Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Алтаем

Алтай илем! Мин бит синең улың! Син җырымда – күңел түремдә!

Алтай илем! Мин бит синең улың!

Син җырымда – күңел түремдә!

Күктә йөзгән ак болытлар миңа

Ак бәрәннәр булып күренә.

Карыйм сиңа сөеп, гаҗәпләнеп,

Җәйрәп ята басу-кырларың,

Тау-кыялар гүя Алтаемның

Акыл җыйган маңгай сырлары

Мәгърур таулар тора йокымсырап,

Тик Өч Сөмер* сакта калачак...

Челеменнән ургый зәңгәр томан,

Димәк, төнлә яңгыр явачак.

Алтай илем, әкияти җирем,

Күпме серләр сыйган җаныңа!

Шул серләрне ачар өчен бүген

Агылалар Хатын ярына.

Алтай илем! Мин бит синең улың!

Башка җирләр миңа ят сыман.

Һич көнләшмим: Хатын белән Аргыт**

Мине узып ерак аксыннар!

Ялгыз йөрим. Керәм урманнарга.

Шигырь укыйм. Җилләр исәләр.

Аяк очларымда җырлар көйли

Бер исемсез челтер чишмәләр.

Минем язмыш мәңге синең белән,

Син – Кояшым минем, син – Аем!

Синең кебек була алсам иде,

Күккә ашкан мәгърур Алтаем!

* Өч Сөмер – Алтайдагы өч өркәчле мәһабәт тау.

** Хатын белән Аргыт – Алтайдагы ургыл сулы тау елгалары.

 

Борис  Укачин 

Алтайчадан Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев