Логотип Казан Утлары
Публицистика

Балалар китабы көне уңаеннан гаилә бәйрәме!

2 апрель  – балалар китаплары көне уңаеннан, «Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гаилә бәйрәме үткәрә һәм редакция тарафыннан нәшер ителгән өр-яңа әкиятләр сериясен тәкъдим итә.

2 апрель  – балалар китаплары көне уңаеннан, «Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гаилә бәйрәме үткәрә һәм редакция тарафыннан нәшер ителгән өр-яңа әкиятләр сериясен тәкъдим итә.  Әлеге чарага сезне дә чакырабыз!

Бәйрәмнең махсус кунаклары: иҗади гаилә – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров, музыкант, скрипкачы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестры артисты Динә Закирова һәм аларның кызлары Зәлия Закирова.

Программада:

* «Салават күпере» журналы нәшер иткән «Тиктормас Пин», «Дус кирәк», «Җиләкле әкият», «Нәни болыт» әкиятләрен уку. Әкиятләрне артист Илнур Закиров укый.

* Скрипкачы Динә Закирова башкаруында милли көйләрне тыңлау.

* «Сәйдәш» остаханәсендә балалар өчен мастер-класс.

* Лотереяда бүләкләр уйнату.

        

Бәйрәмдә балалар өчен татарча журналлар һәм китаплар сату да оештырылачак.

 

Чара башлану вакыты: 11 сәгать 00 минут.

Керү – бушлай.

Адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 йорт.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев