25 октябрь 2020 яңалыклары

  • 25 октябрь 2020 - 17:00
    Үзен театр өчен җаваплы сизде...
    Туфан Абдуллович, гомумән, катлаулы кеше иде. Аның иң авырткан темасы — шәһәр һәм авыл. Шундый бер кызык хәл булды. Без аның туган авылына ачык һавада «Гөргөри кияүләре»н уйнарга киттек. Мондый эшләр хәзер генә традициягә әйләнде ул, ә бу юлы — беренче тапкыр, ул да безнең белән. Менә ул безгә үзенең авылын күрсәтеп йөри...
    726
    0
    0
  • 25 октябрь 2020 - 15:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Исламга өч операция ясадылар. Кулы һаман күтәрелмәде. Чәнти бармагының әз генә селкенүе сизелде. Ислам пошаманга төште. Аны дәвалаучы табибларның берсе русча ярыйсы гына сөйләшә иде. Исламның сорауларына ул нык өметләндергеч җаваплар бирергә ашыкмады. «Төзәлү озак барачак, – диде. – Без барысын да эшлибез, калганы Аллаһ кулында»
    1250
    0
    0
  • 25 октябрь 2020 - 13:00
    Атасыз бала (хикәя)
    Узган тугыз ай Гөлчәчәк өчен тугыз елны алыштырган кебек тоелды. Бу вакыт эчендә нинди генә уйлар уйланмады! Ананың һәр кичерешен тоеп яту туачак баланың холык-фигылен дә билгели торгандыр. Йөрәк астында йөрткән баласын тау-тау алтыннарга да алыштыра алмаячагын йокысыз төннәре арткан саен ныграк төшенде ул...
    2382
    0
    5
  • 25 октябрь 2020 - 11:00
    Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
    Чибәр, сөйкемле... Ниндидер үзенчәлекле җылы, мөлаем гүзәллек аңарда. Ильяс аңа күп нәрсә сөйли алыр иде, тик ышанып буламы соң? Ул инде соңгы елларда үз шәүләсеннән үзе шикләнә башлаган кеше бит...
    992
    0
    0
  • 25 октябрь 2020 - 09:00
    Нәсимә (хикәя)
    Күңеле белән әле яшьлегенә, әле балачагына кайта Нәсимә. Ялгыз калганнан бирле табигатьнең авыр көннәрен ныграк сизә ул. Балалары булмады аларның. Ире сугыш утларын кичкән фронтовик иде. Яше үзеннән шактый олы булса да, кулын сорап килгән егетне кире какмаган иде ул...
    2892
    0
    10
Реклама