24 февраль 2022 яңалыклары
-
24 февраль 2022 - 17:00"Күпмесен кире бирим?"«Биш татар»ның гөрләгән чагы: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Рәшит Сабиров, Хәлим Җәләй, Алмаз Хәмзин шәһәрләрдә, районнарда бик еш гастрольләрдә йөри.
-
24 февраль 2022 - 16:00Мин бары тик яшимЙөрәгемә ачкыч табалмыйча, Ваз кичкәннәр өчен... Кабатлыймын: Мин бары тик яшим!
-
24 февраль 2022 - 15:00Батыр Зәйнәп (хикәя)- Марсель Гүзәлнең йөрәгенә пычак белән кадаган, кулымда җан бирде, мескенкәем, - дигәндә аның күз алдына Гүзәлләрнең канга баткан йокы бүлмәләре, бәхилләшү сүзләрен дә әйтә алмыйча, мәңгелеккә күзен йомган дустының ак йөзе, Марсельнең үзе башкарган эштән исәрләнгән исерек кыяфәте, чарасызлыктан, куркудан елап, шешенеп беткән ике яшүсмер кызлары килеп басты...
-
24 февраль 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Надежданы югалткач, Иосифның күңеленең бер кыйпылчыгы кителеп төшкән төсле булды. Хатынын соңгы юлга ул кешеләрдән тартынмыйча, елап озатты. Һәм аның җәсәде каршында бүтән беркайчан да гаилә кормаска сүз бирде...
-
24 февраль 2022 - 11:00Яшьлеккә гашыйк әдипРәфкать Кәрамигә – 65 яшь Сиксән яшьлекләр буыны егерменче гасырның кырыгынчы елларыннан башлап, гаять катлаулы хәл-әхвәлләр кичерде. Башларыбызның күрәчәге әле яңа гасырга тагын да хәтсез булып калган икән. Без моны аерым бер шәхес – язучы Рәфкать Кәрами иҗатында да күрә алабыз.
-
24 февраль 2022 - 10:00Минем әткәйМинем әткәй иртә бөкерәйде, Чәч-сакалы иртә агарды. Күп вакытта бушый алмады ул Кырып йөрергә дә аларны.
-
24 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Теләсәң ничек уйла, ләкин сине коткарырга кирәк, сине генә түгел, корольлекне коткарырга кирәк, корольлекне генә түгел, католик динен, Кастилияне коткарырга кирәк. Кастилияне маврларга, яһүдләргә, гарәпләргә, төрекләргә хач сәфәрләре оештырып кына коткарып булмый, яу артыннан яу чаптылар христианнар Ислам илләренә. Мөселманнар, яһүдләр үрчи барды, байый барды, куәтләнә барды. Яңа ысуллар кирәк, король.