8 ноябрь 2019 яңалыклары
-
8 ноябрь 2019 - 16:00Истанбулны тыңлыймКүзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны, Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.
-
8 ноябрь 2019 - 15:00Кышлар үткәч кайтырмын... (дәвамы)Теге иртәдә Гаяз турында коточкыч хәбәрне ишеткәч, Сәвия моңа ышана алмады. Әле кичен генә янында көлеп, шаярып йөргән кешенең мәңгелеккә югалуы һич тә мөмкин түгел иде. Тормыш бу кадәр гаделсез була алмый! Ни өчен әле шундый яхшы, япь-яшь кеше үләргә тиеш, ди?!
-
8 ноябрь 2019 - 13:00Мин дөньяны күрәм (дәвамы)– Нәзифәм, бәгърем, – диде ул, кызны кочагына алып. – Хәлең ничек? – Мин күрәм, Нәсим. Мин кояшны, сине, дөньяны күрәм. Ишетәсеңме, Нәсим?! – Чынмы, чынмы, кадерлем, чынлап та күрәсеңме?! Нәсим аны яңадан кочагына алды, энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күзләренә карады...
-
8 ноябрь 2019 - 11:00И, карак... (дәвамы)- Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде...
-
8 ноябрь 2019 - 09:00Күпер (ахыры)Улым турында шуны гына яза алам: безне каршы алгач, дачасына бәрәңге утыртырга дип китә дә, орлык бәрәңгесен чүпләп тутырырга дип нәүрәпкә төшкәч, метан газы белән агуланып шундук вафат була. Аның фаҗигале үлеме турында без икенче көнне генә ишетеп беләбез. Шул хәбәрдән мин, инсульт бәреп, инфаркт булып, шикәр авыруы башланып, урын өстенә аудым...