына да кертеп чыгармаган иде. Кирәкмәгәнгә акылы җиткән бит, җүнсезнең, дип өзгәләнде. Һәм үзенчә каты, усал итеп нәсыйхәт бирергә ниятләде.

– Бар, күземә күренмә. Теләсәң кая кит. Тик өйдә күренәсе булма! Укыйсыңмы, эшлисеңме – теләсәң нәрсә эшлә. Минем сиңа бирергә бер тиен акчам юк. Булганын кырып-себереп биреп җибәрдем, син акылсызга. Бар, кит! Дүрт ягың кыйбла!

Айзидәгә әнисенең ярсу халәтен күрү, үз өстенә яудырган ачы рәнҗешен тыңлап тору авыр иде. Шуңа, бераз күзенә күренмичә юкка чыгып тору нияте белән, ул йөгереп елга буена төшеп китте. Гомер буе шыгырдап ябылган капка да, бу юлы шыгырдамый, җай гына ябылып, келәсенә тавыш-тынсыз кереп утырды. Һавадагы кошлар да йортны урап очтылар. Бар тарафка ишетелердәй булып бары Айзидәнең йөрәге какты.

Озак утырды кыз елга буенда. Элеккеге кебек, әнисенең үзен эзләп төшүен, һич югы, тау башыннан кычкырып кына өйгә чакыруын көтте. Гөлҗамал күренмәде. Көзге салкыннан өшеп, тешләре тешкә бәрелә башлагач, кыз кайту ягына кузгалды. Тиз генә кайтып җылынасы, кара икмәк белән яңа сауган парлы сөт эчәсе килде. Сабыйлыгы белән ул әнисенә карата булган бар үпкәсен онытып, тагын өенә юнәлде. Тынычлангандыр, Айзидәнең елга буеннан йөгереп менгәнен күреп, ашыга-ашыга өстәл әзерлидер. Кайтуын тиз кайтты, тик капканы гына ача алмады Айзидә. Капка терәүле иде.

– Әнием, зинһар, керт мине! Мин синнән һәм авылдан башка яши алмыйм, – дип, капканы кага-кага үкседе ул. – Өшедем мин, әни, керт, зинһар, дим. Бәгырьләрең шундый катымыни соң синең? Мин бит синең кызың, әни! Озак елады кыз. Әнисенең йөрәге чыдамас, менә-менә капканы ачып, кызын күкрәгенә кысар, дип өмет итте. Кыйнаса да, каргаса да риза, тик кертсен генә. Барыр җире юк иде аның.

– Әйттем бит мин сиңа, күземә күренмә, дип. Бар, теләсәң кая кит. Эшләп яшә. Кешеләрнең ничек яшәгәнен бел, – дип, ишеген ачып кына кычкырды Гөлҗамал.

Ул да булмады, йорт ягыннан шап итеп җиргә Айзидәнең сумкасы очып төште...

Олы юлга таба атлаганда, адым саен, Айзидә әнисенең эндәшкәнен, чакырганын көтте. Тавышын ишетми калмыйм, дип, тын гына атларга тырышты. Көтте, Аллаһтан ялварып, елый-елый көтте. Тик ул тавыш... ишетелмәде.

Әнә, каяндыр арттан, авылның теге башыннан ук машина тавышы килде. Шәһәргә барадыр. Туктаса – нишләр? Утырып китәрме? Утырмаса – нишләр? Ә утырса, кемгә барып бәрелер? Кем ашатыр, яшәр почмак табышыр? Шул сораулар белән кайнаган Айзидәнең башы чатнап авыртты. Үкереп елыйсы килде. Тик түзде. Әле, йөк машинасы янына туктагач та, шофёрга күтәрелеп карамый, артыннан йөгерүче, кул болгаучы булмасмы, дип өметләнеп, берникадәр авыл ягыннан күзләрен алмый карап торды. Гөлҗамал каны бар иде шул анда да. Шуңа, Айзидә күкрәген тутырып иркен сулыш алды да, тузанлы аягын машина тупсасына куеп, ишек тоткасына үрелде. Беткән баш – беткән! Хәзер ни булса да, аңа барыбер иде. Кемгә кирәк ул бу дөньяда? Кайтып, анасын рисвай итте, дип көләр авыл халкы. Аннары бераз исләрендә тотарлар да онытырлар. Ул да онытыр. Тырышыр, һич югы.

– Кайларга юл тота икән чибәркәй төнгә каршы?

– Шәһәргә кадәр алып барасызмы? Тик минем акчам юк. Йөзе елаудан шешенгән, тузгыган чәчләре юеш битенә сыланган, аяклары тезенә кадәр юл тузанына баткан бу кызганыч кыяфәттәге кызны күреп, машина шофёры Тимерхан бераз аптырап калды. Нәрсә дип уйларга да белмәссең монда?

– Утыр, әйдә. Келтерәтеп кенә илтеп җиткерермен үзеңне, – дип шаяртмакчы булды Тимерхан. Айзидә шофёрга күтәрелеп тә карамый, кабинага менеп утырды да, кечкенә мәче баласы кебек йомарланып, ишеккә сыенды.

– Курыкма, кеше ашамыйм мин. Ишеккә шулкадәр сыланма, төшеп каласың. Айзидә эндәшмәде. Әле һаман борынын мышык-мышык тартып, нечкә бармаклары белән юеш күз төпләрен уды.

– Кайсы җансызы, шушы фәрештәне берүзен чыгарып җибәрде икән? Эшләрең шәптән түгел, ахры, кызый.

– Бар да әйбәт.

– Иреңнән качтың мәллә? Айзидә, егетнең бу керделе-чыктылы сорауларын ишетмәгәндәй, тәрәзәгә карап барды.

– Атаң куып чыгарды мәллә өеңнән?

Тимерхан, туктаусыз сорау яудырып, кызны авыр уйларыннан арындырасы килде. – Ярар, буласы булган инде. Үзең беләсеңдер. Дөньяда төрле хәлләр була, шулай бит. Тик борчылма, моның белән генә тормыш тәгәрәвеннән туктамый. Бик озак тын гына бардылар. Егет, тәрәзәсен ачып, берничә тапкыр тәмәкесен көйрәтте. Кыз да бераз тынычланып йокымсырап бара башлады. Ләкин Тимерханның чираттагы тәмәкесен көйрәтеп җибәреп, җиңелчә генә йөткереп куюыннан сискәнеп, Айзидә күзләрен ачты.

– Исеме ничек соң бу чибәркәйнең? – дип сорады Тимерхан, кызның, ниһаять, уянуына шатлангандай.

 – Мин чибәркәй түгел. Тимерхан ир-ат дип аталмас та иде, әгәр шулчак кызның кулыннан эләктереп алмаса.

– Тотынма миңа, зинһар, яме. Зинһар! Айзидәнең үртәлеп, әрнеп әйтелгән бу сүзләреннән егет әллә нишләп китте. Каушап калдымы, куркыпмы? Егет кызның кулын ычкындырды да, карашын алдындагы ватык-җимерек юлга күчереп, башкача ләм-мим дәшмичә кайтты.

Тимерхан начар күңелле кеше түгел иде үзе. Төз, озынча гәүдәле, чибәр үк дип әйтү килешмәсә дә, матур гына йөзле, хатын-кыз игътибарыннан мәхрүм булмаган, купшы гына шәһәр егете. Бераз гына масаючан. Инде яше утызга җитсә дә, сугыштан соң тол калган ялгыз анасы белән яши бирде. Әнисе, югыйсә, улының башлы-күзле булуын күптән тели иде.

– Йә? Кайда калдырырга сине?

Тимерханның әлеге соравыннан Айзидә, теләми генә керфекләрен күтәреп, тәрәзә аша урамга карады. Алдында, кичке утларын балкытып, шәһәр урамнары таралып киткән иде. Кыз карашларын бер тыкрыктан икенчесенә күчерде. Кай урамнан китсен икән? Кайсысы аны көтә? Гүя, килгәнсең икән, әйдә, рәхим ит, дип, машина каршына тезелешеп басканнар.

– Белмим, – диде Айзидә, пышылдап кына. Аның бу машинага чарасызлыктан гына утырганын Тимерханга сиздерәсе килмәде.

– Миңа кайда булса да эшкә керергә кирәк, – дип куйды кыз, ничек тә монда кадәр килүен акларга тырышып.

– Бәй, барып керер кешең дә булмагач, ник килдең соң син монда? Шәһәр бит бу. Монда сине кем көтеп тора? Айзидә, берни аңлатмый гына төшеп каласы килеп, ишек тоткасына үрелде.

– Белмим. Булды, мин монда төшәм.

– Нәрсә, урамда кунасыңмыни?

Тимерхан җәһәт кенә үрелеп кызның җиңеннән эләктерде дә кире утыргычка тартты. Айзидә бу юлы ризасызлык белдермәде. Эчтән: «Сабый гына бит бу», дип, Тимерхан кызны кызганып куйды.

– Йә, ярар. Әйдә, миндә кунып чыгарсың. Иртәгә төзелешкә алып барырмын. Бәлки, эш табылыр. Әнигә килен дә кирәк. Шатлансын әле, – дип шаяртмакчы булды егет. Айзидә, коты чыгып, кузгалып киткән машинадан сикереп төшеп калмакчы булып ишеккә ябышты.

– Юк, юк, мин нишләп сездә куныйм, ди. Кирәк түгел. Калдырыгыз мине монда.

– Курыкма. Шаяртам гына. Утыр урыныңда, төшеп тапталасың килмәсә, – диде егет, кырыс итеп.

– Бу, сеңлем, авыл түгел. Начар күңелле кешеләр дә күп. Бәреп үтерергә дә күп сорамаслар.

– Үтермиләр, – диде Айзидә, балаларча тискәреләнеп. Тимерхан, машинасын үзе яшәгән урамга алып кереп, озак та бармый, түбәсе капка өстеннән күренер-күренмәс кечкенә өй янына китереп туктатты. Тимерхан кабинадан егетләрчә сикереп төште дә, сызгырына-сызгырына нидер көйләп, Айзидәнең ишеген ачты. Кызга кулын сузды. Кулын бирергә теләмәгән Айзидәнең сумкасын кулыннан алып капкага юнәлде.

Тимерханның әнисе Мөнәүвәрә карчыкның йортта тавыкларын кетәклеккә ябып йөреше иде. Тимерханының капкадан яшь кенә кыз бала ияртеп керүен күргәч, аптыравыннан катып калды.

– Йә Хода, бусы кем тагын?

– Әни, сиңа куян күчтәнәче алып кайттым, каршы ал, – дип шаулады Тимерхан, капкадан керешли.

– Ярар инде әни, әллә ниләр уйлама. Килен алып кайтмадым, кайгырма. Хәсрәтең йөзеңә бәреп чыкты тәмам. Юлчы. Бүген бездә кунып чыгар. Барыр җире юк. Улының холкын белә иде Мөнәүвәрә. Уены-чыны бергә аның. Шуңа ышаныргамы-ышанмаскамы дип, сынаулы карашлары белән кызны баштанаяк күздән кичерде.

– Кунар җире булмаган яшь кыз бала шәһәрдә шуфирларга утырып йөриме? Җүнле нәмәме соң бу?

 Теле явыз иде Мөнәүвәрәнең. Шуның аркасында аны берәү дә кияүгә алырга теләмәде. Матурлыгына кызыгып килгән берсе, теленең әшәкелегенә түзми китә торды.

– Ярар инде, әни, агуыңны чәчмә. Нормальный бала ул. Шәһәргә киләсе килгән, эшкә урнашырга. Бөтен кешенең дә туганы юк бит инде. Әйдә кер, Айзидә. Курыкма.

– Һым.

Усал итеп нидер әйтмәкче булып, Мөнәүвәрә улына таба укталды да, әйтәсе сүзен теш арасына кысып, борыны төбеннән үк кызны җитәкләп алып кереп киткән Тимерхан артыннан гаҗәпләнеп карап калды. «Кара син аны, ничек шәпләнеп киткән. Кулына оҗмах кошы эләккәнмени? Әллә киленле дә итәргә маташамы бу? Белмәссең», дип уйлады ана.

– Әллә нинди Аллаһ мәхлуклары бар инде дөньяда, Аллакаем, – дип, елан кебек агуын чәчеп калмаса, исеме Мөнәүвәрә булмас иде, мөгаен.

– Кети, кети, кети, кет, кет, – дип, саташып, кетәклеккә кереп, инде йокымсырап утыра башлаган тавыкларының котын алды Мөнәүвәрә.

«Алышынган мәллә, бу карт дивана», дигән кебек, тавыклары дертләп, аның ягына бер генә кискен караш ташладылар да, тынычланып, тагын башларын кырын салып, йокыга киткән рәвеш ясадылар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: