Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Зилзиләдән соң (хикәя)

Нишләргә? Менә хәзер ул нишләргә тиеш?! Боларны резин күсәкләр белән генә куып тарату мөмкин түгел. Болар үзләре сине, сугышчыларың-ниең белән, бөтереп алачак. Үзенә төбәлгән автомат көпшәсен күрүгә, адәм баласы икеләнеп кала, ихтыяры какшый. Затвор тавышыннан аяк буыннары тотрыксызланып, күңелен шом баса...

1

Тукталышта Сөббух күренми иде.

«Тагын соңга кала! Әйткән җиргә вакытында килсә, Сөббух буламыни ул?! Хатыны кочагыннан чыгалмый ятадыр әле!.. Өйләнүенә икенче ел китте, һаман ширбәт аендагыдай кыланалар! Һ-и-и, әйтер идем!..»

Раббаниның дустына әйтәсе тәнкыйть сүзләре әле бер олау иде – чаттан, җиңел-җитез атлап, Сөббух күренде.

Куллар кысышып, кыскача гына хәл-әхвәл сораштылар.

– Соңга калып йөрисең, – дип, ризасызлыгын белдерде Раббани.

– Мин вакытында йөрим, дустым, – диде тегесе, сәгатенә күз ташлап. – Син иртәләгәнсең.

Сүзсез калдылар. Бу җаваплы мероприятие («чара» дип кенә әйтәсе килми) алдыннан юк-бар сүзгә вакыт юк иде.

Автобусны көтеп алдылар. Кереп утырдылар. Кондуктор: «Молодые люди, заплатите за проезд!» – диде. Раббани кондукторның кулына ике кешелек чакыру билеты тоттырды. Кондукторның күңеле булды, бүтән бәйләнмәде. Соңгы тукталыштан соң ике чакрым җәяү барасы. Җәмгысе буладыр – егерме чакрым. Бәлки, чак кына артыграктыр.

Автобустан төшкәч тә сизелде: шәһәрдә җылырак булган икән, ачык кырда салкын иде. Җитмәсә, үч иткәндәй, җил каршы исә.

– Халык җыелган микән инде? – диде Раббани.

– Җыелмыйча! Шту син! – дип кабынып китте Сөббух. Ул оптимист иде.

– Җилләп тора бит, – диде пессимист Раббани.

– Йөгердекме? Соңга калмыйк тагын! – дип җилкенде озын дистанциягә йөгерү буенча икенче разрядлы Сөббух.

– Салмак кына атласак та, вакытында барып җитәбез, – диде, спортзалга керсә, тимер-томыр күтәреп мәш килергә яратучы Раббани.

Үзәк нефтьүткәргечкә кадәр ике чакрым юл. Яшь кеше өчен арамыни ул?! Җиңелҗитез атлап киттеләр. Көне салкынчарак булса да, җилләбрәк торса да – кояшлы. Болай да күтәренке кәефләр күкнең җиденче катына ашты. Ничек ашмасын?!

Дөнья матур! Дөнья киң! Каршыларында, ап-ак дала кояш нурларында балкып, җәйрәп ята. Юл читендә ап-ак бәскә төренгән шайтан таякларына кадәр күзне иркәли. Дөнья гел ак төсләрдән генә тора! Галәмнең үзәгендә – син! Күкрәктә көч ташый! Уйлар чиксез биеклеккә омтыла! Син – хөр күңелле табигать баласы!

– Бу мероприятиедән читтә калмый дөрес эшләдек, иеме, Раббани дустым? – диде Сөббух, хискә бирелеп.

– Сүз дә юк! – диде Раббани дусты, ике уйларга урын калдырмыйча.

– Уйлап карасаң, ис-акылың китәрлек бит! Менә шушы җирдән күпме нефть тапканнар!

Моңарчы бу хакта уйлаганы юк иде, Сөббух, шаккатып, хәтта барган җиреннән туктап калды. Шулай да, фикерен йомгаклый алды:

– Галәмәт! – диде.

– Өч миллиард тонна! – диде Раббани, дустының «галәмәт» сүзенә ачыклык кертеп.

Сөббух һаман гаҗәпләнде:

– Илле ел буена суыртканнар да суыртканнар! Ничек бетмидер ул?! Нефть диңгезе өстендә утырабыз икән! – Беренче нефть фонтаны 1943 елда Шөгердә бәргән! – диде Шөгер егете Раббани.

– Елына 100 миллион тонна нефть тапкан заманнар булган! – Сөббухның тагын нидер әйтәсе килгән иде, нык дулкынланудан фикер җебен чуалтты.

– Угу! – дип, мәче башлы ябалакка охшатыбрак ухылдап куйды Раббани.

– Себердә әле нефть тапмыйлар. Төптәнрәк уйлап карасаң, Татарстан нефте ул заманда ил бюджетының арка терәге булган бит! – диде Сөббух, фикер җебен тәртипкә салып.

– Себер нефтен үзләштерүдә дә безнекеләр башлап йөргән инде, – диде Раббани. – Әле дә йөриләр, вахта ысулы белән. Ярты Себердә татар-башкорт анда!

– Юк, син әйт: бүгенге көндә дөньяның кайсы иле Татарстан белән бил алыша ала?! Бармы андый ил?! – дип, ярты сүздә дустын бүлдерде Сөббух.

– Кувейт «отдыхает!» – диде Раббани, ни өчендер русчалап.

– Сөгуд Гарәбстаны «ял итә»! – диде Сөббух.

Тагын берничә илне элеп алып, селтәп ташладылар – Татарстан гел беренче урында калды.

– Шул байлыкның күпмесе генә үзебездә калган һәм кала бирә? – Сөббух кыза башлады. Аның кайчак кызып китә торган начар гадәте бар иде.

– Пүчтәк, – дип гүләде Раббани.

– Дөресме бу?! – Бәхәскә урын юк, сорау кабыргасы белән куелды.

– Хы! – диде Раббани, шушы ике авазда үзенең чиктән тыш ризасызлыгын белдереп.

– Бу мероприятиедән читтә калмый дөрес эшләдек, – дип кабатлады Сөббух нык итеп. Раббани җавап бирмәде. Раббани җырлап җибәрде.

Ком бураны, ком бураны,

Оренбурның урамы;

Илдә көрәш барган чакта

Өйдә торып буламы?

Әлбәттә, кар баскан бу далада ком бураны юк, булуы мөмкин дә түгел, әмма җырның рухи халәткә туры килеп торуын әйт син!

Менә шушы урында хөрмәтле укучымны геройларыбыз белән тулырак таныштырып китү кирәктер.

Раббани белән Сөббух – аерылмас дуслар, Әлмәт театрының яшь һәм өметле артистлары. Икесе дә Казан театр училищесын тәмамлап эшкә килделәр. Озакка сузмый өйләнеп җибәрделәр. Матур гына, күркәм генә итеп яшиләр. Икесе дә, баш-аяк белән дигәндәй, иҗатка чумдылар. Шуннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?! Әмма, тормыш булгач, гел чумып кына яшәп тә булмый, калкып чыксалар – дөнья кайный! Баш күтәрми эшләүдән гайрене белмәгән татар аяк терәп мөстәкыйльлек даулый, Мәскәү – Татарстан арасында килешү төзелеп ята икән.

Шул уңайдан, кичә шәһәрдә митинг булды, сәнгать халыктан аерылмаска тиеш! Бу фикерне театр училищесында сеңдергәннәр иде. Ике дус митингка барды. Сөббух чыгыш ясарга да кыҗрап караган иде дә – чират җитмәде. Сөйләүчеләр болай да күп булып чыкты.

Митинг бертавыштан резолюция кабул итте: раз без мөстәкыйль дәүләт икәнбез, раз Мәскәү белән ике арада килешү бар икән – рәхим итегез, килешү нигезендә нефтьне баррелен фәлән тәңкәдән сатып алыгыз! Ә без бәяне куя белербез! Әйтеп-әйтеп тә, безнең сүзне колагыгызга элмисез икән – иртәгәдән краннарны ябабыз да куябыз!

Сөббух кичә бер нәрсәне аңлады: әлбәттә, митингта зәһәреңне чәчеп, эчеңне бушату да кирәк шөгыль – моның өчен сине атмыйлар да, асмыйлар да... Үзеңнең дә кәефең күтәрелеп китә: галәмәт зур эш кыргандай, өеңә кайтасың, сөтле чәеңне эчеп, кухняда тагын бер дулап аласың... Сүз сөйләүчеләр күп, реаль эш кирәк. Менә нәрсә җитми дөньяда! Сөббух бу фикерен дустына да әйтте. Раббани хуплады.

Һәм менә алар, кояш белән бергә торып, ашкынып-җилкенеп, үзәк нефтьүткәргечкә баралар.

– Кранны үзем ябам! – дип кыҗрады Сөббух.

– Мин дә булышырмын инде, – диде Раббани, дустының чандыр гәүдәсенә күз ташлап.

– Ярый, булышырсың, – дип, олы җанлылык күрсәтте Сөббух.

Нефтьүткәргеч күренде.

– Хал-ы-ы-к! – диде Раббани, куанып.

– Сабан туендагы кебек! – дип, дустының сүзенә куәт өстәде Сөббух.

Кызыл кирпечтән салынган бина янында йөзгә якын кеше җыелган иде. «Кеше азрак җыелган түгелме соң?» дип, дусларның кәефен төшермик, күп кенә авылларда йөз кеше җыелып та бик күркәм, бик матур итеп Сабан туйларын бәйрәм итәләр ич!..

– О-о, артистлар килгән!

– Әйдәгез, егетләр, түрдән узыгыз!

– Сәнгать безнең белән!

– Болай булгач, эш пешә!

Килеп кулларын кыстылар. Шап-шоп итеп иңбашларына суккаладылар. «Туңмадыгызмы әле?» – дип сораган булдылар. Сүз дә юк, дулкынландыргыч мизгелләр!.. Халык аларны таный, халык аларны белә икән. Менә шуннан соң «әлмәтлеләр театр яратмый» дип әйтеп кара син! Нурислам хәзрәт тә монда икән. Хәзрәт белән үзләре барып күреште.

Краннарны инде япканнар, Сөббухка эш калмаган булып чыкты. Сөббухның моңа бераз кәефе кырылды, әмма озакка түгел.

Вакыйгалар аны тиз арада үз эченә бөтереп алды. Алтабан нишлибез? Сүз шул хакта бара икән. Фикерләр уртак: ахыргача торырга! Кемдер: «Отступать некуда! За нами Москва!» – дип кычкырды. Аны: «За нами Әлмәт!» – дип төзәттеләр.

Көне кояшлы булса да, кыш үзенекен итә: битләрне чеметтереп, җылы куртка эченә керергә чамалый иде. Аяклар да җир салкынын сизә башлады. Берничә җирдә учак ягып җибәрделәр. Берәү дә буш кул белән килмәгән: кемдер чәй, кофе кайнатып алды. Чыбык очына элеп утта кыздырылган сосиска, тавык ботларыннан тирә-юньгә тәмле ис таралды. Дөньялар ямьләнеп, күңелләр хушланып китте. Бер абзый, тальянын алып, «Сарман» көен уйнап җибәрде. Кемдер, тальянга кушылып, җыр башлады... Сөббухның янә чак кына кәефе кырылды: татар татарлыгын итә шул. Шундый җаваплы көндә авыз күтәреп «Сарман»ны җырлап тормасалар соң! Хәер, бераздан тынычланды. Булсын!.. «Сарман»ы да булсын!..

Ул арада автобус күренде, юлдан төшеп, ачык кырда чайкала-чайкала, җыелган халыкка таба килә башлады. Тальян, адашкан каз бәбкәсенә охшатып, соңгы нотаны алды да тынды... Егерме-егерме биш адым кала автобус туктады. Ишек ачылды. Автобустан зәңгәр курткалы, аркасына «Татнефть» дип язылган урта яшьләрдәге ир-ат; кыш булуга карамастан, башына текә түбәле фуражка кигән офицер төштеләр. Офицер каты тавыш белән боерды:

– Выходи, стройся!

Автобустан, кыска көпшәле автоматын җилкәсенә аскан, күзгә ят, чуар киемле ОМОН сугышчысы сикереп төште. Җайсызрак сикерде ахры, авыртудан йөзен чытып сүгенеп куйды.

– Чү, балам, ипләбрәк! – диде Сөббух янәшәсендә басып торган карт.

Егет, аксаклап булса да, сафка басты. Аның артыннан башкалар коелышты.

– Йә, нәрсә карап торасың? Кранны ач! – дип боерды офицер зәңгәр курткалы ир-атка. Ир-ат, кыюсыз гына, нефтьүткәргечкә таба китте.

Моңарчы боларны кино карагандай тамаша кылган халык кузгалышып куйды. Кара бөдрә чәчләрен һәм мыегын ап-ак бәс сарган егет, зәңгәр курткалының юлына аркылы төште.

– Син кая, агай-эне? – дип сорады егет.

– Ничек кая? Кранны ачарга, – диде зәңгәр курткалы, кыюсыз гына.

– Йөрмә! – диде егет, нык итеп.

– Мәҗбүр итәләр бит, – диде зәңгәр курткалы.

Сүзгә бүтәннәр кушылды:

– Кем рөхсәт итте?

– Ачмыйсың!

– Син, агай-эне, бу тирәдә чуалма! – диделәр.

– Мин кушканны үтәүче генә... Кызмагыз әле сез, – диде зәңгәр курткалы.

Аңа бүтән игътибар итүче булмады. Зәңгәр курткалы, бераз таптанып торганнан соң, борылып, офицер янына китте. Офицер саф алдына чыкты. Һәр сүзен чатнатып әйткән каты тавышы салкын һаваны ярды:

– Граждане! Самовольно закрыть краны в нефтепроводе – это диверсия! Диверсия, понимаете?! Виновные будут отвечать перед законом! А сейчас, расходитесь по домам!

Моңарчы таралыбрак йөргән кешеләр бер тирәгәрәк туплана төште. Офицер сөйләп бетерүгә, усал сүзләр ишетелде:

– Куркытма!

– Куркытылган инде без!

– Кранны ачмыйбыз – и всё!

– Ычкыныгыз моннан!

– Юлыгызга ак җәймә!

– Таптылар савым сыерын!

– Үзебез кайчан кешечә яши башлыйбыз?!

– Без хәзер мөстәкыйль дәүләт!

– Һәм шулай булып калачакбыз да!

Кемдер ачы итеп сызгырып җибәрде. Офицерның чырае бозылды. Власть белән килешенмәгән митингны куып тарату, сугышкан яшьләрне тукмап ташлау берни түгел. Монда хәлләр икенчерәк булырга охшаган... Болар сүз сөйләп кенә калмаган, болар сүздән эшкә күчкән – краннарны ябып куйганнар! Ә бу – диверсия! Кешеләрнең куркып калмавы офицерның ачуын кабартты. «Раз диверсия, нужно действовать как в Чечне!» – дип ярсып уйлады ул. Күкрәгенә салкын һава алып, янә бер кычкырды:

– Расходитесь по домам!

Төркем туктаусыз хәрәкәт итә иде: артта басып калганнар алгарак үтәргә тырышты, тегеләре исә артта калу белән ризалашмый янә алга үттеләр... Ике ара котылгысыз рәвештә якыная барды... Йөрәккә шом салып, аяк астында кар шыгырдады... Офицер аркасына салкын тир бәреп чыгуын сизде. Нишләргә? Менә хәзер ул нишләргә тиеш?! Боларны резин күсәкләр белән генә куып тарату мөмкин түгел. Болар үзләре сине, сугышчыларың-ниең белән, бөтереп алачак. Бик күбесе гәүдәле, таза-таза ир-атлар. Бу аңлашыла да: нефть эше – җелегеңне суыра торган авыр эш. Сыек буынлылар монда эшли алмый. Нәрсә белә соң ул бу кешеләр турында? Түрә кабинетында чакта ул гел сораштырды: кемнәр каршысына барачагын ул белергә тиеш иде. Түрә тынычландырды: «Да ты не беспокойся, подполковник. Уголовников среди них нет. Там в основном нефтяники. Вполне законопослушные граждане...»

Соңгы җөмләсен төзәтте: «Были законопослушными гражданами». Чыгып киткәндә, кисәтүне кирәк тапты: «Ты смотри там, дров не наломай!»

Әйе, түрә хаклыдыр. Тик менә шушы секундта ул нишләргә тиеш? Киңәш сорап югарыга шалтыратыргамы? Ни мәгънә?! Җавабын алдан ук белә: «Действуйте по сложившейся ситуации!» – диячәкләр. Һәркем җаваплылыктан кача шул. Кан коелса?! Гаеплене эзли башлаячаклар. Әлбәттә, ул, гаепле булып калачак.

Шулай да, кан коелса?!

– Готовься!

Отряд, бер кеше булып, автоматларын иңбашларына терәде. Яшен чытырдавыдай затворлар чыкылдап алды.

Ул бары тик аларны куркытырга теләде.

Үзенә төбәлгән автомат көпшәсен күрүгә, адәм баласы икеләнеп кала, ихтыяры какшый. Затвор тавышыннан аяк буыннары тотрыксызланып, күңелен шом баса. Ә йөрәгенә курку оялаган кеше белән эш йөртү күпкә җиңел.

Төркем өстеннән өермә узгандай булды. Әмма кешеләр тере, усал карашларын аңа текәп, баскан урыннарында калдылар. Киеренке тынлык урнашты.

Кинәт бу тынлыкны автомат тырылдавы бозды. Пулялар, үлем эзләп, кешеләрнең баш очыннан бушлыкка очып үтте...

Әйе, автобустан беренче сикереп төшкән сугышчы атты. Ул бик җайсыз сикергән иде. Тубык турысыннан үтереп аягы сызлый башлады. Ул моңарчы түзде. Тешен кысып булса да түзде. Ахырда бу каршы тору аңа гомер буе бетмәс кебек тоелды. «Баш очларыннан «чират» бирсәң – сарыклар кебек куркып качачаклар! Ә җиңүчене хөкем итмиләр!» Шушы уй аңа тынгылык бирмәде. Тора-бара ышанычка әйләнде. Түземлеге төкәнгәч, автоматын чак күтәрә төшеп, тәтегә басты...

Ату тавышы кешеләрне ярсытып кына җибәрде. Кешеләр кычкыра башлады. Кайчандыр аларның ерак бабалары өчен изге булып та, хәзер кимсетелүгә дучар ителгән сүзләр, җан авазы булып, тышка – менә шушы кар баскан киң далага бәреп чыкты.

Моңарчы каршы торуны тыныч юл белән хәл итү мөмкин кебек иде. Ату тавышы соңгы өметне сүндерде. Офицер, чарасызлыктан, ачы итеп сүгенде.

Зиһенен хәвефле уй телеп узды: «бәрелеш котылгысызмы?!» Чигәсендә кан тамыры сулкылдап типте: котылгысыз... котылгысыз... Кулы, каударланып, кобурасын капшады, пистолетының кытыршы сабын кысты. Корал ышаныч уятты. «Сволочи! Меня так просто не возьмёте!» – дип уйлады.

Көтмәгәндә аның күзе Нурислам хәзрәткә төште. Хәзрәт бу хәлләргә битараф кеше сыман, башын иеп, бер читтәрәк басып тора иде.

– Эй, мулла, подойди сюда! – дип кычкырды офицер. Эчке бер тоемлау белән, ул халыкны тынычландырса бары тик мулла гына тынычландыра алачагына төшенде. Хәзрәт, шулкадәр тупас эндәшүгә гаҗәпсенеп, аңа күтәрелеп карады. Шулай да килде.

– Успокой народ, мулла! Успокой народ! Иначе!.. Никому от этого лучше не будет! Ну?!

Җәя керешедәй киерелгән, моңарчы офицерның күңелен нык тоткан кыл шартлап өзелде... Соңгы өметен җуярга теләмичә, ул хәзрәтнең изүенә ябышты, инәлеп гыжлады: «Прошу тебя!..»

Хәзрәт тыныч кына аның кулларын изүеннән алды. Мулла гына димәссең, кулы каты, көчле иде. Халыкка борылып: «Җәмәгать!» – дип эндәште...

Ату тавышы безнең геройларыбызга ничек тәэсир итте соң?

Ату тавышын ишетүгә, икесе дә җиргә чүкте. Раббани үзен кулга тиз алды. «Слушай мою команду! Короткими перебежками вперёд!» – дип кычкырды ул, урыныннан купкан күзләре белән Сөббухка карап. «Короткими перебежками» дигәне, сикереп торып, 20-25 адым бик каты йөгерәсе дә тагын җиргә капланасы икән. Берничә тапкыр шулай эшләделәр. Раббани армиядә булып кайткан егет шул, эш тәртибен белә. Ерагая төшкәч, җиргә капланмый гына элдерттеләр. Гаҗәеп дәрәҗәдә тиз һәм җиңел йөгерелә иде.

Тукталыш күренде. Автобус юк иде.

– Әллә килә, әллә юк! – дип кычкырып узды Раббани.

– Куып җитсә, утыртыр әле! – дип, кул селтәп үтте Сөббух. Йөгерү буенча разряды булмаса да, Раббани дустын әллә никадәр артта калдырды. Йөгерү рәвеше бик сәер: тигез генә юыртып барган җиреннән, башын кырыйга ташлый да, чыгымчы ат шикелле арт санын сикертеп-сикертеп чабарга тотына – һич куып җитәрмен димә. Үзе исә, чын спортчыларча, тигез сулап, көчен бик сарыф итмәскә тырышып йөгерде.

Шәһәргә кергәндә, өйләрдә ут ала башлаганнар иде. Урамда кешеләр: кемдер эштән кайта, кайсы кибеткә бара, кышкы матур кичтә саф һава суларга чыгучылар да юк түгел. Әнә, көлешә-көлешә кызлар үтеп китте. Ничек?! Тормыш һаман үз агымы белән агамы?! Дөньяда бернинди дә үзгәреш булмадымыни?! Булды бит! Булды! Дөнья элеккечә түгел! Дөнья үзгәрде!..

Көлешә-көлешә үтеп киткән кызлар сәбәпче булдымы, дуслар азмы-күпме тынычлана төште. Сөббух бүреген салды – башыннан пар бөркелде. Раббани куртка төймәләрен ычкындырды – шул ук хәл.

– Шәһәргә кадәр бертуктамый йөгереп кайттыкмыни без? – диде Сөббух, шаккатып. – Марафон дистанциясе бит бу!

– Полумарафон, – диде төгәллек яратучы Раббани.

Бу халәттә өйгә, сөекле хатыннар янына кайтып булмый иде. Сораштырып теңкәгә тиячәкләр. Әүвәл тынычланырга, фикерләрне тупларга кирәк иде.

– Бүген театрда Фоат абый дежур тора, – диде Сөббух.

– Мужик хәлен мужик аңлар. Киттек! – диде Раббани.

Кесәләрне кармалап, бер акбашлык җыйдылар. Бүген ансыз булмый иде. Беренчедән, тынычланырга кирәк; икенчедән, хатынның бетмәс-төкәнмәс сорауларыннан котыласың. Аракы исен сизүгә хатын: «Тагын кайда эчеп йөрдең, хайван?» – дип, бер генә сорау бирәчәк. Калган сораулар үзләреннәнүзләре төшеп калачак.

«Мужик хәлен мужик аңлады» – театрдан соң гына чыктылар. Кәефләр дә күтәрелеп киткән кебек булды.

– Бер пуля минем колак төбеннән генә сызгырып узды! – диде Сөббух мактанган сыман. –

Шул тирәләрне тагын бер әйләнеп кайтырмын! – диде Раббани, кыдрачланып.

– Йөрмә! – диде Сөббух нык итеп.

Сүзсез калдылар.

– Ни булып беткәндер анда? – диде Сөббух, ирексездән көрсенеп.

– Бүтән атмадылар бугай... Юк, атмадылар...Точно! – диде Раббани.

– Артка да борылып карамадык бит, – диде Сөббух, һаман ышанып җитмичә.

Куллар кысышмый гына аерылыштылар. Икесе дә сәер халәт кичерә: үзләрен яу кырын ташлап киткән солдатлар кебек хис итәләр иде...

...Бу гадәттән тыш вакыйга ничек булып бетте соң?

«Җәмәгать!» – дип кабатлады Нурислам хәзрәт. Башын күтәреп, кешеләргә карады. Сабыр гына шау-шуның басыла төшкәнен көтте.

Хәзрәтнең тавышы көчле түгел, әмма күңелгә үтеп керә иде. Берәү дә хәзрәтне бүлдерергә кыймады. Ул сөйләде дә сөйләде. «Сабырлык, тагын бер кат сабыр итү кирәк, җәмәгать!» – диде. Сабырлыкның адәм баласын бизи торган күркәм сыйфат икәнен кат-кат искәртеп, хәдисләрдән өзекләр китерде.

– Әйтер сүзең беттеме, хәзрәт?! – ачулы ир-ат тавышы даланы сискәндерде. Ул арада тавыш иясе үзе – якасын утыртып кыска тун кигән, имән кискәседәй нык бәдәнле ир-ат, урыныннан кубып, Нурислам хәзрәт янына килде.

– Әйтер сүзең беттеме, хәзрәт? – дип кабатлады ул.

– Сабыр иткән булсаң, әле сүзем бар иде, – диде хәзрәт, тыныч кына.

– Синең динең сабыр итәргә генә өйрәтә! – диде ир-ат.

– Ул синең динең дә!.. – диде хәзрәт, ачулана төшеп.

– Ул буйсынырга гына өйрәтә! – диде ир-ат, сүзен бирергә теләмичә.

– Бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә!.. – диде Нурислам хәзрәт, нык итеп.

Сүзсез калдылар.

– Таралышыйк, дисеңме, хәзрәт? – диде ир-ат, киңәш сорагандай.

– Әйе. – Нурислам хәзрәт, башын иеп, янә үз уйларына чумды.

Кешеләр таралыша башлады. Башлар иелде. Иңбашларга авыр йөк ятты. Аяк астында, ак кар булып, өметләр тапталды. Юк икән бу дөньяда гаделлек! Рәнҗү хисе, ризасызлык тойгысы, ачуташ булып, күңел төпкеленә төшеп ятты.

Зәңгәр курткалы барып краннарны ачты. ОМОН автобуска төялеп китеп барды. Кышкы көн кыска: караңгы төште.

Кешеләр киттеләр... Далада сүнеп баручы учаклар калды. Учаклар, җил исеп куйганда, утлы күмерләрен җемелдәтеп, янә дөрләп янып китәргә талпыналар кебек иде.

Учаклар сүнүгә, күктә йолдызлар кабынды...

II

Олы юлдан кар бураны туздырып чапкан җиңел машина борылышка җитәрәк туктады. Машинадан спай гына гәүдәле, җитү чәчләренә мул булып  чал төшкән ир-ат чыкты.

Далада җәяүле буран себерә, салкын иде.

Ир-ат, җиленә-салкынына игътибар итми, басып торуында булды. Карашы  халык телендә «качалка»лар дип йөртелгән нефть суырту җайланмаларына  юнәлгән иде аның. «Ничә еллар буе көне-төне эшләп торалар. Бер дә ватылмыйлар  микәнни соң? – дип уйлады. Уеның самимилегенә үзе үк көлемсерәп куйды. – Нәкъ минем халкым кебек». Чагыштыру көтмәгәндә килде.

«Нәкъ минем халкым кебек!» – дип кабатлады ир-ат.

Нигә килде ул монда? Үзе дә аңлап бетермәгән нинди сәер теләк тартып  китерде аны бу салкын, буш далага?

Тукта... Ашыкма... Уйларыңны тәртипкә сал.

Шәһәр Татарстанда кара алтын чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм  итәргә җыена. Зурдан кубып тотындылар. Олуг юбилей шаукымы театрны да  читләтеп узмады: менә аңа бик тә мәртәбәле исем – «Халык артисты» исеме бирелде. Нигә яшереп торырга, көтә иде ул халык артисты булуын, чак кына каушап, дулкынланып көтә иде.

Шулай да... нигә япа-ялгыз дала уртасында басып тора соң әле ул? Менә дивана  баш! Ник килгәнеңне үзең дә белми аптырап тор инде!.. Юк, белә... Әй, искән җилдәй үтә дә китә гомер дигәнең... Ул вакыйгага да чирек гасыр гомер узган диген...

Кисәк кенә күз алдына, аермачык булып, аларның салкында кызарган усал (әмма явыз түгел!) йөзләре килде; колагында турыдан бәреп, кистереп әйткән  сүзләре яңгырагандай булды.

Хәтер, бер дә карышмыйча, башын аска иеп, үз уйларына чумган Нурислам  хәзрәтне, автобустан җайсыз сикереп, аягын авырттырган ОМОН сугышчысын  кызганып: «Чү, балам, ипләп!» – дип әйтеп куйган ак сакаллы картны, аның кулын шытырдатып кысып (кул атна-ун көн авыртып йөрде): «Сәнгать безнең белән! Болай булгач, эш пешә!» – дип, балаларча куанган пәһлеван гәүдәле егетне күз алдына китереп бастырды... Күзаллау шулкадәр көчле иде, ир-ат хәтта сискәнеп куйды.

Шулай да...Кайсы сорау җанына тынгылык бирми соң аның?

Юк, ул артист язмышына зарлана алмый. Ул уйнаган рольләр, саный китсәң, йөзгә туладыр. Ниһаять, бу мәртәбәле исем...

Нинди образлар иҗат итте соң ул? Әлбәттә, төрлесе булды. Ә менә АЛАР – күкрәкләренә мылтык төбәгәндә дә кыйбласын ачык белдереп, сүзен кистереп әйтә алган куш йөрәкле КЕШЕЛӘР булдымы аның геройлары арасында?!

«Юк» диясе килми иде...

Хөрмәтле укучы бу чал чәчле ир-атның безнең күптәнге танышыбыз: ул  чакта яшь артист, хәзер Татарстан Республикасының халык артисты Сөббух  Биккол икәнен, шәт, аңлагандыр.

Икенче танышыбыз кайда соң? Раббани Максудов бизнеска китте. Сүз уңаеннан  әйтеп узыйк: эше гөрләп бара. Тик менә вакыт ягы... Сезнең белән тагын бер  очраштырасым килгән иде дә... ярый соң, үпкәләмик. Ике дус күрешеп торалармы? Әлбәттә, күрешеп торалар. Кунакка да йөрешәләр. Раббани кунакка килсә, яшь чакларын, үзе уйнаган рольләрне сагынып искә ала. Күзләрендә – сагыш...

Сөббух кунакта булса: «Их, бу дөньяларда Раббани кебек бай яшәсәң иде  ул!» – дип, дустының тормышына көнләшеп кайта. Әлбәттә, ак көнләшү белән.  Дуслар ич... Шулай да, сәер бу дөнья!..

Ябалак-ябалак кар төшә башлады. Җилгә шул гына кирәк тә, кар бөртекләрен  бөтереп алып, алар белән әйлән-бәйлән уйнарга тотынды. Салкын, колакларны чеметтереп, аяк киеменең юкарак булуын сиздерде.

Машина эчендә җылы иде. Термосын алды. Зиләсе чәйне, нәкъ ул яратканча,  таман гына шикәрен салып, лимон белән ясаган иде. Чәй эчкәч, эченә җылы йөгерде. Салкынга инде чыгасы килми, ян тәрәзәне чак кына ачып, тәмәке кабызды. Янган шырпысына карап торды. Ут, бармакларын пешереп, соңгы тапкыр талпынып алды да сүнде. «Ул чакта соңгы талпыну булды микән?» – дип уйлады. Бу күңелсез уйны үзеннән тизрәк куасы килде...

Җил көчәйде. Буран күтәрелде. Болай юлда калуың да бар. Кузгалырга  вакыт. Зиләсе дә: «Бәлеш салам, озак йөрмә!» – дип әйтеп калды. Соңламаска  иде. Таба ризыгы мичтән төшүгә аеруча тәмле була.

Җиңел машина җай гына кузгалып китте дә, кызулый барып, ак кар пәрдәсендә югалды...

 

"КУ" 1, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев