Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Мәкле пирог

рецепт

1 ст кефирга 1 пачка разрыхлитель, 100 г шикәр комы, 100 г эреткән атланмай, 2-3 аш кашыгы мәк салып болгатабыз һәм 10 минут тирәсе шулай калдырабыз. Шуннан соң 4 йомырка, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы, он (мин 50 г тирәсе бодай оны һәм калганына дөге оны салдым) салып болгатабыз. Камыр каймактан куерак булырга тиеш. 200 градуслы мичтә әзер булганчы пешерәбез, әзерлеген шырпы кадап тикшерәбез.

Өстен үзегез яраткан рецепт буенча ясалган глазурь белән бизибез. Мин 3 аш кашыгы 15% каймакка 20-30 г тирәсе май, бераз шикәр пудрасы, 2 аш кашыгы какао салып ясыйм. Шуларны сүрән утта болгата-болгата эретәбез.




 

Рецепт һәм фото @leysan_happy84 аккаунтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев