Айзидә (дәвамы)

– Быел ук, дисеңмени? – диде Гөлҗамал.

 – Соң, кайчан? Аннары син аны теләсәң дә укыта алмассың. Сыерның аяк сузганын көтеп утырып булмый. Кеше бит ул. Кешенең гомере кыска.

– Тәүбә, диген. Төкерен. Сыер сине дә туйдыра ул, шуны онытма.

Кирәкмәгән җайсыз сүз атып, тагын анасының ачуын китергән Дәүләтҗан, хәлне тиз генә уңай якка борып җибәрде.

– Ярый. Минем хәл бераз җиңеләйде. Хезмәт хакы ала башласам, авылга да ешрак кайтырга тырышырмын. Айзидәгә дә ярдәм итәрмен.

Улының бу сүзеннән Гөлҗамалның йөзе тагын да ачылып, карашлары язылып киткән кебек булды.

Ул арада, яңакларын боз каймалаган агач ишектән урам салкынына төренеп, Айзидә килеп керде. Кинәт, инде хәйран караңгыланып килүче өйдә дистәләгән лампаларны кабызып җибәргәндәй, яктылык бөркелде. Бу кыз, әйтерсең, үзе белән кояш яктыcын, урманның сихри гүзәллеген, карның аклыгын алып керде дә, аны куаныч бөртекләре итеп өй эченә чәчте. Өйдә кунак абыйсын күргәнгә Айзидәнең шатлыгы күкрәгенә сыймады. Ул туны белән шәлен йолкып алып яндагы сәке өстенә ыргытты да, йөгереп, абыйсының кочагына ташланды.

– Абый кайткан! Абый кайткан!

– Чү, ипләп! Кара инде, туның белән шәлең идәндә калды, Айзидә, – дип, юри генә шелтәләгән булды Гөлҗамал.

Айзидә аны ишетмәде. Ул кечкенә, арык куллары белән һаман абыйсын кочты, чәп-чеп битләреннән үпте.

– Эшләр ничек, Айзидә? Урман куяннары миңа күчтәнәч җибәрмәде мәллә?

Дәүләтҗан сеңлесенең йомшак чәчләреннән сыйпады.

– Җибәрде, әнә бит сиңа бер чана чыбык.

Айзидә тәрәзәгә борылып карамый гына йорт ягына ымлады, ә үзе абыйсы итәгендә утырган килеш ризык тулы өстәлгә карашын күчерде.

– Шул гомер йөрмәсәң? Тагын агач төбендә җырлап утыргансыңдыр инде? Җырларга дисәң, дөньясын оныта тәмам. Берәр бүре ашап китмәсен тагын үзеңне?

Бәгыре каткан ана, Айзидәне бүген генә түгел, башка вакытта да, бик ачуланасы килгәндә дә чынлап ачуланмады. Башка балаларына эләкте. Айзидә белән андый телдә сөйләшә алмады.

– Бүреләр миңа тимиләр ич алар, әни. Мин алар белән күптән дуслашып беттем инде. Агач арасына качып, җырлаганны тыңлап торалар да китәләр.

Гөлҗамал кулын гына селтәде.

– Менә күрдеңме? Моны ничек берүзен генә җибәрәсең шәһәргә?

Әнисенең авызыннан уку сүзен ишетүгә, Айзидәнең иңнәренә канат үсеп чыктымыни!

– Укырга?! Ур-ра! Ур-ра!

Айзидә өстәл тирәли такмаклап биеп әйләнергә кереште.

– Әйе. Укырга. Техникумга.

Айзидәнең әлеге хәбәргә шатланып чабып йөрүен Дәүләтҗан үзенчә фаразлады – авыр эштән, авылның караңгы тормышыннан, әнисенең усаллыгыннан туйган икән бу бала, дип уйлады.

– Ә кем булачакмын мин, укыганнан соң?

Айзидә, биюеннән туктап, абыйсының учларына кечкенә, әмма тупаслана башлаган кулларын салды.

– Укытучы.

– Укытучы?

Кыз аптырап калды.

– Мин укытучымы? Абый, әйдә, мин җырчы гына булыйм. Аның җырчы булырга теләгәнен барысы да белә бит, нинди юк сүз сөйләп торалар соң болар?!

Айзидә, шикле карашын башта абыйсына, аннары сәкедә кулларын итәгенә куеп, аптыраудан бераз таралып утырган анасына күчерде?

– Башта укып чык әле, һөнәр ал. Аннары карарсың үзең.

Анасы янында сүз көрәштерергә ярамаганлыгын яхшы белә иде кыз. Шуңа, әйтелгәнне төзәтүче кеше булмаганга, эшнең инде хәл ителгәнлеген аңлап, башын иде.

– Дәүләтҗан абыем, анда укысам, мин җырчы да була аламмы соң, соңыннан? – дип кенә пышылдады, абыйсын кочаклап.

Дәүләтҗан, җавап итеп, аның чәчләреннән сыйпады. Анасының теш кысып, этә-төртә барган тормышында андый хыялларның булуы гайре табигый иде.

 

Ничек кенә яратырга тырышса да, иренә күңелендә туган кара нәфрәт аркасында балаларын ана җылысына туендыра алмады Гөлҗамал. Тырышты тырышуын, ләкин... Улларының йөзендә ул һаман иренең сөймәгән шәүләсен, хәрәкәтләрендә аның ямьсез рәвешен күрде. Ире Шәрифҗан, унсигезе дә тулмаган Гөлҗамалны, яратмаган, риза булмаган килеш, урлап өйләнде. Яши алмаганга атасы йортына качып кайтып киткән кызны ул, ат койрыгына тагып сөйрәтеп, кире алып кайтты. Шуңа, аның белән ястык бүлешкән һәр төнен, ризык бүлешкән һәр көнен каргады хатын. Гомер итеп, иренә исеме белән дә эндәшкәне булмады. Рәнҗешле күз яшенә коенып, үзләрен көтмәгән, салкын, ана сөюеннән мәхрүм яшәешкә дучар ителде балалары. Ире, сугыштан соң озак та тормый, фанилыктан китеп барды. Гөлҗамал, балалары белән якты дөнья уртасында берүзе торып калды. Чамасыз усал, кырыс иткән иде аны ачы язмышы. Табигате белән бер-берсенә тарткан бала һәм ана арасында һәрвакыт, алар берничек тә гафу итә дә, кичерә дә, алып ата да алмаган салкын бушлык торды. Ни генә кылса да, бизмәннең икенче ягында һаман ире булды. Гөлҗамал, балаларына булган бурычын сөтләтә, майлата кайтарырга тырышты. Бар көчен салып, беркемнең дә ай-ваена карамыйча укытырга, белем бирергә, кеше итәргә омтылды. Олы улы укып чыгып эшкә урнашты, үз тормышын корды. Эшләгәне гаиләсенә җиткәнгә шатланып, Гөлҗамал алардан бернинди ярдәм көтмәде, тормышларына да катышмады. Олы кызы да Уфада эшкә урнашып, үз көнен үзе күрә. Инде менә Дәүләтҗаны укуын тәмамлады. Хатын шушыларга риза.

Барлык балалары арасыннан Гөлҗамал Айзидәне генә якын итте. Аның өчен йөрәге башка бер вакытта да, бер баласы өчен дә көймәгән кебек көйде. Кыз бала бер китсә, кире кайтмый, дип, булдыра алган кадәр янында озаграк тотарга, тормышының шушы бердәнбер яктылыгына ябышып көннәрен, сәгатьләрен һаман сузарга, торган саен аның җитлегә баруы фактына мөмкин кадәр игътибар итмәскә тырышты.

Ләкин вакыт үзенекен итте. Әнә, Дәүләтҗаны бер кулына чемодан, икенчесе белән Айзидәне җитәкләп капкадан чыгып та баскан. Айзидәсе яшь аралаш елмаеп аңа туктаусыз кул болгый. Бу хәлләрне төшендә күргәндәй хис итте Гөлҗамал. Өнендә булса, чыдамас иде кебек. Әйтерсең, аның йөрәгеннән тамыры белән бөтен яшәешенең мәгънәсен, ямен йолкып алдылар да, капканы ачып, җилгә аттылар.

 

"КУ" 12,2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: