17 август 2021 яңалыклары
-
17 август 2021 - 15:00Дөнья сүрүеҮзенең дә бай, затлы китапханәсе белән билгеле бу шагыйрьнең уй-фикерләре – гел китап тирәсендә. Моннан берничә ел элек аның белән әңгәмә корганда, болай дигән иде: – Юкка гына китап бездә Коръән белән тиңләнми, ул шуңа да изге. – Әмма китапларны инде гасырлар, меңъеллыклар буена гади кешеләр яза...
-
17 август 2021 - 13:00ФәйзуллаФәйзуллага тормыш ничектер гел арты белән торды. Яшьтән үк әтисе вафат булып, дөньяның әчесен-төчесен иртә татып үсте. Ир бала булганга, михнәт дигән арбаның төбенә җигелеп тартты. Аңламассың бу дөньяны... Берәүләргә барысы да җиңел һәм мул бирелә. Әти-әниләре дә исән, җегәрле. Ага-туганнары да ярдәм итеп торалар. Гомумән, дөньялары тигез һәм матур бара. Чынлап та, никтер гел тискәре, гел кире булды бу тормыш.
-
17 август 2021 - 12:32Башкортстанга сәяхәтЧакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Кырмыскалы, Авыргазы һәм Эстәрлебаш районнарында милләттәшләребез белән җылы күрешүләр узды.
-
17 август 2021 - 11:00Камил геройлар остасы (дәвамы)...Р.Хәмид әсәрләре тормыш дөреслеген чагылдыруы, иҗтимагый әһәмияте, фәлсәфи тирәнлеге, әхлакый-эстетик кыйммәте, дидактик-психологик рухы, сәнгатьчә бирелеше белән аерылып тора.
-
17 август 2021 - 09:00Тургайлы болытлар (ахыры)Килен кыз бала тапты. Ясминә дип исем куштык: буе өч карыш, авырлыгы сигез кадак... Иртәгә бәллүр биләүне яңа машинабыз белән өйгә алып кайтабыз...