29 март 2022 яңалыклары
-
29 март 2022 - 17:00Бедгә ярамай...Бер төркем Уфа һәм Казан язучылары шагыйрь Рафаил Сафинның авылдагы өендә кунак булып утыралар. Арада бер Рафаил Сафин гына, һу-һыулап, башкортча сөйләшә икән.
-
29 март 2022 - 15:00Остаз (повесть)Малай туды, малай! Әйдә, малкай, тоякларыңнан ут чәчрәтеп юырт инде син. Сәгытдин хуҗаң бишенче тапкыр әти. Бишенче, димәктән... Өченчесе белән дүртенчесен сабый чагында ук күкләр алды шу-ул... «Нәсел җебе шулай киселерме икән?» – дип, и, өзелде үзәк, и, сызлады бәгырь.
-
29 март 2022 - 14:27Балалар китабы көне уңаеннан гаилә бәйрәме!2 апрель – балалар китаплары көне уңаеннан, «Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гаилә бәйрәме үткәрә һәм редакция тарафыннан нәшер ителгән өр-яңа әкиятләр сериясен тәкъдим итә.
-
29 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Ничә көн барганнардыр – чутын югалтты Сәгыйдулла. Шунысын гына белә: юлда очраган станцияләрдә платформа читендә аларның вагоныннан унбиш кеше мәете ятып калды. Шулай акрын гына кырылып бетәрләрме икән?!
-
29 март 2022 - 11:00Әдәбиятның йөрәк тибешен тоепТәлгат Галиуллин – тулы бер гасыр шигъриятен өйрәнүгә сукмак салган, киләчәк тикшеренү юлларын билгеләгән галим, әдәбият тарихчысы, 1960 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр татар шагыйрьләре иҗатын даими һәм җентекле күзәтеп-бәяләп барган тәнкыйтьче дә.
-
29 март 2022 - 10:00Мин сиңа ошарга тырышмам...Бер мәлне биләр дә ят хисләр, көн белән төнең дә буталыр.
-
29 март 2022 - 09:00Кайту (дәвамы)Карчык Тәнзиләнең такыр башын сыйпады: – Каракмы син, сабыем? – Юк, – диде Тәнзилә. – Минем ашыйсым килде... – Ә чәчеңне... – Детприёмниктан качтым... – И бала, бала... Бу сүзләрен ул үзәк өзгеч наз белән әйтте. Тәнзиләнең тамагына төер утырды. Күзләренә яшь килде. Карчыкның кулы да назлы, ягымлы, җылы иде. Ул арада карт та тынычланган кебек булды: – Ярый, карчык... Үзең кара... Ул-бу була калса, мин әйтмәде, димә...