Логотип Казан Утлары
Бәян

Шәрәфи – «хи-хи» түгел... (бәян)

Бер вакыйганы искә төшерде Шәрәфи, сугыш вакыты. Әтисе фронтта, бер абыйсы да шунда. Әнисе аны ялгызын өйдә бикләп эшкә киткән. Өстенә кияргә киеме дә, аягына гәлүш тә юк. Пес итәргә чиләк калдырганнар. Өйалдына чыгышлы. Тәрәзәсез. Берзаман ап-ак сарык бәрәне, арт аякларына басып, ишек пыяласына шакый. Ул күзләрен уып карый, өнеме бу, төшеме? Каян килгән бәрән?

Соңгы араларда бөтенләй тынычлыгын югалтты Шәрәфи. Мәңгелек двигатель уйлап табуы тәмам борчуга салды аны. Өйдәгеләр дә шул халәттә. Шатланырга гына кирәк, югыйсә. Нинди бөек ачыш! Моңа кадәр берәү дә булдыра алмаган, күпләр хыялында йөрткән идеяне гади бер артист тормышка ашырсын әле! Шәрәфи! Ләкин менә шунысы бар: ул аны хәзер эшләвеннән туктата алмый. Мәңге эшләп тора торган двигатель булгач, ничек туктатасың инде аны. Эшли дә эшли шунда. Тегеләй итеп карады, болай итеп... бәрде, сукты, суга батырды, утка тыкты – юк файдасы кыйнавының. Аптырагач, бәдрәфенең лампочкасына тоташтырды – яктыртып торсын, нигә юкка дөрләргә. Фатирындагы бөтен техниканы эшләтергә куйса – сизәрләр дә килеп актара башларлар, нигә бу кеше бер дә электрга акча түләми, дип.
Монысы вак мәсьәлә. Дөньяви четереклелеге бар бит әле бу мәңгелек двигательнең... Әнә, кешелеккә гаять файдасы булачак, дип, атомның көчен буйсындырдылар да оран салдылар. Хәзер зыяныннан куркып яшибез – бөтен Җир шарын юкка чыгарырлык бомба тупланган. Изге ниятне яман куллар вәхшилеккә юнәлткән. Мәңгелек двигатель белән шулай булса, атомнан да әшәкерәк вазгыять тудырачак. Кешеләр эшләмәячәк, ялкауланачак, симереп бетәчәкләр... Пушкинның «Алтын балык» әкиятендәге хәл кабатланачак, яки мич башындагы Емеля кебек чуртаннан ташытачакбыз бәхетне. Һәлакәткә туры юл бу!
Шәрәфине менә шушы уйлары кайгыга батырды. Ярый, мәңгелек двигательне туктатып булмаса булмас, әмма аның барлыгын берәүгә дә сиздермәскә кирәк, дигән фикергә килде ул. Беркөнне гаиләсен җыеп әйтте:
– Сөеклеләрем минем, барыгызны да кисәтеп куям, бүгенге көннән башлап, безнең өйдә мәңгелек двигатель барлыгын онытыгыз, авызыгызны да ачмагыз, күңелегездән чыгарып атыгыз!
Алай-болай ул турыда үзара нәрсәдер сөйлисегез килсә, «Теге» дип әйтегез! Килештекме?!

– Килештек! – дип, бердәм ант биргәндә, караңгы бүлмәдә эшләп утырган мәңгелек двигательгә хәтле пышылдап ишетелде.
Ләкин...
Ләкин бу сөйләшү дә Шәрәфигә тынычлык өстәмәде. Хәтта сәхнәдән тамашачы каршында Гаяз Исхакыйның «Тормышмы бу?» әсәрендәге монологны сөйләгәндә дә, ул үзе үк кабынып китте.
– Күпме уйнарга була инде мондый спектакльләрне? Һаман шул искелек, һаман шул байлар, ярлылар, өметсез мәхәббәт, елаш, күз яшьләре... Классика, янәмәсе... Әйтерсең лә тормыш туктаган!
Бу хәлгә аптырап калган, тамашачы арасында утыручы режиссёр Зирәк Мудриевич сикереп торды. Шәрәфинең, әсәр темасыннан чыгып, мондый кискен фикер ычкындыруы көтелмәгән иде. Бәлки, аның аңына зәгыйфьлек килгәндер дип уйлады ул.
– Гафу итегез, хөрмәтле тамашачылар! Тынычланыгыз, борчылырлык сәбәп юк. Шәрәфи, туктаган җирегездән дәвам итегез!
Шәрәфи, ирексездән, монологка күчте:
– «Менә мин – шул иске тормышка әсир алынган, аның кергән саен чыга алмаслык иттереп ябыла торган унике ишекле зинданына куелган өметсез бер имам! Менә мин – сөймәгән, сөелмәгән бер хатын берлә гомеремне үткәрергә, сөю-сөешү нәрсә икәнне белмәенчә, яшьлегемне уздырырга, картлыгыма кадәр былчырак хезмәтче хатыннар, әдәпсез күрше киленнәре берлә күңелне мыскыл итә, вөҗданны газаплый торган мөнәсәбәтләрдә яшәүче, йомыркалар, кибәкләр, утыннар, саламнар, чүпрәкләр өчен судлашучы кеше калдыгы!»
Уф, юк, мин моны уйный алмыйм! Гафу итегез! Исхакый бөек, шигем юк, әмма гасырлар буе һаман шул бер нәрсәне туглау... Хәзергене язсыннар, Исхакый кебекне, уйнармын... бик теләп...
– Шәрәфи, өзмә инде спектакльне, халык алдында уңайсыз...
– Уңайсыз түгел, шулай бит, җәмәгать? Әнә, тамашачы кул чаба...
– Провал ясама инде, Шәрәфи, үтенәм?!
– Укыйм. «Менә мин – хәзер шул суык көндә, шул ыжгырып торган җилдә, шул хатыным берлә бер түшәктә яткан өйдә, үткән гомеремдә бернәрсә эшләмәгән, киләчәгендә эшләргә идеалын, иманын югалткан, күрше хатыннары берлә маташудан башка эшкә ярамый торган бер адәм калдыгы! Менә мин – шул үземнең тормышымның начарлыгын уйлап та, аңлап та, үземне үзем шул начарлыктан, баткаклыктан чыгара алмаган көчсез, хәлсез бер әрәмтамак».
Җәмәгать, бармы хәзерге заманда Исхакый кебек ачынып, дөреслекне язучы берәр мулла? Үзе турында яза бит даһи. Мең рәхмәт. Исхакый заманыннан да хәтәррәк чорда яшибез бит. Бирегез миңа үзебез турында уйнарлык пьеса, куегыз шуны сәхнәгә! Ә?.. Каяле син, Зирәк Мудриевич? Режиссёр! Тап миңа шундый пьеса? Бир миңа төп рольне!
– Юк бит андый әсәр.
– Юк шул. Булса да куя алмыйсың син аны. Куркасың...
– Дәвам ит инде, Шәрәфи абзыкай, зинһар өчен!
– Ярар, тыңлагыз!.. «Әнә минем киләчәгем! Зур корсаклы, көненә ун бәлеш төбе ашый торган, күрше хатыннары, асраулар берлә маташа, былчырана торган мин! Әнә мужиклар берлә юк нәрсәләр өчен ялган шаһитлар яллап- яллап, хөкүмнәргә йөрүче мин! Әнә мужик хатыннары берлә каз бәбкәләре өчен орышучы мин! Әнә тагын мин! Әнә тагын мин!»
Мине дә шундый хәлгә төшерәсез бит, иптәш режиссёр. Мине дә! Этлегем, 
үҗәтлегем белән генә чиста тормыш алып барам бит. Миңа да сатылырга кушалар, ялганларга, куштанланырга. Җәмгыяте шундый, имеш...
Балконнан тавыш ишетелеп куйды:
– Тимә, җәмгыятькә! Сылтама! Тирәнгә төшәсең, актарма!
– Ә-ә! Анда кунакладыңмыни, синең тавыш икән, Җәмгыять Иваныч. Сез һәрвакыт бөтен нәрсәгә өстән карарга яратасыз... Төш аска, халык белән бул! – Шәрәфи Шиһапович, монологыңны тәмамла инде. Аз гына калды бит. – Ярар. Синеңчә булсын! Исхакыйның бөеклеге хакына гына укыйм. «Җилнең ыжгылдавына минем күңелемнең ыжгылдавы, аның суыклыгына
минем күңелемнең суыклыгы кушыла. Мин эчтән-тыштан туңам, калтырыйм, дерелдим. Үткән гомеремнең, үтәчәк гомеремнең начарлыгы өчен кайгырырга, егларга, шул беткән идеалымны озатырга, бәхилләшергә бер тамчы кайнар яшь таба алмадым. Мин туңдым, мин каттым, мин беттем!
Шулмы гомер? Тормышмы бу? Бу сөаль, үлгән кешенең өрәге кеби, алдыма килеп басты! Мин җавап бирә алмадым. Сездән сорыйм: «Тормышмы бу?»
Залда шау-шу аралаш, хуплау авазлары, алкышлар лепердәп куйды. Өстән тагын теге тавыш яңгырады.
– Авызыңны чамалап ач, телеңне кисәрләр, Шәрәфи!
– Билләһи, мине бүгеннән соң эштән куалар, – дип хафаланып йөренә башлады Зирәк Мудриевич.
Шәрәфи һаман үзенекен әйтә торды.
– Син бу әсәрне, Мудриевич, үзеңнең абруеңны саклап калу өчен генә алдың, беләм. Гаяз Исхакыйны сәхнәгә чыгарасың, янәмәсе. Аның исеме белән министрлыктан акча каерып була. Ләкин әсәрнең актуальлеген бик аңлап бетермәгәнсең. Өстәгеләр дә аның бу хезмәтен бүгенге көнгәчә аңламыйлар. Миңа яраклаштырып, минемчә, маңгайларына чәпәп, аңлатырга кирәк булганын төшенмиләр. Хәзер менә шундый әсәр кирәк. Бүгенге көнгә «чәлт» иткән.
– Менә шул «чәлт!» иткән әсәрләр язганы өчен чит илгә качып китәргә мәҗбүр булган да инде ул.
– Шулай итмичә, даһи булып булмый. Патша яки совет җитәкчеләренең сәяси ялгышларына һәм аларның кочагындагы җәмгыятьнең торышына каршы көрәшмичә бөеклек килми.
– Төрмә көтә сине, Шәрәфи! – дигән тавыш кабат ишетелеп куйды. – Шул инде, Җәмгыять Иваныч.
– Бөегебез, тынычлан! Билләһи, син генә рәтли алмыйсың бу дөньяны! Әйдә, ипләп кенә эшлик әле.
– Ничек шулай дип әйтә аласың син? Кара инде тегене, балконга менгән. Мине аста – халык арасында тыңларга курка, чөнки минем сүзләрне куәтләп, кешеләр аны дөмбәсләргә мөмкиннәр.
– Аксакалыбыз, синең бүгенге чыгышыңнан соң, һичшиксез, мине эштән тибәләр.
– Типмиләр!
– Тибәләр!
– Типмиләр!
– Ничек кенә тибәләр әле!.. Ну әйтеп тә карыйсың! – Нәрсә әйттем соң әле мин?
– Җәмгыять начар, дисең бит.
– Мин әнә теге Җәмгыять исемле маңкорт турында гына шыттырдым, ачуым килеп... Алар... – Кемнәр?
– Өстәгеләр... Нәкъ шуның кебек инде. Балконда утыра торган шикелле... Кая әле ул?
– Әнә теге яктагысында... балконда.
– Инде анда күчкәнмени?.. Ай-яй тиз алыштырасың син юнәлешләрне... Ләкин аска төшмисең... Колбиләүчелек, феодализм, капитализм, социализм, коммунизм, тагын ничек?.. Ә, Мудриевич? Уйла, уйла! Синең отчестваң шундыерак бит. Мудрить итә торган... Профессияң дә...
– «Мудрый»дан алынган ул.
– «Кыландыру» дигән мәгънәгә якынрак бу исем. Кыландыр әйдә, кыландыр! Бик беләсең килсә, Коммунизмда яшәп алганбыз икән без, хәзер «кыландыризм» җәмгыятендә җан асрыйбыз.

I

Булмады...

Безнең халык үз иленнән

Уңмады.

Бигрәк тә

«Вак халыклар» интегә

Иреккә

Дәүләтле

Идек бит без, куәтле,

Кодрәтле!..

Таркаулык

Җитте башына, бетте

Бу ханлык

Чукынды

Морзалар, иман качты,

Сатылды.

II

Ах, син, уй!

Иреккә сусавыңны

Алга куй!

Җитәрдер!..

Алда өмет бирердәй

Көннәрдер!

И, Ходай!

Безгә ярдәм кылырдай

Син, бугай!
...Һәм алга таба да шулай дәвам итеп, шигъри юллар сөйләргә була. – Абзыкай, Исхакыйга кайтыйк инде?! Тезләнеп сорыйм.
– Ник, шуны дәвам итәбез түгелме соң? Ничек әле әсәренең исеме?

– «Тормышмы бу?»
– Шул турыда бара бит бәхәсебез – тормыш турында. Гаяз Исхакый үзе яшәгән чорны тасвирлый. Аны шуңа, ул җәмгыятьнең начар якларын үтәли күрә белгәнгә, хәзерге заманда даһилыкка күтәрделәр ич. Теге чорны, әле генә үткән совет чорын да кушып, аларны фаш иткәнгә, боларына хакимияттә утырырга җай чыкканга, яраткан булып кыланалар бүгенге түрәләр. Әнә теге балконда утыручысы да – шундыйларның берсе.
– Беркем дә белмәгән Исхакый турында лыгырдавыңны туктат инде, Шәрәфи!
– Син белмисең аны – попугай, халык белә – надан түгел!.. – Шәрәфи балкондагы «Тутый кошның» һаман шул бер үк сүзне кабатлап утыруыннан туйган иде инде. – Тюрьма плачет, тюрьма плачет!.. Төш монда! Күкрәк терәп сөйләшәбез... Әйт, хәзерге яшәешебез элеккесеннән нәрсәсе белән аерыла? Әйт, әйбәтрәкме безгә бүген? Нәрсә арлы-бирле йөренәсең? Кулыңны ал кесәңнән, акчаңны барлыйсың мәллә? Күп ул синдә! Эшләп куандырмасаң да бирәләр аны синең ишеләргә... Сатып алмакчы буласыңмы мине? Без андыйлардан түгел!
– Ә зерә...
– Безнең кавем бар булганына шөкер кылып яши. Акча колына әйләнмәдек сезнең кебек, беркайчан да!..
– Үзеңә кара. Минем исәп – тәкъдим итү.
– Акчаңның күплеге әле ул син бәхетле дигән сүз түгел. Син кешеләрне яратмыйсың, шуңа күрә өстә аерым утырасың. Хәтта хатының да юк янәшәңдә. Беләсеңме нәрсә, беркемне дә сөймәгән кеше, үзен яратмаганнардан күпкә бәхетсезрәк. Менә син шундый! Ник эндәшмисең? Сүзең бетте мәллә?.. Наным, чык әле монда, үлчә әле!
Сылу гәүдәсенә килешеп торган матур халат киеп, сәхнәдә Шәрәфинең хәләл җефете күренде. Кулында кан басымын үлчи торган табиб әсбаплары.
– Кулыңны тыныч тот! Сөйләшмә!
– Ничә?
– Бераз тагын күтәрелгән, җаным. Бәлки бүгенге спектакльне башка вакытка күчерергәдер?
– Юк, юк, – дип, моңа хәтле тавышсыз утырган режиссёр Зирәк Мудриевич чәчрәп чыкты. – Берничек тә ярамый: план, акча, бизнес... Элеккеге вакытлар түгел хәзер, спектакльне өзәргә ярамый, хөрмәтле тамашачылар, шулай бит! Залдан: «Уйнагыз, уйна, бик шәп бара. Афәрин, Шәрәфи!» – дигән тавышлар режиссёрның тәкъдимен хуплады.
– Мин башкача булдыра алмыйм, дусларым. Әйтәсе сүзләрем, фикерләрем байтак җыелды. Әйтеп калыйм, дим. Инде өлкән яшьтә икәнлегемне беләсез, исәнлек тә әллә ни шәптән түгел.
– Саулыгың да чамалы гына булгач, нигә үз киреңне киереп йөрисең соң син? Җәмгыятькә яла ягып... – дип такмаклый торды өстәге попугай.
– Менә сезнең кебекләрне дөмектереп бетерү ихтыяры гына яшәтә дә инде мине. Үз сәламәтлегеңнең әллә ни мөһимлеге калмый икән яши-яши, ә менә синең кебекләр ничегрәк җан-тәслим кылырлар – менә монысы кызыктыра.
– Нигә шулхәтле каныгасың соң син аларга?! – дип, Наные Шәрәфине битәрли башлады. – Күреп торасың бит, монысы китсә, аның урынына тегесе киләчәк.
Тамашачылар, балконга карап:
– Әй, син анда безгә спектакль карарга комачаулап утырма әле, – дип кычкыра ук башлады. – Полиция чакыртырга кирәк!
– Тимиләр аңа барыбер! – диде кемдер халык арасыннан.
– Булса соң, бу җыелыш түгел, театр бу, теләсә-нәрсә кычкырып утырырга. – Бәреп төшерим әле шуны балконнан, – дип, алагаем гәүдәле ир урыныннан
купты.
Аны күрептерме, Җәмгыять Иваныч балконыннан каядыр ычкынды. Моңа хәтле нишләргә белмәгән режиссёр Зирәк Мудриевич залдан туры сәхнәгә атылды.
– Менә нәрсә куптардың, Шәрәфи Шиһапович? Хәзер бу җәнҗал турында Америкада сөйләячәкләр!
– Курыкма, безнекеләрнең тыны да чыкмаячак. Ә Американыкын безнең халык ялган дип кабул итә. Дөнья – киш-миш...
Хатын, каяле син?! Борчылма! Вундеркинд оныгыбыз килмәгәнме анда безгә? Аның «Теге нигә» күз салгалап йөргәнен сиздем мин соңгы вакытларда. Шалтыраткалап тор әле әти-әнисенә! Мине шунысы ныграк борчый. Аллам сакласын!
– Ярар, Җаный, тынычлан гына, – диде дә Наные, әллә шалтыратырга, әллә өйләренә кайтып килергә ниятләнеп, сәхнәдән чыгып китте.
Шәрәфи дә сәхнәдәге буталышка һәм залдагы шау-шуга игътибар итмичә уйга чумды. Зирәк Мудриевич пәрдәне яптырырга исәпләп сәхнә эшчеләрен эзли башлады, таба алмагач, пәрдә итәген үзе тарта башлады. Күрәсең, автомат 
ябу җайланмасы эшләми, әллә эшләтә белми, ә залдагы халык Җәмгыять Иванычны эзли. Һәм, беркадәре, режиссёр белән тартыша: Зирәк Мудриевич пәрдәне – бер якка, ә берничә ханым аны кирегә өстери торды.
***
Сугыш еллары. Ил хәсрәте аның кебек малай-шалайга, әби-бабайларга, апаларга төшкәнен үзләре дә сизми йөрделәр алар. Гомергә рәхәт күрмәгән бала-чагага «рәхәт тормыш» дигән нәрсә – әкият булып тоела инде. Хәер, төшенә кергәләде андый дөньялар. Беркөнне Сталинны күрде. Ап-ак кителдән, мин сиңа әйтим. Шул кителен киеп Тегермән тавына менеп бара. Пропеллерларына утырып, әллә нинди белмәгән җирләрне күреп әйләнәсе килгән җил тегермәне канатлары яныннан үтеп, Таган асты дигән җиргә китеп баруы. Ул шул көнне иртән искиткеч рәхәт уянды. Әйе, аннан да бәхетле кеше юк иде кебек әлеге иртәдә. Сталин хәтле Сталинны күр әле син! Дусларына төшеп сөйләп котларын алды. Берсе: «Мылтыгы бар идеме?» – дип сорый. Икенчесе: «Сине күрдеме?» – ди. – Күрде, – дип җавап бирә ул. – Баштан сыйпап китте. Әле сиңа да сәлам әйтте», – дигән була. Малайлар: «Миңа нәрсә диде?» – дип интектереп бетерәләр үзен.
Шуннан соң, Кыш җиткәч, аларның алагаем зур ап-ак кәҗәсен бер бүре шул Сталинны күргән җирдән – Тегермән тавыннан алып китте. Ул елларны бүреләр бик азган чак. Күрәсең, кешеләр ач, бүреләр тагын да ачрак булган. Авылдан ерак түгел җирдә таптылар алар кәҗәләрен. Ашап бетерә алмаган, ләгънәт төшкән нәрсә. Ап-ак кительле Сталин белән ап-ак кәҗәнең төшенә керүен нәрсә дип тә аңлатырга белмәде ул. Шул, Ил бәлагә баткан, балалар сөтсез калган.
Тагын бер вакыйганы искә төшерде Шәрәфи, һаман шул сугыш вакыты. Әтисе фронтта, бер абыйсы да шунда. Әнисе аны ялгызын өйдә бикләп эшкә киткән. Өстенә кияргә киеме дә, аягына гәлүш тә юк. Пес итәргә чиләк калдырганнар. Өйалдына чыгышлы. Тәрәзәсез. Берзаман ап-ак сарык бәрәне, арт аякларына басып, ишек пыяласына шакый. Ул күзләрен уып карый, өнеме бу, төшеме? Каян килгән бәрән? Ишекне ачып кертмәкче була, бикле. Этте, төртте, типте – булмады, шул ара бәрән югалган да. Әнисе кайткач өйалды тактасына кыстырылган тышы-ние юк бер китап алып керде. Искереп, таушалып, ертылып беткән, урысча язылган китап иде ул. Укыштыргалап карады аны бәләкәй чагында Шәрәфи, ләкин бернәрсә дә аңламады. Хәзер, гомерләр узгач, шуны уйлап утыра: бәлки ул изге бәрән булгандыр, ягъни Хозыр Ильяс. Алар бит төрле затка әверелеп йөриләр, ди. Димәк, аны Шәрәфигә Ходай җибәргән. Кертергә кирәк булган, бәлки, тормышы икенчерәк юнәлештән китәр иде.
Хәер, биргәненә шөкер.
Бу хатирәләрдән соң Шәрәфи канатланып китте. Гомер юлы буйлап аны Хозыр Ильяс алып бара икән бит. Ул һәрчак аның янәшәсендә, аның сагында!
Шулчак:
«Әйе, мин һәрвакыт синең яныңда», – дигән сүз колагына ишетелгән кебек булды.
Балачак хатирәләренә чумып утырган Шәрәфине залдан күтәрелгән тамашачының:
– Шәрәфи туган, бераз онытылып киттең, ахрысы, әллә күңелең кителде шунда, игътибар бирмә! Аның ише хәлләр синнән генә калмаган, – дигән сүзләре сискәндереп куйды.
– Сез кем? – диде Шәрәфи, әлеге тамашачының Хозыр Ильяс булу ихтималын чамалап.
Чыннан да әлеге тамашачының килеш-килбәте театрга даими йөри торган кешенеке төсле түгел иде. Милли бизәкләр белән чигелгән утыртма якалы күлмәге өстенә ап-ак озын чапан кигән. Башында, кырыйлары эшләпә шикелле җәелеп киткән, әмма киелгән өлеше затлы татар түбәтәенә охшаган үтә шәп картуз. Муенына яшел шарф элгән. Аягында читек. Кашы, мыегы, сакалына көмеш төсе кунган.
– Син мине белмисең, ләкин безнең очрашкалаган булды, – дип әйтеп куйды теге тамашачы бераз вакыт узгач.
– Кайчан?
– Беренче мәртәбәсендә син кечкенә идең әле...
– Сугыш елларындамы?.. Кышкы салкында, син миңа...
– Әйе, әйе...
– Ак бәрән булып...
– Әйе.
– Мин Сезгә ишек ача алмадым...
– Шулай, әмма теләгең изге иде. Бүгенге гамәлләрең үткәннәренә караганда тагын да саваплырак.
– Сез Хозяр Ильяс түгелме?
– Мин сиңа үземнең кем икәнлегемне әйтеп тормыйм, анысы мөһим түгел, әмма ләкин синең язмышыңны гадел юнәлештә алып баруны мин инде үземнең вазифам дип саныйм. Хәер, синең минем ярдәмгә бик үк мохтаҗлыгың да юк. Алай дип тә әйтеп бетерергә ярамый. Сине театрдан куган чакларда, филармониядә эшләгәндәге кышкы суыкларда катып үлә язган вакытларда, аннан соң, бер мәртәбә инфаркт булгач минем кирәгем чыкты. Мин гел янәшә туры килеп тордым.
Хәзер бу катлаулы һәм мөһим мәсьәләне – җәмгыять белән театрның торышын куптаруың үзең өчен генә түгел, кешелек дөньясы өчен бик актуаль. «Теге ниең»не дә җәмәгатьчелек кулына тапшырырга бик ашыкма. Бер дә туктамый эшли торган «дыр-дырың»ны әйтәм.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт йөзеннән, сезнең кулыгызны кысарга мөмкинме?
– Ярамый. Кыстыгыз дип исәплә.
– Кочарга ярыймы?
– Анысы да кирәкми, чөнки без кешеләр белән хисси мөнәсәбәттә булырга тиеш түгелбез.
– Мин киләчәктә нишләргә тиеш?
– Моннан җитмеш биш ел элек калдырган китапча яшә! Хәзергә хушыгыз! Шәрәфи Хозыр Ильяс дип уйлаган сәер зат кинәт юк булды. Әйе, теге ак бәрән калдырган китапның авторы бөек рус язучысы Герцен икәнен ул инде күптән белде. Шәрәфи аны кибетләрдән эзләп тапты. Исеме – «Үткәннәр һәм уйланулар» икән. Кешелек дөньясы өчен иң кирәкле әсбап итеп күрә ул китапны хәзер Шәрәфи. Шуңа күрә Герцен фикерләре аның иң якын киңәшчесе.
***
– Наныем, Хәмзәнең шалтыратканы булмадымы?
– Әй, онытып торам икән, шалтыратты, шалтыратты. Бүген килергә исәбе бар. Мин аңа театрда булабыз дидем. «Спектаклегезнең башына ук килә алмам, сәхнә артына гына кереп чыгармын», – диде.

– Килсә, сәхнәгә үк чыксын инде, яме! Монда тамашачылар да бар. Яшереп сөйләшәсе сүзләребез юк.
Наныйның телефоны аваз салды.
– Әйе, Хәмзә, тыңлыйм сине. Шәрәфи кайда, дисеңме? Ул бит сәхнәдә, телефоны үзе белән түгел. Ә-ә, килдең дәмени. Чык монда сәхнәгә. Шәрәфи абыең, чыксын, ди. Анда тамашачы бардыр бит, дисеңме? Булса соң, мин дә шунда йөрим ич. Әнә, ишетәсеңме, сине кул чабып чакыралар.
Шәрәфи телефоннан сөйләшүгә колак салып торды да:
– Наный, бар, кунакны каршыла! – диде.
Хуҗабикә керә-керешкә гадәттәгечә ипле тавыш белән:
– Әй, Хәмзә, күптәннән Шәрәфи абыең турында языйм әле дип йөри идең инде, кирәк микән соң?.. Бәлки кирәкмәстер? Ә?..
Хәмзә халык белән исәнләшкәннән соң, күчтәнәчләрен бирә-бирә:
– Кирәк, Наный ханым, бик кирәк, аңа кирәкмәсә, халыкка кирәк, – дип, тамашачыны кул чаптырды. Аннан соң сүзен дәвам итте:
– Монысы әпитит өчен – дару, монысы – шуны йотканнан соң кабып куярга – кәнфит, монысы – ананас – кызык өчен. Минем чәч юк, башым пеләш, кызыктым ананасның причёскасына.
– Уңайсыз хәлгә калдырасың, Хәмзә, без алай яратмыйбыз бит. Наный, карале моны, тагын күчтәнәчләр белән. Өйгә килгәндә дә шулай итә. Монда сәхнәгә чыгарып куйыйкмы инде?..
– Кая куйсагыз да ярый, хәзер сезнеке инде алар. Мин үзем дә яратмыйм күчтәнәч алып килгәннәрен. Ләкин кайвакытта әйбәт булып китә: искә төшә дә, каяле теге Шәрәфи бүләк иткән нәрсә, дип эзләштерәм.
***
Шәрәфи яңадан мәңгелек двигателен искә төшерде. Төшерде, дип, аның онытылганы да юк инде... Шулай фатирының караңгы бүлмәсендә гомер буе бер файдасызга эшләп утырыр микәнни ул? Акыллы башлар табып булмасмыни соң, шуны кешелеккә хезмәт иттерер өчен.
Бу серне кемгә ачарга?.. Әнә бит күпме фаҗигаләр булып тора Җирдә... Ачлыктан, сугышлардан, гарасатлардан, шартлаулардан, янгыннардан миллионлаган җаннар кырыла. Ярдәме тимәс иде микәнни ул двигательнең?.. Аның, Африкадагы коры сөяккә калган, күз яшьләре кипкән, эчләре эчкә баткан, кабыргалары коелырга торган балалар, апалар күз алдына килде. Әйе, алар елый да алмыйлар.
Сүриядәге шәһәрләрнең хәрабәләре астыннан кояш күрергә теләп баш калкыткан, тузанга баткан битле сабыйлар, бер телем икмәк, бер йотым су бирмәсләр микән дип күтәрелгән нәни куллар... Донбасс мәктәбенә төшеп шартлаган бомбаның вәхшилеге – идәндәге бала гәүдәсе...
Нишләргә? Атом энергиясен куллану максаты да изге булган лабаса... Нәтиҗәсе – Хиросима, Нагасаки... йөзәр мең корбаннар... гарипләр... ятимнәр... Ә гафу үтенүче юк...
Инде менә яңа куркыныч яный... һәр ике бер-берсенә баш бирмәс як – сәяси көч сынаша... һәм корал туплыйлар... гайрәт күрсәтәләр... Алга таба ни килеп чыкмас?.. Аллам сакласын!. Халык куркуда...
«Юк, мин әле «теге»не чыгармый торачакмын», – дип, үз-үзенә ант итеп куйды ул эченнән генә. Шулай тынычрак булыр...
Ләкин... Ләкин һаман шул сорау кала бирә:

Нишләргә?
Бу сорауларга җавапның әле табылганы юк. Шәрәфи билгесезлектән җиңелчәрәк сорау белән чыкты:
– Хөрмәтле тамашачылар! Кайда йөри икән анда безнең режиссёр Зирәк Мудриевич белән Җәмгыять Иваныч?
Шулчакны залның арткы ишегеннән, югалганнар килеп керделәр. Режиссёр зур эш кылгандай сүзен башлады:
– Менә Җәмгыять Иванычны буфеттан эзләп таптым. Спектакль карамыйча кәеф-сафа корып утыра.
– Чәй эчәме? – дип сорап куйды Шәрәфи, аларга карамыйча.
– Исертә торган чәй икән шул.
– Җәмгыять үз ролендә, – дип әйтеп куйды Хәмзә дә.
– Безнең җәмгыять белән бу Җәмгыять Иванычның бернинди аермасы юк, монысы беренчесенең продукты гына!
Сәхнә артыннан подноска коньяк шешәсе кырыйлап чәркәләр тезгән Наный ханым килеп чыкты. Аны күрүгә Шәрәфи:
– Кире керт! – дияргә мәҗбүр булды.
– Хәмзәнең күчтәнәче. Тәкъдим итмәсәк, уңайсыз, диюем.
– Кирәкмәс, әнә Җәмгыять Иваныч нинди булган?
Җәмгыять Иваныч, бераз кәпрәебрәк, соңгы елларда сүздә ирешелгән уңышлар турында фикерләр ыргыта башлады.
– Икътисад үсә!
Хәмзә аның һәр әйткән сүзенә җавап биреп бара: – Аның үсү күрсәткече – безнең буш кесә!
– Тормыш яхшыра! – Синеке!..
– Байлар арта.
– Бомжлар да...
– Миллиардерлар күбәю – горурлык!
– Минемчә – хурлык. Миллиардерларның үрчүе – җәмгыятьнең череп таркалуы ул!
– Нәрсә, миңа ябыштыгыз?! Аңламый дип беләсез мәллә минем белән нәрсә эшләргә маташуыгызны? Теге дөньяга олактырмакчы буласызмы?
Сез – журналистлар, минем беренче дошманым, – дип, ул Хәмзәнең якасына барып ябышты.
Режиссёр Зирәк Мудриевич белән Шәрәфи аларны аерып ыргыттылар.
Хәмзә һаман тынмый:
– Әйе, иптәш Җәмгыять Иваныч, журналист һәм язучы буларак, мин әле сезгә дошман гына түгел, пенсионер буларак нагрузка да. Без сезнең турыда язабыз, ләкин сез аны бастыртмыйсыз, чөнки анда дөреслек бөрки. Ә пенсияне безгә эткә сөяк ыргыткан кебек кенә ташлыйсыз, анысын да бирәсе килмичә генә. Әмма, бер шагыйрь язганча, шуны белегез:
Сез очарсыз биек болытларга, Һаваланып күктә йөрерсез; Ни кыланып йөрсәгез дә өстә, Барыбер кайтып, гүргә керерсез!
Менә шулай, Җәмгыять Иваныч, сез халкыбызның каргышында. Кешеләр сезгә бәддога укый. Барыгыз, бар, тагын берәр затлы нәрсә чөмерегез дә, 
диңгезләр, дәрьялар буйлап сәяхәткә ычкыныгыз. Йөрмәгез монда, ачу китереп, халык арасында нәфрәт тудырып. Имеш сез – гади, үз кеше. Гади түгел сез – халык бавырына төшкән яман шеш! Вәт шул!..
– Бу сүзләреңне чамалап әйттеңме?
– Әйе, салкын баш, аек акыл белән. Миңа һәрвакыт уяу булырга кирәк. Югыйсә, сезнең ялчыларыгыз һәр почмакта бәреп китәргә чамалап торалар.
– Үкенерсең бит?!
– Күп тукмадылар инде. Бар кит, юлыңда бул!
Җәмгыять Иваныч, йодрыгын төйнәп боларга усал караш ташлады да, аумаклап, сәхнәдән чыгып китте.
Шәрәфи, аны тыңлап алҗыганлыктан, янәшәсендәге кәнәфигә утырды.
– Уф, Хәмзә, син дә ярсырсың икән...
– Соң үзең күреп торасың ич, җанбиздергеч бәндә.
– Туфан Миңнуллин әйтмешли, халкы нинди – депутаты шундый инде.
– Халыкның шундыйлыгы җәмгыять торышына бәйле, Шәрәфи дус.
Җәмгыяте нинди – халкы шундый, дип өстәсәк дөресрәк булыр.
– Фикереңне бүлмим, сөйлә, кәнәфидә ятып тыңлыйм. Синең фәлсәфә – минем уйларым кайтавазы.
– Тыңла, алай булгач. Театр ул – тормыш, дибез. Әйе! Гаяз Исхакый да барлык әсәрләрен тормыштан алып язган. Әйдәгез, без дә бүгенге тормыштан театр ясап карыйк әле. Әлбәттә, дөреслекне чагылдырып. Әгәр театр чын сәнгать жанры икән, ул нәкъ шул принципка таянып эшләргә, иҗат итәргә тиеш. Театрга хезмәт итүчеләрнең вазифалары да шушы нигездә гамәл кылырга хаклылар. Шулаймы?
– Шулай.
– Әмма бүгенге театр – чордан, аның максатлы юнәлешеннән читтә кайнаша. – Мин бүген нәкъ шул фикерләр белән тулган башымның чатнавын тыя
алмыйча чәчрәп чыктым бит инде сәхнәдә.
Шәрәфи яткан җиреннән сикереп үк торды.
– Без һаман, классикага таянган булып, халыкка киләчәктә нишләргә тиешлегебезне аңлатырга тырышабыз янәмәсе, югыйсә әле бүгенгесен дә аңламыйбыз. Йә, кайсыбыз әйтә ала, без бүген нинди җәмгыятьтә яшибез? Капитализмдамы?.. Әйтүче юк бит!.. Капитализм шикелле... Чөнки безне талыйлар... Байлар бар, ярлылар күп, дөресрәге, ил тулы хәерче. Минемчә без әле төзелеп тә, укмашып та бетмәгән җәмгыятьле илдә яшәгән булып маташабыз. Күмәк һәм төп максатыбыз юк. Һәр кешенең күңелендә ничек кенә булса да бераз юньлерәк яшәү өчен акча табу. Акча – король! Акча – патша! Акча – император!
Кая әле безнең режиссёр! Керсен әле монда! Эчтәлекле, мәгънәле сөйләшү барганда иң беренче ул булырга тиеш бәхәс эчендә. Алга таба ничек яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә кирәклеген ачыклыйбыз бит.
Шул арада Зирәк Мудриевич пәйда булды. Якында гына йөргәндер. Аның эленке-салынкы кыяфәтен күреп, Шәрәфи:
– Нәрсә, үпкәләдең мәллә, борыныңны салындыргансың? – дип сорап, шелтәле сүзләренә күчмәкче иде, тегесе бүлдерде:
– Бүгенге җәнҗалдан соң мине һичшиксез эштән куачаклар! – диде, еламсырап.
– Кем кусын сине? Синең бит дөньяда бар икәнеңне дә белмиләр. Кайчан түрәләрнең спектакльләргә йөргәнен күргәнең бар, бер шагыйрь-депутат 
белән спикердан башка һәм менә бүгенге әтрәк-әләм Җәмгыять Иванычтан кала.
– Монысының әле беренче генә килүе, – дип, җөмләгә дөреслек кертте режиссёр. – Театр карый белмәгән башы белән.
Шәрәфи кире өзелеп калган фикеренә кайтты:
– Кумыйлар. Алар сине түгел, мине дә белмиләр инде. Элеккеләре эштән китте, ә балалары татарча белми, гәрчә әтиләре үз кәнәфиләренә аларны утыртып калсалар да.
Бөек артист, нәрсә уйлаптыр, Зирәк Мудриевичның башыннан сыйпап утыра башлады. Алда әйткән сүзләренең дөреслеген сюжетка сала, күрәсең. Шуны сизепме, режиссёр уңайсызланып әйтеп куйды:
– Шәрәфи Шиһапович, ичмасам, халык алдында мине юатып башымны сыйпап утырма инде, бала-чага диярләр, тагын... әллә ниләр уйларлар.
– Хөрмәт итеп, яратып шулай эшлим мин сине, театрга бөтен көчеңне, күңелеңне бирәсең бит. Татарның бөтен классикасын куеп чыктың, яңа авторларны куандырып торасың. Җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне ара-тирә тамашачыларыбызга күрсәткәлисең. Эчүчелек, аерылышулар, наркомания... һәм төрле шырдый-бырдыйлар... Андыйлары да кирәк әлбәттә, менә аларның хәзер килеп чыгуында кем гаепле һәм нишләргә кирәк икәнлеген кыегайтып кына булса да күрсәткән спектакльләребез аз. Менә син, хөрмәтле режиссёрыбыз Зирәк Мудриевич, мең спектакль куярсың, исемеңне дә отып калмаслар. Ә менә, мин әйткәнчә, берәгәйле берне чыгарырсың – мәңге онытылмаслык булыр. Бәлки бер генә көн куярга өлгереп тә! Белдеңме?!
– Белдем, ди. Шәрәфи Шиһапович, андый әсәрне башта кем яза әле – билгесез, бу бер мәсьәлә; икенчедән аны бер куеп данлыклы да булдым ди, шуннан соң ничек яшәрмен? Беркая да эшкә алмаячаклар, гаиләне ничек туендырыйм. Дурак, син, диярләр! Менә шул.
– Димәсләр!
– Синең үзеңне бер куганнар иде түгелме соң?
– Булды андый хәл. Театрдан китәргә туры килсә дә, югалып калмадым.
Илһам Шакиров белән гастрольләрдә йөрдем. Театрдагыга караганда акчам күбрәк иде.
– Ярый да синең шундый талантың бар: юмор сөйлисең, монологлар, скетчлар уйныйсың... Пушкиннарның, Лермонтовларның «тегенди-мондый» шигырьләрен тәрҗемә итеп көлдерәсең.
– Шундый булырга сиңа да беркем комачауламый. Талант болай гына килми ул, аны гомерең буе тупларга, баетырга кирәк.
– Ә менә минем кебек кеше ни кыра ала?
– Әй, дустым, беткәнмени балтага сап?.. Барасың да бер театрга, куясың шундый спектакльләр! Билгеле, тормыш таләпләрен күтәрә торган пьесалар тапсаң. Агылачак халык, агылачак! Монда, министрлык кендегенә бәйләнеп театр тоту, бик җиңел нәрсә түгел ул?.. Аңлыйм. Ярый, икебезне дә театрдан куу өчен җитәрлек контрсүзләр сөйләдем.
Шәрәфи Шиһапович, әйдә, теге тәрҗемәләреңнең берәрсен сөйлә халыкка, сине дә эштән куачакларына шигем калмасын.
– Ярамый, сәхнә нәфислекне ярата. Мин түрәләрнең банкетларында күп сөйләдем инде аларны. Анда сөйләгәннәрем дә миннән үч алырга җитәрлек инде.
Шәрәфи җырга күчте:

Элек ачык сөйли идек, Кыенлашты тик быел. Себер китәсең килмәсә, Күп сөйләвеңнән тыел. Эх, алма кортлады.
Бу дөньяга бер туып та Рәхәт яшәп булмады.
Бу җыр күңелләрен канәгатьләндереп бетермәде, ахрысы, Зирәк Мудриевич:
– Әлеге җырың шәп синең, әйдә, тагын бер көйгә, – дип, җырлый-җырлый биюгә күчтеләр.
Мин, Шәрәфи, шаян кеше, Шаяннар аз мин ише. Шаяру, көлү, төрттерү – Абзагызның төп эше. Шәр-шәр, шәр-шәр, Шәрәфи, хи-хи... шәрә. Шәрәфидән көлә-көлә, Каласыз бит шәп-шәрә!..
Шәрәфинең сулышы капса да күңеле күтәренке, ул режиссёрга баш бармагын күрсәтеп:
– Мудриевич, без әле синең белән байтак әһәмиятле эшләр майтарачакбыз, – дип, кәнәфиенә ауды.
Җаныеның хәле беткәнне тоеп, су һәм тастымал тотып, Наные килеп чыкты.
– Җаный, нигә шул хәтле сикерәсең инде. Бала-чага түгел бит шул хәтле котырырга. Сине дә әйтер идем инде, Зирәк Мудриевич, сиксән яшьлек әртисеңне үрле-кырлы сикертмәсәң.
– Без уртаклык таптык, Наный ханым!
– Минем өчен Шәрәфи Шиһапович уртак түгел шул, ул – бердәнбер!
– Бүген спектакль бик авыр бара, бераз күңелне күтәреп, җырлап-биеп алдык.
Шәрәфи урыныннан күтәрелеп:
– Нишләп авыр барсын, бик әйбәт бара! – Әйбәт бара, Җаный, әйбәт бара...
***
Шәрәфинең хатыны алтын аның. «Җаный», дип кенә тора, «борчылма!» – ди бит. Булса иде бар хатыннар да шундый. Карл Марксның хәләл җефетенә охшаган ул. Марксны гел көйләп, җайлап, кадерләп кенә торган хатыны. Җиде ел аерым торганнар ди өйләнешкәч. Җиде ел Алманиядә укыганын көткән ялгызы, һич хыянәт итмичә, сагынып, сагышланып, өтәләнеп, хатлар язып көткән. Үзе капиталист кызы, югыйсә. Кайткач менә дигән итеп тормыш корганнар, ике кыз үстергәннәр. Шәрәфинеке – «Җаный», – дип эндәшсә, Марксныкы – «Женни» икән. Бар инде ул бәхетле парлар. Шәрәфи бит аны ике кыз арасыннан сайлап алган. Үзе сөйләве буенча, беренчесе – бик талантлы, киләчәктә атаклы театр артисткасы булачак чибәр кыз. Икенчесе – гади авыл кызы, үзенә караганда күпкә яшь, әмма сылу, чибәрлеккә дә беренчесеннән калышмый торган нәфис зат – шушы «Җаный» дип эндәшүчесе. Тегесе «өйләнешүне берәр елга кичектереп торыйк» дигән. Шәрәфи әйтүенчә, күрәсең, берәр баерак кияүне күздә тотып 
йөргәндер – шундый шарт куйган. Әле «Наный» булырга өлгермәгәненнән: «Ашарга пешерә беләсеңме?» – дип сорагач, анысы: «Өйрәнермен!» – дип җавап бирүен Шәрәфи бик яраткан. Менә шуннан соң матур гына итеп яшәп киткәннәр һәм хәзергә хәтле сокланып туймаслык гомер кичерәләр. Күзләр генә тимәсен инде, ярабби Ходаем! Кулларына гел дару белән йотып җибәрергә су шешәсе тотып йөри бит ул Шәрәфи өчен. Койган да куйган Женни менә – үзенең бөтен тормышын ире белән бергә, кулга-кул тотышып революцион эшкә багышлаган шул Ауропа кызы. Наный да ире өчен җанын кызганмый торган чын Шәрык алиһәсе! Фани дөнья Фәрештәсе!
Әнә, сәхнәгә башын тыгып, тагын бер мәртәбә Җаныен барлап алды.
Ире тагын режиссёр белән гәпләшә. Кызып-кызып нәрсә турындадыр сөйләшкәндә, Шәрәфи кинәт хатынына:
– Наный, мин бераз һавага чыгып керәм, югалтма! Озак тормыйм, – дип әйтеп куйды.
Ялт итеп атылып чыккан Наные кунакка гына киеп йөри торган казакиен Җаныеның иңенә салды.
– Матур итеп йөр! Кайтуыңа нәрсә пешерим соң?
– Өчпочмакларың тәмле була синең? Хәер, нәрсә кылансаң да яратып ашыйм бит инде, Наныем!
– Ярар, берәр нәрсә әмәлләрмен. Озак йөрмә! Бу тирәләрне генә әйлән! Телефоныңны алдыңмы?
– Әйдә, киттек! – дип, Шәрәфи Зирәк Мудриевичкә кул изәде.
***
Шуларның эзенә үк басып диярдәй, залдан сөйләшә-сөйләшә Хәмзә белән Җәмгыять Иваныч сәхнәгә күтәрелделәр.
– Сиңа нәрсә җитми, Хәмзә, жить надоела что-ли в конце концов? Ә? Әйт?.. Эшлибез! Безнең өстән язасың да язасың... Җитте!.. Түземлекнең чиге була. Мондый чакта синдәйләргә ике төрле генә чара кулланалар: җә телеңне кисәләр, җә – психбольница!
– Беләм. Бик каты кыланасыз. Бер тапкыр инде шулай булды. Синдәй берәүгә: үзе язучы, үзе композитор, үзе биюче дигәндәй, алай гынамы соң – депутат, җирле олигархка эләктем мин. Бөтен артистларны сатып алган кеше ул. Кая артистларны гына, композиторларны, язучыларны, сәнгать өлкәсендә эшләүче байтак куштаннарны кармакка эләктерде. Кармакның очында дефицит колбасалар, сыр һәм башка фәлән-төгән, күбрәк акча инде, әлбәттә, кая алай гына булсын – машиналар өләшә хәтта!.. Минем белән дә байтак сөйләшүләр алып барды ул, ләкин тәкъдим иткән шартларына күнмәдем. Тик шулай да бер каптым.
– Ә-ә, майлы калҗа кызыктырдымы? Барыбызның да тәмле ашыйсы килә!
– Тукта әле! Сөйләп бетермәдем бит. Ул сабантуйлар үткәрергә ярата иде, үзең беләсең.
– Кемне сөйлисең син?
– Үзең дип белдең мәллә?
– Төрттереп, ачуны китереп әйтәсең бит. Астыртын итеп.
– Сез бөтенегез бертөсле, бу син түгел, ләкин нәкъ синең төсле. Тыңла!
– Әйдә, әйдә, түзәм, сайра! Тик авызыңны чамалап ач!
– Куркытам, дип уйлыйсың инде син мине, уйлап чыгарган хәл түгел – булган вакыйга. Янама!

Сабантуй үткәрә бу. Сценарий язарга кирәк. Шәһәр читендәге бер офисына мине чакыра. Машина җибәргән. Иномарка. Җаным кыелып, ачуым килеп барды. Кем инде ул? Ит комбинаты директоры Мөнирович әйтмешли: «Бер «Кояш» сүзендә биш хата ясый. Миндә шофёр булып эшләгән надан бит ул».
– Ничек инде «Кояш» сүзендә биш ялгыш ясап була?
– Үзең санап кара. Менә син ул сүзне ничек язар идең? Хәрефләп әйт.
– «К», «Ы», «Я», «Ш».
– Молодец, синеке берәү генә икән әле ялгышың. «К» хәрефеннән соң «О»
языла.
– Аңа карап, Кояш үзенең яктыртуыннан туктамый бит.
– Туктамый туктавын, ләкин ул сездәй наданнар...
– Чамалап ач дидемме авызыңны?..
– ...Безграмотныйлар җир йөзендә күбрәк булган саен Кояш тизрәк сүнәргә мөмкин. Чөнки сез дөньядан күбрәк алырга күнеккән, ә үзегездән бирергә кирәген белмисез. Чөнки сезнең каныгызда – Акча дигән вирус.
– Карале, бу керпеләр ничек «нитешәләр» дигәннән...
– Сезнең уегызда акча белән шул «нитешү» генә бугай...
– «Кояш» сүзендә ничек итеп биш ялгыш ясап була соң, гел шуны уйлап утырам.
– Ул «К» хәрефеннән соң «катылык билгесе» куйган, аннан соң «ы» хәрефе, «кыска И», «А» язган да «ш» дан соң «нечкәлек билгесе» өстәгән.
– Анасын сатыйм!..
– Менә шундый сезнең братлар!
Ярый, сценарий язарга чакырган дидем бит. Килдем. Колагыннан телефоны төшми. Әле берсе шалтырата, әле икенчесе, аннан соң үзе тотына. Миңа вакыты юк. Кайттым дә киттем җәяүләп, шәһәргә хәтле ике чакрым бар. Атлыйм, артка карамыйм да. Инде автобус тукталышына җиттем дигәндә шофёры куып җитте.
– Нишләп киттең? Шеф чакыра – ди.
– Соң, – мәйтәм, – инде ике сәгать көттем бит.
– Зинһар өчен, әйдә, утыр, сине алып кайтмасам эшеңнән куам, диде. Шофёрны кызганып кире киттем. «Эш, вакыт тыгыз, тегеләй-болай, гафу ит?!» – дигән була.
Кыскасы, яздым мин моңа егерме биш битлек сценарий. Шалтырата бу:
– Булдымы?
– Булды.
– Кил, машина җибәрәм.
Бардым. Миннән гафу үтенә-үтенә һаман телефоннан сөйләшә. Ай, шул хәтле кирәкле кишер яфрагы булып кылана инде. Әйтерсең лә ансыз дөнья тәгәрмәче әйләнми. Аякларын атландырып киң кәнәфиенә чумып утыра, эш өстәлендә ятып сөйләшә, ревматизм дигән була, тәмәке төтеннәрен боҗралатып очыра, Ленин кебек подтяшкасын чиерттергәләп йөри, ә өстәлендә кемдер язып биргән калын җырлар китабы ята. Бары бер китап... Аныкы! Композиторларга сызгырып язган җырлар алар!
Карале, син яздырдыңмы әле үзең турында берәр эпопеялы бестселлер? – дим.
– Нәрсә соң ул?– ди.
– Иң күп басыла һәм укыла торган китап. Рәсем тулы альбом булса да ярый. Хәзер байлар үзләрен мактатып шундый китаплар чыгаралар. Менә ул президент белән төшкән, менә аның океан дулкыннары өстендә тибрәлгән лайнер палубасында төшкән рәсеме, менә ул Маркиз утрауларында, Таиландта, космоста... Анда булганмы ул, юкмы, анысы мөһим түгел, шунысы факт – фотосы бар. Кайберләрегезнең бит Айда, Марста төшкән кеше ышанмаслык сурәтләре кергән ул фотоальбомнарга. Янәшәгездә хатыныгызмы ул – җен белсен... Әмма ләкин, күз явын алырдай чибәркәйләр. Ну типтереп тә карыйсыз инде, малай!
– Ә, кәк же! Бер генә яшибез дөньяда! Кояш кайда, без шунда!
– Сүзен дөрес язмасагыз да...
– Дөрес язылмаган законнар да бар бит әле, «Кояш» сүзе генә түгел.
– Ә менә монысын син хак әйтәсең. Беләсең, шуларны үзеңә яратып кулланасың, файдаланасың, кабахәт!
– Үпкәләмим, әйт! Шулай итмәсәк без байый да алмаган булыр идек.
– Менә синең кебек кабахәт турында сөйләп бетермәдем бит әле.
– Дәвам ит, ихтыярың...
– Бушады, ниһаять. Телефонын тәхетенә ыргытты. Сценарий укыганымны тыңлый.
«...Сабантуй – халкыбызның бик ерак гасырлардан бүгенге көнгә хәтле сакланып килгән иң зур бәйрәме. Аны борынгы болгар бабаларыбыз ислам динен кабул иткәнгә чаклы дәверләрдә үк үткәргәннәр. Гадәттә, Сабантуй язгы кыр эшләре ...»
Ул мине бүлдерде.
– Иртәгә кил, мин сиңа үзем сценарий язып бирәм, – диде.
Менә сиңа мә! Үзе яза икән бит! Нигә мине аптыратып йөртә. Үзем дә җүләр! Никләр риза булдым соң? Ярар. Кызык бит, нәрсә язар икән, белермен. Икенче көнне төш вакытында тагын мине килеп алдылар. Бардым. Утырам карап. Кайда икән соң моның сценариесы? Әллә берәрсе язып бирде микән? Бик җитди кыяфәт чыгарып, эндәшми генә өстәле янында йөренгәннән соң,
шакмаклы дәфтәр битенә язылган бер кәгазьне алды кулына. – Мә, – ди.
Укыйм. Биш-алты җөмлә генә. «Сапан туйы сәгыәт ун икедә башлана. Перизидинт киләсе пулгач Хамзә калхусчылар утырган арбада гармун уйнатып бара. Фылак күтәрелә».
– Әйбәт бит инде. Кыска һәм җайлы.
– Шәп, синең сценарий буенча үткәрербез, – дидем. Миңа ул Сабантуй мәйданына каратып ясалган сәхнәдә концерт алып баруны да йөкләгәннәр иде.
– Ну, ничек үтте бәйрәм?
– Әйбәт. Хәбәр иреште, президент килә, дип. Мин, гармун күтәреп, арбага менеп бастым. Колхозчылар җырлап җибәрде. Ат шәп! Куркуыннан атылып китте, мин чак кына арбадан очып төшмәдем. Дилбегә тотучы атның муенын шатырдатып тәртәгә кыскач, тизлек җайланды. Түрәләр утыра торган тирмәнең балконына күз төште. Президент елмая. Шеф канәгать! Мәйдан эчен яңгыратып өч әйләндек тә, читкә чыгып, арбадан коелдык. Мин сәхнәгә менеп киттем. Дөңгердәтәбез генә җырларны. Шеф борчулы йөз чыгарып килеп җиткән.
– Сабантуй флагын күтәрергә кирәк, флаг юк, – ди. – Кирәктер шул, – мәйтәм. – Табыгыз, күтәрегез!
– Кемнәр күтәрергә тиеш?
– Үткән елгы батырлар.
– Кемнәр соң алар?
– Анысын син беләсең инде. Синең сценарий буенча бара бит бәйрәм.

Мине тыңлап утырган Җәмгыять Иваныч сүгенеп үк куйды:
– Анасын сатыйм. Президент алдында хур булган бит бу.
– Минем анда ни эшем бар! Аның сценариесы буенча бара ич бәйрәм. Үзең дә хупладың, шәп язылган, кыска һәм җайлы, дидең.
– Мин каян белим аны...
– Кеше кесәсенә керә беләсез, ә шуны белмисез, мелочына хәтле кырып-себереп аласыз. Сәнгатьтә мелочь юк. Шуңа күрә сез язучы, җырчы, рәссам, биюче, композитор эшен вакка саныйсыз. Сәнгать шалапайлар эше дип уйлыйсыз.
Ярый, флагын да, күтәрүчеләрен дә тапканнар... – Шуннан?
– Шуннан нәрсә кирәк?.. Әйт әле үзең?..
– Мин каян белим.
– Белмисез шул. Гимн кирәк күтәргәндә уйнатырга!.. – Анасын сатыйм! Ул да юкмы?..
– Юк. Аның сценарие буенча бара бит.
– Бетергәнсең син моны.
– Мин бетермәдем. Син һәм синең кебекләр, сез тудырган вазгыять, мохит, җәмгыять галәмәте бу. Сез ахмаклар, сез кабахәтләр ясаган тормыш бу, Җәмгыять Иванычлар! Белдеңме? Сезнең сценарий буенча яшибез... Рәсәйне нинди ил диләр әле – Ахмаклар иле, диләрме?! Сез шуның вируслары!
– Җитте! Авызыңны тегеп куярга да күп сорамабыз, һәм үзеңне дә кайда илтеп тыгарга...
– Юлыңда бул!
***
Борчылган кыяфәттә сәхнәгә Наный чыга.
– Нишләп алмый соң ул телефонын? Шалтыратам-шалтыратам, һаман җавап бирми. Тукта, кызым нихәлләрдә яшәп ята икән?
– Кызым, әниең бу. Исән-саулармы! Ә-ә, ярар. Әтиеңме – менә әле һава суларга чыгып киткән иде. Шалтыратам, телефонын алмый. Юк-юк, борчылып әйтүем түгел. Тәрәзәдән урамга карап сөйләшәм синең белән. Әнә, кайтып та килә икән инде. Әтиеңне әйтәм. Озак йөрде шул. Тагын бер кеше туктатты әле үзен. Танымаган кеше юк әтиеңне. Этен ияртеп прогулкага чыккан бер яшьрәк кеше белән сөйләшеп тора әнә... Кем дип?.. Күргәнем дә бар кебек шуны. Юк, юк, начар кеше түгел. Карале, хәтеремнән чыккан исеме, артист инде ул... Син дә беләсең аны. Тавышы калын, үзе нечкә. «Җаныем-бәгърем»не җырлый. Сәхәбиевмы? Юк ла инде. Сәхәбиевны мин таныйм бит. Ә менә хәзер син аның кем икәнен әйтәсең: ул үзен элитный йортта тора икән дип уйласыннар өчен, этен гел безнең ишегалдына алып килеп йөртә. Исеңә төштеме инде? Әйе, әйе, аның кушаматы бар – «Думдук». Шул Думдук инде. Тәки моңа хәтле тулай торакта яши бит. Җәмгыятебез шундый булгач нишләсен инде?! Әйе шул. Ярый хәзергә, сау бул!
Улымнан бу араларда бер хәбәр-хәтер юк. Нихәлләрдә икәннәр?
– Улым, нишләп ятасыз? Ә-ә, безгә килгән идегезмени? Вундеркинд беләнме? Оныкны әйтәм. Карале, «теге» барында күренеп йөрмәсен, гел шунда чуала... Әйе шул, эшең тыгыз, беләм. Үзем шалтыратам шуңа күрә. Хатының авырыймыни? Дарулар эчертәсеңме соң? Борчылма, дисеңме? Төчкерер, төчкерер дә бетәр, дисеңме? Ничек борчылмыйсың инде. Балага йога күрмәсен, инфекция йөри бит шундый әшәке. Аптекага үзең чык. Чыктыңмыни инде?
Кем иярде, дисең? Бер егет? Нишләп сиңа иярде соң ул? Аптекага кергәнче генәме? Тышта калдымы? Ә-ә, алай икән. Чыккач, һаман көтеп торамы? Нәрсә кирәк соң аңа? Син Шәрәфи улымы, дигән буламы? Бер йөз тәңкә акча биреп тор әле, диме? Эчәргәдер инде. Борыны кызылмыни? Күргән кешеңме соң ул? Юк? Вәт, кешеләр, бер таныш түгел адәмнән оялмыйча көпә-көндез акча сорыйлармы инде? Бирдеңме соң? Юк, дидеңме? Кыйнап ташламасын тагын. Хәер, син үзең махы бирә торган егет түгел. Тимәдеме? Юкмы? Ни ди? Менә шулай итеп татар егетләре әрәм булып бетәләр инде. Әстәгъфирулла! Ир башы белән шундый сүз әйттеме? Син гаепле булып калдыңмыни инде хәзер моның махмырдан интегүенә. Кая карама шулар хәзер һәм бомжлар, этләрдән дә күбрәк. Этләргә дә рәт юк инде, улым. «Аларга инфаркт буламы?» – дип сораганнар берәүдән. «Була, этләргә дә кешенеке төсле яшәү шартлары тудырсаң», – дип җавап биргән ул.
Ярый, улым, сау булып тор. Бу ял көннәрендә тагын килеп чыгыгыз безгә, яме!
***
Шәрәфи, кайтып керешкә сөйләнә башлады:
– Урамга чыксаң да шул, монда да шул. Кругом беда. Картаюдыр инде: элек шатландырган нәрсәләр, хәзер ачуны чыгара.
– Нәрсә булды? – дигән сыман карап алды аңа Наные.
– Кайтып киләм, каршыма авылдашым Салих очрады. Яшьтәш.
– Теге аргы яктагы урамда яши торган чулак Салихны әйтәсеңме?
– Әйе.
– Карале, исән-сау икән. Ходай Тәгалә алга таба да аңа бәрәкәтле еллар иңдерсен!
– Шулай. Сорый бу миннән. Каян кайтып киләсең, кордаш? Бүлнистән, – мәйтәм.
– Ник алай дип әйттең инде?
– Үзе дә авырый торгандыр, хәлләребез бертөсле булсын дип уйлаган идем.
Кеше бит хәзер үзе чирле булса, кешенең таза-сау йөрүен бик яратып бетерми. Шуңа күрә, шулай дип әйттем.
– Шуннан?..
– Бу да сүзен бик үлчәп бетермәде ахрысы: йә, кайчан үләсеңне әйттеләрме, дип шаяртып алды булса кирәк. Юк. Әле сиңа кадәр авылдашың Салих бар, диделәр, – дидем.
– Ишкәнсең икән ишәк чумарын.
– Шулай шул... Безнең авыллар шундыерак бит.
– Бөтенесе синең кебек инде.
Кыен хәлдән чыгару өчендерме, сүзгә Хәмзә кушылды:
– Безнең авылда мал врачы авырып китә. Моңа табиб чакыралар. Кешенекен. «Кая, кай җирең авырта?» – дип сораштыра башлый бу авырудан. «Мин маллар янына баргач, сөйләштереп тормыйм бит, карыйм да дәвасын билгелим», – ди, моңа җавап итеп мал врачы.
Табиб авыруның хатынына:
«Алай булгач, апа, менә шушы даруларны эчертеп карагыз да, ярдәме тимәсә, егып чалырсыз», – ди дә, чыгып китә.
– Нигә көлмисез? – дигән сүзләренә җавап бирүче булмагач, Хәмзә гаилә темасына күчте.

– Ну, Шәрәфи Шиһапович, сайрашып та яшисез инде!
– Ул әйбәт, мин түгел. Гаилә җылысы хатыннан тора.
– Хатын-кыз кияүгә чыккач, күп ирләрнең игътибарын берәүнең игътибарсызлыгына алмаштыра икән бит.
– Мин алай булмадым – чын-чынлап яраттым һәм тик аны гына!
– Ир кешенең иң зур бәхете шулдыр инде?
– Бәхет ул – чагыштырма нәрсә, бар чагында аны сизмисең, ул югалгач кына сизелә, Хәмзә дус.
– Бәхетне, мәсәлән, юктан да табарга була. Менә мин хезмәт хакы алудан да шатлана идем элек. Чөнки ул минем эшемнең әһәмиятенә бәрабәр иде. Шуңа гаиләңне тәэмин итеп яшәргә була. Өйгә кирәк-яраклар алырга, җиһаз-фәләнгә җыярга җиткерә идек. Үзеңне ул замандагы җәмгыятьнең кирәкле, файдалы кешесе итеп тоясың, һөнәр кешеләренә хөрмәт белән карыйлар, яхшы эшләсәң – үстерәләр. Мактаулы исемнәр биреп, күңелне үсендерәләр. Син илеңне, Ватаныңны яратучы патриот булып яшисең. Ә хәзер нәрсә? Патриотлар бармы бездә? Ватан бармы? Сатмадылармы аны алай-болай, безнең белән бергә?! Ник эндәшмисең, Шәрәфи Шиһапович!
– Дөресен генә әйткәндә, инде бу яшьтә ялкынланып сөйләшәсе дә килми. Ни өчен дигәндә, без канаты сынган кошлар. Очып китәр идек – гарип без, гарип... гарипләндерелгәннәр... Ай, ничек үкенечле!..
Кәккүкләрдәй моңланыр ил түгел дә, Былбыллардай сайрар җир түгел. Елама, җаный, ник елыйсың, Без бу җирләрдә бит ир түгел...
Яшьләр китә. Менә шул кошлар кебек алар. Ләкин, ләкин, ләкин... Китәләр дә яңадан кайталар. Менә, дустым, уйла әле, ни өчен алар җылы якта бала чыгармыйлар. Нигә кирәк аларга монда кайтып, балалар үстереп, салкыннар башлангач, яңадан китәргә? Мин моны бары тик бер нәрсә белән генә аңлатам: кошлар да туган якларына сагынып кайталардыр, ямьледер монда, гүзәлдер бу җирләр, җимледер...
Татар баласы кая киткән булса да «Кәккүкләрдәй моңланыр ил түгел» дип чит җирләрдә әлеге җырны җырлар!
– Башкача яшәп булырмы соң? – Була, билгеле!..
– Ничек?
– Наный, чыгар әле Хәмзәнең үзе алып килгән җимеш суын! Әйдә, шаулатып дөньясын бер җырлап утырыйк әле!
– «Ай-ли авылда, рәхәт тормыш калхузда!» – дип җиппәрә иде минем бабай кәефе килгән чакта «Алмагачлары» көенә.
Бабай да, әти дә сугышта булганнар. Бабайны гына сөйлим. Ул Волхов фронтында пленга эләккән, чолганышта калып. Власов бөтен гаскәрен нимескә калдыра бит.
Концлагерь. Берзаман боларны советка каршы легионнарга җыя башлаганнар. Ничек инде мин үзебезнекеләргә каршы барыйм дип уйладым, ди. Язылмаган легионга. Аннан соң, байтак вакытлар, әле бер концлагерьдан икенчесенә күчереп, бик озак интектергәннәр аларны һәм ахырдан Алманиядә эшләргә таратканнар. Ул, мин бер фраумадамга эләктем, ди. Болай миңа начар мөнәсәбәттә булмады, иртәдән кичкә кадәр хуҗалыгында, кыр-басуда эшләтте, 
ди. Радиодан гел герман гаскәрләренең Мәскәүне, Ленинградны, Сталинградны алулары турында сөйләгәннәр.
Бабай безнең ил беткән икән дип уйлап йөргән.
– Шулай радиодан гел тукып торгач, ышанмас җиреңнән ышанырсың, – дип ухылдап куйды Наный.
– Ләкин, соңрак, радиолары тавышында да моңсулык сизелә башлаган. Фраумадам да боеккан. Ире дә һәлак булган. Кешеләр дә бабайга сәеррәк караш ташлый башлаганнар.
– Әһә, асларына юеш йөгергәнме?!.
– Алар өчен күңелле хәл түгел инде, Наный ханым.
– Ә безнекеләр монда күпме кан-яшь койган?..
– Сугышның бөтен ахмаклыгы, мәгънәсезлеге шул чакта ныграк беленә башлый шул...
– Шулай, Шәрәфи Шиһапович.
– Менә бит хәзер дә сугышып яталар әле, һаман акыл керми.
– Байлык җитми, җир җитми. Нәфес!
– Ах, шул нәфесне нишләтергә? – дип Наный да уфтанып алды, ачынып. – Ничек соң, бабаң исән-сау кайтканмы?
– Кайткан. Хәтердә, илле өченче елны, өйдә без бабай белән икәү генә, ниндидер кешеләр килеп, бабайга медаль тактылар. Алар киткәч, бабайның күзләрендә яшь күрдем. Шул чакта нигә ул елады икән дип уйлаганыем. Сталин үлгәч ул медальне пленда булганнарның күбесенә биргәннәр икән. Ә бит сугыштан соң, шушы медальне биргәнчегә кадәр, алар «сатлык җаннар» булып исәпләнеп, эшкә урнашырга да рөхсәт ала алмаганнар. Шуңадыр, бабам медальне чүпрәгеннән өзеп: «Мә, улым, акчалы уйнаганда аткыегыз юк бугай», – диде дә шуны кулыма тоттырды.
– Ай-яй, бигрәкләр бәгырьләренә төшкәннәр икән...
– Әйе, рәхимсез вакытлар, Наный ханым.
– Ә хәзер ул чаклардан артык чамабыз бар мәллә? Юнь күрсәтәләрме авыл халкына? Әллә эш бармы? Бирегез, табыгыз аны авылдагы алыптай егетләргә, җимештәй өлгергән кызларга, апаларга, абыйларга! Сугыш юк бит илдә! Аларның куллары эш сорап тилмерә!
– Кызма әле, Җаный. Тагын нервысы чыкты инде. Мә, монысы йөрәктән – тынычландырыр, әйбәт таблетка.
– Анда безгә малай белән онык килгән, дисең, нигә без өйдә юк чакта килгәннәр соң инде?
– Килен авырып тора икән. Дару алырга әптиккә чыкканнар да улы әйдәләгән.
– Вундеркинд – шайтан малай, «теге» нәрсәне кымтырыкларга чамалый инде ул, аннан соң белә безнең театрда икәнне.
– Шундый оныгыгыз бармыни?..
– О-о! Ут! Белмәгән, кызыксынмаган нәрсәсе юк шуның, Хәмзә.
– Димәк, бабасына охшаган!
– Хуже. Нәрсәдә тукталып калдык әле? Әйе. Син бабаң турында сөйләдең, мин әти турында әйтеп китим әле.
Минем әти сугыштан бөтенләй кайтмады. Сугыш кырында ятып калган, диделәр. Ул бик батыр кеше булган. Илле нимесне берүзе әсир иткән бит. Киявем аның өч батырлыгын Интернеттан тапкан, һәр батырлыгы геройга тиң. Ул Краков шәһәре тирәсендә сугыш бармаганда үлә. Әти турыдан яра торган кеше.

 – Син дә шулай.
– Әйе. Андый кешене, үзең беләсең, бик яратмыйлар, сугышта бигрәк тә. Шуңа күрә «герой» исеме дә бирмәгәннәр аңа. Әтине атып үтергәннәрдер дигән фикердә мин, чөнки безнең авылның бер кешесе аның белән бергә сугышкан, ә ул, авылга кайтып, безне җыеп сөйләшмәде дә – тып-тын. Әтине безнекеләр аткандыр, дидем. Батырлар сугыштан соң кирәкми. Менә хәзер кайберәүләр яратмыйлар бит сугыш турында сөйләшкәнне. Ул, әтием минем, дөресен сөйләячәк иде.
Үкенечкә калды... Мин аның үлгән җиренә барып кайта ала идем... Аның портреты минем бүлмәдә тора. Йөзендә миңа үпкәсе бар кебек. Сугышкан чакта үлми ул, ә батырларча һәлак булды дип язалар...
– Синең әтиеңнең тормышы белән минекенеке чагыша икән...
– Әтием турында минем берәүгә дә сөйләгәнем булмады. Бер генә мәртәбә күз алдымда калды ул зәңгәр томан артында.
Безнең олы гына мич бар иде, аннан соң, подтопка – җылыту өчен генә яга торган, ул менә шуңа сөялгән. Бер кырыйда сәке, сәке кырыенда ирләр ашап-эчеп утыралар. Әти басып карап тора, мин почмак ишегеннән күзәтәм. Тышта яңгыр, пычрак. Болар Корноухово ягыннан килгәннәр дә, авылны чыгып барышлый, безгә юнәлгәннәр, чөнки авылдагылар аларның берсен дә кунарга кертмәгән, әти керткән. Шулар булмады микән дим мин бу ашап утыручыларны. Атлары, арбалары бар. Болар чыгып киткәч, әти карый, бүкәнгә кадап куелган плотник балтасы юк. Хәзер бу атка атлана да чыгып чаба, авылларына барып җитәрәк куып җитә дә җайлап кына: кайсыгыз алды балтаны, ди. Юк, алмадык, диләр, тегеләр.
Шуннан әти кабатлап: карагыз! Кайсыгыздан чыга, җәзасын үзегез бирегез, ди. Табалар. Кыйныйлар тегене. Әти балтасын алып кайтып китә.
Менә шундый кеше булган минем әти!
– Чын коммунистлар алар! – дип, кысылып куйды Хәмзә.
– Райком кабинетларында кода-кодагыйлык керә башлап, төптән тәҗрибәсез килеш өскә үрмәләгән бай балалары утыра. Борын аслары кипмәгән, ат җигә белмәгән нәмәрсәләр фашистны бугазлап кайткан абыйларын өйрәтәләр бит, – дип кулын гына селтәде Шәрәфи, дөньядагы хәлгә уфтанып.
– Ә хәзергене әйтсәк...
– Хәзергене әйтәсе дә юк. Бүлнискә барырга куркыныч...
Кем малае ул хирург?.. Кем кызы ул – терапевт? Бөтенесенең фамилиясе министрларныкы яки депутатларныкы!.. Яра беләләр, тегә белмиләр. Ала беләләр, бирә белмиләр.
– Белемнәре җитми?
– Сорап торасың тагы. Мәктәпкә ЕГЭ, институтка акча биреп, ничек булсын ди белем?! Әле беркөнне мәгариф министры сөйләгәнне тыңладым. Ольга Юрьевнаны. Ул әйтә: «Мин телсез калдым, – ди. – ЕГЭ АКШта уйлап чыгарылган икән бит. Беләсезме ни өчен? Үсеш чамасы түбән булган балаларның белем дәрәҗәсен күз алдында тоту өчен. Андыйларның телдән җавап бирү мөмкинчелеген ачыкларга шулай җайлырак икән. Болай укытучыларның да эш сыйфатын бәяләп була, укучыларныкын да, шуңа менә әлеге сораулар уйлап табылган. Ә безнең хөкүмәт моны үрнәк итеп алган һәм кайчандыр дөньяда иң яхшы булган бездәге белем системасын «табышмак»ка әверелдергән».
Нигә тел шартлатып утырасыз? Хәер, безгә телнең шартлатып утырырга гына кирәге калыр, мөгаен.

– Алай ук төшенкелеккә бирелмә әле, Җаный, – дип куйды Наный, шактый озак эндәшми тыңлап торганнан соң. – Безне дин коткарыр.
– Әйе шул, динне телсез дә тотарга була. Утырасың шунда дисбе тартып, эчтән мыгырдап.
– Алай димә, Җаный, Ходай ишетер...
– Ишетсен, ул мине шулай тудырган – дөреслекне әйтер өчен. Мин беркайчан да ялган сөйләмим, сөйли дә белмим мин аны, шуңа күрә тотылмыйм да. Кайберәүләр көненә биш намаз укый, унбиш кешене алдый, шул хәтленекенең кесәсенә керә, шулай бит, Хәмзә?
– Дөрес әйтәсең. Андыйлар күп. Дин, дигәннән, сез миңа бөек рус язучысы Купринның дин турында әйткән сүзләрен искә төшердегез. Без татарларга карата да җылы фикерләр бар аның җөмләләрендә. Ул яза:
«Гаҗәеп яхшы татар халкы, алар барысы да намуслы, сүзләрендә торалар, пөхтәләр, кыюлар, гүзәлләр, тумыштан оста җайдаклар һәм шәп сугышчылар. Ә диннәре шул хәтле гади, шул хәтле җайлы, уңайлы, бернәрсәгә комачауламый һәм кешене күкләргә күтәрә. Их, шуны аңламаган бөек кенәзебез Владимир, Кызыл Кояш, тукталырга иде аңа ислам диненә, сайларга иде Мөхәммәтнекен! Шулай эшләгән булса – без инде хәзер...»
– Нишләгән булырлар иде? – җавабын ишетеп бетерәсе килде Наныйның. – Менә анысын әйтеп бетермәгән...
– Дөньядагы иң бай, иң куәтле, иң гадел ил – без булыр идек. Әнә нефтьле
гарәп илләренә карагыз! – дигән горур уйчанлык туды Шәрәфидә.
– Тынгы бирмәсләр иде... – дип каршылыклы фикер өстәде Наный.
– Юк, безнекедәй көчле, зур илгә борыннарын да тыга алмаслар иде, – дип эреләнеп куйды Хәмзә дә.
– Хакимлек кемдә булыр иде илдә?
– Илдә, димә, Наный, империядә, диген!
– Дине Мөхәммәтнеке булгач, халкы татар була түгелме соң?
– Менә шулай булырга тиеш булган шул! Их, Кызыл Кояш, Кызыл Кояш! Куприн әйтеп бетермешли, булмаган синдә баш, булмаган синдә баш! Эчәргә рөхсәт биргән динне сайлагансың бит! Менә хәзер бөтен ил белән эчеп ятабыз – нәтиҗә!
Наный, бар әле бу нәмәстәкәйне чыгарып ат!
– Син нәрсә, Хәмзә күчтәнәченме? Даруны!
– Гафу, гафу! Әйдә, бисмилланы әйтеп, дару кабып куйыйк алайса! Җимеш суын, әйеме, Хәмзә! – Әлбәттә!
– Мин һич шикләнмим... Дустым, әйдә, «Тымытык»ны сыздыр әле.
Яңа бер җыр туды, диеп,
Сөенче алыйк әле.
Ык буенда буй үстереп
Мәңгегә калыйк әле, һәй!
Тыммы, тыммы-тыммы Тымытык ла, Тымытыкның төнбоеклы сулары.
Су буенда кер чайкыйлар Кызлары ла, кызлары ла, кызлары.
Җыр уртасында Шәрәфи сөйләп китте:
– Бер төнне төш күрәм – шушы җырны Әҗәл белән җырлыйбыз. Җыр көенә кызып китеп, бераз биеп тә алгач:

– Син каян беләсең бу җырны, – дип сорыйм моннан.
– Аны бит Хәмзә җырлый, – ди.
– Мин биргән гәҗитне укыгач белдеңме бу мәгълүматны? – дим.
– Әйе. «Сираҗи сүзе»ннән, – ди. – Маладис!
– Мин кешеме инде хәзер? – ди бу.
– Юк әле.
– Үзең бит бу гәҗитне укысаң, кеше булырсың, дигән идең.
– Юк әле, син ноль бөтен йөздән бер Сираҗи гына булып киләсең. Кеше булыр өчен сиңа «Идентификационный номер» кирәк. – Иден... Иденти... Иденти... фикционный.
– «Фикция» түгел, Идентифи-ка-ци-онный. «А»га басым.
Аннан соң, страховой таныклык, медполис – номерлары белән. Пенсиядәме син? Ничә яшь? – Яшәү кәрҗине... Карале, боларың булмагач, син юк бит. Болар бар икән – без бар, без кеше. Ә синең юк, димәк, син – юк. Хатының бармы?
– Юк.
– Димәк син әле ир дә түгел. Нигә Ленинны алып китмисең соң син? Мавзолейда интегеп ята. Шуны алып китеп, әйбәтләп Газраил белән күмсәң, менә дигән кеше булыр идең. Илдә егетләр дә, ирләр дә юк, шуны күммиләр. Күмү генә түгел – нишләргә белмиләр. Менә син алып чык та күм! Бар, бар, йөрмә монда, номерлар ал, гәҗит укы, Ленин сине үлгәннән бирле көтә. Аның иң нык көткәне – син! Нигә кергәндер ул төшкә. Шуңа аптырап куйгалыйм?
***
Сәхнәгә режиссёр Зирәк Мудриевич күтәрелә.
– Шәрәфи Шиһапович, тамаша әйбәт кенә бара, бераз төзәтмәләр кертербез әле соңрак, кәнишне. Хәзергесе моментта сюжет таптаныбрак тора. Бәлки, өстәмә персонаж кертербез, ә? Әйтик, Тарихи Сабак?
– Вакландырма сюжетны. Булганы белән тормышыбызга анализ ясасак, әйбәтрәк булыр.
– Ничек итеп?
– Бер карасаң вак мәсьәләләр юк безнең тормышта. Мин, мәсәлән, нәрсә сөйләсәм дә, әлбәттә, үземне күзәтәселәрен беләм, телефонымны тыңлыйлар, шуңа карамастан, беркемнән дә куркып тормыйм. Шунысы яман, кайвакытта үзем сөйләмәгәнне минем исемнән әйткән кешеләр бар. Бу нәрсә бик әшәке. Мисал китерәм: берәү минем алда 42 минут репетиция ясады – сүкте безнең бер җитәкчене һәм мин бу турыда Наныйга кайтып әйттем. Мәйтәм, менә шушы сүзләрен ул мин әйтте дип тегеңә җиткерәчәк. Шуннан соң әлеге җитәкче минем белән бозылыбрак йөрде, ә бу кабахәт койрыгын бот арасына кыстырды – мин әйтер дип курыкты. Мин икесенең берсенә дә ым какмадым. Бу хәл вакыт үтә-үтә онытылды, ә моның күңелендә мәңгелеккә калды.
– Нәрсә турында иде соң ул?
– Бик начар итеп сөйләде җитәкчебез турында. Шул гына. Ә үзе аның көчеге булудан узмады.
Менә шундый пычрак кешеләр бар, иптәш Мудриевич.
– Дөнья тутырук алар хәзер.
– Җәмгыяте шундый. Кешеләр бер-берсен ашый торган заман. Шуңа күрә дә кызып киттем мин бүген. Болай яшәп булмый алга таба. Үзгәртергә кирәк җәмгыятьне, кешеләрне тәрбияләргә кирәк, җаннарын нурландырырга, карашларын үзгәртергә, максатларын өметләндерергә, яшәүләренә сөенеч өстәргә кирәк.
– Хәзерге вакытта син, Шәрәфи Шиһапович, ник туганыңа үкенәсең кебек.
– Туу миннән тормаганга, үкенмим. Әгәр ул миннән сорап торса, бәлки үкенгән булыр идем. Кайвакытта, тумаган булсам әйбәтрәк булмас иде микән дип уйлап куям.
– Менә бит Илһам абый Шакиров та үзен: «мин иң бәхетсез кеше», ди. Мин дә үземне бәхетсез дим. Бу илдә йә бик ахмак, йә бик кабахәт кеше генә бәхетле була ала, мин берсе дә түгел.
Кызып-кызып сөйләшеп утырасыз икән, дигәндәй, каядыр югалып торган Хәмзә керә-керешкә сүзен башлады:
– Һаман шул бер балык башыдыр – җәмгыятьне сүгәбездер инде.
Сүкми дә булмый шул. Һәр вак мәсьәлә дигән нәрсә артында җәмгыять тутырган җитешсезлекләр ята. Без шул турыда сөйләшәбез, бәхәсләшәбез. Менә алыйк телевизорда бара торган «Терәлү киртәсе»н. Анда төрле катлаулы темаларга, кешелек алдында торган кыенлыкларга җавап бирергә маташалар. Катнашучы кунаклар бер-берсен уздырып, башкалардан акыллырак булырга тырышып, очына-очына бәхәсләшә башлыйлар. Бәхәс, кайвакытта, сугыштырыр хәлгә җитәргә мөмкин. Ләкин куелган сорауга төгәл җавап бирә алучы юк, чөнки тапшыруны алып баручы каравылда тора. Алай-болай берәрсе гаеплеләрне, җаваплыларны бармак бөгеп саный башласа, килә дә кысыла. Ул, «прези...» дигән ике иҗек чыгу белән, сүзне икенчегә бора. Яки «Пу...» дигәндә ахырдан «н» хәрефе чыгачагын сизеп, «без мәсьәләгә якынрак килик әле», дигән булып, фикерне ераккарак озата. Югыйсә бит, тапшыруга килгән һәр белгечкә, үзәккә социаль мәсьәләләр куелган булса, җәмгыятьнең торышыннан эзләргә кирәк җавапны, инде дә фикер куәсең төплерәк булсын дисәң, милләт югарылыгыннан сөйләргә мәҗбүр ит үзеңне. Юк. Янәмәсе, вакыт җитмәү сәбәпле таралышалар, «Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!» дигән булып. «Пока, пока!» дип тә куялар әле кайчакта.
– Иптәш Мудриевич, дөрес әйтәмме?
– Әкәмәт мач!
– Ә сез менә спектакльләрне нинди максаттан чыгып сайлыйсыз?
– Ни инде... классик драматургларга мөрәҗәгать итәбез.
– Ничек аларга? Алар исән түгел лә инде?
– Әсәрләре китапта бит. Аннан соң, безнең театр белән тыгыз элемтәдә булган драматурглар бар.
– Димәк, танышлар белән...
– Пьесаларга конкурслар игълан ителә.
– Ярар... Хуш... Шуларны куясызмы?
– Күңелгә ошаганнарын куябыз. Ләкин алар бик аз.
– Җәмгыятькә, бүгенге тормышыбызга туры караш төбәгәннәре бармы? – Бар.
– Ник куймыйсыз шуларны?
– Нигә икәнен үзегез дә беләсез бит инде.
– Менә шуңа күрә безнең театр эше дә халкыбыз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек репертуарлы түгел. Телевидениедәге «Терәлү киртәсе» кебек кенә булып чыга.
– Ә сезнең үзегезнең дә бит әле андый пьеса яза алганыгыз юк.
– Ник булмасын?! Мин ике мәртәбә «Татар империясе» дигән сатирик 
әсәрләремне Камал һәм Тинчурин сәхнәсендә куйган кеше. Әнә, Шәрәфи ялганнарга ирек бирмәс. Шулаймы?
– Шулай.
– Аннан соң «Әлфия Авзалова кияүгә чыга» дип аталган җырлы-юморлы тамаша эшләдем. Монысында да үзем режиссёр идем. Шәрәфи кияүне уйнады. Тамада ролен дә башкардым.
– Матур тамаша иде ул, аны синнән башка берәү дә уйлап чыгара алмый шул, Хәмзә дус.
– Ул тамашаны без өнәп бетермәгән депутат халкы да мактады әле ул чагында. Нигә менә мондый тамашаларны телевизордан күрсәтмисез дип, телевидение җитәкчеләренә шелтә белдерделәр.
– Өстәлдә аракы бар иде, шуңа күрә эфирга чыгара алмадык дип акланганнардыр...
– Дөрес әйтәсең, Мудриевич, эш бит аракыда түгел, тамашаның матур булуында, тирән эчтәлегендә, тәрбияви әһәмиятендә, программасының югары зәвыклыгында һәм үрнәгендә иде.
Менә карагыз, бүген дә өстәлдә ул утыра. Хөрмәтле тамашачылар, ул сезгә комачауламыймы? Бозамы ул бүгенге тамашаны? Әллә эчтәлекне баета гынамы? Ну, без аны өстәлдән алып куйдык, ди. Аның түрдә утырмаганын күреп, сәрхуш эчүдән туктыймы? Киресенчә, сәхнәдә аңа карата нәфрәт уяту кирәк. Аракыны беребез дә әйбәт нәрсә дими, ләкин ул безнең җәмгыятебезнең аерылгысыз дусты. Шуңа ул җәмгыятьнең хәле дә әллә ни мактанырлык түгел.
– Чыннан да шәп иде ул тамаша! – дип сөйләү дәртен куәтләп җибәрде Шәрәфи Хәмзәнең.
– Мин ул тамашаны ни өчен эшләдемме – юньле, әйбәт концертлар эшләп була икәнен күрсәтергә. Артистлар анда катнашырга атлыгып тордылар, хәтта үзләренә түләү турында авызларын да ачмадылар. Ул концерт эстрада артистларының активлыгын көчәйтеп җибәргән иде. Кара син, Бөек Әлфия апабыз Үзе баш геройны уйнады бит! Рәхмәт әйтеп, башымны сыйпаган җылы кулларының назын әле дә тоям.
Эстрадабыз таркау. Берләштерү өчен менә шундый күмәк тамашалар кую кирәк.
Элек җырлар моңлы иде – Илһам күк былбыл кирәк! Аның янында башкалар, Чыпчыклар кебегерәк.
Әлфия кебек җырлаучы Юк хәзер – шундый кирәк! Шырды-бырды җырлаучылар, Такмакчылар күберәк!
– дип язып куйдым мин күптән түгел, эстрадабызга күз йөртеп, аптырап калгач. – Кибет төбендә вак-төяк сатып утыручы әбиләр дә шагыйрь хәзер, – дип
куйды Шәрәфи.
– Тозлаган кәбестәсен тәкъдим итүчесе:
Уң якта да «Магнит» бар, Сул якта да «Магнит». Рәхәтләнеп яшәр идем, Акчам гына менә нет...

Икенчесе көттереп тә тормады, сөйли башлады:
Анда да «Эдельвейс»лар, Монда да «Эдельвейс». Гади халык коры чыбык, Ә хуҗалар – сип-симез!
Әле сөйләгән сарымсак сатучысының шигыре бетәр-бетмәс өченчесе башлады:
Адым саен гипермаркет, Адым саен әптикә.
Секунд саен ашыгыч ярдәм, Тәмугка алып китә.
Җылы оекбаш сатып утыручы әбинеке менә мондый:
Һәр йорт астында банклар, Һәр кеше кредитта. Хатын-кызлар декретта. Президентлар банкетта, Әбиләр кризиста.
– Мин гомер буе тәҗрибәләр ясарга яраттым! – дигән кыяфәттә беразга катып торды бөек актёрыбыз, әбиләрнең шигырен сөйләп бетергәч.
– Ярый гына кызыклы төсмер ала түгелме соң әле бу үзгәреш! – диде дә Хәмзә, блокнотын чыгарып, нәрсәдер теркәп куйды. – Әйдәгез әле, егетләр, шул хөрмәткә ирен калынлыгы гына итеп җимеш суын бәяләп алыйк.
– Шәп! – диде режиссёр, рюмкасын бушатып.
– Шәп кенәме соң! – дип куәтләде аны Хәмзә.
– Чиста! Әйбәт күчтәнәч! Бу нәрсәдә син профессор, ахрысы. Чын әрмән коньягы! – диде Шәрәфи дустының Хәмзә булуына ишарә ясап.
Коньяк шешәсендәге язуларны өйрәнеп утырган режиссёр:
– Киләсе күчтәнәч миннән булыр! – дип масаеп куйды, имеш, ул да хәзер Шәрәфинең иң якын дусты.
Юморның да рәте юк бит – Сәхнәдә әтрәк-әләм
Бетте юмор, пеләшләнде, Мин үзем кебегерәк,
– дип үзе язган шигырен чәпелдәтеп куйды Хәмзә бу төштә.
– Безнең сәхнәдә дә шул дәрәҗә...
– Рәхмәт, Мудриевич, объектив карашыңа!
– Беркөнне телевизордан балалар тапшыруын карадым, – дип сөйли башлады Мудриевич, – шул хәтле ошады, шул хәтле ошады! Алар матур итеп татарча сөйләшәләр. Шигырь сөйлиләр дә: «Вау!» – диләр, җырлыйлар да: «Вау!» – диләр, бииләр дә: «Вау!» – диләр. Аннан соң бер кечкенә кыз мондый шигырь сөйләде:
Минем исем дә горур яңгырар Телевидениедә.

Шуның өчен көн-төн татар теле Бетмәвен телимен дә.
Барысы да режиссёр яраткан сүзне кабатларга тотындылар:
– Шулхәтле шәп! Шулхәтле шәп! Вау, Вау!
– Менә сиңа бүләк – китап! Минем иң яраткан язучым Герцен язган аны. Укы.
Югалтма! Алып килерсең. «Үткәннәр һәм уйланулар» дигән автобиографик китабы ул аның, – дип, Шәрәфи Мудриевичка бүләк бирде. – Билләһи чын кеше ясыйм мин синнән! – дип өстәп тә куйды.
Һәм, күптән хәтерендә тотып та, үзе күренмәгәч артык борчымаска теләгән хатынын чакырды.
– Наныем, син монда гынамы?
– Әйе, Җаный, балалар, оныклар белән сөйләшеп, мавыгыбрак киткәнмен.
– Өйдә, гаиләләрендә тынычтыр бит?
– Бар да әйбәт, Аллага шөкер! Кызның да баласы белән безгә килергә исәбе бар.
– Килсеннәр. Өйнең астын-өскә китерәләр икән инде тагын.
– Бездә иркен бит – уйнасыннар!
– Анысы шулай, «теге»нең белән шаяра күрмәсеннәр инде. Үзең кайтып килмәссеңме соң?
– Кайтыйм әле, алай дигәч. Җаның тынычрак булыр яннарында мин булсам. – Шулай ит!
***
Шәрәфи хатынын озатырга чыгып керде. Шул чакта залда ут кабынып, тәнәфескә чакыручы музыка яңгырады. Ләкин тамашачының ник берсе чыгып китсен. Чөнки сәхнәдәгеләр һаман уйныйлар иде. Бөек артист кабат сәхнәдә күренүгә, тамашачыларның урыннарыннан күтәрелгәннәре дә кабат утырдылар. Җылы гына кул чабулар булып алды.
– Иптәш Мудриевич, Җәмгыять Иваныч күренми, кая югалды икән? – Буфетта ул. Калын иренле ике кыз белән утырып калган иде.
– Бар, төшеп алып мен әле шуны.
– Аның кыяфәте халыкка күрсәтерлек түгел.
– Кайчан син җәмгыятьнең халыкка яраклы чагын күргәнең бар? Без монда Хәмзә белән көтеп торабыз. Бар, бар! Әйтми калганнарын әйтәм мин аңа, алайса ник туганыңа үкенә башлавың мөмкин.
Картаям, ахрысы – элек шатландырган нәрсә, хәзер эчне поштыра. Ниндидер яхшы эш эшләргә тотынасың, ә ул начарга китереп чыгарыр. Изге гамәлеңне хилафлы юнәлешкә борырга маташулар барлыкка килә. Кешегә файдасы булыр дип уйланылган фикерләр синнән урланып җәмгыятькә каршы эшли башлый.
– Шәрәфи дус, кемне иң якын дустың, фикердәшең дип саныйсың?
– Әйтә алмыйм. Ныгытыбрак уйласаң, синең белән фикердәштер. Башкалары йә куркалар, йә яшьләр, йә мин инде аларның кем икәнлеген күптән беләм, аннары күпләре бөтенләй гамьсез кешеләр. Шулай да, бик үк бетереп тә әйтеп булмый. Дус түгел, әмма егетлекләре булганнары да бар араларында.
– Тәрҗемә кылуыңнан ни кызык табасың?
– Марсель котыртуы белән генә башладым мин аны. Берне эшләдем дә, карале, әйбәт чыга бит, диде.
– Тәрҗемәләрең шәп, Шәрәфи дус, чыннан да.
– Ә менә җитди әйберләр тәрҗемә итеп карыйм – чыкмый.
– Эшләгәннәрең җитди түгел дип әйтеп булмый. Мин хәзер шул хаклыгымны исбатлыйм, килешерсеңме? Нигә соң бөек даһиларыбыз Пушкин, Лермонтов, Тукай, әйтеп бетерә алмаган нюансларны, фикерләрне, сүз уйнатуны шундый жанрда язганнар? Бик уңышлы кулланганнар бит! Әйеме?!
– Пушкинның бер шаяртуын синең дә ишеткәнең бардыр бит? Кызлар балконда торганда әйтәләр икән моңа: «Пушкин, напиши нам стихи?!.»:
На небе три звезды, На балконе три...
Ә мин бу юлларны татарчага болай әмәлләдем.
Шәрәфи Хәмзәнең колагына үрелеп, нәрсәдер сөйләде. Рәхәтләнеп көлделәр...
Мин бөек түгелмени?
– Шәрәфи дус, син минем белән булган хәлне искә төшерттең. Губкин урамындагы бер йортның балконыннан кызлар кычкыра. Балконның идәне җәелмәгән, арматура гына: «Хәмзә, Хәмзә, пеләшең ялтырап күзне чагылдыра», – диләр. «Ә мин җирдән ни нәрсәгез күренгәнен әйтмим бит әле», – дим. Чыркылдашып өйләренә кереп качтылар болар.
– Пушкинчарак шигъри юллар белән әйтсәк:
Балконда – өч кыз Өчесе дә ыштансыз.
– Синеке көчлерәк чыга, Шәрәфи. Менә шундый шигырьләрне дә татар теле көчәйтебрәк җибәрә ала икән бит. Син чиста кеше, Шәрәфи Дус! Көлүең чиста. Эчең, җаның, уйларың, максатларың матур синең. Көнләшү хисең дә
юк.– Анысы бар: ләкин ул – ак көнләшү. Кара көнләшү дәрәҗәсенә үк төшәрлек надан түгел мин. Бар – сокланган кешеләрем. Санап китимме? Шаляпин – бөтен яктан талантлы, Магомаевка исләр китә, Пласидо Доминго дигән җырчы бар – алардан көнләшәм.
– Паваротти... Син үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең... Менә мин сиңа сокланып утырам, Шәрәфи дус.
– Кара көнләшү түгелдер бит?!
– Юк, юк. Бу соклану! Иҗатыңа, кешелегеңә!
– Әйе. Соклана белү зур бәхет! Мин бөек җырчылар җырлаганда елап җибәрәм. Күр әле – Илһамыбыз «Кара урман»ны ничек башкара – мин исәрләнәм шул чагында.
– Ләкин алар кайбер гамәлләрдә Шәрәфидән өстен була алмыйлар. Икенче мәсьәлә бар: мин үземнең Илһам абый белән филармониядә эшләгән чагымны искә төшердем. Илһам абыйның кәефсез чаклары да була.
– Әйе, аның булгалый андый вакытлары.
– Баш авыртуын әйтәм мин.
– Мин дә шуны уйлаган идем.
– Аның белән булган бер кызык хәлне сөйлим. Сәнгать җитәкчесе кәнәфиендә утырган дәрәҗәле чагы бу бөегебезнең. Күз алдыгызга китерегез, килештереп өстәл артында уйга баткан кешене. Ул, әлбәттә, андый эшкә 
күнекмәгән. Гомерен гастрольләрдә үткәргән артист бит. Ә монда фасонын китереп, эшләгән кыяфәттә, үз өстәле артында кәгазьләргә күмелеп, язгалаган булып, кешеләр кабул итеп, киңәшләр биргәләп ала. Җитмәсә, теге «нәмәстә»не кыстыргалап керәләр – Илһам белән утыру зур дәрәҗә аларга. Ә икенче көнне теге «нәмәстә», кемнән булуына карамастан, башны авырттыра.
Мин моңа әйтәм: «Илһам абый, әгәр авырып китсәң, шалтырат кына, син булып директор кабинеты каршыннан җырлап үтәрмен. Бу киңәшкә ул әллә ни игътибар бирмичә, елмаеп кына куйды да китеп барды. Әмма, берничә көннән шалтырата: «Хәмзә, тегене эшлә әле!» – ди. Мин коридорга чыгып директор ишеге төбеннән: «Урман ничек шаулар, / Ишелмәсме таулар», – дип, аныңча гөлдерәтеп узам.
Ярты сәгатьтән соң директор мине чакыра: «Илһам абый кайда икән ул, әлегенәрәк җырлап йөри иде», – ди. «Әйе шул, – мәйтәм, – мондадыр ул».
Кайда булсын инде – өендә, терелеп ята. Шулай берничә мәртәбә минем кирәгем чыккан иде аңа. Күнеккән иде. Ләкин аңа үпкәм калды: мине филармониядән җибәргәндә ул мин булып җырлап мине коткара алмады.
– Шул-шул! Кабатлый алмыйлар безне!..
– Шәрәфи дус, сине буй буенча да уздыра алмыйлар. Гәүдәң озын булганга оялмый идеңме?
– Хәзер инде ис китми. Элек бөкрәеп йөри идем. Дусларым тәбәнәк гәүдәле булдылар.
– Син, Шамкай әйтмешли, вешалка, плечик.
– Яшь чагымда уенга чыккач җырлыйлар иде:
Кулымдагы йөзегемнең, Исемнәре Насырый. Озын тәре, колга тәре Әнкәң ничек асырый?..
Шул вакыт:
– Минем турында җырлыйсызмы әллә дип торам, – дип сәхнәгә Мудриевич килеп чыкты. – Мин Герценны укып бетердем.
– Бик тиз укыгансың? Башыңа берәр юньле нәрсә кереп калдымы соң?
– Ришвәт турындагы бер җире ошады. Шунысы күңелгә сеңеп калды. Түрәгә берәү кешеләр күз алдында ришвәт бирә. Алганы зур төргәк акчаны кулларында тоткан килеш һавалардан уратып: «Яхшы кешеләр менә шулай эшли», – дип күкрәк кесәсенә тыгып куя. Нинди оятсызлык. Герцен да шулай дип әйткән бу турыда.
– Хәзерге ришвәтчеләрнең мондый гамәлен күрсә иде ул! Ничек итеп тәсвирлап язар иде икән?! Мин Герцен китапларын, үлгәч, үземнең баш астыма кыстырып куярга кушар идем.
– Гомумән, Рәсәй үзгәрмәгән, – дип җөпләп куйды Хәмзә Шәрәфинең сүзләрен.
– Үзгәрмәгән. Шушы ришвәтчелекне бөтен дөньяга тараттылар бит. Англиядәге урыс бае, Чичваркинмы әле исеме: «Безнекеләр таратты Ауропага шушы чирне», – диде.
Бүген, бу спектакльдән соң, миңа тамашачы бәлки якты йөз күрсәтмәс. Достоевскийның «Карамазовлар» спектаклендә бер әшәке фамилияле персонаж бар – Смердяков. Шуны МХАТта бер артист уйный.

Спектакльне туктатып, тамашачы аны алты мәртәбә сәхнәгә чакырып чыгарды. Грибков аның фамилиясе.
– Нәрсәсе белән алдыра иде ул?
– Тискәре роль бит. Шул хәтле смердящий – әшәке кеше! Шул әшәкене шул хәтле оста уйный – сәнгати! Театрда беренче мәртәбә күрдем, спектакльне туктатып, баш идергәннәрен.
– Бездә шундый очрак булганы бармы?
– Юк.
Шулвакыт сәхнәгә атылып режиссёр Зирәк Мудриевич менә.
– Шәрәфи Шиһапович, Җәмгыять Иванычны теге ике кыз исертеп, каядыр алып киткәннәр. Чишендерәләр инде болай булгач моны!
– Үтереп тә ыргытулары мөмкин! – диде Шәрәфи.
– Пычранып тормаслар аның белән, – дигән фикер әйтеп куйды Хәмзә.
– Заслужил! – дип өстәде Шәрәфи юри урысча. – Рәсәйдәге җәмгыятьне шундый язмыш көтә! Заманында Салтыков-Щедрин әйтеп калдырган: «Йөз елдан соң мине уятып сорасагыз, Рәсәйдә хәзер нишлиләр дип, мин эчәләр һәм урлыйлар, дип җавап бирермен».
Уйламаганда, сәхнә уртасына, кулына зур ачкыч тотып, майга баткан малай чыгып баса. Һәм көчле яңгыравык тавышы белән:
– Бабай, туктаттым мин теге мәңгелек двигательне! – ди.
Нишләргә белмәгән Шәрәфи, оныгын күреп:
– Афәрин, улым! Кирәксә яңадан кабызып та җибәрә аласыңмы?
– Җибәрәм, бабай!
– Яшибез икән әле! – дигән сүзләр Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан алынган музыка яңгырашында ишетелеп кала.
Шулвакыт, сәхнәгә атылып, режиссёр Зирәк Мудриевич чыга.
– Хөрмәтле тамашачылар! Бер мизгелгә игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. Андагы Ак бәрән сурәте тылсымлы әверелеш ысулы белән бүгенге сәхнәдә инде Хозыр Ильяс образында пәйда булган иде. Ул, шул ук вакытта, әнә, чын килеш, сезнең каршыда!
Хозыр Ильяс Шәрәфи оныгына зур форматтагы Габдулла Тукай китабын тапшыра да, тамашачы арасына төшеп китә. Бу сюжет экранга да бирелә. – Аның сезнең арада икәнлеген халкыбызга якты, матур киләчәк теләве буларак кабул итегез! Игътибар! Яшь чагындагы видеосурәттә Җәмгыять Иваныч һәм ул каршыгызга... Үзем – яшьлектә һәм бүген... Хәмзә – элек һәм хәзер... Бөегебез – Шәрәфи – яшьлеге, Наные, оныгы – киләчәге!..
Исемнәре әйтелгән әлеге персонажлар сәхнәгә чыгып, тамашачылар алдында баш ия торалар...
Саубуллашу... Алкышлар...

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев