16 июль 2021 яңалыклары

  • 16 июль 2021 - 17:00
    Геройлар да түлимени?
    Нур Әхмәдиевнең бер дусты, Мөҗәһит Кәримов, Әсәй авылында туып-үсеп, гомере буена күмәк хуҗалык атларын карады, сирәк-мирәк читтә яшәүче туганнарына кунакка барып кайтуларын исәпкә алмаганда, беркая да чыкмады...
    1299
    0
    0
  • 16 июль 2021 - 16:00
    Куркак күз һәм уңган кул
    «Күз курка, ә кул эшли» – Мөмкин түгел килешми...
    722
    0
    1
  • 16 июль 2021 - 15:00
    Бүре елаган төндә... (хикәя)
    Урамда ике машина тора. Берсенә — «Милиция», икенчесенә «Ашыгыч ярдәм» сүзләре язылган. Соры киемле егет «Ашыгыч ярдәм» машинасы ягына этәрде. Ханымның йөрәге «жу» итте. Ул, машина ишегенә тотынып, буранлы күккә карады. Әллә Арча кыры тарафыннан, әллә күктән, бүре елавы ишетелде. Җанын «Песиләрем...» дигән уй телеп үтте. Суыкта күшегеп утыручы песи балаларын кызганып, очраткан саен куенына тыгып алып кайта торган гадәте бар иде Ханымның. Песиләр җидәү булган иде инде...
    2678
    0
    5
  • 16 июль 2021 - 14:00
    Тырмалап яшимен
    Тормыш ул  уйлауны ярата, Кисәтә дә кебек: «Шаярма!» Эрене ватканда, төрткәндә, Ә тырма һаман да шул тырма!
    739
    0
    1
  • 16 июль 2021 - 13:00
    Яңа заманның бәхет өчен көрәшүче каһарманнары
    Зиннур Хөснияр прозасы төрле жанрларны колачлый, әдәбиятның төрле юнәлешләренә мөрәҗәгать итә, автор үзе яшәгән заманга үз бәясен бирә, моны төрле калыпка салып, укучы хөкеменә тапшыра. Укучы әдип әсәрләрендә үзен яки каршы йортта яшәп ятучы күршесен таный, чөнки аның каһарманнары – яңа заманның бәхет өчен көрәшүче шәхесләре.
    1404
    0
    2
  • 16 июль 2021 - 11:00
    Тимә, яшәсен! (дәвамы)
    Казармада корт күче кебек оешып яши башлагач, мин русча сөйләшә белмәвемә төшенеп, сусыз балык кебек бөтенләй чарасыз калдым. Бөтен җирем сәламәт югыйсә, ә тел – гарип. Унсигез яшемә кадәр төенләнә килгән эчке горурлыгым мондый мескен хәлгә калуым белән һич тә килешергә теләми. Ничек җиңәргә бу чытырманлы рус телен? «Застегнуть» яки «растегнуть» дигән сүзләрнең мәгънәсен аера алмыйча каушап калуым хәтердә...
    1672
    0
    0
  • 16 июль 2021 - 09:00
    Күләгәсезләр (дәвамы)
    Сиксән еллап вакыт узгач, илгә тагын блокада килде. Чикләүләре шактый, әмма монысы – мәрхәмәтлерәк блокада – карантин гына. Коронавирус карантины. Саклансаң, читләтеп үтә, ди. Шуңа күрә өйдә утыралар менә. Бөек Җиңү бәйрәмен дә тарихта беренче тапкыр тантанасыз гына уздырдылар. Нишлисең, һәр чорның үз афәте. Ул да корбаннар көтә, дистә-дистә еллардан соң сагынып сөйләрлек яңа батырлар таләп итә, үз каһарманнарын барлый.
    698
    0
    2
Реклама