17 май 2022 яңалыклары
-
17 май 2022 - 17:00Бәләкәй ӘлфәтБу ноябрь башы: беренче кар явып үткән, бераз катырган чак була. Бозлавык юлда машина дамба астына тәгәри, әниебез, сигез баласын ятим калдырып, шунда вафат була. Әйтеп бетергесез зур хәсрәтне мин, билгеле, бөтен тулылыгында аңламаганмын...
-
17 май 2022 - 15:00Тантанадан хәтер яңараКешеләргә шагыйрь шушындый изге теләк белән ихлас эндәшә. Һәм әсәр «Бәхетле булыгыз!» дигән сүзләр белән тәмамлана. Ә бит, чынлап та, шагыйрь, гомере буе иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән тормышка яктылык өстәп, кешеләрнең бәхетле булуларына куанып яши.
-
17 май 2022 - 14:00Офыккача, офыккача барам...Ярым саташулы бу төн үткән. Якты язмыш булып таң сызыла.
-
17 май 2022 - 13:00Ул бит… ямьсез! (хикәя)Кызы бүләк иткән чәй сервизын Мәрфуга җыеп куярга батырчылык итмәде. Кызы: «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән кәсәләрдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме?..
-
17 май 2022 - 11:00БЕР ПРЕМИЯ БИРҮ ТАРИХЫ (дәвамы)Синең ихлас ярдәмчел булуың турында язам да аптырап уйланам. Безнең татар Аяз хакында «кырыс» кеше икәнен генә искә ала дип тә рәнҗим. Син кырыслыгың белән изге гамәлләр генә башкаргансың бит!
-
17 май 2022 - 10:00Туган телгә мәдхияӘй син, телем, рәхәт телем, авыр телем. Телне тешләп канатырлык сабыр телем...
-
17 май 2022 - 09:00Йә, кем кызганыч? (дәвамы)– Апа... апа үлгән икән, алайса сез мине кая алып барасыз? Зираткамы? Алсинәнең тубалга әйләнгән башында меңләгән бал корты гөжләде. – Өеңә дим ич, өеңә, аппагым. – Минем өем авылда. Әти нигезе. – Апаң бөтен дәүләтен сиңа яздыртты. Коттедж, машина, банктагы акчалар – синеке, Алсинә Нурихановна.