Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Геройлар да түлимени?

Нур Әхмәдиевнең бер дусты, Мөҗәһит Кәримов, Әсәй авылында туып-үсеп, гомере буена күмәк хуҗалык атларын карады, сирәк-мирәк читтә яшәүче туганнарына кунакка барып кайтуларын исәпкә алмаганда, беркая да чыкмады...

Нур Әхмәдиевнең бер дусты, Мөҗәһит Кәримов, Әсәй авылында туып-үсеп, гомере буена күмәк хуҗалык атларын карады, сирәк-мирәк читтә яшәүче туганнарына кунакка барып кайтуларын исәпкә алмаганда, беркая да чыкмады. Хәтта өйләнмәде дә. Мөҗәһит абыйларына ияреп, төнгелеккә ат сакларга чыккан малайларның хәтерендә ул ат җене кагылган, киң күңелле кеше булып саклана. Аның гәүдәсе башкаларныкыннан бераз аерылып тора иде – калкурак гәүдәсенең өчтән ике өлешен диярлек аяклары тәшкил итә. Башкалар атка сикереп менсәләр, ул, оста циркачлар сыман, сыңар аягын аркылы гына ыргыта иде. 

Сирәк-мирәк кунакка баруларының берсендә, Бөгелмә вокзалына килеп төшә бу. Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй, дигән әйтем бар, Мөҗәһит тә булган акчасын поездга утыргач та тотып бетергән була. Тәүлеккә якын инде ризык күрмәгән, үтереп ашыйсы килә. Эчендә туктаусыз бүреләр улый, этләр тырмаша, мәчеләр мыраулый. Анысына ничек тә түзәр иде, баш авыртуына түзәр хәл юк. Озын-озак уйлап тормый Мөҗәһит, вокзал ресторанына керә дә яшь кенә официант кыз хезмәт күрсәтә торган өстәл артына барып утыра: йөз илле грамм аракы белән ашарына китерергә куша. Заказ үтәлә, ашагач-эчкәч, Мөҗәһиткә хәл керә, дөньясы яктырып китә. Официант кыз килеп, түлисе сумманы әйтә. Мөҗәһит югалып калмый, кызны аптырашка сала:

– Нәрсә, сеңлем, сездә Советлар Союзы Геройларыннан да акча алалармыни?!

Кыз югалып кала.

– Гафу итегез, абый, хәзер мин сорап киләм, – ди.

Мөҗәһиткә шул гына кирәк: кыз китүгә, рестораннан чыгып ычкына һәм халык арасына кереп югала. Эзлә син диңгез төбеннән энәне!

"КУ" 4, 2017

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев