Логотип Казан Утлары
Бәян

Олы Битаманда була язган фаҗига (кыйсса)

…Аларның артыннан бастырып ук килгән затлы тарантаслы юлчыны җыелган кешеләр танымады, шулай да баш иеп, сәлам биреп калды.

Ислам дөньясының иң ерак төньягында, салкын Казан
төбәгендә, Мисыр, Хиҗаз яки Сүрия ислам үзәкләрендә
дә Шиһаб Мәрҗани кебек тиңе булмаган бөек галимнең
иҗат итүенә кем ышаныр иде?
Шәһиб Арслан (1869–1946),
атаклы Бәйрут тарихчысы,
олуг галим һәм сәясәт эшлеклесе
Һади Атласи күп телләрне үзләштергән, немец телендә
оста сөйләшкән, француз телендәге басмаларны укый
алган, гарәп, фарсы, төрек, инглиз, рус телләрен яхшы
белгән, төрки телләр аның өчен туган тел кебек якын
булган. Шуңа күрә аның хезмәтләре борынгы бай
чыганакларга нигезләнеп, тәфсилләп, дәлилләп язылган.
Әбрар Кәримуллин, академик
Галимҗан Баруди булмаса, татарлар бүген Россиянең
алдынгы халыкларының берсенә әверелә алмаслар иде...
Р.Р.Салихов, академик, Татарстан Фәннәр
академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге
тарих институты директоры

Таң атып килә торган бер вакыт иде ул. Казан артындагы Алат
даругасы1 авылларының гадәти бер җәйге көне.
Даны барча мөселман дөньясына таралган олуг хәзрәт Шиһабетдин
Мәрҗани ул көнне, туган авылыннан2 Казанга кайтып килешли, юл

------------------
1 Казан ханлыгы чорында һәм инкыйлабка кадәр Казан губернасы «даруга»ларга бүленгән була.
2 Ш.Мәрҗанинең туган авылы Ябынчы турында сүз бара.

уңаеннан кодалары Апанаевларның Ашыт буендагы Бикнарат3
авылына кунакка төшәргә булды. Ләкин Габдулла Апанай4 да,
калган юлчылар да хәзрәтнең сырхаулап торган чагында ни сәбәпле
Битаман-Бикнарат якларына барырга болай ансат кына ризалык
бирүенең төп сәбәбен белми иде.
Булачак каенатасының5 – Мәрҗани хәзрәтнең һәр гамәле хикмәтле
икәнен төшенә башлаган Габдулла аның бу эшенең төбендә дә
ниндидер ният ятканлыгын аңлый иде.
Ул заман «Ишми ишан» һәм «Дәмулла хәзрәт» исеме белән халык
теленнән төшмәгән Ишмөхәммәт хәзрәт тә6 Дөбьяз төбәгендәге
Битаман ягына үзенең мөрите белән күрешергә килә дигән хәбәр
таралды. Малмыж өязе Түнтәр мәдрәсәсенең элеккеге шәкерте
Мөхәммәдияр мулла7 да Ашыт буендагы шул ук Бикнарат авылында
имамлык итә, ягъни алар – Габдулла Апанай белән авылдашлар. Бу
хәбәрләрнең бер ише хак булса да, кайберләре имеш-мимеш кенә иде...
Ул көнне шул ук Алат даругасындагы Кече Кавал авылы тумасы,
атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдәррисе Галимҗан Баруди да,
остазы Мәрҗани хәзрәтләре белән күрешергә җыенды, Битаман-
Бикнарат ягына барырга уйлады. Галимҗан хәзрәт бертуганы
Салихҗан белән анда әле кичә генә булып кайтканнар иде. Кече
Битаман авылы янындагы тегермәндә алар Апанаев белән пайчылар,
чираттагы киңәшмәдә катнаштылар8. Тик шул көнне үк кузгала
алмады, туган авылы Кече Кавалда имамнар аның яңа китабының
кулъязмасын9 тикшерергә җыелган иде. Итагатьле хуҗа буларак,
кунакларны иртәнге чәйне эчертеп, барысы белән саубуллашып,
хәерле юл теләп озату лазем. Югыйсә ул, алдан ук барып, дусты
Габдулла Апанаев белән күрешергә тиеш иде. Өстәвенә Мәрҗанинең
Бикнаратка киләсе көнендә генә билгеле булып, әлеге хәбәр аңа соң
килеп иреште.
Галимҗан хәзрәтнең туган авылы Кече Кавал күршедә генә булып,
ара әллә ни ерак түгел иде.

-------------------------
3 Алат даругасындагы Илләт белән Ашыт елгалары кушылган җирдәге авыл. Апанаевларның биләмәләре
ошбу авылда була. Ул вакытта утарның төп хуҗасы Муса нәселеннән Хәсән улы Мөхәммәтҗан һәм
Әхмәтша Апанаевлар булса да, Йосыф нәселендәге туганнан туганнары да җәй айларында анда еш ял
итә. Өстәвенә Мәрҗанинең беренче хатыны Бибинәгыймә абыстай да Апанаевлар кызы була. Олуг хәзрәт
ошбу затлы нәсел белән туганнарча якыннан аралашып яши. Утарның нигез ташлары бүген дә саклана.
Авторның туган авылы.
4 Габдулла Габделкәрим улы Апанаев – Казандагы Печән базары мәчете имамы, Мәрҗани кияве. Сәүдәгәр
Г.Апанаев улы.
5 Габдулла белән Бибиһава 1889 елның 1 гыйнварында никахлаша. Никахны Ш.Мәрҗани үзе укый (Метрикә
кенәгәсеннән).
6 Хәзерге Балтач районына караган Түнтәр авылының бер мәхәлләсендә имам Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов
(Ишми ишан).
7 Түнтәрдә Гали ишанда белем алган Мөхәммәдияр хәзрәт 1876 елда ук вафат була. (А.М.Гайнетдинов
«Биектау районы эпиграфик истәлекләре», 52 бит.) Аның угланы, үзеннән соң Бикнаратта имам булган
Җәлил хәзрәтне дә атасы хөрмәтенә «Мөхәммәдияр хәзрәт» дип йөрткәннәр. Сүз шул Җәлил хәзрәт
турында бара.
8 Экономическое положение сельского населения Заказанья (XIX-XX века). Сборник документов и
материалов. Автор-составитель Х.З.Багаутдинова. 162 стр.
9 «Илм ат-тәухид» («Аллаһының берлеге хакында гыйлемнәр») мәҗмугасы турында сүз бара. Ошбу китап
1889 елда Казанда басылып чыга.

Ул көнне шулай ук таң белән бер җайдак, киресенчә, Бикнарат
авылыннан иске Рәс каръясы аша Казан ягына таба ашыгып юл алды.
Монысы, алда телгә алынган башка юлчылардан аермалы буларак,
бик җәһәт җыенды, шулай ук кабалана-кабалана, хәтта энесе Садри
мәхдүмгә10 дә әйтеп тормыйча, юлга кузгалды. Алар алдагы көнне
Апанаевларның Бикнараттагы утарына Мәрҗани хәзрәт белән бергә
килгәннәр иде.
Габдулла имам белән генә бер-ике сүз алыштылар. Монысының,
олуг хәзрәтнең хотбәләрен, вәгазьләрен, тарихи хикәятләрен
тыңлыйсы урынга, шул рәвешле каударланып китеп баруы бик
гаҗәп иде... Югыйсә күрше Ташсу авылындагы атасы Низаметдин
мулланың да, анасы Мәрфуга абыстайның да сыкрап-авырып
китүләре хакында бернинди сүз-хәбәр ишетелмәде. Бик ашыгыч
рәвештә кузгалды ул көнне Әхмәтһади Максуди хәлфә (ул инде
менә берничә ел мәркәзнең икенче җәмигъ мәчете булган Апанайлар
мәдрәсәсендә сабак укыта иде).
Ошбу көннең ыгы-зыгылы буласын хәтта катнаш урманда
үзләренең хөрмә төшләре кебек кызгылт алкалары белән тәсбих
тартып утырган зирек агачлары да, хәзрәтләрнең намаз догалары
мәкаменә һәм елгадан искән салмак җил көенә Илаһыга тәкъбир
әйткәндәй чайкалган төз наратлар да сизә сыман. Бар да аптырашта
иде. Мәрҗани хәзрәткә тагын кадимиләрнең һөҗүме көтеләме, әллә
становой олуг хәзрәтнең монда икәнлеген белеп, мелла Мәрҗани
булган җирдә фетнә булмый калмас, йә патшага каршы берәр
килешмәгән гамәл кылырлар дип, солдатлар җибәрергә җыенамы?
Олы Мәңгәр, Мәмсә бунтлары да онытылмаган бит әле...
Әмма бу шомлы хәл озакка бармый: калын кара урманның бар
киек-җанвары, үсемлекләре искиткеч хозур манзара өчен Аллаһы
Тәгаләгә зекер11 кыла башлый. Нәкъ шул сәбәпле елга буе һәм урман
алды тиз тынычланды. Әлеге илаһи тынлык, күкчәчәк төсле зәңгәрсу
томан сыман тирә-юньгә таралды.
...Мәрҗани хәзрәт, кодалары Апанайлар* утарында беркадәр ял
итеп, чәйләр эчкәч, гадәте буенча зур тәрәзә янына басып, тирә-
юньне күзәтергә кереште. Каршыда гына Ашыт елгасы җәйрәп ята.
Бу искиткеч матур елга аның туган якларыннан ук агып килә дә нәкъ
менә шушында Илләт дигән зуррак урман елгасына барып кушыла.
Әйшәяз тавыннан караган кешенең, Ашытның нәкъ тузбаш елан
кебек бормалана-бормалана, бу якка таба акканын күреп, сокланудан
һушы китә.
Хәзрәт сөенеченнән кинәт көлеп җибәрде: елга буйлап бу якка
таба бер көтү аккош йөзеп килә иде!..
Ошбу манзарага соклануын яшерә алмыйча, ул: «Йа Илаһым!

--------------------
10 Киләчәктә атаклы Садри Максуди.
11 Зекер кылу – гарәпчә искә алу, Раббының исемен кабатлау дигән сүз.

Хикмәтләрең бихисап Синең!» – дип куйды. Монда бергә килгән
юлдашлары Хәсәнгата Габәши12 белән Һади Максудига гына түгел (ә
Әхмәтһадиның таң белән китеп барганын ул да белми калды), хәтта
хуҗаларга да әйтеп тормастан, урамга чыкты. Әүвәл йорт өстенә
аварга торган калын кара урманга күз ташлады, аннары, болындагы
аллы-гөлле чәчәкләрне таптамаска тырышып, Ашыт елгасына таба
атлады. Әхмәтһади Максудиның ун яшьлек энесе Садри мәхдүм дә
хәзрәт артыннан теркелдәде.
Иш янына куш дигәндәй, Садри мәхдүмгә уң булды әле бу, чөнки
аның Мәрҗани хәзрәткә соравы бар, мәхдүм ул сорауны кешеләр
янында бирергә курка, шуны да белмисеңмени дип, үзеннән көләрләр
дип уйлый. Кичә дә Мәрҗани хәзрәт белән урманга керде ул. Шунда
хәзрәт, кырмыска оясы янына туктап, беркавым хозурланып торды
да аңа бер хәдис сөйләде, һәм ул әле дә Садри мәхдүмнең башыннан
чыкмый; бик гаҗәпләнгән иде мәхдүм. Бервакыт Мөхәммәт пәйгамбәр
(с.г.в.) сәхабәләре белән сәяхәткә чыккан. Көн бик кызу икән. Яңгыр
да яумаган. Шуннан соң болар, дога кылып, Илаһыдан яңгыр сорарга
ниятләгәннәр. Читтә ялгызы нәрсәнедер күзәтеп торган пәйгамбәр
(с.г.в.) сәхабәләренә кинәт кенә: «Безгә дога кылып тормасак та була!
Әнә бер кырмыска, аркан ятып, безнең өчен дога кылды инде, хәзер
тәгаен яңгыр явачак, чөнки Илаһы аның догасын беренче булып
кабул итә», – дигән. Һәм шуннан соң, чынлап та, чиләкләп яңгыр коя
башлаган!.. Садри мәхдүмне нәни генә кырмыска затының шул гайре
табигый гамәле һәм Аллаһы Тәгаләнең аның догасын кабул итүе таң
калдырган иде... Мәхдүм үзалдына Мәрҗани хәзрәткә охшатып: «Йа
Раббым! Хикмәтләрең күп синең!» – дип куйды. Бу хәл авылдашы
Әтәмбине шаккатыру өчен дә бик әйбәт буласы иде. Әүхәди исемле
ул, авылның шук кешеләре, йортлары авыл читендә булгангамы, әллә
атасыз малай икәнлегенә төрттереп, аңа «Әтәмби»13 дигән кушамат
такканнар. Башка яшьтәшләре шулай дисә, Әтәмбинең отыры ачуы
чыга, өстәвенә сугыш чукмары дигән аты чыккан терекөмеш кебек
елгыр малай тегенең борынын канатмыйча калмый. Әмма Садри
мәхдүмгә сүз әйтми, мәхдүм аны арага алмас, читкә тибәрер дип
шүрли инде...
...Бикнарат халкы елга аша киртәләрдән басма салган. Ләкин бу
басма вакытлыча гына корылган, чөнки көчле яңгырлардан соң Ашыт
елгасы яңадан тулып ага башлый һәм яз көне сал агызган чакта елга
борылышларында төртелеп-туктап калган алтышар метрлы нарат
бүрәнәләрен, тагын бер урынга җыеп, Илләт буйлап Иделгә агызалар
икән. Бу хакта Габдулла бик тәфсилләп сөйләде. Тагын моңарчы
ул белмәгән бер хәл турында да әйтте: бик тиз корт баса торган

-------------------------
12 Хәсәнгата Габәши – Дөбьяз карьясы янындагы Кече Солабаш авылы тумасы, атаклы тарихчы, мөгаллим;
«Солабаш университеты» дип аталган мәдрәсә имамы; күренекле композитор Солтан Габәшинең атасы.
13 Әтәмби – читкә чәчелгән орлыктан төртеп чыккан үсемлек.

кайбер агачларны Ашыт ярында җәй буена махсус калдыралар икән,
агач кортлары балыкларга менә дигән азык була, ди. Ашыт елгасы
Мәрҗани хәзрәтнең туган ягында мондагы кебек үк зур, киң түгел,
Алан Бәксәр дигән рус авылын узганнан соң киңәя елга. Шуңа күрә
дә Ашытта унар килолы чуртаннарның эләгүе гаҗәп түгел, җитмәсә
елганың ике ярын урман каплаган.
Басма аша бирге якка авыл кешесе чыгып килә. Хәзрәт, бу
тирәләрдә беренче мәртәбә булганлыктан, сорауларын әзерләп, әлеге
кешенең якынлашканын көтә башлады. Мәрҗани хәзрәтне ерактан
ук күреп алган урта яшьләрдәге ир-ат аңа таба турылады. Хәзрәт аны
тегермәнгә, йә Апанайлар утарына йомыш белән килүче дип уйлаган
иде. Аңа якынлашуга, ир-ат баш киемен салып әүвәл:
– Әссәламегаләйкүм, Мәрҗани хәзрәт! – дип исәнләште һәм тагын
нинди булса да сүз әйтергә кыенсынып, карашын үләннән үләнгә
сикерешкән чикерткәләргә күчерде.
Хәзрәт:
– Вәгаләйкүмәссәлам! – дип аның сәламен алды да: – Гяурләр
кебек нигә баш киемеңне саласың? – дип куйды, үзе исә моны аның
солдат хезмәтендә булганлыгына юрады. Килүченең өс-киемен дә бер
кат күздән кичерде. Әйбәт киенгән иде, күрәсең, таза тормышлыдыр
дип уйлап куйды.
Ниһаять, теге кеше ис-һуш җыеп өлгерде, сүзләре ватык-сынык
чыкса да:
– Менә, себеркегә барыш иде... – дип куйды. Хәзрәт аның фикерен
әйтеп бетерүен көтте.
Бикнарат кешесе:
– Мин Ибәт булам. Ие, мин Ибәт атлы булам... – дип, үзе белән
таныштырды...14
– Мөселман-татарда «Һибәтулла» була, – диде Мәрҗани хәзрәт.
– Бозмагыз надан писарьләргә карап исемегезне, – дип өстәде һәм
сүзе тагын да ышанычлырак булсын өчен: – Һибәтулла гарәпчәдән
«Аллаһы бүләге» дип тәрҗемә кылына, – дип, ачыклык та кертте.
Мәрҗани хәзрәт аның тел төбен һәм нигә шулай юктан каушап калуын
да аңлады: ир-ат аның кем икәнлеген белеп сөйләшә; күрәсең, аның бу
якларга киләсе инде кичә үк таралып өлгергәндер. Чөнки Һибәтулла атлы
әлеге кеше, каршысында басып торган олпат гәүдәле хәзрәткә бик ошарга,
хәтта исем-атын да хәзер китапча итеп әйтергә тырыша.
Һибәтулла баягы сүзенең ярты юлда калганлыгын үзе дә сизде,
күрәсең, ул:
– Мөхәммәдияр хәзрәт… безнең Бикнарат мулласы... Менә шул
әйткән була, син себеркене белеп җыясың, ди, – дип сүзен дәвам
иттерде. Мәрҗани хәзрәт шунда гына Һибәтулланың урманга мунча

-------------
14 Һибәтулланың нәселе бүгенге көнгәчә килеп җиткән. Алар хәзер дә Бикнарат авылы белән бәйле. Оныгы
Шамил Ибәтуллин, аның балалары Камил, Нәзирә һәм Ризәлә.

миллегенә килүен аңлап алды; бу якларда да, аның туган авылындагы
кебек, мунчада чабына торган миллекне дә, урам себерә торганын
да бер исем белән «себерке» дип атыйлар иде.
Олуг хәзрәтнең үзен шул рәвешле игътибар белән тыңлап торуы
Һибәтуллага кыюлык өстәде, аның теле ачылды:
– Ишми ишан үзе кунакка киләсе безнең Мөхәммәдияр муллага!
– дип, серне чиште. Шулчаклы мөһим хәбәр итеп әйтте ул моны,
гүя аның туган авылы аша Казан губернаторы үзе узып китәчәк!
Мәрҗани хәзрәт бу күркәм йөзле, тәмле телле агайдан тагын
әллә ниләр сораштырырга ниятләгән иде, ләкин «Ишми ишан»
исемен ишеткәч, сискәнеп китте һәм, әллә ялгыш әйтәме дигәндәй,
Һибәтуллага карады. Ләкин Һибәтулла белеп сөйли иде, ул өстәп:
– Безнең Бикнарат мулласы Мөхәммәдияр Түнтәр мәдрәсәсендә
укыган, – дип, ачыклык кертте. Шул мәгълүм булды ки, тиздән бу
якларга Малмыж өязеннән аның күптәнге «дусты» Ишмөхәммәт
Динмөхәммәтов киләчәк, аның шәкерт-мөриде Мөхәммәдияр хәзрәт
мунчалар ягып, кунак каршы алырга әзерләнә. Мәрҗани хәзрәт
Һибәтуллага хәерле юл теләде дә аккошларга таба атлады. Хәзрәт уйда
иде: Ишмөхәммәт хәзрәт аның монда икәнлеген белеп киләме, әллә
очраклы хәлме бу? Ниһаять, ул әлеге сораулы уйларның очына чыкты
кебек, чөнки каян белсен ди аның монда икәнлеген Ишмөхәммәт
хәзрәт, әлбәттә, белми. Мәрҗани, Ташкичүдә15 энесе Садреддиндә бер
кич кунып, туган авылы Ябынчыда нигезләренә дога кылганнан соң
туры Казанга кайтып китәргә җыенган иде. Габдулла бик кыстагач, юл
уңаеннан аларның Ашыт белән Илләт елгалары кушылган урындагы
утарына сугылырга булды. Соңгы вакытта ашказаныннан зарланган
олуг хәзрәткә Габдулла: «Хәзрәт, Ашыт буена кайтып, өч көн торсаң,
бар сырхауларың кул белән юып алгандай булачак! Анда дәва өчен
сихәтле үләннәр күп. Елгада балык мыжгып тора, яңа аерган бал да
дәвага әйбәт. Каймак кебек һавасы да сихәтле булыр иде үзеңә!» –
дип кызыктырган иде. Әлбәттә, кызыгуын кызыкты хәзрәт, әмма
Апанайлар утарына барырга ризалык бирүенең сәбәп-сере башкада
дигән идек. Ул хакта Мәрҗани хәзрәт әлегә беркемгә чишми тора,
чөнки аның дөреслегенә үзе дә бигүк ышанып җитми: әгәр дөрес
булса, бу шаккатыргыч вакыйга булачак һәм моңарчы мәгълүм булган
тарихи хәлләрне бөтенләй үзгәртеп ташлаячак... Шуңа күрә дә серне
әлегә берәүгә дә чишәсе килмәде хәзрәтнең...
Ишми ишан исемен ишеткәч, әүвәл Мәрҗани хәзрәтнең кәефе
кырылган иде. Түнтәр мулласы болай да гел аны «чукып тора», ул
җәдитчә, ягъни яңача ысул белән укытуга аягын терәп каршы тора.
«Җир әйләнә», «мөселманга музыка харам түгел» дигән
фикерләренә каршы әллә ничә китап язды инде! Ишанның ошбу

-------------------------
15 Ташкичү – Ш.Мәрҗани үскән авыл, хәзерге Арча районына керә.

фикерен хуплаучылар Мәрҗанине «алласыз», «диненнән язган»
дип әрлиләр, олуг хәзрәткә каршы төрле ялалар ягалар, адым саен
әллә ниткән этлекләр эшләп торалар. Тагын берсе бар иде андый
«чукучының». Быел яз аенда дөньялыктан китеп барды. «Дин әһеле,
авыр туфрагы җиңел булсын!» – дип куйды хәзрәт. Анысы Кышкар
мулласы Исмәгыйль Үтәмешев иде.16
Бу тирәдә урманга керү өчен әүвәл тәбәнәк кенә тау башына
менәсе бар, чөнки елга үзәнлектә иде. Хәзрәт урманга кереп югалган
Һибәтулланың таудан кире төшеп килгәнен күрде. Туктап көтеп тора
башлады. Һибәтулланың әйтәсе сүзе калган икән:
– Хәзрәт, күрше Олы Битаман зиратында әүвәлге заман ташлары
бар. Битаман мулласы Насретдин хәзрәт күптән укыды инде аларны.
Тик ул әле һаман бер ташның17 язуларын аңлата алмый, – диде. – Ул
ташның куелган елы... елы!.. – диде дә туктап калды. Күрәсең, һиҗри
ел хисабын капылт кына исеннән чыгарып җибәргән иде Һибәтулла.
Милади ел хисабы белән әйтсә дә була иде канә, әмма олуг хәзрәтнең
милади ел исәбе белән сөйләшергә яратмаганын каяндыр ишеткән һәм
нәкъ шул сәбәпле телен тешләгән. «Һиҗри белән 700 нче еллар башы!»
– дип сөенеп уйлады хәзрәт. Һибәтулла һиҗри ел хисабын һаман
миладига күчерә алмый азаплана иде. Шуңа күрә хәзрәт аңа үзе ярдәмгә
килде: «Мин еллар хисабын милади белән исәпләргә яратмыйм, шулай
да синең өчен әйтәм: ул 1300 нче еллар була!» – диде. Үзе эченнән:
«Дөрес икән алайса, Олы Битаман зиратында Казан губернасындагы
иң борынгы икенче ташның булуы хак икән! Беренчесе Урмат авылы
зиратында, анысы тагын да борынгырак. Ямаширмә зиратында да бар.
Аллага шөкер! Димәк, монда килеп дөрес эшләгәнмен!» – дип сөенде
хәзрәт. Тарихта галим Мәрҗанинең эчен пошыра торган ялгыш караш
бар, имеш, бу якларга татарлар Иван Казанны басып алгач куылган, үз
чиратында имеш, алар урманга сыенган мари-удмуртларны тагын да
арырак кыерыклаган. Беренчедән, болай дию халыклар арасында низаг
китереп чыгарса, икенчедән, дөреслеккә хилафлык килә. Әлбәттә,
Казан артында андый язмышлы авыллар да юк түгел, ә менә Битаман
якларында татарлар Алтын Урда, хәтта Болгар ханлыгы чорында да

--------------------------------------------------
16 Исмәгыйль Муса улы Үтәмешев Кукмара районының Мәчкәрә авылында туган. Исмәгыйль хәзрәтнең
әбисе – Әбеннасыйр Курсавиның бертуган сеңлесе Мәрхәбә абыстай. И.Үтәмешев 1848 елда указ алгач,
хәзерге Әтнә районының Кышкар авылына имам һәм мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгеләнә. Аны Кышкар
бае Муса бине Нәзир куйдырткан. И.Үтәмешев һәм Ш.Мәрҗани бер-берсенә дошман булганнар. 1873
елда Казан муллары Мәрҗанигә каршы шикаять язганнар, янәсе, ул рамазан аена бер көн кала уразага
кергән һәм башкаларга да шулай итәргә кушкан. Бу эшне тикшерүне И.Үтәмешевкә тапшырганнар һәм ул
Мәрҗанине гаепле дип тапкан. Шуннан соң галимне 1874 елда ярты елга ахунлык һәм имамлыктан азат
иткәннәр. Риза Фәхретдин моны ялгыш гамәл дип тапкан һәм: «Бу золым Мәрҗанигә генә түгел, бәлки,
дамелла Исмәгыйльгә дә. Собрание Мәрҗанине алты айга эшеннән алган булса, дамелла Исмәгыйльне
гомергә галимнәр җөмләсеннән чыгарган». (Асар. 3-4 нче томнар. – Казан: Рухият, 2010)
17 А.М.Гайнетдинов «Биектау районы эпиграфик истәлекләре». Әлеге таш хәзер дә Олы Битаман зиратында
тора. Ул милади ел хисабы буенча 1310 елда куелган. Без быел, ягъни 2026 елның 19 июнендә бер төркем
тарихчылар, язучылар һәм журналистлар барып, күренекле балалар язучысы, Олы Битаман тумасы
Алмаз Гыймадиев белән бергә әлеге таш янында дога кылуны оештырдык. Әлеге гамәл Биектау районы
хакимияте башлыгы Равил Хисаметдинов хәер-фатихасы белән башкарылды. Ошбу изге эштә атаклы
драматург Хәй Вахитның энесе, «Битаман» агрофирмасы директоры Шәүкәт Җәүдәт улы Вахитов ярдәм
күрсәтте.

яшәгән булырга тиеш! Әлеге ташбилге шуңа ныклы дәлил булып
торачак лабаса!.. Юлдашларына әйтеп бетермәгән бер сере дә нәкъ
шул борынгы таш белән бәйләнгән иде. Кунак булу өчен генә түгел,
шул борынгы ташны уку өчен килде ләса ул монда!
Татарның тарихын гомере буе ташбилгеләрдәге язулар аша өйрәнде
ул. Битаман ташы турында моңарчы ишетеп кенә белә, барып күрәсе
һәм укыйсы бик килә иде аның. Ни әйтсәң дә, Казан өязендәге иң
борынгы ташның икенчесе! «Нәрсә дип язылган икән ул ташбилгедә?
Теле нинди тел икән?!» Болгар ханлыгы чорында Идел буенда «р-теле»
кулланылышта булган, мәсәлән, ул заманында «йөз» яки «тугыз» дип
әйтмәгән һәм язмаганнар, ә «җөр» яки «тугыр» дигәннәр18. Болгарлар
нәкъ менә шул телдә сөйләшкән, ә Алтын Урда яулап алганнан соң
ул «з-телгә» үзгәргән. Шуңа күрә галимнең кызыксынуы бер дә юкка
түгел иде. Шулвакыт Мәрҗани хәзрәтнең башына икенче уй килде:
«Каян килеп болай белекле бу гади авыл кешесе?»
Мәрҗанинең аптыравын сизде бугай Һибәтулла, шуңа күрә
тамагын кырып алды да:
– Безнең авылда указсыз муллалар да бар. Сабакларны шулардан
алабыз, – дип куйды. Һәм тагын өстәп: – Әнә Сабитның Мәхмүт
бабасы заманында Бикнаратта муллалык иткән, аның указы булган,
– дип, елга ягына ымлады. Һибәтулла тикмәгә генә урманга кереп
китәргә ашыкмаган икән, яр өстеннән менеп килгән икенче бер
Бикнарат кешесе күренде. Анысы Сабит19 атлы булып, алар мунча
миллегенә мулла атын җигеп килгәннәр.
Сабит, атны теге ярда туарып, арканга бәйләү белән мәшгуль
булган һәм шуңа күрә арттарак калган икән.
Сабит та бик сүзчән булып чыкты, Һибәтулланың ташъязмалар
хакында хәзрәткә сөйләгәнен ишетеп:
– Ибәт, Битаман мулласы Насретдин хәзрәт ташлардагы язуларны
аңлатты бит. Ул андагы бер язуны гына укый алмаган, – дип сүзгә
катнашып китте.
Мәрҗани хәзрәт боларның ни әйтергә теләгәннәрен һаман төшенеп
җитә алмый иде әле: мулла укый алмаган нинди язу икән ул? Шул
сорауны хәзрәт яңа танышларына да бирде. Тегеләр исә, анысы безгә
караңгы, син белекле кеше, үзең кара калганын дигәндәй, иңбашларын
сикертеп куйдылар. Сабит шулчак тагын бер яңалык әйтте:
– Безнең Җәлил хәзрәтнең атасы Мөхәммәдияр Түнтәрдәге Гали
ишан мәдрәсәсендә укыган бугай. Ишми ишанда түгел, – дип куйды.
Аннан соң өстәп: – Җәлил хәзрәт Гали ишанның оныгы Мөхәммәтнәҗип
белән йөрешә ул, – диде. Мәрҗани хәзрәт бу хәбәрне дә мыегына чорнап
куйды. Дусты Мөхәммәтнәҗип атаклы Гали ишанның оныгы икәнен

----------------------------------
18 Күптән түгел әлеге ташбилгедәге язуның «р-теле»ндә икәнлеге ачыкланды.
19 Сабитның нәселе бүген дә Бикнарат авылында яши. Оныгы Әнвәрбик Зарипов, аның балалары Фердинанд,
Ринат, Мәдинә – авыл тумалары.

белә иде ул. Аны теге чакта Казанның беренче җәмигъ мәчетенә имам
итеп сайлаганда яклап тавыш биргән изге зат Гали ишан булды. Авыр
туфрагы җиңел булсын, ул чын ишан дәрәҗәсен алган һәм тирә-юньдә
бик гыйлемле, белекле дигән аты чыккан бер кеше иде.
Шулчак Һибәтулла:
– Мөхәммәдияр хәзрәт озак тормаска кушты бит, – дип, алар
урманга таба борылдылар. Һибәтулла, кузгалыр алдыннан, хәзрәткә:
– Бачылый чирмеш әйтә, бүген давыл булачак, ди. Каты яңгыр
белән, ди... Ашыт ярларыннан ташып чыгачак, көчле ташу көтелә,
шуңа күрә бүген өйдән чыкмау хәерлерәк, – дип, тагын акыл сатып
алды. Хәзрәткә әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңлатып та торасы юк,
чөнки мариларның һава хәлен алдан әйтә алганлыгын үзе дә белә.
«Бачылый» дигәне «Василий» атлы мари була инде.
Авылдашлар, Мәрҗани хәзрәткә табышмак калдырып, урманга
кереп киттеләр. Алар күздән югалгач та: «Кем килә икән: Ишми
ишанмы, яки Мөхәммәтнәҗип хәзрәтме?» – дип уйлады әле ул һәм
нигәдер янындагы Садри мәхдүмнең аркасыннан кагып алды.
«Бачылый яңгыры» көтмәгәндә башланды. Күк Илаһияте
болытларны ни ара җыеп алды да, ошбу болытлар ни ара каралып,
шуның артыннан ук, әле яңгырына кадәр үк урман өстендә яшен
утлары күренде. Бу вакытта Мәрҗани хәзрәт күрше Олы Битаман
авылы зиратында борынгы ташбилгеләрне карарга кузгалган иде.
Аңа Габдулла белән Садри мәхдүм дә иярде.
Алар Ашытны узуга, Бикнаратка таба баручы атлы күренде.
Габдулла сәерсенеп каенатасына карап куйды. «Хәзрәт, бу Ишми
ишан түгелме?» – дигән сорау иде аның карашында. Мәрҗани хәзрәт
моны шунда ук аңлады һәм, белмим дигәндәй, иңбашларын сикертеп
куйды. Бу юлы Ишмөхәммәт ишан турындагы хәбәргә аның әллә ни
исе китмәде кебек. Киресенчә, юлчының тарантасы баҗасы Нургали
хәзрәтнекен20 хәтерләткән сыман булды. Нургали хәзрәтне моннан
өч-дүрт ел элек кенә Буага имам итеп чакырганнар иде. Ул үзе дә
шул яктан, Тәтеш төбәгеннән. Мәрҗанинең яшь хатыны Зөһрәнең
атасы, Буа мәчетенең имамы, мәдрәсә мөдәррисе Габденнасыйр ишан
Мөхәммәддин 1886 елда кинәт вафат булды. Каенатасын җирләргә
алар яшь бичәсе белән үзләре дә кайттылар. Буа халкы бик сорагач,

-------------------------------------------
20 Нургали хәзрәт галим Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) белән якыннан аралашып яшәгән. Яшь
аермасына карамастан, аларның уртаклыклары күп булган. Икесе дә Урта Азиядәге «Мир-Гарәб»
мәдрәсәсендә классик дини белем алганнар, шулай ук хатыннары аша туганлык җепләре белән
дә бәйләнгән булганнар; алар Буа шәһәре имамы Габденнасыйр Мөхәммәтәминовның кызларына
өйләнгәннәр. Нургали хәзрәт Буави Шиһабетдин Мәрҗанинең барлык китапларын да укыган, аеруча
гарәп телендә язылганнарын тирән үгет-нәсихәтләре һәм гүзәл стиле өчен күккә чөеп мактаган.
Шиһабетдин Мәрҗанинең «Назурат ал-хакк» («Китаб назурат аль хакк фи фардият ал-аша ва ин лям ягиб
аш-шафак» – «Шәфәкъ пәрдәсе калмаса да, ястү намазының фарызлыгы турында хакыйкатькә караш»,
1870) китабын һәм аның оппонентының «Җаруда» («Музхир ал-калимат алджаруда ал-лати хийа фи-н-
назура» – «Назурада булган сүзләрне фаш итүче», 1874) әсәрен ул Бохара галимнәренә илтеп җиткергән.
Нургали хәзрәтнең Шиһабетдин Мәрҗани тууга 100 ел тулу уңаеннан ясаган чыгышы сакланган, ул
анда галимнең казанышларына гаять югары бәя бирә (ХIII, б. 463). Буа дәүләт театры аңа багышланган
«Дәрвиш» исемле спектакль (Раил Садриев) чыгарды.

Нургали Буага кайтып төпләнде. Бала тапканда хатыны үлгәч, ул
да Зөһрә абыстайның бертуган сеңлесе Бибихаҗәргә өйләнгән иде.
Нургалинең күптән үзен Мәрҗани баҗасыннан Габделкәрим бай
Апанаев белән таныштыруын үтенә иде. Габделкәрим байга туры юл
атаклы сәүдәгәрнең олы угланы булачак кияү Габдулла аша, Мәрҗани
хәзрәт Нургали Хәсәновны әүвәл Габдулла белән таныштыру дөрес
булыр дип уйлады һәм бу ниятен күптән түгел Буага да җиткергән иде.
Өстәвенә Нургали баҗасы Мәрҗани хәзрәткә бик зиһенле, сәләтле
шәкерте, үзе әйтмешли, «алтын бөртеге»н21 күрсәтәсем килә, ди. Унике
яшьлек әлеге шәкерт-углан Буада ике ел эчендә төрек, гарәп, фарсы
телләрен үзләштергән, русчасы да бик яхшы, ди. Чыннан да, алтын
бөртеге иде ул! Баҗасының татарны русча укытуга каршы икәнен
белгән Мәрҗани, бу хакта ишеткәч, киная белән: «Гаҗәп хәл! Русча
укытуга каршы булган Нургали хәзрәт мәдрәсәсендә ничек өйрәнде
икән ул шәкерт чит телгә?!» – дип көлгән иде. Кыскасы, мөгаллимнең
исәбе – әлеге талантлы мәхдүмне Бохарага йә Мисырга укырга җибәрү.
Шәкертнең атасы Мифтахетдин атлы хәзрәт Буа өязенең Түбән Чәке
авылында мулла булып тора, бу эшне тормышка ашыру үз кулыннан
гына килми, шуңа күрә Нургали хәзрәткә мөрәҗәгать иткән. Моның
өчен берәр бай сәүдәгәрнең ярдәме кирәк, ди.
Якыная төшкәч беленде: атлы Ишми ишан да, баҗасы да түгел,
мари ягына баручы бер узгынчы юлчы гына икән.
Ашыт елгасы аша салынган таш күпер аша узуга, Пошалым-
Битаман юлында Юван суы аша сузылган тагын бер күперне чыгасы
бар иде. Бачылый «вәгъдә иткән» давыл кузгалып, ком бураннарын
туздырып алды да, ул басылыр-басылмас, яңгыры да сибәләргә
тотынды. Алла бабай урман артында барабан кагып алды – бу юлы
яшен утлары тагын да яктырак иде. Юлчылар, тизрәк барып җитеп, йә
тегермәндә, яисә авыл кырыендагы тимерчелектә ышыкланып торып,
яңгырны шунда үткәреп җибәрергә карар иттеләр. Әйтелгәнчә, аңа
кадәр такта күпер аша шарлавыкны үтеп чыгасы бар. Габдулла
белеп сөйләшә, Пошалым – Шамбыз22 шарлавыгын узасы була,
ди. Шамбыз бик кызу агымлы су икән; Юван суының Битаман
астындагы текә урынын шулай дип атыйлар; Ювас авылы – Юван су
буендагы Битаман – күлләреннән җыелган инеш суы Ашытка барып

-------------------------------------------
21 Киләчәктә әлеге шәкерт атаклы тарихчы һәм мөгаллим Һади Атласи булып танылачак. Нәкъ менә
Нургали Хәсәнов яшь Һади Атласида зур сәләт күреп ала. Атласи аның җитәкчелегендә танылган Буа
мәдрәсәсендә («Нургалия»дә) укый. Соңрак, егетнең аеруча үткен акыллы булуын күреп, Нургали ишан
әл-Буави аны олы укытучы (мөгаллим) итеп билгели һәм, асылда, үзенә төп ярдәмче ясый. Атласи анда
тарих, гарәп теле һәм фәлсәфә фәннәрен укыта. Шәкертнең үзе кебек күп телләр белүе һәм бигрәк тә
шулай ук үзе шикелле Сабантуй батыры булуы Мәрҗани хәзрәтнең игътибарын аеруча җәлеп итә. Ул
яшүсмер белән күрешергә ризалыгын бирә һәм укуын дәвам иттерергә ярдәм итәргә ниятли. Кызганыч
ки, Шиһаб хәзрәт Мәрҗани бу ниятен тормышка ашыра алмый, 1889 елның яз аенда вафат була.
22 Ашыт елгасы элекке заманнарда берничә исем белән аталган, билгеле булган исемнәре Пошалым,
Байтамак. Бу елгага кереп торган ташлы урын елганың борыны (русча – мыс) дип аталып йөртелгән.
«Пошалым – мыс», мөгаен, шуннан килеп чыккандыр дигән фараз бар. Шарлавык булганга күрә аны,
телгә яраклаштырып, «Шамбыз» дип тә йөрткәннәр. «Шарлавык-мыс» – «Шамбыз», ягъни шарлавыклы
урын (борын).

кушыла. Гадәттә, күлне берсе генә ташый, әмма кайсы елларда көчле
яңгырлар икенче күлне дә ярыннан чыгарса, бу тирәдә мәхшәр куба,
инеш диңгезгә әйләнә, су болыннарны тутыра иде. Әлеге шарлавык
шулкадәр куәтле була ки, язгы ташу һәм көчле яңгырлардан соң
гөжләгән тавыш ярты авылга ишетелеп тора.
– Ювас дигәнең борынгы язмалардагы шул «Юван елгасы
буендагы икенче Битаманмы» инде? – дип сорады хәзрәт.
– Өченчесе була монысы. Икенчесе әнә алда күренеп торган
Пошалым-Битаман, өченчесе Ашытның уң ягында тау башында
утырган Казаклар авылы, ягъни Битаман Казаклары була, алайса,
монысы дүртенчесе икән, – дип җаваплады Габдулла.

***
Һади Максуди Кавал авылына вакытында килеп җитте. Галимҗан
Барудиның кунаклары – хәзрәтләр иртәнге чәй эчәргә ишегалдындагы
бакчага куелган озын өстәл янына утырганнар гына иде әле. Алар
арасында Галимҗан үзе күренмәгәч, Һади күзләре белән әтисенең
дусты Ямаширмә мулласы Фазлыәхмәт хәзрәтне эзләде, тик аны
да тапмады. Бәхеткә, капкадан танышы Галиәкбәр23 килеп керде.
Галиәкбәр Кече Кавал кешесе һәм Галимҗан Барудиның гына түгел,
Максуд бабасы ягыннан аның да чыбык очы кардәше иде. Бу әтрафлы
ир-ат Галимҗан Казанда яшәгәндә аның авылдагы йортына күз-колак
булып тора. Шул сәбәпле Галиевлар Кавалга кайчан кайтып керсәләр
дә, өй эчләре ялт иткән, ишегаллары гел тәртиптә була иде. Һади,
кардәшен очратуга сөенеп, туры аңа таба атлады. Галиәкбәр капкага
бәйләнгән атны һәм бакча коймасы янында басып торган Һадины
күреп, үзе дә куанды һәм:
– Әхмәтһади хәлфә, Галимҗан хәзрәт өйдә, кунагы белән, – дип,
аны да өйгә керергә чакырды.
Галимҗан хәзрәт өйдә Фазлыәхмәт мулла һәм тагын бер яшь кеше
белән ни турындадыр сөйләшеп утыра иде, өстәлдә берничә китап
ята; ул, Һадины күреп, урыныннан торып басты һәм аның борчылу
йөзен күргәч, аңа таба бара башлады:
– Нинди җилләр белән, Әхмәтһади? – дип, күрешергә ике кулын
сузды. Хәзрәт янында танышы имамны да күргәч, Һадиның йөзе
яктырып ук китте. Ул хуҗа тәкъдим иткән урындыкка чүмәште һәм,
үзеннән җавап көтеп торган хәзрәтләргә:
– Мәрҗани хәзрәт Бикнарат карьясында, Апанаевларда кунакта.
Менә без Габдулла белән киңәштек тә...
Ул беркавым сүзсез торды, чөнки әйтәсе сүзе мөһим, нәрсәдән
башларга кирәклеген әле үзе дә аңлап бетерми иде. Әйткән хәбәре

---------------------------------------------
23 Кече Кавал тумасы, бүген Казанда яшәүче туган якны өйрәнүче актив егетебез Рәшит Ибраһим улы
Вафинның дәү әнисе ягыннан бабасы.

хәзрәтләр өчен яңалык түгел, алар Мәрҗанинең Бикнараттагы утарда
булуы хакында хәбәрдар, чөнки анда үзләре дә чакырулы иде. Һади
моны яхшы белә, әлеге җөмләсе бары сүз башлау өчен генә кирәк
булды бугай. Фазлыәхмәт мулла үзенең:
– Мәрҗани хәзрәткә берәр хәл булмагандыр бит?! Тагын
жандармнармы? – дигән соравы белән телен тәмам ачып җибәрде.
Һадига таныш булмаган өченче кеше дә сүзгә кушылды, ул, күрәсең,
Галимҗан хәзрәтнең кадерле кунагы, кыю күренә һәм үзен иркен
тота. Галимҗан әлеге яшь кешегә таба ымлап:
– Малмыж өязеннән Мөхәммәтнәҗип имам, – дип таныштырды да
ни өчендер тагын: – Ишми ишанның авылдашы, – дип өстәп куйды.
Ошбу хәбәрдән Һади сискәнеп китте, аның бит алмалары алсуланды,
әйтәсе сүзен ул әйтә алмый торды, Ишми ишан исемен ишетү
телен тотлыктырган иде аның. Моны сизгән Галимҗан хәзрәт янә
Малмыж мулласына таба ымлады: сүз сиңа, янәсе. Мөхәммәтнәҗип
көлемсерәп куйды һәм:
– Мин Ишмөхәммәд хәзрәт мәхәлләсеннән түгел, аның мөрите дә
түгел, – дип, Һадины тынычландырды. Мөхәммәтнәҗипнең әлеге
сүзләреннән соң ул җиңел сулап куйды, тик шуның артыннан ук
йөзендә тагын борчылу чагылды.
– Ишми ишан да килә Бикнаратка! – дип, ул үзен тыңлаучыларга
яңалык әйтте. Чыннан да, монысы бигрәк тә Түнтәр имамы өчен
көтелмәгән хәбәр булды, ул, аптырап, Галимҗан хәзрәткә карады.
Тегесе:
– Миңа алай карама, Нәҗип! Мин чакырмадым аны. Мәрҗанинең
шунда икәнлеген белеп килүедер. Тагын берәр этлек эшләргә җыена,
йә шымчы буларак килә торгандыр. Аның мөритләре һәр җирдә, –
диде.
Һади, әйтеп калырга ашыккан кебек, бу юлы кызу-кызу:
– Бикнарат мулласы Түнтәрдә укыган, шул чакырган дип ишеттем,
– диде. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт кинәт балкып китте, хәтта кеткелдәп
куйды һәм:
– Мөхәммәдияр хәзрәт, минем бабам Гали ишанның шәкерте
иде ул. Ә кунакка мине аның оныгы Җәлил хәзрәт чакырды, мин
барырга тиеш анда! Түнтәр мулласы дигәч, ишан дип уйлаганнардыр
инде, – дип, өйдәге кешеләрне көлдереп алды. Үз хәбәренең дөрескә
чыкмавы Һадины каушатты, акланырга теләгәндәй ул:
– Мин монда таң белән ишан турында хәбәр итәргә килмәдем!
Мәрҗани хәзрәтебезнең сәламәтлеге турында күңелсез хәбәр алып
килдем, – диде. Өйдә тынлык урнашты. Авыр, шомлы бер тынлык
иде бу. Һәркем беркавым үзалдына уйланып торганнан соң, Һади:
– Хәзрәтнең булачак кодасы Габделкәрим бай Беркутов24 белән

--------------------------------------------
24 Николай Иванович Беркутов – күренекле табиб, Апанаевларның Юнысов мәйданындагы йортының
күршесе.

сөйләшеп, Левшин әфәнденең25 үзенә күрсәтмәкче булалар. Николай
Иванович ашказанында яман чир булу шиге бар, дигән. Левшинның
ординаторы караган инде. Габдулла үзе әйтте, – дигәч, Галимҗан
хәзрәт беркавым телсез калды, әлеге хәбәр барысын да тетрәндергән
иде. Ул әүвәл үзен кулга алды, аннан соң башкаларны тынычландыру
өчен:
– Без табиблар түгел, чирен дәвалый алмасак та, җан дәвасы
дигәне дә бар бит әле. Мин шул хакта уйлап куйдым, – диде. Шуның
артыннан ук: – Фикерләшү кирәк, хәзрәтләр, – дип тә өстәде.
Сүзгә Мөхәммәтнәҗип хәзрәт кушылды:
– Галимҗан хәзрәт, оста барда кулың тый, белгән барда телең тый,
ди. Андыйга син бик фикерле кеше, бәлки, уйлаганыңны әйтерсең?
Әле менә миндә бер шик тә туды, Ишмөхәммәт ишанны әйтүем, ул,
чыннан да, Мәрҗанинең канына тоз салырга да күп сорап тормас.
Мөхәммәдияр мулла белән танышлар иде дидем бит. Мөхәммәдиярны
Түнтәргә Ишмөхәммәт хәзрәт чакырткан инде, соңыннан гына минем
мәдрәсәгә күчте ул. Элеккеге белеш – шәкертемнең оныгы дигән
сәбәп табып, Ишми дә барып чыгарга мөмкин ул якларга. Күрешергә
дип Казанга да барган иде инде ул. Мәрҗани хәзрәт кире каккан,
кабул итмәгән аны. Сырхап торган хәзрәт янына килеп, кәефен боза
күрмәсен тагын. Мин моңа каршы берәр әмәл турында уйлыйм
әле. Йөрмәсен күз көеге булып. Хәзер үк Түнтәргә берәр кешемне
җибәрәм. Шом салсын әле ишанга, – диде26. Хәзрәтләр аны хуплап
баш каксалар да, әмма әле һаман Галимҗан Барудины узып фикер
әйтүче юк иде. Хуҗа да, баягы сүзен очлап бетерергә теләгәндәй,
тирән уйга калган. Мизгел эчендә аның башыннан олуг хәзрәт белән
булган төрле хәлләр узды.
Хәзер менә: «Сезнең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдәррисләре,
заманында Мәрҗани хәзрәттән көнләшеп, төрле гайбәтләр таратырга
да тайчанмадылар!» – дияр кебек иде кемдер аңа27.
Ул, акланасы килеп, үз алдына: «Хата кылсам, Пороховой
Мөхәммәтҗан углының бәндәчелеге булуымнандыр», – дип уйлады
һәм бу юлы бар кешегә дә ишетелерлек итеп:
– «Аллаһүммә әлһәмни рушди вәгъзүрни мин шәрри нәфси», – дип
куйды. Аннан соң шәрехләп: – Әй Аллаһ! Акылыма иман бир һәм
мине үземнең нәфесемнең явызлыгыннан сакла, – диде. Өйдәгеләр,
аптырап, аңа карадылар. Галимҗан хәзрәт сүзен дәвам итте:
– Имамлык вә укытуга керешкән елларымда Бәни Сәйдәштән
берәүнең өендә җыелган идек. Зухр мәсьәләсе чыгып, Мәрҗани

------------------------------------------------------------
25 Күренекле Казан табибы, профессор, онколог.
26 Ишмөхәммәд хәзрәт соңыннан көндәшеннән үчен ала. Монда кадими-җәдит каршылыгы гына түгел,
имамлык мирасы да зур роль уйный. Ул 1911 елда Мөхәммәтнәҗипне сөргенгә җибәрүгә ирешә.
27 Казанда Сәлах хәзрәт шәкерте һәм «Мәрҗани» мәдрәсәсенә дошман булган мәдрәсәгә караган мәшһүр
Галимҗан хәзрәт үзенең Шиһаб хәзрәттән файда алуы, Казандагы башка остазлардан файда алуына
караганда, артыграк булганны горурлану белән искә ала. Үзе 13 ел Апанайда укый һәм хәлфәлек итә.

хәзрәтләрен хурларга батырчылык иткәннәргә каршылыкта булдым.
Мәрҗани хәзрәтләренә бу бәхәс барып ишетелгән, хушланып, бер кич
Сафа хаҗи мәрхүм өенә мине чакырды. Сүзләремне хуплады. Аның
белән болай фикер алышу вә ачыграк танышу хасил булды. Соңыннан
ахыр гомеренә кадәр әңгәмәләреннән күп файдалар алдым. Мәрҗани
– без, татар-мөселманның, якты йолдызы, әгәр ул вафат була икән,
галим генә түгел, галәм дә сүнәчәк! Бүген Мәрҗани хәзрәтләренә
җан дәвасы бирү – безнең изге бурычыбыз, – диде.
– Әйдәгез, монда җыелган имамнар белән дә киңәшик. Бакчага
чыгыйк, Мәрҗани остазыбыз үзе: «Бер телдә ун хикмәт, ун телдә
йөз хикмәт», дип әйтергә ярата. Фикерләшик, җәмәгать. Әхмәтһади
якташым, синең монда килүең хуп, Аллаһы рәхмәтләре сиңа! Бик
вакытында китердең бу хәбәрне. Әмма мин ышанам, Мәрҗани
хәзрәтләре рухы белән генә түгел, тәне белән дә бик көчле ул! Озак
яшәр, Аллаһы боерса! – дип, сүзен тәмам кылды28.
Дүртесе дә бакчадагы имамнар янына чыгып утырдылар.
Мөхәммәтнәҗип хәзрәт, үз кешесен янына дәшеп, нидер әйтте дә
Галимҗан хәзрәт яныннан урын алды. Сул ягына Һади утырды.
Һади, каршысындагы туганы, күрше Күлбаш авылы имамы Сафиулла
Максуди белән баш кагып исәнләште дә, җиңенә орынып, үз ягына
борылган Галимҗан хәзрәткә карады. Галиәкбәр, барысы да җайлап
урнаштымы икән дигәндәй, тагын бер кат карап, күз йөртеп чыкты.
Сафиулла Һадидан:
– Габәшине күрмим, хәбәре дә юк, – дип кызыксынды.
– Кичә генә бергә булдык, Алатта Мәрҗани хәзрәтләрен каршы
алдык. Кичен авылына кайтып киткән иде, – дип җавап кылды.
Галимҗан хәзрәт яшь хәлфә Һади Максудины мәҗлестәгеләр белән
таныштырырга уйлап, кулын Һадиның иңбашына куйды һәм:
– Бу егетебез Әхмәтһади Максуди була. Күрше Ташсу авылындагы
Низаметдин имам угланы. Әгәр әнә теге урамдагы Шиһабетдиннең
(Галиәкбәрнең бертуганы) ике катлы йорты түбәсенә менеп карасаң,
Ташсу авылы моннан күренеп тә торыр, кул сузымы ара гына, – диде.
– Әхмәтһади хәлфә гарәп телен өйрәнү буенча дәреслек яза, бүгенге
көндә Апанай мәчетендә сабак бирә, – дип өстәде.
Әхмәтһади алып килгән хәбәр турында җыендагы имамнарга
белдермәделәр. Тик Һадиның теле кычыттымы, әллә эчендәге борчуы
шул рәвешле тышка бәреп чыктымы, ул тиктомалдан Мәрҗани хәзрәт
турында сөйләргә кереште.
– Башкаларга иярүдән ерак торган, ирекле фикерле, бары тик
Коръән һәм сөннәткә генә таянган галим ул – Шиһабетдин Мәрҗани.

-------------------------------------------------
28 Иҗтиһад ишекләрен ачучы Мәрҗани: Мәкаләләр җыентыгы / Төз. А.М.Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА
Ш.Мәрҗани исем.Тарих институты, 2018 – 76 б.
(Хәзрәтләрнең әңгәмәләре, әйткән сүз-фикерләре, нигездә, истәлекләрдән алынды, әмма стиль таләп
иткәнчә, автор тарафыннан укырга җайлаштырылды, кыскартылды. Китап: Мәрҗани. Фәнни-популяр
җыентык. Казан «Җыен» нәшрияты, 2010 ел.)

Мин аны безнең якларда гына түгел, бөтен ислам дөньясында
да беренче дип әйтәм... Ибн Рөшд, Ибн Халдун һәм имам әл-
Газалидан соң, ислам гыйлемен тиешенчә тәнкыйть күзлегеннән
карарга омтылган, беркемнән дә курыкмыйча, үз фикерләвендә һәм
тикшеренүләрендә ирек куллана алган беренче зат – Мәрҗани булды.
Башкалар ис-аңнарына килергә өлгергәнче, Һадиның эчке халәтен
сизеп-күреп торган Галимҗан тиз генә әлеге «тайпылышны» төзәтеп
җибәрде:
– Мин үзем дә Мәрҗани хәзрәтләре хакында сүз башларга дип тора
идем. Олуг хәзрәт белән күрешер алдыннан телләрне генә түгел, уй-
фикерләрне дә чарлап алу бик дөрес булыр, Әхмәтһади якташ, – диде.
Имамнар кичә төштән соң җыелып сөйләшкәндә, Галимҗан
Барудиның кулъязмасы хакында шактый сүзләр булган, бүген
Фазлыәхмәт хәзрәт тәкъдиме белән Ямаширмә авылы зиратына
барып, андагы Болгар ханлыгы заманыннан калган кабер ташларын
да карарга тиешләр иде. Галимҗан хәзрәт ниятнең капылт үзгәрүен
әйтте, бүген үк Апанаевларның Ашыт буендагы утарына барырга
теләүчеләрне барлады. Дөресен әйткәндә, мондагыларның
Мәрҗанинең «Мостафәдел-әхбәр...», «Назүрәтел хак...», «Вафия...»
кебек ислам дөньясында атаклы мәҗмүгаларын уку-укымавына шиге
дә бар. Галимнең хезмәтләрен белмәгән килеш аның каршында бака
булып бакылдауның хаҗәте шулкадәр генә. Андыйлар тәгаен барырга
атлыгып тормаслар. Олуг хәзрәт янында оятка калуың бар. Хәер,
белмәүләре дә гаеп түгел, чөнки ошбу китапларның барысы да гарәп
телендә язылган. Галимҗан хәзрәтнең сөенеченә күрә, бар кеше дә
шатланып риза булды, Бохара мәдрәсәләрен тәмам кылып кайткан
имамнар белекле, гыйлемле иде. Әмма аларның күбесе Шиһабетдин
Мәрҗани хезмәтләрендәге фикерләрне укып түгел, ишетеп кенә белә,
мөселманга музыка тыелмый, сурәткә алу да рөхсәт ителә, Русиядә
яшәгән мөселманга русча белү лазем дигән сүзләре бөтенләй тискәре
тәэсир ясый; шул сәбәпле кайберәүләр олуг хәзрәтне хәтта кяфергә
саный, динен, өммәтен саткан, ди; Радлов кебек галимнәр белән
аралашуы, университеттагы география җәмгыяте җыелышларында
катнашуы күпләрне чыгырыннан ук чыгара һәм эчләрен пошыра иде.
Кызганыч ки, мәсәлән, «Мостафәдел-әхбәр...»нең беренче китабы
1885 елда ук басылса да, икенче кисәге дөнья күрмәгән әле, шуңа
күрә хәбәрсезләрне наданлыкта гаепләү дөрес тә булмас кебек.
Әле вакыт бар иде, чөнки Апанаевлар утары моннан әллә ни ерак
түгел, күршедәге Иске Рәс, Кондырлы һәм Олы Битаман карьялары
аша барасы. Әлеге авыллар бер-берсеннән кул сузымы ара гына,
шуңа күрә Галимҗан хәзрәт чәй өстәле янында булса да, Мәрҗани
хәзрәтнең татар-мөселман өчен кылган гамәлләре, аның зурлыгы
хакында әңгәмә оештырырга уйлады. Кешенең эчен ярып карап булмый, җыелган халыкка Мәрҗани турында өстәмә белешмә бирү
зыян итмәс. Аның туган авылындагы бу җыен-очрашу Мәрҗанигә
багышланмаган. Ул әңгәмәне сиздермичә генә үзе теләгән якка борып
җибәрергә ниятләде. Ләкин барыбер ахыр максаты анык түгел иде
әле. Мәрҗани янына барып, аңа мәдхия укып утырмаслар бит инде!
Сырхаулап киткәнсең икән, хәзрәт, менә хәлеңне белергә җыелдык
дип әйтү исә бөтенләй килешми, олуг хәзрәткә зыян салу гына булыр
иде. Галимҗан уйга калды.
Шулчак капка янына тагын бер атлы килеп туктады, Кече Солабаш
имамы Хәсәнгата Габәши икән. Капкадан Габәши мулла күренүгә,
Барудиның башына кылт итеп бер фикер килеп кунды: Бикнаратка
баргач, әйтер хәзрәткә, имеш, имамнар Мәрҗанигә үз мәхәллә-
авылларының тарихлары хакында сөйләргә ниятлиләр, шуның өчен
килгәннәр, янәсе! Татарның тарихын әлегә бары бер генә чыганактан,
ул да булса, ташбилгеләрдәге язмалардан өйрәнү отышлы. Кабер
ташлары язуларында халыкның чын үткәне чүкелгән; һәр зиратта
исә борынгы ташлар бар, мәхәллә имамнары аларны яхшы белергә
тиеш. Мәрҗани хәзрәт «Мөстафәдел...» китабында алар хакында
бик җентекләп яза.
Гомумән, Галимҗан үзен Мәрҗанинең укучысы итеп саный.
Ул Мәрҗанидән күреп, исламдагы бер ямьсез күренешкә – кабер
янында садака бирү, корбан чалу, үлгәннәрдән ярдәм сорауларга
кискен каршы төште. Бу гамәлләрне ул бидгать һәм мәҗүсилек
дип атый.
Хәзрәт уйга калды. Шиһабетдин Мәрҗани яшь чактан ук Урта
Азия суфиларының каберләрне артык олылауны, мәетләрдән ярдәм
сорауны яратмаган лабаса. Бу хакта гел әйтеп, гел язып тора. Шундый
хәлләрне күргәндә аның: «Безнең авыл халкы болардан байтак югары.
Ярдәмне Аллаһтан сорыйлар. Тәкбир һәм азан әйтәләр!» – дигән.
Борынгы кабер ташларын уку исә бөтенләй башка гамәл, файдалы,
кирәкле гамәл дип саный Мәрҗани хәзрәтләре.
...Мулла Габәши соңгы вакытларда, Мәрҗанидән күреп, тарих
өйрәнә башлаган иде... Гомумән, Хәсәнгата Габәши Мәрҗанинең
тугрылыклы шәкерте санала, чөнки ул остазының дәрәҗәсен яхшы
белә, аның кылган гамәлләрен хуплаучы тарафдары иде. Юлда да
уйланып килде, Мәрҗани хәзрәтнең игелекле эшләрен күңеленнән
аклап, үз-үзе белән сөйләште. Болгар, Сарай һәм Казан ханлыкларында
укыту дәверендә нинди фәннәр булганлыгы, нинди китаплар укылганы
һәм нинди ысулларга таянганнары турында тарихта мәгълүматлар
сакланмаган. Бу җирләр Русия империясе кулына калгач, биредә
Дагыстаннан килгән яхшы ысулга нигезләнеп укыта башлыйлар.
Гарәп теле, ислам хокукы, ислам әхлагы, гакыйдә, Коръән һәм сөннәт
буенча тирән белем бирүгә игътибар итеп, укыту, нигездә, борынгы галимнәр язган китаплар буенча алып барыла. Шул чордагы Бохара
Русия империясендәге төрки халыклар өчен ислам мәгарифе үзәгенә
әверелгәч, безнең сәүдәгәрләр шәкертләрне Бохарага йөртә башлый.
Бу шәкертләр, андагы кагыйдәләр буенча белем алып кайткач, бездә
мөгаллим булып урнашалар. Алар элеккеге укыту ысулларын юкка
чыгарып, белем бирү процессын яңа кагыйдәләр һәм китаплар
нигезендә төзи башлыйлар.
Халкыбыз арасындагы кайбер кешеләр, җитәрлек белемнәре
булмыйча, бары тик үз фаразларына гына таянып, хәзер Бохарада һәм
безнең кайбер мәдрәсәләрдә кулланылган ысулларны бабаларыбызның
ысуллары дип белдерәләр. Чынлыкта исә бу бөтенләй алай түгел, ә
киресенчә, ягъни Бохара ысулларын яклаучылар һәм безнең арада
аларга сукырларча иярүчеләр үткәндәге изге мөселманнарның һәм
галимнәрнең ысулларыннан ваз кичтеләр генә. Аларның ысуллары
кешеләрдә мөстәкыйль фикерләүне ныгытмый һәм инициатива
тудырмый гына түгел, ә киресенчә, аларны үтерә.
...Габәши кунаклар янына урнашкан арада, әнисе Фәхерниса
абыстай Галимҗанны өйгә дәште. Алар аның хатыны Маһруй һәм
җиңгәсе Бибинәгыймә абыстай белән чоландагы өстәлгә үләннәр
таратып салганнар һәм шуны Галимҗанга күрсәтергә телиләр29.
– Хәзрәт, – диде хатыны Маһруй абыстай, – мелла Мәрҗанинең
нинди чир белән сыктавы мәгълүм түгелме? Без әнкәй белән дару
үләннәре әзерләмәкче идек, – дип сорады. Галимҗан төгәл генә җавап
бирә алмады, бары:
– Эче бугай, – дип кенә куйды, үзе исә әле әнисенә, әле җәмәгатенә
сораулы карашын төбәде: «Нишләргә уйлыйсыз?» янәсе.
Киленнәр белән каенана бер-бер артлы ниятләрен аңлаттылар:
– Үт куыгы булса, минем җыеп куйган тузганак белән әрекмән
тамырлары, кипкән әремем бар. Бик файда итә алар, – диде Фәхерниса
абыстай.
Шулчак Бибинәгыймә килен чак кычкырып җибәрмәде:
– Әнкәй! Тычкан кергән бит боларга! – диде ул, дару үләннәре
төрелгән ак ситса чүпрәкне сүтеп җибәргәч. Фәхерниса абыстай
коелып төште һәм үзен битәрләргә кереште:
– Һай Аллам! Кулым җитмәде шул, кулым җитмәде! – дип
тәкрарлады ул һәм үзе үк киленнәренә эшнең серен аңлатып бирде.
– Тычкан кермәсенгә ел саен араларына кара тамыр куя торган идем.
Тычканнар аның исен яратмый. Ичмасам, быел әремне дә аерым
төрдем шул, аңа да килмиләр иде!
Тычкан йөреп мыскыл иткән үләннәрне олуг хәзрәткә җибәреп

-----------------------------------------------------
29 Барудиның хатыны Маһруй белән абыйсы Салихҗанның хатыны Бибинәгыймә – бертуганнар, икесе
дә – Малмыж өязенең атаклы зыялысы Исхак Муса бине Үтәмешев кызлары. Муса Үтәмешевнең атасы
Габдулла Үтәмешев, Мәрҗани язганча, Русия буйлап 150ләп мәчет салдырган игелекле бай була. Габдулла
үзе исә Габденнасыйр Курсавиның сеңлесе Мәрхәбәгә өйләнгән.

булмый иде. Әмма Фәхерниса абыстай барыбер ниятеннән кире
кайтырга уйламады, Маһруй киленнән:
– Маһруй, эч авыртуны басарга Нократ буеннан нинди үләннәр
җыябыз дигән идең әле? – дип сорады. Тегесе шунда ук җавап бирде:
– Рәваҗ белән буя үләне бик килешә дип әйтәләр иде. Буынлы
үлән дигәне дә бар, руслар аны цикорий диләр.
Әмма Фәхерниса абыстай һаман тынычланып җитмәде, тагын бер
кат киленнәре белән киңәшергә уйлагандай, аларга карады. Маһруй
абыстай:
– Әнкәй, Һади белә торгандыр олуг хәзрәтнең чирен, шуннан сорап
карыйкмы әллә? – дигән фикер әйтте. Галимҗан хәзрәт Әхмәтһадины
дәшеп кертте. Тегесе исә шунда ук үзе белгән җавапны бирде:
– Габдулла ашказаны, ди.
Галимҗан белән Әхмәтһади кунаклар янына бакчага чыгып китте.
Үзен кулга алып өлгергән Фәхерниса абыстай киленнәре һәм туганы
Галиәкбәр белән киңәшеп калды. Беркавымнан соң атка атланган
берничә күрше малае тирә-юньдәге авылларга юл алды. Аларның
башында Кече Кавал ирләре бертуган Галиәкбәр белән Шиһабетдин
бара иде.
Хәзрәтләр Бикнаратка таба кузгалды. Гүя изге ислам әһелләренең
ошбу сәфәре бар тирә-юньне дәррәү сискәндереп куйды кебек. Хәтта
кошлар да бер мәлгә сайрауларыннан туктап торды. Бал кортлары,
очуларыннан туктап, юл буендагы зәңгәр чәчәкләргә утырды, үләннән
үләнгә, камылдан камылга сикерешеп сайрашкан чикерткәләр тын
калды. Гаскәриләр сыман тезелешеп чираттагы хезмәтләрен үтәргә
баручы кырмыскалар, аркан ятып, зекер әйтергә әзерләнде. Рәс
авылыннан Олы Битаманга сузылган, болай да гәрәбәдәй сап-сары
комлы ат юлы – Алат даругасы юлы – кояш нурлары белән түшәлде.
Күк моңарчы чалт аяз иде. Шул мәлдә аңарда кургашсыман
болытлар җыелып, мәгыйшәтнең ошбу мизгелен теркәтергә
теләгәндәй, Кирамән белән Кәтибин фәрештәләргә (кешеләрнең яхшы
һәм начар гамәлләрен язып баручы фәрештәләр) каләм әзерлиләр иде.
Алар аны, кояш нурларына мана-мана, Күкнең беренче катындагы
Бәйтүл мәгъмүр кәгъбәсендә (анда аларның шул исемдәге кәгъбәләре
бар икән) көмеш китап битләренә язарлардыр инде...
Хәзрәтләр Олы Битаман ягына, Бикнаратка таба кузгалды... Әй,
күрсәгез иде сез шунда ни булганын! Яшьлекләренә карамастан, үз
гомерләрендә күпне кичергән Галимҗан Баруди да, Һади Максуди,
Хәсән Габәши һәм башка имамнар да сокланудан шаккаттылар!
Бу күренешкә башта ышанмыйча тордылар! Алар узасы һәр авыл
янында җыендагы кебек халык төркеме басып тора һәм һәркайсының
кулында Мәрҗани хәзрәткә дигән дару үләне төргәкләре иде!
Бу хәлне күргән имамнарның, аларга ияргән халыкның телләре тотлыгып әйтәсе сүзләрен әйтә алмадылар. Шыбырдап күз яшьләре
акты! Шатлык яшьләре иде алар!..
Галиәкбәр белән Шиһабетдин, алдан китеп, хәбәр итеп өлгергән,
күрәсең. Халыкның Мәрҗани хәзрәтләренә булган хөрмәт һәм тирән
мәхәббәт изһары иде бу.
…Аларның артыннан бастырып ук килгән затлы тарантаслы
юлчыны җыелган кешеләр танымады, шулай да баш иеп, сәлам
биреп калды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2026

Фото: magnific ai

 

 

Теги: проза кыйсса

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев