13 сентябрь 2020 яңалыклары
-
13 сентябрь 2020 - 15:00Ышанма... күз яшьләремә (бәян)Айзат юкка чыкты. Яратам сине, Айзирә, бары тик сине генә яратам, сиңа хыянәт итү түгел, ул турыда хәтта уйлый да алмыйм, дип ант иткән иде. Ялганлады. Айзирә моннан бер ел элек кенә икенчегә узган иде...
-
13 сентябрь 2020 - 13:00Яз исе (хикәя)Хәмзәнең үлем хәбәре авылга 9 май көнне килеп иреште. Гамьле җитү кыз аптырап бетте, әлеге шомлы конвертны кулына бер алды, бер куйды. Ныклы карарга килгән сыман, аны яулыгына төреп, сумкасының төбенә үк төшерде: "Бүген тапшырмыйм. Булдыра алмыйм... Шундый зур бәйрәмдә күрше әбекәйнең соңгы өметен өзәргә кулым бармый. Мәхүпҗамаләттәй бер генә көн булса да тынычлап яшәп калсын..."
-
13 сентябрь 2020 - 09:00Укытучы кыз бәхете (хикәя)Һәрвакыттагыча, иртәнге җидедә Фәридәнең кесә телефонының будильнигы җырлап җибәрде. Күзен ачар-ачмас, ул SMS күреп алды, SMSны укыгач, кыз бетте генә инде. Анда өч кенә сүз язылган иде: "Без кичә яндык"