Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин сиңа ошарга тырышмам...

Бер мәлне биләр дә ят хисләр, көн белән төнең дә буталыр. 

Мин сиңа ошарга тырышмам –

кимәм дә иң матур күлмәгем.

Югыйсә күптәннән алынган,

эленгән шкафка түрдәге.

Мин сиңа ошарга тырышмам –

такмам да чәчемә тасмалар.

Җил үрер тузгыган чәчемне,

тузанга исемем язсалар.
Мин сиңа ошарга тырышмам –

тартмамын күземә сөрмәләр.

Бары тик ягымлы елмаю

ирнемнән күземә үрмәләр.

Мин сиңа ошарга тырышмам –

йөрәгең әкренләп ут алыр.

Бер мәлне биләр дә ят хисләр,

көн белән төнең дә буталыр. 

 

"КУ" 03,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев