Яңа шәһәрдә (бәян)
Бер көнне таң алдыннан тәрәзә пыялалары чылтырап ватылуга котлары очып уянып киттеләр. Кулына күсәк тоткан бер яшь кенә хатын, нәрсәдер сүгенә-сүгенә, соңгы өлгеләргә бәрә иде. — Әнә син әниеңне тый, ул, нәни балаларымнан аерып, минем законный иремне аздырып йөри, белдеңме?!
Икесе дә үзләре теләп яңа төзелешкә килделәр. Гөлгенә бала булдырырга теләми әле, бераз үзебез яшәп калыйк, ди, чүпрәккә, мәшәкатькә батарга өлгерербез, дип һаман суза. Ул да хаклыдыр, чөнки әле аларның үз «куышлары» юк, кеше катында, кеше күзенә карап яшәү икесенең дә горурлыгын бик нык ашый, изә иде. Ичмаса, квартир тизрәк алырбыз, дигән өмет белән алар Чаллыга килделәр. Икесе ике торакка урнаштылар. Вагонга икесе бергә керергә бик өметләнгәннәр иде, салкын булса да икең бергә торсаң ялкын булыр, диешкәннәр иде, андый вагон да балалары булганнарга гына тәти икән әле.
Берничә көннән Нәфис Гөлгенәне сагына, тели башлады. Гөлгенә аның дәртенә бик чик куеп кына, үзенең сроклары буенча гына якын китерә иде. Менә Гөлгенә янына яткыра торган алтын вакыт җитте дә үтте, тагын килеп җитте. Нәфис төннәрен тынгысыз йоклый башлады. Көндез ул Гөлгенәне күрә, кичен ашханәдә бергә ашыйлар, кайчак торакка кайтып, сөйләшеп утыралар, әмма шуннан ары берни дә эшләп булмый иде... Җәй булса җаен табар идең инде, хәзер кыш. Биредә Гөлгенә караватына икәү ятып бервакыт төн кунганнар иде, бүлмәдәш кызлар тавыш чыгардылар, икенчесендә комендантка барып әйткәннәр. Комендант бик усал, ләтчә хатын күтәрелеп бәрелеп Нәфискә ябышты. Теле өнеңне ярыр, караңгылар, валлаһи. Нәфис чак кына «ычкынып» китми түзеп калды, шул тикле җанга тияргә, кимсетергә тырышты теге ләтчә. Ирләргә бик әшәке үчле нәрсә икәне әллә каян күренеп тора иде.
Менә алар урамга чыктылар да бер-берсенә сыенып басып торалар. Нәфис борсаланса, нишләргә белми, дәртенә буылып, хатынын кочаклый, ләкин аның белән генә канәгатьлек килми иде.
— Гөлгенә, берәр җаен тап инде үзең?— дип ялвара ул.
— Карале, нишләтим инде мин сине? — ди Гөлгенә салмак кына. Ул алай ук дәртле түгел, кара сабырлы, ир-атсыз да тора ала, ир тәме әле аңа йөгермәгән. Нәфиснең аның салкынлыгына ачуы килә, тешләрен шыгырдата, йодрыкларын йомарлый.
— Бүлмәдәш кызлар белән сөйләш, җайла шунда.
— Ничек? Алар күбесе кыз кешеләр, хатыннарны аңлыймыни? Аннары саф булып кыланулары чиктән ашкан.
— Кем баш соң сезнең бүлмәдә, кемнең сүзен ныграк тыңлыйлар диюем?.
Теләсә нинди коллективта рәсми булмаган бер баш кеше калкып чыгучан. Чөнки кешеләр акыллары, тормыш тәҗрибәләре белән тигез түгел. Бергә-бер бүлмәдә берничә кеше җыелып тора башлагач, кемнең ничек икәне бик тиз беленә. Кемнең «түшәме» биек, кемнеке тәбәнәк? Кемдер акыл ягыннан, тәҗрибәсе, чослыгы ягыннан бүтәннәрдән өстен. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: бүтәннәр аның сүзен тыңлаучанга әверелә. Ул «башлы»ның сүзләре, киңәшләре дөрескә чыкса, аның авторитеты бермә-бер артып, кагылгысыз булып китә инде. Коллектив аның сүзен тыңлап, төрле эшләргә бара ала. Нәфис шуны истә тотып әйткән иде.
— Бездә һәркем үзенә баш, һәркемнең үз флагы бар, беләсеңме? — Гөлгенә шаркылдап көлеп җибәрде.
— Ничек инде флагы бар?— Нәфис аңлап җиткермәде, аның көлүен ошатмады, юк, Гөлгенә минем дәртне аңламый дигән уй-елан кинәт миен чагып китте.
— Флаг нәрсәне белгертә соң?
— Укыганың юкмыни? — Флаг булса, дәүләт була.
— Соң шуннан?— Нәфиснең аңлап җитмәве тавышыннан аңлашылды.
— Дәүләт үзе мөстәкыйль була, беркемгә дә гозере төшми торган. Бездә дә кызлар шулай, барысы да хәтәр гыйффәтлеләр инде...
Кая куярга белмәгән көчле дәрттән Нәфискә дөнья тар булып тоела башлый.
Нәфис ташчы. Ләкин бригадада эш бер дә йөрәгенә ятмый әле. Идарә мөдире дә әллә нинди арка сөяксезрәк кеше, ахры. Килә дә кычкырына, ташчыларны стена салудан алып, чүп-чар эшкә куша. Чөнки кирпеч, измә өзмәс килеп торуны тәэмин итә алмый.
— Без ташчылар, бүтән эшкә бармыйбыз, чүп-чарны подсобниклар да җыя ала. Ә монда стена салучылар...
— Кем ул без?— дип элеп алды начальник.— Син әллә Николай икенчеме, ул үзен «без» дип әйтә торган булган. Син, Мәмәшев үз исемеңнән генә сөйлә.
Син бармасаң, бүтәннәр барыр.
— Без дә бармыйбыз,— диде ташчылар.
— Ә сез Мәмәшевне тыңлыйсызмы? Ярар, нәрәт япканда барыбер минем янга киләчәксез.
— Ярар, куркытма, Сәлим Григорьевич,— дип бик тыныч, килешүчән итеп әйтә Нәфис аңа карап.
Теге йөзен читкә бора, күренеп тора, килешәсе килми. Ләкин Сәлим Григорьевич үзе дә нәрсәдер сизеп ала, үз кул астындагылар белән болай сөйләшергә ярамаганын, үзенең хаклы ук түгеллеген эчтән аңлый кебек ул, әмма сер бирергә теләми, начальник булып каласы килә, юкса, бик басымчак итеп бетерәләр, малайсыта башлыйлар.
— Бүгенгә генә эшләп торыгыз инде,— дип ялынган тавыш белән ялвара ул үзенең бая каты бәрелүенә үкенгән кебек һәм үзенә-үзе кимсенгән кебек китеп бара.
Эшчеләр, әлбәттә, тыңлыйлар, яхшылап әйткәнне кемнең әле кире кага алганы бар? Эшлиләр. Әмма икенче көнне дә кирпеч китереп җиткермиләр. Тагын юк-бар эш белән көн үтә. Прораб Дьяков килә, ипләп кенә аңлата, ярар, без Сәлим Григорьевич белән килештек. Нәрәттә сезне кимсетмәбез, эшләгез инде. Эшче тагын сүз тыңлый.
Аннары Нәфиснең эчен тагын шул тырный: прораб көн дә нәрсә эшләнгәнне башкалардан сорап язып утыра, үзе өстәл артыннан чыкмый. Ә ялкаулар тик утырсалар да эшләдем дип яздыралар. Нишләргә? Моны Сәлим Григорьевич үзе дә белеп тора. Нәфис шул хакта прорабка әйтте, теге каршы бер сүз дәшмәде, әмма Сәлим Григорьевичка җиткергән. Нәфис үз өстенә бәла көтеп йөргәндә, аны бригадир итеп күтәреп куйдылар. Нәрсә бу? Нәфис нәрсә уйларга белмәде, сөенде дә, көенде дә. Әмма тотынса ул эшне ихлас белән генә башкара инде. Бригаданы бераз «кысарга» мәҗбүр булды. Соңга калуны, эштән иртә китүне бетерде, измә килсә, шуны кирпечкә салып бетермичә объекттан китмиләр иде. Әмма нәрәт тутыру системасы шул көе кала килде.
Беркөнне әйбәт кенә эшләп ятканда, кранчы ара плитәсен биргәндә Тимкинның аягына төште һәм шактый каты яралады. Ул «ах-вах» килеп этаж баскычы мәйданында ята. Нәфис, телефонга дип баскычтан шап-шоп йөгереп аска төшеп барганда, подъездга Сәлим Григорьевич үзе килеп керде.
— Ни хәл, нәрсә булды?—дип тыны-өне калмаган Нәфисне туктатты ул.
— Юк, ашыгыч ярдәм кирәкмәс, өйдә генә ятсын, ярасы нык түгелдер ич,— диде һәм Нәфискә карады.
— Бераз сыдырып киткән, әмма сөяге исән-сау.
Нәфис аңа карап тора, ашыгыч ярдәм нигә кирәк түгеллеген аңларга теләп. Шул арада Сәлим Григорьевич үзенең шофёрына кычкырды. Теге шунда ук тугры эттәй атылып килеп тә җитте.
— Әйдә, анда Тимкин аягын имгәткән, күтәреп машинаңа сал да, торакка илтеп куй. Мин җәяү генә кайтырмын,— диде ул баскычтан җәһәт-җәһәт өскә таба атлап.
Тимкинны машинага чыгарып утырттылар. Ул үзе дә врач-мазар турында сүз кузгатмады.
— Иң элек больницага барыгыз, шунда бәйләтегез, каратыгыз, аннары өенә илтеп куярсың,— дип әйтеп калды Сәлим Григорьевич.
Алар киткәч:
— Тимкин травмасы хакында акт язып тормассың,— диде Сәлим Григорьевич Нәфискә таба төбәлеп. Аның кечкенә соргылт күзләре ничектер аксыл керфекләре белән «тал песиен» хәтерләтте.
— Нигә алай дисез?
— Нигә, нигә? Әнә бригададан сора, әллә айдан төштеңме?
— Акт төземичә ничек акча алсын ул?
— Акт төзесәң, травма өчен премияне кисәчәкләр. Бер кеше өчен бригада каза күрә, белдеңме?
— Ә ул больничный листок алса?
— Мин аңа алмаска әйттем, ишетмәдеңмени? Өйдә генә ятсын, ә нәрәтне аңа да тутыр, эшләгән кебек зарплата алыр, аңладыңмы?
Ул Нәфиснең һаман нидер аңларга тырышудан җыерылган маңгаена карап алды һәм башы тиз эшләми икән моның дип уйлап куйды. Аңа шулай уйлау рәхәтрәк иде.
— Мин риза, рас сез кушкач,— диде Нәфис, бу эшнең ничегрәк буласын башыннан үткәреп алгач.
Сәлим Григорьевич китте. Нәфис нәрәтләрне «телдән тутыру» булганда Тимкин эшләмәсә дә эшләде дип язу әллә ни гайре табигый эш түгел инде дип уйлап, үзен тынычландырды...
Кичен Гөлгенә янына керде. Тулай торак кызлары аны чытык чырай белән
каршыладылар, карашлары энәле иде. Озак тора алмады, Гөлгенә белән чыгып
киттеләр. Тышта суык, йөрделәр-йөрделәр дә, бер подъездга кереп җылынып
тордылар. Гөлгенә ничектер Нәфистән суына барган шикелле тоела иде. Тотасы
килгән җирен тоттырмый, үбүе дә әллә ничек мәҗбүриятне үтәгән шикелле генә
тоела. Инде алар ир белән хатын булып тордылар, хәзер исә Гөлгенә үзен кыз
чагындагы кебек итеп тотарга тырыша, гүя ул Нәфис хатыны түгел, гүя Нәфиснең
аңа бернинди хакы юк. Гөлгенә үзен кызлар кебек тоткан була, базарын күтәрә.
— Нәрсә син кыланган буласың, кызларыңның гыйффәтле булып маташуы
сиңа да йоктымы әллә?
— Белмәссең, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың,
диләрме?
— Минем арбадан кайчан төштең соң әле?
— Белмим,— дип серле итеп көлә Гөлгенә, Нәфис дәртеннән тулышып,
нишләргә белмичә, аның тирәсендә бөтерелә, дәртен текәндерә алмаганга
чиксез ачуы килә аның.
— Карале, мин сиңа гел кирәк түгелмен икән?
— Нигә алай дисең?
— Соң бит син мине бар дип тә белмисең? Аңламыйсың син мине, менә
шул.
— Юк, туктале, алай дияргә нинди нигезең бар?
— Таш та таш, син дә таш, минем хатын булсаң, бергә йокларга ичмаса
берәр әмәл табар идең?
— Нигә, бергә йоклау гынамыни соң семьяны тотып тора, таркатмый?
Аңламыйм?
— Аңламыйсың шул. Ир кадерен, ир татын белмисең син. Сугыш чорында
яшәтәсе бар сине.
— Белмисең дип, синең аягыңа егылыйммыни инде?
— Юк, андый начарлык һич кирәк түгел,— диде Нәфис ялгыш кычкырышып
китмик дип куркып.
Менә бит бергә йоклаган чагында Гөлгенә бик назлы, әйбәт, кайнар иде.
Сүзен сөйләп бетерә алмый торган иде, ә хәзер бөтенләй алыштырган шикелле.
Нәфис боегып, кимсенеп башын түбән ия, Гөлгенә моны сизә һәм чын күңелдән
кайгырган кебек әйтә:
— Соң нишлим инде, бер кыз да сүзне тыңламый: ул кергәч бер 20 минутка
чыгып торсагыз иде дип үтенгән идем, көлделәр генә.
— Алай турыдан әйтәләрме аны, юләр. Мин инде хәзер анда барырга да
оялам.
— Ә мин синең күзләре белән ашый торган бүлмәдәшләрең янына бүтән аяк
басмыйм. Беркөнне дә нәрсәдер төрттереп-төрттереп сәйләштеләр, оятсызлар.
Тимкин терелеп эшкә чыкты. Өйләдән соң конторга акча алырга килде.
Әмма баш бухгалтер бирмәгән. Тимкин, ачуланып, Мәмәшев янына
кайтты.
Ул нәрәтне тутырмаган дип исәпләгән иде.
— Мәмәш, нәрсә минем белән тычканлы-мәчеле уйныйсың?— диде ул
ачуланып. Аның кара төрткеле йөзе ямьсезләнеп, дорфаланып китте.
— Нинди мәче, нинди тычкан?
— Син мәче, ә мин синең тешләреңә капкан тычкан,— диде Тимкин.
Әмма Нәфиснең берни аңламаганы йөзеннән күренеп тора иде. Шуңа күрә
эшнең асылын бер сүз белән әйтте.
— Миңа акча түләмәделәр.
— Ничек түләмәделәр? — Шулай диген, нигә баядан бирле күләгәләп
торасың? Мин нәрәтләрне сиңа да тутырып бирдем.
— Бюллетень алмаска дип үзегез әйттегез бит.
— Мин хәзер конторга барам, төбенә тоз салып киләм,— диде Нәфис һәм
кирпеч тезә торган рәтен почмакка кадәр салып китерде дә, мастерогын куйды.
Почмакны өяргә ул тәҗрибәле бер ташчыны бастырды. Үзе сумкасын ачып,
ниндидер кәгазьләр алды.
Өйлә җиткән иде инде. Ул конторга керде. Керү уңаена Сәлим Григорьевич
бүлмәсенә үтте.
— Нигә Тимкинга акча түләмисез, Сәлим Григорьевич — дип юаш кына,
гаепле шикелле генә мөрәҗәгать итте ул кул кысышып исәнләшкәч.
— Ничек инде эшләмәгән кешегә түләргә? Нинди статья буенча түләргә?
— Соң бит үзегез әйттегез, Сәлим Григорьевич.
— Мин әйтермен дә кайтырмын да, минем телгә басма син, яме.
Аның йөзе кинәт кырысланып, елмаю сызыклары кинәт юкка чыкты.
Бөтенләй башка бер йөз шикелле үзгәреп калды. Елмайган йөзе белән
кырысланган йөзе арасында аерма зур иде, аны танымаслык дәрәҗәдә үзгәртте,
гүя синең каршыңда бүтән кеше пәйда булган кебек иде.
Мәмәшев нәрсә әйтергә белми аптырап калды.
— Ярар, бригададан җыеп түләрбез,— диде ул Сәлимнең кырыс, сызыклары
турыланган һәм болытланган йөзенә карап. Аннары куен кесәсеннән бер кәгазь
чыгарып, начальникка сузды.
— Ә менә бу нәрәтне сез түләрсезме?
Сәлим Григорьевич игътибарсыз гына кәгазьне алды да укыды, аннары
тирән итеп сулады, аның калын җилкәләре селкенеп куйды. Мәмәшев исә, бу
шайтан эшне сизде ахыры, дип курка да башлады.
— Прораб, бригадир кул куйган, әлбәттә, түләнә бу нәрәт,— диде ул
шулай ук әлләни исе китмәгән шикелле генә. Әмма аның кинәт нәрсәдер
эчтән уйлаганлыгы беленеп калды. Мәмәшев кәгазьне алырга үрелде, ләкин
начальникның агач тамыры кебек кулы кәгазь өстенә ятты.
Мәмәшев чыкканда аны иптәшләре көтеп торалар иде.
— Ну, түлиме, юкмы?— диде кемдер.
— Ярар, йөрмәгез лә, ачка үлмәм әле,— дип калган булды Тимкин. Ул үзе
бик әйбәт кеше, шуңа күрә Нәфис аның өчен тартышып йөргән көне.
— Барыбер, юрист аша алам мин ул акчаны,— диде ул Тимкинга карап.
Теге кулын селтәде.
— Сәлим Григорьевич ниндидер кара шәхес, ахры,— диде берсе.
— Ярар, Тимкин, кайгырма, бер җае чыгар әле,— дип юатты Нәфис егетне.
Тегенең исә яңак асты ничектер тартылып килеп, бүлтәймәләнеп тора, ачудан
тешен кыскан кеше шикелле иде.
— Хатын-кыз кебек әйткән сүзендә тормый, нинди баш инде ул?— дип
ризасызлыгын әйтте икенчесе.
***
Ике көн үтте. Мәмәшев трестка барырга һәм Тимкинның акчасын юллап
алырга җай эзләп баш вата иде. Бер дә буш ара тими. Бүген тагын булмады,
дип үкенеп, эш беткәч иптәшләре белән китеп барганда, контор мөдиренең
машинисткасы каршыларына килеп чыкты. Ул һәрчак чалбар киеп, буянып-
ясанып кына йөрүче кыз иде. Аңа барысы да шатланып карады.
— Әй, тамгалы атом, нишләп йөрисең? — дип шаяртты бер егет.
— Син нәрсә, миңа беркемнең дә тамга салганы юк әле,— диде кыз елмаеп,
аның төйнәп куйган кызыл бант кебек калын иреннәре турсаеп калды.
— Тимкин, акча алырга бар?— диде ул аны танып алып.
— Нинди акча тагын?
— Травма өчен диме шунда? Әйдә, травматик,— дип күңеллеләнеп китте кыз.
— Миңа да акча юкмы анда?— дип юри шаяртты Нәфис.
— Ә-ә,— диде кыз, нәрсәдер хәтерләргә тырышып бер бармагын кашына
китереп төртеп торды. Аның кулы гаҗәп матур иде. — Ниндидер приказ яздым
мин сезнең фамилия белән, чын.
— Приказ?— дип шаккатты Нәфис, аның йөзенә борчу бәреп чыкты. — Ни
турында икәнен хәтерләмисезмени?
— Исемнән чыккан шул,— диде кыз елмаеп. Хәер, мондый чибәр кызларның
хәтере начар була инде. Тик шулай да аларны матурлыклары өчен гафу
итәләр.
Нәфис теге үзе бер көн Сәлим Григорьевичка биргән нәрәт турында уйлады,
ул аны миңа каршы документ итеп кулланачак, аның кулына биреп калдыруына
хәзер үкенеп бетә алмады. Ул нәрәт бер дә булмаган эшләрне теркәгән иде.
Җир эшендә, әйтик, канау казу бар, ярым канау казу бар. Канау казу булса,
кеше биеклеге итеп казу исәпләнә, ярым канау ул — тубыктан гына бер чокыр
шунда. Ярымканауны канау дип язып, нәрәт белән күп акча каерырга була.
Сәлим Григорьевич моны бик белеп бетерми, кай вакыт шуңардан файдаланалар.
Әлеге нәрәтенә кул куйдырып, Нәфис аны акылга утыртмакчы булган иде.
Әмма менә үзенә каршы хөкем актына гына әйләнде бит. Күп белдекле булып
йөрсәң, шулай була ул. Алсалар, синең акчаңны алалармыни? Мөдир үзе белә
торгандыр әле. Хәзер ул минем квартир чиратын да артка чигендерәчәк инде.
Юк, ник мин үзем утырган ботакка үзем балта чабам икән? Әнә Гөлгенә дә
шуңа күрә миннән суынып бара. Күрә бит ул минем үземә берни дә казганып
ала алмаганны? Шулай ук шома гына җылы урынга үрмәләгәннәрне дә күрә.
Алар астан гына эш йөртеп, фатирны да әллә кай арада алып куялар, без
монда коммунизм төзибез дип көн янып, төн янып тау чаклы өмет белән
эшләп йөргәндә, алар яңа квартирга күчәләр дә куялар. Каласың кызыл өметең
белән авызыңны ачып. Өметең чәлпәрәмә килә. Аннан тагын өметне терелткән
буласың, тагын көне-төне казганасың, өмет тә зурая, тагын тау чаклы өмет белән
алгысынып эшли башлыйсың. Янасың, көясең, булсын инде дип тырышасың,
тир түгәсең. Дөреслек ул барыбер җиңеп чыгар, шаһлыкны үз кулына алыр,
миңа да квартир булыр дип өметеңне сүндерми көйрәтеп йөрисең. Шунда
кинәт... син исемлектән тагын төшеп калгансың... Бер ялагай, тәлинкә ялаучы
яңа квартирга кереп тә утырган. Дөреслегеңне кочаклап, тагын тулай торакта
каласың. Кочакта «дөреслек» күбәйгән саен, Гөлгенәгә анда урын тарая, ул
бөтенләй кочакка якын килмәс була: тор үзеңнең дөреслегең белән, әгәр ул
сиңа хатыныңнан да кадерлерәк икән.
— Син инде туры Тукай булып йөрисең дә, коры каласың,— дип әйтте аңа
Гөлгенә үпкәләп.
Ул хаклы инде, күпме болай аерым яшәргә мөмкин? Арага әллә нинди тау
өелә бара, субүләр пәйда була бара шикелле. Без икәү бергә яшәп кенә ул
«тауны» бетереп, бозланырга ирек бирмәгәнбез, ахрысы. Әнә бит хәзер Гөлгенә
гел үзгәреп бара, әйтерсең лә ул минем хатыным булмаган, түгел дә кебек.
Тот та яңадан өйлән үзенә, барысын да яңадан башла... Юк, болай булмый...
Сәлим Григорьевич белән ничек тә уртак тел табарга кирәк. Әйбәт кеше бугай
ул, әмма үзе мөстәкыйль генә фикер йөртергә, карар кабул итәргә куәсе җитеп
бетми. Ярар, аңа каршы барырга ярамый, бу миңа бер сабак булсын! Әгәр
«нәрәтем»не, ачуга алып, миңа каршы кулланмаса, ак тәүбә, кара тәүбә, бүтән
аңа үзери генә барачакмын. Әгәр дә ул «нәрәт» мине аяктан егып ташласа, бу
төзелештән бөтенләй китәм. Гөлгенәгә дә шулай әйтәм. Чөнки егылган җирдән
торып кеше рәтенә басу өчен минимум өч-дүрт ел кирәк, анысы факт. Квартир
турында сүз дә булуы мөмкин түгел...
Нәфис шулай уйланып барды.
Тимкин теге кыз белән шаян сөйләшеп, тел тегермәнен тарттырды:
— Хәзер акча алам, клубка тансыга барабызмы?— диде ул киртләч-очлы
ак тешләрен күрсәтеп. Аның тешләре тигез булмаса да, шикәр кебек ак иде.
Кыз бантик кебек калын иренен кыймылдатып куйды, ниндидер кинаяне
белгертәсе килде аның: кызганунымы, әллә горурланунымы, анысын Тимкин
төшенә алмады.
— Әллә бүтәннәр өстенә бастыммы?— дип аптырады ул. Аның тавышы
шаянлыгын җуйган иде инде.
— Бастың,— диде кыз оялган шикелле тавыш белән.
— Аңлашыла, әллә ярәшкән киявеңме?
— Әйе.
— Баштук әйтәләр аны. Аңлашыла,— диде Тимкин юл буе сандугач шикелле
сайравына уңайсызланган кебек. Аннары җитди рәвештә әйтеп куйды:
— Мин әле камыт кияргә ашыкмыйм.
— Өйләнү камыт киюмени?— диде кыз көлгән кебек итеп.
— Ә нәрсә булсын тагын? Менә җигелеп кара әле, белерсең.
— Әллә синең җигелеп караганың бармы?
— Юк та...— дип нидер әйтеп бетермәде ул.
— Егетләр башта шулай диләр, ә үзләре ничек камыт кигәннәрен сизми дә
калалар.
— Кызлардан инде, кызлардан...
— Үзегез теләп килгәч, кызлар камытны кигертә инде.
— Телисең дә аны, теләмисең дә, шайтан белсен,— диде Тимкин аптыраган
тавыш белән.
— Теләмәгәнгә көчләп кидермиләр,— диде кыз һаман теле ачылып. Бу
сөйләшү аңа кызык иде бугай.
— Кызларда көч, алар кичерә белә...
— Ә синең киясең килми, үзең кызларга кармак салырга оста?
— Сөяксез тел сөйләнә инде. Камыт киясе килми, әлбәттә, әмма шул
камыттан башка да яшәп булмас ахры.
— Менә-менә шул-шул,— дип кыз йомшак кына көлеп куйды.
Алар конторга килеп җиттеләр. Анда игъланнар тактасында: Мәмәшев өч
участок мастеры итеп билгеләнә, дигән приказ эленеп тора иде. Нәфис нәрсә
дип уйларга да белмәде, бөтенләй көткәннең киресе килеп чыкты бит.
Шуннан ул мастер булып эшли башлады. Әмма башта иптәшләр алдында бик
уңайсыз булды. Алар Сәлим Григорьевичны төп башына утыртырга «заговор»
корып йөргәннәр иде бит, кинәт кенә Нәфисне күтәреп куйгач, иптәшләрнең
Нәфис безне саткандыр дип уйлаулары бар иде. Чын уйлаганнардыр да:
безнең серне алыр өчен генә йөргән икән сырпаланып, яклаган булып, дигән
фикерләр башларына килми калмагандыр. Нәфиснең үзенә дә бик читен иде.
Нишләргә? Аптыраулы, эчке уйлы карашларын сизенә ул. Алар үзләре өстенә
ниндидер бәла көткәнрәк шикелле карыйлар, элеккеге ышанып карау ничектер
тоныкланган, арага нәрсәдер кергән, шикме, көнчелек угымы? Сөйләшкәндә
ниндидер салкынлык килеп бәрелә. Эштә берәр тәнбиһ ясасаң да ничектер
шыгырдый-шыгырдый гына тыңлыйлар, канәгать түгел икәнлекләре сизелеп-
сизелеп китә.
— Егетләр, әйдәгез, эштән соң бу чүпләрне тазартып ташлыйк әле, бездән
соң килгәннәр каргамасын,—дип әйтте Нәфис бер көнне. Әмма берсе дә
элекке кебек, урыныннан кубып, эшкә атылмады; каядыр читкә караган булып
мыгырдандылар; кайсы ишетмәмешкә салынды, кайсы хәйләкәре шунда ук риза
булып сөйләнде. Әмма бары сүз өчен генә икәне күзенең дулкыныннан беленеп
тора иде. Ярар, дигән була ул, ярарның башы авыртмый, мең тапкыр риза була,
әмма бер тапкыр да эшләп карамый үзе, синең күз алдыңда шулай итә ул, ә күз
артыңда бөтенләй икенче була. Һе, эшләрмен, тот, дип әйтә ул Нәфис киткәч,
эш дуракларны ярата, ә мин, шөкер, әле алай ук төшеп калганнардан түгел! Хәзер
алар миннән үч алырга да күп сорамаслар, дип коты чыга Нәфиснең. Менә бер
яхшының бер начары бар, дигән әйбер шушы була торгандыр инде.
Бу хакта Гөлгенә белән киңәште Нәфис. Ни әйтсәң дә, иң якын кешең
мондый очракта хатын булып кала икән шул. Гәрчә ул синнән шулай ук ерагая
барса да, барыбер аның белән сер бүлешмичә булмый икән. Дөнья, кешеләр
катлаулы — бер үзең генә ерып бара алмыйсың.
— Әйдә, бер иптәшләреңне җыеп утырыйк, синең дәрәҗәне юу да булыр,—
диде Гөлгенә.
Нәфис һич көтмәгән иде мондый акыллы сүзне, бераз башын эшләтеп алды
да, риза булды.
— Ләкин кайда җыелырга? Бездә мөмкин түгел, комендант бик җенле
кеше.
— Мин кызлар белән сөйләшеп карыйм,— диде Гөлгенә, ничектер канәгать
рәвештә.
Нәфис аңа карады һәм кинәт күңеле нечкәреп куйды, ул Гөлгенәне жәлләгән
сыман хис кичереп алды.
— Ахры син дә бик арыйсың?— дип аның иңеннән тотты.
— Һаман сызым, расчёт белән утырыла. Казаннан килгән геодезик карталарга
күп кенә төзәтмәләр кертергә туры килә шул.
— Урынга да чыккалыйсыңмыни?
— Бүген дә Түбән Кама ягында җир борауладылар, мин керн алырга
бардым.
— Нәчәлник ничек соң? Хәзер бик бәйләнмиме?
— Тыныч әле бу арада, миннән бүтәннәргә күчте.
— Чират кайчан җитәр, диген.
Нәфис көлеп җибәрде. Гөлгенәне кочаклап алды да бер яңагын битенә терәп
торды. Бүген Гөлгенә ничектер бик әйбәт иде, җайга гына ятып тора, күңелне
эретерлек итеп сөйләшә. Иреннәре арасыннан чыккан сүзләр гамьле, җылы,
элеккечә кар йомарлыгы кебек салкын түгел иде.
— Бирегә килгәнгә үкенмисеңме?— дип сорыйсы итте тагын Нәфис.
Иркә кыз булып эшкә күнекми генә үскәнгә, хәзер Гөлгенәгә шактый авырга
туры киләдер дип исәпли иде ул.
— Әллә? Кайда да бер кояш түгелмени?
— Биредә сиңа кояш җитеп бетми шул,— дип Нәфис аны кочагына кысты,
озак кына җибәрми торды...
***
Кызлар бүлмәсендә дә, ирләр торагында да җыелып утыру мөмкин булмады.
Тимкин белән Мәмрәев иске шәһәрдә частныйда торалар иде, шунда җыелдылар.
Менә кайчан Гөлгенә үзен чын хуҗа итеп тойды. Барысына да җитәкчелек итте,
ир-атка боерык бирүдән ул чын рәхәт таба иде. Аңа барысы да буйсына, аны
тыңламый булдыра алмыйлар иде.
Тагын шунысы да бар: биредә яңа шәһәрдә аракы сатмыйлар иде. Гөлгенә
барыбер юнәтте, ял көнне Минзәләгә барып, бер сумка тутырып алып кайтты.
Табында «Экстра»ларны күргәч, егетләргә дәрт керде, йөзләрендә җиде кояш
нуры балкый башлады. Ә берәр рюмка салгач, тагын да җанланып киттеләр.
Тәбәнәк буйлы, кырт кискән очлы борынлы Мәмрәев, кулларын уа-уа, өстәл
астында аягын тыпырдата башлады.
— Безнең мастер дөрес кеше ул,— дип мактап куйды Тимкин да. Аның йөзе
шәраб тәэсиреннән роза чәчәге кебек булып алсуланган иде.
— Без ул Сәлим Григорьевичне бер утыртабыз әле, чын,— дип сөйләп китте
Мәмрәев.
Аның да чыбырткы бетчә баскан бите ничектер шомарып, матураеп киткән
шикелле булды. «Жумба балыгы шикелле бик шома ул, һич тотам дигәндә
кулдан шуа да төшеп китә».
— Батенчукка әйтсәм, ул аның койрыгына басачак әле,— дип мактанды
Янбишев. — Без Батенчук белән Братскида бергә булдык. Ул бер караудан
кешене шәйләп ала.
— Әгәр заводны 1974 тә төзеп бетерсәк, автомобиль короле Форд партиягә
керергә гариза язам, дигән, имеш.
— Әй, сөяксез тел ни сөйләмәс,— дип берсе кул селтәде.
— Булыр да, син алай дип әйтмә әле, парин. Америкада да, димәк, мондый
темплар юк.
— Америка инде «тәрәккыятнең» иң югары ноктасына, апогеена җиткән,
хәзер алар шул ноктада ничегрәк тотынып тору ягын кайгырталар,— диде
Нәфис. Каршы төшеп тә, хуплап та сүз әйтмәделәр, бу мәсьәләдә төтеннәре
йөрми иде ахрысы. Ләкин Мәмрәев урыныннан сикереп торды.
— Юк, юк, син дөрес әйтмисең, гөлием,— дип башын селкеде ул. Аның
үзеннән бигрәк салган шәраб пары шулай сикереп торып каршы төшә иде
шикелле. — Мин ул симереп котырынган кәбихләрне менә бу кулларым белән
буып-буып ыргытыр идем. Алар безнең хәлне белми, гөлием, белми. Безгә
сугыш күпме газап китергәнне, күз яшенең, түгелгән канның чын бәһасен
белмиләр. Аларның бер бомбага тотуны, бер ачлыкны күргәннәре юк. Бу
яктан алар тәрәккый иткән түгел, артта калган халык. Кайгының, күз яшенең
ни икәнен белмәсен әле кеше?! Кешеме ул шуннан соң? Мин күз яшенең ни
икәнен, бәланең нәрсә икәнен белмәүчене, гомумән, кешегә санамыйм. Шулай
бит, Гөлгенә, әнә ул хатын-кыз кеше, нечкә күңел иясе әйтсен.
— Мин Мәмрәев сүзләренә кул куям,— диде Гөлгенә.
— Ә син кул куясыңмы, Тимкин? — дип рюмка тотты Мәмрәев. Эчәрдән
элек тагын Янбишевкә таба борылып чәкештерергә сузды һәм тагын сорады:
— Янбишев, син дә кул куясыңмы?
— Куям, куям, ике кулымны да куям,— диде тегесе.
— Ике кулыңны да куйма, берсе рюмка тотарга кирәк,— дип икенчесе
шаяртты һәм дәррәү көлеп җибәрделәр. Шул көлү салюты астында рюмкаларны
бушатып та куйдылар.
Мәмрәевнең башына китте, ахрысы, сөйләнергә тотынды.
— Бу йортны салып бетергәч, өйләнәм, Нәфис, менә күрерсез,— диде ул
җетеләнгән күзләрен аңа төбәп. Аның карашында ничектер кызгану хисе
уята торган чалым бар иде. Нәфис шуны күреп алды һәм Мәмрәевнең әтисез
үскәнлеген исенә төшерде.
— Эчкән саен әйтәсең инде син аны,— дип ирештергән кебек төрттерде
Янбишев.
— Нигә, өйләнү кирәк инде,— дигән булды Гөлгенә. — Өйләнмәгән егет
ул җирдә җыелмый калган көлтә кебек, әйе бит. Яңгыр астында әрәм-шәрәм
булып, бөртеге коелып кына бетүе мөмкин, әйе бит?
Ул елмайды, аннары көлеп куйды, үзенең тырпаеп торган күкрәкләре
өстеннән егетләрнең теләк тулы карашлары шуып узганны да тоймыйча
калмады. Шуңа күрә аңа рәхәт иде.
— Кызлар шул көлтәне җыеп алалар да, гомер буе шуны сугып, шуның
зернасы белән тукланып яшиләрме?
Егетләр тагын көләргә тотынды.
— Сугалар, сугалар, хәтта саламын да калдырмыйлар,— диде Нәфис көлә-
көлә, янәсе, ул өйләнгән кеше, белә, тәҗрибә уртаклаша.
— Сукмыйча яши алмыйлар инде алар,— диде Янбишев белдекле булып
кыланып.
Әле үзенең «сугылып», «суктырып» караганы да юк, шулай да бергә
эшләүчеләр сөйләгән сүзләрне сөйләүчән иде ул.
Миңа булган кырын караулары шул бер энерция шикелле әйбер генә
булгандыр, үзләрендә кайнап чыккан нәрсә түгелдер, юкса, хәзер кызгач
чыгарырлар иде дигән фикер йөгереп узды Нәфиснең башыннан. Әмма энерция
дә бик көчле нәрсә, аны да чут төймәсеннән төшерергә ярамый. Хәер, ник шул
чаклы нечкәртәм әле: әллә карьерага омтыласым килә башладымы? Миндә
югарыга үрләү сусыны кузгалдымы әллә? Менә ул сусынга бер калҗа ыргыттылар
— мастер итеп күтәрделәр, хәзер тагын бер калҗага тәмгысын суза. Хәтта шул
«калҗа» өчен тартышырга әзер шикелле. Нәрсә бу? Ниндидер моңарчы аңа килеп
карамаган яңа тойгылар, яңа ниятләр? Аны мастер итеп күтәргәч, Гөлгенәнең
сөенгәнен күрсәң, исең китәр! Нәфис үзен шул чакта гына дәрәҗәгә күтәрелгән
итеп сизде, эштә ул үзе һаман әүвәлгечә тыныч йөрде, әүвәлгечә мөнәсәбәттә
булды. Әмма әүвәлгечә булырга ярамаганлыгын ничектер сизенә башлаган иде.
Катгый фикере генә юк иде. Гөлгенә аның сибелеп йөри торган ул уйларын
урынына утыртты, рәткә кертте. Кул астындагылардан аз гына өстен куярга тиеш
үзеңне, юкса сине тыңламаячаклар, дип тукыды ул аңа. Эшчеләре тыңламаган
җитәкчене кем тотсын, кемгә кирәк ул? Чынлап та, кемгә кирәк? Аңардан
бернинди дә файда юк бит... Менә сиңа җымыкый Гөлгенә.
Бу кичәне дә ул уйлап чыгарды бит. Үз кул астындагыларның синнән
ризасыз булулары да начар, диде ул. Ризасыз кеше бик хәтәр. Әйтик, микроб шикеллерәк. Ул үзенең ризасызлыгын бүтәннәргә дә йоктыра. Карасаң, бер көн
синең кул астындагылар барысы да синең белән эшләргә теләмибез, дисәләр?
Ризасызлар синең өстән югары түрәләргә йөри башлый һәм әкренләп югарыда
синең хакта начар фикер урнаша. Нәчәлникләр бит сине шәхсән белми, шуңа
күрә кеше сүзенә таянырга мәҗбүр була.
Ул арада шешәдәге соңгы эчемлекләр рюмкаларга салынып бетте. Мәмрәев
тост әйтә башлады:
— Дуслык өчен,— диде ул,— дуслыктан да зур нәрсә юк!
— Әфәрин,— дип кычкырды Тимкин.
— Бездә һәркем бер-берсенә дус һәм туган,— дип кыстырды Янбишев.
— Тагын да салсаң, син Сталин өчен дә тост әйтә башларсың әле,— дип
куйды Мәмрәев.
Мәмрәев алай мәгънәсез түгел инде, табыннан кузгалырга, һава сулап
керергә тәкъдим ясады һәм үзе торып киемнәре янына барды. Нәфис белән
Гөлгенә шуны гына көтәләр иде. Ләкин кайсыдыр табыннан аерыласы килми
маташканда, Мәмрәев:
— Әнә ир белән хатынның бураларында бер бөртек тә зерно калмаган, шуңа
күрә ашлык сугып аласылары бар, аңладыңмы?
— Кеше ашлык сукканда якын йөрмә, күзеңә кылчык кереп, сукыраеп
калырсың,— лип өстәде Янбишев.
Тагын көлделәр, тегенең «кәҗәсе» шунда җиңелде һәм ул да киемнәренә тотынды.
Гөлгенә оялып бетте, савыт-саба җыештырып, ишетмәмешкә салышып йөрде. Нәфис
исә аларга кушылып көлде дә көлде, шуңардан бүтән чара юк иде. Ләкин егетләр
мәнле иде. Бу темага сүзне оятсызлыкка хәтле җиткермәделәр, югыйсә, һичбер кәеф
тә калмаган буласы иде. Көлүнең дә чиге була икән шул...
Егетләр чыгып китүгә, Нәфис ишек биген элеп куйды. Гөлгенәне кулындагы
савыт-сабасы белән кочаклап алды һәм караватка өстери башлады.
— Куйыйм инде, бер минут түзә аласыңмы?— диде ул пышылдап.
Аның эчке бер рәхәтне алдан тоеп елмайганы матур булып чагылып калды.
Ул савытларын куеп килгәндә, барча комачаулый торган нәрсәләрен салып
ташлаган иде инде. Шунда ук караватка ауды... Бераздан ире:
— Ай үләм, үләм,— дип пышылдады һәм хатын аның кинәт мускуллары
бушап, тулы капчык кебек авыраеп калганын тойды...
Тагын бераздан хатын аңа чәй ясап бирде. Ире торып, иң элек ишек келәсен
ычкындырды, ә хатын караватны әүвәлгечә эз калмаслык итеп җыйды. Аннары
гына йөзләре чәчәк аткан, күтәренке кыяфәт белән чәй эчәргә тотындылар.
— Мин сиңа ошадыммы соң?— дип сорап куйды Гөлгенә иренә туры карарга
оялып.
— Әйе, син әле һаман кичә өйләнгәндәге кебек,— дип Нәфис тә аңа
карамыйча гына елмаеп куйды.
— Күрдеңме иптәшләреңне,— диде Гөлгенә, чәен тәмләп шобырдатып,—
барысының да күңелләре булды бит, ә?
— Кеше күңеле әздән генә тора инде.
— Сылтау кирәк шул.
— Әти әйтә торган иде аны: дуслыкны шәрабтән дә катырак ныгытучы нәрсә
юк, дип. Менә торган саен әти сүзләре искә төшә бара.
— Әти-әни безгә акылны бушка бирә, ә без аны алмыйбыз, аннары бик күп
көч, нервы сарыф иткәч кенә безгә шул акыл килә.
— Чынлап та шулай шул. Акчаң белән артык дус булсаң, үз иткән
дусларыңнан колак кагасың. Монысы да әти сүзе.
— Син бит минем сүзне тотканга шулай кәефләнеп утырасың.
— Әйе, Гөлгенә, чыннан да, молодец син,— диде Нәфис һәм яратып
хатынының беләген тотып алды. — Торган саен матур ягың белән ачыла
барасың син, чын.
— Хатын-кыз шулай булырга тиеш тә, һәрчак бер серле тартмасы ачылып
торырга тиеш.
— Ну, инде анысы!— диде Нәфис. — Күпмегә генә җитә ул «серле
тартмалар»?
— Гомер буена җитәрлек! Менә хатын-кыз нинди бит ул! Ир-ат кына белеп
җиткерми аны. Кадерсезләп дәрәҗәсен төшерергә тора...
Мастер булып эшли башлагач, Нәфис гел шуны тоя иде: аңа бу эшне җайлап
алып бару өчен берничә юл бар икән. Беренчедән, өстә торганнарның боерыгын
гына үтәп тору, үзеңнән бернинди инициатива күрсәтмичә генә башкару.
Үз өстеңә берни дә алмау. Аннары кайсы сине тыңламаган очракта көчләп
тыңлатырга, эшләтергә дә була. Әмма Нәфис өчен бу мөмкинлек файдалана
торган булып чыкмады. Нигә диярсез? Ул аның шәхси сыйфатларына туры
килми иде, дөресрәге, ул кешене көчләп эшләтә алу сәләтенә ия түгел. Менә
шул. Табигать бирмәгәнне каян алсын инде!
Нәфискә иптәшләрен үз йогынтысына алу юлы белән тыңлатырга, эшләтергә
генә кала. Рас көчләп, катылыгың белән эшләтә алмыйсың икән, фәкать ничек
тә тыңлату, килешү ысулы гына кала. Гөлгенә һаман тукып тора: башта син
өстәгеләр нәрсә кушса, шуны гына берсүзсез башкарып тор, үз сүзеңне әйтмә,
каршы төшмә, ярарга тырыш, аларның ышанычын яула, ди. Аннары синең
бер начар сыйфатың бар, Нәфис, диде ул беркөнне, син «кимсетелгән» кешене
якларга ташланасың, ә бит ул кеше үзе гаепле була күп вакыт, нәчәлникләр
түгел, син нәчәлникләрне пырлатасың, ә бу исә синең абруйны төшерә генә.
Артык демократизм синең авторитетны үтерә генә. Нәчәлство ул синнән-
миннән күбрәк белә, кеше интересларын күбрәк кайгырта, шуның өчен Хозер
Ильяс булып аның эшенә тыгылганны бер дә өнәми ул.
Бер көнне участокта ыгы-зыгы купты, салына торган йортның почмагы
дөрес түгел иде. Нивелир белән карыйлар: бераз эчкә кергән, кирпеч саны һәм
ятышы дөрес, әмма измә калынрак киткән. Логарифм линейкасыннан чутлап
карап чыгардылар, чынлап та, кыеклык күз алдында. Нәфисне белмәгән, аның
кылын тартып карарга теләгән эшчеләр болар.
— Сүтеп, яңадан өйдем, яңадан кыек булды,— дип чәчри Шайтанов
фамилияле украин егете. Күренеп тора, мастерны сынап карарга ашкыналар
болар. Нәфиснең башында кинәт уйлар йөгерешә башлады, бите кызарып
китте. Тик каушамаска гына кирәк. Аның киләчәк авторитеты менә шушы
«почмактан» торачак икәнен бөтен тәне белән тойды ул. Артык сөйләшеп
үзеңне очсызларга ярамый.
Ул берсүзсез генә килде дә, әле измәсе катып бетмәгән кирпечләрне алып-
алып куя башлады. Шайтанов та иярде, ул да сүтә. Бер метр сүтеп, яңадан
турылап өя башладылар. Шайтанов Нәфискә измә ябышкан кирпеч бирә, ә ул
эндәшми генә аны читкә ыргыта, чиста кирпеч алып сала. Тагын бир, тагын
эндәшми генә ыргыта, измәне күбрәк сыласа, кирпеч өстенә каты гына баса
да, артыгы арадан бүселеп чыга, аны мастерок белән кырып ала да, яңа кирпеч
өстенә чәпелдәтә һәм үзе бик тиз эшләргә тырыша, читкә бер дә карамый.
Ташчылар, эшләрен куеп, тамаша кылып тора. Нәфис бөтен тәнендә керпе
энәләре чәнчегән кебек карашларны җилкәсе белән тоеп тора. Маңгаеннан
тир агып кына сыната, шайтан алгыры. Нишләргә? Тирне сөртергә ярамый,
ярамый, ди ул үз-үзенә. Тир, күзенә агып төшеп ачыттыра, кайчак күз алмасын
томалап куя. Кемдер аның хәленә керергә теләп, ташчыларга кычкырына:
— Нәрсә, аю биетәләр мәллә? Кара инде бу сакаллы сабыйларны, кирпеч
күргәнегез юкмы?! Фирка, измәне кабул ит, бушаган савытны эләктереп җибәр!
Унбиш минуттан почмакны турылап өеп тә куйды. Үлчәп карадылар. Төгәл.
Үзеннән мактану мәкаме ычкынудан бик нык тыелып кына әйтте ул:
— Почмак кирпечен асылма җепкә кигезеп сал, шуннан үзеннән-үзе әйбәт
килеп чыгар, — диде. Аннары кулын кулъяулыгына сөртеп, чалбарын бераз
какты (артык чиста булып маташырга да ярамый, кешенең ачуын китерүе
мөмкин), галстугын рәтләгән итте дә, саубуллашты...
Икенче вакыт алар янына килгәндә, ә аны бөтенләй башка йөз белән,
кинаясез чырай белән каршыладылар. Рәхәт булып китте...
Бер көнне Сәлим Григорьевич чакыртты. Аның киң, мөлаем чыраена
арыганлык күләгәсе яткан иде. Аның матур, үзенә тарта торган кыяфәте
ничектер бүген таушалганрак, уңганрак шикелле иде. Ул хатын-кыз күзе
төшәрлек дөрес йөз сызыклы, зур, ихтыярлы иякле кеше — өне белән үк
кешегә тәэсир итәрдәй иде. Баш кеше, әлбәттә, шулай булырга тиештер инде.
Төссез, өнсез, күңелгә бернинди эз сала алмаслык кешене кем тыңласын, кем
аның артыннан китсен соң? Тышкы кыяфәт зур нәрсә шул. Иң элек бүтәнгә
үзеңнең тышкы кыяфәтең белән килеп керәсең...
Сәлим Григорьевич әйтте:
— Ярты еллык планны үти алмау куркынычы туды, мастер, әйдә, бераз
шөшкенләргә кирәк?
— Куар урын юк, Сәлим Григорьевич, хәзер дә бик киеренке эшлибез. Әгәр
тагын да тартсак, каян булса да өзелеп китүе бар.
Сәлим Григорьевич аны дипломатларча тыңламый, үзенекен:
— Без анда главбух белән сөйләштек, саллы гына премия бирергә булыр.
Шул йортны июнь азагына тапшырырга кирәк. Эшчеләргә вәгъдә ит, менә
премия исемлеге төзелгән, ал,— диде ул җитди тавыш белән.
Аның кыяфәте ничектер бик кайгылы, тыңламыйча мөмкин булмастай
җитди иде.
Нәфис исемлекне алып чыгып китте. Участокларда аңлатырга кирәк
булыр, дип ниятләде һәм тагын ниләр эшләргә зарурлыгын барлап барды.
Кайберәүләргә икенче сменага да калырга туры килер. Кемнәр шыгырдамыйча
гына бу эшкә алына алыр икән? Безнең бригададан Тимкин, Мәмрәев, Янбишев
һәм тагын берничә штукатурчы хатын-кызларны «вербовать» итәргә мөмкин.
Ә бүтән участокларда ничек чыгарлар бу авралдан?
Уйлаганча гына бармады... Нәфискә көн-төн чабарга, әрләшергә, ялынырга,
хәтта кайчак үз-үзеңне түбәнсетеп булса да ялагайланырга туры килде. Аннары
төнге сменага эшкә дә кала иде. Измәне стенага сибә торган станция китерделәр,
хатын-кыз техникага тиз генә өйрәнә алмый иде. Тагын стенага сыланган
измәне шомарта торган РМС станциясен дә үзе сынап карарга һәм бүтәннәрне
өйрәткәнче эшләп карарга мәҗбүр булды.
Эшләр ярыйсы гына тәгәри иде. Нәфис ничектер авырып китте. Бер көнне
салкын сөт эчкән иде, әллә шуның мазасы булды, тәне кайнарланды, башын
күтәрә алмады. Врач килеп, бюллетень бирде бирүен. Гөлгенә эштән сорап
кайтты да, аның янында грелка кайнарлап утырды. Ангинадан аның үзенең
дәва-ысуллары бар иде. Ул даруны бар дип тә белми — чөнки барысына да агу
итеп карый иде. Бер җиреңә файдасы булса, икенче төшеңә – зарары, дигән
иманы бар иде. Шуңа күрә һаман үзенчә дәва кылырга итте: ярты стакан кайнар
суга бер бал кашыгы тоз салып, өстенә дүрт тамчы йод тамызды, тамагын
чайкатты. Шул процедурадан соң Нәфиснең хәле яхшырып китте...
— Әнидән хат килде,— дип әйтеп куйды Гөлгенә бераз мәшәкатьтән бушап
калгач. — Авырый икән, кайтып китә алмассыңмы дигән?
— Җибәрерләрме соң?— Нәфис эндәшми калу читен булганга гына шулай
әйтеп куйды.
— Кая? Телеграмма килсә генә инде. Мин шулай дип әйтеп яздым.
Нәфис эндәшмәде, ул Гөлгенәнең әнисен өнәми иде. Һәрчак үзенең кызын
мактап, сине түбән төшерә торган итеп сөйли, кызының жубалгылыгын шуның
белән күмеп калдырырга тели ул. Кызын бернинди эшкә дә өйрәтмәгән.
Монда килгәнче Гөлгенә кинодан башка нәрсәне белми иде, ахыры бүлмәдәш
кызлары бик акыллылар, уңганнар, кызга яхшы йогынты ясыйлар булса
кирәк. Биредә Гөлгенәнең мокытлыгы бераз юылып төшә башлады кебек.
Әнисе килсә генә, аны тагын мокытлыкка керендерә инде. Нәфиснең бу зур
төзелешкә атлыгуының бер сәбәбе — шул караңгы читлектән качып китү иде.
Башкача һич мөмкин түгел. Ничек кенә әйтсәң дә, һаман килә дә сине карага
буяп китә. Үзенең ахмаклыгын сеңдерә. Ул тутыккан тимер кебек, тутыгын
бүтән «тимерләргә» дә йоктырып тора. Әмма кеше тимер-томыр түгел, аны
мартен миченә дип платформага төяп озата алмыйсың. Тутык белән ул синең
җаныңа үтеп керә, бәгыреңне ашый башлый... Ичмаса, үз балаларын әйбәт
итеп яратса икән, ул аларны ихластан яратмый да, бары тик тудырган кеше
буларак, ниндидер бәйләнеш кенә тоеп, шуның белән канәгать булып тереклек
иткән көне. Моны да әле үзе мөстәкыйль рәвештә түгел, бәлки бүтәннәрдән
күреп кенә, бүтәннәр шулай эшләгәнгә тоя, кеше күзендә туганлык формасын
саклаган була иде...
Нәфис терелү белән конторга килде. Эш сәгате бетеп килә иде инде, барысы
да каядыр шылган... Бер экономист хатын гына утырып калган. Ул бик ачылып
исәнләште һәм кәгазьләрен кызу-кызу актара башлады. Аның бармагындагы
калын алтын йөзеге күз алдында елт-елт килеп торды.
— Менә ал грамотаңны,— диде ул ниндидер графалы рәсми кәгазь сузып.
Нәфис алу белән моның премия ведомосте икәнен таныды һәм аптыраган
рәвештә хатынга карады.
— Сәлим Григорьевич түләмәде,— диде хатын аңлатып һәм бер дә исе
китмәгән кыяфәт белән, папкаларны өстәл тартмаларына җыя башлады.
— Ничек инде түләмәде?— диде Нәфис коты очып һәм ачулы эшчеләрне
күз алдына китереп.
Хатын җилкәләрен җыерды, гәүдәсе чайкалганда икешәр потлы ике герне
күкрәк турысында уйнаткан баһадирны хәтерләтте. Нәфис бүтән сүз озайтып
торуның мәгънәсез икәнен аңлады һәм ведомостьны тоткан килеш контордан
чыгып китте.
Сәлим Григорьевич аны шаян шатлану белән каршы алды. Хатыны өйдә юк иде
бугай, ул шунда ук холодильникны ачып, аннан бер шешәнең муенын ике бармак
арасына кыстырып алды, аннары буфетка рюмкаларга үрелде. Әмма Нәфиснең
чырае бик борчулы һәм бозлы иде. Ул аңа караган килеш бераз аптырап торган
кебек итте, шулай да кулындагы әйберләрне өстәлгә куеп өлгерде.
— Сәлим Григорьевич, нишләп бу ведомость буенча түләмисез,— диде
киеренкелектән калтыранган тавыш белән.
— Иң элек, әйдә, утыр,— диде Сәлим Григорьевич пумала кебек тузган
чәчләрен сул кул бармаклары белән рәтләп. — Аннары мондый эшләр белән
мин конторда гына кабул итәм.
— Курчак уены кормыйк әле, Сәлим Григорьевич, аннары кешеләр дә сезгә
курчак түгел!
Сәлим нәрсә әйтергә белми. Ул эшнең җитди, киеренке төс алуын
җилкәсендә тойган кебек, әмма бер дә йөзенә борчу-мазар чыгармыйча, зур
креслосына барып утырды да, аякларын чалып куйды.
— Ну, булып чыкмады ният иткән эш, Мәмәшев, финансист бит, беләсең,
нечкә нәрсә,— дип акланырга теләгән кебек әйтте ул. Нәфис, баягы ачуын бераз
йөгәнләргә өлгергән иде инде, шулай да эчендә һаман нәрсәдер бәргәләнә-
суккалана иде.
— Бригадалар сүзендә торды, йортны срогыннан алда җиткер деләр, ә сез
сүзегездә тормадыгыз булып чыга?
— Нишлисең, мин гаепле, мин сүземдә тора алмадым инде.
— Ә нигә алайса алдан ук буш вәгъдә бирдегез?
— Сезне сынар өчен?
— Ничек сынар өчен?
— Сез бит башта резервлар юк, җиткерә алмыйбыз дип тарткалаш тыгыз, ә
акча дигәч, резерв та табылды, эшче көч тә булды. Димәк...
— Соң бит кешеләр ике смена эшләделәр,— диде Нәфис тагын эчендә кузгала
башлаган еланны басарга теләп. — Шул хисапка план алдан үтәлде.
— Димәк, сез акча артыннан куучылар икән, ә патриотизм кая?
— Әйтәм бит, эшчеләр курчак уенын яратмый.
— Курчакмы, түгелме, акча бирмәделәр.
— Мин хәзер чүп булып калам бит эшчеләр каршында. Мин сезнең
ведомостька алданып, вәгъдә иттем.
— Син ведомостька кул куелмаган икәнен күрергә тиеш идең. Анда минем
имзам юк иде бит!
— Димәк, мин гаепле булып калам инде? Ай-яй чөс, ә?
Нәфис аптыраудан нәрсә әйтергә белмәде. Менә ничек төп башына
утырталар икән. Бик куркыныч кеше икәнсең син, Сәлим Григорьевич, дип
уйлады эчтән, әмма шул фикере төсенә чыгудан курыкты.
— Әллә син чип-чиста көе генә яшәмәкче буласыңмы?
— Ярый, минем чисталык, пычраклык мөһим түгел. Иң мөһиме — халыкка
нәрсә дип әйтергә хәзер?
— Финансны кистеләр, без ниятләгәнчә килеп чыкмады, дияргә кирәк.
— Сез моны үзегез әйтерсез инде, Сәлим Григорьевич!
— Мин дә әйтермен, син дә әйтерсең,—диде мөдир базымчакланып.
— Курыксаң, мастер булма, әй...
— Юк, мондый төп башына утыртуны мин өстемә ала алмыйм. Менә
шул!
— Алайса мастер да була алмассың!
— Бигрәк әйбәт, ичмаса намусым чиста калыр. Кеше алдый торган мастер
булганчы, алдана торган рядовойлар арасында йөрүем лутчы!
— Алданган кешенең намусы чиста булыр дип тагын алданасың, егет.
Барыбер тынычлыгың булмый, ник алдандым дип көйрәп торачак ул,— диде
дә Сәлим Григорьевич, көлеп җибәрде.
Шулай да бу сөйләшүдә ул ничектер шаярып кына маташкан икән дигән
мәгънә дә сизелә иде. Әмма Нәфис күңелендәге сүзләрен әйтте. Сәлим
Григорьевич аны чынга алмады микәнни? Нәфиснең бик җитди-аптыраган
кыяфәт белән торуын күреп, ул тагын озын чәчен бармаклары белән тарап
алды, йөзен читкәрәк борды.
— Әйдә, өстәл янына кил әле, бу мәсьәләне «яртысыз» хәл итеп булмас
ахры,— диде ул Нәфис белән килешергә теләгән рәвештә.
Нәфис, кул селтәп, чыгып китте. Әмма подъезддан төшеп җиргә басу белән
үзенең шулай эшләвенә үкенә дә башлады. Сәлим Григорьевич бит килешү
ягын каера иде бугай. Ә мин, пырылдап чыгып киттем. Ул мине эштән алачак,
әйе, бу көе генә калдырмаячак. Теге нәрәтне дә онытмагандыр. Андый кешенең
күңеле индикатор кебек үзенә каршы һәрбер хәрәкәтне «язып» бара. Чыннан
да, миңа йорт төзүдән завод төзүгә күчәргә туры киләчәк. ГЭС төзүгә китәргә
була. Әмма биредә өч ел көткән фатир чираты яначак бит... Гөлгенәгә нәрсә
дияргә? Юк, әйтми торырга кирәк. Әллә трестка барыргамы? Әлбәттә, барырга.
Юк, эштән чыгарса, һич килешергә ярамый. Мастерлыктан төшерсен, анысына
исем китми, фатир чиратым югалмас, ичмаса.
***
Ләкин эшләр бөтенләй көтмәгәнчә барып чыкты. Ике-өч көннән
«Жилстрой»дан нәчәлникләр килеп, эшләгән җирдә үк җыелыш җыйдылар.
— Менә,— дип сөйләп китте партком Дамиров,— нулевой цоколь
тәмамланган өч йорт бар. Шушы өч йортның икесен бик тиз рәвештә төзеп
бетереп тапшырсагыз, берсе үзегезгә була. Хәзер договорга акка кара белән
шулай язып куябыз. Фәкать төзелештә үзләре эшләүчеләр генә бу йортка
кертелә. Менә шул! Минем сүзем бетте, сезнең фикерләрне көтәм.
Ул нигез бетонына утырды, үзенең ышандыра торган чырае белән эшчеләргә
төбәлде.
— Алдамассызмы соң?— диде кемдер.
Барысы да көлешеп алды. Мондый сүзне бары шаярып кына әйтергә мөмкин
икәне аңлашылып тора иде.
— Ә сез бик көлмәгез әле,— диде Тимкин йортның икенче як нигезеннән
торып баскач. — Менә безгә Сәлим Григорьевич премия вәгъдә итеп, әнә теге
йортны аврал белән эшләтте, эшләп бетергәч, премия урынына безгә кукиш,
диде. Булдымы шул хәл?
— Булды, булды,— дип кычкырдылар.
Дамиров кырыйда көлемсерәп торган Сәлим Григорьевичка карады.
Теге, башта кызарды, табак бите бүртенде, чиртсәң каны чыгарлык дәрәҗәгә
җитте, булды дип тә, юк дип тә сүз әйтә алмады, каушап калды. Җыелыш гөжли
башлады, партком Дамиров мөдирнең югалып калуын шунда ук тоеп алды һәм
тынычланырга өндәп кулын өскә күтәрде.
— Бу сораулар искә алыныр,— диде. — Трестта без аны тикшерербез.
Канәгатьме шуңа? Курыкмагыз, тиешлесен алырсыз. Димәк, килештек: Октябрь
бәйрәменә менә бу — хәзер нигезләрендә үзегез утырган йортларны тапшырасыз.
Әнә тегендәгесе тоташ үзегезгә була!
Җыелыш бетте. Нәфис җыелышларны яратмый иде. Бүген ул аның кирәген
аңлады. Әнә Сәлим Григорьевич ничек кызарды, битенә уйдык-уйдык соргылт
нервы таплары чыгардылар. Андый калын тирелеләрне фәкать җыелыш кына
җиңә ала. Юк, җыелыш бик кирәк нәрсә икән! Чыгыш ясамаганына хәзер
үзе дә үкенеп тора. Сәлим Григорьевич тагын да ныграк «пешә» иде. Нәфис
куркып чыгыш ясамады. Анысы факт инде. Эштән чыгарып ташлар, квартир
чиратын «мәтәштерер» дигән арткы исәпкә тотынып, кыюлыгын җуйды да
калды. Начар белән начар булырга теләмәү генә түгел, үз тиреңне саклап
калырга тырышу шикелле җирәнгеч эш килеп чыкты. Аннары Нәфис үзен
тынычландырырга тотынды: тәгаен генә миңа нинди начарлыгы тиде соң әле
Сәлим Григорьевичның? Премия булмаган икән, бер миңа гына түгел бит.
Мир белән ир бул, мир белән җир бул, ди торган иде әнисе. Бәла дә мир белән
булганда үтерә торган сил түгел. Әйдә, безнеке кайдан килеп кая китмәгән!
***
Премиянең барыбер дә очына-чигенә чыга алмадылар. Эшчеләр кул селтәде.
Әмма Сәлим Григорьевичка каннары катты. Ул безне тагын утыртмагае дип,
гел шикләнеп сөйләнәләр иде. Нәфис алар белән килешсә дә эндәшми кала,
әгәр аларны яклап сүз ычкындырса, Сәлим Григорьевичка ишетелер дип уйлый
иде. Хәзер стеналарның да «колагы» бар кебек, гаҗәп хәлләргә каласың, дүрткел
стена эчендә беркем дә булмаган чакта берәр кеше хакында сүз әйтсәң, шул сүз
теге кешегә барып ишетелмичә калмый. Моны Нәфис әллә ничә сынады инде.
Хәзер буш бүлмәдә дә берәрсе турында сүз ычкындырырга ярамый. Эшчеләр исә
Нәфисне Сәлим Григорьевич белән бер дип уйлыйлар булса кирәк, элеккеге кебек
серләрен бүлешмиләр, ачылмыйлар иде. Ә Нәфиснең шуңа бик эче поша, эчтән
генә бәргәләнә-суккалана иде. Ничектер аңа ышанмауларына күңеленнән әрни,
үзен-үзе битәрли иде. Моны кешегә аңлатып та булмый — шунысы авыр. Гөлгенә
дә моны аңламый: хан кызы булдың инде, валлаһи, дип тиргәп ташлый. Соңгы
вакытларда Гөлгенә ничектер тагын үзгәреп китте әле. Кич белән Кама буена да
төшүдән баш тарта. Шундый чакта Нәфис гасабиланып аңа бәйләнә башлый.
— Син минем хатыныммы, юкмы? Гөлгенә, дим?
— Ну, синең хатының,— ди Гөлгенә өстәл янында ике учына башын салып
утырган килеш. Шундый салкын, гамьсез итеп әйтә бу моны, үз-үзеңне тыеп
калмасаң, аның битарафлыгыннан шартлавың ихтимал. Нәфис моны аерым-аерым яшәүдән күрә. Нишләргә белми. Гөлгенәгә үзеңнең кемлегеңне көн
саен белгертеп, «кисәтеп» торырга кирәктер ахрысы, үзеңнең хисләреңне аңа
биреп, бәрабәр аныкын да алып кына яшәргә һәм фәкать шулай гына күңелен
биләп торырга мөмкин бугай. Нәфис сизә, ул Гөлгенәнең йөрәген һаман үзенә
беркетә алганы, ычкынмаслык иткәне юк шикелле.
— Вазифаңнан баш тартма, алайса?
— Әй, син һаман бала, Нәфис, берни дә аңламыйсың?
— Нәрсәне аңламыйм, синеме?
— Мине дә, гомумән...
— Йә, йә, әйтеп бетер?
— Инстинктыңнан ары уза алмыйсың, Нәфис. Нәрсәдәндер гафил син.
— Кара, нишләп миңа «ревизия» ясыйсың әле син?
— Булганны әйтәм, Нәфис, булганны. Син бит дөреслек яратам дисең, менә,
чын дөресен әйтәм. Нәрсә, дөреслек керпе кебек энәлеме әллә?
— Юк, бу дөреслек түгел, Гөлгенә.
— Дөреслекне аңламыйсың икән, димәк, сиңа ялган кирәк. Минем ялганлый
алмаганны беләсең инде.
— Туктале, дөреслек маскасы артына яшеренмә әле. Әйт, нәрсә булды сиңа?—
дип өзгәләнде Нәфис. Гөлгенәнең күзләренә карады. Күз карашының очкынына
чыдый алмыйчамы, Гөлгенә карашын читкә алды. Нәфис түгәрәк матур иягенә,
аңа килешеп һәм йөзен бизәп торган борынына карады. Анда үзен җәлеп итеп,
өндәп торган чалымнарны күрде. Болар барысы да Гөлгенәдә элек тә бар иде,
әмма Нәфис үзенең эчке бер сиземләве белән тагын шуны тойды: хатынының
йөзендә ничектер Нәфиснең гыйшкый кысталуына салкынлык, битарафлык
күрсәтүдән рәхәтлек, кинәнү тапкан шикелле сызыклар бар иде шикелле. Шуңа
күрә Нәфиснең хисләре бик нык үртәлде, горурлыгы кимсенергә җитеште.
— Кызык кына син, миңа берни дә булмады. Просто соңгы вакытларда
уйлана башладым. Соң бит безгә һаман квартир бирмиләр, әнә Сәгыйдуллин-
нар алган. Алар да безнең белән бергә килгәннәр иде.
— Юк, син читка тайпылма, туры җавап бир.
— Нинди читкә тайпылу? Фатирың юк бит һаман?
— Без ул хакта борчылмый идек бит әле?
— Мин уйладым-уйладым да, Сәлим Григорьевичның үзе белән сөйләшеп
карарга булдым. Ул син әйткәнчә начар кешегә охшамаган. Чират исемлеген
күрсәткәндә анда без юк идек, ә ул язып куйды. Сөйләшүнең файдасы тиде,
син нәрсә булды дисең?— Гөлгенә кызмыйча гына сөйләсә дә, битенә алсулык
йөгерде.
— Фокусник ул Сәлим Григорьевич, иллюзианист, син аңа ышангансың.
Аның уеннарын күп күргән инде?
— Нәфис, син кеше турында башкалар фикере аша хөкем йөртәсең, чын.
Үз фикереңне булдырырга кирәк. Аннары син бүтәннәрне гел хөкем итәсең.
Әйбәт түгел синең бу сыйфатың. Үзең хөкем итсәң, сине дә хөкем итәрләр.
— Сәлим Григорьевич мине берничә мәртәбә агач атка атландырды инде,
мин аны фәрештә итеп күрергә тиешме, синеңчә.
— Ул сиңа әйбәт карый. Нәфис, киләчәктә үзеңне конторга алам диде, чын
менә. Шунда булсаң, квартир да тизрәк булыр иде. Ул сине күтәрү ягында. Тик
үзең генә тәртәгә типмә! Дөреслек яклы булып йөрисең дә, башлыкларны үзеңнән
биздерәсең. Башлыклар дөреслек яклы түгелмени? Син ниндидер ялкауны,
уңмаганны ышыкларга омтыласың. Әлбәттә, моңа өстәгеләрнең ачуы килә...
— Сәлим Григорьевич сине иллюзияләре белән тәмам эретеп бетергән
икән.
— Юк, Нәфис, ул бик ихлас кеше, нечкә күңелле, чын менә!
— Сине миңа каршы сихерләгән, күренеп тора.
Нәфиснең тавышы кимсенүле иде.
— И, Нәфис, нигә син шулай шикчел икән?
— Чөнки мине гел алдап торалар.
— Ә син алданма! Нигә алданасың?— диде Гөлгенә ничектер ирен жәлләгән
кебек.
— Мин ышанучан бит, үзем алдый белмәгәнгә ышанам!
— Һәрнәрсәгә ышана торган кеше — бик начар ул, Нәфис, беләсең.
— Ә ничек ышанмаска соң? Өйрәт.
Алар тынып калды. Гөлгенәнең озын керфекләре күбәләк канатлары
кебек, леп-леп килеп торды. Ул нәрсә әйтергә белми иде. Уйлары оясыннан
аерылган күч шикелле гөжелди. Аның Нәфискә чыкканына инде ике ел була.
Башта бергә тора башлагач, ул Нәфисне яратырга тырышты, аны яратуны
үзенең хатын-кызлык бурычы итеп карый иде. Акылы белән ул аны ярата да
башлады шикелле. Чөнки Нәфисне жәлли иде. Миңа бар өмете белән килеп
бәйләнде, ичмаса, өметенә тимәскә кирәк, дия иде Гөлгенә. Ә хисләрне Нәфис
кузгата да, үзенә карата да алмады, хисләр салкын, битараф калды. Гөлгенәнең
ничектер җанында ике шәхес барлыкка килде. Берсе аның акыл белән үзен
Нәфис алдында бурыч санап яшәүче кеше, икенчесе — тегенең бурычларына
исе дә китеп карамый, киләчәккә нәрсәдер өмет итеп яши, каядыр омтыласы
килеп, кайчакларда талпынып та куя иде. Сыңар канаты имгәтелгән кош
шикелле бәргәләнсә дә, беркая да оча алмый иде... Нәфис аны икегә аерды да
куйды. Нәрсәдән бу? Әллә чынлап та шулай булырга тиешме? Минем белән
генәме шундый хәл? Бүтәннәр белән дәме? Аларның да шулай һәрберсендә ике
кеше утырамы? Шуны үзләрендә яшереп асрыйлармы? Ике шәхес, дигәннән,
Гөлгенә хәтерли әле: унынчыны бетергәндә ул бер әкият укыган иде. Анда
кечкенә генә Джек исемле малай ике башлы пәһлеван белән сугышып йөри.
Бер башын кылыч белән кыеп төшерсә, икенче башы кала тегенең. Гаҗәп
кызык. Аннары бер гәүдәдәге ике баш — берсе карт баш, икенчесе яшьрәк
баш. Бер-берсе белән һаман пычакка-пычак килеп бәхәсләшәләр, чөнки берсе
карт, берсе яшь. Шуңа күрә бер-берсе белән чарпалышып кына торалар... Менә
хәзер Гөлгенәнең үзендә шундый хәл. Әйтергә дә көлке: карт баш — акыл,
Нәфискә үзен бурычлы сыман яши, яшь баш — хис, һаман нәрсәдер көтә,
өмет итә: бу хәлләр үтәр, ниндидер бер могҗиза булыр, барысы да үзгәрер,
ди... Дус кызлары белән бергә яшәү, аралашу да Гөлгенәне шактый гына
агартты. Кызлар төрле милләттән, рухи яктан төрле дәрәҗәдә иделәр. Арада бик
зиһенле, күп белүчеләре дә бар. Бер кыз, мәсәлән, фәкать лейтенантка гына
кияүгә чыгу турында хыяллана. Профессор булмасын, әмма офицер булсын...
Хуш исле чәчәкләр арасында, песи чәчәк тә хуш исле булган кебек, Гөлгенә
дә үзе хакында, Нәфис турында биредә күбрәк уйлый иде. Шартлар да шуңа
этәрә: аерым йоклыйсың, уйландыра, үз тормышыңа читтән торып карыйсың...
Аннары яшерен-батырын түгел, Гөлгенә Нәфиснең дәрәҗә иясе булуын бик
тели иде. Кызлар да шул хакта бик күп сөйләшә.
— Дәрәҗәгә ирешү өчен нәрсә кирәк? — дип сөйләп китә бер бик укыган
рус кызы. Үзе үк соравына җавап та бирә.
— Беренчедән, талантлы булу шарт, ягъни башы әйбәт эшләсен. Икенчедән,
телен тыя белә торган булсын. Менә шул.
— Юк, ул гына җитми,— дип аны бүлдерә икенче бер кытай кызы. — Бөек
физик Эйнштейннан уңышка ирешүнең формуласын сорыйлар студентлар.
Ул тактага шундый формула язып куя: х + у = бәхет, дәрәҗә. Х — көн-төн
хезмәт, эш, у — дәшмәү дип аңлатма бирә ул. Аңладыгызмы — дәшмәү, ди
Эйнштейн.
— Соң мин дә әйтәм бит, телен тыя белсен, дим.
Гөлгенә шундый бәхәсләрдән уйлана башлый: Нәфиснең бәхетле сыйфатлары
бармы, юкмы? Шунысы хак: Нәфис дәшми кала алмый, ни уйлаганын әйтмәскә
көче җитми аның. Дәрәҗә баскычындагы иң нык тышавы шул... Бу тумыштан
килә торган кимчелегеннән ничек биздерергә аны? Юк, бишегендә ни нәрсә,
очканда шуны сайрар дигәннәр.
— Юк, менә мин берәүне беләм,— дип аңа каршы төшмәкче була шактый
тормыш тәҗрибәсе туплаган кыз. — Аның бер таланты да юк, без бер класста
укыдык. Математикадан мәсьәләләрне миннән күчерә иде, диктантлары өчтән
артмады. Ә ул хәзер зур урын били. Нилектән дисезме? Җыелышларда шундый
ялкынлы итеп сөйли белә ул. Үзе буш баш, ә сөйләргә дисәң, теленә шайтан
төкергән. Юкны бар итеп сөйли белүе аркасында югары урынга үрләде.
— Шулай, мин дә андыйларны күп беләм,— дип җөпләп куйды гамәли кыз.
Ә Нәфиснең җыелышларда сөйләү куәсе бармы соң?.. Кем белә аны, андый
чалымы бер дә сизелми...
Менә очрашкан саен Гөлгенә үзе белән яшәүче кызлардан алган тормыш
дәресләрен иренә җиткермәкче була һәм кайчакта аларның очрашулары шактый
тәмсезләнеп тәмамлана. Нәфис тә нәрсә уйларга белми, бирегә килгәч Гөлгенәнең
180 градуска үзгәрүен аңларга зиһене тартмый иде. Ул Гөлгенә янына кайчак
эштә алган рухи яраларын дәваларга дип өметләнеп килә дә, әнә шундый салкын
исәп-хисапка килеп бәрелә. Бүген участокта бер эшче белән кычкырышты да,
үзенә-үзе бик җирәнгеч булып калды ул. Нәфис шуны әйтү белән:
— Ник кычкырыштың?— дип төпченә башлады Гөлгенә. Байтак эндәшми
утырганнан соң сүз ялгап китү өчен шуны эләктереп алды.
— Ялкау, хөрәсән, һич эшләргә теләми,— диде Нәфис ачынып.
— Кычкырышу хатын-кыз эше, син дипломат булырга тиеш, Нәфис. Шуны
аңлыйсыңмы?
— Юк, әгәр хөрәсән икән, аның йөзенә бәреп әйтергә кирәк. Шунсыз рәткә
керми ул.
— Их, син кара халык, кара сарык, ачуың килмәсен, зинһар. Ул бүтәннәр
алдында әллә нәрсәләр әйтеп ташлагандыр әле. Шуннан синең нинди
авторитетың калды инде?
— Мине өйрәтмә, әнә хатыныңны өйрәт,— диде ул нәрсәгәдер ишарәләп.
— Бер хатыныңа баш булалмаган нәрсә... Юк, бүтәнен әйтеп бетермәде.
— Син аның үзен генә аулакка алып, шунда кычкырышырлар, үзеңнең кул
астындагылар алдында тавышланырга һич тә ярамый.
— Шулай итәсе калган да соң? Дары кебек кинәт кабынып кителде шул.
Нәфис хатынының күзләренә текәлеп карады һәм теге хөрәсән әйткән
сүзләрне яңадан эзләгәндәй итте. Күңелендә Гөлгенәдән шикләнү еланы башын
калкытып куйды, ачу килгәндә әллә ниләр телдән ычкынуы мөмкин, болай
гынадыр, дип үзен-үзе алдарга, юатырга тырышты. Гөлгенә өстәл яныннан
торды да тумбочкасына таба атлады. Нәфис аның артыннан килеп, биленнән
кочып алды һәм, күтәреп барып, караватына илтеп салды. Гөлгенә тук башлы
юан көлтә кебек авыр иде. Нәфис мышнап чыкты.
— Юк, юк, нишлисең, Нәфис, хәзер кызлар кайтып керә бит, кит! Кит,
маташма, зинһар,— дип Гөлгенә иренең кымтырыклый торган кулларын
үзеннән умырып-умырып алып ташлады да торып утырды һәм Нәфиснең
ирененнән суырып-суырып үбәргә тотынды. Бер минуттан сикереп аягына
басты һәм Нәфисне дә, кулларыннан тартып, урыныннан кубарга мәҗбүр итте.
Төзелештә эшләр гөрләп бара башлады. Өч йортны да берьюлы дигәндәй,
һаман югарыга үстерә баралар иде. Квартир бүлеш китте, чиратлар тикшерелә
башлады. Җыелышта һәр кешене үзе алдында җентекләп карадылар. Әмма
исемлек фантастик рәвештә үзгәрә тора иде. Исемлеккә Сәлим Григорьевич
үз белдеге белән әшнәләрен кертә икән дигән сүзләр дә чыкты. Шәһәр
башкарма комитетына яңа йорттан 10% тиеш икән. Инвалидлар һәм сугышта
үлгәннәрнең гаиләсенә, хәрбиләргә бирер өчен. Әмма төзелештә эшләүчеләр
каршы килә. Ун процентны бирмибез, диләр. Ләкин законга буйсынмыйча
булмый, диде Сәлим Григорьевич һәм исемлеккә тагын дүрт кешене чиратсыз
кертте. Эшчеләр тавыш куптарды. Әгәр инвалидлар булса каршы килмибез,
диделәр. Әйдә, безгә инвалидларны персонально күрсәт, дип таләп иттеләр.
Сәлим Григорьевич әллә ничә көн иске шәһәр буенча аларны эзләп табып,
җыелышка алып килергә мәҗбүр булды. Эшчеләр аларның документларын
караганнан соң исемлеккә кертергә риза булдылар. Тик тагын бер персона бар
иде әле — колакка да сәер ишетелә иде ул — Лунайте дигән фамилия. Сәлим
Григорьевич аны «горком үтенүе» буенча исемлеккә кертелде, дип әйтте. Әмма
эшчеләр тагын гауга куптарды. Шуннан соң Сәлим Григорьевич кызарынды,
бүртенде һәм болай диде:
— Алайса мин үземне исемлектән сызам һәм Рита Лунайтены язып куям.
Ну, риза буласызмы? Килештекме?
Ул юан зәңгәр карандашны алды да үз исемен шатырдатып сызып
ташлады һәм өстенә Рита Лунайте дип язып куйды. Эшчеләр дәшмәде, Сәлим
Григорьевичка алар барыбер ышанмыйлар иде.
— Димәк, барыгыз да белеп торыгыз, миңа дигән ике бүлмәле квартираны
Рита Лунайте ала.
— Ул сезнең туганыгызмы?— дип кычкырды Тимкин.
— Юк, туганым түгел,— диде Сәлим Григорьевич, һаман трибуна янында
басып торган килеш.
— Ә ни өчен аңа бирәсез? Аңлашылмый?
— Горком кушты,—дип ялганларга мәҗбүр булды Сәлим Григорьевич.
— Юк, горкомда мин үзем булдым, анда берни дә әйтмәделәр,— диде
Янбишев тагын да ныграк тавыш белән. Һаман ышанмаган карашлар Сәлимгә
таба чекерәйгәннәр иде.
— Ышаныгыз инде. Кешеләрме сез, юкмы? Миңа дигән фатирны Рита
Лунайте алыр, ярар, алайса, аңлатыйм. Бу — минем шәхси теләгем,— диде
Сәлим кулын күкрәгенә куеп. Аның маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты, бите
тагын да бурлатланып китте. Ул маңгаен ак кулъяулык белән сыпыра-сыпыра
урынына килеп утырды. Җыелыш шуның белән бетте.
Әмма кеше күңеле кыйтыклы, төрлесе төрлечә уй йөртте. Элекке хатынына
алып бирәдер әле дип уйлады бер төрлесе. Ританы күреп белүчеләр дә бар иде,
алар исә бөтенләй аптырап калдылар: Рита латыш хатыны, ире дә латыш, унбиш
яшьлек бер кызлары бар иде. Сәлим Григорьевич ул семья белән бик дус иде, ә бу багланышның каян, ничек килеп чыкканын тик үзе дә, Рита гына белә иде...
Мең тугыз йөз кырык бишенче елның көзендә Сәлим Атауллов яше җитмәс
борын армиягә язылып китте. Ул вакытта шундый мөмкинлек бар иде. Армиягә
китәргә мәҗбүр иткән нәрсә — аның кыюсыз, оялчан булуы дип әйтергә
булыр иде. Алар Яңа бистәдән ары Идел буена урнашкан Кокушкино посёлогында үз йортлары белән яшиләр иде. Әтиләре сугыштан кайтмады. Әниләре сугыш вакытыннан ук сыра сатуда эшләп, бик тәртипсезләнә башлады. Аның турында төрле сүзләр ишеттерәләр иде. Бер көнне таң алдыннан тәрәзә пыялалары чылтырап ватылуга котлары очып уянып киттеләр. Энесе Рәшит ачы итеп елый башлады.
Сәлим тышка йөгереп чыкты. Кулына күсәк тоткан бер яшь кенә хатын, нәрсәдер
сүгенә-сүгенә, соңгы өлгеләргә бәрә иде. Сәлим кинәт аңа ташланды:
— Нишлисең, хулиганка? — дип кычкырып җибәрде Сәлим һәм тегенең
күсәгенә барып ябышты. Хатынның күзләре акайган иде, Сәлимнең дә кыяфәте
шактый куркыныч булгандыр, әмма теге хатын йөзендә мөлаемлык, сабырлык
нурлары кабынгандай булды, ничектер кызгану чаткылары бөтен чыраеннан
бөркелеп Сәлимгә килеп бәрелде шикелле.
— Әй, энекәшем,— диде хатын кызганудан май кебек йомшак бәрхет
тавыш белән. — Әнә син әниеңне тый, ул, нәни балаларымнан аерып, минем
законный иремне аздырып йөри, белдеңме?! Балалар җылап ята, ә синең әниең
ирем белән типтерепме-типтерә, белдеңме?! Әнә бит бүген дә әниең өегезгә
кайтмаган, минем ирем белән кайдадыр гулять итеп йөри!
Хатын күсәгенә таяна-таяна капкадан чыгып китте. Сәлим әфсен өреп сынсыз
калган кебек тораташ булды. Ул хатынның күз кырыйларында яше кибеп кырау
кебек агарып торганын тик берничә көннән соң гына исенә төшерде. Барып ябышып ничек ул хатынны кыйнамады — ниндидер эчке көч аны тыеп калды. Сәлим шуңа да канәгатьлек кичереп яшәде. Әнисе икенче көнне генә кайтты. Балалар ватык өлгеләрдән җил улап торган өйдә мич артына кереп йоклады. Алар кеше күзенә күренергә, урамга чыгарга оялып, әллә ничә көн өйдә бикләнеп яттылар...
Бер атнадан макарон фабрикасыннан расчёт алып, Сәлим армиягә китте.
Әнисе аны озатырга кайтмады. Сәлим мич акшарына шәмәхә каләм белән
шундый шигырь язып калдырган иде: «Онытыр, диеп уйлама, күзләреңнең
карасын. Нигә таба, ник оныта ана газиз баласын!» Моны ул киткәч кенә
күреп алдылар, кулыннан таныдылар. Әниләре аны юеш чүпрәк белән сөртеп
карады, бетмәде, ахырында өстеннән акшар белән агартырга туры килде. Әмма
Сәлимнең күңелен берничек тә агартырлык түгел иде. Барысын да йөрәккә ала
торган егеткә җитә калды, хатларны да бик сирәк язды, анда да энесе Рәшиткә
исемләп сала иде.
Ул чик сакчылары гаскәре частенә туры килде. Анда берничә ай өйрәнү
занятиеләре үтте. Аннары немец әсирләрен конвоирлап та йөргәләделәр.
Әсирләрне эшелон белән Польша чигенә хәтле озата бардылар. Аннан аларның
ротасын ни өчендер Латвиягә китерделәр. Биредә, аеруча калын урманнар
булган җирләрдә безгә каршы бандалар шактый активлашкан булып чыкты.
Сәлим башта моңа ышанмыйчарак, салкын гамьсезлек белән генә караган иде,
әмма бер төнне постта торганда аны чак кына атып үтермәделәр. Шунда гына ул
бу гайре табигый хәлне аңлый башлагандай булды. Югыйсә, аның башында мең
төрле уй кайнаша иде: кемнәр алар, латышлармы, әллә немецлармы? Нишләп
алар безгә аталар? Сәлимнең замполитка сорау биргәне дә булды: ул бандалар
нәрсә өчен көрәшә соң? Алар Латвиядә социализмны булдырырга теләми,
күрәсең, дип аңлатты замполит. Немецлар аларны милләтчелек сөреме белән
агулаганнар, милләт өчен дигән буржуаз лозунг астында кан коялар, үзләренең
туганнарын, латышларны да үтерәләр.
Сәлим һаман аңлый алмый әле. Ничек үз туганыңа каршы барырга мөмкин
инде?!. Минем бердәнбер туганым Рәшит, мин шуңа каршы барып, аны үтерер
хәлгә җитәргә тиешме?! Ни өчен, нәрсә хакына. Юк, братыма каршы мин
әллә нинди изге эшләр өчен дә бармам, туганлыктан да изге нәрсә дөньяда
юктыр. Әйтик, бөек максат өчен туганыңны үтердең, ди. Шуннан соң ирешкән
максатыңның нинди мәгънәсе кала? Юк, бу латышлар акылдан язган булса
кирәк! Ну, шайтан, уйлар бөтенләй буталып бетә, боламыкка әйләнә. Нигә алар
шулай бандаларга оешып безгә һөҗүм итәләр? Бу бит юләрлекнең дә аръягына
чыгу. Аларның яшьләрен начар якка борып җибәргәннәр дә хәзер мескеннәр
шул көчкә каршы күтәрелә алмыйлар...
Беркөн Елгавадан 150 чакрымнар китеп, алар хуторларда приказ үтәп
йөрделәр. Сәлимгә дә бер хутор йөкләнде. Хутор советыннан бер штатский кеше
белән киттеләр болар. Өч-дүрт чакрым үткәч, ялгыз өйле хуторга керделәр. Бик
шәп итеп салынган сигез почмаклы йорт, зур гына ишегалды, юл асфальтланган,
ишегалдын дача формасында абзар-кура биләгән, уртада чыгырлы кое тора
иде. Ишекне озак кына шакыдылар. Урта яшьләрдәге саргылт йөзле, кара япма
бөркәнгән хатын ачты. Алар өйгә керделәр. Анда яшьрәк чырайлы, озын, төз
гәүдәле тагын бер хатын бар иде. Хутор советы кешесе куен кесәсеннән бер
кәгазь чыгарды да укыды: Социалистик Республикалар Союзы исеменнән сез
арестовать ителәсез. Җыенырга ике сәгать вакыт, диде. Хатыннар шуны гына
көткән кебек, тизрәк хәрәкәтләнә башладылар. Алар бик тиз җыендылар,
хәтта бер сәгать тә үтмәгәндер. Сәлим автоматын гаскәри хәзерлеккә куеп
ишек төбендә басып торды. Хатыннарның чыраенда бернинди сыкрау, шыңшу
күрмәде, йөзләре җансыз таш кебек. Тик күзләренең хәрәкәте генә аларның
бөтенләй үлеп бетмәгәнлекләрен күрсәтә иде.
Хатыннарны машинага утыртып Елгавага алып килделәр һәм тимер юл
станциясенә тапшырдылар. Кайткач Сәлим шуны белде: бу хатыннарның
берсенең малае, икенчесенең ире шул «төнге урман»чы бандаларда икән.
Оккупация вакытында немецлар латышларны милләтчелек агуы белән бик
нык төнәткәннәр, башларын тиеш түгел якка борып җибәргәннәр, хәзер шул
немецлар этеп җибәргән көч белән начар юлдан баралар... Ахмаклар түгел
диген, алар урманнарда качып яталар да, төннәрен совет яклы латышларны,
аларның бала-чагаларын автоматтан кырып китәләр. Иртән безнең НКВД
килеп бандитларның хатыннарын, бала-чагаларын арестовать итә. Шулай итеп
бандитларны акылга утыртмакчы булалар.
Сәлим төннәр буе йоклый алмый ята, ничек була инде бу? Бандада йөрүче
башкисәрләр өчен аларның гаепсез хатыннары, бала-чагалары җавап бирергә
тиешмени? Бер латыш хатыны станциядә җылый-җылый кычкырды: немецлар
сезнең ирләрегез партизанлыкта йөри, дип безнең туганнарны, балаларны шулай
арестовать итеп лагерьга озата иде, сез дә нәкъ шулар шикелле, сезнең алардан
нинди аермагыз бар,— дип бик тилмереп иңрәде. Латыш хатын-кызларын,
балаларны эшелонга төягән чак иде. Теге каршы дәшүчене шунда ук урап
алдылар да, каядыр алып киттеләр...
Сәлим башы авыртуга чыдый алмый иде, шулай да кушканны үтәмичә мөмкин
түгел, присяга биргән, приказ кая куша, шунда әһ тә итми ашыгырга тиешсең.
Беркөнне алар тагын задание белән киттеләр. Көзнең соңгы сулу алдыннан
була торган күп буяулы матур чагы иде. Сөргән җирдә кантардан кантарга
пәрәвезнең аксыл җепләре үрелгән дә, ничектер кояш нурында елык-елык
килеп тора һәм кара җирлекне чаларткан шикелле иде. Каеннарның яфраклары
шундый матур — алтын сары төстә, кызыгудан аларны куен кесәсенә җыеп
тутырасы килә. Өрәңгенең тармак-тармак җепселле кызгылт-сары яфраклары,
ничектер, кызлар бәйләп биргән перчаткаларны хәтерләтә, аларны җирдән
алып, кулга киясе килеп тора иде.
Сәлимне бер уполномоченныйга иярттеләр. Теге аны ерак хуторга алып
китте. Сөрелмәгән камыллы җирдән бардылар. Бернинди йорт-җир күренми
иде, урманны уратып үтүгә агачлар арасында бер хуҗалык пәйда булды.
Бөтен, нык хуҗалык иде бу. Хуҗалары бик эшчән кешеләрдер ахрысы,
ялкауның мондый ыспай каралты-куралары, алма бакчалары булмас. Сәлим
алмагачның иң очында бер-ике кызыл алма күреп алды. Кәүсәсеннән тотып
селкетсәң, коела инде алар дип кызыкты.
Алар өйгә керделәр. Өйдә бер мөлаем генә хатын, бер чибәр генә кыз һәм
ундүрт яшьләрендә булыр, малай бар иде. Сәлимнең күзе шунда ук кызга
төбәлде. Озын буйлы, бик чибәр килеш-килбәтле иде, сыгылмалы билен
уйнаткандай арлы-бирле йөренде ул идән буйлап. Уполномоченныйның
прокурор санкциясен укыганын да тыңламады, әйберләрен дә җыймады,
өстәл артына утырды да, нәрсәдер яза башлады. Әнисе белән малае әкрен генә
җыендылар. Кызның күзләре зур иде, соргылт-шоколад төсле, ничектер артык
тыныч һәм бер дә исе китмәгән кебек горур. Алда нәрсә буласын бер дә уйламый
торган, нәрсә булса шул булыр дигән шикеллерәк иде аның кыланышы. Язу
язганда кызның керфекләреннән күз астына тар гына соргылт күләгә яткан
иде. Аның киң маңгае шундый гамьле һәм мәһабәт. Тыз-быз чабып, әйберләр
җыештырып йөрүче әнисе аңа ниндидер ачулы сүзләр әйтә, ә теге ичмаса бер
керфеген кыймылдатсын. Һаман яза да яза. Уполномоченный дәшми, кызга
караган да, кинаяле елмайган-яктырган килеш катып калган.
Менә алар җыенып беттеләр. Ишек төбенә бусага янына килеп бастылар
да, бушап калган өйләренә карап тордылар. Стенадагы сәгать келт-келт йөри.
Аерылышу моңсулыгы йөрәкне өзеп төшерерлек итеп кисеп алды. Алар кинәт
ишеккә таба борылдылар һәм тирән уфылдан бусаганы атлап чыгып киттеләр.
Сәлим алар артыннан чыкты, уполномоченный өйне йозакка бикләп, ачкычны
кесәсенә салды. Сәлим хатынны һәм кызны төенчекләре белән машинага
менгерешә иде. Ә малай кая соң?— дип шүрләп, борылып караса, тар кыр
буйлап урманга таба элдерә иде. Сәлим уполномоченныйга карады, теге Сәлимгә төбәлде. Синнән сораячаклар, миннән түгел, ди иде аның карашы. Син исемлек белән тапшырырга тиеш, ә миңа нәрсә, янәсе! Сәлимнең эченә кинәт салкын йөгерде, малай шактый ерак иде инде.
— Тукта, тукта, атам!— дип кычкырды ул аңа таба йөгерергә омтылып.
Автоматын күтәреп, төзәгәндәй итте. Теге шулчак аргы урман эченә кереп күздән
югалды. Сәлимнең эче бераздан ут кебек яна башлады. Нишләргә? Шофёр
ашыктырды, арестантларның санына ул җаваплы түгел иде. Тизрәк машина
әрҗәсенә төялделәр. Хатын белән кыз чуклы шәлъяулык бәйләгәннәр, битләрен,
маңгайларын шуның белән каплап, күзләре өчен тар гына ярык калдырганнар.
Сәлим әрҗәнең артына запас баллон өстенә утырды, тегеләр малайны качыруда
үзләренең зур гаебе барлыгын тоеп, Сәлим күзе белән очрашудан качалар иде.
Сәлим, ничектер башта ачуы кубып, елан шикелле болар өстенә ташланырга
иткән иде. Малайны алар качырды бит асылда, алар! Әмма Сәлим хәзер үзенең
берни дә эшли алмаганлыгына төшенеп тынып калды. Эчтән генә сызып кайта.
Нәрсә булыр? Үзен тотып ябарлар инде. Менә бит җебегән, нишләде ул? Нишләде ул? Нигә шунда ук артыннан йөгермәде, бәлки тотып алып килгән булыр иде?
Сәлим тоткыннарга карап ала да: менә бит, каһәр суккан бандитлар, сезнең аркада миңа төрмәдә черергә туры киләчәк, дип ачына. Тегеләрнең йөзләре ничектер бик үк кайгылы түгел, малай качканга күңелләре булды аларның. Ничектер конвой Сәлимгә рәхмәт әйтәселәре килгән шикелле иделәр.
Сәлим үзен төрмәгә эләккән сыман кайта башлады. Капчыгыннан паекка
бирелгән балык консервысы чыгарды, аны тегеләрнең төенчеге өстендә ачты
һәм аларга таба этеп куйды.
— Әйдә, ашагыз,— диде.
Тегеләр борылып бер карадылар да, карашларын кире бордылар. Машина
селкеткәннән консервы капланып төшә язды, кырыйда утыручы кыз аны тотып
калды. Сәлим капчыгыннан ипи алып маташа иде. Ул ипине дә өч кисәккә
бүлеп куйды. Аннары консервыны төшмәслек итеп, төенчек эченә батыра төште
дә, кашыгы белән алып ашый башлады.
— Ашагыз,— диде Сәлим. — Малаегыз качкан өчен мине төрмәгә
утыртачаклар, әйе.
Ул аларга карамаска тырышып, ашый бирде. Хатын да, кызы да русча яхшы
аңлыйлар иде. Бер сүз дә эндәшмәделәр, тик үзара латышча нидер әйткәләшеп
алдылар. Сәлимнең эчке куркулары, тетрәүләре йөзенә чыккан иде. Шулай
да ул үзенең өстенлеген күрсәтергә итеп елмайган булды, ярар, безгә булсын
бәла, без андый хәлләрне күп күргән инде дигән кыяфәт белән утырды. Бераз
ашагач, ул кашыгын кәгазь белән сөртеп (кашыгын яларга кыздан оялды)
кесәсенә салды, капчыгын төйнәп куйды.
Ниндидер юл борылышында машина әрҗәсе бер якка бик нык чайкалып
китте һәм төенчек өстендәге консервы, ипи кисәкләре чәчелеп бетте. Сәлим
дә, тегеләр дә моңа дикъкать итмәделәр. Тегеләрдән ашау кайгысы качкан иде,
Сәлимнең дә эчен бик каты таракан кыра. Капитанга нәрсә дип әйтермен, ничек
әйтермен,— дигән курку аның җанын әле һаман иги дә иги. Нишләтерләр?
Менә үзем теләп армиягә киткән идем, үзем теләп төрмәгә керәм булып чыга
инде. Армиягә китәсен белгәч, әнисе бик карганган иде: тикмәгә ашкынмыйсың
син, бала, бер-бер нәрсә күрергә ашкынасың, дип йөрәккә кадаган иде. Ул
чакта Сәлим бу сүзләргә бөтенләй исе китмичә караган иде. Менә хәзер шул
ачы тәнбиһ исенә төшеп аны эчтән парә-парә телгәләп бара...
— Сезнең малаегыз өчен мине утыртачаклар,— дип кычкырды хатын
янынарак барып утырып.
Хатынның йөзе үлгән кебек, бернинди җан әсәре юк сыман иде. Ул икенче
яккарак борылып утырды. Сәлим сүзләренә шулай җавап бирде.
— Лунайте, ник братыңны качырдың?— диде ул кызга таба иелеп каты гына.
Кыз, әлбәттә, ишетте, ләкин ишетмәмешкә салышып җилкәләрен җыерып куйды.
Әнисе исә чукырга иткән кебек күзен очкынландырып карашы белән кызын
өтеп алды. Сәлим сүзләренә кызының җилкә җыеруын да ошатмады ул. Аның
нәфрәт белән ташка әйләнгән чыраенда бернинди өн заты калмаган иде.
Сәлимнең бу тоткыннардан нәрсә аласы килә соң? Нигә ул аларга шулай дип
сүз куша? Моның сәбәбе бик тирәндә ята иде. Сәлим үзе дә аңлап җиткерми
иде. Хикмәт шунда, бу кешеләрне туган өйләреннән сөреп алып китү, җәзалау
аның кешелек табигатенә бик тә чит нәрсә, күңеле сыйдыра алмый, аңы
аңларга теләмәгән хәл иде. Шуңа күрә күңеле тирәнендә ул да бу эше өчен
борчылып үзен бик каты гаепле эш эшләүче итеп саный иде. Менә мин сезнең
братыгызны, улыгызны качыруда булыштым, үзегез дә күреп тордыгыз, кирәксә
аны автомат белән атып ега ала идем, әмма алай эшләмәдем, шуңа күрә, сез
мине алай ук ерткыч итеп, фашист кебек итеп санамагыз, зинһар, дип йөрәге
ялвара иде аның. Юк, малайны качыруны ул аңлап эшләмәде, аны качырырга
ниятләве уена да кереп карамады. Әмма малайны артыннан куып барып
тотарга ул бик нык гарьләнде, үзенең немец оккупантына охшап калуыннан
курыкты. Ниндидер эчке бер игелекле көч аның аякларын тышаулап, малайны
эзәрлекләүдән тыеп калды. Нинди көч ул — Сәлим аны үзе дә белми иде. Элек
тә макарон фабрикасында ат җигүче булып эшләгән чакта, биш-алты кеше бер
йөк он урладылар. Сәлимне дә катнашырга бик каты кыстаганнар иде. «Юләр!
Ач бет!» дип кычкыра-кычкыра тиргәгәннәре хәзер дә колак төбендә генә.
Үләргә җитеп тамагы ач булса да Сәлим караклыкка бармады. Нәрсә тотып
калды аны ул һәлакәтле адымнан — Сәлим моны үзе дә тәгаен генә әйтә алмый.
Югыйсә, сугыш буе тамагы туйганы булмады. Ач эт кебек тилмереп йөргән
көннәре күп иде... Ә теге урлаучылар барыбер тотылдылар һәм мәҗбүри эшкә
төрмәгә ябылдылар...
Әнә шундый начар эштән һәрчак тыеп кала торган эчке тойгысы аны бу юлы
әллә алдадымы? Мохтаҗ кешегә ярдәм кулы сузарга, егылганны торгызырга, бәладән йолырга һәм башка шуның кебек канга сеңгән әхлак нормалары бар. Сәлим шул кан кушуы буенча дигәндәй, бөтенләй аңны җикмичә хәрәкәт итә иде моңарчы һәм ул хаклы булып чыга иде. Ә бу юлы ул хаксыз булып кала ахрысы, ул бу юлы алданды. Әмма ул малай артыннан эзәрлекләмәве белән бу латыш хатынына, кызына яхшылык эшләгән шикелле булды. Алар да аның яхшылыгын аңлады бугай, кыз аңа артык нәфрәт белән карамый. Әнисе булмаса, бәлки, сөйләшергә дә ризадыр кебек иде. Туры итеп кайчак Сәлимгә текәлә ул һәм аларның күзләре очраша, анда да кыз күзен читкә алмый, озак карап тора, нәрсәдер әйтергә теләгән кебек тоела.
Юк, кыз Сәлимнең дә хәлен аңларга тырышкан сыман.
Көн кичкә авышканда алар билгеләнгән тимер юл разъездына килеп
җиттеләр. Шыр яланда рельслар өстендә ике кызыл вагон тора. Солдатлар
андыйны үгез вагоннары, ди. Яшел киемле берничә сакчы йөренә. Агачлар
арасында йортлар бар икән. Капитан шул яктан килеп чыкты. Ул арада
вагоннарны тагарга поезд килеп җитте.
Хатын белән кыз тышка чыгарга сорадылар. Капитан өйгә таба: Таня! — дип
кычкырды. Автоматлы хатын-кыз солдат йөгереп килеп тегеләрне бәдрәфкә
алып китте. Ә төенчекләре Сәлим белән капитанның аяк астында ята иде.
Әйтергәме, юкмы, дип Сәлим энә очына баскан кебек, ни үле, ни тере килеш
тора. Әллә исемлектән үзе белгәч кенә әйтергәме? Капитан әле исемлекне
чыгармаган. Сәлимнең өч кеше алып килергә тиешлеген тәгаен генә белми иде.
Ләкин бер минуттан тегеләрне барлап вагонга утыртканда, барысын да беләчәк.
Әллә икәү генә калганда җайлап әйтергәме? Шунда ук мине арестовать иттерер
микән? Кайсы солдат алыр икән мине сак астына? Кая озатырлар икән?
Юлда чагында, бәлки, сизелмичә генә үтәр, берәр җай чыгар әле, дип Сәлим
өметсез өмет белән булса да үзен-үзе алдап кайткан иде. Хәзер куркыныч үзенең
бөтен тайпылышсызлыгы белән аны каптырып алды һәм егет нәрсә эшләргә
дә белмичә, үзен язмыш ирегенә ташларга мәҗбүр иде. Күрәчәкне күрми
гүргә кереп булмый диләр иде акыллы кешеләр. Менә күрде инде. Үкен, ела,
чәчеңне умырып-умырып йолкы, барыбер киресен эшли алмыйсың... Беткән
баш беткән...
Тегеләр килеп җитү белән капитан аларны вагонга тапшырырга ашыкты.
Ул куен кесәсеннән исемлек кәгазен чыгарды. Кулы белән әйдәп, вагонга таба
барырга кушты. Арестантлар артыннан атлаган көйгә исемлекне укый-укый
барды.
— Туктале,— диде барган җирдән шып туктап. — Биредә өч кеше булырга
тиеш түгелме соң?
— Иптәш капитан,— диде Сәлим шулчак көчкә генә телгә килеп,— аларның
малайлары качты!
— Беттем, — дип уйлады эченнән һәм капитанга туп-туры карап сынсыз
калды.
— Шулаймыни?— диде капитан берни булмаган кебек һәм алга таба атлап
китте. — Ярар, алайса, бу исемлектән сызарга кирәк аны!
Ул туктады, кыр сумкасын тезенә куйды да, шуңа иелде. Исемлектән теге
качкынны шытырдатып сызып ташлады. Аннары ниндидер җиңеләю тойган
кебек атлап, Сәлим ярым үле, ярым тере хәлдә, аның артыннан ияргән
булды.
Әсәрне тулысы белән монда басып укып бетерегез: "Казан утлары" 1 сан, 2015 ел.
"КУ" 1, 2015
Фото: pixabay
Теги: бәян
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев