22 ноябрь 2021 яңалыклары
-
22 ноябрь 2021 - 17:00Вакыт белән бәһаРадио дикторы Камал ханым Саттар, иртән эшкә килеп, хезмәттәшләре белән базар бәһаләре турында сөйләшеп тора икән...
-
22 ноябрь 2021 - 13:00БӘЛӘКӘЙ МӘСГУТ (дәвамы)– Күрдегезме инде, куялмыйбыз да куялмыйбыз, дисез, иртәгә үк башлыйбыз репетицияне «Галиябану»га. Менә Хәлил килгән! Шулай итеп, сәнгатькә кереп киттем...
-
22 ноябрь 2021 - 11:00Ана җыры (дәвамы)Үзеннән сигез яшькә олырак, спорткомплекста гимнастика түгәрәкләрен җитәкләүче инструктор хатынга йортка керде ул. Әле күптән түгел ирдән аерылган, зифа буйлы, журналдагы сурәт кебек чибәр, Галина исемле бу хатын үзе беренче адымнарны ясап, Рахманның башын әйләндерде. Тормыш болай дәвам итәргә тиеш түгел, башкача яшәргә кирәк дигән фикер Рахманны гел кымтырыклап торды. Рәхәт, әмма үзеннән олырак, инде ирдән аерылган хатын белән яшәү дә ярамый торган эш, оят, хурлык сыман иде. Гөлия белә микән аның үзеннән өлкәнрәк, ирдән аерылган хатын белән яшәп ятуын?..
-
22 ноябрь 2021 - 09:00Мәдинә тавы (дәвамы)...Иртән торулары хәзер авыр. «Тор, самавыр кайнады, эшкә барасың бар», – дип әйтүче дә юк, өйдә яңа гына әзерләнгән тәмле ризык исләре дә чыкмый. Бүген Гөлшат торалмыйча озак ятты. Ул үзенең тагын япа-ялгыз икәнлеген сизде.