Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин әле тумаган

Мин әле тумаган, мин әле Үрелеп бакмаган дөньяга.

Мин әле тумаган, мин әле

Үрелеп бакмаган дөньяга.

Мин әле Мәңгелек иренендә

Бөрегә төйнәлгән бер Дога.

Мин әле тумаган, әмма мин

Карында кайнаган бер Дәвам.

Кайдадыр җил булып исәм дә

Кайдадыр кар булып мин явам.

Мин әле тумаган, ишетәмсез

Җанымда галәмнең гүләвен?
...Дулкыннар ияртеп киткәндер

Тибрәтеп минем ак биләвем.

Мин әле тумаган, ә инде,

Ә инде... арылган яшәп тә.

Ничә кат туамдыр? Язмышым

Күгендә гел тимер рәшәткә.

Бу дөнья – гарасат мәйданы,

Әллә соң яшәү дә – бер җәза?!

...Мин әле тумаган, ә инде

Күкләрдә укыйлар җеназа.

«Казан утлары». 2002 ел, 1нче сан.
 

 

"КУ"05, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев