Кыргыч (хикәя)

Егерме еллап нефтьче, аннары республика газетасының нефть төбәгендәге үз хәбәрчесе булган

Дамир Асыловның якты истәлегенә багышлана.


Нефтьче булырга язмаганмы инде бу авыл баласына?! Тагын шул колхоз камытын кияргә туры килерме икәнни? Хәер, бүген имтиханга барып өлгерә алмаса да, яңадан колхозга кайтмас инде кайтуын. Ни дисәң дә, кесәсендә паспорты бар. Авылда күпме кешенең хыялы бит ул паспорт, аны алу өчен нинди генә хәйләләргә бармыйлар, нинди генә юллар эзләп карамыйлар! Бер уйласаң, шаклар катарлык инде: дөньядагы иң ирекле илдә яшибез, дип лаф орабыз, бездә яшьләргә һәр тарафка юл ачык, дип мактанабыз. «Человек проходит как хозяин необъятной Родины своей», – дип җырлаган булабыз бит әле. Гизәрсең монда илне! Авылда тугансың икән, юлың бер генә, син авылда калырга, атаң-анаң бил бөккән шул колхозда гомерлеккә эшләргә тиеш. Кайбер егетләр армиядән соң авылга әйләнеп кайтмаска җаен таба табуын, анда да урман кисү, шахтада күмер чабу кебек авыр хезмәтләргә ялланып киткәндә генә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, институтларга укырга кергән бәхетлеләрне тота алмыйлар да бит. Тик Дамирга бу юллар насыйп булмады шул. Авылда җиде сыйныфны әйбәт кенә тәмамлаган иде дә, әмма алга таба укырга мөмкинлек юк, әтисе сугыштан кайтмый калган балага ундүрт яшьтән колхоз эшенә җигелергә туры килде. Армиягә дә ярамады. Болай чирле дә түгел үзе, бар эшне булдыра. Авылда аның кебек оста биюче юк. Өстәвенә, спектакльләрдә уйнап, авыл сәхнәсендә дан тоткан егет.
...Ничек итсә итте, Дамир авылдан ычкынырга җай тапты. Авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән булып, паспорт алу бәхетенә иреште. Аның максаты- хыялы әлеге дә баягы нефтьче булу иде. Озак уйлап тормады, Бөгелмәдәге нефтьчеләр әзерли торган училищега имтиханнар тапшырып укырга керде.
Уку вакытлары да кай арада артта калды. Бүген исә аның, имтихан тапшырып, күптән хыялланган таныклык аласы көне иде. Әмма нәкъ шушы көнгә көтү чираты туры килде. Сыерыңны көтүдә йөрткәч, көтүче булмый хәлең юк. Дамир болайрак исәп тоткан иде: төшкә кадәр көтүдә була, аннары, алмашчы килгәч, биш чакрымны йөгерә-чаба үтеп, район үзәгенә бара. Аннан инде, берәр машинага утырып, Бөгелмәгә китәргә, имтиханга ничек тә өлгерергә.
Алмашчысы да вакытында килде, юл уңаена бер машинага да эләгә алды. Шулай да соңга калды егет, ул училищега барып җитүгә имтиханнар тәмамланган иде. Имтихан алучылар Дамирны көтмәгәннәр түгел, байтак көткәннәр. Тик Дамир килмәс дип, документларын җыештырып, таралырга торалар иде. Әлбәттә, якты чырай белән каршы алмадылар. Соңга калучы белән сөйләшеп тә торырга ниятләре юк иде кебек. Шулай да ничектер миһербаннары килде тагын, өстәлгә имтихан билетларын таратып салдылар. Дамир билеттагы сорауларны карап чыгу белән җавап бирергә дә кереште. Соравы таныш иде, озак уйлап торасы түгел. Әмма алай җиңел генә котыла торган түгел икән; аны туктатып, билетта булмаган сорау бирделәр: «Скважина бораулаганда юдыргыч сыекчаның юлы турында сөйлә». Дамир, кара тактага сызым сызып, сөйли генә башлаган иде, теге абзый бүлдерде: «Сөйләп торма, сызык сызып кына күрсәт». Дамир өчен монысы инде иң җиңеле. Ни әйтсәң дә, урысчасы һаман да чамалы бит әле. Дамир тиз генә сызып күрсәткәч: «Бик яхшы, отлично!» – диде имтихан алучы. Шуннан соң гына егетнең эченә җылы керде, өстеннән тау төшкәндәй булды.
Таныклык алган яшь нефтьчеләрне төрле якларга җибәрделәр. Дамирга җай килде – үз районына кайтты. И сөенде егет! Әнисенең таянычы да бит әле ул, утынын-печәнен хәстәрләргә, малларын карашырга да кирәк.
Укуны тәмамлап кайткан яшьләрне идарә башлыгы янына алып керделәр. Ипле генә кеше икән, яшьләрнең һәркайсы белән аерым-аерым танышып чыкты. Аннары алда торган бурычларга күчте. Ә алар бик зурдан. Идарәнең яңа мәйданнар үзләштереп, аларны җиһазлау белән мәшгуль чоры бит. Бер операторны ике итәрдәй чак. Кесәдә насос-компрессор машинисты таныклыгы булса да, оператор булып эшләргә туры киләчәк икән. Хәер, училищеда алган белемнәр операторга да һич артык булмас. Дамир оператор эшенең нәрсә икәнен чамалый инде, андый һөнәр ияләре авылларында да байтак хәзер. Оператор заводта станок артында торып эшләүче түгел, ул – машинист, монтажчы, слесарь, җир казучы, йөк ташучы да.
Дамир эшкә тәгаенләнгән промыселның скважиналары үз авылыннан ерак түгел иде. Нефтьчеләр иртән автовокзал янына җыелалар. Шуннан, брезент бөркәвечле йөк машиналарына утырып эшкә китәләр. Болары Дамир өчен яңалык түгел, вахта машиналарын да, аларга төялеп йөрүчеләрне дә күргәне бар. Ә менә бүген шулар арасында ул үзе дә җир мае чыгарырга бара.
Тау астына урнашкан нефть җыю пунктындагы культбудкада мастердан наряд алгач, операторлар эш урыннарына таралыштылар. «Укып чыккан» һөнәр иясе булсаң да, башта бер тәҗрибәле эшчегә беркетәләр икән. Дамирны яше иллеләр чамасы бер урыс кешесенә иярткәннәр иде, шуның белән шактый атлагач, бер скважинага килеп җиттеләр. Мәйданчыкта ике зур тимер чан калкып тора, читтәрәк бер торба башында факел дөрли. «Нихәтле ягулык әрәм була, шуны нигә файдага тотмыйлар икән?» – дип уйлап йөри иде колхозда эшләгәндә. Училищеда аңлаттылар, факелда нефтькә ияреп чыга торган газ яна икән. Бергә җыеп, зарарлы катнашмалардан арындырсаң, бик файдалы буласы икән дә, тик әле аның кайгысы түгел. Тәүлеккә берничәшәр йөз тонна нефть бирә торган скважиналар бар, шуларны туктатмый эшләтү зарур, ил шуны көтә. Ә газ җыю өчен үзенә аерым система кирәк, еллар узу белән анысы да булыр, диләр.
Нефтьнең үзендә дә һич кирәге булмаган, эшне кыенлаштыра торган катнашмалар бар икән. Шулардан иң мәшәкатьлесе парафин белән Дамирга беренче көнне үк чиләнергә туры килде. Ул нефть чыга торган торбаның стенасына сылана, чистартмый торсаң, берничә көндә торба тәмам тыгыла.
– Әлегә парафин утыруга каршы көрәшнең бердәнбер һәм ышанычлы ысулы – кыргыч төшерү, – дип аңлаттылар. Нефтьчеләр телендә – «скребок».
Дамирның остазы, төмсәрәк урыс агае, эшне шуннан башлады:
– Хәзер кыргыч төшерәбез, торбаны чистартып алырга кирәк.
Шул сүзләр белән ул катлы-катлы итеп нечкә корыч чыбык уралган чыгырны ычкындырып җибәрде. Кыргыч үз авырлыгы белән тирәнгә – мең ярым метр 
астарак яткан нефтьле катламга төшеп китте. Чыгырдагы корыч чыбыкны скважина күз алдында йотып бетерде.
– Хәзер кыргычны күтәрергә кирәк, бусы синең эш булыр. Әйдә, тырыш, тәҗрибә шулай килә. – Дамирга эш кушкач, остаз үзе скважина авызындагы сәндерәгә күтәрелде.
Без, авыл малайлары, әллә чыгыр әйләндермәгәнме, коедан су тартмаганмы, аның ни кыенлыгы булсын! Шул уй белән кыргычны тиз генә күтәрергә дип ярпачланган егет берничә әйләнештән үк тирләп чыкты. Бу бер чиләк су күтәрү генә түгел икән шул, корыч чыбыкның теге башына ике потлы гер асканнар диярсең. Салмак кылансаң да чамага туры килә. Чынлыкта ул кыргычның авырлыгы биш-алты килодан артмас. Төшкәндә очып кына төшә, менгән чакта канатлары җәелә дә парафин утырмасын кырып төшерә бара. Әле унлап тапкыр гына әйләндергәндер, ә барысы меңнән артык әйләндерәсе бар. Ансат түгел икән бу нефтьче эше, акчаны юкка гына бирмиләр икән монда. Әллә бу эшне башламас борын ташларгамы дигән икеле-микеле уйлар килсә дә, егет түзде тагын. Кыргычны күтәреп бетергәндә, тирдән бөтен киеме лычма булган иде...
Икенче көнне эшкә килгәндә, Дамир алдагы көнге шикелле янып тормый иде. Бригадада моңа игътибар иттеләр ахрысы, арадан бер өлкәнрәк яшьтәге абзый егеттән беренче эш көненең ничегрәк үтүен сораштырды. Ипләп сөйләшкән кешедән тел яшереп булмый бит, Дамир сүтелде дә төште. Фаяз абыйсы башын кашып торды да, болай фаразлады:
– Скважинадан кыргыч алай авыр күтәрелми ул, апай. Сәндерәдә торды дисеңме әле? Алайса шунда менеп, сальникны кысып торган инде ул. Сальник чыбыкны кыса, шуның аркасында кыргычны күтәрү нык авырлаша. Сине юри сынап караган ул. Безнең арада андый шаярулар була инде, аңа карап күңелеңне сүрелдермә.
Сынауның башка төрлеләре дә була икән әле. Физик көч түгел, рухи ныклык таләп итә торганнары. Көннәрнең берендә кыргыч будкасына килеп керсә, Дамирны мондый язулы кәгазь кисәге көтә иде: «Дамир, төнгелеккә бу скважинаның торба арты капкачын ачык калдыр. Күршеләрнең планнары үтәлеп бетми, иптәшләргә ярдәм итәргә кирәк». Ә скважина үтә куәтле, тәүлеккә дүрт йөз тоннага якын нефть бирә.
Нәрсә бу, провокацияме, яшь операторны сынап караумы?! Училищеда скважиналарны билгеле бер режимда эшләтү зарур дип өйрәттеләр бит. Өстән таләп иткәндә дә коткыга бирелмәскә, җинаятькә бармаска, дип колакларына киртләп куйдылар. Югыйсә нефтьле катлам бик тиз эштән чыга, күп меңнәрчә тонна нефть алынмый кала икән.
Дамир мастерның язуын үзен сынап карау дип кабул итте, скважинаны бар куәтенә ачмады. Шундый җаваплы кеше андый ярамаган адымга барамы?! Ә икенче көнне иртән килсә, скважина котыргандай эшләп утыра, гөрләве әллә каян ишетелә. Җир өстендәге арматуралары дерелдәп-калтырап тора. Бу ни хәл инде? Дамир бөтенләй куркуга калды: дошман кулы уйнамагандыр бит? Задвижка үзеннән-үзе борылмый, димәк, кемдер килеп скважинаны бар көченә ачып киткән. Аны кыса төшеп, тынычландырып будкага керүенә Дамирны янә язу кисәге көтә иде: «Мастер күрсәтмәсен үтәмәгән өчен сиңа җәза булачак!»
Геология таләбе кушканча эшләгән өчен җәза тиешме? Кәгазьдә бер төрле, гамәлдә икенче төрле була түгелме бу? Дамир озаклап уйлап тормады, «Җинаятьне булдырмый калучыны җәзага тартмыйлар» дигән җавап язуы калдырды.
Шуннан соң үзе бераз шөлләбрәк тә йөрде, тормышта эшләр китап кушканча гына бармаганына төшенә башлаган иде. Колхозда гына түгел, нефть эшендә дә туры эздән генә атламыйлар икән бит. Әмма мастер зыян-зәүрәт күрсәтмәде тагын, бәлки әле бригадасында шундый төпле эшченең булуы күңеленә хуш килгәндер. Ни әйтсәң дә, бөтенләй таш күңелле кеше түгел инде мастер да, өстән кушкан хилафлыкларга барганда, үзенең дә күңеле сыкрый торгандыр.
Кыргыч, скребок... Узган гасырның 50-60нчы елларында нефтьче операторларның күпме кәҗә маен чыгарган шул тимер кисәген нефть музеена куйганнар икән. Дамир аңа озаклап карап, уйланып торды. Хәзер инде ул – хезмәт ветераны... Әллә ниләр искә төште бу тимер кисәген күргәч. Теге вакытта алай карап-уйлап торырга вакыт та булмагандыр инде. Аннары бит ул кыргыч һәрвакыт торба эчендә, аны күтәрәсең-төшерәсең, ә үзен күрмисең дә. Син авыр чыгыр әйләндерәсең... Ә тормыш чыгыры үзеңне кыргычлап әйләндерә...

Ирек Бәдретдинов

 

"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: