Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Минем киләчәгем - минем кулларда

Яшь йөрәкне алда ниләр көтә?

Әти-әни куанычы булып,

Туа бала якты дөньяга.

Яшь йөрәкне алда ниләр көтә?

Нинди язмыш нәни кулларда?

Тормыш дигән вакыт аралыгын

Кеше үзе язган, сайлаган.

Кемдер кыек юлга кереп киткән,

Кемдер туры юлдан атлаган.

Киләчәкне без язабыз икән

Һөнәрне дә үзебез сайлыйбыз.

Шайтан коткысына бирелмәсәк,

Димәк, дөрес юлдан атлыйбыз.

Үзебезгә зур максатлар куеп,

Тормыш үрләрен без яулыйбыз.

Бик теләсәк, зәңгәр күккә менеп,

Галәм киңлекләрен айкыйбыз.

Хыялларда такыялар үреп,

Сөйгәннәргә бүләк итәбез.

Әти-әниләрне хөрмәт итеп,

Тормыш диңгезләрен кичәбез.

Кайберәүләр түбән тәгәриләр,

Тайгак юлга кереп китәләр.

Яманнарны алар дус итәләр,

Киләчәкне шулай күрәләр.

Киләчәгем минем - үз кулымда.

Мин үземчә күрәм тормышны.

Һәм ышанам: бу сайлаган юлым -

Бәхет ишегемнең ачкычы.

Ильнара Хәбибуллина. Чистай районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев