Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Алтын басма

Үткәннәргә кайтып булмый икән, басмаларың алтын булса да...

Алтын басма күрдем бүген төштә,

Син аңарда басып торасың.

Кулларыңны миңа суза-суза

Чакырасың, алга узасың.

Абына-абына итәк чабуына

Сиңа таба җил-җил йөгердем.

Абындым да, тагын торып бастым,

Тез башымны шундый җимердем.

Сиңа таба йөгергәнем саен

Басма гына һаман ерагайды.

Күпме чаптым икән? Хәтерләмим.

Сагыштанмы дөнья саргайды...

Алтын басма курдем буген,

Көзге яфрак ята басмада.

Үткәннәргә кайтып булмый икән,

Басмаларың алтын булса да.  

Гөлфинә Һадиуллина. Алабуга шәһәре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев