Үзен театр өчен җаваплы сизде...

2002 ел. Татар театры өчен җиңел булмаган вакыт. Марсель Хәкимович Сәлимҗанов бу дөньядан китте. Каушау, югалып калу... Гомумән, татар театрының язмышы турында актёрлар һәм төрле буын тамашачылары да, республикада гына түгел, аннан читтә дә Татарстан мәдәниятенә кагылышы булган һәр кеше тирән борчылган чак. Бу процесс сызланулы, тынычсыз барды. Һәм, әлбәттә инде, Туфан Миңнуллинның тавышы, фикере арада хәлиткечләрдән санала иде. Иң сөенечлесе — минем кандидатура белән бәйле хафалануларын ул яшереп тормады. Дөресен әйткәндә, ул каршы иде! Сәбәпләреме? Бу вазифага килгәч, мин аның иҗаты белән озак вакытлы хезмәттәшлектән ваз кичәрмен, пьесаларын куймый башлармын дип уйларга мөмкин иде. Тик аңа кадәр минем тарафтан аның «Хушыгыз», «Җанкисәккәем», «Шәҗәрә» дигән пьесалары сәхнәләштерелгән иде бит инде. Ул еш кына минем, «асфальт баласы» булып, шәһәрчә фикерләвемә һәм чын татарлыктан ерак торуыма басым ясады... Ә бит Марсель Хәкимович та, башка күп режиссёрлар да шәһәр шартларында туып-үскән — аларны санап чыгудан мәгънә юк, бу хакыйкать минем шәхесемә каршы тору өчен нигез була алмый иде...

Вакытлар узды, Туфан абый белән аралашуымның кайбер мизгелләрен торган саен ешрак искә төшерәм. Аларның мин югарыда сөйләп үткәннәр белән бернинди бәйләнеше юк һәм, мөгаен, шул сәбәпле аның миңа булган каршылыклы мөнәсәбәтләренә җавап та бирә торгандыр.

Хельсинки, 2002 елның августы. Театр коллективының бик җитди бер өлеше Финляндия татарлары янына Сәлимҗанов истәлегенә багышланган программа белән килде. Спектакльләрдән өзекләр, истәлекләр... Болардан тыш, бу минем өчен үз-үземне күрсәтү очрагы да — мин дә арабыздан мәңгелеккә киткән остазым турында истәлекләрем, фикерләрем белән уртаклашырга тиеш бит. Тик мәсьәләнең катлаулы ягы шунда: беренчедән, мин татарча сөйләргә тиеш — Финляндия татарлары русча аңламый, һәм, гомумән, төп татар театрының баш режиссёры нинди телдә сөйләргә тиешлеге турында сүз куертасы бармыни? Яшереп тормыйм — «асфальт баласы» буларак, әлегәчә ана теле белән проблемаларым бар шул. Икенчедән, безнең төркемдә — Туфан ага. Кич якынлашкан саен, дулкынлануым көчәя барды, мин, чыгыш ясамас өчен, төрле акланулар уйлап баш ваттым. Без, бөтен төркемебез белән, шәһәр буйлап мәхәлләгә таба барабыз, ә мин үземнең куркакларча чигенүемне аңлатырга теләп, әйләнеп карый-карый, арадан берәрсен эзлим. Карашым белән Туфан Абдулловичка тукталам һәм аңлап алам: сәхнәгә чыкмый гарьлеккә калуымнан соң, Туфан абыйның көлүенә дучар булганчы, хәзер нәкъ менә аның янына барырга кирәк! Үземнең бик борчылуым турында каушый-каушый аңлатырга да өлгермәдем, ул мине култыклап алды да (нәрсә-нәрсә, мин аннан монысын УК көтмәгән идем), тынычландырырга кереште. Соңыннан, сәхнәгә чыккач та, аның минем өчен ихлас борчылуын сизеп тордым. Ә хәзер — күп еллар үткәч — ул минем өчен генә түгел, ә бөтен театр өчен борчылгандыр дип уйлыйм.

Театр өчен ул үзен бик җаваплы сизә иде. Марсель Хәкимович киткәннән соң — бигрәк тә. Ул берничә тапкыр миңа — инде баш режиссёр итеп билгеләнгәч — барлык драматургларны җыярга, репертуарны тикшерергә тәкъдим итте. Соңыннан әдәби бүлек мөдире буларак хезмәт күрсәтергә дә теләк белдерде, ягъни озак вакытлар буена контроль ясарга тырышты димим, бәлки, аның карашы, театрда үзе булмаса да, һәрвакыт сизелеп торды.

Бер яктан, бу бик рәхәт түгел иде, икенчедән, моның аңа бик кирәк булуын һәм үзен җаваплы сизүен мин аңлый идем. Тик шунысы бар: ул озак вакытлар миңа пьесалары белән турыдан-туры мөрәҗәгать итмәде. Алай гына да түгел. Мәсәлән, 7 ноябрьдә Марсель Хәкимовичның туган көненә куелып, бу традициянең башлангычы булган «Кара чикмән» спектакленнән соң, «Шулай булды шул» пьесасын аннан чын мәгънәсендә сорап алдым. Мин аны Түбән Кама театрына, Рөстәм Галиевка биргәнен ишеттем дә беркадәр үпкә белән мөрәҗәгать иттем. Ничек инде, Туфан Абдуллович, Сез пьесаларыгызны, беренче чиратта, бирегә китерә идегез һәм укулар була иде, дим. Ул чакта, хәзер аңлыйм, аның тарафыннан ниндидер үпкә булган. «Саташу» пьесасын укырга китергәч, труппа аны кабул итмәгән иде, шул исәптән, мин дә пьесаны бик үк камил түгел дип таптым һәм репертуарга керә алмастыр дигән шигемне белдергән идем. Бу тәнкыйть аны үпкәләткән һәм ул икенче пьесасын Түбән Кама театрына биргән булып чыкты. Менә шул. Ул пьесаны укып карарга бирде. Миңа ул кабат укыгач кызыклы гына тоелды. Аның пьесаларын актёрлар һәрвакыт яратты. Пьесаларын ул үзе бик шәп итеп укый, һәм укыган чакта ук якынча кем нинди урында булачагы аңлашыла иде. Туфан Миңнуллинның теле безнең актёрлар табигатенә бик якын, чөнки актёрларның тулы буыннары аның драматургиясендә үскән, тәрбияләнгән иде. Аның персонажлары яхшы таныла, алар ачык, төгәл тел белән сөйләшәләр, бу актёрларның күңеленә май кебек ягыла. Укыган чакта ук, алар бу текстларны уйнаудан да бигрәк, сөйләргә дә кызык булуын аңлыйлар иде. Әйе, «Шулай булды шул»ны кабат укуымнан ул миңа ошады. Бердәнбер төртелгәнем — төш күрү күренеше булды. Ул әллә ни кызык эшләнмәгән кебек тоелды, шуңа анны кабат язуын сорадым. Бергәләп киңәшкәч, яңа вариант язып китерде. Әмма анысы да беренчесеннән бик үк аерылмый иде. Дөньяда үз пьесаларын рәхәтләнеп яңадан язучы драматурглар бик аздыр дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә без Туфан Абдуллович белән шактый бәхәсләшсәк тә, ул «әзерләмәләр» түгел, бәлки, әдәби әсәрләр иҗат итәм дип санады һәм бу хакта матбугатта да язып чыкты — һәм ул, мөгаен, хаклы булгандыр. Әмма мин, «әзерләмә» сүзе, бәлки, драматургиягә бик туры килмәсә дә, бу материалны барыбер уйнау өчен дип санадым һәм саныйм. Пьеса сәхнәдән яңгыраганчы, укылырмы әле ул, юкмы?! Шулай килеп чыкты да. Озакка сузылган тәнәфестән соң, бу безнең сәхнәдәге беренче очрашуыбыз булды. Аннары инде ул үзе миңа мөрәҗәгать итә башлады.

Щепкинчыларның чираттагы юбилее якынлаша иде, ул «Галиябану сылуым-иркәм» дигән пьесасын язды. Гомумән, Туфан ага «Галиябану» пьесасы турында еш сөйли иде. Ни өчендер ул «Галиябану»ны татар драматургиясе, театрының бер символы дип саный иде, һәм үзенең шушы пьесага мәхәббәтен Фәйзинең классик тексты белән берләштерергә булды. Туфан ага бу текстны алып килде, гаҗәбрәк текст иде ул, чөнки ярты пьеса Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ыннан алынган кисәкләрдән тора иде диярлек. Тулы күренешләр белән. Калганы — өлкән артистларның, аның геройларының диалоглары. Персонажның бөтен хәрәкәтләрен берләштерүче иң мөһим нәрсә җитеп бетми һәм мин шуны өстәүне сорадым. Менә шунда инде безнең хезмәттәшлек башланды. Менә шулай. Чөнки мин аңлыйм, җиңел түгел иде, авыр иде аңа. Күпме еллар, бер-берсен ярты сүздән аңлашып, Сәлимҗанов белән хезмәттәшлек иткәннән соң... Татар совет театрының бу чоры күп яктан бик яхшы аңлаешлы. Ул чорда байтак пьесалар заказ белән — Җәлил, Тукай һәм башкалар турында язылды... Театр шушы юл белән барырга мәҗбүр иде. Марсель Хәкимович нефтьчеләр турындагы пьесаны чыгармаса, Островскийны куя алмый иде. Ягъни, барысы да ачык аңлашыла. Аннары, вакытның үзгәрүен дә исәпкә алырга кирәк, һәм Туфан Абдулловичның яңа дулкынга бик тә эләгәсе килә иде.

Бераздан без Шамил Закиров белән «Яңа татар пьесасы» конкурсын уйлап таптык. Ул әлеге идеяне катлаулы караш белән кабул итте. Минемчә, бу аның театрга контроль дилбегәсен үз кулыннан ычкындырасы килмәве белән дә бәйле иде. Ә без монда тоттык та аннан башка уйлап чыгардык. Баштарак ул пьесаларын конкурска бирмәде, аннары гына бирә башлады. Барыбер аның йогынтысын тоя идек. Төрлечә. Кайчакта конкурс турында үз фикерен ачык һәм төгәл белдерә иде. Әмма мин анны аңлыйм — күпме еллар буена драматургиядә, язучылар арасында лидер бул да, ә монда кинәт ниндидер конкурслар пәйда була, өстәвенә, ябык конкурслар.

Туфан Абдуллович, гомумән, катлаулы кеше иде. Аның иң авырткан темасы — шәһәр һәм авыл. Шундый бер кызык хәл булды. Без аның туган авылына ачык һавада «Гөргөри кияүләре»н уйнарга киттек. Мондый эшләр хәзер генә традициягә әйләнде ул, ә бу юлы — беренче тапкыр, ул да безнең белән. Менә ул безгә үзенең авылын күрсәтеп йөри. Суын бөтен кеше эчәрлек итеп үзе яңарткан чишмәне. Киләчәктә шунда яшәргә, иҗат итәргә дип төзегән йортын. Ә без бит аның һәрвакыт санаторийларда язганын, иҗат иткәнен беләбез. Ул беркайчан да туган авылында язмады. Һәм менә бу йорт. Ул тулысынча яхшы итеп, тышлап эшләнгән, тик анда беркайчан да беркем яшәмәгән. Анда озаклап яшәр өчен барысы да әзер югыйсә — миче дә бар, җылытыла. Чардакта кипкән алмалары, гөмбәләре, төрле үләннәренә кадәр саклана. Тик ул ташландыклыгы белән шаккатыра. Бу миңа аның авылдагы тамырларын, андагы башлангычны, авыл мәдәниятен шәһәрнеке белән берләштерергә омтылуы... тик чынлыкта барып чыкмавы булып тоела. Ә пьесаларында ул шәһәр — бик начар, ә авыл яхшы дип тәкрарлый. Миңа исә каршылык аның үзендәдер кебек тоела. Аның пьесаларында нәсыйхәт бирү өстенлек итсә дә, моның артында аның үз-үзе белән килешмәүчәнлеге сизелә иде... Аннары без аның шәһәрдәге фатирында кунакта булдык. Анда авыл исе сакланган иде. Оекта суган эленеп тора... Көнкүреш гел авылча. Ә авыл йортында шәһәрчә уңайлыклар тудырылган иде. Тик бакчасы каралмаган. Шулчакта мин аннан: «Сез монда еш кайтасызмы?» — дип сорадым. «Юк, вакыт җитми», — диде. Мин аны аңлыйм — ул депутат булды, ул авылга кайта алмый иде, авылдашлары аңа үтенечләр белән еш киләләр, менә бу чишмә дә шулай барлыкка килгән, ул зиратны койма белән әйләндерткән, мәктәпләргә булышкан, күп эшләгән, болар барысы да хак. Әмма ул анда иҗат итә алмый иде. Шуңа да мин «шәһәр-авыл» магистраль темасы үзен дә бик борчыгандыр, дип уйлыйм.

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: