Мөхлис һәм Иблис (дәвамы)

(Әсәсрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

12. Ике яклы килешү

Кая ул... Яман кеше белән бер бәйләнсәң, аңардан котылам димә икән! Әнә ул... артта... почмакта... кабат сүз алды:

– Вакыт килеп җитте, дускай, санаулы минутлар гына калып бара. Тиздән син тулысы белән минем карамакта булачаксың, мин синең белән ни телим, шуны эшләячәкмен. Сиңа җитәрлек хезмәт иттем. Иң элек үчемне акылсыз анаң, җүнсез атаң өчен алырга теләгән идем. Җәзаның да йомшагын әзерләдем. Тик син үзеңне бик начар кеше итеп таныттың, мине бик нык ярсыттың, чыгырымнан чыгардың. Шуның өчен сине җәзалап үтерәчәкләр! – Куркудан Мөхлиснең тәннәре калтыранды, күз бәбәкләре тартышты һәм тыны кысылды.

– Әнә күрәсеңме! 

Шулчак чарлакта озын чәчле ике абзый пәйда булды. Болар шайтанга ияреп йөрүче, шайтан туенда катнашучы баягы скрипкачылар, безнеңчә әйтсәк, мәшһүр сәнгать осталары иде. Әнә шул музыкантлар кулындагы скрипка уйнап җибәрүгә үк, Мөхлиснең гомере кыл сымак өзелеп төшәчәк. Иблис шулай дип аңлатты.

Менә музыкантлар скрипкаларын ияк белән кысып, смычокларын югары күтәрделәр һәм кырын күз белән иблискә карап куйдылар. Җәлладның үлемгә хөкем ителгән корбанын диварга терәп, мылтыктан атарга әзерләнүе белән бер иде инде бу. Мөхлис үзенең үлемен көтте, ләкин шайтан нигәдер музыкантларына уйнарга дигән әмерен бирмәде...

– Син минем кулда! Ха-ха! – Караңгы чат шаркылдап көлде.

– Сөенмә, иблис, – диде шулчак Мөхлис (үҗәтлек һәм кирелек җитәрлек иде аңарда!). – Бу гаделсезлектән, нәгъләттән мин ничек тә котыла алырмын...

– Котыла алмыйсың...

– Нигә?

– Ике яклы килешү төзелгән.

– Килешү? Ә кая ул?

– Оныттыңмы? Үз каның белән яздың син аны.

– Ә миндә юк ул, – дип җүләр сатты егет.

– Бар ул синдә, эзлә...

– Яндырдым мин аны!

– Ялгышкансың. Яндырып кына котылып булмый. Килешү ике нөсхәдә төзелде, ике экземплярда, ягъни. Менә ул, күрдеңме?! – дип, иблис аңар килешү нөсхәсен чыгарып күрсәтте. – Күрдеңме?! – Күрдем... Тик ул дөрес килешү түгел...

– Ничек? Анда син язган килешү һәм синең имзаң тора...

– Анда җитешсезлекләр бик күп, – дип акыл сатты егет. – Ул килешүдә, шартнамәдә фәкать бер генә якның өстенлекләре каралган, синеке генә, ягъни! Ә кая ирек? Кая демократия? Мөстәкыйльлек, канса да кансув! Берсе дә юк, гел алдау, гел ялган, гел ышандыру! Бәдрәфкә чыгарга да ярамый торган бер әрәм кәгазь бит ул...

– Син!!! – Акыру гына түгел, бу – үкерү иде! Күрәсең, үз дөньясының иминлеге, бөтенлеге өчен борчылган һәм дә бөек яулау хисләре белән янган шайтанбаш, милләте булмаса да, Мөхлиснең әлеге фетнәле сүзләрен кимсетү вә янау кебегрәк кабул итте. – Шулай сөйләшәсеңме минем белән?!

– Ә ничек сөйләшим ди тагын?! Күпме кирәк сиңа ирек – шулхәтле ал, дип үзең үк вәгъдә бирдең! Алган гына идем, име, син шундук бугазыма ябыштың! Шушымы ирек? Шулмы демократия?

– Килешү төзегәндә, кая карадың?

– Законлы килешү түгел бу, бер буш кәгазь... Аннан ул...

– Нәрсә тагын? – дип шикләнде шайтан.

– Нотариуста расланмаган... Штампысы бармы?

– Нинди нотариус?! Власть та, нотариус та үз кулымда минем, аңладыңмы?!

– Юк, син нотариус була алмыйсың!

– Яхшы, – дип килеште иблис, – әгәр дә син шуны таләп итәсең икән, мин сиңа килешүне нотариус аша раслатырмын!

– Юрист аша да! – дип өстәде егет.

– Яхшы! – дип кузгалды шайтан.

– Тукта, иблис токымы! – дип кычкырды аңа Мөхлис. – Сизәм, миңа күп калмады, бер тотынгач, башыма җитми калмассың инде. Бу ялгышларым өчен беркем дә гаепле түгел, фәкать үзем генә гаепле. Тик үтенеп сорыйм, әтиемә һәм аның хатынына орынма, яме! Аларның гаебе юк, гөнаһсыз алар...

– Гөнаһсыз? – дип астыртын елмайды шайтан. – Гөнаһсыз булулары белән гөнаһлы алар минем алда. Ха-ха!

– Әй, син, иблис токымы!

– Тыңлыйм?!

– Соңгы мәртәбә булса да синең арт сабагыңны бер укытып аласым килә!

– Ничек итеп?

– Мә!

Әйе, инде югалтыр нәрсә калмаган иде. Ишекне каты итеп ябып китәргә теләгән Мөхлис кул уңында торган бер дәү урындыкны күтәреп алып, иблиснең аркасына томырды. Шул хәлләрдән соң аның үзендә дә җен көче барлыкка килгән иде, күрәсең, шайтанга шактый каты эләкте һәм ул ава-түнә кабат караңгыга кереп югалды. Икенче урындыкны ул музыкантларга күтәрде, ләкин тегеләре хәлне шундук аңлап, тиз генә юк булдылар. Мөхлис кычкыра-кычкыра, саташа-саташа көлде:

– Ха-ха-ха! Бетте шайтан... Дөмекте! Ха-ха-ха! Бет-те...

Күтәрелгән урындык дивардагы көзгегә очты. Көзге, челпәрәмә килеп, коелып төште. «Минме соң бу? Минме?» – дип, сөйләнә-сөйләнә, ул аңын җуеп идәнгә егылды. Иблис озак көттермәде: нотариуста расланган килешү кәгазенең икенче нөсхәсе түшәм ярыгыннан идәндә чалкан яткан Мөхлиснең өстенә очып төште... Бу юлы рок-н-ролл яңгырамады, ә тын гына блюз уйнады. Elvis Presley... «Love Me Tender» ...мәхәббәт вә сөю... мәңгелек...

13. P.S.

Гаян улын Бөгелмәгә алып кайтты, шактый зур акчалар түләп, җирле институтка укырга кертте. Аны Питерда калдырудан мәгънә юк иде, чөнки ул анда бөтенләй юлдан язачак. Кайткан шәпкә үк улын кулга алды, дин әһелләре белән таныштырды, мәчеткә йөртте, үзе белән җомга намазыннан калдырмады. Мөхлис, баштарак киреләнеп маташса да, соңыннан күнде, чөнки күнмичә мөмкин дә түгел иде. Теге кәҗә кыяфәтле Люцифер, килешү кәгазен күтәреп, шактый озак кына аның яныннан китмичә йөрде. Бары тик мәчеткә барып, белгән сүрәләрен укыштыргач кына, ул шайтани зат күз алдыннан беразга гына булса да югала торган булды...

Шайтанны чакырырга ярамый, чакырсаң, ул килә дә җитә, диләр. Мөхлиснең дә соңыннан: «Иблис кайда да бар. Әнә хәзер ул минем артта гына утыра. Әнә, әнә... теге караңгы почмакта, чакыр, шундук каршыңа килә дә баса!» – дип сөйләнә торган бер яман гадәте барлыкка килде. Әйе, ул әллә кайда еракта түгел, ул һәрвакыт якында, янда гына, ләкин Мөхлис тә, Мөхлиснең атасы Гаян да бу дөньяда шайтанны, иблисне җиңәрлек көч барлыгын яхшы беләләр, ул – бердәнбер илаһи көч – иман.

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: