Яз исе (хикәя)

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, газиз әнкәемә - тыл ветераны Әминә Сабитовага багышлыйм

 

Әле генә унсигезе тулган Әминә инде өченче елын Кошкай авылында хат ташучы булып эшли. Шөкер, сугыш бетте. Юкса, сизгер күңелле җитү кыз фронттан җибәрелгән кара мөһерле хатларны ияләренә тапшыруның читенлеген үзе генә белә. Ул авыр халәтне сүз белән әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Әйтерсең, бу хатның килүенә почтальон кыз гаепле. Хат ташучының фронттагы әтиләреннән, ирләреннән, улларыннан, сөйгән ярларыннан сөенечле хәбәр китерүен һәрдаим өзелеп көтеп торалар шул авылда. Кызның үзләре ихатасына таба борылуын әллә каян күреп алалар да, олысы-кечесе атыла-бәрелә каршысына йөгереп чыга. Зур букчасыннан шул кара мөһерле конвертны тартып чыгарганда ук, Әминәнең бармак битләре пешкәндәй була, карашы уйчанлана, йөзенә шомлы күләгә йөгерә. Шул хәерсез мәктүпне иясенә тапшырган мәлдә, авылдашларының якты өметен ул гына кисә кебек тоела. Айга берничә мәртәбә аның күз алдында үзәк өзгеч күренеш кабатлана. Яман хәбәр алучы бәхетсез җан әүвәл гаҗизләнеп-тилмереп хат китерүчегә күтәрелеп карый: “Иясен бутамадыңмы? Бәлки бу хат безгә түгелдер?”- дигән сыман, сораулы караш ташлый. Ә аннан соң чын мәхшәр куба. Ул тапшырган кайгылы хатларны ачып укыган хатыннарның кайберләре шунда ук йөрәген тотып егыла, кайсы тораташ булып ката, телсез-авызсыз кала. Аптырагач, Әминә район бүлнисеннән нашатырь спирты сорап алды, флаконны сумкасында йөртә башлады. Урам уртасында аңсыз егылучыларга шуны иснәткән чаклары еш булды. Чәчләрен йолкып, җир тырный-тырный илереп елаган әниләренә кушылып, ачлыктан эчкә баткан күзләрен нәни куллары белән уа-уа яшь түккән ыштансыз нарасыйлар, хәлсез балалар, чандыр үсмерләр һәм коры сөяккә калган карт-карчыклар иңрәве Әминәнең колагында әле дә яңгырап тора сыман.

Күрше Мәхүпҗалмал әби сугышка бөркеттәй өч улын озаткан иде. Беренче елда ук олы уллары Хамисның кайгылы хәбәре килде, уртанчысы – Харисы Мәскәү астында ятып калды. Ананың күз текәп көткәне, бөтен өмете-юанычы Ленинград фронтындагы Хәмзәсе иде. Төпчеге хатларны ешрак язды. Апрель азагында Берлинның үзеннән үк җибәрелгәнен соңгы хатын, өй борынча кулдан-кулга йөртеп, сөенешеп укыдылар. “Әткәй-әнкәй, тиздән сугыш бетә. Фрицларның өннәрен тузгытабыз, өйләренә кереп тукмый башладык. Гитлерны тиздән дөмектерәбез! Язгы чәчәүгә үк өлгереп булмаса да, Сабантуйга кайтып җитәрмен дип чамалап торам”-, диелгән иде анда. Хәмзәнең үлем хәбәре авылга 9 май көнне килеп иреште. Бөтен халык урамга сибелеп, берсен-берсе котлый, кочаклаша, шау-гөр килеп, сөенеч уртаклаша, Җиңү көнен җырлап-биеп, бергәләп бәйрәм иткән мәл иде. Гамьле җитү кыз аптырап бетте, әлеге шомлы конвертны кулына бер алды, бер куйды. Ныклы карарга килгән сыман, аны яулыгына төреп, сумкасының төбенә үк төшерде: “Бүген тапшырмыйм. Булдыра алмыйм... Шундый зур бәйрәмдә күрше әбекәйнең соңгы өметен өзәргә кулым бармый. Мәхүпҗамаләттәй бер генә көн булса да тынычлап яшәп калсын...” - дип пышылдады ул. Сугыш чорының кануннары кырыс. Әминә аны бик шәп белә. Бер хат-хәбәрне дә сумкаңда яшереп калдырырга хакың юк. Өйгә кергәч, кеше-кара күзенә чалынмасын дип, букчасын сәндерә өстенә үк томырды.

Икенче көнне таң белән тәрәзә шакыган тавышка дертләп уянып китте Әминә. Көтү куарга йоклап калынганмы әллә дип, дивардагы герле сәгатькә күз салды. Ишек ачарга яланөс кенә йөгереп чыккан кызның, Мәхүпҗамаләттәйне күргәч, эче жу итте. Таң төбеннән ник кергән? Соңгы елларда өрлектәй улларын югалту хәсрәтеннән бик нык бетерешкән, болай да бөкрәеп, җиргә сеңеп диярлек атлаучы хәлсез карчык, бүген ничектер тагын да кечрәебрәк калган кебек тоелды аңа. Әбекәй, моң тулы соры күзләрен мөлдерәтеп, кызга туп-туры карады. Әйтерсең карчык аны үтәли күрә, яшерен серен белә кебек тоелды. Әминә үзен угрылык өстендә тотылган карактай уңайсыз хис итте. Кызарып чыкты, карашын аяк астында аунап ятучы, кыр тычканыдай озын койрыклы тишек чабатага текәде. Карчык авырлык белән телгә килде: “ Кызым, өченче көн рәттән бер үк төрле төш күрәм. Бүген таң алдыннан Хәмзәм тагын төшемә керде. Балакаемның кулындагы зуп-зур түп-түгәрәк ипие коега төшеп китте... Йөрәгем сизә, юньлегә түгел бу. Багалмамның ризыгы өзелде микәнни соң?” – дип елап җибәрде. Сизгер ана йөрәген барыбер алдый алмассың, дөресен әйт! “Төпчегемнән ул-бу хәбәр юктыр бит?” - дип инәлеп бакты. Әминәнең аңа похоронканы алып чыгып бирми чарасы калмады. Карчык , кәкреле-бөкреле соргылт агач тамырына охшаган кытыршы бармаклары белән, әүвәле конвертны сыйпап куйды, аннары хәлсез күкрәгенә кысты. Күзлексез берни күрмәсә дә, төпчегеннән килгән мәктүпне төсен салган битенә якын ук китерде. Шул мәлдә аның чепи күзләре конверт тышындагы зур кара пичәтне абайлап алды. Колак төбендә “зең- зең” иткән тавышлар ишетелә башлагач, ул болдыр идәненә чүмәште. Мәктүбне кызга сузды: ”Укып бирче!”- дип пышылдады. “Ваш сын – рядовой Хамидуллин Хамза Ханифович пал смертью храбрых при штурме Берлина...” дигән сүзләрне укып бетергәч, Әминә тып-тын калган карчыкка сәерсенеп күз ташлады. Соңгы өметенең өзелүен кичерә алмаган карт ананың җыерчыклы йөзе чытылып, бер якка чалшайган, ярымачык соры күзләрендә газаплы әрнү билгеләре ярылып ята, нечкә иреннәре зәңгәрләнеп чыккан. Мәхүпҗамаләттәй, тешсез авызын җил капка чаклы киереп ачып, буыла-буыла соңгы сулышын ала иде...

 

 ***

Әминәнең әнисе Әһликамал, Тәүгелде кырына окоп казырга барган җиреннән, үпкәсенә салкын тидереп, бик яман чирләп кайтты. Ире Ризатдинның ни үлесе, ни тересе хакында бернинди хәбәре булмаса да, өйдәгеләр өметне өзмәде әле. “Күр дә тор, әтиең шул нәгъләт Гитлерны дөмектереп, авызын колагына шае җәеп кайтып керәчәк әле, кызым. Ут йөрәкле ир, җир тоткасы бит ул! Көче ташып тора бит аның. Сугыш чыгасы елны, әзмәвердәй сугым үгезен берүзе мөгезеннән каерып егып, тирә-күршене шаккатырганые ул. Кулыннан бөтен эш килә бит бәгырькәемнең. Ни тотса, шуны гөл итә дә куя иде инде. Атаң тырышлыгы белән шушы җыйнак-җылы өебезгә тиендек, кызым. Ә шаянлыгы, уен-көлке яратуы тагын! Мәҗлестәге бөтен кешене үз авызына карата да куя иде инде. Тальянын сыздырып, йөрәкләргә үтәрлек моңлы тавышы белән бер сузып җырлап җибәрсә, бар кеше таң калып тыңлый иде! Тормышны шул чаклы сөйгән, яше кырыкка җитмәгән ирнең җанын кыярга Газраил галәйһиссәламның кулы күтәрелмәс әле”, - дип баласын юатты ана. Көзге ачы җилләр тәрәзәне какса да, буранлы төндә капка шыгырдап куйса да, Әминә: “Әткәй кайтты бугай!” – дип йөгереп чыкты. Әмма әтиләре тирән суга төшеп югалган көмеш тәңкә сыман гаип булды.

Гаиләне тетрәндергән вакыйга сугыш бетеп, ел ярым узгач - кырык алтынчы елның көзендә йөрәккә яра салды. Яңарак кына силсәвиткә сәркатип булып урнашкан иптәш кызы Кәримә, Әминәгә әтисе Ризатдинның батырларча һәлак булуы турындагы похоронканы китереп тотырды. Ул аны, авыл советы рәисе Сәет абзый эшеннән алынгач, документларны тәртипкә китергәндә, хуҗа өстәленең аскы тартмасыннан табып алган икән. Конверт тышындагы почта штемпеленнән күренгәнчә, бу хат авылга 1942 елның язында ук килгән булган, әмма ни гомер мәкерле ният белән иясенә тапшырылмыйча яткан. Әтиләре сугышта үлгән балаларга азмы-күпме пособие түләнде, туендыручысын югалткан гаиләләр коточкыч зур салымнардан азат ителде, аларны мәҗбүриләп – елатып заемга яздырмадылар бит. Балалы тол солдаткаларның бик сирәген генә ирексезләп окоп казырга җибәрделәр. Әтиләре һәлак булган килеш, нишләп алар бу ташламаларның берсеннән дә файдалана алмый калган соң? Боларны уйлап, Әминәнең башы катты. Чуалган йомгакның очы берничә елдан соң гына табылды. Дөрес булса, Сәет абзый, бугазына яман шеш чыгып, су белән сыек шулпадан гайре берни йота алмыйча, үлем түшәгендә тилмереп ятканда, тәүбәгә килгән, әлеге гөнаһлы гамәле өчен, тол хатыннардан, шул исәптән Әһликамалдан да, үзен кичерүләрен сорамакчы булган икән, дип сөйләделәр. Менә сиңа мә! Кызыл Байрак орденлы атаклы гвардиянең Бөек Ватан сугышы кырларында тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәткән мотоукчы полкының, туган җирен яклап шәһит киткән каһарманы - кече лейтенант Ризатдин Шәмсетдиновның тол-ятим газизләренең үз авызларыннан өзеп фронтка дип тапшырган сөтен, итен, маен, йомыркасын ничәмә-ничә еллар буена Сәетенекеләр бирәндәй тыгынып яткан булып чыга түгелме соң?!

Әһликамал саусыз калды. Әтисез көн итүнең авыр йөге чандыр гәүдәле, өзелергә торган нечкә билле, диңгез суыдай фирәзә күзле, көнбагыш чәчәге таҗыдай сары чәчле Әминәнең тар җилкәләренә, ябык беләкләренә бик иртә төште. Ул, коеп яуган яңгырга, котырынган кар-буранга, ми кайнатырлык челләгә карамыйча, көндәлек почтаны, тап-тар иңнәренә букча асып, ел әйләнәсе биш чакрым ераклыктагы район үзәгеннән күтәреп ташый. Эт булып арыса да, шул көнне үк авыл буенча тарата. Эшен җиренә җиткереп башкара. Шуның өстенә, авылдашларының мең төрле йомышын үти. Кемгәдер райүзәктән белешмә юлларга кирәк. Кайсының салымын түлисе бар. Кемнең камыт инәсе сынган, кайсының тегәрҗебе бетеп киткән. Берәүнең баласы чирләгән, икенчесенең сыерының җилене шешкән. Гозер тыңлап, юл уңаеннан әптиккә, ветучастокка, кибеткә, төрле оешмаларга сугылып чыкмый булмый. Язгы җилдәй җитез кыз барысына да өлгерә. Карт-корыга хатлар языша, ерактан килгәнен укып бирергә иренми. Ачык йөзле, тәмле телле “пушталиун”ны һәркайда көтеп алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар. Әбекәйләр, үз итеп аркасыннан сөя, уллары буй җиткергән аналар сынап-тикшереп бага, егет-җилән яшертен генә күз атып кала. Сугыш вакытында аңа агитаторлык вазифасы йөкләнгән иде әле. Уңган кыз фронт хәбәрләрен, илдәге яңалыкларны, кыр станнарына, ындыр табакларына барып, таңнан төнгә ачлы-туклы бил бөккән, Җиңү көнен якынайту өчен, үз-үзләрен аямый эшләгән тол-ятимнәргә, чая солдаткаларга, төсен салган карт-корыга, башбирмәс үсмерләргә, тиктормас бала-чагага бәйнә-бәйнә төшендерә килде. Шатлыклы Җиңү хәбәрен райүзәктә ишетеп алгач, биш чакрым араны җилдәй җитез йөгереп үтеп, Симәки басуында бәрәңге утыртучы авылдашларына беренче булып җиткерүче, сөенче алучы кеше - хат ташучы Әминә үзе иде! Ул яхшы хәбәргә, сугыш чыкканнан бирле, бер туйганчы ашамаган, чандыр гәүдәле, көлсу йөзле үсмерләр һәм моңсу күзле ятим балалар да, хәсрәттән саргайган йөзле, бирчәйгән бармаклы, яшьле күзле тол хатыннар да, тиздән ирләренең кайтып җитәчәген түземсезләнеп, эчке ашкыну белән көткән дәртле йөрәкле солдаткалар да, хәтта бөкшәйгән карт-коры да чиксез сөенгән иде ул чакта. Авылдашларның кайсы аны үз итеп кочаклап алды. Кайберсе, аның форма кәчтүме аша беленеп торган кабыргаларын чытырдатып, үзенең какча күкрәгенә кысты. Форсаттан файдаланып, кызның бит очыннан үбеп алучысы да табылды. Олылар каты, сөякчел куллары белән, шапы-шопы китереп, аның иңнәреннән, аркасыннан какты. Авызлар ерык иде, күзләрдә шатлык яшьләре җемелдәде...

 

***

Сугыштан соң, тормыш беркадәр җайлана төшсә дә, Әминәгә өйдә эш-мәшәкать җитәрлек. Соңгы араларда әнисе бик бетереште, ятып кына тора башлады. Төннәрен, ястыкка сөялгән хәлдә, яман йөткеренеп чыга, тыны буылып тилмерә, сулышын гармун күреге кебек гыжылдап ала. Әминә, аны район бүлнисенә салып, дәвалап карамакчы иде, анасы кулын гына селтәде, ул үз хәлен үзе чамалый иде бугай. Кыз, таң белән торып, миченә яга, кайнар ялкын өстендә тиз генә борчак коймагы кабартып яки мич төбендә ясмык күпертмәсе пешереп ала. Казанга су тутыра, утыннар янып төшкәч, җитез хәрәкәтләр белән, күмерләрне учак астына тартып кертә, кайнар мич төбенә бәрәңге тәгәрәтә. Кәҗәсенә печән салып, җылы су эчереп, бер кружка чамасы сөтен савып алгач, бәтиен имезеп керә. Утлы күмер салып, самаварын җырлата. Әнисенә сөтле чәй эчертә. Аныстау астыннан кизләү суы алып менеп калдыра. Казанда җылынган су белән җәлт кенә идәнне сөртеп ала. Ут өертеп эшләп алгач, яңа гына пешеп чыккан бәрәңгеләрне кисәү таягы белән тәгәрәтеп, мич алдына тарта, тирән табакка тутырып, өстенә чүпләмә тастымал каплап, мич уентыгына куеп калдыра. Ашык-пошык, авыз пешерә-пешерә, берничә кайнар бәрәңге белән күпертмә ашап, сөтле үлән чәе эчеп алгач, әнисе белән саубуллашып, җәяүләп юлга кузгала.

 

***

 ...Март ахыры иде. Ә бу айның акылы керәле дә чыгалы икәнлеген беләсез инде. Төнлә шактый ук суытып җибәргән: кичтән җырлашып йөгерешкән гөрләвекләр тынып калган. Юл уртасындагы күлләвекләрнең өстен боз челтәрләре чуарлаган. Райүзәк белән Кошкай авылы арасындагы Быкыр ермагын Әминә иртәнге якта хәвефсез генә узды. Районда йомышларын йомышлап, авыр почта букчасын иңнәренә асып, кайтыр якка кузгалганда, вакыт төштән авышкан иде инде. Яз кояшы нурларын мулдан сипкәнгә, көн яхшы ук җылытып җибәргән. Аяк астындагы кар кай арада юеш боламыкка әйләнгән дә куйган? Чабатасы күтәртмәле, туласы калын булса да, аякчуларына дым тартуын тойды ул. Иң мөһиме, иңкүлектән ташу суы төшкәнче, мәкерле Быкыр ермагын исән-имин үтеп өлгерергә кирәк. Хәвефле урынга якыная барган саен, аның йөрәге ешрак тибә башлады. Үр кырыена килеп җиткәч, кызның колагына ап-ачык итеп язгы суның кар астыннан шаулап акканы ишетелде, тик әлегә ул юл өстенә чыкмаган иде. Күрәләтә хәвефле урынга аяк басуы куркыныч, әлбәттә, әмма кирегә юл юк бит. Иңкүлек аша пар сызык булып сузылган, караеп-калкыбрак торган атлы чана юлы, өстән караганда, шактый ук ышанычлы кебек күренде. Әминә, тәвәккәлләп, вак кына адымнар белән алга атлады. Кыз чокыр уртасына кереп җиткән мәлдә, аяк астында нидер чытырт-чытырт итте дә, сәке зурлыгы юл катысы, кызы-ние белән кинәт аска убылып төште. Ул җан ачысы белән: “Батып үләм лә! Кот-ка-ры-гыз!- дип кычкырып җибәрде. Аның әрнешле авазы әрәмәлек буйлап өскә, урман ягына таба сузылып менеп китте, ала-кола шәрә басу өстендә кайтаваз булып кат-кат яңгырады. Әрәмәлек уртасындагы ялгыз карамадан, канатларын шап-шоп бәреп, карт козгын күтәрелде, карлыккан ямьсез тавышы белән яман каркылдап, агач астына сузылып яткан үзе ише ач бүрегә хәбәр җиткерде:

- Карр! Сор-рры-кай, тор-р-р! Ят-ма хөрр-ррәсән-лә-неп! Берр-рәү батт-ты бу- ай! Шун-нда барр-рыйк! Форр-рсаттан фай-да-ла-нып калл-лыйк! Там-ак ялл-гап алыйк!

Тәнне куырып ала торган зәһәр салкын су, әүвәл кызның биленә чаклы җитте, ә бераздан көчәеп күкрәгенә кадәр үрмәләде. Ул, коты алынып, башы өстенә күтәреп тоткан почта сумкасын, бар көченә селтәнеп, алга таба томырды. Сумка лапылдап чокыр кырыена килеп төште. Аллага шөкер! Юкса, Сталин заманының закуннары аяусыз. Әгәр ачыгавызланып, хатларны-гәҗитләрне, пособие-пенсия акчаларын ташуга агызып җибәрә калса, япь-яшь башыңны Зөя төрмәсендә черетәчәкләрен көт тә тор. Ургылып төшкән ташу суы менә – менә үз эченә йотып ала дигән мәлдә, кызның гәүдәсен яман авырттырып, сынык җепсә кисәге агып килеп бәрелде. Әминә, мәче җитезлеге белән шуны эләктереп тә алды, ни арада үрә бастырып, су төбенә кадап өлгерде. Агач белән этенеп, җыйнак гәүдәсен пружина кебек атындырып, соңгы көче белән алга томырылды һәм сумкасы янәшәсенә, ләпелдек җиргә килеп төште. Кызның фирәзә күзләренә кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты. Иң мөһиме - ул исән калган иде! Ничек тә тизрәк торып басарга кирәк. Лычма су булган киемнәре галәмәт авырайган. Тешләре тешкә тими барабан кага, бөтен тәне калтырана, аяк-куллары, арка-билләре, берьюлы меңәрләгән энә чәнчегәндәй итеп, көйрәп авырта башлады. Кыз, яңа туган бозау кебек, әүвәл дүртаякланды, аннан соң, үзен мәҗбүр итеп, тырышып- тырмашып, хәле киткән аякларына басты. Әле авылга чаклы шактый ерак иде. Түзәргә, ничек кенә булса да өйгә кайтып егылырга кирәк. Түр як тәрәзәсеннән күзен алмыйча, газиз баласының исән-имин кайтып керүен әнисе түземсезләнеп көтәдер. Кайтып җитә алса, юеш киемнәрен сыгып, мич башына, аралыкка җәеп эләр, хатларын-гәҗитләрен сәке өсләренә, мич кашларына, киштәләргә таратып куеп булса да, ничек тә киптерү әмәлен табар иде әле. Мәтрүшкәле сөтле кайнар чәй эчеп җибәрсә, мич уентыгыннан алып, өч-дүрт бәрәңге ашап куйса, хәле яхшырмый калмас. Егәре киткән аякларын сөйрәп алга атлавы мең газап булса да, кыз ничек тә кызурак барырга тырышты. Туктап хәл алырга утырса, ул үзенең бөтенләйгә тора алмаячагын яхшы аңлый иде. Җитмәсә, күтәртмәле чабатасының бер шакмагы урыныннан кубып чыкты. Бераз чатанлап атлаганнан соң, җен ачуы белән икенчесен дә каерып алды да, турыдан саз ярып бара башлады. Ниһаять, көч-хәл авыл башына килеп җитте.

Басу капкасына сөялеп, бер мизгел уйланып торды. Җитү кыз, үзенә күз атып, якын итеп, сүз катып йөргән Хәлимнәр турысыннан суга төшкән тавык кыяфәтендә узарга читенсенде. Тәрәзә аша күреп калуы, йә капка төбендә очравы бар. Яхшы түгел... Тәвәккәлләп, өенә бакча артларыннан кына кайтырга булды. Ногманнар турында үзәнлек бар-барын, әмма ул Быкыр ермагы кебек тирән түгел лә. Алда - Изгеләр зираты. Анда бу якларга Ислам динен таратырга шәһри Болгардан килгән сәхабәләр күмелгән, дип сөйлиләр. Монда алыш булган, дәһриләр мөселманнарның изге канын койган, ди. Дөрестерме-юктырмы, төнлә бу тирәдә утлы өрәкләр биегәнен күрүчеләр булган, имеш. Әнисе аны: “Кызым, Изгеләр зираты яныннан узарга туры килсә, берүк әрвахлар рухына дога кылмыйча үтмә!” - дип, кат-кат кисә килде, югыйсә. Үз хәле хәл булгангадыр инде, мөгаен, Әминә бу юлы анасының киңәшен бөтенләйгә исеннән чыгарды. Гөнаһ шомлыгына, димәсәң, янәдән куркыныч тозакка килеп капканлыгын сизми дә калды. Монда Ычтапан бияләе чаклы гына сирәк әрәмәлек бар. Әүвәле, тал чыбыкларына тотына-тотына, кырын буенча ару гына килде Әминә, артык киң булмаган сулы ермакны, “ә” дигәнче, сикереп чыкты. “Монысыннан да исән-имин котылдым!”- дип куанып, иркен суларга өлгермәде, үр өстендә ят шәүлә барлыгын сизеп алды. Күзләрен күтәреп карагач, әйтерсең лә, кызны елан чакты. Кар таучыгы өстендә, кызыл авызын ачып, селәгәйле озын телен салындырып, үтә дә ябык, әмма зур гәүдәле бер бүре ыржаеп утыра иде.

- Илаһым, бакча артына кайтып җиткәч, ач бүредән талатканчы, ник Быкырдык чокырында гына тончыктырмадың мине? – дип, мышкылдап елап җибәрде кыз.

Ерткыч сак адымнар белән, як-якка чайкалгалап, әкрен генә аңа таба якынлаша башлады. Ул үтә дә хәлсез иде. Йоннары ялтырап тормый, сырты әллә нинди ала – чула, кабыргалары беленгән аркасына, уйдык-уйдык утраучык булып, ябагасы укмашып каткан, пычрак йон учмалары арык янбашларыннан да чукланып салынып тора. Күзләре алай ук хәтәр ялтырамый кебек, әллә ничек сәер карый сыман. Әллә кызга гына шулай күренә инде? Корсагы астында ике рәт булып тезелеп киткән имчәкләре буп-буш. Кыз аптырап авыл ягына каерылып карады. Күзгә башка һичкем чалынмады. Карашы белән таллык ягын айкап алды. Шул мәлдә сукмак читендәге кар астыннан бер метр чамасы озынлыктагы корыган ботак очы чыгып торуын шәйләде. Шуны иелеп алганда, кызның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Йолкыш булса да, ерткыч бүре белән күзгә күз карашып, монда катып торудан бер мәгънә дә юк. Бәхетең булып, гомерең киселмәсә дә, үпкәгә суык тидерүеңне көт тә тор! Юлда кайтканда, тәне кызыша, юеш киемнәреннән пар күтәрелә иде, ә хәзер аның гәүдәсен тоташ калтыравык алды. Кыз, бер мизгел уйланып торгач, иреннәрен кысты. Бу яшьтән һич кенә дә шушы имгәк бүре авызына керәсе килми иде. Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, ул кинәт тураеп басты. Ни булса - шул булыр, дигәндәй, таягын мылтык шикелле итеп бүрегә төзәп, күзләрен шарландырып - акайтып, дошманының куе соры танавына туп -туры карап, ышанычлы адымнар белән кыргый җанварга таба тиз-тиз атлап китте. Кызның күзләрендә хәтәр чаткылар кабынганын күреп, сизгер бүре ырылдап куйды, аннан туктап калды. Арт санына утырды. Әмма Әминәнең ясалма кыюлыгы биш-алты адым атлаган арада эреп юкка чыкты. Ул тагын күзләрен усал бүрегә текәп катып калды. Күпне күргән ана бүре хәлсез генә шыңшып алды. Ул кызның күз карашындагы әле баярак кына дөрләп янган утлы нәфрәтнең сүнүен, аның гаҗизлеккә алышынуын чамалады. Корбанын Быкыр чокырыннан бирле эзәрлекләгән бүрегә тагылып, ерткыч җанварны күздән язмыйча, астанрак кына очып килгән карт козгын, табигатьнең ике баласы: ана бүре белән яшь кыз арасында сүзсез генә барган үзара тартышуны, һавада әйләнә-тулгана, бик кызыксынып күзәтте. Кемнең җиңәчәген бик тә беләсе килде аның. Киек җанвар өстен чыкса, үләксә калдыкларын чукып, аның да тамагы туячагы көн кебек ачык иде.

Хәзер бүре миңа ташланачак, сары казык тешләрен бугазыма батырачак. Селәгәйле авызы белән битләремне, күкрәкләремне, ботларымны умырачак, дип, коты очып уйлады кыз. Фирүзә күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәште. Күңеленнән генә әнисе белән бәхилләште ул. Авыл ягына тагын бер каерылып карады. Куркуыннан усак яфрагы кебек калтыранган туташ туңуын сизми иде инде. Ул, бөтен вөҗүде белән Ходайдан ярдәм сорап, авыз эченнән генә пышылдап, белгән догаларын укырга кереште: “Аллаһуммә әхфәзна йа файяз, мин җәмигыль бәла йә вәл әмраз... ”

Ана бүренең күз читләре эренләп, юешләнеп тора иде. Корбанының хәленә кергән сыман, гыжылдап, авыр сулап куйды. Әгәр кешечә сөйләшә алса:

- Мин дә синең кебек бичара шул. Туып-үскән газиз урманымнан сугыш куып чыгарды. Мәскәү астында туплар шартлый, дөньяның асты өскә килә башлагач, сезнең төбәккә көчкә качып котылдык. Үзеңә бер дә тимәс идем дә бит. Әрәмәлек арасындагы өнемдә ачка тилмереп яткан балаларыма ашатырга, букчаңда берәр нәрсәң юкмы соң, ичмасам? – дигәндәй, нурсыз соры күзләрен кысып, кызга сынап карап торды. - Безнең мондый хәлгә таруыбызга сезнең авыл кешеләре генә гаепле бит. Гомерлек парымны- зур яллы ата бүрене, абзардан сарык бәрәне эләктереп чыгып килгәндә сезнекеләр атып үтерде. Олы хәсрәтемнән җиленемдә сөтем корыды, үзем чирләп егылдым, тәмам йолкыш хәленә калдым. Ялгызым гына өч сабыемны ашатып туйдырулары мең газап. Ач балаларым тәмам хәлсезләнде, бүген урыннарыннан кузгала алмыйча, тилмерешеп ятып калдылар. Синең иртәле-кичле бу сукмактан узуыңны күп мәртәбәләр күргәнем булды. Парым янымда, тамагым тук чакта үзеңә тимәдем ич! Хәзер икебез дә чарасыз мәхлүклар, - дип әйтер иде ул, мөгаен.

Кыз, тирән итеп сулады да, тагын бер адым алга атлады. Таягына таянып калмаса, һичшиксез җиргә авачак иде. Ә тәҗрибәле ана бүре нәкъ менә шул мизгелне түземсезләнеп көтә дә инде...

Кинәт авыл ягыннан ачы итеп сызгырган, ярсып эт өргән, һаваны ярып, чыбыркы шартлаткан тавышлар килеп иреште. Табан асты тимерләнгән ат чанасының чыелдап кузгалганы аерымачык ишетелде. Әлеге авазларның ни-нәрсә аңлатканлыгын кыргый киек кыздан алданрак абайлап алды:

“Яллы ата бүрене атып үтерүченең сызгыруы бит бу! Ул аны, һич ялгышмыйча, йөзләгән аваз арасыннан танып алыр иде. Егетнең башындагы йонлач бүрекнең язгы шаян җил алып килгән үтә дә якын исе танавына килеп бәрелүгә, ана бүренең тәне дерелдәп куйды, күзеннән сыңар яшь бөртеге сытылып чыкты: шул бәдбәхет! Газиз балаларының әтисенең башына җиткән явыз аучы! Яхшы чакта моннан таюың хәерлерәк. Аның белән очрашып, сабыйларын тома ятим калдырмас ич инде...”

Йолкыш койрыгын ябык сыйраклары арасына кысып, өмете өзелгән күз карашын каралып ямьсезләнгән карга төбәп, шыпан-шыпан әрәмәлеккә кереп сызды. Карт козгынның: “И-и, пеш-шмә-гән, авыз-ззы-на керр-ррәм дип торр-рган рри-зыкны ыч-кын – дырр-ды”, – дигән мәсхәрәле-үкенечле авазы һаваны телеп узды.

Ач бүре күздән югалуга, Әминәнең тез буыннары кинәт камырдай йомшарып китте. Ул юеш сумкасын куенына кыскан хәлдә, олаудан шуып төшкән бодай көлтәседәй сузылып, юл читендәге юеш карга ауды. Егет, чанага аякларын аерып баскан көе, утлы чыбыркысын баш өстендә хәтәр болгый-болгый, ашкынып атын кызга таба куа иде.

- Нәрсә, кабак кәлҗемәсе кебек бәлҗерәп төштең? Бүредән курыктыңмыни, матурым! Тор тизрәк! Салкын тидерәсең бит! Чанага утыр!- дип өзек-өзек боерыклар бирсә дә, кыз кымшанмады. Хәлим яшен тизлегендә чанадан сикереп төште. Калтыранган юеш гәүдәне җәлт кенә көчле кулларына күтәреп алды. Гаҗәпсенеп:

- Нишләп бөтен җирең манма су соң синең? Бәрлегә чумып чыкмагансыңдыр бит? – дип, сорау арты сорау яудырды. Тик аңа җавап бирүче булмады. – Әйдәле, матуркаем, очыртып кына өеңә кайтарып куйыйм үзеңне! – дип, егет ныклы адымнар белән чанасына таба атлады.

Ул аңын җуйган сөйкемле кызга үтә дә ягымлы караш ташлады. Аның нәфис битләреннән, уймак иреннәреннән, ап-ак муеныннан, ефәк чәчәләреннән исерткеч яз исе килә иде...

 

Хәмидә Гарипова

 

 Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: